4 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа на тему

Нотфуллина Гюзель Ирековна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rp_4_kl._rodnoy_gosudarstvennyy_yazyk.docx309.74 КБ

Предварительный просмотр:

C:\Users\Фирюза\Desktop\4кл.родн.(тат.гос.)яз..jpeg

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларга һәм укыту-методик комплектларга нигезләнеп төзелде:

I.Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, федераль дәүләт стандартлары:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” Законы (№273, 29.12.2012 ел).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы ( ТРЗ-68, 22.07.2013 ел).

3. Төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты (РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән, 17нче декабрь, 2010нчы ел). 

II. Мәктәпнең локаль документлары.

1. Татарстан  Республикасы  Совет районы муниципаль  гомуми бюджетлы  белем   учреждениесе “169 нчы гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2018-2019 нче елга укыту  планы.

2. Татарстан  Республикасы  Совет районы муниципаль  гомуми бюджетлы  белем учреждениесе “169 нчы гомуми белем бирү мәктәбе” нең  “Эш программасы турында нигезләмә”се.

III. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программа:

1. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар/ [басма өчен Ч.М.Харисов,К.С.Фәтхуллова,З.Н. Хәбибуллина җаваплы ].- Казан: Тат. кит. нәшр.,2011.- 239 б.

2. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгы   тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.- Казан, 2014.

          IV. Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек: Татарский язык. 4 класс: учебник для образовательных организаций нач. общ. образования. В 2-х частях. Часть 1 / Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина. – Казань: Татмультфильм, 2014. – 152 с.: ил. – (Татар теле).

        Татарский язык. 4 класс: учебник для образовательных организаций нач. общ. образования. В 2-х частях. Часть 2 / Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина. – Казань: Татмультфильм, 2014. – 128 с.: ил. – (Татар теле).

  Эш  программасының эчтәлеге:   Яңа стандартттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, "укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкларның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

   Укыту курсының  максат һәм бурычлары:

Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куела:

-- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  • программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
  • татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  • татар телендәге сөйләмне фонетик,лексик,грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  • татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
  • халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;
  • укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру;
  • татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү;
  • сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик яктан дөрес язу күнекмәләрен үстерү;
  • татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдыруга күнектерү;
  • татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү;
  • татар теленә укучыларны җәлеп итү, укучыларның мәгълүматлылыгын киңәйтү.
  • иҗади эшләргә өйрәтү: хикәя һәм әкиятләрне өйрәнүне  дәвам иттерү;

-    халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

   Программаны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр

Башлангыч этапта телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята. 

    Укытуның предмет нәтиҗәләре:

-коммуникатив компетенциягә (аралашу осталыгына) ия булу, ягъни татар телендә телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү;

-коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү; сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

-“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу, татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерү.

    Укытуның шәхси нәтиҗәләре:

-аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу;

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

-текстлардагы геройларның гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү;

-гаилә, туган ил, туган җир, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү; укучыда башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу.

    Метапредмет нәтиҗәләре:

- татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

- телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

- татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

   Уку елы ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру

   Шәхси нәтиҗәләр

   Шәхси универсаль уку гамәлләре:

- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

- туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;

- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Предметара нәтиҗәләр

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

- укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

- укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

- эш сыйфатына бәя бирә белү.

- эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек белән эш итә белү.

- хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

- этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

- текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

- текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

- укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

- предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

- укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

- укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

- сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

- башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

 - парларда эшли белү.

Ярдәмгә мохтаҗ балалар белән эшләү өчен универсаль уку гамәлләре

   Шәхси нәтиҗәләр        

          Шәхси универсаль уку гамәлләре:

          - “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белүне мөмкин кадәр гади итеп аңлату;

         - туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану хисләре булдыруны өстәмә материалларга нигезләнеп тәкъдим итү;

          - укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү юлларын укучыга шәхси якын килү методикасы нигезендә хәл итү;

          - әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирүне тагын да гади юллар нигезендә аңлату;

          Предметара нәтиҗәләр

          Регулятивуниверсальукугамәлләре:

          - эшчәнлек өчен уңай шартлары булган эш урынын әзерләү.

          - укытучыярдәмебеләнэшнепланлаштыруныңтагын да уңайракюлларынөйрәнү.

          - укытучыярдәмендәэшнеңдөреслегентикшерүөчен кулланма схема материаллардан файдалану.

         - эш сыйфатына бәя бирә белү алымнарының схематик ысулына таяну.

         - эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белүөчен уңайлыклар тудыру ( линейка, бетергеч, карандаш, )

          Танып белү универсаль уку гамәлләре:

          - дәреслек белән эшитә белү өчен  өстәмә уңайлыклар тудыру.

           -хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп укый алырга ирешерлек мотивлаштыру юлларына таяну.

         - этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку өчен уңай шартлар тудыру.

        - текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү өчен сүзлекләрдән файдалану, ул сүзләрне шәхси сүзлек дәфтәренә теркәп бару.

          - текстны сәнгатьле итеп укыгач, эчтәлекне өлешләргә бүлеп гадиләштерү, сорауларга җавап бирү өчен план-схемадан файдалану.

         - укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү өчен алдан  тәкъдим  ителгән план  нигезендә эш алып бару.

         - предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү өчен уңайлы чыганак кулланмалардан файдалану.

         - укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белүнең гади ысулларыннан файдалану, планлы эш алып бару.

         Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

         - дәрестә һәм төрле ситуацияләрд әдиалогта катнаша белүөчен укучыда уңай мотивация булдыру.

        - укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү өчен укучыда кыенсыну, читенсенү кебек хисләрне җиңәрлек  ярдәм  ысулларыннан файдалану.

         - сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

         - башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

         - парларда эшли белүнең әһәмиятле булуын аңлата алырдай ысуллар куллану, укучыда әлеге эш төре белән кызыксынырдай сыйфатлар тәрбияләү.

Укыту курсының эчтәлеге  

     №

Тема

Сәгатьләр саны

Тема 1.

 Яңа уку елы котлы булсын!

9

Тема 2.

Кошлар һәм хайваннар дөньясы

17

Тема 4.

Кышкы уеннар.

11

Тема 5.

Минем дусларым.

7

Тема 6.

Дүрт аяклы дусларыбыз

5

Тема 7.

Яз килә.

7

Тема 8.

Татарстан.

5

Тема 9.

Матур җәй җитә.

9

Барлыгы:

70

                                       


1.Яңа уку елы котлы булсын  ( 9сәг.)

   -мы/-ме сорау кисәкчәләре; сан+исем төзелмәсен өйрәнү.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Татар алфавиты. Сузык  һәм тартык авазлар. Транскрипция билгеләре.  О, ө хәрефләренең сүзнең беренче иҗегендә генә язылуы; ң хәрефенең сүз уртасында яки ахырында гына килү.Ничә? соравы.Микъдар, тәртип, җыю саннары. Чөнки, шуңа күрә  теркәгечләре Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

2 . Кошлар һәм хайваннар дөньясында (17сәг.)

  Хикәя фигыльнең заман формалары. Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Нинди? Соравы. Исемнәрнең иялек һәм төшем килешләре белән төрләнеше. Эшләргә кирәк төзелмәсе.  Өс, ас бәйлек сүзләрен өйрәнү.Инфинитив + ярата төзелмәсен өйрәнү. Баш,иялек,төшем килеш кушымчаларын куллану.Сорау алмашлыклары.Фигыльнең барлык, юклык формасы.Бәйлекләрне сөйләмдә куллану.Эш башлауны белдерүче конструкциясе.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. К,п –хәрефләренә беткән исемнәрнең тартым белән төрләнешен өйрәнү.Исемнәргә кушымчалар  ялгану тәртибе.Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану.Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы.Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану;Сорау кисәкчәләре.Күрсәтү алмашлыклары.

4. Кышкы уеннар (11сәг.)

   Сорау алмашлыкларын сөйләмдә куллану. Басым.Фигыльнең заман формаларын аера белү. Исемнәрнең ясалышы. Кушма исемннәр.Антоним сыйфатлар.Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.Рәвешләрне сөйләмдә куллану.Инфиитив+телим конструкциясен сөйләмдә куллану.Исемнәрнең урын-вакыт килеше.Туры һәмкүчерелмә мәгънәле сүзләр.Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Җөмләдә сүз тәртибе.

5.Минем дусларым (7сәг.)

    Саннарның ясалышы.Сүз ясагыч кушымчаларның ялгану тәртибе; -чы/-че,-лык/-лек.Эш башлануын белдерүче конструкциясен сөйләмдә куллану.Бәйлекләрне сөйләмдә куллану.Хикәя фигыльнең заман формалары.Киләчәк заман хикәя фигыльнең ясалышы, зат-сан белән төрләнеше.Билгесезлеек алмашлыклары.Антонимнар. 

6.Дүрт аяклы дусларыбыз (5сәг.)

   Исемнәрнең чыгыш килеше.Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.Бәйлекләрне сөйләмдә куллану.Үткән заман хикәя фигыльнең юклык фоормасы.Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Сорау алмашлыкларын сөйләмдә куллану.Исемнәрнең юнәлеш килеше.

7.Яз килә (7 сәг.)

  Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.Бәйлекләрне сөйләмдә куллану.Үткән заман хикәя фигыльнең юклык фоормасы.Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше фоормасы.Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Сорау алмашлыкларын сөйләмдәкуллану.Инфинитив_ярый, ярамый конструкцияләрен сөйләмдә куллану.Антонимнар.Билгесез үткән заман хикәя фигыльләр.Кушма сүзләрнең язылышы.Сан төркемчәләре;аларның язылышы.Хикәя фигыльнең заманнары.Сыйфатларны кешегә бәя бирүдә куллану.

8. Татарстан  ( 5 сәг.)

  Сорау җөмләләр.Исем сүзтезмәләрнең ясалышы.
Тезмә сүзләр ясалышы.Рәвешнең мәгънәләре һәм җөмләдә кулланылышы.Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.Алмашлыкларның килеш белән төрләнеше.Боерык фигыльләр.Кисәкчәләр.

 9. Матур җәй җитә ( 9 сәг.)

   Сорау алмашлыкларын сөйләмдә куллану.Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.Синоним,антоним,омоним сүзләр.Тамыр һәм ясалмасүзләр.Сүз ясагыч кушымчалар.Җыйнак,җәенке җөмләләр.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.Җөмләдә сүз тәртибе.Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше.

4 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

1.​ Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.

2.​ Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.

3.​ Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.

4.​ Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.

5.​ Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

6.​ Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.

7.​ Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның  сөйләмдә куллану.

8.​ Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

9.​ Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.

10.​  Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.

11.​  Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләр белән танышу.

12.​  Иртәгә эшлим конструкциясе белән танышу


        Календарь – тематик планлаштыру

Татар теле

Сыйныф:  4 нче

Барлыгы : 70 сәг., атнага 2 сәг.

Контроль  эш: 5 сәг.

                

Дәрес темасы

Сәг саны

Көтелгән нәтиҗәләр (УУГ үсеше)

Үткәрү  вакыты

предмет

метапредмет

шәхескә кагылышлы

план

факт

Яңа уку елы котлы булсын!-9 сәг.

1

БСҮ.Яңа уку елы котлы булсын!

1

1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү.Бер-береңә комплимент әйтә белү.

укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве.

Сыйныфта уңай атмосфера тудыру,

татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

3.09

2

Уку-язу  әсбаплары темасын өйрәнү.-мы/-ме кисәкчәсе

1

Уку-язу әсбапларының исемен сорый,үзенә ала, иптәшеңә бирә белү.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү. Дөрес уку, тәрҗемә, җөмләләр төзү.

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

5.09

3

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен өйрәнү.

1

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын әйтә белү.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру.

10.09

4

Татар алфавиты. Сузык  һәм тартык авазлар. Татар теленә хас авазлар һәм хәрефләр темаларын кабатлау.

1

Татар теленең

хәреф – аваз системасын сөйли белү..

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү әңгәмәдәшнең аралашу.

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

13.09

5

Кереш контроль эш.

1

Алган  белемнәрне куллана алу

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Әхлакый кагыйдәләргә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилегшен аңлау.

17.09

6

Хаталар өстендә эш.Сан темасын өйрәнү.

2

Тамыр  саннарны куллана белү, аларны тәрҗемә итү, фикер алышу,сорауларга җавап бирү, сүзләр язуда куллану.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, билгеләгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру.

19.09

7

Кушма саннар темасын өйрәнү.

1

Кушма  саннарны .,11- 19 га кадәр саннарны куллана белү. Кушарга,

алырга,бүлергә,

мисал,мәсьәлә сүзләрен сөйләмдә куллана алу.

Тәрҗемә итү, фикер алышу,сорауларга җавап бирү, сүзләр язу кебек биремнәрне үти белү.

Башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык,  кебек хисләр формалашу.

24.09

8

Чөнки, шуңа күрә  теркәгечләре

1

Чөнки, шуңа күрә  теркәгечләре ярдәм  Фикереңне дәлилли белү, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтү

Үзбәя куя белү.

әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү, аралашу калыбын төзү;

26.09

9

Фигыль. Хикәя фигыльнең белдерелүен өйрәнү.

1

.Хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллана белү. Сораулар төзи, омонимнарны тәрҗемә итә, җөмләләр уку

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык,  кебек хисләр формалашу.

28.09

Кошлар һәм хайваннар дөньясы - 17сәг.

10

Үткән заман хикәя фигыль темасын өйрәнү.

1

Үткән заман хикәя фигыльнең ясалышын аңлау, аларны ясый һәм текстта аера белү.Үткән заман хикәя фигыльнең ясалышын үзләштерү.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру

1.10

11

Хәзерге   заман хикәя фигыль темасын өйрәнү.

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалышын үзләштерү.

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм  кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау;

3.10

12

Б.с.ү. “Көзге табигать”.

1

Җөмләдәге сүз тәртибен искә төшерү, җөмләләр төзи белү Нәтиҗә ясый белү күнекмәләре.

биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Танып белү: белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү;башкаларга юл куя белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү

Башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык,  кебек хисләр формалашу.

08.10

13

Исемнәрнең иялек килеше белән төрләнешен өйрәнү.

1

Исемнәрне иялек   килеше белән төрләндерә белү. Җөмләдән  иялек килеше кушымчаларны табу, асларына сызу.

тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау.

Табигатьтәкә сакчыл караш, телне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү;

10.10

14

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасын өйрәнү. 

1

Агач исемнәрен искә төшерү, җөмләләрне җәенкеләндереп яза белү. Орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү

Сорауларга җавап бирә алу. Парларда эшли алу.Өйрәнгәннәрне практикада куллана алу.

Әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү

15.10

15

Өстендә ,

астында бәйлекләре.

1

Хаталарны мөстәкыйль төзәтә белү.Өстендә,

астындабәйлекләрен җөмләдә куллана алу.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Табигатьтәкә сакчыл караш, телне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

16.10

16

Контроль эш (1 чирек)

1

Җөмләдәге сүз тәртибен искә төшерү, җөмләләр төзи белү Нәтиҗү ясый белү .

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү. Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү

Белем алуга җаваплы карашта булу

22.10

17

Хаталар өстендә эш.К,п –хәрефләренә беткән исемнәрнең тартым белән төрләнешен өйрәнү.

1

К,п –хәрефләренә беткән исемнәрнең тартым белән төрләнеше.Нәрсәң  бар,нәрсәң юк икәнен әйтә белү.

Биремнәрне  аңлап  үтәү.

 Белем алуга җаваплы карашта булу;

25.10

18

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау.

1

К, п - хәрефләренә беткән исемнәрнең тартым белән төрләнешен белү.

уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;

Татар телен куллануга яхшы караш булдыру.

12.11

19

Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибен өйрәнү.

1

Исемнәргә аффикслар ялгый белү. Текст белән эшли белү, әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү.

Җөмләдәге исемнәрнең кушымчаларын таба,билгели белү, табып астына сызу, мәгънәләрен аңлату.

Белем алуга җаваплы карашта булу;

14.11

20

Кайвакыт, бервакыт, инде сүзләре белән танышу.

1

Кайвакыт, бервакыт, инде сүзләрен сөйләмдә куллана алу.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшнепланлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге  нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Белем алуга җаваплы карашта булуны тәрбияләү.

16.11

21

Билгесез үткән заман хикәя фигыль темасын өйрәнү. 

1

Алган белемнәрне практикада куллана алу. Хикәя фигыльнең

үткән заман формаларын куллану,аера белү.

Текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү; төп фикердән һәм терәк сораулардан чыгып, текстны сөйли белү

Әхлакый кагыйдәләргә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилегшен аңлау.

19.11

22

 Сыйфат.

Сыйфатлар

ның  гади һәм артыклык дәрәҗәсе темасын өйрәнү.

1

Сыйфат сүз төркемен җөмләләрдә куллана белү артыклык  дәрәҗәсенә куеп яза белү, җөмләдә куллану.

Тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру.

22.11

23

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе темасын өйрәнү.

1

Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп яза белү, җөмләдә куллану.

үз фикерңне дәлилләү; белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү;биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя 

дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм  кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау

26.11

24

Сыйфатның   кимлек һәм чагыштыру дәрәҗәсе.

1

Текстан исем, сыйфат,фигыльләрне таба, аларны куллана белү.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

“Башкаларга карата түземлелек,кайгыртучанлык”,  кебек хисләр формалашу.

30.11

25

Сыйфат ясагыч кушымчалар темасын өйрәнү.

1

лы\-ле кушымчалары ярдәмендә  сыйфатлар ясый белү.

Материаль объектлар кулланып биремнәрне үтәү.

Әхлакый кагыйдәләргә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилегшен аңлау.

5.12

26

БСҮ.”Безнең якта яшәүче хайваннар”

1

Безнең якта яшәүче хайваннарны белү, алар турында сөйли белү.

Материаль объектлар кулланып биремнәрне үтәү.

Белем алуга җаваплы карашта булу;

07.12

Кышкы уеннар(11 сәгать)

    27

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе. Синоним сыйфатлар.

1

Текстта  кулланылган артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны таба белү. Аларга синонимнар  табу.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Безнең якта яшәүче көшлар һәм хайваннарны белү, аларга сакчыл караш  тәрбияләү.

10.12

28

Сорау алмашлыкларын кабатлау.

1

Сорау алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү.

Алар белән җөмләләр төзү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү. Җөмләләр тикшерә белү

дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм  кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау;

13.12

 29

Өйрәнгән темалар буенча 2 нче чиреккә контроль эш. 

1

Тема буенча үзләштергән лексик-грамматик материалны кулланып эшли белү.

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

19.12

30

Хаталар өстендә эш. Антоним сыйфатлар темасын өйрәнү.

1

контроль эштә җибәргән хаталар өсендә эшләү,ул хаталарны булдырмау өстендә эшләү,сыйфатларны табу, “Кышкы урман”  турында җөмләләр төзи белү.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.  

21.12

31

Вакыт рәвешләре темасын өйрәнү.(бүген, иртәгә, кичә, иртән)

1

Вакыт рәвешләрен (бүген, иртәгә, кичә, иртән)  сөйләмдә куллана алу. Сорауларга җавап бирә алу.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү. Үз фикереңне җиткерә белү, башкалар фикере белән исәпләшү

Белем алуга җаваплы карашта булу;

24.12

32

Вакыт рәвешләренең сөйләмдә кулланылышын өйрәнү.

 

1

Вакыт рәвешләрен (бүген, иртәгә, кичә, иртән)  сөйләмдә куллана , текстан таба белү.

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу. Фикереңне әйтү, башкаларның фикерен  тыңлый белү.

“Башкаларга карата түземлелек,кайгыртучанлык”,  кебек хисләр формалашу.

28.12

33

Җөмләдә сүз тәртибе.

1

Татар телендәге җөмләләрдә сүз тәртибен белү.Дөрес төзи белү.

Татар һәм рус телендәге җөмләләрне чагыштырып өйрәнү.

телне  яхшы өйрәнү теләге тудыру.

9.01

34

БСҮ. “Кышкы уеннар”. Урын рәвешләренең җөмләдә кулланылышы.

1

“Кышкы уеннар” . темасына җөмләләр, текст  төзи белү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.Сорауларга җавап бирә алу. 

Белем алуга җаваплы карашта булу;

10.01

35

Исемнәрнең ясалышы. Кушма исемннәр.

1

Кушма исемнәрнең мәгънәләрен аңлап сөйләмдә куллану

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру.

16.01

36

Исемнәрнең зат-сан белән төрләнеше

1

Зат-сан белән төрләнгән исемнәрне тексттан таба белү.

 Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; үз мөмкинлекләреңне  бәяләү.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

18.01

37

Үзеңне тикшер! Кабатлау дәресе.

1

Тел байлыгын урынлы файдалану. Орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү.

Тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

үз фикереңне дәлилләү; белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү

Бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.

23.01

Минем дусларым (7 сәгать)

38

”Минем дустым”темасына

БСҮ

1

Дустың белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү, диалогта катнаша алу.

Үз  мөмкинлекләреңне бәяләү, үрнәк буенча эшли белү.

Дусларга карата хөрмәт уяту

24.01

39

Саннарның ясалышы.

1

Тәртип,җыю, саннарын ясый белү, сөйләмдә куллануны аңлау.

Аңлап укый белү. Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.

25.01

40

Сүз ясагыч кушымчалар: –чы/-че кушымчалары.

1

Алган белемнәрне

практикада куллана

белү .Әти-әнинең профессиясен әйтә белү.

Күршең   белән хезмәттәшлек  итү. Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра , нәтиҗәле эш алымнарын  таба белү.

торле профессия кешеләренә хөрмәт тәрбияләү

30.01

41

Ашыйсы килә, эчәсе килә формаларын өйрәнү.

Ашыйсы килә, эчәсе килә формаларын сөйләмдә куллана белү.

Фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, өчен уртак билгеләрне билгеләү, эш башкару ысулларна һәм шартларына анализ ясау.

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш
булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру

04.02

42

Кебек, бик,соң, гел  бәйлекләрен сөйләмдә куллану

Кебек, бик,соң, гел  бәйлекләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү.

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.

6.02

43

Зат алмашлыклары темасын өйрәнү.

1

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра , нәтиҗәле эш алымнарын  таба белү.

Зат алмашлыкларын белү.

Телне  яхшы өйрәнү теләге тудыру.

7.02

44

Кемдер,нәрсәдер? алмашлыклары белән таныштыру.

1

Билгесезлек (кемдер, нәрсәдер) алмашлыкларын куллану үзенчәлекләрен аңлау

Фикерне үстерү белән бәйле психик функция

ләрдән-логик фикерли белү.Классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Укучы ролен үзләштерү, җаваплылык хисе тәрбияләү.

13.02

Дүрт аяклы дусларыбыз -5сәг.

45

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына лексик – грамматик минимум.

Бәйлекләр.

1

Бәйлекләрне сөйләмдә куллана белү.

Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү.

Хайваннарга карата игътибарлы булу хисләре  тәрбияләү.

15.02

46

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

Эш башлауны белдерүче конструкцияләрне сөйләмдә куллана белү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу күнекмәләрен формалаштыру

Бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү;

21.02

47

Исемнәрдә –сыз/-сез аффикслары темасын өйрәнү.

1

Исемнәрдә -сыз,-сез;

аффиксларын кулланып сөйләшә белү

Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү ,әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү

телне  яхшы өйрәнү теләге тудыру.

22.02

48

Монда,тегендә күрсәтү алмашлыгы темасын өйрәнү.

1

Өйрәнелгән материал белән файдалана белү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу күнекмәләрен формалаштыру

Бер- береңә карата җылы мөнәсәбәт булдыру.

27.02

49

Б.С.Ү. Минем дүрт аяклы дустым бар.

1

Дустың белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү, диалогта катнаша алу

Үз  мөмкинлекләреңне бәяләү, үрнәк буенча эшли белү.

Дүрт аяклы дустыңа игьтибарлы булу.

1.03

                                                                                                Яз килә - 7 сәг

50

 “Яз килә”темасына – лексик - грамматик материалны өйрәнү.

1

Сүзлек запасын кулланып җөмләләр төзи белү.

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; үз мөмкинлекләреңне  бәяләү

Укуга җаваплылык тәрбияләү.

7.03

51

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  3 зат формасын өйрәнү.

1

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  3 зат формасын сөйләмдә  куллана алу

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

телне  яхшы өйрәнү теләге тудыру.

9.03

52

 “Минем дусларым” темасына 3 нче чиреккә контроль эш  эшләү.

1

Алган белемнәрне

практикада куллана

белү

Уку эшчәнлеге

нәтиҗәләрен

контрольгә ала

белү

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.  

13.03

53

Хаталар өстендә эш. Парлы сүзләр.

1

Яза күнекмәләрен индивидуаль тикшерү . Парлы сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

Телне өйрәнергә теләк булдыру

14.03

54

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне белү.

Күршең белән  хезмәттәшлек итү. Парларда һәм күмәк эшли белү

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш
булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру;

15.03

55

Үтенүне белдерүче фигыльләр: бирегезче, бирегез әле, бирегез зинһар формаларын өйрәнү.

1

Үтенүне белдерүче фигыльләр:

бирегезче, бирегез әле, бирегез зинһар формаларын куллана белү

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; үз мөмкинлекләреңне  бәяләү

Итәгатьле сорый белү

3.04

56

Кушма саннар темасын өйрәнү.

1

Кушма саннарны саный.дөрес яза белү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу күнекмәләрен формалаштыру

Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү,кирәк әйберне алуны сорый белү

4.04

Татарстан (5 сәгать)

57

“Татарстан – туган ягым” темасына лексик- грамматик минимум.

1

“Татарстан – туган ягым” темасына лексик- грамматик  минимумны  баету.

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү

Туган илеңә, җиреңә карата кызыксыну уяту.

10.04

58

Сорау кисәкчәләрен өйрәнү.

1

Алган белемнәрне куллана белү

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Матур, әдәпле итеп сорарга өйрәнү

17.04

59

Исем сүзтезмәләр темасын өйрәнү.

1

Исем сүзтезмәләренең ясалышын   аңлау

Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү.

Бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү

18.04

60

Сорау алмашлыкларын өйрәнү.

1

Сорау алмашлыкларының кушымчаларын дөрес ялгый белү

Фикерләрне логик чылбырга салу

Әдәпле итеп сорый белү.

19.04

61

Б.С.Ү. «Минем Ватаным».

1

Бәйләнешле, эзлекле сөйләмгә ирешү

Билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Туган илебезгә карата җылы караш  тәрбияләү.

24.04

Матур җәй җитте (9 сәгать)

62

Кояшлы җәй, ямьле җәй, темасына лексик- грамматик минимум.

1

Хаталарны таный, аера белү,күнегүләр эшләү.

Белемнәрне системага салу күнекмәләрен

камилләштерү

Туган ягыбыз табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

26.04

63

Бәйлекләр темасын темасын өйрәнү.

1

Бәйлекләр турында белү.

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

Җәй көне нишләвең турында әйтә белү

3.05

64

Кадәр, соң – бәйлекләре белән таныштыру.

1

Кадәр, соң – бәйлекләренең кулланылышын аңлау.

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү,фикерләрне логик чылбырга салу

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

6.05

65

Б.С.Ү.«Чәчәкле җәй, ямьле җәй» .

   1

Бирелгән тема буена дөрес фикер йөртү. Учыларны иҗади эшчәнлеккә тарту.Тел материалы белән логик фикерләүне сорый торган эш төрләрен башкару. Тел байлыгын урынлы файдалану.

Сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.Тыңлый белү. Диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу.

шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру

10.05

66

Сыйфат темасын кабатлау. 

1

Сыйфатларны сөйләмдә дөрес итеп куллана алу.

Текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү; төп фикердән һәм терәк сораулардан чыгып, текстны сөйли белү

Төгәллек һәм пөхтәлек тәрбияләү.

15.05

67

4 нче  сыйныфта үткән материалларга  еллык контроль эш .

1

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра , нәтиҗәле эш алымнарын  таба белү

уку эшчәнлеге

нәтиҗәләрен

контрольгә ала белү

Әхлакый кагыйдәләрдә

ориентлашу,аларны үтәүнең мәҗбүрилеген

аңлату.

16.05

68

Хаталар өстендә

эш. Фигыль темасын кабатлау

1

Фигыльләрне дөрес итеп куллана, аера белү

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү,фикерләрне логик чылбырга салу

шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру

17.05

69

Сүз төркемнәрен кабатлау

1

Диалогик, монологик сөйләм төзи  белү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу күнекмәләрен формалаштыру .

Бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү

22.05

70

Йомгаклау дәресе

1

Команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

Үз фикереңне белдерә алу.

Әхлакый кагыйдә ләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

30.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы..

3 сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы....

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)...

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

5нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

5нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы...