“Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә татар халкының рухи байлыгы, әхлакый прициплары чагылышы” темасына дәрес эшкәртмәсе.
методическая разработка (7 класс)
Максат:: Г. Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә бирелгән образлар аша татар халкының рухи байлыгын, әхлакый принципларын билгеләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gomr_bshirov._dres_konspekty.docx | 67.25 КБ |
Предварительный просмотр:
МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ
УЧРЕЖДЕНИЕ « БЕРЕСКИНСКАЯ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА»
АТНИНСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА
РЕСПУБЛИКИ ТАТАТАРСТАН
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“БӘРӘСКӘ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”
“Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә татар халкының рухи байлыгы, әхлакый прициплары чагылышы” темасына дәрес эшкәртмәсе.
Әхмәтҗанова Һиндия Мөхәммәтҗан кызы,
Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең
беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
2024 нче ел
Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә татар халкының рухи байлыгы, әхлакый прициплары чагылышы.
(7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе эшкәртмәсе)
Әхмәтҗанова Һиндия Мөхәммәтҗан кызы, Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Максат: Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә бирелгән образлар аша татар халкының рухи байлыгын, әхлакый принципларын билгеләү,
Планлаштырылган нәтиҗә
Шәхескә кагылышлы:
- үз Ватаныңа югары кыйммәт итеп карау;
- халкыңның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйләнеш тою;
- милли әдәп-әхлак нормалары формалаштыру.
Метапредмет:
Танып-белү гамәлләре: аңлап уку, кирәкле мәгълүматны сайлый алу, образлы фикер йөртү, гомумиләштереп нәтиҗә чыгару.
Регулятив гамәлләр: уку материалы белән мөстәкыйль эшли алу.
Коммуникатив гамәлләр: әңгәмәдәшеңне тыңлау һәм аңлау, төркемнәрдә эшләү һәм эшнең нәтиҗәсен җиткерә белү.
Предмет буенча: Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повестена анализ.
Җиһазлау: электрон дәреслек, язучы портреты, компьютер (санак), проектор, эш дәфтәрләре.
Әдәби төшенчәләр: повесть,тема, образларга характеристика.
Эчтәлек: вакыйга, күренеш, эчтәлек, контекст.
Эш төрләре: индивидуаль, фронталь, парларда, төркемнәрдә.
Йомгаклау дәресе.
Дәрес барышы
I. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы. Укучылар, түгәрәк ясап басабыз. Хәзер мин сезгә “бер йомарлам кар” бирәм. Сез кул хәрәкәтләре белән аны алганыгызны күрсәтергә һәм бер-берегезгә тапшырырга тиеш буласыз. Ә хәзер мин сезнең кулларга “керпе” тапшырам. “Күбәләкне” кабул итеп алыгыз. Зинһар, кысып, саксыз кагылып, күбәләккә зыян китерә күрмәгез. Сез бик оста актерлар булып чыктыгыз. Рәхмәт, укучылар. Әйтергә теләгән фикерем шул: без бик төрле. Бер-беребезгә карата һәрвакыт игътибарлы, ихтирамлы булыйк. Кешеләрне ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәник. Урыннарга утырыштык.
II. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
Укытучы.
“Җир – кешелекнең бишеге – галәмдә тирбәлә-тирбәлә гасырлар кичә. Исәннәр – өстә, мәрхүмнәргә туфрак юрганы ябылган. Барысы да бер бишектә. Ничек онытсыннар да, ничек сагынмасыннар. Хәтер галәме дигән бишектә барысы да бергә.”
Шәүкәт Галиев
Без бу дөньяга Аллаһның рәхмәте, теләге белән килгәнбез. Безгә Ул матур тормыш бишеген әзерләгән. Бу җирне Аллаһ бишек дип атады: “Яратмадыкмы Без җирне бишек итеп”. Ни өчен соң ул бишек? Чөнки баланы бишеккә куябыз, анда ул йоклый. Бишек – баланың күп тормышын рәхәттә, тынычлыкта үткәрә торган урыны. Икенче яктан карасак, бала бишекне үзе эшләмәгән. Аның өчен барча мөмкинчелекләр тудырылган. Ул бишек йомшак, тирбәлә. Бала кем шундый мөмкинчелекне тудырды икән дип уйлап та карамый. Аңа бу мөмкинчелекне ата-анасы тудырган.
Җир йөзе дә адәм балалары өчен нәкъ бишек кебек түшәлгән. Саф һавасы да бар. Йолдызлар, Ай, Кояш, Болыннар, кырлар, кошлар, урманнар... һәм менә бу гүзәл табигатьтә бөтен ягы да уйланып беткән шушы тормышта адәм баласы яратылган. Укучылар, уйлап карагыз, нинди зур нигъмәт, мөмкинчелек бар. Хәерле һәм төзек, әдәпле һәм тыйнак тормыш алып барырга бөтен шартлар да тудырылган. Һәм шушы тормыш бишегендә без һәм безнең әби - бабайларыбыз ничек гомер сөргән? Бүгенге дәресебездә без шушы сорауларга җавап эзләрбез.
Укытучы. Ни өчен Гомәр Бәширов үзенең әсәрен “Туган ягым – яшел бишек” дип атаган?
Көтелгән җавап.
Туган якта кешенең балачагы үтә, иң якты истәлекләре сакланып кала. Ә “яшел” сүзе яшәү, табигать мәгънәсен аңлата. Яшәү өчен мәңгелек көчне кеше үзенең туган ягыннан ала. Авторның повесть атамасында туган ягын шул бишеккә тиңләве югарыда атап үтелгәннәрнең геройны рухи яктан баетуын, шәхес буларак “бишек”тә тибрәтеп үстерүен, күңел күзәнәкләрен туган җиренә мәңгегә беркетүен белдерә. Димәк, автор өчен туган як ул – халкыбызның тарихы, хәтере, йолалары, гореф-гадәтләре, гүзәл табигате һәм эчке дөньясы.
III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
Ә хәзер, укучылар, эш дәфтәрләрегезгә бүгенге датаны язабыз. Дәрестә нәрсәгә өйрәнәсегез килә, шуны язып куябыз. (Укучылар дәфтәрләргә дәрескә максатларын язып куялар.)
- Гомәр Бәширов һәм аның әсәрләре турында күбрәк белергә.
- “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендәге геройларга характеристика бирү.
- Төп геройларның эш-гамәлләре турында фикер алышу.
- Яхшы билге алу.
- Яңа белем һәм дуслар табу.
Укытучы. Укучылар, бөек әдибебез Гомәр Бәшировны кайсы якның салкын чишмәләре күңелен җылыткан, кайдагы тал бишекләрдә тирбәлеп үскән ул?
Көтелгән җавап. Әдип Арча районында туа.
Укытучы. Арча – Казан артының үзәге. Арча ягы– ак як. Арча – бөтен татар халкының сөйләм һәм әдәби телен саклаган як. Шиһабетдин Мәрҗәни, Габдулла Тукай, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов – Арча данын еракларга таратучылар.
Алдагы дәресләрдә без Гомәр Бәшировның биографиясе белән таныштык. Ә хәзер әдипнең биографиясен искә төшерү максатыннан, “әйе”, “юк” уены уйнап алабыз. Хәзер мин сезгә Гомәр Бәшировның биографиясенә кагылышлы җөмләләр укыйм. Сезгә өләшкән каурыйларга җөмләдәге фикерләр белән килешсәгез, “әйе” дип, килешмәсәгез, “юк” дип язып барасыз. Эш парларда башкарыла.
Гомәр Бәшир улы Бәширов 1901 нче елда Татарстан Республикасы Арча районы Яңасала авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.
Гомәр Бәширов Арча районы Бирәзә авылында хисапчы (башлангыч мәктәп укытучысы) булып эшли башлый.
Аннары ул Кызыл Армия сафына алына. Кызу көрәш көннәре, Сиваш сазлыгын кичү.
1936 нчы елда "Сиваш" повесте басыла.
Бөек Ватан сугышы көннәреңдә Гомәр Бәширов “Миңлекамал” әсәрен ("Намус" романын иҗат итә башлый. )
Бу романы өчен Гомәр Бәширов СССР Дәүләт премиясенә лаек була.
Язучының якты хисләр уята торган икенче повесте — "Туган ягым — яшел бишек".
Гомәр Бәшировның тагын бер зур әсәре — "Җидегән чишмә" романы- нефтьчеләргә (табигатьне саклау өчен көрәш темасына) багышланган.
Г.Бәширов — фольклор әсәрләрен туплап, бастырып чыгару эшенә да күп көч куйган язучы. Аның “Хуҗа Насретдин мәзәкләре” ("Туксан тугыз мәзәк", "Мең дә бер мәзәк") исемле китаплары бар.
Гомәр Бәширов — Татарстанның халык язучысы.
IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Инде повестьне анализлауга күчик. Мин сезгә берничә сорау бирермен.
- Әсәр нинди жанрда иҗат ителгән?
- Повесть жанрында.
- Ни өчен? Фикерегезне дәлилләгез.
