рабочая программа по родному (татарскому языку) для 5-го класса
календарно-тематическое планирование (5 класс) на тему

Хазипова Гульназ Дамировна

Курсның эчтәлеге

  1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре.
  2. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аера белү.
  3. Тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллануын кабатлау.
  4. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.
  5. Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.
  6. Микъдар, тәртип, җыю саннарын аера белү.
  7. Мин, син, ул зат алмашлыкларының, төшем килешләрендә сөйләмдә куллана белү.
  8. Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллану.
  9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
  10. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
  11. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.
  12. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта  2нче затта төрләнешен сөйләмдә куллану.
  13. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.
  14. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану
  15. . Эшләргә телим – төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  16. Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.
  17. Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                 

                                                                                          АҢЛАТМА ЯЗУЫ

                    5-9нчы сыйныфлар өчен туган телдән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясенең “Мәгарифтурында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
  2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
  3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы  126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).
  4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30нчы август, 2013нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).
  5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
  6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.
  7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”,  2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.
  8. Төп гомуми белеем бирүнең Федераль дәүләт белеем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010нчы елның 17нче декабрь боерыгы 1897нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
  9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.
  10. 2010-2015нче елларда мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

                 5-9нчы сыйныфларда телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уята, укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга һәм объектив бәяләргә мөмкинлек бирә.

Мәктәпнең  базис укыту планында каралганча, туган тел дәресләре өчен эш программасы сәгатьләр саны кыскартылып  төзелде. Һәр сыйныфта (5-9нчы сыйныфлар) атнасына 1сәгать туган тел (татар теле) дәресләре укытыла.

Программаның барлык бүлекләре тулысынча өйрәнелә.

Туган тел укытуның максатлары

Рус телле балаларга татар теле укыту максатлары берничә юнәлешне үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбияви, белем бирү юнәлешләре.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып торган татар халкы мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тарихи үткәне, бүгенгесе турында хәбәрдар булу, киләчәген күзаллау зарур. Татар халкы белән үзара тыгыз элемтәдә яшәүче башка милләт кешеләре татарларның милли бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать әһелләренең иҗади казанышлары белән үзен рухи яктан баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш, дип саныйбыз. Дәреслек эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен «башка дөньяга тәрәзә ачу» (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Программа материалын өйрәнү барышында укучыларның Татарстан Республикасында яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, республиканың территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе, киләчәккә юнәлеше; татар сәнгатенең төрле тармаклары, күренекле шәхесләр турында билгеле бер мәгълүмат алуы максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү максатларын даими күзаллап эшләү — укытуның гамәли яктан уңышлылыгының алшарты.

Балаларның психик яктан камилләшүен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

хәтерне (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

         аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эм-патия хисләре);

—        ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда, бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Тәрбиянең нәтиҗәлелеге, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теле грамматикасын өйрәнү барышында әхлакый проблемаларны чагылдырган текстлар белән эшләү, ул текстларны лексик-грамматик яктан анализлау белән генә чикләнмичә, текстта күтәрелгән проблема буенча укучыларның үзара фикерләшә, аралаша белүләрен оештыру бик мөһим. Әхлакый проблеманы чагылдырган текстларның эчтәлеге үзе үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан дәрестә аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр җыелмасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык югарылыкка җитүе зарур. Ягъни укучы, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык итеп өйрәнергә тиеш. Шул вакытта гына татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Укытуның предмет, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Федераль дәүләт белем стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше — еистемалы-эшчәнлекле юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент — нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-мето-дик комплектлар, дәрес барышы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. — бар да бер максатка — нәтиҗәгә хезмәт итә.

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньяда тоткан мөһим урыны турында күзаллау формалаша. Татар мәдәниятенең аерым үрнәкләре белән танышу рус телле укучыларда башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята һәм укучыларга үз халкының мәдәниятен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Укытуның предмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, рус телле укучылар татар теленнән түбәндәге предмет нәтиҗәләренә ия булырга тиеш:

  • коммуникатив компетенциягә (аралашу осталыгына) ия булу, ягъни татар телендә телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү; аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • «Татар теле» фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу, татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерү.

