Күпмәдәниятлелек шартларында аралашу чарасы буларак музыка фәненең роле.
статья по музыке на тему
Хәзерге вакытта педагогларда, шул исәптән музыка укытучыларында да поликультур белем бирү барышында укучыларда ничек итеп толерант сыйфатлар булдырырга дигән сорау туа. Заманча социокультур шартларда мәктәп укучыларда үзенең һәм башка халыкларның мәдәниятенә хөрмәт тәрбияли торган, этникара аралашу өчен уңайлы шартлар тудырыла торган урын булырга тиеш.
Гомуми белем бирү мәктәпләрендә музыка сәнгатенең чаралары ярдәмендә музыкаль белем бирү максатлары түбәндәгечә билгеләнә: укучыларны музыка сәнгате белән таныштыру, аңа кызыксыну һәм хөрмәт булдыру, туган жиргә мәхәббәт һәм гражданлылык хисләре тәрбияләү, милләтара мөнәсәбәтләрдә хөрмәт һәм үзара аңлашуга этәрү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
statya_nurgaleevoy_a.z._na_tatarskom_yazyke.docx | 17.25 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Күпмәдәниятлелек шартларында аралашу чарасы буларак музыка
фәненең роле.
(Поликультурное образование в контексте уроков музыки).
Хәзерге вакытта педагогларда, шул исәптән музыка укытучыларында да поликультур белем бирү барышында укучыларда ничек итеп толерант сыйфатлар булдырырга дигән сорау туа. Заманча социокультур шартларда мәктәп укучыларда үзенең һәм башка халыкларның мәдәниятенә хөрмәт тәрбияли торган, этникара аралашу өчен уңайлы шартлар тудырыла торган урын булырга тиеш.
Гомуми белем бирү мәктәпләрендә музыка сәнгатенең чаралары ярдәмендә музыкаль белем бирү максатлары түбәндәгечә билгеләнә: укучыларны музыка сәнгате белән таныштыру, аңа кызыксыну һәм хөрмәт булдыру, туган жиргә мәхәббәт һәм гражданлылык хисләре тәрбияләү, милләтара мөнәсәбәтләрдә хөрмәт һәм үзара аңлашуга этәрү.
Поликультур белем бирү шартларында музыкаль белем бирү үзенчәлекләрен чагылдыручы музыкаль хәзинәләрне иҗади яктан эшкәртү ихтыяҗы туды.
“Музыка” фәне программасы өзлексез гомуми музыкаль белем бирү системасына милли музыка мәдәниятен дә үз эченә алырга тиеш.
Гомуми музыкаль белем бирү программасының эчтәлеге төп мәдәни кыйммәтләр турындагы традицион белемнәрне үзләштерүгә юнәлтелеп кенә калмыйча, җирле урыннардагы башка этник төркемнәрнең мәдәни хәзинәләрен үзләштерүне дә үз эченә алырга тиеш. Белем бирү субъектларының эшчәнлеге мәдәни, иҗади, индивидуаль, уртак буларак һәм хәзерге вакытта яшәп килүче дөньяви һәм региональ мәдәниятларга юнәлтелеп оештырылырга тиеш. Поликультур якын килү региональ – этник мәдәниятны үзләштерүнең нигезе булырга тиеш. Башлангыч сыйныфларның музыка дәресләрендә балалар башка халыкларның музыкасы белән параллель рәвештә танышып, үз халкының музыкаль мәдәниятен үзләштерегә тиешләр.
Музыкаль педагогик поликультур белем бирү музыкаль сәнгати белем бирүнең төп идеяләрен, тәгъбирләрен, мәсьәләләрен белүне, дөнья, илләрнең, этник төркемнәрнең күптөрле мәдәниятен чагылдыручы идеяләрне аера һәм мәгариф тармагына тәкъдим итә алуны, төрле вакытта, төрле җирлектә яшәүләренә карамастан, төрле мәдәният кешеләренең үзара аралашу чарасы буларак, музыкаль – педагогик эшчәнлекне оештыра белү күнекмәләрен үз эченә ала. Милли мәдәниятне өйрәнгәндә сәнгать фәннәренең ( сәнгать фәне музыка һәм рәсем сәнгатен үз эченә ала) интеграцияле укытылуы мәҗбүри шарт булып тора. Дәресләрдә аларның үзара бәйләнеше һәм бер-берсен тулыландыруы күзәтелә. Тәкъдим ителәчәк материалны сайлаганда төрле халыкларның музыкаль – сәнгати мәдәниятенә, аларның милли үзенчәлекләренә, гореф –гадәтләренә нигезләнү зарури.
