Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел.
статья (8 класс) на тему
Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gariza.docx | 36.05 КБ |
Предварительный просмотр:
Гыйләҗева Г.Р.
Түбән Кәчи төп гомуми
белем мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тема: Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел.
Инешләрнең башы чишмә булыр.
Яхшылыкның асылы – тугрылык.
Яшәү – бәхет: илең синең өчен,
Син – ил өчен булсаң горурлык. (Р. Фәйзуллин)
1943 нче елның 4 нче август иртәсе. Авыл татлы йокыдан уянып килә. Шушы хәерле сәгатьтә, Балык Бистәсе районы Балтач авылында нәни сабый дөньяга аваз сала.
Әтисе Габдрахман абзый һәм әнисе Әминә апа, бу нарасыйның киләчәктә татар шигъриятен таң калдыручы олпат ир булачагын күңелләренә дә кертмәгәннәрдер. Ләкин сизенгәннәрдер, әти-әнисенең теләгән изге теләкләре аңа гомер буе юлдаш булырлар.
Башлангыч белемне үзләренең авыл мәктәбендә ала ул. Ә 1957-1960 нчы елларда күрше Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбендә укый.
Белем алу теләге бик көчле була, һәм ул 1960 нчы елда Казан дәүләт университетеының тарих-филология факультетына укырга керә. Студент елларында ук ул иҗат эше белән шөгыльләнә.
Шул елларда аның “Рәсем ясыйм” исемле балалар өчен беренче шигырьләр җыентыгы чыга. 1966-1967 елларда армия сафларында хезмәт итә, аннары Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасында укый.
1968-1972 нче елларда Татарстан Язучыларының Әлмәт оешмасы җитәкчесе, 1973 елдан 1977 елның январенә чаклы Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре булып эшли. 1989 нчы елда аны “Казан Утлары” җурналының баш мөхәррире итеп билгеләп куялар. Бер үк вакытта 1990-1995 нче елларда Татарстан Югары советы депутаты да булып тора.
Ә 1999 нчы елда Татарстан Президенты Указы белән, дүрт томлык “Сайланма әсәрләр”е өчен, “Татарстанның халык шагыйре” дигән олуг исем бирелә.
Ә иҗатына килсәк, Равил ага Фәйзуллин – Х. Туфан, С. Хәкимнәр буынын эстафета буларак дәвам иткән шагыйрьләрнең берсе. Әлеге шәхесләр турында менә нинди фикерләр әйтә ул. ( … Хәсән аганы без бу җәһәттән заманның гадел елъязмачысы һәм халыкның сөекле улы дип авыз тутырып, сөенеп әйтәбез…)
Димәк, шагыйрьне Х. Туфанның гадел була белүе сокландыра. Ул Туфандай шагыйрьләре булган татар әдәбиятының бер вәкиле була алуына сөенеп яши.
Ә менә Сибгат Хәким турында аның фикерләре мондыерак:
… Бүгенге поэзиябез гөмбәзен тотып торучы бер мәрмәр колонна – баганага тиңләргә мөмкин аның иҗатын
Шагыйрь С. Хәкимне поэзия гөмбәзен тотып торучы мәрмәр колонна – багана белән тиңли. Димәк, ул Равил Фәйзуллинның да горурлыгы.
Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге – яшьләр, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигърияткә 60 нчы елларда килә һәм яңача ритмика, рифма, образлар системасы тудыруы , сүз белән оста эш итүе, гадәти булмаган сүз – гыйбарәләрдән, фикер – төшенчәләрдән файдалануы,аларны шигырь тукымасына уңышлы кертеп җибәрүе белән әдәбиятка яңалык алып килә.
Әлбәттә, С. Хәкимнәр, Х. Туфаннар иҗатын өйрәнү аша, Р. Фәйзуллин үзе дә татар шигъриятен үстерүгә күп көч куя. Икенче төрле әйтсәк, татар шигъриятенә яңалык алып килә. Ул – үзенчәлекле шагыйрь. Иҗатының үзенчәлекләрен санап бетерерлек түгел.
Шагыйрь “Кыскалыкта – осталык” дигән татар халык мәкаленә таянып эш итә.Аз сүзлелеккә омтыла, әлеге формага тирән киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала.Кыска формаларга мөрәҗәгатьитүе иҗат принципларының берсе булып тора; аларда метафора алгы планга чыга.Әдип еш кына шигырь- афоризм, шигырь – метафора барлыкка китерә:
Толымланып салынып төште
Күк сагышы. (“Яңгыр”)
Дулкыннарның эзе бармы?
Дулкыннар эзе – комда.
Еллар эзе кайда димсең?
Алары – маңгаемда... (“Эзләр”)
Кыны тулы кан.
Тышында чәчәк сурәте. (“Тарих”)
Шагыйрьгә ассоциатив фикерләү хас; ул бер – берсеннән ерак торган төшенчәләрне тәңгәлләштереп, аларны көтелмәгәнчә берләштереп, яңа образ – сурәтләр тудыра; бер предмет, күренеш турында сөйли, әмма укучыны икенче, тагын да мөһимрәк, җитдирәк әйберләрне күзалларга, уйланырга мәҗбүр итә. (“Көзге яңгыр”, “Ялгызлык”, “Учак янында”).
Равил ага Фәйзуллинның иҗатында образлы фикерләүнең җиңел табыла торган формалары (әйтик, өстә генә яткан чагыштыру) очрамый диярлек; беренче тезмә – строфадан ук төп идеягә юл сала, моның өчен сурәтләү объектының эчке хәсиятен алгы планга чыгара (“Сөлге”, “Якты моң”, “Туган ягым”)
Аның 1 – 8 юллык шигырьләре “Җил – Вакыт ул...” исемле китабында тупланган. Мондый шигырьләрне “ак шигырь” дип атап йөртәләр. Аның шундый шигырьләрен рус әдәбиятында Маяковскийга тартым дип әйтә алыр идек. Ә аның 3 юллык шигырьләре япон шигъриятенә якын.
Бу заманда. Хакыйкатьнең күзенә карап, Күңелдән чәчрәп яшь чыга. (Р. Фәйзуллин) |
Хокку, Хайку – япон шигъриятендәге рифмалашмаган 17 иҗектән торган 3 юллык.) Авторның 5 юллыклары япон шигъриятендәге “танка” га охшаш. ( Танка – япон шигъриятендә рифмалашмаган 31 иҗектән торган 5 юллык.)
Яшәдең, эшләп җан аттың…
Йә, үзгәрттеңме бераз
Дөньяны, Илне?
… Сизәме тау, очып төшкән
тәмәке көлен?
Р. Фәйзуллинның шигырь формалары ирекле, ягъни анда рифмалар сакланмый. Ул –фәлсәфи – лирик шагыйрь , әсәрләрендә тирән уй, фәлсәфи олы фикер, гражданлык пофосы өстенлек итә; кеше, вакыт, галәм, мәңгелек төшенчәләре үрелеп бара һәм шулар аша әдип кешелек, туган җир, шәхес, милләт турында уйлана (“Вакыт”, “Ике арада”, “Идел ага”).
Еш кына бер деталь, образ ассоцияциясе аша әхлакый, фәлсәфи кыйммәтләргә килә, гомумкешелек проблемаларын чагылдырып, уңышлы гомумиләштерүләр ясый (“Кадак”, “Яңгыр”, “Метаморфоза”).
Шигырьләрен хис һәм фикер каршылыклары, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора, антитеза, контраст буяулар белән эш итә; афористик фикер, көтелмәгән әйләнмәләр ярдәмендә образ һәм хиснең гармоник бердәмлегенә ирешә (“Кер чайкыйлар кызлар”, “Җилфердәүче керләр җыры”, “Башны салларга салып”).
