“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара
план-конспект на тему
“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә,
аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте.
И. Шакиров
Класстан тыш чараның максаты- халкыбызның яраткан улы, профессиональ җырчы Илһам Шакировның тормышы һәм бай иҗат юлы белән таныштыру, татар музыка сәнгате, җыры белән кызыксыну хисе тәрбияләү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, җыр, музыка аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ilham.docx | 66.35 КБ |
Предварительный просмотр:
Класстан тыш чара:
“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы”
Илһам Шакировның иҗат юлына багышлана
Казан шәһәре 117нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең
югары категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Баязитова Гөлфинә Фәһим кызы
Казан -2016.
Тема. И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы.
Максат: Халкыбызның яраткан улы, профессиональ җырчы Илһам Шакировның тормышы һәм бай иҗат юлы белән таныштыру, татар музыка сәнгате, җыры белән кызыксыну хисе тәрбияләү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, җыр, музыка аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. (Слаид №2) Кичә барышы.
Кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлгән. Җиһазлар. И. Шакиров портреты; җырчының тормышын һәм иҗатын чагылдыручы китаплар; газета-журналлар; мультимедия технологиясе ; плакатлар. Плакатта сүзләр язылган:
“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте.(Слаид №3)
И. Шакиров
Мендең дә син Урал тауларына.
Хәйран калдың, басып тавышына.
Таулар кайтавазы булыр идем
Җырымдагы моңлы тавышыңа...
Айдар Хәлим.
Музыка уйный.
1 алып баручы: Җанга кирәк “азыклар” арасында иң тансыгы, иң татлысы, җырдыр, мөгаен...Бигрәк тә тамашачы йөрәгенә үтәрлек итеп җырлый белә торган җырчы булса.Чөнки Ходай биргән җырчылык таланты шулкадәр ачык, табигый, бердәнбер генә ки, аны, ягъни ул талантны, зур итеп тә, кечкенә итеп тә күрсәтеп булмый –ничек яратылса- шулай яши ул.. 2нче алып баручы: Бүгенге көндә бу үлемсез шәрәфле данның иясе, әлбәттә, Илһам Шакиров. 1нче алып баручы: Илһам... Бөтен татар дөньясының горурлыгына әверелгән бу исемне һәр тарафта яратып телгә алалар. Җырчы Илһам Шакиров турында күп язылган, фильмнар төшерелгән, шигырьләр иҗат ителгән, җырлар чыгарылган... Халкыбызның моң иясе булып танылган Илһам Шакиров үзе исән чакта ук рухи асылыбызны чагылдыручы зат булды, җыр дөньясының олпат улы була белде. 2нче алып баручы: Күкләргә ашырган, күрше тугандаш халыкларны сокландырган, Россия һәм дөнья киңлекләренә чыккан илаһи тавышы, моңы, җыр сәнгате—татар халкының горурлыгы. Аның алтын сарайлары - халык күңелендә. Илһам Шакиров татар җырындагы илһамлык серенә теләсә кемгә караганда да тирәнрәк төшенде. Шуңа да бит аңа бөтен татар дөньясы табынды һәм хәзер дә табына. 1алып баручы: Татар халкының бөек җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировны еш кына «халкыбыз илһамы» дип йөртәләр. Әйе, исеме җисеменә туры килә шул, аны лаеклы рәвештә «халкыбыз Илһамы» дип атап була. 1нче укучы: Татарлар гына түгел, ә тугандаш төрек, башкорт, казакъ, үзбәк, кыргыз, төркмән, әзербайҗан һәм башка бик күп төрки халыклар, шулай ук музыкаларының нигезе пентатоникага корылган Кытай, Корея, Япон һәм Азиядәге башка төрки булмаган халыклар да аны «халкыбыз илһамы» дип әйтә алырлар иде. 2нче укучы: Якын күршеләребез славян, фин-угыр, ерак күршеләребез булган Европа, Америка, Азия, Африка, Австралия кыйтгаларында да Илһам Шакиров җырын яратып тыңлаучылар күп.
