Эссе "Минем методик табышларым"
статья

Мулланурова Айсылу Мударрисовна

Эссе Минем методик табышларым

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_metodik_tabyshlarym.docx22.9 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

ТУКАЙ     МУНИЦИПАЛЬ   РАЙОНЫ  БОЕРГАН ТӨП БЕЛЕМ БИРҮ  МӘКТӘБЕ

                        ЭССЕ:

"Минем методик табышларым"

                                               

                           Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                       Мулланурова Айсылу Мөдәррис кызының эше

                                                                 2019 нчы ел

                      Зарланма син, шартлар юк дип, җир йөзендә,

                      Тырыш орлык тамыр җәя таш өстендә.

                                                                                       Әхмәт Исхак

Укытучы, мәктәп, укучылар... Бу сүзләрне ишетүгә, күз алдына балачакның матур хатирәләре килеп баса . Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар... Бу хыяллар киләчәктә  кая илтерләр микән?

 Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы. Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган-укытучы турында .

Укытучы- катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта бик тә кирәкле һөнәр. Укытучы! Кем ул? Нинди кеше? Үз-үземне белә башлаганнан бирле әлеге сорауны мин еш бирәм.

Безнең гаиләбездә  укытучылар булуын хәтерләмим. Мәктәп еллары бары тик матур яктан, якты истәлекләр белән генә күңелгә кереп калган. Белем йортында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әмир Ибраһимович, Илдус Гилязович  дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Әмир абый дәресләрдә өйрәнгән барлык  шигырләрне яттан сөйләвенә исем китә иде. Никадәр сәнгатьлелек,  тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй көчле аһәң... Укытучымның әлеге сыйфатлары мине дә мөгаллим булырга дәште. Чаллы шәһәрендәге  2 нче гимназиянең  11 нче сыйныфын  тәмамлагач, Чаллы  дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алып, Тукай районы Боерган авылына эшкә кайттым. Үземнең хезмәт тәҗрибәмне 1995 нче елда   башлап, авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башладым. Бүгенге көнгә кадәр укучыларда үзебезнең ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә, аның фәнни нигезләрен өйрәтүгә бар көчемне бирәм.

 Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Мәктәпләргә укытучы- универсал кирәк. Аның өстенә укытучы  тәнкыйди фикерләүгә ия булырга тиеш. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.

Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы йөкләнде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен - дәрес, практикум, экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен  отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес- дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Балалар бертөрлелектән бик тиз аралар, шуңа күрә дәрестә эшчәнлекнең төрле ысулларын сайлыйм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп, һәр балага индивидуаль якын килеп бирергә тырышам.

         Яңалыклар заманы укытучысына  таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын, бүгенге тормышка яраклаша да белсен.

Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам – шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәмә оештырып, кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырышам: аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.

Татарстаныбызда Фән һәм Мәгариф министрлыгы белән сингапур компаниясе оештырган  ”Белем бирү сыйфатын камилләштерү” проекты эшләп китте. Бу проект буенча укытучылар үзләренең белемнәрен арттырып, балаларга тәрбия һәм сыйфатлы белем бирүне максат итеп куярга тиешләр. Әйе, укытучыга хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшли белергә кирәк. Хәзерге вакытта белемле кеше генә дөнья белән идарә итә ала. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара.  “Кем фәнне өйрәнеп,  аны эшкә җикмәгән икән, шул җирне сөреп орлык чәчмәгәнгә тиң,”- ди Саяди. Сингапур технологиясе буенча укырга һәм дәресләр дә күрсәтергә туры килде. Бу методның кайбер элементларын дәресләремдә кулланырга тырышам. Тулы сингапурча дәресләр алып бару безнең халыкка туры килеп бетми дип саныйм. Чөнки Сингапур халкы башка, ә безнең татар халкыбыз бөтенләй икенче төрле. Балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә  халык педагогикасын куллануны  уңышлырак дип табам.

Минемчә, туган телебезгә мәхәббәт гаиләдә үк тәрбияләрергә тиеш. Туган теленең нечкәлекләрен  белгән бала гына башка телләрне өйрәнә ала. Бөек галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри: “Башка телләрне өйрәнергә теләсәң, башта үз телеңне яхшы бел,”-дип әйтеп калдырган. Кеше  үз туган теленең нечкәлекләрен тирәнрәк белсә, аның чит телләрне өйрәнүгә дә яхшы әзерлекле булуы турында язып калдырган. Ана телен белмәгән кеше икенче телне дә яхшы белмәячәк. Әниләр шуны аңласын иде: “Тел - ананың балага иң зур бүләге”.

Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә. Балага үзен шәхес итеп тойдыру,  ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик бурычым.

          Проблемалы укыту технологиясенә нигезләнеп эшләү укучыларны иҗади фикер йөртергә, мөстәкыйль уйларга өйрәтә.  Бу өлкәдә минем укучыларым да уңышларга ирешерләр.  Яхшырак урыннар алу өчен әле эшләргә дә эшләргә кирәк, минемчә.

Минем бурыч – укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру, һәм, иң мөһиме, һәрьяктан тулы үсеш алган, әхлаклы шәхес тәрбияләү.

Укучыларым ел саен нинди темага булса да фәнни-эзләнү эшләре алып баралар. Фатих Кәрим  иҗатына багышлап эшләнгән “Фатих Кәрим тормышында һәм иҗатында Бөек Ватан сугышы”, авылыбыз тарихына багышланган “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”  дип аталган фәнни-эзләнү эшләре  аеруча уңышлы эшләнгәннәре дип уйлыйм.

Шулай ук татар теленнән үткәрелгән олимпиадаларда уңышларга ирешкән укучылар да бар. 2014-2018 нче елларда  5 укучым район туры призерлары булдылар. 2014/2015 нче уку елында татар теленнән 7 сыйныф укучысы Мулланурова Г.; 2015/2016 нче уку елында татар теленнән 6 нчы сыйныф укучысы Диммөхәмәтова Р.; 2016/2017 нче уку елында татар әдәбиятыннан 7 нче сыйныф укучысы Габдрахимова А. җиңүче, ә татар теленнән 7 нче сыйныф укучысы Диммөхәмәтова Р. призёр. 2017/2018 нче уку елында 6 нчы сыйныф укучысы Әхмәтова Алинә татар теле олимпиадасында призер булды. 2014/2015 нче уку елында Гәрәев Р. “Алиш эзләреннән” I төбәкара фәнни –гамәли конференция”сендә лауреат исеменә лаек булып, диплом белән бүләкләнде.

 Укучыларым исә үзләренең иҗат иткән шигырьләрен, әкиятләрен, татар язучылары һәм шагыйрьләренең төрле әсәрләре буенча ясалган рәсемнәрен балалар өчен чыгарылучы газета һәм журналларга җибәрәләр.

Мин бәхетле, чөнки мин – татар теле укытучысы, милләт сакчысы!

Мин гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм: ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!  Яраткан эшне генә бөтен күңелеңне биреп башкарып була. Кеше гомеренең асылы – киләчәк өчен изге эшләр кылу.  Куйган хезмәтемнең нәтиҗәсе гел булып торса иде, ярабби.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем методик табышларым.

Укытучы эшчәнлегенә бәйле материал....

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

"Минем методик табышларым" эссе

"Минем методик табышларым"  эссе“ Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.   Л.Н.Толстой...

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Минем методик табышларым. Эссе

Мәктәп…Кечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә мине кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлеген...