5нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы
календарно-тематическое планирование на тему
5нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rp._5_kl._rodnoy_tatarskiy_gosudarstvennyy_yazyk.doc | 332.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа №174» Советского района г.Казани
«Рассмотрено» Руководитель МО ______ /Р.И.Закирова/ Протокол № 1 от « 29 » августа 2018г. | «Согласовано» Заместитель директора по УР ________/Р.А.Гатауллина/ от «29 » августа 2018г. | «Утверждаю» Директор МБОУ «Школа №174» ______ /Г.К.Мифтахова Приказ № 99 от «29 » августа 2018г. |
Рабочая программа
Исмагиловой Лейсан Мансуровны, учителя родного языка и литературы
первой квалификационной категории
по учебному предмету
«Родной (татарский государственный) язык»
(для 5- х классов)
Рассмотрено на заседании
педагогического совета протокол №1
от «29» августа 2018г.
2018-2019 учебный год
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
I. Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, федераль дәүләт стандартлары:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ((Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрендә (1897 нче номерлы боерык), РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
II. Мәктәпнең локаль документлары.
1. Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе “174 нче гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2017-2018 нче елга укыту планы.
2. Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе “174 нче гомуми белем бирү мәктәбе” нең “Эш программасы турында нигезләмә”се.
III. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программа:
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән үрнәк программа”, (төзүче-авторлары: Хәйдәрова Р.З., Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. - Казан, 2013
IV. Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек:
Татарча да яхшы бел : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 5класс: ике кисәктә. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.
Уку фәненең укыту планында тоткан урыны
Укыту планында каралганча, 1 нче чиректән туган телдән эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән 70 сәгатькә төзелде
Рус балаларына туган телне укытуның төп максаты :
Рус балаларына татар телен укытуның төп максаты - гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.
Бурычлары:
- Укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру.
- Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
- Дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру.
- Төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү.
- Татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле
тел күренешләрен гамәли үзләштерү.
- Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да үтәү мөһим.
- Аңа ирешү өчен, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү.
- Татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү .
Белем дәрәҗәсенә таләпләр:
- сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү;
- дәреслектә бирелгән тематик кысаларда татарчадан – русчага, русчадан – татарчага тәрҗемә итә белү;
- күчереп язу (уку елы башында 50 сүзле текст (язма күләме – 55-60 сүз), уку елы ахырында 60 сүзле текст);
- фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән диалог, монолог язу
- изложение язу;
- эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку: уку елы башында – 70-80 сүз; уку елы ахырында – 80-90сүз;
Күнекмәләргә таләпләр:
Гомуми белем мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелә, бу исә аларның тыңлап аңлау, сөйләү һәм сөйләшү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.
- тыңлап аңлау – аерым авазларны, иҗек калыпларын, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны ишетеп, мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга өйрәтү;
- диалогик сөйләмгә өйрәткәндә, укучыларның көндәлек тормышын чагылдыра торган табигый темаларга сөйләшүләрен формалаштыру;
- монологик сөйләмгә өйрәткәндә аерым кешеләрне, әйберләрне табигать күренешләрен, хайваннарны тасвирлауга, сыйныф, мәктәп, авыл, шәһәр тормышы һ. б. турында хәбәр итүгә, укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген план буенча
сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру;
- укуга өйрәткәндә, татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтү, дәреслектәге текстларны сәнгатьле итеп, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру;
- яңа сүзләрне сүзлектән табу;
язуга өйрәткәндә, сүзләрне иҗекләргә бүлеп, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен үзләштерү, сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү;
- язма сөйләмгә өйрәткәндә, терәк сүзләр, сүзтезмәләр һәм үрнәк җөмләләргә нигезләнеп, өйрәнелә торган лексик тема яки бирелгән ситуация буенча җөмләләр яза белү.
Укучыларда фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим: татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү; татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү; авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү. Бу төр күнекмәләр булдыру өстендә эзлекле эшләү генә укучыларның сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә. Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланышын үзләштерү шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала.
Укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү – төрле сүз төркемнәренең орфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә.
Укыту фәненең уку планында тоткан урыны
5 нче сыйныфта телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уята, укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга һәм объектив бәяләргә мөмкинлек бирә.
Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән, елга 105 сәгатькә төзелде.
Укытуның көтелгән нәтиҗәләре
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
- “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, укучыда “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
Метапредмет нәтиҗәләре:
Төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.
Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә МКТнең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.
Танып-белү гамәлләре:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп- нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
- объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
- төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
- тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив гамәлләр:
- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
- билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый һәм, кирәк булганда, төзәтмәләр кертә белү;
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.
Коммуникатив гамәлләр:
- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
- әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;
- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
- парларда һәм күмәк эшли белү; - мәгълүматны туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу;
- әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Предмет нәтиҗәләре:
- укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
- “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.
Укыту предметының төп эчтәлеге.
Укыту предметының эчтәлеге укучыларның яшь үзенчәлекләре буенча кызыксынуларын, аралашу ихтыяҗларын, психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алып сайлана; төп универсаль уку гамәлләрен үстерүгә, аларда шәхси кыйммәтләр формалаштыруга хезмәт итә һәм түбәндәгеләрне үз эченә ала:
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
Сагынырбыз сине, җəй! (17 дəрес) Җəй айлары һəм көз айлары. Белем бəйрəме. Телəклəр телəү. Атна көннəре. Бəйрəм көннəре. | Беренче сентябрь турында сөйли белү. Белем бәйрәме белән укытучыларны, башка укучыларны котлый белү. Бəйрəм белəн телəклəр тели белү. Яңа укучылар белəн таныша белү. Үзең белəн таныштыра белү. Җəйге ял турында сөйли белү. Календарь ярдəмендə бəйрəм көннəрен əйтə белү. Таблица ярдəмендə төрле иллəрдə каникул вакытын əйтə белү. |
Ə мəктəптə күңеллерəк (8 дəрес) Мəктəп бинасы. Мəктəптə уку режимы. Уку кабинетлары. Кабинеттагы җиһазлар. | Мəктəп бинасы турында сөйли белү. Мəктəпнең төрле катларында нинди кабинетлар барлыгын əйтə белү. Кабинетта нинди җиһазлар барлыгын һəм аларның кайда урнашуын əйтə белү. Дəреслəрнең һəм тəнəфеслəрнең озынлыгы турында сораша һəм сөйли белү. Төрле дəреслəрдə укучыларның ничəнче партада һəм кем белəн утыруын əйтə белү. |
Яңа ел котлы булсын! (6 дəрес) Кышкы табигать. Кыш айлары. Кыш бабайны көтү. Кыш бабай бүлəклəре. | Кышкы табигать турында сөйли белү. Декабрь аендагы үзгəрешлəр турында əйтə белү. Карның файдасы турында сөйли белү. Яңа ел белəн котлый һəм телəклəр тели белү. Яңа ел бүлəклəре турында сораша һəм əйтə белү. |
Тел кешене дус итə (10 дəрес) Татарстанның дəүлəт теллəре. Татарстанда яшəүче халыклар. Теллəр белү. Мəктəптəге фəннəр. Дəреслəр расписаниесе. | Татарстанда яшəүче халыклар, аларның теллəре турында сөйли белү. Классташларыңның туган теллəре турында əйтə белү. Үзеңнең адресыңны əйтə белү һəм əңгəмəдəшеңнең адресын сорый белү. Көндəлек буенча атналык дəреслəр расписаниесе һəм өй эшлəре турында сораша һəм сөйли белү. |
Гаилəмне бик яратам (6 дəрес) Гаилə. Туганнар. Гаилə сөйлəме. | Гаилəң, туганнарың турында сөйли белү. Якын туганнарыңның исемнəрен, яшьлəрен, кайда яшəүлəрен һəм бер-берсенə кем булулары турында сөйли белү. Гаилə əгъзаларының бер-берсенə нинди сүзлəр белəн эндəшүен əйтə белү. Классташларыңның гаилəлəре турында сораша белү. |
Мин əниемə дə, əтиемə дə охшаганмын (6 дəрес) Төс-кыяфəт. Холык. Гаилəдə үзара мөнəсəбəтлəр. | Туганнарның (классташларыңның) төс-кыяфəтлəрен, холкын тасвирлый белү. Гаилəдə кемнең кемгə охшаганлыгы турында сөйли белү. Гаилəдəге үзара җылы мөнəсəбəт, ягымлы сөйлəшү кирəклеге турында əйтə белү. Əби-бабайларың һəм аларга булган мөнəсəбəт турында сөйли белү. Классташларыңның гаилəлəре турында сораша белү. |