3нче укучы: Әйтик, узган гасырның илленче елларында Илһам Шакировның Чехословакия башкаласы Прагада үткәрелгән халыкара музыка бәйрәмендә татар халкының бөек җыры «Кара урман»ны акапеллада башкаруын тыңлаучылар бу җырны һәм аның башкарылуын бөтендөнья күләмендәге музыкаль казаныш дип бәяләделәр. 4нче укучы: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның И. Шакиров турында әйткән сүзләрен искә төшереп үтәсе килә: “ Татар халкының бүген дә “Тукай”га, “Җәлил”гә тиң шәхесе бар. Ул-Илһам Шакиров. Бөтен дөньяга таралган татар кешеләре аны яратып, үз итеп “Илһамыбыз” дип йөртәләр.Әйе, Илһамыбыз безне бер-беребезгә якынайта, туганлаштыра, бөек моңы белән безне бер гаиләгә җыя”. Бу —бөек шәхеснең талантлы җырчыга мөнәсәбәтен ачык күрсәтә.(слаид №4) 5нче укучы: 1974 елда дөньяның бөек музыканты Мстислав Ростропович Илһам Шакировның бөтен Мәскәү музыка сөючеләрен аякка бастырган концертына килә. Анда Илһамның «Кара урман»ны башкаруын тыңлый һәм шакката. Концерт беткәч, ул сәхнә артына керә һәм Илһамның «Кара урман»ны башкаруына соклануын: «Ты убил меня этой песней», – дип белдерә.(Слаид №5) 1нче алып баручы: Ә кайдан чыккан соң ул, тумышы белән кайсы яклардан татарның моңлы сандугачы? 2нче алып баручы: Уңдырышлы җирләре, киек-кошларга бай урманнары, елга-сулары белән борынгы бабаларыбызны үзенә җәлеп иткән, җырларда җырланган Сарман якларында бик матур авыл бар. Исеме-Яңа Бүләк. Менә шушы авылның бер йортында Гыйльметдин белән Нуриәсма тормыш корып җибәргәннәр. Гыйльметдин алтын куллы кеше булган: алачыкта тимер бөккән, чалгы – пычак, балта-көрәк ясаган. Нуриәсма урак урган, ындыр суккан, төн йокыларын калдырып бала баккан. Гыйльметдиненә ул биш бала бүләк иткән. (Слаид № 6-7) 1нче укучы: Менә шул авылда тимерче Гыйльметдин Шакиров гаиләсендә, 1935 елның 15нче февралендә бу гаиләдә төпчек бала булып, алтынчы сабый дөньяга килә.Аңа Илһам дип исем кушалар. Илһам бала чакның үз шатлыгын тоеп үсә.Кышын таудан чана шуа.Яз җиткәч, күктә тургай сайравын, урманда сандугач моңын тыңлый. Җәен чирәмдә аунап, каз бәбкәләре саклый, су коена. Кошлар сайравы, яфраклар шавы белән тулы урманнарга кереп, яшь күкрәгенә саф һава тутырып алып, җыр җырлый. Җырлаган саен, җыры арта, сулышы киңәя, тавышы көчәя.
Җыр: Тат.халык көе “Ай былбылым “ һәм бию.
2нче укучы: Бала чагын, беренче җырларын Илһам болай дип искә ала: Музыка уйный. Сәхнәгә кечкенә Илһам чыга. “Сугыш алды еллары. Миңа 3-4 яшьләр чамасы.Өйгә күрше-күлән җыйналган яки кунак килеп төшкән чакларда мине җырлатырга яраталар иде. Бер тапкыр шулай “Карабай” көенә җырлап-биеп йөрүемне һич онытмыйм.Тагын шул бик истә калган- күрше Шәрифулла абзыйларда патефон бар иде. Без, малайлар, пластинка уйнатырга ярата идек.Шәрифулла абзый үзе бик тә кече күңелле, мөлаем, юмарт кеше булып, кайчан керсәң дә ачуланмый, туйганчы тыңларга рөхсәт итә торган иде. Шул вакытларда “Хуш авылым”, “Яшь егетләр, яшь кызлар” кебек җырларны отып алып, җырлап йөри башладым”.
1нче укучы: 1937нче елның 8 октябрендә Сталин репрессиясе чорында аның әтисен халык дошманы дип кулга алалар. Бу вакытта аңа бары ике яшь ярым була.Бары 1938 елның 8 июнендә генә җырчының әтисе аклана.Ләкин ике елдан 6 баласын хатыны Нуриәсма өстенә калдырып, якты дөньядан китеп бара.
