"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара
занимательные факты по географии по теме

Загидуллина Зульфия Дамировна

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл donya_mogzhizalary.docx32.28 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә муниципаль районы Күшәр төп белем бирү мәктәбе

( География фәне буенча дәрестән тыш чара ).

                                                                  Төзүче: Iквалиф. категорияле            

                                                   география һәм биология

                                                            укытучысы  Загидуллина.З.Д.

2011 ел.

Максат : укучыларны дөнья могҗизалары белән таныштыру.

Бурычлар :    - фәнгә карата кызыксыну уяту аша укучыларның

                                   күзаллауларын киңәйтү;              

                                - белемнәр туплау юлында мөстәкыйль эзләнү кү-

                                   некмәләре булдыру;

                                -  сәнгать әсәрләренә ихтирамлы караш тәрбияләү.

Әзерлек эше : дөньяның җиде могҗизасы, дөньяның яңа җиде могҗизасы, Россиянең җиде могҗизасының рәсемнәрен кертеп компьютер презентациясе ясала; шул ук юнәлешләр буенча укучылар чыгышлар әзерлиләр; “Негр кызлары”, “Ковбой” , “Клоуннар” биюләре өйрәнелә.

Җиһазлау : компьютер, проектор, экран, презентация-диск, музыкаль үзәк, бию көйләре язылган дисклар, биюләргә киемнәр.

Файдаланылган чыганаклар: дөнья могҗизалары турында интернеттан алынган мәгълүматлар, география буенча энциклопедияләр: “Чудеса света. Древний мир”, “Чудеса света. Новый мир” .    

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Кичә “Негр кызлары” биюе белән башланып китә.

   Сәхнәгә Белмәмеш керә.Як-ягына карана.

Белмәмеш: “Мин кая килеп чыктым соң?Бер дә таныш җирләр түгел .Әлә адаштым инде? Кемнән генә сорыйм икән?(Алып баручы чыга).

Алып баручы: “Исәнме, Белмәмеш. Син Күшәр төп белем бирү мәктәбендә буласың. Хуш киләсең, рәхим ит!”

Белмәмеш: “Шулай мыни? Ә сез мине каян беләсез?”

Алып баручы: “Сине белмәгән укучы юк безнең мәктәптә. Без кечкенәдән синең турыда китаплардан укып беләбез.”

Белмәмеш: “Китап дисең инде син,ә? Китаплар белән дус түгел шул мин.”

Шуңа берни белмим.Үземнең шундый булуыма ояла башладым. Менә биюче дусларым белән гастрольләргә чыктым,беләсем килә: дөньяда нинди кызыклы хәлләр, могҗизалар бар икән?”

Алып баручы:”Белмәмеш,син нәкъ кирәкле урынга килгәнсең болай булгач.Сиңа могҗизалар белән танышыр өчен әллә кая барып йөрергә дә кирәкми.”

Белмәмеш: “Чынлапмы?”

Алып баручы:”Әйе, чөнки безнең мәктәптә бүген “Дөньяның могҗизалары” дип аталган кичә булачак.Теләсәң, син дә карый аласың”. Белмәмеш: “Әлбәттә,телим.”

Алып баручы: “Ярый алайса, син утыр,урнаш.Ә без кичәбезне башлап     җибәрәбез. (1нче слайд) Дөньяда могҗизалар бик күп.Алар турында күп китаплар, журналлар, фильмнар дөнья күргән.Бүген без шуларның кешелек дөньясы тарафыннан иң-иң дип танылганнарына гына тукталырбыз.

( 2 нче слайд) Борынгы греклар дөньяда 7 могҗиза бар дип санаганнар

Хеопс пирамидалары,Семирамида бакчалары, Олимпиядәге Зевс статуясы, Артемида храмы,Галикарнас мавзолее,Александрия маягы,Колосс Родосский. Хәзер рәхим итеп әлеге могҗизалар турында тыңлагыз.

(Укучылар бер-бер артлы 7 могҗиза турында сөйлиләр. ( 3-9слайдлар)

1 нче укучы. “Хеопс пирамидалары”

   Бу корылма- Мисыр пирамидалары арасында иң биеге.Аның нинди булачагы турында 5 мең кеше-архитекторлар,ташчылар,рәссамнар Хеопс үзе әле малай чакта ук планлаштыра башлаганнар. Хеопс ил белән б.э.к.  2551 елдан 2528 нче елга  кадәр идарә итә.Хеопс патша өчен төзеләчәк пирамида дөньяда иң зурысы булырга тиеш , дип карар кылына. Зур корылма убылып җир астына төшеп китмәсен өчен аны ташлы чүлдә төзергә уйлыйлар.Пирамиданы төзү  өчен әзерлек эшләре генә дә 10 елга сузыла.

Иң беренче чиратта ныклы нигез һәм  3 тонна авырлыктагы таш лар ташу өчен юл төзиләр. Ә пирамида төзү өчен шундый 2300000 таш кирпеч кирәк була. 20 ел буена 100 мең эшче үз өсләренә күтәреп шул ташларны ташыйлар.Акрынлап 150 метр биеклектәге пирамида төзелеп бетә. Тышкы яктан пирамидаларның стеналарын ялтырап торган плиткалар белән тышлыйлар, эчендә - бик күп санда коридорлар ясалган була. Ләкин шуларның берсе генә патша җирләнгән һәм аның алтыннары яшерелгән бүлмәгә илтә.Калган коридорлар угрыларны юлдан яздыру өчен эшләнә.

   Өч мең ел ярым пирамидага керергә бер кеше дә җөръәт итми.Ә менә б.э.I X гасырында гарәп идарәчесенең улы пирамида стенасын шартлата,туннельгә үтеп керә, ләкин буш  кул белән кайта.

2 нче укучы.”Семирамида бакчалары”.

  Бик борынгы заманнарда, б.э.к. 605-562 елларда, Вавилонда Навуходо-носар Икенче хакимлек итә.Ул сугышлар яклы булмый , ләкин үз дәүләтенең чикләрен саклар өчен аңа сугышлар алып барырга туры килә.

   Навуходоносарның хатыны Семирамида Фарсыдан килгән була. Аңа тузанлы Вавилонда  күңелсез була, Фарсыдагы күләгәле бакчаларны,урманнарны сагына.

   Һәм ире аның өчен дөньяда юк нәрсә- җир белән күк арасында асылмалы җәннәт бакчасы төзергә уйлый.Әлеге бакча өскә таба баскыч кебек менүче 7 террасадан тора. Террасаларга туфрак кайтартыла, төрле илләрдән кайтартылган үсемлекләр утыртыла. Су өскә каналлар , трубалар аша менә, кечкенә чылтыравык гөрләвекләр барлыкка килә, агачларга кунып кошлар сайрый. Семирамида бу бакчаны бик ярата, аның күңел төшенкелеге юкка чыга, ул үзен бик бәхетлде хис итә.

   XIX г. ахырында,инглиз археологы Роберт Кольдевео әлеге террасаларны казып, дөрестән дә күп гасырлар элек монда бакча булуын исбат итә.

3 нче укучы. Зевс статуясы”.

   Дөньяның өченче могҗизасы Грециянең Олимпия шәһәрендә.Аны грек скульпторы Фиди иҗат итә. Зевс Громовержец грекларның төп алласы була.Ул хатыны һәм  балалары белән биек Олимп тавы башында “яшиләр”.Тауның итәгендә кешеләр Олимпия шәһәре төзиләр, шунда спорт ярышлары уздыралар.Уеннарда төрле ил халыклары катнаша, кораллы кешеләрне шәһәргә кертмиләр.

   Б.э.к. V г.да мондый карар чыгарыла: Зевс ярышларны тау башыннан гына күзәтеп утырмасын,безнең янга төшсен.Шәһәр халкы шәһәр уртасындагы мәйданда Зевс хөрмәтенә храм төзи.Храмның озынлыгы 64 м. булса,киңлеге 28 м.га җитә, ә эчендә Зевс статуясы урнаштырыла.Статуяны Фидий агачтан сырлап ясый,тышкы яктан фил сөягеннән ясалган плиткалар белән тышлый.Шуңа да статуя терегә охшап тора.

   700 ел буе статуя әйбәт кенә саклана, ләкин б.э. II гасырында көчле җир тетрәү статуяны какшата. Спорт ярышлары моңа карап кына туктамый.

   Ә менә 393 нче елда христиан императоры Феодосий уеннарны туктата.

“Ир-егетләр кулларына корал тотып көрәшергә тиеш Уен уйнау –вакытны бушка уздыру ул “,-ди. Шушы хәлләрдән соң Зевс статуясындагы алтын һәм фил сөяген урлап,үзен эштән чыгарып бетерәләр.Шуннан соң аны Константинополь шәһәренә күчерәләр һәм ул шунда көчле пожарда янып бетә. Ә Олимпия уеннары яңадан торгызыла һәм хәзер дә дәвам итә.

4 нче укучы.”Артемида храмы”.

  Артемида аучылык алласы була.Аңа бигрәк тә Кече Азия халкы табына.Кече Азиянең иң матур шәһәрләреннән берсе Эфес шәһәре була.

   Бер юлы җирле халык бергә җыела да, Артемида өчен храм төзергә кирәк, дигән карарга килә.Храмның стеналарын һәм колонналарын мәрмәрдән эшләргә уйлыйлар.Ләкин аны кайдан алырга соң? Кешеләр Эфеста мәрмәр юк,дип уйлыйлар.Шул вакыт бер хәл була:кешеләрнең күзе кыяга якын гына сөзешкән 2 бәрәнгә төшә.Бәрәннәр рәхәтләнеп сөзешәләр,шунда берсе мөгезе белән таш кыяга барып бәрелә,кыядан бер кисәк таш кителеп төшә:Үзе матур,шикәр кебек ап-ак.Чынбарлыкта әлеге таш мәрмәр булып чыга.Эфес кешеләре бик шатланалар,храм өчен кирәкле таш үзләрендә бар икән бит!

  Ау алласы Артемида өчен төзелгән храм 1000 ел тора.Еш булып торган җир тетрәүләр аны какшатсалар да , кешеләр храмны гел яңартып торадар

   Ләкин Герострат исемле кеше,исемен тарихка кертеп калдыру максатын

нан,Артемида храмына ут төртә,храмның агач өлешләре янып бетә.Кешеләр кайгыдан хәтта елашалар.

5 нче укучы.”Мавзол патша дөрбәсе” (Галикарнас мавзолее)

  Кече Азиядә Кария исемле ил була.Аның башкаласы Галикарнас дип атала.Дәүләтнең патшасы Мавзол  батыр,хаклык яклы кеше була., илен дошманнардан уяу саклый. Ләкин бер көн ул бик нык салкын тиюдән вафат була.Патшаның хатыны Артемисия,кайгыдан,үз-үзенә кул салырга карар кыла.Акыллы киңәшчесе генә аны туктатып кала:”Син дә үлсәң, Галикарнас дошман кулына калачак,кешеләре үтереләчәк,”-ди ул.

   Артемисия Мавзол патшаның гәүдәсен яндырырга боера,көлен исә шәраб белән эчеп җибәрә.”Хәзер Мавзол минем тәнемдә яши,ул мин булып сезне дошманнардан саклаячак”,-ди ул халыкка,сугыш кырына чыгып китәр алдыннан. Ә киңәшчесенә,үзе һәм ире өчен дөрбә төзергә ку

шып калдыра.

   Ике ел сугыш кырында йөреп,Артемида иленә әйләнеп кайтканда, Мавзолей инде төзелгән була.Аның биек түбәсенең башында 4 ат кояшта ялтырап күренә, ә атлар белән Мавзол һәм Артемида идарә итә.Артемида шатлыгыннан кычкырып җибәрә һәм ... үлә.

   Аны яңа гына төзелгән мавзолейга җирлиләр.Соңыннан Грециянең күп кенә шәһәрләрендә мавзолейлар төзиләр,ләкин аларның берсе дә Артемисия белән Мавзолның мәхәббәте хөрмәтенә төзелгән мавзолейга җитми.

6 нчы укучы.”Александрия маягы”

  Бөек полководец АлександрМакедонский күп илләрне басып ала,һәр яңа җирдә яңа шәһәргә нигез салдыра торган була.Бу шәһәрләр арасында иң данлыклысы-Александрия Египетская шәһәре була.Әлеге шәһәрдә полководец дөньядагы иң биек маякны төзетә.Аның уты бик ерактан күренеп,юл күрсәтеп торырга тиеш була.

   Маякның биеклеге 130 м.Мондый маяк әле бер җирдә дә булмый,аны дөньяның 6 нчы могҗизасы дип таныйлар. Ләкин полководец үзе маяк белән хозурлана алмый кала, маякны төзеп бетерергә 23 ел кала үлеп китә. Аның каравы бик күп моряклар 1000 ел буе Александрия маягыннан файда күрәләр,чөнки алар хәзер төнлә дә йөзә алалар.

   Мең ел торганнан соң,796 нчы елда,көчле җир тетрәү вакытында маяк җимерелә.XV гасырда мисыр султаны Кайт-бей маяк урынында дошманнардан саклый торган крепость төзетә. Ул крепость әле дә Фарос утравы янында тора.

7 нче укучы.”Колосс Родосский статуясы”.

  Урта диңгездә кечерәк кенә Родос утравы бар.Б.э.к. 305 елда утрауга Кече Азиядән Демитрий патша килә.Аның максаты-әлеге утрауны үз биләмәләренә кушу була.

   Родос халкы моны теләми.Алар фикеренчә утрау ,Кояш алласы Гелиос тарафыннан су төбеннән тартып чыгарылган була.Менә хәзер дә алар ярдәм сорап Гелиоска мөрәҗәгать итәләр.Ярдәм итсә,аның дөньяда тиңе булмаган статуясын төзергә вәгъдә бирәләр.

   Деметрий утрауны ала алмый.Утрау халкы үзләрен Гелиос саклап калуга ышана.Алар скульптор Хареска Гелиосның 24 метр биеклектәге сынын эшләргә заказ бирәләр.Харес эшен 12 елда тәмамлый.Скульптураны Колосс Родосский дип атыйлар.

   Тик бу баһадир 70 ел гына тора.Ул көчле җир тетрәү вакытында җимерелә.Скульптор тезләрне начар беркеткән булып чыга.Алар авыр бронза гәүдәне тотып тора алмыйлар.Егылган сын җирдә 1000ел ята,аны кузгата да алмыйлар.

   977 елда Родос утравы идарәчесе скульптураны кисәкләргә таркатып металлоломга бер купецка сата,анысы,үз чиратында,эретеп,дөяләргә төяп,бронзаны сатарга алып китә.

( “Ковбой” биюе башкарыла.)

Алып баручы: “Кичәбезнең икенче өлешенә күчәбез. Ул – “Дөньяның яңа җиде могҗизасы” дип атала.2007 елның 7 июлендә Португалиянең Лисса-бон шәһәрендә “Да-Луш” стадионында Дөньяның яңа 7 могҗизасы игълан ителде.2 ел дәвамында 100 млн.лап җир кешесе аларны сайлау кон-курсында катнашты. Исемлеккә кертелгән объектларның саны башта 200 булса,финалга шуларның 21 е генә чыкты.Россиядән финалга Мәскәү Кремле үткән иде,кызганычка каршы,ул җиңүчеләр исемлегенә кермәде.

    Дөньяның яңа 7 могҗизасы дип түбәндәге объектлар игълан ителде:

  • Мексикадагы Чечен-Ице пирамидасы
  • Рио-де-Жанейродагы Корковаду тавындагы Иисус Христос статуясы
  • Бөек Кытай стенасы
  • Перу дәүләтендәге Мачу Пикчу шәһәре
  • Иорданиядәге Петра оазисы
  • Италиянең Рим шәһәрендәге Колизей амфитеатры
  • Һиндстанның Дәһли шәһәрендәге Тадж-Махал дөрбәсе(мавзолей)

 Ә хәзер әлеге могҗизалар белән якыннанрак танышып үтик.

(11- 17 нче слайдлар буенча сөйләнелә)

   1 нче могҗиза. Мексикадагы Чечен-Ице пирамидасы.

    Тольтеклар армиясе Юкатан утравына бәреп керә, анда яшәгән Майл цивилизациясен үзенә буйсындыра һәм Чечен-Ице шәһәрендә үзләренең башкалаларының копиясен төзи. Бигрәк тә пирамидалар матурлыклары белән дан казаналар. Ә “сугышчылар храмы” аерым хөрмәткә ия була. Әлеге храмда Чак-Моол дип аталган алланың фигурасы ясалган була.Чечен-Ицедагы мәһабәт пирамида дөньяның яңа могҗизаларыннан берсе , дип игълан ителә.

    2 нче могҗиза. Иисус – Христос статуясы.

    Рио-де-Жанейро шәһәре Атлантик океан яр буенда урнашкан.XX гасыр башында Панди-Асукар тавында Христофор Колумбка һәйкәл куярга кирәк дигән фикер әйтелә.Ләкин шәһәр халкы моңа каршы чыга.Шуннан икенче фикер туа:Дәүләтнең ирек алуының 100 еллыгы хөрмәтенә Иисус Христос статуясын төзергә. Конкурс үткәрелә һәм анда Бразилия скульпторы Эктор де Сильва Коста җиңеп чыга.

   Бу илаһи зур скульптураны Парижда француз Поль Ландовский ясый.Скульптураның башы гына да 35,6 тонна була.

   1931 елның 12 октябрендә статуяны ачу тантанасына Бразилия башкаласына 100 ләрчә мең кеше җыела. Корковаду тавы түбәсенә урнаштырылган статуяның җәймәсен алып ташлауга бөтен кеше “аһ!” итә.Алар алдында,ике кулын ике якка җәеп,Иисус Христос статуясы тора.Әйтерсең ул куллары белән бөтен кешелек дөньясын үз канаты астына алырга тели.

    3 нче могҗиза. Бөек Кытай стенасы.

   Б.э.к. III гасыр.Кытай. Бу – кешеләр тарафыннан төзелгән иң зур корылма. Бөтен борылмалары белән бергә исәпләсәң, аның озынлыгы 6 мең км.га җитә.Һәр 100 м. саен башня куелган.Кайчандыр аларның саны 60 мең булса,хәзер 20 меңгә калдырылган.Бөек Кытай стенасы озын елан-га ошаган.Кайбер урыннарга капкалар ясалган,кайдан да булса Кытайга керергә кирәк бит инде.

   Стенаныб.э.к. IV-III гасырларда төзи башлыйлар.Төзелешкә 100 ләрчә мең кеше тартыла.Күп кеше авыр хезмәттән үлә,алар урынына яңалары килә.Шулай итеп,Кытайны сугышлардан,талаулардан саклау өчен төзелә торган стенаны торгызуда ,сугыш кырындагыга караганда күбрәк кеше үлә.

   Шулай булуга карамастан,император Эчке Кытай стенасын төзетеп бетерә.Аннан соң киләсе меңъеллыкта икенче, тышкы стенасы төзелә.Бер карасаң, Стена Кытайны бик яхшы сакларга тиеш була. Ләкин юк,стенаны әллә ничә тапкыр штурм белән алалар, ил эченә керәләр.

   Ләкин халыкның хезмәте Һәм гомере юкка булмый:алар дөньяның бер могҗизасын төзеп калдыралар.

  4 нче могҗиза. Мачу – Пикчу шәһәре. (Перу, XV г.)

    Инк халыклары К.Америкада кисәк кенә барлыкка киләләр.Алар үзләрен Кояш балалары ,дип атыйлар.Перуның җирле халкы канлы сугышлар алып барганда, инклар Кояшка, мәхәббәткә табыналар.Кояш хөрмәтенә матур храмнар төзелә.Ә кияүгә чыгарга теләмәгән кызлар Үзләрен Кояш кызлары дип атыйлар,гомерләрен аңа хезмәт итүгә багышлыйлар.

   Ләкин тәхеткә исәп буенча 13 нче патша килгәч,хәлләр үзгәрә. Патшаның  улы Антавальпа көч белән тәхетне яулый, үзенә кадәр хакимлек иткән Манк-Капак патшаның ыруын юкка чыгару өчен өлкәннәрне дә,ба-лаларны да үтертеп бетерә.Шул вакытта Кояш кызларының күбесе Кояш-ата Инти хөрмәтенә төзелгән изге Мачу-Пикчу шәһәренә качып китәләр.

Бу исем “Иске тау” дигәнне аңлата.

5 нче могҗиза. Иорданиядәге Петра оазисы.

    Иордания корольлегенең күп өлешен Сирия чүле тәшкил итә.Монда сәяхәт итү бик авыр.Кайбер урыннарда тәҗрибәле юл күрсәтүчеләр белән генә барып була.Шул чүл уртасында бик матур урын-Петра оазисы бар. Аны “чүлләр розасы” диләр.Әлеге оазистагы шәһәрне күрергә күп сәяхәтче-туристлар чүлләр аша үтәргә дә әзер.

   Хәзер бу шәһәрдә беркем дә яшәми.Ләкин туристларга гел кемнеңдер күләгәсе үтеп йөргән кебек тоела.Бу-монда үлгән кешеләрнең өрәкләре, дип сөйлиләр. Петра үзе дә алай ук тын һәм үле түгел:әгәр кунаклар “чүлләр розасына” хөрмәтсез карасалар,ул үч алырга да мөмкин.Чүлдә бик сирәк күренеш булган яшенле яңгыр вакытында ,мәсәлән, яңгыр сулары ерганак ясап,таш капчыкта пычрак боткасы хасил итә.Петрада туристларның зур группасы шунда батып һәлак була.

    Петрадагы таш кыяларга чокып ясалган храмнар элеккеге матурлыкларын югалтканнар инде.Шулай булуга карамастан,Петра оазисы чүл эчендәге могҗиза булып кала.

   6 нчы могҗиза. Колизей.

    Б.э. 80 нче еллары.Италия,Рим. Борынгы римлылар төзегән иң күренекле бина булып Колизей санала,ул “бик зур” дигәнне аңлата. Бу амфитеатрның бүгенге көндә яртысы гына сакланган.Борынгы заманда ул бик зур булган: әйләнә буенча 500м., биеклеге 50 м.Колизейның трибуналарына 50 мең кеше сыйган.

    Колизей.аренасында канлы көрәш ярышлары уздырыла.Кагыйдә буларак,махсус әзерләнгән сугышчыларны  хәрби әсирләр арасыннан сайлыйлар.Алар яки үзара,яки кыргый җанварлар белән көч сынашалар. Күбесе Колизей аренасында үзенең үлемен таба.Ә исән калганнары,ирек-кә чыгып,үзләренең сугышчыларын әзерләү белән шөгыль ләнәләр,үзләренең мәктәпләренең мәктәпләрен ачып җибәрәләр. Шундыйларның берсе Спартак була.

   7 нче могҗиза. Тадж – Махал  мавзолее.

   Агра.  Һиндстан, Дәһли , 1654 ел.  Шах Джахан бөтен Азияне диярлек куркытып тора. 1629 елда шахның яраткан хатыны Мумтаз-Махал вафат була. Аның истәлегенә шах дөньядагы иң яхшы бина салдырырга карар кыла.

     Күп кешеләрнең уртак көче белән 25 ел эчендә ак мәрмәрдән ясалган могҗиза бина дөнья күрә.Әлеге корылма яшел бакчалар, зәңгәр фонтан-нар,мәчетләр арасында балкып утыра. Үлгәч, шахны да, хатыны Мумтаз белән янәшә, Тадж – Махал мавзолеена җирлиләр.

Алып баручы: “Әле дөняның яңа 7 могҗизасын игълан итү дә соңгысы түгел.2008 нче елның 12 июнендә Россиянең 7 могҗизасы игълан ителде. Аларны сайлауда 26000000 россияле катнашты.Россиянең 7 могҗизасы дип түбәндәге объектлар игълан ителде:

     1. Мань-Пупу-Нер тавындагы “Җилдән ашалган кыялар”.Аларны икенче төрле “мансий болваннары” дип тә атыйлар.Әлеге геологик һәйкәл Коми республикасы территориясендә,Ичотляга һәм Печора елгалары арасында урнашкан.Баганаларның биеклеге 30 м. дан 42 м.га кадәр.

     2. Байкал күле – 25-30 млн. Еллар элек барлыкка килә.Күлләрнең уртача гомер озынлыгы 10-15 млн ел икәнлеген исәпләгәндә,Байкал инде ике тапкыр рекордсмен булды.

     3. Петергоф. Петергофның бизәге булып күп санлы фонтаннар тора.

Төрле мифик затларның мөгезләреннән,авызларыннан фонтан бөркелә. Кайбер урыннарда яшерен фонтаннар да бар: ялгыш кына басуың була – баштанаяк су коенасыңны көт тә тор!

     4. Василий Блаженный соборы.Кызыл мәйданның төп храмы, Россиянең символы.Иван Грозный кушуы буенча 1555-1561 елларда, аның Казан ханлыгын яулап алуы хөрмәтенә төзелә.

     5. Эльбрус. Ике башлы Эльбрус Россиянең һәм Европаның иң биек ноктасы.Ул Кабардино-Балкария һәм Карачаево-Черкессиянең чигедә урнашкан.Эльбрусның көнбатыш түбәсе диңгез өстеннән 5642 м., ә көнчыгыш түбәсе 5621 м. биеклектә.Түбәләр тирән ияр белән аерылып торалар.

     6. Мамай Курганы һәм Ватан-ана статуясы. Легендаларга караганда, Мамай Курганы исеме татарларның хәрби җитәкчесе Мамай исеме белән бәйле. Курган башында кайчандыр күзәтүчеләр постта торган.Бу саклау посты Мамай хан тарафыннан оештырылган, чөнки ул ышанычлы кара-выл белән генә ханлыкның башкаласы Сарай – Беркне саклап калып бу-лачагын аңлаган.

     7. Камчаткадагы Гейзерлар үзәне. Үзән Петропавловск-Камчаткадан 160 км. төньяктарак урнашкан.Әлеге үзәндә күтәрелгән пар дулкыннары , кайнар суфонтаннары,кайнар су чишмәләре аккан тау сыртларының сихри төсләре, яшел үләннәр- барысы да үзәннең байлыгы булып торалар.

(“Клоуннар” биюе башкарыла. Алып баручы белән Белмәмеш чыга.)

Алып баручы: “Я, Белмәмеш,ошадымы сиңа безнең кичә?

Белмәмеш: “Әлбәттә,өйгә кайткач,Төймәкәй дустыма сөйләп шаккатырам әле.Моннан соң мин дә китаплар укый башлыйм.Рәхмәт сезгә.Ә хәзер миңа китәргә вакыт,биюче дусларым көтәләрдер.Сау булыгыз.

Алып баручы:Дуслар,сезнең белән дә саубуллашыр вакыт җитте.Игътибарыгыз өчен рәхмәт.Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Сыйыфтан тыш чара "Кеше- җирнең гүзәл чәчәге"

Чараны үткәрергә ярдәмлек, рус төркеме белән әзерләнгән тамаша. Актлар залында үткәрергә каралган бәйрәм....

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Географиядән дәрестән тыш чара эшкәртмәсе. "Күп белергә теләсәң"

Әлеге кичә  эшкәртмәсе 6-7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

Алабуга- музейлар шәһәре (клластан тыш чара)

Алабуга- музейлар шәһәре (клластан тыш чара)Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.Музейларның кеше тормышындагы ролен билгеләү....