Фатирыбыз миңа ошый (6 дəрес) Йорт. Фатир. Бүлмə. Җиһазлар. | Үзең яшəгəн йортның нинди булуын (ничə катлы/ подъездлы/ фатирлы) булуын əйтə белү. Йорт янында нəрсəлəр барлыгы турында сөйли белү. Фатирыңның ничə бүлмəле булуы, ничəнче катта урнашуы турында əйтə белү. Фатирдагы /бүлмəлəрдəге җиһазлар һəм аларның кайда урнашуы турында сөйли белү. Классташларыңның йортлары, фатирлары турында сораша белү. |
Без өйдə бөтен эшне дə бергə эшлибез (11 дəрес) Өй хезмəте. Эш бүленеше. Үзара ярдəм. Уртак эшлəр. | Өйдəге эшлəрне əйтə белү. Гаилəдəге эш бүленеше турында сөйли белү. Өйдəге вазифаларын ничек башкаруына карап, гаилə əгъзаларына бəя бирү (мактый белү, киңəш бирə белү). Гаилəдə бергə эшлəнə торган эшлəр турында сөйли белү. Гаилəнең яраткан ризыклары турында əйтə белү. Классташларыңнан алрның гаилəлəрендəге эш бүленеше турында сораша белү. |
Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре
Орфография
Орфография һәм орфоэпия кагыйдәләрен программага кертелгән эчтәлектә дөрес куллана белү.
Сөйләмнең фонетик ягы
Сөйләмдә татар авазларының үзенчәлекләрен саклау, аларны ишетеп аера белү. Транскрипция билгеләре. Сүз, фраза басымы һәм аның үзенчәлекләре. Басым астында әйтелмәгән сузыклар. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.
Сөйләмнең лексик ягы
Программа кысаларындагы аралашу тематикасына караган лексик берәмлекләрне тану һәм куллана белү. Гади тотрыклы гыйбарәләр. Татар сөйләм этикеты берәмлекләре. Клишелар. Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Алынма сүзләр. Сүз ясалышы ысуллары: парлы, кушма һәм тезмә сүзләр. Иң продуктив сүз ясагыч кушымчалар. Күп мәгънәле сүзләр.
УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА
ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ
Укучының төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ия булуы планлаштырыла:
Диалогиксөйләм
Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә 6 – 8 реплика (5–7 нче сыйныфлар)
Монологик сөйләм
Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8 – 10 фраза ( 5–7 нче сыйныфлар)
Тыңлап аңлау
Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.
Уку
Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.
Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.
Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.
Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.
Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.
Язу
Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афишаһ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү;тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.
ЛЕКСИК МИНИМУМ
5 нче класс
1 нче тема. Сагынырбыз сине, җәй!
уку елы Белем бәйрәме тәмамланырга башланырга сагынырга иртә белән/иртән кич белән/ кичен көндез төнлә бәхет сәламәтлек теләргә тәртип (ле) игътибар (лы) тәрбия (ле) | туган җир көн (ел, ай…) буе чәчәк бәйләме күрше класс җитәкчесе каршы алырга котларга үткәрергə өлкәннәр фән танышырга очрашырга канәгать табигать бизәк тап буй-буй | каен миләш усак имән өрәңге карама тал зирек юкә чык дым кырау күренеш тамчы диңгез сары ачык сары караңгы сары | ||||
2 нче тема. Ә мәктәптә күңеллерәк | ||||||
кат иске төркем чит зинһар ярый әлбәттә рәхәтләнеп хыял хыялланырга өйрәтергə бүленергə | тапкырлау таблицасы бетергеч дəреслек беркем каршысында арасында астында киресенчә уртасында әйләнәсендә өстендә бернəрсə | берүзе киресенчә эленеп торырга басып торырга ышанырга килешергә | ||||
3 нче тема. Яңа ел котлы булсын! | ||||||
гади бизәргә кәүсә коры суынырга ботак бозлавык ярыш энəле бозланырга очлы очратырга туңарга юеш | суларга каршыларга җепшек биетергә юрган катлам кар бөртекләре тешләргә озатырга кар катламы куе капларга спорт төре бәке шаулашырга | күчтәнәч төрлечә ватылырга туктарга кармак сайларга сакларга сынарга бөгелергә | ||||
4 нче тема. Тел кешене дус итә | ||||||
әдәбият инглизчә төрекчә кагыйдә мисал мәсьәлә киңәш онытырга беркайчан да кайвакыт | быел үткəн ел килəсе ел чирек бирем төзәтергə тутырырга чишәргə күтәрергə | чагыштырырга өлгерергə алырга кушарга тапкырларга бүләргə ятларга иркен бераз тарих | ||||
5 нче тема. Гаиләмне бик яратам | ||||||
бердәнбер бертуган туган туганнан-туган аерым хатын ир онык оныкчык аерым | нәсел кече олы кияү килен каенана каената | игезәк кияүдә туй өйләнгән эндәшергә бергə | ||||
6 нчы тема. Мин әтиемә дә, әниемә дә охшаганмын | ||||||