Шигырь.Г.Афзал” Дошман түгел иде берсе дә”
Соловкида салкын диңгез яры,
Ярга чыгып тюлень көрсенә Монда үлгән “халык дошманнары”
Дошман түгел иде берсе дә!
Магаданда тайга урманнары, Шул урманда аю көрсенә:
Монда үлгән “халык дошманнары” Дошман түгел иде берсе дә!
Монда коллык, ачлык, мәңге салкын Миллионлаган әҗәл китергән.
НКВД монда мужик халкын
Тамерланнан күбрәк үтергән.
3нче алып баручы: 1941нче ел. Сугыш. Ул Яңа Бүләк авылындагы арыслан йөрәкле ир-егетләрне суырып та ала. Бөтен эш хатын-кыз җилкәсендә, аларга яшүсмерләр, балалар булыша.Илһам да әнисе белән уракка йөри. Ял вакытларында тезелешеп утырган көе, әниләр җырлап та алалар. Бервакыт Илһам кичен өр-яңа җыр ишетә, аны кемнәрдер урамнан җырлап баралар:
(Сәхнәдә “Кара урман” көе яңгырый) 4нче алып баручы:Тора-бара бу җыр Бүләк кешеләренең иң яраткан җырына әйләнә.Илһам да җырлый аны. 1нче алып баручы: «Җырлый белүемнең файдасын мин шул чакларда ук күрдем — хәерчелектә йөргәндә моңлы итеп җырлап җибәрсәм, мине кызганып каткан ипи сыныкларын һәм чикмәнле пешкән бәрәңгене башка хәерчеләргә караганда күбрәк бирәләр иде», – дип хәтерли ул. Болар — атаклы Илһам Шакировның беренче гонорарлары була. 2нче алып баручы: Нуриәсма апаның барлык балаларында да, оныкларында да табигать биргән илаһилык бар. Улы Кыямның сәхнәләрне тоткан чагы күп булды. Әмма ана җанындагы моң күбрәк төпчек улы Илһамга бирелгән. Моңа инде бөтен татар дөньясы шаһит. 3нче алып баручы: Булачак йолдыз кечкенәдән колхоз клубларында җырлый. Тумыштан башаягы белән җырга гашыйк Илһам Шакиров күрше Теләнче Тамак мәктәбендә урта белем ала. Укыганда көн саен булмаса да, атнага берничә мәртәбә туганнарын, туган йортын сагынып Яңа Бүләккә кайта. Юлда һәрвакыт япа-ялгызы бар тавышына җырлап йөри ул. Яңа Бүләк һәм Теләнче Тамак урманнары, чәчәкле болыннары, иген кырлары әле бүген дә яшүсмер Илһамның моңлы тавышын саклыйлардыр, сагыналардыр кебек.(Слаид №9) 4нче алып баручы: Авылына кайткан саен радиодан рәхәтләнеп ял концерты тыңлый. Гөлсем Сөләймановалар, Зифа Басыйровалар, Рәшит Ваһаповлар, Фәхри Насретдиновлар җырлый. ”Нинди бәхетле кешеләр, шулар кебек чын җырчы булсаң иде”,- дип хыяллана яшь егет. 1нче алып баручы: Теләнче Тамакта урта белем алган һәм педагогия институтына укырга барып та, анда җан азыгы тапмаган, бөтен җаны-тәне белән җыр дөньясына тартылган Илһам Шакиров 1954 елны Казанга, музыка училищесына юл ала. 2нче алып баручы:1954нче ел. Көз. Шәһәр халкы җыр тыңларга дип радиоалгычлар янына җыйналганнар.Казаннан яшь башкаручылар концерты бара. Кара урман шаулый, Йөрәкләр ярсый, Йөрәкләр ярсый, Тоткын җәнлектәй... 3нче алып баручы: Моңа кадәр барлык ашкынуын, барлык ярсынуын эчендә саклап торган моң диңгезе ярларыннан бәреп чыктымыни! Гасырлар буена җилкәсендә җәбер-золым татып килгән халыкның сагышын ачып бирә алган Сәйдәш белән Тинчуринның шушы гүзәл җыры күңелләргә үтеп керә, җаннарны айкап ала. Илһам тавышы караңгы төндә калын һәм кара урман аша атка утырып барган ялгыз егетнең моңлы авазына кушылып, халык әйтергә теләгән уйларны ачып бирә.
4нче алып баручы: Ә кем җырлый соң? Диктор таныштыра: Казан музыка училищесының беренче курс студенты Илһам Шакиров. Илһам?! Нинди матур, мәгънәле исем!.. 1нче алып баручы: Халык яңа җырчыны бик тиз күреп ала. Халыкның ихтирамын яшь җырчы да сизә. Училищеда тырышып, күңел биреп укый.Озак та үтми, радиокомитетка радиотыңлаучыларның йөзәрләгән хатлары ява. Аларның барысы да радиодан тагын-тагын Илһам Шакировны җырлатуларын сорыйлар.
И.Шакиров башкаруында “Кара урман” җырының бер куплеты яңгырый. 2нче алып баручы: Илһам Шакиров җырчы буларак киң аудиториягә нәкъ менә радио аша таныла. Әмма ул чын профессиональ җырчы булу өчен радиотыңлаучыларның йөзләгән, меңләгән мактау хатлары гына җитмәячәген яхшы аңлый һәм музыка училищесының беренче курсын тәмамлауга ук, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Ул инде училищеда укыганда ук халыкка танылган җырчы булса да, аны консерваториягә ике куллап кабул итәләр.
3нче алып баручы: Консерваториядә ул чит ил, рус һәм татар композиторларының классик әсәрләре белән таныша, рояльдә башка студентлардан яхшырак, профессиональ дәрәҗәдә уйный. Педагоглар, музыка белгечләре, композиторлар кулы астында Илһам профессиональ музыка дөньясының серләрен ачты, башкару осталыгының нечкәлекләренә төшенә барды. Консерваториядә ул тәҗрибәле музыка укытучысы Елена Абросимовадан дәресләр ала, аның иң яраткан укучысы була.Шулай ук аны танылган татар композиторы Мансур Мозаффаров аеруча якын итә. Ул Илһам Шакиров башкаруы өчен махсус җырлар яза.(Слаид №10)
М.Мозаффаров “Кайда да йөрәктә” җыры.
4нче алып баручы: Яңадан-яңа уңышлар белән рухланган Илһам башкару осталыгын көннән-көн үстерә. 1957нче ел-Татарстан яшьләренең беренче фестивале. Илһам тапшыруында “Эшче” операсыннан Нигъмәт ариясе һәм “Җырым сиңа,Һиндстан” җыры өчен Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.(Слаид №11) 1нче алып баручы: 1960нчы ел. Илһам Шакиров- Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт консерваториясенең солисты. Бу чорда ул Татарстан һәм Башкортстанның бөтен татар авылларында диярлек концертлар куя, СССРның төп шәһәрләрендә һәм татарлар тупланып яши торган төбәкләрендә чыгышлар ясый, чит илләргә турнега чыга. Дөнья картасының ул гастрольләрдә булган урыннарын карасаң, гаҗәпкә калырлык: Хельсинки, Истанбул, Киев, Баку, Ашхабад, Ташкент, Фрунзе, Алма-Ата; Россиядә: Мәскәү, Ленинград, Саратов, Әстерхан, Уфа, Куйбышев, Омск, Новосибирск, Томск, Красноярск, Иркутск, Владивосток һәм башка йөзләрчә кечерәк шәһәрләр, меңнәрчә авыллар. (Слаид №12-13) 2нче алып баручы: Нәкъ менә татар җырына гына хас башкару манерасы, моңа кадәр кабатланмаган моң бизәкләре белән ул халык күңелен тиз арада биләп ала. Борынгы җырларыбызның яңа катламнарын ачып, аларның тарихи сыйфатларын саклаган килеш репертурга кертә бара, үзе артыннан башкаларны да ияртеп, җыр сәнгатебезне яңа биеклеккә күтәрә. 3нче алып баручы: И. Шакиров киң таралган диаспораларда эзләнүләр алып барып, җыр хәзинәсен баетучы да , шул юл белән күптармаклы халкыбызның бербөтен милләт икәнлеген өстәмә рәвештә раслаучы да. 4нче алып баручы: (Слаид №14) Халык җырлары-халык күңеленең көзгесе. Бу өлкәдә Илһам Шакиров аерым бер урын алып тора. Дөнья халыклары арасында аерым урын тоткан борынгыбызның сулышын киңәйтте, аларга яңа тормыш бирде. Үзенә генә хас моңлы һәм көчле тавыш, халыкның этник психикасын бөтен йөрәге белән аңлау һәм аны җыр аша ачып бирә белү, югары башкару осталыгы- менә бу гүзәл сыйфатлар Илһамга татар халык көйләре эчтәлегенең бөтен тирәнлеген, матурлыгын җиткерә алырга мөмкинлек бирәләр. Татар халык җыры” Рәйхан”