Шагыйрь буларак, Р. Фәйзуллин фәлсәфи эчтәлекле, кешеләрне уйланырга мәҗбүр итәрдәй шигырьләр тудыручы оста. “… Фәкать эзләнү генә кызыклы ачышларга китерергә мөмкин” – ди халык шагыйре. Фәлсәфи эчтәлекле шигырьләр язуы аның иҗатындагы тагын бер үзенчәлек.
Равил ага мәхәббәт лирикасында интим хисләрне үзе тойганча, сизгәнчә, аңлаганча җырлый; аның герое шатлана, борчыла, газаплана, шаша, ләкин кешелек горурлыгын югалтмый (“Мин сиңа йомшак таң җиле...”, “Мәххәбәт күзсез була ди...”, “Җуймагыз мәхәббәтне!”). Ә инде күләмле поэмаларында заманның җитди проблемалары җәмгыять, шәхес мөнәсәбәтләренә бәйле сурәтләнә һәм аларда шагыйрь үз язмышын халык язмышы итеп тойган, ил һәм дөньякүләм вакыйгалар өчен борчылып яшәгән гуманист буларак ачыла (“Гадиләргә гимн”, “Көрәшчеләр”, “Сәйдәш”).
Р. Фәйзуллин шәрыкъ традицияләренә таянып, Гомәр Хәям кулланган кайбер алымнарны куллана. Шулай ук борынгы мифологиянең күп детальләренә, персонажларына да мөрәҗәгать итә.
Эчтәлеге ягыннан туган иле, туган халкы турында уйланып язганнары да, мәхәббәт турындагылары да, Аллаһка мөрәҗәгать итеп язган шигырьләре дә бик күп. Иҗат үзенчәлекләре башка шагыйрьләр белән аваздаш булса да, аның шигырьләре беркемне дә кабатламый, һәм аны беркем белән дә чагыштырып булмый.
Шагыйрьләр дә, язучылар да нинди эчтәлектә, нинди жанрда гына иҗат итмәсеннәр, алар татар шигъриятенең “энҗе – мәрҗәне, асыл ташы” булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга мөрәҗәгать итмичә калмыйлар. Р. Фәйзуллин да нәкъ шулай. Аның Тукайга багышланган 1 – 8 юллыклары бихисап. Шулар арасында аеруча игътибарга лаеклысы: авторның “ Яздан аерып булмый Тукайны” шигыре Шагыйрь Г. Тукайны бик олылый. Равил ага Фәйзуллин Тукайны яз ае белән чагыштыра. Чөнки Тукай, яз көне туган, яз көне дөньядан киткән. Яз табигатькә яшәрү, өмет алып килә. Г. Тукай да 20 нче гасыр башында татар әдәбиятына яңалык алып килә.
Яз сүзе беренче, икенче строфаларда еш кабатлана. Беренче строфада “яз” сүзе – ел фасылын белдерә; “язы” сүзе киләчәкне белдерә; “язны” сүзе ышаныч, өмет мәгънәсендә килә.
Шагыйрь Тукайның авыр тормышын, кылган яхшылыкларын башка беркем белән дә чагыштырып булмасын ассызыклый. Тукай язмышы аша халык язмышын күрсәтә һәм Тукайга булган соклану хисенең сәбәпләрен кара елларда да ышанычын югалтмауда, бөтен эш-гамәле Илгә игелек кылуда һәм үзе өчен бервакытта да дан, шөһрәт эзләмәүдә күрә.
Шулай ук шагыйрь Г. Тукайның һәм татар халкының үлемсезлегенә нык инанып, киләчәге якты буласына да ышана. Тукайлары булган халыкка гадел бәя бирелер һәм аның киләчәге дә өметле булыр дип юана.
Равил ага Фәйзуллиның иҗаты искиткеч үзенчәлекле . Аның һәрбер шигыреннән ниндидер серле – сихри изгелек рухы бөркелеп тора. Ә аның шигырьләренә язылган җырлар кемнәрнең генә бәгырьләрен өзгәләмәделәр икән. Шуңадыр да, әдипләребез аның иҗатына битараф кала алмыйлар. Аның турында менә ниләр әйткәннәр.
* “… шигырьләрендә милләтебез өчен горурлык хисләре дә, сыкрану авазлары да, татар халкының якты киләчәгенә ышаныч та бар.” (Р.Миңнуллин)
* “… Милләтен ул байрак итә -
Шуңа зурлыйм мин аны.” ( Г. Ахунов)
* “… Бистәнең син газиз бер улыдыр,
Татарымның даны һәм шаны.
Үз исемен алтын белән язган
Шигъриятнең олуг бер ханы.”
(Вәзыйх Фатыйхов)
Башка милләт вәкилләрен дә таң калдырган шагыйрь ул.
“Он лепит образ, и его мысль движется, обгоняя строку…”
(Флор Васильев, удмурт шагыйре)
“ Широк и многообразен диапозон чувств и мыслей поэта…”
(Людмила Щипахина, рус шагыйрәсе)
“Равиль Файзуллин – мастер высокого класса, смелый реформатор татарского стиха, новатор,…”
(Александр Губарь, украин язучысы)
Тагын шуны әйтеп китәсем килә: Р. Фәйзуллин иҗат эшенә бик җитди каравын башлангыч әсәрләрендә үк ассызыклап китә.
Язсам гына яшәвемне раслыйм.
Юньле эшем – йөзем аклыгы.
Язсам гына – Җирең улы булып
сөелүгә – назга хаклымын.
Язсам гына – бәхетем тулы, бөтен.
Язу эше – намус, кан эше.
Язсам гына – илгә, кешеләргә
файда итсәм генә, мин – кеше! – ди шагыйрь.
Бу шигырь юлларында әйтелгәннәргә ул гомере буе тугры кала, һәм үзенең иҗат мөмкинлекләре белән әдәбият сөючеләрне таң калдыра.
Хөрмәтле кунаклар! Чыгышымны түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Көч, дәрт барда, дускайларым, тырышыгыз!
Ямьле булыр, күркәм булыр тормышыгыз.
Сезнең әле юллар озын – ерак барасыгыз
Без яраттык туган телне, сез дә яратыгыз!
Сезгә васыять һәм зур теләк әйтәбез без,
Фәйзуллиндай намус белән яшәгез, сез!
Әдәбият.
1. Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова.Татар әдәбияты:Теория.Тарих. –Казан: Мәгариф, 2004.
2. Заман.Иҗат.Шәхес. –Казан: Мәгариф, 2002.
3. Хәзерге татар әдәбияты. –Казан: Мәгариф, 2008.
Гариза
Гыйләҗева Гөлназ Рубин кызы
Татарстан, Әлки районы
Тәбән Кәчи төп гомуми белем мәктәбе
Тел. 89274072177
Gilyazov-2013@mail.ru
Доклад исеме: Равил Фәйзуллин иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел.
Кунакханәдә урын кирәкми.
Конференциядә катнашу – чыгыш ясау.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Күпмәдәниятлелек шартларында аралашу чарасы буларак музыка фәненең роле.
Хәзерге вакытта педагогларда, шул исәптән музыка укытучыларында да поликультур белем бирү барышында укучыларда ничек итеп толер...
Патриотик тәрбия чарасы буларак матур әдәбият
Фатих Кәрим иҗатында патриотик тәрбиянең бирелеше әдәби әсәрләргә мисаллар белән бирелә....
4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.
quot;Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана ...
Аралашу чарасы буларак татар теле. Аралашу мөмкинлеген киңәйтүдә диалогик сөйләмнең урыны.
Педагокик киңәшмәгә әзерләнгән чыгыш....
4.5.Укытучыларының иҗади үсеш чарасы буларак һөнәри осталык бәйгеләренең роле
Укытучыларының иҗади үсеш чарасы буларак һөнәри осталык бәйгеләренең роле турында...
Татар телен нәтиҗәле укыту чарасы буларак педагогик остаханәләр.
Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган берничә технология....