- Әсәр повесть жанрында иҗат ителгән. Повесть – эпик төрнең хикәядән зуррак булган жанры. Анда вакыйгалар, геройлар язмышы киңрәк планда бирелә.
Әсәрне вакыйгаларга бүленеше:
1. Колын
2. Авыл баласының күргәннәре.
3. Сандугачны кем үтергән?
4. Сабан туе.
5. Орлык чыккан көн.
6. Көзен кунак кызлар килүе.
Төп геройларны атагыз.
-Төп герой – 6-7 яшьлек Гомәр. Әсәр аның исеменнән бирелә. Балачак, яшьлек хатирәләре Гомәр Бәшировны гомере буена җылытып, юатып, шатландырып тора.
- Гомәрнең әтисе Бәшир абыйны да төп геройлар рәтенә кертер идем мин. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр төрле вакыйгаларга, кешеләргә кечкенә Гомәр әтисе Бәшир абый күзлегеннән чыгып бәя бирә, нәтиҗә ясый.
- Гомәр үзе күргән, үзе белгән кешеләр, авылдашлары, чордашлары турында сөйли. Димәк, әсәрне автобиографик дип әйтеп буламы?
- Әлбәттә, Әсәр – автобиографик. Ул үзенең туган авылы – Арча районы Яңасала авылы – аның кешеләре, табигате, көнкүрешен тасвирлый. Туганнары, дуслары, авылдашлары турында яза. Әти - әнисен аеруча олы бер җылылык хисе белән тасвирлый.
Сез тагын нинди автобиографик әсәрләр беләсез?
Автбиографик әсәрләргә мисал итеп, Г. Тукайның “Исемдә калганнар”, Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрләрен китерергә мөмкин булыр иде.
Ата-аналар, өлкәннәр, балаларда нинди әхлакый принциплар тәрбияләргә омтылганнар?
- Өлкән буын кешеләре балаларда бары тик матур сыйфатларны гына күрергә теләгәннәр. Юк-барга тиргәмәгәннәр (киез итекне пычратып кайту вакыйгасы сөйләп кителә). Бәшир абый Гомәрне ачуланмый, чөнки малае җебеп төшмәгән. “Ул йомшаклыкны, изелеп торуны, җебегәнлекне һич тә яратмады. Уңмаган, булдыксыз кешеләрне җене сөйми, андыйлар белән алыш-биреш итәргә дә теләми, исәнләшми дә иде,” – ди малай әтисе турында. Бәшир абый хезмәт ярата. Гадел, эш рәте белгән кешеләрне хөрмәт итә. (“Орлык чыккан көн” )
Аракы эчми, келәтен кибет ачарга биреп торганда аракы сатмауны шарт итеп куя: “Авылга аракы керде ни, кара елан керде ни! Адин чорт!”- ди ул. Ул һәрвакыт эштә. Бөтен эшне җиренә җиткереп башкара. Ә шәхси үрнәк – тәрбия бирүнең иң сыналган ысулы. Бәшир абый образы – татар халкының рухи байлыгын, әхлакый принципларын туплаган җыелма образ буларак күз алдына килеп баса.
Авылда кемнәрне хөрмәт иткәннәр?
-Һөнәрле кешеләрне. Мәсәлән итек басучы Гыйбаш абзыйны, балта остасы Бәшир абзыйны. Чигү чиккән, бәйләү бәйләгән кыз-кыркынга да караш башка төрле булган, егетләр аларга хөрмәт белән караган.
Авыру Фазулла белән бәйле күренешне искә төшерик әле.
-Кызлар авыру Фазулла янына кереп хәл беләләр. (Фазулла дулкынланып көтә, хәле җиңеләйгәндәй була.) Татар халкында авыруның хәлен белү кебек гадәт әле дә сакланган. Бигрәк тә авылларда авыруның, өлкәннәрнең хәлен белү, булышу, кайгы уртаклашу кебек күренешләр фарыз гамәл булып санала
Физкультминутка.
«Кыр казлары» күнегүе. Кыр казлары тавышы магнитофон язмаларында тыңланыла һәм балалар үзләре дә “кыйгак-кыйгак” дигән авазлар чыгаралар.
Кыр казлары җылы яклардан кайта, алар безнең яныбыздан очалар, якынлашканда, без аларның тыныч тавышларын ишетәбез. Көтү якынлаша, тавыш көчәя. Алар безне узып китәләр һәм ерагая баралар.
- «Кыйгак-кыйгак» - нинди сүз төркеме?
- Аваз ияртеме.
2) "Канат" Күнегүләре.
Күз алдыгызга китерегез, сезнең кулыгызда канат ята. Аны мөмкин кадәр озаграк һавада тотарга тырышып, аңа өрегез.
Укытучы.
Балалар, җылы яклардан туган якларына зур өчпочмак ясап очып кайтучы кыр казларын авыл халкы ничек каршылый? Нинди ырым, йолалар искә алына.
V. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.
Укытучы. Укучылар, сез Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәреннән өзекләр укып килдегез. Сезгә түбәндәге тема, проблемаларны яктыртып, проект эше язарга тәкъдим ителгән иде.
Укучыларның проек эшен яклаулары. 5 минут вакыт бирелә.
1 нче төркем укучылары.
“Кеше һәм табигать” темасы. Ачыкларга тиешле сораулар.
- Яңасала табигатен автор ничек тасвирлый? Язучының туган ягы табигатенә мөнәсәбәте турында сөйләгез. Әсәрдән мисаллар китерегез.
- Үзегез яшәгән төбәкнең табигатен тасвирлагыз. Туган як табигатенә сезнең мөнәсәбәтегез нинди?
- Табигатьне саклау юлында сез нинди эшләр башкарасыз, нинди чараларда катнашасыз?
2 нче төркем укучылары.
“Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары”
Әсәрдә сурәтләнгән Яңасала авылында яшәгән татарларның көнкүрешенә караган гореф-гадәтләр, дини йолалар турында сөйләгез.Бу гореф-гадәтләр кем образларына бәйле рәвештә ачыла. Әсәрдән мисаллар китерегез.
2. Бу гореф-гадәтләрнең кайсылары бүгенге көнгә кадәр сакланган?
3. Сез яшәгән төбәктә шуларның кайсылары сакланып калган. Шуларның кайсыларын сезнең күргәнегез, катнашканыгыз яисә оештырганыгыз бар?
3 нче төркем укучылары.
“Милли характер үзенчәлекләре”
- Повестьта сурәтләнгән образлар нинди кешелек сыйфатларына ия? Образлар үрнәгендә мисаллар китерегез.
- Бүгенге көндә ул сыйфатлар татарларда сакланганмы?
- Сез үзегездә тагын нинди сыйфатлар булдырырга теләр идегез? Үзегездә шул сыйфатларның кайсылары бар дип уйлыйсыз?
Укытучы. Эшебезгә нәтиҗә ясыйк. Укучылар, без бу дәрестә туган як, татар халкының милли гореф-гадәтләре, йолалары, татар халкының рухи байлыгы, әхлакый прициплары чагылышы турында сөйләштек, фикер алыштык.
Повесть кайсы ягы белән әһәмиятле, игътибарга лаек? Инде нәтиҗә ясыйк. Нәтиҗәләр дәфтәргә язып куела.
1.Халыкның гореф-гадәтләре гүзәл. Ул кешеләрдә бары тик уңай сыйфатлар гына тәрбияли.
2.Ата-ана, туган як – һәркем өчен изге.
3.Телебез бай, матур.
4. Хезмәт кешесе – хөрмәткә лаек.
VI. Рефлекция.
Укытучы. Бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында сөйләштек?
Бүгенге дәрестә без гомумкешелек сыйфатлары турында сөйләштек. Дөньяда һәр кеше үзенең милли үзенчәлекләрен сакларга тиеш. Үзе яшәгән төбәкнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйләнешне тоярга, аны чолгап алган мөхиткә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга тиеш. Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре безгә шуны аңларга ярдәм итте.
Билгеләр кую, өй эше.
1. Фотога төшерергә яратучылар өчен: "Минем кече Ватаным" темасына фотосурәтләр алып килергә.
2. Язарга яратучылар өчен: "Халкымның рухи байлыгы"темасына инша язарга.
3. Рәсем ясарга яратучылар өчен: "Туган ягым" темасына рәсем ясарга.
4. Ә башкалардан күбрәк белергә яраткан балаларга җирле газеталардан үзе яшәгән төбәкнең бүгенге тормышы турында кызыклы фактлар табарга.
Укытучы
Йогаклап, шуны әйтәсе килә: халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәрвакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга, буыннан-буынга җиткерергә иде аларны. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге яшәешебез һәм киләчәк өчен кирәк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.
1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....
"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше
Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...
Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе
8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...
Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.
1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...
Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы
Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы...
Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә ышану-юрауларның кулланылышы
Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә ышану-юрауларның кулланылышы...
"Гомәр Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" әсәре" темасына дәрес эшкәртмәсе
quot;Гомәр Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" әсәре" темасына дәрес эшкәртмәсе...