Изгелек искермәс тә, тузмас та (класстан тыш чара ).
классный час (8 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Изгелек искермэс тэ, тузмас та.
[ ] | 11.04.2008, 15:08 |
Максат: 1) хәдисләр турында мәгълүмат бирү; 2) бәйләнешле сөйләм телен үстерү; 3) мәрхәмәтлелек , шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: Хәдисләр китабы 1кисәк .Камалетдинова, диск, мультимедиа проекторы, Р.Фәхреддин “Җавамигуль - Кәлим шәрхе” китабы, “Мәгърифәт” газетасы 24 февраль, 2007 ел, Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, I-III том, Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге, Ш.Ш. Җәләлиев “Милли тәрбия нигезләре”, эш дәфтәрләре. Оештыру өлеше. 1.Актуальләштерү. Бүгенге темабыз “Изгелек искермәс тә, тузмас та”. 2.Уку мәсьәләсен кую, адымлап чишү. Укытучы: Адәм баласының тормышта тоткан кыйбласы булырга тиеш. Безнең әби-бабайларыбыз хәдисләрне яшәешнең төп кануны буларак кабул иткәннәр, шул сәбәпле татар халкын милләт буларак юкка чыгудан саклап кала алганнар. Гомумән, дини әдәбият халыкның әхлагын тәрбияләүдә, рухын баетуда зур урын тота. Хәдисләр - Мөхәммәт пәйгамбәрнең әйтеп калдырган сүзләре дип санала. Әйдәгез, мөселман динендәге хәдисләргә күз салыйк.Эш дәфтәрләренә сүзлекне язып барачакбыз. Сүзлек эше:рух-фикерләү психик халәт;хәдис-1)Мөхәммәт пәйгамбәр сөйләгән сүзләр,сөйләмнәр;2)сөйләшү, әңгәмә; Безнең максат: Изгелек, игелек турындагы хәдисләрне анализлау, аларның мәгънәләрен ачыклау, көндәлек тормыштан мисаллар китереп исбатлау һәм нәтиҗә чыгару.Сөйләмебез җыйнак, аһәңле булсын! I адым. 1 хәдис.(мультимедиа экранында). “Биш нәрсәне кадерләп тот: үлемеңнән элек терек булуыңны, хасталыктан элек сәламәтлегеңне, шөгыльдән элек буш вакытыңны, картлыктан элек яшьлегеңне, фәкыйрьлектән элек байлыгыңны”. Сүзлек эше:шөгыль-эш,нинди дә булса хезмәт; фәкыйрь-мохтаҗлыкта яши торган; бернәрсәсе дә булмаган яки бик аз булган ярлы. Укучылар аңлатмасы: Адәм баласының исәнлеге, сәламәтлеге, яшьлеге, байлыгы, буш вакыты булуы - бик кыйммәтле нәрсәләр. Ләкин ул аларның кыйммәтен киресе килгәч кенә аңлый. Кайсын гына алсак та, үлем, авыру, эшнең күплеге, картлык, фәкыйрьлек - барысы да берсеннән-берсе авыр хәлләр. Шуңа күрә кешеләрнең кыйммәтле әйберләре гел исләренә төшеп торырга тиеш. II адым. 2 хәдис.(мультимедиа экранында). “Дөнья эшләре турында үзегездән югарыларга түгел, ә түбәннәргә карагыз”. Укучылар аңлатмасы: Кеше матди яктан үзеннән югарыларга карап яши икән, үзен мескен һәм бәхетсез итеп саный, дөньяның ямен, шатлыгын күрми, югарыда булган кешегә ачуы килә һәм аны дошман итеп күрә башлый. Ә инде үзеннән түбәннәргә караса, тегеләрнең авыр, катлаулы тормышларын күрә, үзенең тормышы белән чагыштыра һәм үзен бәхетле итеп сизә, шуннан соң, тормышыннан канәгать булып, шөкер итә. Бирем. Мәкаль белән тулыландырырга. Мәкаль “Югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер ит”. Бирем Түбәнгә карап, шөкер итеп кеше үзен тулаем бәхетле сизә аламы? Нинди хисләр туарга мөмкин? Укучылар аңлатмасы: Игелек эшләү теләге, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре. Мәсәлән Сул күршедәге гаилә фәкыйрь яши, ә уң күршебез бик бай. Бай күршебезгә карап фикер йөртергә өйрәнергә кирәк. Байлык күләме әһәмияткә ияме? Бу байлык аларга шатлык китерәме? Матди байлык беренче урындамы? Бай күршеләргә кайгы-хәсрәт килгәне бармы? Байлык борчулардан арындыра аламы? ( Укучылар шәхси тәҗрибәләренә таяналар) Сүзлек эше:бай(байлык)-зур материаль байлыкка ия булу. III адым. 3 хәдис.(мультимедиа экранында). “Яхшы эшләрең сине шатландырса һәм бозык эшләрең сине кайгыга салса, син чын кеше”. Укучылар аңлатмасы: Явыз адәмнәр өчен изгелек белән яманлык арасында күп аерма юк. Үзеңнең изгелекләрең белән масаю әдәпсезлек һәм мәгънәсезлек. Изгелекләр чын ихластан, бернинди масаюларсыз эшләнергә тиеш. (Укучылар мисаллар китерәләр). Сүзлек эше: әдәп-үзеңне тота белү кагыйдәләре; масаю-үзен башкалардан өстен күрсәтергә тырышу, эреләнү, һавалану, мактану “Мәгърифәт” газетасы, 2007 ел. Укытучының шәхси мәкаләсе укыла.”Изгелек искермәс тә, тузмас та”.Укытучының изгелекләр эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашуы. Укытучы: Ә сез нинди изгелекләр эшләдегез? ( Укучыларның шәхси тәҗрибә уртаклашулары,фикер алышулары.) 4 адым, 4 хәдис (мультимедиа экранында.!) “Хәерле адәм шулдыр: ул изгелек эшләр, явызлык кылмас, ә хәерсез адәм шул кешедер ки, аннан изгелек көтелмәс”. Укучылар аңлатмасы: Күп кешеләрнең гомерләре мәгънәсез эшләр кылу белән үтә. Алар башкалар белән кычкырышып, дәгъвалашып, дошманлык һәм көнчелек мөнәсәбәтләрендә яшиләр. Үзләренә файда булырлык булмаса, иң якын дусларына да изгелек кылмыйлар. Мондый кешеләр белән дус булмау, алар белән аралашмау хәерлерәк, чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа зыян да салырга мөмкиннәр әле. “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, - дип тикмәгә генә әйтми халык. (Укучылар мисаллар китерә.) V адым, 5 хәдис(мультимедиа экранында) “Изгелек искермәс һәм тузмас”. Укучылар аңлатмасы: Изгелекнең кадерен белмиләр дип халыкка үпкәләү мәгънәсез эш. Яхшылык итү бервакытта да югалмас. “Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит”, -ди халык. (Тормыштан мисаллар китерелә.) Мәкальләр экранда: “Усал - каргау ишетер, изге-мактау ишетер”. “Яманлык артыннан йөргән-изгелек тапмас”. “Залим кеше рәхәт күрми”. “Яманлык иткән - яманлык табар”. “Яхшы булсаң, даның чыгар, яман булсаң, җаның чыгар”. “Яхшылык кылган - аш җыйган, яманлык кылган таш җыйган”. “Алтынга тут кунмас, яхшылык онытылмас”. (Укучылар үзләре белгән мәкальләрне өстәп әйтәләр.) Өй эше:иҗади эш-изгелек турында 5 мәкаль уйлап чыгарырга. III. Рефлексия (Нәрсә эшләргә тиеш идек? Нәрсә эшләдек?) Компьютер экранында Нәтиҗә: Бөек Тукаебыз әйткәнчә:” Җиһанда калдырып китәр һәр инсан гүзәл эзен”. Сүзлек эше:инсан – кеше Әгәр итсәң берәүгә син изге эш, Үзеңә дә килер шундый ук өлеш. Әмма кылсаң яманлык бер балага, Салмас димә сине бер көн бәлага. (Утыз Имәни “Татулык бәяны”) Ислам дине дә, халкыбыз педагогикасы да, кешеләрне явызлык-яманлыктан тыелып яшәргә өйрәтә. “Һәр кеше белән гүзәл тереклек итәргә, һәркемгә мәрхәмәтле булырга, һәрнәрсәнең гүзәл тарафын алга алырга чакыра”. (Риза Фәхреддин) Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре - гадел яшәү, кешеләрнең хәленә керә белү, аларның язмышларына битараф булмау үрнәге. Укучылар нәтиҗәсе: Исламда һәм халкыбызның тәрбия тәҗрибәсендә иҗтимагый мөнәсәбәтләрне киңәйтү һәм ныгытуга зур әһәмият бирелә, чөнки кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзара ышанычка, хөрмәткә, игелеклелеккә нигезләнүе җәмгыятьнең, милләтнең, халыкның бердәм булып, тыныч-имин яшәвенең мөһим алшартын тәшкил итә. IV. Рефлексив (бәяләү этабы) Йомгаклау |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.
“ Исән-имин йөрим дисәң Бел син юл кагыйдәсен”!...
Класстан тыш чара
Киң колачлы талант иясе (Галимҗан Ибраһимовның 125 еллык юбилеена багышланган әдәби викторина) ...
"Язучыны таны" - татар әдәбиятыннан класстан тыш чара.
"Язучыны таны" уены - татар теле һәм әдәбияты атналыгында үткәрү өчен ачык чара. Бу класстан тыш чара 5-8 класс укучылары өчен тәкъдим ителә....
Класстан тыш чара "Дәү әни һәм онык"
Өлкәннәр коненә багышланган кичә. “Дәү әни һәм онык” бәйгесе.Максат:Газиз дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә традицияләренә ихти...
"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара
"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара...
Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан (Класстан-тыш чара)
Математикадан интеллектуаль"Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан" укучыларның танып-белү активлыкларын,иҗади фикерләүләрен үстерү максатын куя......
Класстан тыш чара "Без бер тамырдан"
Халыкның теле, аның җирле үзенчәлекләре сакланган төбәкләрдә гореф-гадәтләр, йолаларның да борынгы үрнәкләре яши. Татар халкы төрле этнографик төркемнәрдән тора: казан татарлары, мишәрләр, нократ, кас...