"Телефон уенчык түгел!", 6 класс( рус төркеме)
план-конспект урока (6 класс) по теме
6 нчы сыйныфта үткәрелгән дәреснең эшкәртмәсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 73 КБ |
Предварительный просмотр:
Шәмсиева Илгизә Альбертовна,
Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәрес темасы: Телефон уенчык түгел!.
6 нчы класс, рус төркеме.
Дәреснең максатлары:
- Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
- боерык фигыльнең 2 нче зат күплек сан формасын һәм инфинитивны дөрес файдалану, ныгыту
- Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
- парлап сөйләшү барышында, үз фикереңне аңлата, раслый, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек итеп җавап бирә белү
- Тәрбия максаты (шәхси нәтиҗә):
- укучыларда аралашу , телефоннан сөйләшү әдәбен үстерне дәвам итү.
Дәреснең технологик картасы.
Дәреснең дидактик этаплары | Дәрес этапларының төп максаты | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Дәрес этапларының нәтиҗәләре | ||
Метапредмет нәтиҗәсе | Предмет нәтиҗәсе | Шәхси нәтиҗә | ||||
1.Оештыру этабы. | Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү. | 1. -Исәнмесез, диеп башлыйм әле. Очрашулар шулай башлана. Сезнең белән очрашуга, күңелләрем бик,бик шатлана! Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! -Кәефләрегез ничек? Ни өчен дип уйлыйсыз? | 1. Бер-берсен сәламлиләр. Хәерле көн телиләр. -Кәефем шәп, чөнки урамда кояш елмая.
| Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аңа җавап бирә белү. | Татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру | |
II. Мотивацион этап. | Исемнең төшем килешен, тартым кушымчаларын кабатлау, боерык фигыльнең 2 нче зат берлек сан кушымчаларын гамәли ныгыту.
| 1. Ишек шакыйлар. -Исәнмесез! Абыйга телефонны бирим әле? - Рәхим ит! Бала телефонын “тот!” дип , абыйсына ыргыта. У.: -Сезне нәрсә аптырашта калдырды? -Ни өчен телефонны алай бирергә ярамый? -Телефон нәрсә соң ул? Ни өчен кирәк? -Кириллның энесенә нинди киңәшләр бирер идегез? |
Көтелгән җаваплар: -Телефонны атмыйлар, кулдан кулга бирәләр. -Телефон уенчык түгел. -Ул аралашу чарасы. Дуслар , әти-әниләр белән белән аралашу чарасы. Киңәшләр: -Телефонны атма, кулына бир. -Телефон туп түгел, аны атма. -Телефон белән сак бул. | Регулятив УУГ: -эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү. . | Кирәкле килеш, тар-тым кушымча-ларын дөрес куллану, киңәшләр бирә белү. | Аудитория алдында чыгыш ясый, эшли белү осталыгын булдыру |
III. Уку мәсьәләсен кую. | Нишләгез? Нишләргә ярамый? фигыль формаларына дөрес итеп кую, кагыйдәсен искә төшерү, ныгыту. | 1. –Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? -Ә сез телефоннан татарча сөйләшә беләсезме? ( русча-татарча ) - Когда повеливаем второму лицу во множественном числе, то какие окончания добовляем к глаголам? Приведите примеры. | 1. Телефон уенчык түгел, ә аралашу чарасы . Телефоннан сөйләшү әдәбе турында. Телефоннан җавап бирә белү, сөйләшү. (Җаваплар рус телендә дә булырга мөмкин). Позовите , пожалуйста, Артема к телефону. -Артемны телефонга чакырыгыз әле һ. б. - Нужно вспомнить глаголы, которые отвечают на вопрос нишләгез? и нишләргә ярамый? и нужно уметь на эти формы поставить. ( примеры) | РУУГ: - мөстәкыйль рәвештә максатларны формалаштыру; максатка ирешү юлларын билгеләү. ТБУУГ: төп һәм ярдәмчел мәгълүматны билгели белү. Коммуникатив УУГ: үз фике-реңне төгәл итеп әйтеп бирә белү. | Фигыльнең башлангыч формасын, боерык фигыль формасына кую кагыйдәләрен искә төшерү, ныгыту | Үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклеккә төшенү |
IV.Уку мәсьәләсен чишү | Телефоннан сөйләшү әдәбенә караган сүзләрне диалогта дөрес куллану. | 1.Рәсем буенча эш. -Рәсемдә вакыйга чылбырын тоташтырыгыз. - Хәзер вакыйганы тавышка салып карыйк. 2. Рәсем буенча эш. -Бу сюжетлы рәсем без укыган кайсы тексттан? -Малайларга киңәшләрегезне бирегез әле. 3.Телефоннан сөйләшү моделен ??? төзү. -Әйдәгез, Звездочкин белән укытучының телефон әңгәмәсен шушы таләпләргә Физминутка. Күзләрегезне йомыгыз. Болында чәчәкләр үсә, әкрен генә җил исә, чәчәк-ләр тирбәләләр. | Телефон шылтырый-кечкенә кыз телефоннан җавап бирә-ике арада сөйләшү бара. Диалог: -Алло, исәнмесез! Бу Галиевлар гаиләсеме? -Исәнмесез, әйе. -Гафу итегез, мин кем белән сөйләшәм? -Мин-Венера. Ә сезгә кем кирәк? -Венера, миңа апаң кирәк иде. -Ул өйдә юк. Кем шылтыратты дип әйтим? -Бу-Алсу апаң. Соңрак шылтыратырмын. -Ярар. Сау булыгыз. (берничә вариантны тыңлап карау) -“Телефон уенчык түгел...” Телефон уенчык түгел, сәбәпсез шылтыратмагыз! Сөйләшүнең башында исәнләшегез. Башта исемегезне әйтегез. Сөйләшеп бетергәч, саубуллашыгыз. Модель??? Исәнләшергә-үзең белән таныштырырга-шылтыратуыңның сәбәбен аңлатырга-саубуллашырга Укучылар парларда эшлиләр. Физминутка. Балалар чүгәләп утыралар. Басалар, кулларын өскә күтәрәләр һәм чайкалалар. | РУУГ: проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау, дәлилләр сайлый белү, барлыкка килгән ситуациядә ариентлаша белү. ТБУУГ: бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу (схема, модель төзү), сюжетлы рәсемнәр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү. КУУГ: башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау, башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү, бер-береңә ярдәм итү. | “Телефоннан сөйләшү әдәбе” те-масына ка-раган фи-гыльләрне боерык ф., инфинитив формаларына иркен куярга өйрәнү, диалогик сөйләмдә гамәли ныгыту. | Үзара ярдәмчел булырга өйрәнү |
шушы таләпләргә нигезләнеп үзгәртик Физминутка. 1.Киселгән фрагментлардан тулы картинаны җыеп, төркемнәргә бүленәләр. 2.”Ватык телефон” уенын уйнау. |
Физминутка. 1.Музыка астында парларын табалар. 2.Һәр төркем башлыкларының колакларына сүзләр әйтелә. Шул сүзне соңгы уенчы әйтә. Беренче сүз белән соңгы сүз туры килсә, команда җиңгән була. Сүзләр: телефоннан, дөрес, сөйләшә , беләм. | |||||
V. Н Ы Г Ы Т У. | 1. Ситуатив биремнәр. Укучыларга карточкалар таратыла һәм алар шундагы биремнәр буенча төркемнәрдә эшлиләр, диалоглар төзиләр. 2. Диалогны уйнау. -Минемчә, сез инде алдагы сынауны үтәргә әзер. Хәзер диалогны уйнап күрсәтегез. 4. Өй эше. “Мин телефоннан сөйләшә беләм” дигән темага 2 минутлык видеоролик төшерергә яки Телефонның файдасы һәм зарары турында чыгыш ясарга. |
1. Һәр төркемгә карточкаларда 1әр ситуатив бирем. ( биремнәр карточкасы) 2. Һәр төркем диалогны уйнап күрсәтә. | ||||
V. Рефлексия. | 1.“Баскыч” тесты. 2. Һәр укучы үзе сайлаган магнит ярдәмендә үзенә билге куя. | Барысын аңладым, башкаларга ярдәм итә алам (яшел магнит) Аңладым, ләкин бераз ярдәм кирәк (сары магнит) Аңламадым (кызыл магнит)
Һәр укучы укытучы белән киңәшләшеп, билгеләр куя.
|
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мөстәкыйль эшләр 6 класс (рус төркеме)
Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 6 класс укучылары өчен мөстәкыйль эш биремнәре....
"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме
" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен....
Тамыр һәм кушымчалар. 5 класс. Татар төркеме.
Тамыр һәм кушымчалар. Татар төркеме, 5 сыйныф өчен дәрес план-конспекты....
4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты.
4 сыйныф татар төркемнәрендә укучылар белән "Алмашлык" темасына үткәргән дәресемнең конспекты. Коллегаларыма ярдәме тисә, мин бик шат булыр идем......
![](/sites/default/files/pictures/2013/03/16/picture-213003-1363434918.jpg)
10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"
Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан...
![](/sites/default/files/pictures/2013/03/16/picture-213003-1363434918.jpg)
10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"
Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан...
![](/sites/default/files/pictures/2014/01/19/picture-383222-1390142188.jpg)
Рус мәктәбенең 8 класс рус төркеме өчен хәл фигыльләрне кабатлау дәрес планы
Хәл фигыльләрне кабатлау. Дәрес хәл фигыль темасын үтеп беткәннән соң үткәрелә....