Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной
план-конспект урока (9 класс)
Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rabochaya_programma_po_rodnomu_yazyku.docx | 65.08 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе”
“КАБУЛ ИТЕЛДЕ”
Педагогик киңәшмә белән
беркетмә №1 “26“ 08. 2019ел
194 номерлы боерык белән гамәлгә куелды
26 .08.2019 ел
МБГББУ “Бәтке урта гомуми белем бирү
мәктәбе” директоры
________Р.А.Шагимарданова
Рабочая программа по родному (татарскому) языку
для детей 9 класса
9 нчы сыйныф (татар төркеме)
өчен туган телдән (татар теле)
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
(сәгатьләр күләме атнага 2сәгать, елга 68 сәгать)
Төзүче: Исламова Миләүшә Хәсән кызы,
югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
“ КИЛЕШЕНДЕ”
Директор урынбасары ______ Л.В.Калимуллина
“ __ ” . 2019 ел
“КАРАЛДЫ”
МБ утырышы беркетмәсе № 1 20 .08.2019 ел
МБ җитәкчесе________Р.М.Шарапова 20 .08.2019 ел
2019 нчы ел
Укыту предметының планлаштырылган нәтиҗәләре
Бүлекнең исеме | Предмет нәтиҗәләре | Метапредмет нәтиҗәләр | Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр | |
укучы өйрәнәчәк | укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә | |||
Гади җөмлә синтаксисын кабатлау | Сүзтезмә һәм җөмләләрне, аларның төрләрен аерырга өйрәнә; сүзтезмә һәм җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәләре, кулланылу үзенәлекләре ягыннан тикшерә; җөмлә кисәкләрен билгели белә | Текстларда синтаксик чараларны тану, синтаксик конструкцияләрне тикшерү, аларның сөйләмне сәнгатьле итү чарасы булуын аңлау. Төркем эчендә әңгәмәгә катнашу, тема буенча үз фикереңне формалаштыру һәм аны төпле дәлилләр белән башкаларга җиткерә белү | Танып-белү күнекмәләре. 1. Төшенчәләрне билгели, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясый белү. 2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү. Регулятив күнекмәләр. 1. Эшчәнлектә проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели белү. Коммуникатив күнекмәләр. 1. Бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү. | 1.Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою, Рәсәй халыклары язмышында үзеңнең шәхси катнашың булуны аңлау. 2. Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру. 3. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү. |
Кушма җөмлә синтаксисы | укучы синтак-сисның төп берәмлекләрен-нән сүзтезмә һәм җөмләләрне, аларның төрләрен аерырга өйрәнә; сүзтезмә һәм җөмләләрне тө-зелеше һәм мәгънәләре, кулланылу үзенәлекләре ягыннан тикшерә; сүз төркемнәре-нең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кыса-ларында кулла-на; укучылар син-таксистан булган белем һәм күнек-мәләрен төрле ситуацияләрдә куллана белә. | публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда син-таксик чараларны тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла тор-ган синтаксик ча-раларны белү; синтаксик кон-струкцияләрне функциональ-сти-листик үзенчәлек-ләре ягыннан тик-шерү, аларның сөйләмне сәнгатьле итү чарасы булуын аңлау. | Танып-белү күнекмәләре. 1. Сәбәп-нәтиҗә элемтәләрен урнаштыра, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясый белү. 2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү. Регулятив күнекмәләр. 1. Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, планлаштыра белү. 2.Нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү . 3. Уку мәсьәләләрен чишкәндә үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү. Коммуникатив күнекмәләр. 1. Индивидуаль һәм төркемдә эшли белү. 2. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру, регуляцияләү өчен кирәк булган тел чараларын аңлы рәвештә куллана белү. 3.Коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү. | 1.Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану. 2. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт һәм кайгыртучан мөнәсәбәт. 3. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү. 4. Әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау. |
Орфография һәм пунктуация | язуда орфографик һәм пунктуацион нормаларны файдалана; орфографик һәм пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә; орфографик сүзлекләрдән һәм белешмә-ләрдән кирәкле мәгълүматны та-ба һәм аларны язуда куллана. | сөйләмдә орфо-график һәм пунк-туацион норма-ларны саклауның әһәмиятен аңлау; орфографик сүз-лекләрдән һәм мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълү-матны табу һәм аларны язуда дөрес куллану. | Танып-белү күнекмәләре. 1. Аңлап уку (текстта тасвирланган вакыйга, күренеш, процесслар арасындагы элемтәне билгеләү). 2. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү Регулятив күнекмәләр. 1. Нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү. 2. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү. 3. Уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү. Коммуникатив күнекмәләр. 1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра белү. 2. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү. 3.Информацион-коммуникатив технологияләрне куллана белү. | 1.Күпмилләтле Рәсәй җәмгыятенең гуманистик, демократик, традицион кыймәтләрен күңелең белән кабул итү. 3. Шәхси сайлау нигезендә мораль проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип, үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру. 4. Социаль тирәлек һәм институтлар белән уңышлы хезмәттәшлек итүче яшүсмерләрнең иҗтимагый оешмаларында катнашырга әзер тору. 6. Дөнья һәм Рәсәй халыкларының сәнгать мирасын аңлау. |
Стилистика | функциональ стильләр белән таныша, аларның жанр үзенчәлекләрен билгели; иптәшләре алдында чыгыш ясарга өйрәнә: аның темасын билгели, максат һәм бурычларын күрсәтә; тел чараларын тыңлаучыларның яшь, психологик үзенчәлекләрен һәм сайланган теманың белем дәрәҗәсенә туры килүен истә тотып сайлый. | телдән һәм язма сөйләм арасында-гы үзенчәлекләр-не аңлау һәм аң-лата белү; төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшләү төрле текстларны, телдән һәм язма сөйләм нормала-рын саклап, татар теленнән рус те-ленә тәрҗемә итү | Танып-белү күнекмәләре. 1. Логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясый белү. 2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү. Регулятив күнекмәләр. 1. Эшчәнлектә проблеманы аерып алу, аның чишелеш юлларын билгеләү 2. Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү. 3. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү. 4. Уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү Коммуникатив күнекмәләр. 1. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү. 2.Информацион-коммуникатив технологияләрне куллана белү. | 1. Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау. 2. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. 3. Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалаштыру. 5. Мотивация нигезендә белем алу. 6. Тормыштагы төрле очракларда экологик ориентлашкан рефлексив бәя бирерлек һәм практик эшчәнлек тәҗрибәсе булырлык, экологик фикер йөртүнең заманча дәрәҗәсенә туры килерлек экологик культура нигезләрен формалаштыру. |
