"Мастер -класс" бәйгесе чарасы
учебно-методический материал на тему

Туган тел һәм әдәбият укытучыларына кулланма.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-_klass.docx32.48 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-классның  темасы : “ Иң татлы тел-туган тел.”

Укытучы: Ахметзянова Әлфия Фазылҗан кызы

1-нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: телдән һәм язма бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, күңел байлыгын үстерү, белемнәрне гомумиләштереп кабатлау, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү; лексика бүлеге буенча күнекмәләрне ныгыту, сөйләм телен үстерү; туган тел турында белемнәрен тирәнәйтү, телгә мәхәббәт  тәрбияләү.

Җиһаз: презентация, кәгазь битләре, каен рәсеме

 

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру

1. Психологик халәт тудыру.

Укытучы: Исәнмесез. Хәерле көннәр сезгә!

Психологик тренинг уздыру. Һәр кешегә бер формада кәгазь битләре таратыла.

Укытучы: Күзләрегезне йомыгыз һәм кулыгыздагы кәгазь битләрен ертыгыз. Күзләрне ачыгыз, кәгазь битләрен  алыгыз һәм өскә күтәрегез, биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы?

- Әйе, һәркемнең үз фикере бар. Һәркем индивидуаль шәхес. Сезнең һәркайсыгыз үз фикерен белдертергә хакыгыз бар.

 

2. Актуальләштерү( белем тигезләү).

Укытучы:  ә хәзер мин сезгә бер шигырь укып узам, игътибар белән тыңлагыз әле.

Слаид 1 күрсәтү.

Ф. Шәфигуллин

Каеннар

Серләшеп туймый каеннар

Яшел хәтфә аланда.

Каен телендә сөйләшү

Рәхәт, ахыры, аларга.

Яфраксыз каен гына,

Ялгыз кайгыга чумган

Ана телен белми торган

Кызганыч кеше сыман.

Укытучы: Сезнең күз алдыгызга нинди сюжет килеп баса?

(җавап: Минем күз алдыма ике каен агачы һәм алардан читтәрәк тагын бер каен агачы үсеп утыра. Аңа бик күңелсез, читен аңа.) Слайд 2

 

3 Уку мәсьәләсенә ситуация кую. Мотивлаштыру . (Ничек соң без каен кызына ярдәм итәбез?)

Укытучы: Әйтегез әле, ни өчен яфраксыз каен дип атады икән аны автор? Яфраклар нәрсә соң ул?

(җавап: яфраклар - сүз байлыгы.  Телне белмәгән килеш аралашып, бигрәк тә, серләшеп булмый бит.)

Укытучы: Яфраксыз каенны кем белән чагыштыра?

(җавап: Ана телен белми торган кеше белән)

Укытучы: Ана телен белмәгән кеше шулкадәр кызганычмыни?

Ана телен белмәгән кеше нәрсәләрдән мәхрүм икән?

(җавап: Туган телендәге бишек җырларын, аның әкиятләрен, туган телендә ишетсә дә аны аңламый һәм үзенең балаларына да көйли алмый.

Шуңа күрә дә бит балалар тикмәгә генә туган телне татлы димәгәннәр )

 

4. Биремнәр белән эш

Укытучы:  Иң татлы тел-туган тел, анаң сөйләп торган тел,”- ди халык. Менә шушы туган телнең серләренә, матурлыгына, байлыгына төшенү өчен, иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү зарур. Телне халык- дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра бит:

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр. Слайд 3

Уйлап карагыз әле, нинди темага багышланган бүгенге дәрес? (туган тел )

Дөрес, бугенге мастер - класс темасы:  "Иң татлы тел - туган тел" Слайд 4

Әйдәгез әле, шул тел дигән дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Телебезнең җәүһәрләренә күз ташлыйк, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Бераз тапкырлыкта, зирәклектә ярышып та карыйк.

Яфраксыз каенга булышыйк, туган телнең байлыгын күрсәтик.

Шуңа күрә, дә мастер-классны  уен формасында үткәрик: 3 төркемгә бүленик:

1 – Акыллылар, 2 – Зирәкләр, 3 – Тапкырлар.

1. слайд 5 – Акыллылар, 2 – Зирәкләр, 3 – Тапкырлар.

Биредә нинди сүзләр язылган?

- Акыллы, зирәк, тапкыр - нинди сүзләр?

2. Телне баета торган тагын серле сүзләр бар әле.

1. Менә бу слайдка игътибар итегез. Слайд 6

- Нигә ике рәсемгә бер сүз язылган?

- Бу нинди сүзләр?

 

3. Игътибар белән тактага карыйк әле, тизәйткечне укыгыз да омонимнарны табыгыз: Слайд 7

Кара карга

Кунган карга,

Карга кунган

Ак карга.

Шул карганы карар өчен

Карга җыелган карга.

Укытучы: Бик яхшы укыдыгыз. Шуның өчен жетон алыгыз (яфрак). Без сезнең белән лексика бүлеген кабатлап алдык, синоним һәм омонимнарны искә төшердек. Бернәрсәне дә онытмадык микән? (җавап: антонимнар)

4. Туган телебез  – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч зур сүзлек байлыгы белән аерылып тора.  Телнең байлыгын мин бүген сезгә шушы шкатулкада алып килдем.
Шкатулка эчендә мәкальләр язылган.

Тагын уйнап алыйк әле. Мәкальләрнең ахры юлларын  язарга  һәм антоним сүзләрне табарга кирәк була.

1)Тел елата да юата да.

2)Яхшы сүз - җанга дару,

Яман сүз - канга агу.

3)Картлар сүзен капчыкка сал,

Яшьләр сүзен янчыкка сал.

4) Яхшы сүз сөендерер,

Яман сүз көендер.

5)Каты сүзгә тал сына,

Йомшак сүзгә таш эри.

6) Акыллыга - төпле сүз,

Акылсызга-чүпле сүз.

Укытучы: Мәкальләрне бик яхшы беләсез икән. Аларның мәгънәсе нәрсә турында? Жетоннар тарату (яфрак)

5. Туган тел-иң татлы тел,

Туган тел-иң тәмле тел.

Тәмле диеп, телең йотма-

Туган телне онытма!

“Бер сүз белән әйт” дигән уен уйнап алыйк. Слайдтагы фразеологик әйтемнәрне бер сүз белән әйтергә кирәк.

 Слайд 8

Алтын куллы – оста

Ут йоту – кайгыру

Эттән алып эткә салу – ачулану

Уртак тел табу – килешү

Баш вату – уйлану

Балавыз сыгу – елау

Тир түгү – эшләү

6. Әйдәгез әле тагын бер уен уйнап алыйк. "Переводчиклар" булыйк. Ә переводчик сузе татарча ничек була?

Татар телендә кулланыла торган алынма сүзләргә мәгънәдәш сүзләр табыйк әле.

1 командага  2 командага  3 командага

авторитет – абруй  лента – тасма  договор - килешү

армия – гаскәр  дневник – көндәлек  ковер – келәм

Жетоннар тарату (яфрак)

Йомгаклау

Укытучы: Туган телдә без шатланабыз, көенәбез, серләшәбез, хыялларыбыз белән дә бүлешәбез.

Шулай, туган телебез безгә ата-бабалардан калган мирас ул. Һәм безнең бурыч - аны саклау һәм үзебездән соң киләчәк буынга туган телне тагын да баетып, матурлатып тапшыру.

Мастер-классның  башындагы яфраксыз каенга кире кайтыйк әле. Аңа нинди киңәш бирер идегез?

Уенда катнашканда, сез жетоннар -яфраклар җыйдыгыз, шул яфракларга каен кызына матур сүзләр языгыз, ишетсен ул , туган теленең никадәр матур, никадәр бай, моңлы һәм никадәр татлы икәнен.

(Көтелгән җавап: Исәнме, Каен кызы! Син күп нәрсәне югалткансың. Туган телеңнең нинди матур, нинди моңлы икәнен белмичә яшисең ич! Туган тел ул туган әниең белән бер үк дәрәҗәдә бит ул. Әниеңнең күкрәк сөте аша узган бит ул туган телең! Син борчылма, әле дә соң түгел. Минемчә, син бүгеннән үк туган телеңне өйрәнә башларга тиеш. Мин ышанам: син булырачаксың!)

Каен макетына яфракларга матур сүзләр язып элеп чыгабыз. Слайд 9

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел.

Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел....

Күпмәдәниятлелек шартларында аралашу чарасы буларак музыка фәненең роле.

Хәзерге вакытта педагогларда, шул исәптән музыка укытучыларында да поликультур белем бирү барышында укучыларда ничек итеп толер...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак  тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында д...

Тема: Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез Түзем hәм сабыр булган өчен, Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез! ( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы. 5 нче сыйныф)

Әлеге  класстан тыш чараны  А. Гыйләҗевнеӊ «Язгы кәрваннар» әсәрен  өйрәнгәндә дә берләштереп җибәрергә була.Максат: Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешненыгыту; тормыш кыйммәтл...

Патриотик тәрбия чарасы буларак матур әдәбият

Фатих Кәрим иҗатында патриотик тәрбиянең бирелеше әдәби әсәрләргә мисаллар белән бирелә....