1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен эш программасы
рабочая программа на тему
1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен эш программасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rp_1_kl._rodnoy_tatarskiy_gosudarstvennyy_yazyk.docx | 54.33 КБ |
rp_1_kl._literaturnoe_chtenie_na_rodnom_tatarskom_gosudarstvennomyazyke.docx | 56.06 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа №174» Советского района г.Казани
«Рассмотрено» Руководитель МО ______ /Р.И.Закирова/ Протокол № 1 от « 29 » августа 2018г. | «Согласовано» Заместитель директора по УР ________/Р.А.Гатауллина/ от «29 » августа 2018г. | «Утверждаю» Директор МБОУ «Школа №174» ______ /Г.К.Мифтахова Приказ № 99 от «29 » августа 2018г. |
Рабочая программа
Исмагиловой Лейсан Мансуровны, учителя родного языка и литературы
первой квалификационной категории
по учебному предмету
«Родной (татарский государственный) язык»
(для 1- х классов)
Рассмотрено на заседании
педагогического совета протокол №1
от «29» августа 2018г.
2018-2019 учебный год
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
I. Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, федераль дәүләт стандартлары:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ((Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрендә (1897 нче номерлы боерык), РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
II. Мәктәпнең локаль документлары.
1. Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе “174 нче гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2017-2018 нче елга укыту планы.
2. Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе “174 нче гомуми белем бирү мәктәбе” нең “Эш программасы турында нигезләмә”се.
III. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программа:
1.Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар/ [басма өчен Ч.М.Харисов,К.С.Фәтхуллова,З.Н. Хәбибуллина җаваплы ].- Казан: Тат. кит. нәшр.,2011.- 239 б. 2.“Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус теллебалаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче – авторлар: Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеев. Казан,2014.
IV. Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек:
9. « И.Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гарипова”Татар теле-Татарский язык” рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен татар теле дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан, “Татарстан китап нәшрияты” , 2014
Уку фәненең укыту планында тоткан урыны
Укыту планында каралганча, 1 нче чиректән туган телдән эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән 66 сәгатькә төзелде.(1 нче чирек-18 сәгать,2 нче чирек-14 сәгать, 3 нче чирек -18 сәгать, 4 нче чирек – 16 сәгать)
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның максатлары
- Татар исемнәрен, Татарстан топонимикасын дөрес әйтә белү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән таныштыру;
- укучыларның логик, индуктив, дедуктив фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, хәтерне, игътибарлылыкны үстерү, аралаша белү сәләтен үстерү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү;
- татар теленең лексик, грамматик нигезләрен, филологик белемнәрен системалы рәвештә үзләштерү, укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Бурычлар
- Сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен тирәнәйтү.
- Бирелгән ситуация буенча диалогик һәм монологик сөйләм булдыруга ирешү.
- Аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Татар телепредметынөйрәнүнеңшәхси, предметара, предмет нәтиҗәләре
Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:
– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
– шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
– татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.
Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:
– гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;
– үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;
– укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
– өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;
– мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.
Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:
– татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;
– телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;
– татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.
Универсаль уку гамәлләре
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
- Үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү,аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру
- уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру,;
- әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру;
Танып белүнәтиҗәләре:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
- объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
- төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
- тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
- билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
- әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
- парларда һәм күмәк эшли белү;
- мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
- әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Укыту предметының эчтәлеге
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат, |
Фигыльсез раслау, сорау һәм кире кагу җөмләләре | Бу кем? Бу нәрсә? соравы аша кирәкле информацияне ала белү. Предметның билгесен әйтә белү. Кире кага һәм раслый белү. -мы/-ме сорау кисәкчәсе белән гади сорау төзи һәм җавап бирә белү. Мин, син, ул алмашлыгын куллану күнекмәләрен камилләштерү. Исемнәрне күплек санда куллана белү. |
Тартым кушымчалары | Исемнәргә Iзат берлек сан тартым кушымчалары ялгану тәртибе. К һәм п тартыкларының үгәреше. Азык-төлек исемнәрен Iзат берлек санда әйтә белү.Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый белү. Үз гаиләң турында сөйли белү, нинди булуы турында әйтә белү. Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү, исемнәрнең Iзат берлек сан тартым белән төрләнүен камилләштерү, күплек сан кушымчасы –лар/-ләр. Ничә? соравы һәм аңа җавап бирә белү. 1-10 га кадәр саный белү. |
Раслау һәм сорау җөмләләрдә фигыль формалары | Тамыры тартыкка беткән фигыльләрне III зат берлек, күплек санда куллана белү. Иясе берлек санда булган раслау җөмләләр төзи белү. Кем нәрсә эшләгәнен һәм ничек эшләгәнен әйтә белү. Сөйләмгә рәвеш хәлен кертү.Тамыры сузыкка беткән фигыльләрне III зат берлек санда куллануны формалаштыру. 1-10 гадәр саный белү. |
Исемнәрнең һәм кайбер алмашлыкларның чыгыш, юнәлеш, урын-вакыт килешендә кулланылышы | Исемнәрнең юнәлеш, урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү Исемнәрнең юнәлеш килешендә раслу җөмләдә куллану күнекмәләрен камиләштерү. Кем белән? соравы һәм җавап бирә белү. Өйрәнелгән бар сүзләрне дә сөйләмдә куллана белү Миңа, сиңа, аларга алмашлыкларын сөйләмдә куллануны формалаштыру |
Боерык фигыльнең берлек һәм күплек санда кулланылышы | Боерык фигыльне берлек һәм күплек санда куллану күнекмәләрен формалаштыруНичә сум? соравы һәм җавап бирә белү. Өйрәнелгән сүзләрне һәм грамматик төзелмәләрне кулланып мәктәбең һәм укытучың, сыйныфың, мәктәбең, дустың турында сөйли белү |
Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып бирелде:
ЛКФ – лексик күнекмәләр формалаштыру;
ЛКК – лексик күнекмәләр камилләштерү;
ГКФ – грамматик күнекмәләр формалаштыру;
ГКК – грамматик күнекмәләр камилләштерү;
ЛГКК – лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү;
Д/МС – диалогик-монологик сөйләм;
ДСҮ - диалогик сөйләм үстерү
Календарь –тематик план
№ | Дәрес темасы | Сәгать саны | Үткәрелү вакыты | Искәрмә | |
План | Факт | ||||
1нче чирек – 18 сәгать (9 атна) | |||||
1 | Әйдәгез, танышабыз! Дәреслек белән танышу. Бу кем/нәрсә? Кыз/алма нинди? соравы. [а, ао, е] авазлары, аларның әйтелеше. | 1 | 1нче атна | ||
2 | [Ә] авазы. Бу кем/нәрсә? -соравы. | 1 | 1нче атна | ||
3 | [E] авазының әйтелеше һәм язылышы. | 1 | 2нче атна | ||
4 | [Ч] авазы. [Е,а,ә] авазлары. Нинди? –соравы. | 1 | 2нче атна | ||
5 | [Къ] һәм [а] авазлары. Нинди?- соравы. | 1 | 3нче атна | ||
6 | Мәктәп. Предмет һәм сүз.-мы\-ме кисәкчәләре. -мы\-ме кисәкчәләре белән сорау җөмләләр. [Ы] авазы. | 1 | 3нче атна | ||
7 | [Ү] авазы. .”Түгел”калыбын сөйләмгә кертү | 1 | 4нче атна | ||
8 | [Ы, къ, ч] авазлары. Сөйләмдә“Кабатла (гыз) “, ”Түгел”- калыплары | 1 | 4нче атна | ||
9 | [ң ]авазы .“Кабатла (гыз) “, ”түгел” калыплары | 1 | 5нче атна | ||
10 | [Г] авазы.“Дәрес тәмам!” калыбы | 1 | 5нче атна | ||
Берлек сандагы зат алмашлыклары | |||||
11 | [Ө] авазы, [о]авазы.. 3 нче зат (ул) алмашлыгы..” Җавап бир!”калыбы.. | 1 | 6нчы атна | ||
12 | [Җ]авазы.”Җавап бир!”-калыбы. Мин,син,ул алмашлык-ларын ныгыту. Син+сорау җөмләләр. | 1 | 6нчы атна | ||
13 | [Җ ]авазы. Кем? Нәрсә? Нинди?- cораулары. | 1 | 7нче атна | ||
Исемнәрдә күплек саны+алар | |||||
14 | Исемнәрнең күплек саны. | 1 | 7нче атна | ||
15 | [W] [в] авазы. Исемнәрнең күплек саны һәм 3 нче зат алмашлыгының күплек саны. | 1 | 8нче атна | ||
16 | “Тагын бер тапкыр” калыбы.. 1-3кә кадәр саннар. Сан+исем конструкциясе. | 1 | 8нче атна | ||
Тартым кушымчалы исемнәр | |||||
17 | I зат берлек санның тартым кушымчалары. | 1 | 9нчы атна | ||
18 | Сузыкка һәм тартыкка беткән исемнәрдә I зат берлек санның тартым кушымчалары. | 1 | 9нчы атна | ||
2нче чирек -14 сәгать (7 атна) | |||||
19 | I зат берлек сан тартым кушымчаларын кабатлау | 1 | 1нче атна | ||
II зат берлек сандагы исемнәрдә тартым кушымчалары | |||||
20 | [Ң] авазы. II зат берлек сандагы тартым кушымчалары | 1 | 1нче атна | ||
21 | Ничә? –соравына җавап биргән сүзләр. 4 һәм 5 саннары | 1 | 2нче атна | ||
22 | Һ,һ хәрефе, [һ] авазы.“Ә хәзер”калыбы. I һәм II зат берлек сан тартым кушымчалары | 1 | 2нче атна | ||
23 | I һәм II зат берлек сандагы тартым кушымчалары | 1 | 3нче атна | ||
24 | [Һ W] авазлары һәм “Ә хәзер”калы-бы. I һәм II зат б.сандагы тартымлы исемнәр белән сорау җөмләләр. | 1 | 3нче атна | ||
25 | I һәм II зат берлек сандагы тартым кушымчалары | 1 | 4 нче атна | ||
26 | “Ә хәзер..” калыбы. 1 нче һәм 2 нче зат тартым кушымчалары | 1 | 4нче атна | ||
III зат берлек сандагы исемнәрне тартым белән төрләндерү | |||||
27 | 6-7 саннары, турыдан һәм киредән таркатып санау.” Әйт әле!” калыбы. | 1 | 5нче атна | ||
28 | –и(й) хәрефләр-енә беткән II зат берлек сандагы тартымлы исемнәр. | 1 | 5нче атна | ||
29 | Синең исемең ничек? , ” Утыр, бас, калыплары. | 1 | 6нчы атна | ||
30 | –и(й) хәрефләренә беткән II зат берлек сандагы тартымлы исемнәр | 1 | 6нчы атна | ||
Хикәя фигыль | |||||
31 | Хәзерге заман хикәя фигыльләр | 1 | 7нче атна | ||
32 | Кем әйтә? -калыбы.Хәзерге зам\ан хикәя фигыль. 6-10 саннары. | 1 | 7нче атна | ||
3 чирек – 18 сәгать (9 атна) | |||||
Фигыльләрдә раслау һәм сорау формалары. III зат берлек сандагы фигыль | |||||
33 | III зат берлек сандагы хикәя фигыль. Раслау җөмлә. | 1 | 1нче атна | ||
34 | III зат берлек сандагы хикәя фигыль.“Бары-гыз бергә! ” калыбы.Исем, алмашлык +ничек? конструкциясе. | 1 | 1нче атна | ||
35 | Сузыкка беткән III зат берлек сандагы хикәя фигыль. .6-10 кадәрле саннарны кабатлау. | 1 | 2нче атна | ||
36 | 3 нче зат берлек сандагы хикәя фигыльләр. Барыгыз бергә!Укы! Тәрҗемә ит! калыплары | 1 | 2нче атна | ||
37 | 3 нче зат берлек сандагы хикәя фигыль.”Татарча ничек? (була)”калыбы. | 1 | 3нче атна | ||
38 | Раслау һәм сорау җөмләләрдә хикәя фигыль. | 1 | 3нче атна | ||
I, II, III зат берлек сандагы фигыльләр | |||||
39 | Раслау җөмләләрдә I зат берлек сандагы хикәя фигыль.. Боерык фигыль-формалары | 1 | 4нче атна | ||
40 | Булды! -калыбы. I, II зат берлек сандагы хикәя фигыль. | 1 | 4нче атна | ||
41 | 1 нче һәм 2 нче заттагы Берлек сандагы сузыкка беткән хикәя фигыльләр.. | 1 | 5нче атна | ||
42 | I, II, III зат берлек сандагы хикәя фигыльләр. 2 нче зат боерык фигыль. | 1 | 5нче атна | ||
43 | III зат күплек сандагы хикәя фигыльләр | 1 | 6нчы атна | ||
44 | Раслау һәм сорау җөмләләр-дә I, II, III зат хикәя фигыльләр. | 1 | 6нчы атна | ||
45 | Кара(гыз) (әле)! калыбы . Хикәя фигыльнең I, II, III зат формаларын ныгыту. | 1 | 7нче атна | ||
46 | Хикәя фигыльнең I, II, III зат берлек сан формаларын ныгыту.. | 1 | 7нче атна | ||
Исемнәрне урын-вакыт килешендә куллана белү | |||||
47 | Урын-вакыт килеше сораулары һәм кушымчалары Кайда?- соравы | 1 | 8нче атна | ||
48 | “Шәһәрдә” текстын күчереп язу. | 1 | 8нче атна | ||
49 | Урын –вакыт килешендәге исемнәр белән диалоглар төзү | 1 | 9нчы атна | ||
50 | Үтелгән темаларны кабатлау | 1 | 9нчы атна | ||
4 чирек – 16 сәгать (8 атна | |||||
51 | Урын-вакыт килешендәге исемнәр +бар грамматик структурасы. | 1 | 1нче атна | ||
52 | Исемнең урын-вакыт килеше + Фигыль төзелмәсе. | 1 | 1нче атна | ||
53 | Исемнең. урын-вакыт килешен ныгыту. | 1 | 2нче атна | ||
54 | Урын-вакыт килеше соравын кабатлау | 1 | 2нче атна | ||
Исем һәм алмашлыкларны юнәлеш килешендә куллану | |||||
55 | Исемнең юнәлеш килеше. | 1 | 3нче атна | ||
56 | Юнәлеш килеше сораулары һәм кушымчаларын ныгыту | 1 | 3нче атна | ||