1нче алып баручы: 1964нче ел- Илһам Шакиров-Татарстанның атказанган артисты. 2нче алып баручы: Көнбатыш Балтыйк буеннан көнчыгышта Приморьега кадәр, Төньякта Мурманск киңлекләреннән көньякта Дүшәнбегә кадәрге территория-менә Илһам җырларының популярлык географиясе. 3нче алып баручы: Илһам җырларының халыкка тәэсир итү көче шул дәрәҗәдә ки, моңа кадәр Татарстаннан читтә яшәп, үз ана телен, үз культурасын оныта башлаган татар егетләре һәм кызлары Илһам тавышын ишетеп, үз милли культуралары турында уйлый башлыйлар, ул гына да түгел, алар моңарчы күрергә туры килмәгән икенче бер матурлыкны күрәләр. Укучы сөйли: “ И. Шакиров концерты бара. Сәхнәдә “Кара урман” агыла.. “Әниемә хат” яңгырый. ”Көзге ачы җилләрдә” уйнап ала. “Уел” башлануга күпләрнең күзләренә кайнар яшь килеп бөялә.Һәрбер җыр йөрәкләрне милләт белән, учакта җемелдәшеп яткан күмер чаткылары белән тоташтыра. Тынлык.. Җырчыны кат-кат сәхнәгә чакыралар. Берәүнең дә бу кичтән аерыласы, бәхет диңгезеннән чыгасы килми, зат берләшә, зал бер сулыш белән сулый. Менә концерт тәмам. Халык ишелеп урамга агыла. Ләкин алар хәзер бөтенләй үзгә халык. Дөнья караңгылыгыннан биегәйгән күңелләре яп-якты, алар бүген үзгә. Ә нигә алай соң? Ни булды? Кем уятты аларның урыслашып каткан җаннарын? Кем ул - бөек тылсымчы? Ул-Илһам Шакиров.Табигатьнең серле баласы, тиңдәшсез олуг тылсымчысы”.
Җыр” “Керфекләрең синең нигә кара” ( Татар халык җыры).
1нче алып баручы: Илһам тавышының үзенчәлекле һәм кыйммәтле ике ягы бар: беренчедән, бу тавыш мелизмнарга, ягъни бормаларга бик бай. Алар җырчының тавышы кебек үк табигый, андагы моң белән органик бәйләнештә. Икенче ягы - җырчыда импровизация сәләте көчле, бу башкару вакытында гына көй чыгару һәм берәр әсәргә яңа төсмерләр өстәү. 2нче алып баручы: Илһам Шакиров төзегән соло-гитара, ритм-гитара, бас-гитара, фортепьяно һәм барабаннар составындагы “Идел” ансамбле хәзерге татар музыкасы өчен тагын да зур яңалык. Илһам Шакиров- шундый артист.(Слаид №16-17) 3нче алып баручы: Әйе, Илһам Шакиров иҗатының формалашуында, гомумән аның филармониядә эшләү дәверендәге иҗатында ике төп сызыкны билгеләп үтәргә мөмкин булыр иде: татар халык көйләре һәм эстрада җырлары. Вакыт ягыннан Илһам өчен беренчесе элегрәк туган булса да, бу ике сызык һич тә бер-берсен сызып ташламый. Киресенчә, алар бергә үрелеп баралар. Халыкның рухи идеалларын бөтен җаны белән тоя белгән һәм шуларны йөрәгенең иң нечкә хисләре аша ачып бирә алган артист кына халык күңеленә кереп урнаша ала. 4 нче алып баручы: Илһам Шакиров һәр җырында туган татар халкының бәгыреннән ташып чыккан илаһи моңны, көйне үзенә генә хас булган кабатланмас тавыш, гүзәл аваз, көчле рух белән тамашачы күңеленең иң тирән, иң нечкә кылларын тибрәтә, шуның белән чын халык җырчысы биеклегенә күтәрелә. Әгәр дә Илһам Шакиров бер генә дәүләт бүләге алмаган булса да, барыбер «халык җырчысы» дигән бөек исемне йөртер иде. Менә шундый бөек шәхес Илһам ага көлә дә, көлдерә дә белгән. Ә хәзер аның тормышыннан бер күренеш.”Бүре һәм гөмбә” (Слаид №18)
Сәхнәдә Г.Рәхим, И. Шакиров, Әхәт Гаффар- (самолетта кайталар) Әхәт: Илһам абый, мин бит һәвәскәр гөмбәче. Илһам: Булмагае, мин гөмбә ашамыйм. Әхәт:И-и-и, Илһам абый, -дип дәртләнеп китә.-гөмбә бит ул бик туклыклы, бик файдалы. Гөмбә үзенең азык үзенчәлекләре белән итне алыштыра. Илһам (бераз кашын җыерып) Ахмак син, җүләр. Әхәт: Нигә алай дисез, Илһам абый? Илһам: Соң, гөмбә итне алыштырса, аны бүре ашар иде, гомерен куркыныч астына куеп, күп авылда сарык абзарлары басмас, ә урманда тыныч кына гөмбә чүпләп йөрер иде. 1нче алып баручы: И.Шакиров күренекле башкаручы гына түгел, ә дистәләрчә җырлар авторы да. “Син сазыңны уйнадың”, Идел буе каеннарына”.”Гөлмәрьям”, ”Һаман истә”-халыкның яраткан җырлары.(Слаид № 19-20) Җыр ”Идел буе каеннарына” Ә. Ерикәй сүзләре. 2нче алып баручы: Татарстан хакимияте Илһам Шакиров иҗатын һәрвакыт югары бәяләп килде. Республикабыз хөкүмәте тәкъдиме белән 1970 нче елда Г. Тукай исемендәге Республика премиясе бирелде. Халыклар Дуслыгы ордены иясе, 2000 елның 28 апрелендә Россия мәдәният министрлыгы һәм музыка сәнгатен үстерү буенча Чайковский исемендәге фонд Илһам Шакировка Россиядәге иң дәрәҗәле бүләкләрнең берсе булган «Алтын Апполон» премиясен тапшырды. Ә бит бу премиягә Россиянең мәшһүр җырчылары һәм музыкантларыннан Ирина Архипова, Андрей Эшпай, Татьяна Устинова, Михаил Шишкин кебек атаклы сәнгать әһелләре генә лаек булган иде.(Слаид №21) 3нче алып баручы: “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнә.2003 нче ел-Казан шәһәренең Бауман урамында “Йолдызлар аллеясы ачыла. Анда Илһам Шакиров һәм Әлфия Афзалова исемнәре язылган гранит плитәләр урнаштырыла.(Слаид №22) 4нче алып баручы: 2005нче ел - И.Шакиров Татарстан Президенты Указы белән ”Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнә. Ә табигать Илһам Шакировка тавышны шулкадәр мул итеп биргән, ул әле бүгенге көнгә кадәр сәхнәдә. Сиксән яшьлек артистның сәхнәдә һаман табигать биргән үз тавышы белән җырлавы күпләрне гаҗәпкә калдыра, чиксез сокландыра. (Слаид №23) 1нче алып баручы: Илһам Шакиров- белемле, тарихны, татар һәм рус поэзиясен, әдәбиятны, философияне бик яхшы белүче, татар халкының милли хәзинәсе, аның легендасы.Чит илдә яшәүче татарлар өчен И. Шакиров- милли герой, аларны туган җирләре белән бәйләүче шәхес. 2нче алып баручы: «Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә – Урманче, сәхнәләрдә — Илһам», – дип әйтергә яратабыз. Бу билгеләмә чын мәгънәсендә егерменче гасыр татар сәнгатенең төрле төрләре үсешен, аның ныклы нигезен билгели. 3нче алып баручы: Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев Илһам Шакировны җырчы гына түгел, ә сәясәтче дип атады.Сәхнәдән ул: “Илһам ага берсе дә барып җитә алмаган кыйтгаларга кадәр барып җитте, ул халыкка татар җырын ишеттерде. Сәясәтчеләр эшли алмаганны эшләде, халыкны берләштереп йөрде. Ул гади генә җырчы түгел, ә сәясәтче дә! Җыр аша халыкта татарлыкны уятты. 1552 елда дәүләтсез калгач, ничек бу халык һаман яши соң дип аптырап сорагач, Илһам абый уйлады да миңа: “Татарны дин, тел һәм җыр саклап калды”, дип җаваплады. (Слаид №24) Г.Рәхим” Юллаучы” Алар безнең, яңа заманның, Иң алдынгы сәнгать батыры- Шигърияттә Тукай, Музыкада Сәйдәш, Сәхнәләрдә Илһам Шакиров. Син аларны, син аларны тыңла, Ваклыклардан әгәр ялыксаң. Яшәүләре бик тә гади, тыйнак, Сәнгатьләре бөек, халыкчан. Болгар-йорттан, Идел-йорттан килгән
Әманәтләр әле сау монда. Ватандарлык, илгә тугры булу Горур яңгырый алар моңында. Алар моңы безнең иң-иң татлы, Нечкә хисләр булып агыла. Безнең рухны илтә бара алар Алга, яңа чорлар ягына. Чорлар белән чорлар арасында Мосафирлар алар. Юлаучы. Бүгенгенең бөек гамәлләрен Киләчәккә таба юллаучы. Сәхнә.. Җырны кайнар алкыш белән Халык кат-кат ала чакырып ,-Тукай сүзе, Сәйдәш музыкасы, Юллаучысы—Илһам Шакиров. 4нче алып баручы: 80 еллык гомер... Шуның 65 елы диярлек даими рәвештә сәхнәләрдә, радио, телевидение микрофоннары алдында үткән. Һәм шушы 65 ел буе җырланган һәр җыр, һәр көй халыкның күңел түрендә нурланып, балкып, моңланып, дәртләнеп яңгырап тора. Бу — Илһам авазы... Бу — Илһам җыры... Чын мәгънәсендә халкыбыз илһамы. (Слаид №26) 1нче алып баручы: Илһам Шакиров-гасырларга бер генә туа торган мәшһүр халык җырчысы. Ә Илһам халкы белән бәхетле.”Илһам ” сүзе татар телендә генә түгел, ә күпчелек төрки халыкларда да бөек илһамлылыкны аңлата торган илаһи сүз! 2нче алып баручы: И. Шакировның тарихи үрнәк булырлык, тулысынча музыкага багышланган тормыш юлы үзе үк иң югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән, үзенең гадилеге һәм камиллеге белән мәңгелеккә ирешкән сүнмәс җыр булып яңгырый. И. Шакиров үзенең кабатланмас иҗаты белән халкыбызга илһам бирә. Ә илһамлы халык инде беркайчан да сынмый-сыгылмый.
Кулланылган әдәбият
1.”Илһам Шакиров”-Казан,татарстан китап нәшрияты.2010
2. https://ru.wikipedia.org/wiki.И.Шакиров
3. Фахрутдинов Р. Шакиров Ильгам Гильмутдинович//Народные артисты: Очерки.— Казань, 1980. — С. 585—588 4. kaef.ru/blog/ilham-shakirov/40.html.Биография И.Шакирова 5. Ильхам Шакиров песни, фото и биография, песни ... kurshe.ru/ilham-shakirov
6 Ильхам Шакиров в авторском проекте Лейлы Давлетовой ...
ras2203.narod.ru/shubino-kinoteatr81.html
7.Биография Ильхама Шакирова / Ильхам Шакиров / KAEF ... kaef.ru/blog/ilham-shakirov/40.html
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.
“ Исән-имин йөрим дисәң Бел син юл кагыйдәсен”!...
Изгелек искермәс тә, тузмас та (класстан тыш чара ).
Изгелек искермэс тэ, тузмас та....
Класстан тыш чара
Киң колачлы талант иясе (Галимҗан Ибраһимовның 125 еллык юбилеена багышланган әдәби викторина) ...
"Язучыны таны" - татар әдәбиятыннан класстан тыш чара.
"Язучыны таны" уены - татар теле һәм әдәбияты атналыгында үткәрү өчен ачык чара. Бу класстан тыш чара 5-8 класс укучылары өчен тәкъдим ителә....
Класстан тыш чара "Дәү әни һәм онык"
Өлкәннәр коненә багышланган кичә. “Дәү әни һәм онык” бәйгесе.Максат:Газиз дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә традицияләренә ихти...
"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара
"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара...
“Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә татар халкының рухи байлыгы, әхлакый прициплары чагылышы” темасына дәрес эшкәртмәсе.
Максат:: Г. Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә бирелгән образлар аша татар халкының рухи байлыгын, әхлакый принципларын билгеләү....