                                                                                      Укытуның шәхси нәтиҗәләре

  • Төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, укучының үзенә һәм әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү;
  • гаилә, туган ил, туган җир, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү; укучыда башкаларга карата түземлелек, кайгырту-
    чанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

  • Төп гомуми белем бирү баскычында укучыларда киң мәгълүматлы җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерү буенча эш дәвам иттерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр; хәрәкәтле, яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыта; презентация материаллары әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерә; укучыларда, компьютер яисә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрнең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре камилләшә.
  • Бу чорда татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук чынбарлыкта килеп туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль {танып белү, регулятив, коммуникатив) уку гамәлләрен формалаштыруны дәвам иттерүгә хезмәт итә.
  • Төп гомуми белем бирү баскычында укучыларның түбәндәге универсаль уку гамәлләренә ия булуы күзаллана.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фи
    керли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
  • объектларны  чагыштыру,   классификацияләү  өчен  уртак билгеләрне табу;

—төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

—        тиешле мәгълүматны табу өчен энциклопедия, белешмәләр,сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләренә ия булу;
  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлык ларның сәбәбен аңлый, анализлый һәм, кирәк булганда, төзәтмәләр кертә белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эм-патия хисләре);
  • парлап һәм төркемдә эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

—        әңгәмәдәшең   белән   сөйләшүне   башлый,    дәвам   итә,
тәмамлый белү.

 Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләре.

Тыңлап аңлау

  • Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
  • сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү;
  • тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
  • зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
  • сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

  • Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
  • аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;
  • парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;
  • терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;
  • татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

  • Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
  • конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
  • монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;
  • өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;
  • өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

  • Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;
  • текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
  • таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;
  • таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

Язу

  • Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;
  • конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;
  • прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;
  • үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;
  • тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү

Программаның тематик эчтәлеге

5 нче сыйныф

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Без мәктәптә Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй эше эшләү. Билгеләр. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту. Китапханәдә.

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау),  үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Беренче сентябрь–Белем бәйрәме турында сөйли белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшдәгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү.Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.

Мин – өйдә булышчы. Без әти-әнигә булышабыз. Өйдәге эшләр. Без бергә эшлибез. Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм  мактау. Кем эшләми - шул ашамый.

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Вакытны сорый, әйтә белү. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү. Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү. Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен әйтә, сорый белү. Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү.Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.

Дуслар белән күңелле. Минем дустым бар. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү. Кибеттән ризыклар алу. Табын әзерләү. Табын янында үз-үзеңне тоту.

Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү. Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү. Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итагәтле чакыра белү. Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү.Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз. Дүрт аяклы дусларның токым нары,  кыяфәтләре, гадәтләре.

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары,  кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү.

Без спорт  яратабыз. Тән әгъзалары. Табибта. Сәламәт булу кагыйдәләре.  Спорт белән шөгыльләнү.

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү. Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга бару, катнашу турында сөйләшү.


Курсның эчтәлеге

  1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре.
  2. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аера белү.
  3. Тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллануын кабатлау.
  4. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.
  5. Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.
  6. Микъдар, тәртип, җыю саннарын аера белү.
  7. Мин, син, ул зат алмашлыкларының, төшем килешләрендә сөйләмдә куллана белү.
  8. Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллану.
  9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
  10. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
  11. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.
  12. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта  2нче затта төрләнешен сөйләмдә куллану.
  13. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.
  14. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану
  15. . Эшләргә телим – төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  16. Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.
  17. Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.

Курсның укыту- методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге  

Дәреслекләр:

5нче сыйныф өчен. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова тарафыннан эшләнгән (Казан «Татармультфильм» нәшрияты 2014),

Дидактик материал исемлеге:

  • Ә.Н.Сафиуллина Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар. -Казан:Гыйлем, 2008.
  • А. Х. Нуриева “Татар теленең орфографик сүзлеге”. Казан ”Мәгариф”, 1996.
  • Ф. С. Сафиуллина ”Татарча- русча һәм русча –татарча кесә сүзлеге”. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1997
  • Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге. – Казан: “Яңалиф”, 2004.
  • Гыймадиева Н.С., Баһавиева Р.Ә. Контроль диктантлар һәм изложениеләр. Татар һәм рус мәктәпләре өчен. Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2006.
  • Сафиуллина Ф.С. һ.б. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфлары өчен. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2003.
  • Д.Р.Садыйкова, Г.М.Сафиуллина.Татар теленнән диктантлар hәм күнегүләр, Казан: 2003.
  • Р.З Хайдарова. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Наб.Челны, 2004.                                                            
  •  Р.З. Хайдарова, Г.М. Әхмәтҗанова«Гомуми белем бирү оешмаларында рус теле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы» Наб.Челны, 2014                  

Метод.  кулланма:

  • “Мәгариф” журналы
  • Р.Р. Нигматуллина, А.А. Аминова Краткий справочник и упражнения по синтаксису СПП татарского языка, 2002
  • Р.Р. Нигъмәтуллина “Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр hәм күнегүләр.-Казан:”М”нәшрияты,  2004  
  • Д.Т.Гыйльманова, И.И. Баһавиев “Татар теленнән текстлар җыентыгы”. (рус телле балалар өчен) – Яр Чаллы, 2000.
  • Ф.М. Хисамова Татар теле морфологиясе, 2006
  • М.З. Зәкиев Татар синтаксисы,2008
  • С.Г.Вагыйзов Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма. –Казан :М, 2002.
  • аудиокассеталар,СDдисклар, презентацияләр.

Сайтлар

http://www. mon.tatar.ru     

http ://eurekanet.ru                              Электронные образовательные ресурсы сети Интернет.           

http://cit.tatar.ru/rus/school.htm    Центр информационных технологий РТ.

http://www.ege.edu.ru                    Официальный информационный портал единого государственного  экзамена (ЕГЭ)    

http://www.belem.ru/node/20       Татар телендә Интернет-белем үзәге.

http://www.gabdullatukay.ru/         Габдулла Тукайга багышланган интернет-портал.

http://tukay.ru/                                Габдулла Тукайга багышланган интернет-портал.

http://erlar.ru/                                  Татар җырлары | Тексты татарских песен.  

                                                                  Электрон әсбаплар

Приходите в гости к нам. Приветствие. Знакомство. Семья.

«Интел – обучение для будущего», диск 1, Обучение Интел, 219, CaraevaCC

Жизнь и творчество Тукая.

«Интел – обучение для будущего», диск 1, Обучение Интел, 219а,CattarovaMM

Гаилә. Тартым кушымчалары.

«Интел – обучение для будущего», диск 2, Обучение Интел, 219, 2, Minegarayeva IR

“Татар телле заман”(электронный учебник из серии

 “Я изучаю татарский язык”

Общественный фонд «Сәләт”, 2008

“Минем беренче сүзлегем”

Общественный фонд «Сәләт”, 1997

Г.Тукай.Тормышы һәм иҗаты (интерактив китап).

Казань, 2005

Развивающая игра “Приключение Барсика в мультстране»

Объединение “Татармультфильм”, Казань, 2011

Мультфильмы” Тылсымлы сәхифәләр”

Объединение “Татармультфильм”, Казань, 2011

5нче сыйныф

Дәрес  темасы

Сәг. саны

Эш

төре

Үткәрү вакыты

Искәрмә

1

Яңа уку елы  котлы булсын!«Мәктәп» темасына караган лексик-грамматик материал.

1

Үз хезмәтеңне оештыра белү.Парларда эшли белү.

2

Исемнәрнең төшем һәм юнәлеш килешләрендә төрләнүе.«Без хикәя сөйлибез», «Дәүләт гимны».

1

Фронталь әңгәмә, индивидуаль тикшерү.

3

Мәктәптә Белем бәйрәме

1

Лексик минимумны телдән тикшерү. Схема буенча җөмләләр төзи белү.

4

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше.

1

Күнегүләр эшли алу, күрсәтмәлелектән файдалана белү.Биремнәр эшләү.

5

Исемнәрнең ясалышы. «Китап — минем дустым, киңәшчем»

1

Биремнәр эшләү. Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр эшләү.

6

Хәзерге заман  хикәя фигыль.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

1

Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр эшләү.

7

.«Олегның нигә кәефе юк?» тексты.Сан төркемчәләре

1

Әсәрне сәнгатьле итеп уку, сорау һәм биремнәргә җавап бирү, төп фикерне аеру.

8

Контроль эш №1

1

Лексиканы, грамматиканы үзләштерүгә гомуми контроль

9

«Безнең билгеләр»иде ярдәмче фигыле.

1

Язма сөйләм күнекмәлә-рен камилләш-терү.

10

«Иртәнге режимым» темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

Аңлату; биремнәр үтәү; дәреслек белән эшләү

11

Сәгать ничә? Конструкциясе.Минем көндәлек режимым

1

практик эш,  фронталь сораштыру, лексиканы үзләштерүгә контроль

12

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Лексик минимумны телдән тикшерү. Схема буенча җөмләләр төзи белү.

13

«Мәктәпкә киткәнче», «Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы».

1

Аңлату; биремнәр үтәү; дәреслек белән эшләү

14

Админ. к/э

Лексиканы, грамматиканы үзләштерүгә гомуми контроль

15

Инфинитив+модаль сүзләр(кирәк,кирәкми,

кирәк түгел, ярый, ярамый, тиеш, тиеш түгел

1

Лексик минимумны телдән тикшерү. Схема буенча җөмләләр төзи белү.

16

Без әнигә булышабыз Ничек мактарга? Мактау сүзләре

1

Аңлату; биремнәр үтәү; дәреслек белән эшләү

17

«Рәсим» хикәясе.Без өйдә булышырга телибез Өчен бәйлеге

1

практик эш,  фронталь сораштыру, лексиканы үзләштерүгә контроль

18

Ю.Ермолаевның "Ике пирожный" хикәясендәге лексик-грамматик мтериал

1

Аңлату; биремнәр үтәү; дәреслек белән эшләү

19

«Тавык, Тычкан һәм Көртлекәкиятендәге    лексик-грамматикматериал. Ипи ничек пешә?

1

Аңлату; биремнәр үтәү; дәреслек белән эшләү

20

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат - сан белән төрләнеше.

"Мин - өйдә булышчы" темасы буенча мөстәкыйль эш

1

практик эш,  фронталь сораштыру, лексиканы үзләштерүгә контроль

21

"Минем дусларым" темасы буенча грамматик материал

1

Текстны уку, сорау-ларга җа-вап бирү, әңгәмәдә катнашу, сүзлек белән эш.

22

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре-

нең сөйләмдә кулланылышы

1

Күнегүләр эшләү. Аңлату; биремнәр үтәү; дәреслек белән эшләү

23

"Язгы каникул" хикәясендәге лексик- грамматик материал

1

Ситуатив күнегүләр эшләү. Монолог төзү.

Парларда эшли белү, диалоглар төзү.

24

Без матур

сөйләшәбез.Телефоннансөйләшүэтикеты.

1

Аңлату, күнегүләр эшләү. Монолог төзү.

Парларда эшли белү, диалоглар төзү.

25

Контроль эш№2

Лексиканы, грамматиканы үзләштерүгә гомуми контроль

26

Минем яраткан ризыгым

Туган көн - иң күңелле бәйрәм.

1

Видео, презентацияләр карау. Парларда һәм төр-кемнәрдә эшләү.

27

Туган көнгә чакыру

" Табын янында" хикәясе

1

Монолог төзү.

Парларда эшли белү, диалоглар төзү.

28

"Дуслар белән күңелле" темасы буенча мөстәкыйль эш

1

Монолог төзү. практик эш,  фронталь сораштыру, лексиканы үзләштерүгә контроль

29

Дүрт аларның аяклы дусларыбыз, гадәтләре.

Минем дүрт аяклы дустым.

1

Әсәрне сәнгатьле итеп уку, сорау һәм биремнәргә җавап бирү.

Парларда эшли белү, диалоглар төзү.

30

Мин,син зат алмашлыкла

рының килешләр белән төрләнеше.

1

Язма сөйләм күнекмәлә-рен камилләш-терү. Парларда эшли белү, диалоглар төзү.

31

Х.Гарданов-

ның"Акыллы Карабай" хикәясе.

МӨСТӘКЫЙЛЬ ЭШ

1

Монолог төзү. практик эш,  фронталь сораштыру, лексиканы үзләштерүгә контроль

32

Минем сәламәтле-гем.

Мин табибта.

1

Хикәяне уку; фикер алышу.

Ситуатив күнегүләр эшләү.

33

Спорт төрләре

1

Видео, презентацияләр карау. Парларда һәм төркемнәр-дә эшләү.

34

Йомгаклау(ел-

лык) контроль  эш.

1

Лексиканы, грамматиканы үзләштерүгә гомуми контроль

35

Хаталар өстендә эш. Сәламат булу өчен нишләргә кирәк?

1

Видео, презентацияләр карау. Парларда һәм төркемнәр-дә эшләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по родному (татарскому) языку. 3 класс

3  нче сыйныф өчен туган телдән эш программасы түбәндәге  документларга нигезләнеп төзелде: МБГБУ “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе”нең башлангыч гомуми белемнең төп белем...

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для 8 класса

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для 8 класса разработана в соответствии с ФГОС...

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной...

Рабочая программа по родному(татарскому) языку 7-9 классы

Рабочая программа по родному (татарскому) языку 7-9  классы...

Рабочая программа по родному ( татарскому языку) для 1 класса

Рабочая программа для 1 го класса по родному языку...

Рабочая программа по родном (татарскому) языку для 6 класса

Рабочая программа разработана на основе требований федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования к результатам освоения основной образовательной программы основ...

Рабочая программа по родному (татарскому)языку для татарских школ, 6 класс

Рабочая программа по родному (татарскому)языку для 6 класс татарских школ соответствует ФОП 2023 года....