57 | Раслау җөмләләрдә исемнең юнәлеш килеше. | 1 | 4нче атна | ||
58 | Раслау җөмләләрдә исемнең урын-вакыт килеше. | 1 | 4нче атна | ||
59 | Раслау җөмләләрдә исемнең юнәлеш һәм урын –вакыт килешеләрен кабатлау. | 1 | 5нче атна | ||
60 | “Белән”- бәйлеге. Кем белән? Нәрсә белән? структуралары. | 1 | 5нче атна | ||
61 | Берлек сандагы зат алмашлык-ларының юнәлеш килеше.. Нәрсә? Нәрсәләр?-сораулары. | 1 | 6нчы атна | ||
Исем һәм алмашлыкларны чыгыш килешендә куллану | |||||
62 | Исемнәрнең чыгыш килеше. | 1 | 6нчы атна | ||
63 | Чыгыш килеше. Кайдан? соравы. | 1 | 7нче атна | ||
64 | Чыгыш килешендә зат алмашлыклары(Миннән, синнән, алардан).Күчереп язу | 1 | 7нче атна | ||
65 | Чыгыш килешендәге исем, алмашлык + фигыль | 1 | 8нче атна | ||
66 | Ел дәвамында үтелгәннәрне кабатлау. Йомгаклау | 1 | 8нче атна |
Рус телендә сөйләшүче балаларның татартеленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре
№ | Эш төре | Сәгать саны | ||||
Iчирек | II чирек | III чирек | IV чирек | еллык | ||
1 | Күчереп язу | 1 | 1 |
Башлангыч сыйныф
№ | Эштөрләре | Сыйныфлар | |||
I | II | III | IV | ||
1. | Тыңлап аңлау | Сүзләр, сүзтезмәләр | 0,1-0,2 минут | 0,2-0,4минут | 0,3-0,5 мин |
2. | Диалогик сөйләм | 3 реплика | 4 реплика | 5 реплика | 6 реплика |
3. | Монологиксөйләм | 4 фраза | 5 фраза | 6 фраза | 7 фраза |
4. | Һәртемабуенчааралашабелүкүнекмәләренситуативкүнегүләрашатикшерү | 2 | 2 | 3 | 4 |
5. | Уку | 15-25 сүз | 25-35 сүз | 35-45 сүз | 45-55 сүз |
6. | Язу: | ||||
күчерепязу (гади җөмлә) | 1-2 җөмлә | 3-4 җөмлә | 4-5 җөмлә | 5-6 җөмлә | |
сүзлекдиктанты | 5-6 сүз | 7-8 сүз | 8-9 сүз | ||
Сочинение (өйрәнү характерында) | 4-5 җөмлә | 5-6 җөмлә |
Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары һәм формалары
Язма эшләрне бәяләү нормалары
Күчереп язу
№ | Таләпләр | Билге |
1 | Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса | “5”ле куела. |
2 | Эш бик ук чиста итеп башкарылмаса; 1-2 хата җибәрелсә; хәрефләрнең урыны алышынса, 1-3 төзәтүе булса | “4”ле куела |
3 | Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса; 4-5 төзәтүе булса, текст пөхтә итеп язылмаса; төзәтүләр булса | “3”ле кула. |
4 | Хаталар саны 6 дан артса; төзәтүләр күп булса | “2”ле куела |
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары.
УМК | Укытучыөчен методикәдәбият | Укучыларөченәдәбият |
| Сайтлар: kitaphane.tatar.ru/sad.htm http://www.tatarstan.ru/books/ еdu.tatar.ru сайтындагы «1класс. Күңелле татар теле” электрон дәреслеге. 2..Г.Вәгыйзов “Матур язу дәресләре”; 4.Ч.М. Харисова. Тренировачные упражнения по обучению татарскому произношению. “Мәгариф” нәшрияты; 5.А. Н. Газизова “ Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материалллар”, К., Яңалиф” нәшрияты, 2005. 6.С.СафиуллинаК.Фәтхуллова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту , 1 сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма , К., “М”., 2010. Гөлбакча- хрестоматиясе , К. ,”М”,2005 | 1.Уйный-уйный үсәбез:балалар өчен уеннар /төзүчесе Гөлнара Мансурова/- Казан.Татар.кит.нәшр., 2013. -32б 2. Күк нинди төстә?: Татарча өйрәнәбез = Какого цвета небо?: изучаем цвета. – Казан:Татар.кит.нәшр., 2011. – 16б 3. “Салават күпере” журналы Ч.М.Харисова. Орфоэпические упражнения по тат. языку для начинающих классов русских школ. Казан; Р.К. Шаехова. Раз-словечко, два-словечко. Школа. Казань. Ч.М.Харисова, Ф.Ф.Харисов. Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел. Казан. Тарих, 2000. |
Календарь-тематик планлаштыруга төзәтмәләр
№ | Класс | Дәрес темасы | Программа буенча сәгать саны | Факт буенча сәгать саны | Сәбәбе (нәрсә аркасында кыскартылган, берләштерелгән, арттырылган) |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа №174» Советского района г.Казани
«Рассмотрено» Руководитель МО ______ /Р.И.Закирова/ Протокол № 1 от «29» августа 2018г. | «Согласовано» Заместитель директора по УР ________/Р.А.Гатауллина/ от «29» августа 2018г. | «Утверждаю» Директор МБОУ «Школа №174» ______ /Г.К.Мифтахова Приказ № 99 от «29» августа 2018г. |
Рабочая программа
Исмагиловой Лейсан Мансуровны, учителя родного языка и литературы
первой квалификационной категории
по учебному предмету
«Литературное чтение на родном (татарском государственном) языке»
(для 1-х классов)
Рассмотрено на заседании
педагогического совета протокол №1
от «29» августа 2018г.
2018-2019 учебный год
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
I. Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, федераль дәүләт стандартлары:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ((Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
4 “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1нче июль.
5. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.
6. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
7. Приказ Министерства образования и науки РФ от 31 декабря 2015 г. N 1578 "О внесении изменений в федеральный государственный образовательный стандарт среднего общего образования, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 17 мая 2012 г. N 413"
II. Мәктәпнең локаль документлары.
1. Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе “174 нче гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2017-2018 нче елга укыту планы.
2. Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе “174 нче гомуми белем бирү мәктәбе” нең “Эш программасы турында нигезләмә”се.
III. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программа:
1.Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар/ [басма өчен Ч.М.Харисов,К.С.Фәтхуллова,З.Н. Хәбибуллина җаваплы ].- Казан: Тат. кит. нәшр.,2011.- 239 б. 2.“Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус теллебалаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче – авторлар: Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеев. Казан,2014.
IV. Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек:
9. « И.Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гарипова”Татар теле-Татарский язык” рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен татар теле дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан “Татарстан китап нәшрияты” 2014
Уку фәненең укыту планында тоткан урыны: Укыту планында каралганча, туган тел әдәбияты дәресләре өчен эш программасы атнага сәгать исәбеннән 33 сәгатькә төзелде.(1 нче чирек – 9 сәгать, 2 нче чирек-7 сәгать, 3 нче чирек -9 сәгать, 4 нче чирек – 8 сәгать
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның максатлары
- Татар исемнәрен, Татарстан топонимикасын дөрес әйтә белү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән таныштыру;
- укучыларның логик, индуктив, дедуктив фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, хәтерне, игътибарлылыкны үстерү, аралаша белү сәләтен үстерү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү;
- татар теленең лексик, грамматик нигезләрен, филологик белемнәрен системалы рәвештә үзләштерү, укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Бурычлар
- Сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен тирәнәйтү.
- Бирелгән ситуация буенча диалогик һәм монологик сөйләм булдыруга ирешү.
- Аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Татар телепредметынөйрәнүнеңшәхси, предметара, предмет нәтиҗәләре
Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:
– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
– шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
– татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.
Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:
– гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;
– үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;
– укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
– өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;
– мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.
Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:
– татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;
– телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;
– татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.
Универсаль уку гамәлләре
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
- Үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү,аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру
- уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру,;
- әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру;
Танып белүнәтиҗәләре:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
- объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
- төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
- тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
- билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
- әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
- парларда һәм күмәк эшли белү;
- мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
- әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып бирелде:
ЛКФ – лексик күнекмәләр формалаштыру;
ЛКК – лексик күнекмәләр камилләштерү;
ГКФ – грамматик күнекмәләр формалаштыру;
ГКК – грамматик күнекмәләр камилләштерү;
ЛГКК – лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү;
Д/МС – диалогик-монологик сөйләм;
ДСҮ - диалогик сөйләм үстерү
Сөйләм үрнәкләре.
1.Исәнмесез! Хәерле иртә!Хәерле көн!Хәерле кич!Сау булыгыз!
2.Син(ул, бу, сез, алар)кем(нәр)?Мин- Азат. Ул- укучы. Бу- әни.Алар- укучылар.
3.Бу нәрсә? Бу –китап. Бу – песи.Болар нәрсәләр? Болар- китаплар.
4.Бу дәфтәрме?Әйе.Бу дәфтәр.Юк, бу дәфтәр түгел, бу китап.
5.Азат бармы? Әйе, Азат бар. Азат юк.
6.Сыйныфта ничә укчы бар?
7.Китап нинди? Китап матур. Бу нинди китап? Бу - матур китап.
8.Китап кемнеке? Китап минеке.
9.Китап кайда? Китап өстәлдә.
10.Укучы нишли? Укучы яза...
11.Укучы кайдан кайта? Ул мәктәптән кайта.
12.Укучы кая бара? Ул мәктәпкә бара?
13.Бу ничәнчемәктәп? Бу - беренче мәктәп.
14.Буәйрәм кайчан була? Бәйрәм иртәгә була.
