Рус мәктәбенең 8 класс рус төркеме өчен хәл фигыльләрне кабатлау дәрес планы
план-конспект урока (8 класс) по теме
Хәл фигыльләрне кабатлау. Дәрес хәл фигыль темасын үтеп беткәннән соң үткәрелә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
8 класста хәл фигыль темасына дәрес планы | 16.18 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Хәл фигыльне кабатлау (рус мәктәбенең рус группасы өчен)
Максатлар:
1. Хәл фигыль һәм аның төрләре турында алдагы дәресләрдә алган мәгълүматны ныгыту.
2. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү
3.Татар теленә кызыксыну уяту.
Җиһазлау: карточкалар, 8 нче сыйныф дәреслеге
Дәрес тибы: кабатлау
Дәрес төре: катнаш.
Дәреснең методы: үткән материалны искә төшерү, карточкалар белән эшләү ярдәмендә ныгыту,күнегүләр өстендә эшләү.
Оештыру өлеше:
У.: - Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Бүген кем дежур?
У.: - Укучылар, хәзер өй эшен тикшереп алабыз.
Төп өлеш:
У.: - Балалар, бүген без сезнең белән хәл фигыль темасын дәвам итәчәкбез. Искә төшереп узыйк: нәрсә ул хәл фигыль?
* Хәл фигыль ничек?кайчан? кайчанга чаклы?нишләп? нишләгәч? нишләгәнче? соруларына җавап бирә.
* Хәл фигыльнең IV төре бар:
* Хәл фигыль зат- сан белән төрләнми,затланышсыз фигыльләр рәтенә керә.
У.: - Афәрин, онытып бетермәгәнсез. Хәзер исә күнегүләр эшләргә керешербез. Башта дәфтәрләрне ачып, числоны язып куегыз һәм дәреслектәге 67б. 5 нче күнегүне карагыз. Биремен укып, язмача башкарабыз. Өч кеше такта янына чыга.
У.: -Укучылар, мин сезгә хәзер карточкалар таратам, сез андагы биремнәрне дәфтәрләрегездә эшләргә тиеш буласыз.
Карточкалар таратыла. Укучылар эшлиләр.
1.Хәл фигыльләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз.
Үрнәк: Яратып — яратмыйча. Эзләп — эзләмичә.
Ватып, онытып, булышып, аңлатып, ялганлап, ашыгып, елап (плача), бетереп (закончив), яшереп (пряча).
2. Тәрҗемә итегез.
Идет не спеша; работает не стараясь; говорит не подумав; ест не помыв; сидит не слушая; обманывает не стыдясь; живет не забывая.
3.Сүзләр куеп языгыз.
Тырыша-тырыша.... ,саклана-саклана...., борыла-борыла..., ашыга-ашыга.., җыя-җыя...,
үсә-үсә.
4. Фигыльләрне хәл фигыльгә үзгәртеп языгыз. Үрнәк: Уйла—уйлагач.
а) Яшә, аңла, тукта, телә, аша.
ә) югалт, ач, сөйләш, исәнләш
б) Сыз, чакыр, җый, туң, көл,
5. Фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз. Үрнәк: Әйтмә — әйтмәгәч.
Кычкырма, авырма, эзләмә, су коенма, күтәрмә, үсмә, югалтма, сорама, бәрелмә, пешермә, онытма, ачуланма, күрсәтмә, әзерләмә.
6. Бирелгән фигыльләрдән хәл фигыльләр ясап, таблицага языгыз.
Сат, таныш, әйлән, сук, җыен, сула, ту, ышан, ялганла, бет, бәйлә, өйрәт, үткәр, сүндер, телә, яндыр, төш, чык, тәгәрә, ят, кит.
-гәнче | -канчы | -кәнче | |
җыенганчы. | әйләнгәнче | сатканчы | беткәнче |
7. Хәл фигыльләрне табыгыз.
1) Яз җиткәч, кошлар җылы яклардан кайтканчы, без бик матур сыерчык оялары ясап куябыз. 2) Вакыт үткәнне дә сизмичә, кыңгырау шалтыраганчы ук, укучылар, сөйләшә-сөйләшә, классларга кереп утырдылар. 3) Энем көндәлеген карагач, дәресләрен әзерләгәнче, башта китап-дәфтәрләрен әзерләп куя. 4) Нәрсәдер эшләгәнче, башта ашыкмыйча уйларга өйрән.
Йомгаклау өлеше.
У.: - Укучылар, безнең дәрес ахырына якынлаша. Дәфтәрләрегезне миңа җыеп бирегез. Биремнәрне тикшереп мин сезгә билгеләр куярмын. Хәзергә сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.
6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес планы....
6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.Дәрес презентациясе.
6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес презентациясе....
Затланышлы фигыльләрне кабатлау.
7нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен план - конспект....
Затланышлы фигыльләрне кабатлау. (Повторение по теме "Глагол")
В данной разработке представлен опыт проведения урока по татарскому языку для учащихся 7-го класса,изучающих татарский язык,как родной язык в русской школе.Цель работы-систематизировать изученный мате...
Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау. 2 класс (татар төркеме)
Татар теле - әдәби уку (интеграль дәрес), 2 класс (татар төркеме)Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау....
Фигыльләрне кабатлау.
Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлаганда сингапур структураларны бик нык ярдәм итә, укучылар дәрестә кызыксынып, теләп утыралар....
План урока татарского языка в 6 классе Хикәя фигыльләрне кабатлау
Хикәя фигыльләрне кабатлау...