“Мажор», “Минор” темаларын өйрәнгәндә, беренче дәресләрдә үк, “народный лад” яки “пентатоника” төшенчәләрен, ә җыр материалын сайлаганда – “Туган тел” җырын өйрәнәбез. Соңгы дәресләрдә укучыларга пентатониканы Идел буе халыклары гына түгел, ә Япониядә һәм башка илләрдә дә кулланганнарын аңлатам. Халык музыкасы алдагы темаларда да чагылыш таба. Мәсәлән, “Бишек җырлары” темасын өйрәнгәндә, төрле халыкларның – украин, татар, рус, французларның бишек җырларын; “Биюләр” темасын үзләштергәндә, “Лезгинка”, “Молдовеняска”, “Полька”, “Әпипә”не; “Әкият геройлары” темасы буенча, “Щелкунчик”, “Шүрәле” балетларыннан өзекләр тыңлыйбыз.
Рәсем сәнгатендә “Халык сәнгате” темасы бөтен курс дәвамында кызыл җеп булып сузыла. Ул “Һәрбер халык-рәссам. Халык сәнгатенең чишмә башы”, “Халык сәнгатенең тамырлары”, “Бизәлеш, кеше, җәмгыять, вакыт” кебек бүлекләрдә чагылыш таба. Аларда халык сәнгатенең тарихы, төрле халыкларның декоратив – гамәли иҗаты, гадәтләре, киемнәре үзләштерелә.
Музыка дәресләрендә 4 нче сыйныфлардагы бүлекләр аеруча әһәмиятле. Беренче яртыеллыкта – “Халкым моңнары”, икенче яртыеллыкта – “Төрле дөнья халыкларының музыкасы арасында үтә алмаслык чикләр юк» темалары үзләштерелә. Әлеге дәресләрдә төрле халыкларның көнкүреше, тарихы, музыка сәнгатенең үзенчәлекләре турында күзаллау тудырыла. Норвегия композиторы Григның “Кояш баешы”, япон халкының “Чия” дип аталган җырларын җырлыйбыз. Дүртенче чирек тулысынча төрле илләргә сәяхәт кылган һәм туган илләренә кайткач, шул илдәге халыкларның мәдәниятен, рухын чагылдыручы әсәрләр иҗат иткән композиторларның иҗатына багышлана (мәсәлән, австрия композиторы Моцартның иҗатында француз халык җырлары; Кабалевский музыкасында япон халык җырлары; Глинканың итальян баркаролы рухындагы музыкасы).
Шул ук вакытта, без музыка турында гына сөйләшеп калмыйча, дәресләрдә халык бәйрәмнәрен, халык мәдәниятен өйрәнүгә дә зур әһәмият бирәбез. Өйгә бирелгән биремнәрдән берсен чагылдырып үтәсем килә:
“Халык – милләт - музыка уен кораллары – бәйрәмнәр” таблицасын тутырып бетерергә
Руслар - балалайка - масленница
Татарлар - сабантуй - курай
Поляклар - католик раштуа - скрилица (гөслә)
Музыканың тулы курсын үзләштергәндә поликультур тәрбия темасы кызыл җеп булып сузыла. Бу тема башлангыч сыйныфларда гына түгел, өлкән классларда да бик актуаль. Ул “Башкаручының осталыгы”, “Джаз – ике мәдәният баласы”, “Шансон” кебек үзенчәлекле темаларны өйрәнгәндә дә чагылыш таба.
Шулай ук өлкән сыйныфларда без Бах, Бетховен, Моцарт, Шопен, Шуберт, Лист кебек төрле илләрнең күренекле композиторлары, аларның иҗаты белән танышабыз. Аларның иҗаты аша шул чорга күз салырга, үзләренең сәнгати әсәрләре аша безгә нинди теләкләр, нинди уйлар, фикерләр җиткерергә теләгәннәрен аңларга тырышабыз.
Милли мәдәниятне өйрәнү сыйныфтан тыш чаралар, укучыларның музыкаль – сәнгати ялларын оештыру белән берлектә үрелеп барырга тиеш. Укучыларның “Кышны озату», «Сабантуй», «Раштуа» кебек төрле традицион фольклор, дини һәм милли бәйрәмнәрдә катнашуы, аларны халык авыз иҗатына якынайта, халык сәнгатен аңларга, яратырга өйрәтә. Укучыларның күмәк эшчәнлеге гомуми уртак кичерешләр тудыра. Шуның нәтиҗәсендә, биремне башкарганда, алар бер-берләренә ярдәм итәләр, эш уңмаса, бергәләп борчылалар, бер-берләренең уңышларына сөенәләр, шатланалар, фикерләре, кичерешләре белән уртаклашалар. Үзләренең яки бер-берләренең эш-гамәлләрен бәяләгәндә, түземлерәк, шәфкатьлерәк, гаделрәк була башлыйлар. Сыйныфтан тыш чараларга, бәйрәмнәргә әзерләнгәндә, оялчан, кыюсыз балалар тулысынча ачылалар, активлашалар.
Укыту процессында укучыларга интернациональ тәрбия бирү дә күздә тотыла. Халыкара аралашу мәдәниятен тәрбияләүдә төрле ил халыкларының музыкаль гореф – гадәтләренең күплеге турында башлангыч күзаллау формалаштыру дәресләрнең максаты булып тора.
Биредә укучыларга башка халыкларның музыкаларының табигый матурлыкларын тоярга һәм аңларга ярдәм итү, аларның мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү кебек интернациональ тәрбиянең төп мәсьәләләре хәл ителә.
Шулай итеп, белемнәрне үзләштерү балаларга төрле милләтләрнең музыка мәдәниятенең тормыш эчтәлегенең уртаклыгын, тирән идея берлеген тою, милли музыка мәдәниятларының үзара баю, тулылану, даими үзара тәэсир итү процессын тоемлау мөмкинлеген тудыра. Шуның нәтиҗәсендә, мәдәниятара, этникара аралашу күнекмәләре арта, укучыларда толерантлык, ярдәмләшү, түземлелек, миһербанлылык кебек сыйфатлар тәрбияләнә.
Хәзерге заман мәктәбендә болар барысы да музыка укытучысыннан яхшы әзерлекне сорый. Укытучыга бер мәдәниятлекне генә күздә тотмыйча, поликультур кыйммәтләргә игътибар иттерү ихтыяҗы туа.
Милли-региональ музыкаль белемне тормышка ашыруда педагог этнография һәм музыкаль белеме ягыннан үтә дә әзерлекле булырга тиеш. Укытучының максаты бер яктан әлеге өлкәләрне өйрәнү, әлеге мохитны тудыру булса, икенчедән аның тәрбияви мөмкинлекләрен максималь рәвештә файдалану.
Дәресне тәмамлаганда укучыларга: “Мәдәният дәүләткә мохтаҗ булган кебек, дәүләт тә мәдәниятка мохтаҗ, чөнки мәдәният белән кешеләр идарә итми, ә мәдәният кешеләр белән идарә итә” (Константин Кушнер); “Мәдәният, башка барлык нәрсәләр онытылганда да кала торган әйбер” (Эдуард Эррио), кебек һәм башка афоризмнарны китерәм һәм алардан әлеге тәгъбирләрне ничек аңлауларын сорыйм.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел.
Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел....
Патриотик тәрбия чарасы буларак матур әдәбият
Фатих Кәрим иҗатында патриотик тәрбиянең бирелеше әдәби әсәрләргә мисаллар белән бирелә....
4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.
quot;Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана ...
Аралашу чарасы буларак татар теле. Аралашу мөмкинлеген киңәйтүдә диалогик сөйләмнең урыны.
Педагокик киңәшмәгә әзерләнгән чыгыш....
4.5.Укытучыларының иҗади үсеш чарасы буларак һөнәри осталык бәйгеләренең роле
Укытучыларының иҗади үсеш чарасы буларак һөнәри осталык бәйгеләренең роле турында...
Татар телен нәтиҗәле укыту чарасы буларак педагогик остаханәләр.
Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган берничә технология....
Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр. Сөйләм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, синхрон тәрҗемә итү ысуллары. Күнекмәләр
Күнекмәләр. Тәрҗемә процессында аеруча кирәк булган күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.Тәрҗемә күнекмәләрен үстерүнең үзенчәлеге шунда, алар бары тик укучыларның пра...