15.Ул ничек укый? Ул яхшы укый.
16.Бу китап нәрсә турында? Бу китам Казан турында.
17.Ул нәрсә турында сөйли? Ул Казан турында сөйли.
18.Ул кем белән уйный? Ул Азат белән уйный.
19.Ул мәктәптән нәрсә белән кайта? Ул трамвай белән кайта.
20.Ул нәрсә ярата? Ул алма ярата.
Аралашу һәм әдәби уку темалары
1. Исәнме, мәктәп!
2. Гаилә.
3. Сәламәтлек.
4. Шәһәрдә.
5. Уенчык кибетендә.
6. Киемнәр кибетендә.
7. Ашамлыклар кибетендә.
8. Ел фасыллары.
9. Яңа ел бәйрәме.
10. Без кунакка барабыз.
11. Без уйныйбыз, җырлыйбыз.
12. Йорт хайваннары һәм кошлары.
13. Кыргый хайваннар һәм кошлар.
14. Әниләр бәйрәме.
15. Бакчада.
16. Без спорт яратабыз.
17. Җәйге ял.
Әдәби уку дәресләренә тәкъдим ителгән әсәрләр исемлеге.
Әдәби һәм мәгълүмати текстлар.
Татар халык авыз иҗаты әсәрләре (табышмаклар, санамышлар, мәкальләр,тизәйткечләр, татар һәм рус халык әкиятләре).
Татар балалар әдәбияты әсәрләре:
Г .Тукай “Безнең гаилә”, “Чыршы”.
М. Җәлил “Күке”.
А.Алиш “Әни ялга китәч”
Ш. Маннур .”Яратам”
З. Туфайлова “Туган ил”.,”Әни»сүзе»
М.Фәйзуллина “Яңгыр”, “Җил”
Р. Миңнуллин “Песи”, “Алма”.
Р.Вәлиева. “Шаян җил”
Л.Лерон “Сараватта кем ята?”, “Кем кайда яши?”, “Радиога салкын тигән”
М.Газизов “Исемемне бел”
М. Садри “Минем абыем Хәмит...”
Ятлау өчен шигырьләр.
Г .Тукай “Безнең гаилә”
З. Туфайлова. “Туган ил.”
Ш. Маннур .”Яратам”
Санамышлар.
Тизәйткечләр.
Укыту предметының эчтәлеге
№ | Бүлекләр , темалар | Сәгать саны | Темага караган төп төшенчәләр |
1 | Әйдәгез, танышабыз! | 1сәг. | Сөйләм үрнәкләрен сөйләмдә куллануга ирешү (исәнмесез!, хәерле көн!, синең исемең ничек?, мин- Оля) |
2 | Исәнме, мәктәп! Без дәрестә. | 4сәг. | Син кем?, Бу кем?, Бу нәрсә? сорауларына җавап бирү һәм аларны куя белү; нинди?, сорауларына җавап бирү һәм аларны куя белү; исем+сыйфат белән сорау-җавап күнекмәләре. Инкяр җөмлә калыбы. “Кем дежур? Мин дежур формасы. “Түгел” формасын модельләштерү |
3 | Без уйныйбыз, җырлыйбыз. | 1сәг. | Уйна, җырла, җыр, бие, гармун, күңелле, белән. |
4 | Ашамлыклар кибетендә | 1сәг. | Икмәк, күмәч, сөт, чәй, конфет, май, шикәр, яшелчә, алма, аша,эч. |
5 | Киемнәр кибетендә | 1сәг. | Кием, күлмәк, чалбар, итәк, бүрек, яулык, шәл, оекбаш, бияләй. |
6 | Гаилә | 4сәг. | Гаилә, кеше, әти, әни, апа, абый, эне, сеңел, бала, әби, бабай, исем, тату, өй, фатир, кат, нинди, ничек, ничә, ничәнче, кайда, зур, кечкенә, яхшы, начар, кызык, шәһәр, авыл, яшә, эшлә, ярат. |
7 | Яңа ел бәйрәме | 4сәг. | Бәйрәм, Яңа ел, бүләк, Кыш бабай, чыршы, бәхет, шатлык, котла |
8 | Сәламәт бул! | 4сәг. | Баш, колак, чәч, борын, бит, күз, тел, теш, муен, кул, бармак, аяк, тарак, су.,ю, чистарт |
9 | Бакчада | 2сәг | Бакча,чәчәк , кыяр, кишер, суган, бәрәңге, кәбестә, җиләк, җимеш, агач |
10 | Урман дусларыбыз | 1сәг | Урман, аю, бүре, куян, керпе, тиен, усал, куркак, чыпчык, төс, ак, кара, кызыл, кара, яшел, зәңгәр, сары, оча. |
11 | Йорт хайваннары һәм кошлары | 2сәг. | Хайван, сыер, ат, кәҗә, кош, әтәч, тавык, каз, үрдәк, каз бәбкәсе, үрдәк бәбкәсе, чеби. |
12 | Спорт бәйрәме | 1сәг. | Ярыш, көрәш, чана, чаңгы, сикерә, кышкы, җәйге, тиз, әкрен. |
13 | Син кайда яшисең? | 5сәг. | Шәһәр,авыл, урам, йорт, һәйкәл, ашханә, китапханә, кибет, базар, озын, кыска, биек, чиста, матур, кая, кайдан. |
14 | “Кунакта” тексты. Йомгаклау | 1сәг | Кунак, чынаяк, кашык, пычак, чәнечке, тәлинкә, баллы, чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәч. |
15 | Җәйге ял. Йомгаклау. | 1 | Табигать,су коена, балык тота, саф һава, күл, диңгез, гөмбә, эссе,күп, аз, әз. |
Барлыгы | 33с. |
Кадендарь –тематик план
№ | Дәрес темасы | Сәгать саны | Үткәрелү вакыты | Искәрмә | |
План | Факт | ||||
1 нче чирек -9 сәгать | |||||
1 | Әйдәгез,танышабыз. | 1 | 1нче атна | ||
2 | Исәнме, мәктәп! | 1 | 2нче атна | ||
3 | Мәктәп китапханәсе | 1 | 3нче атна | ||
4 | Мәктәптә | 1 | 4нче атна | ||
5 | Без дәрестә | 1 | 5нче атна | ||
6 | Без уйныйбыз, җырлыйбыз. | 1 | 6нчы атна | ||
7 | Ашамлыклар кибетендә | 1 | 7нче атна | ||
8 | Киемнәр кибетендә | 1 | 8нче атна | ||
9 | “Минем гаиләм” | 1 | 9нчы атна | ||
2нче чирек -7 сәгать | |||||
10 | "Алсу, аның гаиләсе” | 1 | 1нче атна | ||
11 | "Гаилә" тексты. | 1 | 2нче атна | ||
12 | Г.Тукай «Безнең гаилә» | 1 | 3нче атна | ||
13 | Әкиятләр иленә сәяхәт | 1 | 4нче атна | ||
14 | Яңа ел бәйрәме | 1 | 5нче атна | ||
15 | Яңа ел бәйрәме белән котлау | 1 | 6нчы атна | ||
16 | Санамышлар | 1 | 7нче атна | ||
3нче чирек -9 сәгать | |||||
17 | «Наил - яхшы укучы» тексты. | 1 | 1нче атна | ||
18 | Сәламәт бул! | 1 | 2нче атна | ||
19 | “Сәламәт булу өчен...” | 1 | 3нче атна | ||
20 | Көндәлек режим | 1 | 4нче атна | ||
21 | "Бакчада". Җиләк-җимеш | 1 | 5нче атна | ||
22 | "Бакчада"(диалог төзү) | 1 | 6нчы атна | ||
23 | "Цирк" тексты. | 1 | 7нче атна | ||
24 | Кыргый хайваннар. | 1 | 8нче атна | ||
25 | Йорт хайваннары һәм кошлар | 1 | 9нчы атна | ||
4нче чирек – 8 сәгать | |||||
26 | Кошлар. “Чыпчык чык”, “Кара карга”, “Кәк-күк”тизәйткечләре | 1 | 1нче атна | ||
27 | «Казан нинди шәһәр?». | 1 | 2нче атна | ||
28 | "Авылда кунакта" тексты. | 1 | 3нче атна | ||
29 | «Син кайда яшисең?» | 1 | 4нче атна | ||
30 | "Казан" тексты. | 1 | 5нче атна | ||
31 | "Шәһәрдә" тексты. | 1 | 6нчы атна | ||
32 | “Кунакта” тексты. | 1 | 7нче атна | ||
33 | Җәйге ял.Еллык йомгаклау | 1 | 8нче атна | ||
Барысы -33 сәг. |
Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр
Тыңлап аңлау
-укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
-тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
-сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.
-сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;
-ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
Диалогик сөйләм:
-Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
-программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
-дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм
-Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
-тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
-укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
-үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.
Уку
-Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;
-хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
-дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
-тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
-укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
-кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
-укыганда сүзлекләр куллана белү.
Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.
Башлангыч сыйныф
№ | Эш төрләре | Сыйныфлар | |||
I | II | III | IV | ||
1. | Тыңлап аңлау | Сүзләр, сүзтезмәләр | 0,1-0,2 минут | 0,2-0,4минут | 0,3-0,5 мин |
2. | Диалогик сөйләм | 3 реплика | 4 реплика | 5 реплика | 6 реплика |
3. | Монологик сөйләм | 4 фраза | 5 фраза | 6 фраза | 7 фраза |
4. | Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү | 2 | 2 | 3 | 4 |
5. | Уку | 15-25 сүз | 25-35 сүз | 35-45 сүз | 45-55 сүз |
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары.
Мультфильмнар
Тылсымлы сәхифәләр: Габдулла Тукайның балалар өчен шигырьләр җыентыгы һәм мультфильмнар дискы татар, рус һәм инглиз телләрендә. - Казан: Татармультфильм, 2012.
Тылсымлы сәхифәләр: Татар, рус һәм инглиз телләрендә татар халык әкиятләре һәм мультфильмнар белән диск. - Казан: Татармультфильм, 2012.
Тылсымлы сәхифәләр: Татар һәм рус телләрендә татар әкиятләре һәм мультфильмнар белән диск. - Казан: Татармультфильм, 2012.
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
| Сайтлар: kitaphane.tatar.ru/sad.htm http://www.tatarstan.ru /books/ 2..Г.Вәгыйзов “Матур язу дәресләре”; 4.Ч.М. Харисова. Тренировачные упражнения по обучению татарскому произношению. “Мәгариф” нәшрияты; 5.А. Н. Газизова “ Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материалллар”, К., Яңалиф” нәшрияты, 2005. 6.С.СафиуллинаК.Фәтхуллова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту , 1 сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма , К., “М”., 2010. Гөлбакча- хрестоматиясе , К. ,”М”,2005 | 1.Уйный-уйный үсәбез:балалар өчен уеннар /төзүчесе Гөлнара Мансурова/- Казан.Татар.кит.нәшр., 2013. -32б 2. Күк нинди төстә?: Татарча өйрәнәбез = Какого цвета небо?: изучаем цвета. – Казан:Татар.кит.нәшр., 2011. – 16б 3. “Салават күпере” журналы Ч.М.Харисова. Орфоэпические упражнения по тат. языку для начинающих классов русских школ. Казан; Р.К. Шаехова. Раз-словечко, два-словечко. Школа. Казань. Ч.М.Харисова, Ф.Ф.Харисов. Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел. Казан. Тарих, 2000. |
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
1 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче укучыларның ел ахырына үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары:
1. Син (ул,бу,сез,алар) кем(нәр)? 10. Укучы нишли?
Мин - Азат. Ул - укучы. Бу - әни. Без - укучылар. Алар - балалар. Укучы яза (әйтә, укый, сөйли).
2. Бу нәрсә? 11. Укучы кайдан кайта?
Бу - китап. Ул мәктәптән кайта.
3. Болар нәрсәләр? 12. Укучы кая бара?
Болар - китаплар. Ул мәктәпкә бара.
Болар кемнәр? 13. Бу ничәнче мәктәп?
Болар - балалар. Бу - беренче мәктәп.
4. Бу дәфтәрме? 14. Сыйныфта ничә укучы бар?
Әйе. Бу - дәфтәр. Юк. Бу - дәфтәр түгел, бу - китап. Сыйныфта 10 укучы бар.
5. Азат бармы? 15. Ул ничек укый?
Әйе, Азат бар. Азат юк. Ул яхшы укый.
6. Китап нинди? 16. Ул кем белән уйный?
Китап матур. Ул Азат белән уйный.
7. Бу нинди китап? 17. Китап кайда?
Бу - матур китап. Китап өстәл өстендә.
8. Китап кемнеке? 18. Дәфтәр кайда?
Китап минеке (Азатныкы,Рәшитнеке). Дәфтәр өстәл астында.
9. Китап кайда? 19. Ул кемне (нәрсәне) ярата?
Китап өстәлдә.
Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары һәм формалары
Диалогик сөйләм
№ | Таләпләр | Билге |
1. | Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса | “5”ле куела. |
2. | Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2-3 сөйләм хатасы булса | “4”ле куела |
3. | Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сорау биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрсә, 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә | “3”ле кула. |
4. | Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә | “2”ле куела |
Монологик сөйләм
№ | Таләпләр | Билге |
1. | Бирелгән тема буенча хикәя төзи белсә, тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен , бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса | “5”ле куела. |
2. | Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә | “4”ле куела |
3. | Теманың төп эчтәлеген ачса, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый алмаса | “3”ле кула. |
4. | Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса | “2”ле куела |
Календарь-тематик планлаштыруга төзәтмәләр
№ | Класс | Дәрес темасы | Программа буенча сәгать саны | Факт буенча сәгать саны | Сәбәбе (нәрсә аркасында кыскартылган, берләштерелгән, арттырылган) |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3 нче сыйныфның рус төркемнәрендә укучыларга татар теленнән эш рограммасы
3 нче сыйныфка эш рограммасы Хәйдәрова Р.З....
5 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен календарь-тематик план
Әлеге календарь-тематик план Р.З.Хайдарова дәреслеге һәм үрнәк программасына нигезләнеп төзелде. Шул ук вакытта дәүләт стандарты таләпләре дә исәпкә алынды....
4 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы
4 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы. Дәреслек авторы: Р. Х. Ягъфәрова...
4 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен туган (татар) теленнән әдәби уку буенча эш программасы
Рус төркемнәре өчен...
4 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен эш программасы
4 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан эш программасы...
5нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы
5нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы...