"Авыл яши җанда моң булып..."
материал на тему
Фарсель Зыятдиновка багышлап үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
фарсель Зыятдинов | 23.21 КБ |
Предварительный просмотр:
Авыл яши җанда моң булып
Сәхнәгә Гыйльми белән белми ике яктан чыга. Гыйльми ашыга. Бәрелешәләр.
Белми. Ай-яй-яй! Нишләвең инде бу, Гыйльми? Ут чыккандай чабасың!
Гыйльми. Чабарсың да. Син нәрсә, әллә ишетмәдеңме?
Белми. Нәрсәне?
Гыйльми. Соң, бүген авылыбызга, мәктәбебезгә Фарсель абый Зиятдинов килә бит. Шуңа ашыгам.
Белми. Кем, кем? Әллә мәктәпне тикшерергә килгәннәрме?
Гыйльми. Китчәле, Белми, бигрәк надан инде син! Фарсель абыйның кем икәнен дә белмисең.
Белми. Көлмә, белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.
Гыйльми. Фарсель абыйны Татарстанда кем генә белми икән?! Бакча яратучылар белән радио, телевизор аша сөйләшә.
Белми. Ә-Ә, диктор инде, алайса!
Гыйльми. Юк инде, икътисад фәннәре докторы. Профессор. Академик! Укытучы. Олылар өчен дә, балалар өчен дә язылган китаплар авторы. Татарстан Республикасының журналистлар һәм язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм фән эшлеклесе.
Белми. Кара әле, Гыйльми. Бу кешеләр бөтенесе дә киләмени бүген безнең мәктәпкә?
Гыйльми. Көлдереп үтерәсең инде син мине, Белми. Фарсель абый бу исемнәрнең бөтенесен берүзе күтәреп йөри.
Белми. О-о, алайса, ул Америкадан килгәндер, тегенди-мондый гына җирдә тумагандыр да.
Гыйльми. Булсаң да булырсың икән. Беләсең килсә, Фарсель абый үзебезнең Качкын авылында туып-үскән. Неужели син аның менә бу шигырьләрен белмисең, ә?
(5-6 укучы берәм-берәм чыгып, сәхнәдә, шигъри композиция ясый, берсе сөйләп бетергәндә, инде икенчесе чыга тора. Сөйләгәне кереп китми, ике яклап матур итеп тезелеп кала торалар).
- “Тагын килде язлар” - Гарипов Вәдис
- “Юлга чыкканда” - Кәримов Искәндәр
- “Әрешемдә минем язмышларым” – Ли Камил
- “Язгы моң” – Шарапова Айгизә
- “Озын Куак һаман юксына” – Закиров Нәзил
- “Үзем исән чакта” – Миргалимов Азамат.
Җыр. “Авыл”. Илдарханова Энҗе
(Ике алып баручы алда. Кунак өчен дә урын әзерләнгән).
1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле авылдашлар, килгән кунаклар, укучылар! Бүген бездә зур бәйрәм – авылыбыз горурлыгы булган Фарсель Сахап улы Зыятдинов белән очрашу кичәсе. Фарсель абый, рәхим итегез, Сезне бирегә чакырабыз!
2 а.б. Ерак араларны якын итеп Казаннан кайткан Фарсель абый, Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ямь өстенә ямь өстәп, Сезнең белән зур кунаклар да килгән. Менә алар: (таныштыра):
- Бүген бездә кунакта – якташыбыз, күренекле драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз исхакый исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов. Аның “Яшьлек хатам – йөрәк ярам”, “Өзелгән йөзем”, “Хатын түгел – аҗдаһа” һәм башка спектакльләрен без үзебез дә бик яратып карадык.
- “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан”, “Әнкәмнең догалары”,”Талбишек”. Әлбәттә, шушы җырларны гына телгә алсак та, тагын бер Кунагыбыз – Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе, бик күп китаплар һәм мактаулы исемнәр хуҗасы, күп шигырьләрен мәктәп дәреслекләреннән яратып укыган Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин икәнен аңлагансыздыр.
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Ьщлили, Абдулла Алиш, Фатих Хцсни, Шщйхи Маннур, Гамил Афзал исемендщге бълщклщр иясе, «Безнеж мирас» журналының баш мөхәррире, “Сине генә сөям...” китабын һәркемгә бүләк итеп, үзе дә мәхәббәт яулаган якташыбыз – Ләбиб Лерон улы Леронов.
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе, балалар өчен чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире, үзенең “Гөлҗиһан”ы, “Биек тауның башларында”, “Саташып аткан таң” кебек саллы әсәрләре белән яхшы таныш Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин. Факил абый үзенең күпкырлы иҗаты өчен быел Тукай премиясенә кандидат итеп күрсәтелде. Без аңа җиңү телибез!
- Тагын бер кунагыбыз – Татарстан рәссамнар берлеге рәисе, Тукай исемендәге бүләк иясе, күренекле рәссам Зөфәр Фогат улы Гыймаев. Татар сәнгате әһелләренең портретларын нәкъ менә Зөфәр абый картиналары аша күреп беләбез: Марсель Сәлимҗанов, Илдар Юзеев, Наил Дунаев кебек сәхнә осталарын аның кебек гәүдәләндерүче тагын берәр рәссам бар микән?!
- Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева. “Казан утлары” журналында бүлек редакторы. “Капка” хикәясе өчен Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премиягә лаек булды.
“Качкыным” җыры.
2 а.б. 1937 нче елның 1 нче июнендә Сәхәбетдин абый белән Мосаллия апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә Фарсель абый. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләре фронтка китә. Гаилә йөген тартып бару әниләре иңенә төшә. Балалары бәхетенә, Сәхәбетдин абый сугыштан исән-сау кайта. Озак еллар авылда бригадир булып эшли.
Авыр еллар әкренләп артта кала. Фарсель абый Качкында башлангыч, Зөбәердә җидееллык, Пучыда урта мәктәп тәмамлагач, белем алуын Тәтеш техникумында дәвам итә. Топограф булып, Грузия, Әзербайҗан тауларына күтәрелә. Тик үзенә һәрвакыт нәрсәдер җитмәвен тоя. Бу хис Фарсель абыйны университетка алып килә. 1965 нче елда М.Горький исемендәге
авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Радиотапшырулар редакциясендә һәм телевидениедә хәбәрче булып эшли. Фарсель абый Казан финанс-икътисад академиясендә һәм Фәннәр академиясе татар энциклопедия институтында хезмәт куя.
Миннахметов Айрат – җыр.
1 а.б. Фарсель абый Зиятдинов – бик күп өлкәдә хезмәт куйган һәм шул өлкәләрдә китаплар чыгарган күпкырлы шәхес.
“Онытылмас авазлар”, “Минем әни”, “Гыйльми белән Белми”, “Тагын килде язлар”, “Изге йорт”, “Авылдашның авыр юл башы”, “Безнең гомер”, “Через тернии к звездам”, “Финанс- икътисад һәм юридик терминнар аңлатмалы сүзлеге”, “Икътисад әлифбасы”, “Ямь һәм тәм яки яшелчә бакчасы” һәм башка китаплары поэзияне дә, прозаны да, публицистиканы да, бакчачылыкны да үз эченә алган.
“Онытылмас авазлар” поэмасыннан өзек укыла. Хәбетдинова Язилә.
1 а.б. Әле генә Сез, хөрмәтле тамашачылар, Фарселҗ абыйның “Онытылмас авазлар” поэмасыннан өзек тыңладыгыз. Сугфш китергән авырлыклар беркемне дә битараф калдырмады. Шушы чорда барлык авырлыклар да хатын-кызлар җилкәсенә төште. Авылыбызның өлкәннәре, Фарселҗ абвыйның якын туганнары – Кәүсәрия апа, Гөлҗәннәт апа бүген биредә катнашалар. Хәзер сүз аларга бирелә. Рәхим итегез, Гөлҗәннәт апа! ( Соңыннан Кәүсәрия апа).
Шарапова Айгизә. Җыр.
2 а.б. Фарсель абыйның һәр шигъри юлында, прозасында – тормышның кырыс чынбарлыгы. Сынаулардан ничек өстен булырга, яшәү дәртен ничек саклап калу турында яза ул үзенең шигырьләрендә.
1 а.б. Фарсель абый, Сез тирә-юнегездәге кешеләргә изгелек кылучы шәфкать иясе. Ярдәмчел, олы җанлы, кешелекле булуыгыз белән күпләрнең ихтирамын һәм күңелен яулап алдыгыз. Аллаһы Тәгалә Сезгә талантны һәм тырышлыкны мулдан биргән. Сез бит шушы җирнең суын эчеп, шушы җирдә канат чыгарып югарыга күтәрелгән кеше. Мәктәп еллары, авыл Сезнең күңелегездә ничек саклана?
(Фарсель абый сөйли, 4-5 минут).
Концерт номеры. “Шома бас” җыры.
2 а.б. Хәзер инде сүзне ерактан килгән кунакларга бирик. (Берәм-берәм сөйлиләр). Данил абый, ә хәзер дилбегәне Сезнең кулга тоттырыйк әле. Фарсель абый турында ихлас сүзләрегез белән иң башта Сез уртаклашсагыз, аннан кунакларга да сүзне Сез бирер идегез.
Концерт номеры. Җыр. “Мин сине шундый сагындым” Чулпан Зиязетдинова
1 а.б. Сез әле генә Фирая Зиятдинова сүзләренә язылган “ Мин сине шундый сагындым ” җырын тыңладыгыз. Фирая апа – талантлы шагыйрә дә,Фарсель абыйның тормыш иптәше , авылыбызның яраткан килене дә иде. Фирая апаның урыны оҗмахта булсын.
2 а.б. Тик тормыш бер урында гына тукталып тормый. Без Фарсель абыйның авыр минутларында терәге – таянычы булган Венера апага да бик рәхмәтлебез.
7 класс кызлары. Җыр.
1 а.б. Фарсель абый, тамашачыларның шигырьләрегезне үз авызыгыздан ишетәсе килә. Сез аларны яттан бик матур итеп укыйсыз. Бер-ике шигырегезне тыңлаучыларга ирештерсәгез иде.
(Фарсель абый 1-2 шигырен укый).
Концерт номеры. “Китмим әле яшьлегемнән”- Чулпан Зиязетдинова.
2 а.б. Фарсель абый, Сезнең бик яхшы бакчачы икәнегезне беләбез. Сезнең белән бакчачылык буенча блиц-интервью оештырып алырга телибез. Һәр сорауга бер генә (III) җөмлә белән җавап (шаян җавап) көтәбез.
- Күңел бакчасында шайтан таягы үсә башласа, нишләргә?
- Хәзерге заманда китап кортлары күбәйсен өчен нинди ашлама кулланырга?
- ГИАны яхшы бирү өчен укучыларга нинди витаминнар бирергә кирәк?
- Укучыны компьютер тычканыннан (мышь) ничек аерырга?
Концерт номеры. Мирзаянов Илнар “Татар биюе”.
1 а.б. Тиздән Фарсель абый Зиятдиновның олы юбилее. Без авылдашлары, Качкын мәктәбе укытучылары, укучылары аны чын күңелдән булачак юбилее белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, кайгы-хәсрәтсез тормыш телибез.
Тәбрикләү өчен сүз Усы авыл җирлеге башлыгы рәисе Әхмәев Зиннәт Зиннур улына бирәбез. Рәхим итегез!
1 аб. Сүзне мәктәп директоры Мирзаянова Р.С. бирәбез.
2 а.б. Мәктәптә балаларга тарих фәнен өйрәткән, лаеклы ялдагы укытучыбыз Гөлдәлифә апага сүзне бирәбез.
2 а.б. Син кояшка эндәш, чәчәкләргә –
Җир җылысын кабат тоярсың.
Кояш күргән гөл чәчкәсе төсле,
Күңелеңдә өмет уянсын.
1 а.б. Һәммәсе дә булыр үз урынында
Авырлыклар төшәр иңеңнән.
Язмыш сине җирдән аермасын,
Аермасын гына илеңнән. (Фирая Зиятдинова).
2 а.б. Фарсель абый, әйтергә теләгән сүзегез, теләкләрегез барлыр, рәхим итегез, Сүз Сезгә! (Фарселҗ абый сөйли).
“Иң зур бәхет” җыры белән тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Осҡандың офоғо киң..."
Сценарий внеклассного мероприятия "У успеха крылья широки" (на башкирском языке)...
Мұқағали –поэзия патшасы. М. Мақатаев «Аққулар ұйықтағанда» поэмасы бойынша.
Сабақтың мақсаты: Сезіммен өлең өрген жыр парағы Мұқағали поэзиясына талдау жасау, ақын өлеңінің идеясын, мақсатын ұғын...
Укытучы булып эшлим. Укытучы булып яшим! (Минем педагогик эшчәнлегем)
Минем педагогик эшчәнлегем....
Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!
Минем педагогик эшчәнлегем...
Технологическая карта урока Анды 7 класс
Урок изучения новой темы...
Технологическая карта урока в 7 классе Анды
Урок изучения новой темы...