Сөйләм үстерү | сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыруны дәвам итә; телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерә; иҗади эшчәнлеккә тартыла, проект эшләре белән кызыксына. | телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләрне аңлый һәм аңлата белү; сүзләрне төгәл, урынлы һәм сәнгатьле куллану ягыннан, үзеңнең һәм башкаларның сөйләмен дөрес бәяли белү, үз сөйләмеңдәге хаталарны тану һәм төзәтү; күмәк фикер алышуга кушыла алу; кирәкле мәгълүматны аерып алу, төп һәм ярдәмче мәгълүматны билгели белү. | Танып-белү күнекмәләре. 1. Аңлап уку. Үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу. 2. Текст эчтәлегендә ориентлашу, текстның тулы мәгънәсен аңлау. Регулятив күнекмәләр 1. Нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү. 2. Уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү. 3. Үз эшчәнлеген бәяләү һәм кө-телгән нәтиҗә-ләрнең критерий-ларын билгеле бер системага са-лу. Коммуникатив күнекмәләр 1.Үз хисләреңне, фи-керләреңне әйтеп бирү, үз эшчән-легеңне план-лаштыру, регуля-цияләү өчен ки-рәк булган тел чараларын аңлы рәвештә куллана белү; язма һәм телдән, моноло-гик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү.2.Дәлилле итеп үз фикерен җиткерә белү | 1.Туган телеңне, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү. 2. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу.3.Кеше матурлыгын аңлау аша, үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу. 4. Анализ ясау, проектлаштыру эшчәнлеген оештыру, шәхесара мөнәсәбәтләрдә отышлы икеяклы хезмәттәшлек алымнарын булдыру. 5. Экологик культура нигезләрен формалаштыру. |
Уку предметының эчтәлеге
№ | Бүлекләр, темалар | Темага караган төп төшенчәләр | Сәгать саны |
1 | Гади җөмлә синтаксисын кабатлау | Гади җөмлә синтаксисы. Гади җөмләләрне төркемләү. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләнең баш, иярчен, модаль, тиңдәш һәм аерымланган кисәкләре. Алар янында тыныш билгеләре. Грамматик анализ төрләре. | 4 |
2 | Кушма җөмлә синтаксисы | Кушма җөмлә төрләре. Тезмә кушма җөмлә һәм иярченле кушма җөмлә Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләр турында төшенчә.Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре: синтетик һәм аналитик иярчен җөмләләр,аларның үзенчәлекләре һәм синонимлыгы .Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре: Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр. Иярчен тәмамлык җөмлә. Иярчен аергыч җөмлә. Иярчен вакыт җөмлә. Иярчен урын җөмлә. Иярчен рәвеш җөмлә. Иярчен күләм җөмлә. Иярчен сәбәп җөмлә. Иярчен максат җөмлә. Иярчен шарт җөмлә. Иярчен кире җөмлә. Күп иярченле кушма җөмлә
Туры һәм кыек сөйләм. Төрле сүзтезмәләргә һәм җөмләләргә синтаксик анализ ясау, аларны сөйләмдә лөрес куллану | 20 |
3 | Орфография һәм пунктуация | Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак орфография Сузык һәм тартык авазларны дөрес язу,калынлык(ъ)һәм нечкәлек(ь) билгеләрен куллану Сүзләрнең кушылып,сызыкча аша һәм аерым язылышы Баш һәм юл хәрефләрен куллану Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре Орфографик сүзлекләрне куллану Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак пунктуация Тыныш билгеләре,аларның функцияләре Гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре Туры сөйләмле җөмләләрдә,диалог һәм цитаталар янында тыныш билгеләре. | 16 |
4 | Стилистика | Сөйләм стильләре (фәнни,рәсми,сөйләмә,матур әдәбият һәм публицистик) һәм аларның үзенчәлекләре Сөйләмә стиль. Язма сөйләм стильләре. Фәнни стиль. Рәсми стиль. Публицистик стиль. Матур әдәбият стиле.
| 12 |
5 | Сөйләм үстерү |
| 16 |
Барлыгы | 68 |
Календарь - тематик план
УМК: Сәгъдиева Р.К., Кадирова Э.Х., 9 нчы сыйныф, рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). Казан: “Мәгариф – Вакыт”нәшрияты, 2017.
№ | Өйрәнелә торган бүлек, дәрес темасы | Сәг.саны | Үткәрү вакыты | Укучылар эшчәнлеге төрләре | ||||||
план | факт | |||||||||
Гади җөмлә синтаксисын кабатлау | 6(2) | |||||||||
1 | СҮ. Туган телем! | 1 | 05.09 | “Туган тел” темасына сөйләшү | ||||||
2 | 8 нче сыйныфта өйрәнгән сүзләр бәйләнешен кабатлау | 1 | 07.09 | 8 нче сыйныфта өйрәнгән сүзләр бәйләнешен кабатлау,тема буенча белемнәрне тулыландыру | ||||||
3 | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау. | 1 | 12.09 | Җөмләләрнең грамматик нигезен табу | ||||||
4 | 8нче сыйныфта өйрәнгән гади җөмлә төрләрен кабатлау | 1 | 14.09 | “Әбиләр чуагы”дигән хикәяне уку, фикер алышу;гади җөмлә төрләрен искә төшерү, белемнәрне тулыландыру | ||||||
5 | Гади җөмләгә тулы синтаксик анализ ясау | 1 | 19.09 | Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибен искә төшерү, Гади җөмләгә тулы синтаксик анализ ясау | ||||||
6 | СҮ. Гади җөмлә синтаксисын кабатлау белән бәйле сочинение: Равил Заһидуллинның. “Курайчы”картинасы буенча | 1 | 21.09 | 21нче күнегүнең эшләнеше белән танышу,әңгәмәдә катнашу, сочинение язу | ||||||
Кушма җөмлә синтаксисы | 26(6) | |||||||||
7 | .Хаталар өстендә эш. Кушма җөмлә синтаксисы. Кушма җөмлә турында төшенчә | 1 | 26.09 | Кушма җөмләне гади җөмләдән аерырга өйрәнү(24нче күнегүдәге җөмләләрне уку,күчереп язу,баш кисәкләрне билгеләү,сорауларга җавап бирү).Кагыйдәне уку. Нәтиҗә ясау. | ||||||
8 | Кушма җөмлә төрләре.Тезмә кушма җөмлә һәм иярченле кушма җөмлә | 1 | 28.09 | Парларда эш.Нәтиҗә ясау.Дәрес темасын билгеләргә тырышу. Җөмләләр белән эш | ||||||
9 | Тезмә кушма җөмләләр.Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә | 1 | 03.10 | 35-36нчы күнегүләр нигезендә теманы билгеләү,кагыйдә формалаштыру,теманы күнегүләр өстендә ныгыту.Теркәгечсез тезмә кушма җөмләгә синтаксик анализ ясау | ||||||
10 | Теркәгечле тезмә кушма җөмлә | 1 | 05.10 | 42-43нче күнегүләр нигезендә ,кагыйдә формалаштыру, теманы билгеләү,теманы күнегүләр өстендә ныгыту.Теркәгечле тезмә кушма җөмләгә синтаксик анализ ясау | ||||||
11 | Иярченле кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә | 1 | 10.10 | 53нче күнегүдәге таблица белән танышу,нәтиҗә ясау.Кагыйдәне уку.Туган җирнең матурлыгы турында фикер алышуда катнашу | ||||||
12 | Иярчен җөмләнең төзелеше ягыннан төрләре.Синтетик һәм аналитик иярчен җөмләләрнең үзенчәлекләре, аларның синонимлыгы | 1 | 12.10 | Таблица өстендә эш.Иярчен җөмләләрне төзелеше ягыннан төркемләү. Синтетик һәм аналитик иярчен җөмләләрнең үзенчәлекләре белән танышу | ||||||
13 | Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре куелышына карата аңлатмалы диктант. “Сыерчыклар” тексты | 1 | 17.10 | Текстны тыңлау.Әңгәмәдә катнашу.Сорауларга җавап бирү.Диктантны язу. | ||||||
14 | Хаталар өстендә эш. Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрләре. Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр | 1 | 19.10 | Хаталар өстендә эш эшләү. Мәкальләр өстендә эш.Кагыйдәне уку.Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ тәртибе белән танышу.Күнегүләр эшләү | ||||||
15 | Иярчен тәмамлык җөмлә. | 1 | 24.10 | 78нче күнегүнең биремнәрен үтәү. Таблицаны карау, нәтиҗә ясау.Кагыйдәне уку.Шигырьне сәнгатьле уку,рус теленә тәрҗемә итү, күрсәтелгән җөмләләргә синтаксик анализ ясау | ||||||
16 | Иярчен аергыч җөмлә. | 1 | 26.10 | Шигырьне сәнгатьле итеп уку, биремнәрне үтәү.Дәреснең темасын билгеләү. Таблицаны карау, нәтиҗә ясау.Мәкальләрнең мәгънәләрен ажлату.Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.Иярчен аергыч җөмләләр төзү | ||||||
17 | СҮ. Изложение. “Көзге бизәкләр” тексты | 1 | 07.11 | Текстны тыңлау.Әңгәмәдә катнашу.Сорауларга җавап бирү. План төзү. Изложениене язу. | ||||||
18 | Хаталар өстендә эш. Иярчен вакыт җөмлә. | 1 | 09.11 | Хаталар өстендә эш эшләү. Шигырьне сәнгатьле итеп уку, биремнәрне үтәү.Кагыйдәне уку.Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.Күнегүләр эшләү | ||||||
19 | Иярчен урын җөмлә. | 1 | 14.11 | 96нчы күнегүдәге биремнәрне үтәү. Таблицаны карау, нәтиҗә ясау.Кагыйдәне уку. Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.Күнегүләр эшләү | ||||||
20 | Иярчен ия, хәбәр,тәмамлык,аергыч,вакыт һәм урын җөмләләргә карата грамматик биремле диктант | 1 | 16.11 | Иярчен ия, хәбәр,тәмамлык,аергыч,вакыт һәм урын җөмләләргә карата грамматик биремле диктант язу | ||||||
21 | Хаталар өстендә эш.Иярчен рәвеш җөмлә. | 1 | 21.11 | Хаталар өстендә эш эшләү.Кагыйдәләрне искә төшерү. Таблицаны карау, нәтиҗә ясау.Кагыйдәне уку.Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.Туган илгә горурлык хисләре тудыра торган әңгәмәдә катнашу | ||||||
22 | СҮ.Тәрҗемә эше. Күнегүләр эшләү | 1 | 23.11 | Татар һәм рус телләрендәге җөмлә төзелешен чагыштырып, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү күнегүләре эшләү | ||||||
23 | Иярчен күләм җөмлә | 1 | 28.11 | Төркемнәрдә эш.Нәтиҗә ясау.Дәрес темасын билгеләргә тырышу. Кагыйдәне уку һәм аңлау.Күегүләр эшләү | ||||||
24 | Иярчен сәбәп җөмлә | 1 | 30.11 | Дәреслектә тәкъдим ителгән кагыйдәне уку һәм аңлау. Иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмләләр уйлап әйтү,114-116нчы күнегүләрне эшләү | ||||||
25 | СҮ. Иярчен вакыт,урын,рәвеш,күләм һәм сәбәп җөмләләрне кабатлау белән бәйле сочинение:“Минем киләчәгем”. | 1 | 05.12 | Тема буенча фикер алышуда катнашу. Иярчен вакыт,урын,рәвеш,күләм һәм сәбәп җөмләләрне кулланып,”Минем киләчәгем”.темасына сочинение язу | ||||||
26 | Хаталар өстендә эш. Иярчен максат җөмлә. | 1 | 07.12 | Хаталар өстендә эш эшләү.Кагыйдәләрне искә төшерү.118нче күнегүдәге биремнәрне үтәү Таблицаны карау, нәтиҗә ясау.Кагыйдәне уку.Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.122нче күнегүдәге шигырьнең эчтәлеген ,иярченле кушма җөмләләр кулланып, татарча сөйләү | ||||||
27 | Иярчен шарт җөмлә | 1 | 12.12 | Сынамышларны уку, өстәмә биремнәрне башкару. Таблицаны карау, нәтиҗә ясау.Кагыйдәне уку. 127-130нчы күнегүләрне эшләү | ||||||
28 | Иярчен кире җөмлә | 1 | 14.12 | Шигырьне сәнгатьле итеп уку, биремнәрне үтәү.Кагыйдәне уку.Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.Күнегүләр эшләү.Иярченле кушма җөмләнең синоним вариантларын уйлап әйтү | ||||||
29 | Кушма җөмлә төрләрен кабатлау, синтаксик анализ ясау | 1 | 19.12 | Шигырьне сәнгатьле итеп уку,иярченле кушма җөмләләрне табу, синтаксик анализ ясау.Текстның эчтәлеген русча сөйләү | ||||||
30 | Күп иярченле кушма җөмлә | 1 | 21.12 | Кагыйдәне уку, кушма җөмләнең төрләре һәм аларга хас үзенчәлекләр белән танышу,,күнегүләр өстендә ныгыту.Күп иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау | ||||||
31 | СҮ. Тасвирлаулы текст белән бәйле сочинение: Әмир Мәҗитов “Малай” | 1 | 26.12 | Ә.Мәҗитовның 138нче биттәге “Малай”дип исемләнгән портретына карау.Әңгәмәдә катнашу.Сорауларга җавап бирү. Тасвирлаулы текст формасында сочинение язу | ||||||
32 | Хаталар өстендә эш. Туры һәм кыек сөйләм | 1 | 09.01 | Сочинение билгеләре белән танышу. Хаталар өстендә эш эшләү.85нче биттәге рәсемнәрне карау, нәтиҗә ясау.Кагыйдәне уку. Күнегүләр эшләү. Туры сөйләмнәрне кыек сөйләмгә үзгәртеп уку | ||||||
Орфография һәм пунктуация | 20(4) | |||||||||
33 | Дөрес язу кагыйдәләре җыелмасы буларак орфография | 1 | 11.01 | Презентация карау, орфография төшенчәсен аңлау. Дөрес язуның әһәмияте турындагы әңгәмәдә катнашу | ||||||
34 | Сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышы | 1 | 16.01 | О,ө,э хәрефләренең дөрес язылышы турындагы кагыйдәләрне искә төшерү, мисаллар өстендә ныгыту.Сүзлек диктанты язу | ||||||
35 | Тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышы | 1 | 18.01 | Калын (гъ),(къ) авазларын язуда куллану үзенчәлекләрен искә төшерү, транскрипциядә күрсәтү.Һәмзә авазының язуда э,ь,ъ хәрефләре белән бирелешен искәртү, мисаллар язу. Күнегүләр эшләү | ||||||
36 | Калынлык(ъ)һәм нечкәлек(ь) билгеләрен куллану | 1 | 23.01 | Язуда калынлык(ъ)һәм нечкәлек(ь) билгеләрен куллануга караган кагыйдәләрне искә төшерү, мисаллар китерү. Күнегүләр өстендә ныгыту. Сүзлек диктанты язу | ||||||
37 | Орфография буенча кагыйдәләрне кабатлау. Сүзлек диктанты | 1 | 25.01 | Тартык аваз, сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышын, Ъ һәм Ь хәрефләренең дөрес куелышын кабатлауга һәм ныгытуга диктант язу | ||||||
38 | Хаталар өстендә эш. Сүзләрнең кушылып,сызыкча аша һәм аерым язылышы | 1 | 30.01 | Диктант билгеләре белән танышу. Хаталар өстендә эш эшләү.Кагыйдәләрне искә төшерү. Кушма,парлы һәм тезмә сүзләрнең дөрес язылышына күнегүләр эшләү | ||||||
39 | Баш һәм юл хәрефләрен куллану | 1 | 01.02 | Ялгызлык исемнәрнең һәм җөмләнең алдында торган сүзнең баш хәрефтән язылуын, ә калган сүзләрнең юл хәрефеннән язылуын искәртү. Ялгызлык исемнәрне искә төшерү. Мисаллар китерү.Карточкалар белән эш | ||||||
40 | Сүзләрне юлдан-юлга күчерү | 1 | 06.02 | Сүзләрне иҗекләргә бүлү.Сүзләрне юлдан-юлга күчерү ысулларын искә төшерү. Кагыйдәне уку.Күнегүләр өстендә ныгыту. Хаталарны искәртү | ||||||
41 | Диктант.”Ябалак” тексты | 1 | 08.02 | Өйрәнелгән һәм ныгытылган орфограммаларны дөрес кулланып, кагыйдәләргә таянып, диктант язу | ||||||
42 | Хаталар өстендә эш. Орфографик сүзлекләр белән эш | 1 | 13.02 | Диктант билгеләре белән танышу. Хаталар өстендә эш эшләү.Кагыйдәләрне искә төшерү.Орфографик сүзлекләр белән танышу, аның әһәмиятен аңлау. Орфографик сүзлекләр белән эш итәргә өйрәнү | ||||||
43 | Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак пунктуация | 1 | 15.02 | Пунктуация нәрсә ул?соравына җавап бирү (пунктуация – тыныш билгеләрен кую турындагы кагыйдәләр җыелмасы) Тыныш билгеләрен кую ни өчен кирәк? соравына җавап эзләү | ||||||
44 | Тыныш билгеләре, аларның функцияләре | 1 | 20.02 | Тыныш билгеләренә нинди билгеләр керә?соравына җавап бирү. Тыныш билгеләрен дәфтәрдә шартлы билгеләре белән күрсәтү.Тыныш билгеләрен һәм алар белән бәйле кагыйдәләрне әйтү,мисаллар китерү | ||||||
45 | Гади җөмләләрдә тыныш билгеләре | 1 | 22.02 | Гади җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела? соравына җавап бирү. Сорау,өндәү куелу ; өтер куелу;күп нокталар, куштырнаклар,нокталы өтер, ике нокта куелу; сызык куелу; җәя кую очракларына мисаллар-ны кагыйдәләренә дөрес итеп тоташтыру.Карточ-калар белән эшләү | ||||||
46 | Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре | 1 | 27.02 | Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыыш билгеләрен кую үзенчәлекләре белән танышу, мисаллар өстендә ныгыту.Карточкалар белән эш | ||||||
47 | Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре | 1 | 29.02 | 70нче күнегүдәге таблицаны карау, синтетик һәм аналитик иярчен җөмләләр янындагы тыныш билгеләренә игътибар итү, нәтиҗә ясау.Кагыйдәне уку.71нче күнегүне тыныш билгеләрен куеп күчереп язу, тыныш билгеләре куелышын аңлату | ||||||
48 | Кушма җөмлә төрләрен һәм тыныш билгеләрен кабатлау | 1 | 05.03 | Җөмләләргә синтаксик анализ ясау,синоним вариантларын эйтү,тыныш билгесенең куелышын аңлату | ||||||
49 | Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен куюга карата контроль диктант. “Колын” тексты | 1 | 07.03 | Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен куюга карата контроль диктант язу, биремне үтәү | ||||||
50 | Хаталар өстендә эш.Туры сөйләм янында тыныш билгеләре. Диалогларда һәм цитаталар кулланганда тыныш билгеләрен кую | 1 | 12.03 | Хаталар өстендә эш эшләү.Кагыйдәләрне искә төшерү. Таблицаны карау,нәтиҗә ясау Схемаларга туры китереп,җөмләләр уйлап язу | ||||||
51 | Орфография һәм пунктуация бүлеген кабатлау | 1 | 14.03 | Төркемнәрдә эш.Кагыйдәләрне искә төшерү. Күнегүләр эшләү. Карточкалар белән эш | ||||||
52 | СҮ.Сочинение элементлары белән изложение язу. “Синең әниең” тексты | 1 | 19.03 | Сочинение элементлары белән изложение язу | ||||||
Стилистика | 16(4) | |||||||||
53 | Хаталар өстендә эш. Стилистика. Сөйләм стильләре турында төшенчә | 1 | 21.03 | Хаталар өстендә эш эшләү.Кагыйдәләрне искә төшерү. 179нчы күнегүне уку, текстны русчага тәрҗемә итү. Схема өстендә эш.Кагыйдәне уку.Күнегүләр эшләү. | ||||||
54 | Язма сөйләм стильләре. Фәнни стиль | 1 | 02.04 | Парларда эш.Таблицаны карау,нәтиҗә ясау. 193нче күнегү текстын уку,партадашың белән диалог төзү.194нче күнегүдә терминнарны аеру, бишәр мисал уйлап язу.195нче күнегүдәге текстларны чагыштыру | ||||||
55 | Рәсми стиль | 1 | 04.04 | Парларда эш.Таблицаны карау,нәтиҗә ясау. 199нчы күнегү текстын уку,партадашың белән диалог төзү.200-202нче күнегүләрне эшләү | ||||||
56 | СҮ. Эш кәгазьләре | 1 | 09.04 | Эш кәгазьләре (белдерү, гариза, ышанычнамә һ.б.) үрнәкләре белән танышу, язу | ||||||
57 | Публицистик стиль | 1 | 11.04 | Характеристиканы уку. Таблицаны карау,нәтиҗә ясау. 212нче күнегү текстын уку,партадашың белән диалог төзү.213-214нче күнегүләрне үтәү,мәкалә язу | ||||||
58 | СҮ. Проект эше белән танышу. | 1 | 16.04 | Публицистик стильдә аудитория алдында чыгыш ясау.(“Компьютер – кешенең дусты”, “ Компьютер кешегә төзәтә алмаслык зыян сала” темаларының берсенә) | ||||||
59 | Сөйләмә стиль. | 1 | 18.04 | Таблицаны карау,нәтиҗә ясау. 183нче күнегү текстын уку,партадашың белән диалог төзү. 184нче күнегү биремнәрен үтәү, дөрес сөйләшү культурасы турында әңгәмәдә катнашу.Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре белән танышу | ||||||
60 | Матур әдәбият стиле | 1 | 23.04 | Таблицаны карау,нәтиҗә ясау. 221нче күнегү текстын уку,партадашың белән диалог төзү.222нче күнегүдәге текстны сәнгатьле уку,русчадан татарчага тәрҗемә итү | ||||||
61 | Телдән һәм язма сөйләм үзенчәлекләре | 1 | 25.04 | Телдән һәм язма сөйләм үзенчәлекләре турында фикер алышу, күнегүләр өстендә ныгыту | ||||||
62 | Төрле жанрдагы һәм стильдәге текстлар белән эшләү | 1 | 30.04 | Төрле жанрдагы һәм стильдәге текстлар белән эшләү | ||||||
63 | СҮ, Тәрҗемә эше. Күнегүләр эшләү | 1 | 02.05 | Евгений Носовның “Вышивание крестом”текстын русчадан татарчага тәрҗемә итү | ||||||
64 | Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | 1 | 07.05 | Кагыйдәләрне кабатлау. Биремнәр эшләү. Нәтиҗә ясау. Сорауларга җавап бирү. Белемнәрне ныгыту. | ||||||
65 | Арадаш аттестация | 1 | 14.05 | Сорауларга җавап бирү. Теоретик белемне куллану.Биремнәр белән танышу. Биремнәрне үтәү | ||||||
66 | Хаталар өстендә эш. 5-9нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | 1 | 16.05 | Хаталар өстендә эш эшләү. Кагыйдәләрне кабатлау. Биремнәр эшләү. Нәтиҗә ясау. Сорауларга җавап бирү. Белемнәрне ныгыту. | ||||||
67 | СҮ. 5-9нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау белән бәйле сочинение: Ольга Воробьева. “Сирень”. | 1 | 21.05 | “Сирень” картинасы буенча, 240нчы биттәге текстны файдаланып, сочинение язу | ||||||
68 | 5-9нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.Йомгаклау | 1 | 23.05 | Кагыйдәләрне кабатлау. Биремнәр эшләү. Нәтиҗә ясау. Сорауларга җавап бирү. Белемнәрне ныгыту, йомгаклау. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа к учебнику английского языка для 7 класса общелбразовательных школ О.В Афанасьевой и И.В. Михеевой
Рабочая программа к учебнику английского языка для 7 класса общеобразовательных школ авторов О.В. Афанасьевой и И.В. Михеевой....
Рабочая программа к учебнику «Английский язык. Новый курс для российских школ.» О. В. Афанасьевой, И.В. Михеевой для 8 класса.
Данная рабочая программа представляет собой краткое изложение концепции УМК, созданного известными специалистами в области преподавания английского языка О. В. Афанасьевой и И. В. Михеевой.Она включае...
тематическое планирование по татарскому языку в 4 классе (русская школа)
календарно-тематическое планирование в 4 классе русской школы для учащихся татар....
Рабочая программа кружка по корейскому языку для учащихся 6-го класса "Занимательный корейский"
Данная рабочая программа разработана на базе учебника "Вводный курс корейского языка" и в соответсвии с Положением о рабочей программе МБОУ СОШ с. Покровка, расчитана на 2014-2015 учебный год для учащ...
Рабочая программа по башкирскому(государственному) языку для 2 класса русскоязычных школ
Рабочая программа по башкирскому (государственному) языку для 2 класса русскоязычных школ по ФГОС...
Рабочая программа кружка по английскому языку для учащихся 5-6 класса
Данный материал представляет собой примерную рабочую программу кружка по английскому языку для учащихся 5-6 класса, изучающих предмет по УМК Биболетовой М.З. "Enjoy English". Материалы можно использов...
Рабочая программа по татарскому языку для 7 класса (русская группа, УМК Хайдарова Р.З
7 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде. - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2004 нче елны...