сакал мыек йөз күзлек таяк саран үткен юмарт беркатлы сипкелле сөйкемле таләпчән | охшарга елмаерга буй гәүдә юан ябык уртача пеләш чал тискәре сыйфат бәхетле шук | уңай тапкыр өлгер холык шәфкатьле тупас кире тыңлаучан тыңлаусыз оялчан рәхимсез тыйнак | ||||
7 нче тема. Фатирыбыз миңа ошый | ||||||
таш бина фатир ишегалды караңгы көнкүреш әйбер җиһаз теләгәнчә | кәнәфи келəм суыткыч мендəр уң (як) сул (як) күчерергə тəртипсезлек борылырга җəяү | туры уңайлы комлык ерак якын | ||||
8 нче тема. Без өйдә бөтен эшне дә бергә эшлибез | ||||||
уртанчы буш алып барырга алып кайтырга шатланып сагынып урнаштырырга җыештырырга шауларга сөртергә чыгарырга себерергə үтүклəргə әрчергə кадак | кагарга тузан төзәтергə төймә тагарга валчык шүрлек олы уртанчы кече сирәк камыр басарга камыр җәяргə майларга вак бәлеш | өлеш эчлек тәмләткеч шулпа |
Сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтүгә таләпләр
Сөйләм эшчәнлеге төрләре | Укучыларның төп эшчәнлек төрләренә характеристика |
Коммуникатив күнекмәләр | |
Диалогик сөйләм Тормыш-көнкүреш, уку, хезмәт, ял итү сфераларында этикет нормалары нигезендә төзелгән диалог формалары: хәбәр итү, тәкъдим итү, сорау, сораштыру, инкарь итү, теләк белдерү, үтенү, риза булу (булмау). | Сөйләмне башлый, дәвам итә, төгәлли белү. Вакыйганы ачыклау максатыннан сораштыру. Нәрсә дә булса эшләүне, үзеңә ярдәм итүне үтенү. Риза булмау, үтенечне кире кагу. Бергә эшләргә тәкъдим итү. Котлау, теләк белдерү. Татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып, әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү. Парлап яки күмәк сөйләшү барышында,үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклау. Терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү. |
Монологик сөйләм Сөйләмнең коммуникатив типларын кулланып (хәбәр итү, сурәтләп сөйләү), терәк сүзләр, сюжетлы рәсемнәр, план нигезендә сөйләү. Тыңлап аңлау Аралашу барышында чит сөйләмне ишетеп аңлау. Зур булмаган текстларны аудиоязмада тыңлап аңлау. | Монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерү. Сораулар ярдәмендә, план буенча яисә мөстәкыйль рәвештә өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләү. Текстны дәвам итеп сөйләү. Тектны үзгәртеп сөйләү. Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзеп сөйләү. Өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйләү. Төрле вакыйгалар, яңалыклар турында хәбәр итү. Персонажларны тасвирлау. Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үтәү. Сүзләрне, җөмләләрне тыңлап аңлап тәрҗемә итү. Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлату, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнашу. Тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау җөмләләр төзү,сорауларга җавап бирү. Зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәбиәсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтү |
Уку Әдәби әсәрләрне, әсәрләрдән өзекләрне, автор текстларын, орфоэпик нормаларны саклап, сәнгатьле уку. Зур булмаган текстларны үзлектән аңлап уку. Тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне сүзлек кулланып уку. Язу Программага кертелгән сүзләрне дөрес язу. Вакыйганы хикәяләп язу. Картинаны сурәтләп язу. Прагматиктекстлар (рецептлар, белдерүләр, афишаһ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б.) язу. | Татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау. Таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен билгеләү. Текстны микротекстларга бүлеп уку, исем кую. Текстның исеменнән чыгып яисә таныш лексикага таянып, текстның эчтәлеген фаразлау. Таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән табу. Укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау. Өйрәнелгән темалар буенча актив кулланылышта булган сүзләрне дөрес язу. Конкрет бер тема буенча хикәя төзеп язу. Прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б.) төзеп язу. Үзеңне борчыган проблемага карата фикерләреңне язмача җиткерү. Тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп язу. |
Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре
Графика, каллиграфия, орфография
Татар алфавиты. Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Транскрипция билгеләре. Уку һәм язу кагыйдәләре. Сүзне юлдан юлга күчерү. Җөмләне баш хәрефтән яза башлау. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре).
Сөйләмнең фонетик ягы
Татар теленең авазлар системасы: сузык һәм тартык авазлар составы. Тартык авазлар үзенчәлеге ([къ], [гъ], [w], [җ], [ң], [һ], [ч]), Сингармонизм законы. Сингармонизм законына буйсынмау очраклары. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр.
Сүз, фраза басымы һәм аның үзенчәлекләре. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.
Сөйләмнең лексик ягы
5 сыйныфта аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрнене рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Татар сөйләм этикеты берәмлекләре,клишелар.
Сөйләмнең грамматик ягы
Сүз ясалышы
Ясалма сүзләр:исемнәр,рәвешләр,сыйфатлар, фигыльләр.
Исем.Исемнәрнең сан, тартым, килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең ясалышы (тамыр, ясалма, парлы)
Сыйфат. Сыйфатның гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре.
Сан.Микъдар саннары (1000 гә кадәр), тәртип саннары (1000 гә кадәр). Бүлем һәм җыю саннары. Микъдар саны белән исем рәттән торганда, исемнең берлек санда гына кулланылуы.
Рәвеш. Саф (тиз, акрын, җәяү һ.б.), күләм-чама (күп, аз, бераз), охшату-чагыштыру (татарча, русча, зурларча һ.б.), вакыт (иртәгә, бүген, җәен, кичен һ.б.) рәвешләре.Рәвешләрнең ясалышы(тамыр,ясалма, парлы)
Алмашлык. Зат, сорау, күрсәтү (бу, әнә, менә), билгеләү (барлык, бөтен, үз, һәр), юклык (беркем дә, бернәрсә дә), тартым алмашлыклары.
Фигыль. Фигыль төркемчәләре: 1)Хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең хәзерге, билгеле һәм билгесез үткән заман, билгеле киләчәк заман формалары. Барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. 2)Боерык фигыль. Боерык фигыльнең 2,3 зат берлек һәм күплек сан формалары. Боерык фигыльләрдә басым үзенчәлеге. 3)Инфинитив.Инфинитив формасының модаль сүзләр белән(кирәк (түгел), тиеш (түгел), ярый (ярамый) сөйләмдә кулланылышы. 4)Хәл фигыль. Хәл фигыльнең -ып/-еп/-п; -гач/-гәч, -кач/-кәч формалары. 5) Шарт фигыль(3 зат барлык формасы)
Аналитик фигыльләр. Мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм) белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.
Фигыль юнәлешләре(йөкләтү,уртаклык)
Бәйлекләр: белән, турында, өчен, кебек, кадәр, соң. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы.
Бәйлек сүзләр: Ал,арт,ас,өс,эч,урта,ян,каршы бәйлекләреннән ясалган бәйлек сүзләрнең урын-вакыт, чыгыш һәм юнәлеш килешләре белән кулланышы. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең җөмләдә кулланылышы.
Кереш сүзләр. Чыннан да, минемчә, синеңчә, киресенчә кереш сүзләренең сөйләмдә кулланылышы.
Теркәгечләр. Җыючы теркәгечләр: һәм, да – дә, та – тә,; каршы куючы теркәгечләр:ләкин, ә; ияртүче теркәгечләр:чөнки
Кисәкчәләр:-мы/-ме, бик, түгел, тагын, әле. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы, сөйләмдә кулланылышы.
Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сүз тәртибе.
Тезмә фигыль хәбәрле (утырып аша, алып кайт, кайтып җит, чыгып кит һ.б.) гади җөмлә. Гади җәенке җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләр. Һәм, ә, ләкин, чөнки теркәгечләренең җөмлә төзүдә кулланылышы.
Туры һәм кыек сөйләм.
8. Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү
Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:
- күрсәтмә әсбаплар;
- белешмә материаллар;
- аудио һәм видео әсбаплар;
- мультимедиа укыту программалары;
- электрон дәреслекләр;
- компьютер программалары;
- интерактив программалар;
- татар сайтлары;
- электрон китапханә;
- лингафон кабинеты;
- татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);
- “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.
Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. ” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” Төзүче-авторлары: Р. З. Хәйдәрова,К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова. Казан.2013 Дәреслек: Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова. “Татарча да яхшы бел”, 5 нче кл., Казан, “Татарстан китап нәшрияты” , 2014 | 1. А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту ме-тодикасы нигезләре» Казан, «Мәга-риф» нәшрияты, 2008 2. Р.Р.Нигматуллина «Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык». Морфология. В 2-х частях Яр Чаллы, 2009. 3. Ф.Ф.Харисов «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, “Мәгариф”, 2008. | 1. Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1, 2 кисәк» Яр Чаллы, 2008 2. Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2010 |
Кадендарь –тематик план
№ | Дәрес темасы | Сәгать саны | Үткәрелү вакыты | Искәрмә | |
1нче чирек – 18 сәгать (9атна) | |||||
1 | Татар алфавиты. Татар авазларының үзенчәлекләре. | 1 | 1нче атна | ||
2 | Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. “Өчен” бәйлеге. | 1 | 1нче атна | ||
3 | Калын һәм нечкә сузыклар. Сингармонизм законы. Траскрипция. | 1 | 2нче атна | ||
4 | Вакыт рәвешләре | 1 | 2нче атна | ||
5 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы. | 1 | 3нче атна | ||
6 | Калын сузыклар:[а], [ы] авазлары Контроль эшкә әзерләнү | 1 | 3нче атна | ||
7 | Кереш контроль эш | 1 | 4нче атна | ||
8 | Хаталар өстендә эш.Зат алмашлыклары | 1 | 4нче атна | ||
9 | -ныкы/-неке кушымчалы исемнәр һәм зат ал-машлыклары. Сүзлек диктанты. | 1 | 5нче атна | ||
10 | Үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы. [а][ы][о][э] авазлары | 1 | 5нче атна | ||
11 | Үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы. [а][ы][о][э] авазлары | 1 | 6нчы атна | ||
12 | Вакыт рәвешен кабатлау. | 1 | 6нчы атна | ||
13 | Бәйлек сүзләр(башы, ахыры, уртасы). | 1 | 7нче атна | ||
14 | Ясалма сүзләр: рәвешләр,сыйфатлар, фигыльләр. | 1 | 7нче атна | ||
15 | Сүзлек диктанты Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлеклә-ре. | 1 | 8нче атна | ||
16 | БСҮ. “Сагынырбыз сине, җәй!”. Тест №1 | 1 | 8нче атна | ||
17 | Сыйфатларның чагыштыру, кимлек дәрәҗәсе. | 1 | 9нчы атна | ||
18 | Тартымлы исемнәрнең урын- вакыт килеше(I-II зат). | 1 | 9нчы атна | ||
2нче чирек – 14 сәгать (7 атна) | |||||
19 | Тартымлы исемнәрнең урын- вакыт килеше(I-II зат). Нечкә әйтелешле сузык авазлар: [ә],[э] | 1 | 1нче атна | ||
20 | Тартымлы исемнәрнең урын- вакыт килеше(III зат) [у],[ү], [о],[ө]авазлары | 1 | 1 нче атна | ||
21 | “Арт, ал,ян” бәйлек сүзләренең III затта тартым һәм килеш белән (у.-в.к.) төрләнеше | 1 | 2нче атна | ||
22 | “ара,урта,кар-шы,өс,ас” бәйлек сүзләренең III затта тартым һәм килеш белән төрләнеше (у.-в.к.).Сүзлек диктанты | 1 | 2нче атна | ||
23 | Бәйлек сүзләрнең I-II- III затта тартым һәм килеш белән төрләнеше (у.-в.к.). | 1 | 3нче атна | ||
24 | БСҮ. “Ә мәктәптә күңеллерәк” Тест№2 | 1 | 3нче атна | ||
25 | Хаталар өстендә эш.Кабатлау дәресе. | 1 | 4нче атна | ||
26 | Фигыль юнәлешләре. Йөкләтү юнәлеше | 1 | 4нче атна | ||
27 | Шарт фигыльнең барлык һәм юклык формасы ( III затта). | 1 | 5нче атна | ||
28 | Теләк белдерүче аналитик фигыльләр. (“Нишләр иде?” грамматик структурасы ) | 1 | 5нче атна | ||
29 | “Нишләгәндә?” грамматик структурасы (пассив).Контроль эшкә әзерләнү | 1 | 6нчы атна | ||
30 | Контроль эш. Үтелгән темаларны кабатлау | 1 | 6нчы атна | ||
31 | Хаталар өстендә эш. Тартымлы исемнәрнең төшем килеше. | 1 | 7нче атна | ||
32 | Тартымлы исемнәрнең төшем килеше. Микъдар һәм җыю саннары. [ы] авазы. Кабатлау | 1 | 7нче атна | ||
3нче чирек – 20 сәгать (10 атна) | |||||
33 | Тартымлы исемнәрнең чыгыш килеше(III затта). | 1 | 1нче атна | ||
34 | Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе. | 1 | 1нче атна | ||
35 | Кушма фигыльләр (Нишли белә? грамматик кон-струкциясе). | 1 | 2нче атна | ||
36 | БСҮ. “Тел кешене дус итә” Тест | 1 | 2нче атна | ||
37 | Хаталар өстендә эш. Кабатлау дәресе. | 1 | 3нче атна | ||
38 | Исемнәрнең иялек килеше. Изафә бәйләнеш. [ в] ,[ w] тартыклары | 1 | 3нче атна | ||
39 | Тартымлы исемнәрнең иялек килеше. [ н] ,[ ң] тартыклары. Сүзлек диктанты. | 1 | 4нче атна | ||
40 | Тартымлы исемнәрнең юнәлеш килеше. | 1 | 4нче атна | ||
41 | Тартымлы исемнәрнең чыгыш килеше (I-II-III зат-та). Кушма һәм тезмә саннар. | 1 | 5нче атна | ||
42 | Тартымлы исемнәрнең чыгыш килеше (I-II-III зат-та). Кушма һәм тезмә саннар. | 1 | 5нче атна | ||
43 | БСҮ. Гаиләмне бик яратам | 1 | 6нчы атна | ||
44 | Антоним һәм синоним сыйфатлар.Татар телендә, [ ч] авазының үзенчәлеге | 1 | 6нчы атна | ||
45 | Антоним һәм синоним сыйфатлар.Татар телендә, [ ч] авазының үзенчәлеге | 1 | 7нче атна | ||
46 | Кабатлау дәресе. Сүзлек диктанты. | 1 | 7нче атна | ||
47 | Тартымлы исемнәрнең юнәлеш килешендә кулланылуы. Төрле грамматик формаларда сүз басымы | 1 | 8нче атна | ||
48 | Тартымлы исемнәрнең юнәлеш килешендә кулланылуы. Төрле грамматик формаларда сүз басымы | 1 | 8нче атна | ||
49 | Контроль эшкә әзерләнү. Үткәннәрне кабатлау | 1 | 9нчы атна | ||
50 | Контроль эш | 1 | 9нчы атна | ||
51 | Хаталар өстендә эш. Антоним һәм синоним сыйфатлар. [ х ] һәм [ һ ]авазы авазлары | 1 | 10нчы атна | ||
52 | Үткән темаларны кабатлау | 1 | 10нчы атна | ||
4нче чирек – 18 сәгать (9 атна) | |||||
53 | Туры һәм кыек сөйләм. | 1 | 1 нче атна | ||
54 | БСҮ. “Мин әтиемә дә, әниемә дә охшаганмын” | 1 | 1нче атна | ||
55 | Тартымлы исемнәрнең юнәлеш килеше. Тәртип саннары. Сүзлек диктанты. . | 1 | 2нче атна | ||
56 | Алынма сүзләрдә сүз басымы | 1 | 2нче атна | ||
57 | Тартымлы исемнәрнең тартым һәм килеш (ю.к.,ч.к.,у.-в. к.) белән төрләнүе. | 1 | 3нче атна | ||
58 | Бәйлек сүзләрнең тартым һәм килеш(ю.к.,ч.к.,у.-в. к.) белән төрләнүе. | 1 | 3нче атна | ||
59 | Тартымлы исемнәрнең һәм бәйлекләрнең тартым һәм килеш ю.к.,ч.к.,у.-в. к.) белән төрләнүе | 1 | 4нче атна | ||
60 | Фигыльнең инфинитив формасы. | 1 | 4нче атна | ||
61 | БСҮ. “Фатирыбыз миңа ошый” | 1 | 5нче атна | ||
62 | Фигыльнең инфинитив формасы.[ җ] авазы | 1 | 5нче атна | ||
63 | Мөмкинлек белдерүче тезмә фигыльләр (“Нишли ала?”) | 1 | 6нчы атна | ||
64 | Тезмә фигыльләр. [ х] ,[ һ] тартыклары | 1 | 6нчы атна | ||
65 | Тезмә фигыльләр (“Нишли белә?” грамматик структурасы). | 1 | 7нче атна | ||
66 | Үткән темаларны кабатлау. Контроль эшкә әзерлек | 1 | 7нче атна | ||
67 | Контроль эш. Үткән темаларны кабатлау | 1 | 8нче атна | ||
68 | БСҮ. “Без өйдә бөтен эшне дә бергә эшлибез | 1 | 8нче атна | ||
69 | III зат боерык фигыльнең барлык һәм юклык формасы.Сүзлек диктанты | 1 | 9нчы атна | ||
70 | Йомгаклау дзресе | 1 | 9нчы атна |
Язма эшләрнең саны
№ | Эш төре | Сәгать саны | |||||||||||
I чирек | II чирек | III чирек | IV чирек | Еллык | |||||||||
1 | Контроль эш | 1 | 1 | 1 | 1 | 4 | |||||||
2 | Тест | 1 | 1 | 1 | 3 | ||||||||
3 | Бәйләнешле сөйләм үстерү: | 1 | 1 | 2 | 3 | 7 | |||||||
4 | Сүзлек диктанты | 2 | 1 | 2 | 2 | 7 |
Язма эшләрне бәяләү нормалары
Диктантны бәяләү
5нче сыйныфта уку елы башында 35-40 сүз, уку елы ахрында 40-45 сүз
№ | Таләпләр | Билге |
1 | Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә. Искәрмә. Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә | “5”ле куела |
2 | 1 орфографик,1 пунктуацион хатасы булган эшкә. Искәрмә. Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә яки бер төрдәге 2 орфографик һәм 1 пунктуацион бер хаталы эшкә. | “4”ле куела |
3 | Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган | “3”ле куела |
4 | Пөхтә язылмаган, 7дән артык орфографик, 7дән артык пунктуацион хатасы булган | “2”ле куела |
Сүзлек диктанты
5нче сыйныфта 12-15 сүз.
№ | Таләпләр | Билге |
1 | Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә | “5”ле куела |
2 | Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә | “4”ле куела |
3 | Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә | “3”ле куела |
4 | Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә | “2”ле куела |
Изложениеләрне бәяләү.
5нче сыйныфта уку елы башында 55-65 сүз, уку елы ахрында 65-75 сүз.
№ | Таләпләр | Билге |
1 | Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган,1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә | “5”ле куела |
2 | Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә | “4”ле куела |
3 | Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә | “3”ле куела |
4 | Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә | “2”ле куела |
Контроль эш
№ | Таләпләр | Билге |
1 | Бер хатасыз эшкә | “5”ле куела |
2 | Укучы үзе төзәткән бер төзәтүле, 2 хатасы булган эшкә | “4”ле куела |
3 | 3-4 хатасы булган эшкә | “3”ле куела |
4 | 5-8 хатасы булган эшкә | “2”ле куела |
Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү нормалары.
Диалогик сөйләмне бәяләү.
№ | Таләпләр | Билге |
1 | Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә. | “5”ле куела |
2 | Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формала-рында 2-3хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә. | “4”ле куела |
3 | Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә. | “3”ле куела |
4 | Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда. | “2”ле куела |
Календарь-тематик планлаштыруга төзәтмәләр
№ | Класс | Дәрес темасы | Программа буенча сәгать саны | Факт буенча сәгать саны | Сәбәбе (нәрсә аркасында кыскартылган, берләштерелгән, арттырылган) |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
5нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы
Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча 5нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы....
3 нче сыйныфның рус төркемнәрендә укучыларга татар теленнән эш рограммасы
3 нче сыйныфка эш рограммасы Хәйдәрова Р.З....
3 сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы..
3 сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы....
5 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән “ Мин - өйдә булышчы ” бүлеге буенча мөстәкыйль эш..
Мөстәкыйль эш...
Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)
Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)...
8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы
8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы...