Әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы
статья на тему
Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый. Әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци: “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш.” – дигән. Аның фикеренчә, бары әхлак тәрбиясе генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gayazova_e.f._khlak_trbiyase_no175.docx | 45.37 КБ |
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре 175 нче урта белем бирү мәктәбе
Әхлак тәрбиясе бирү –
тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы
Гаязова Энҗе
Фәргать кызы
2014 нче ел
Бала күңеле ачылмаган дөнья, аның күңелендәге көмеш кыңгырауны укытучы эзләп тапса, ул кыңгырау гаҗәеп матур авазлар белән чыңлый башлый, җавап бирә.
Һәр баланың үз эчке дөньясы, тормышы, кызыксыну өлкәсе бар. Шуңа күрә мин һәр укучыма аерым якын килеп, шәхес итеп карыйм .
Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүне мин максат итеп куйдым, чөнки бүгенге көндә яшүсмерләр арасында сүлпәнлек, битарафлылык, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият укудан бөтенләй бизү, яхшылыкны күрергә теләмәү кебек, кире сыйфатларның көчәюе сизелә.Методик темамны да шуны исәптә тотып билгеләдем: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы”.
Минем фикеремчә, белемле һәм тәрбияле шәхес кенә тормышта үз урынын таба алачак. Шуннан чыгып, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
1. Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес һәм матур итеп әйтеп бирә белергә өйрәтү.
2.Укучыларның иҗади көчен, танып белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру.
3.Уку - укыту процессында заманча технологияләр куллану.
4.Укучыларда үз халкына, аның әдәби теленә, тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү.
5.Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыларда әхлак кануннары булдыру.
6. Күптеллелек шартларында толерант шәхес тәрбияләү.
Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый. Әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци: “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш.” – дигән. Аның фикеренчә, бары әхлак тәрбиясе генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра.
Ризаэтдин Фәхретдиннең түбәндәге сүзләрен исә алтын хәрефләр белән язып куярлык: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртәалмас.”
Әхлак тәрбиясе бирү хәзерге вакытта да үзенең актуальлеген һич кенә дә югалтмый. Соңгы вакытта телевидение, радио, газета-журналларда илдә җинаятьчелекнең көннән - көн кискенләшә баруы турында хәбәр итәләр. Чыннан да кеше үтерү, талау, кыйнау һ.б. күптөрле җинаятьләрнең ташкынсыман арта баруын ишетеп, күреп беләбез.
Менә шуңа күрә дә мин дәресләремдә һәм сыйныфтан тыш чараларда укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә түбәндәге бурычларны куям:
- балаларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыру;
- балаларда әхлак төшенчәсе турында уңай тәҗрибә булдыруга ирешү.
- балаларның хисләрендә, аңында, тәртибендә әхлаклылык принципларына омтылыш тәрбияләү;
- ирекле, һәрьяклап камил шәхеснең әхлакый идеалын балаларның тулысынча күзаллавына, шуңа омтылуына ирешү.
Телгә алынган мәсьәләләрне хәл итү өчен, укыту технологиясенең тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап алырга тырышам. Дәресләремдә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр кулланам:
-критик фикерләүне үстерү технологиясе;
- компьютер технологиясе;
- коммуникатив технология;
Укучыны шәхес итеп үстерүдә укытучы кулында иң көчле технология – коммуникатив үстерешле укыту. Коммуникатив технологиянең иң югары өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда. Моның чыганагы укыту процессының, үзләштерү законнарын, этапларын бозмыйча оештырылуында (сөйләм материалын кабул итү, фикерләү, гомумиләштерү, аңлау, куллану ). Төп нигезләмәләре: чит телне үзләштерү чаралары, уку-укыту материалының күләме һәм ешлыгы. Укучының дәрестәге сөйләм эшчәнлеге аның үзенең эчке халәте, эчке теләге нигезендә, ягъни коммуникатив мотивация нигезендщ оеша.
Бу технология аша мин укучыларымны тирән фикерләргә, сөйләм телен үстерергә өйрәтәм.
Критик фикерләүне үстерү технологисен куллану укучыларда укуга кызыксынуны һәм активлыкны, логик фикерләү сәләтен, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен, сөйләм телен үстерә.
Критик фикерләү ул:
- кызыксыну;
- эзләнү методы куллану;
- үз алдыңа сорау кую;
- куелган сорауга җавап эзләү;
- фактларның сәбәбен ачыклау;
- гомуми кабул ителгән хакыйкатькә икеләнеп карау;
- үз фикереңне булдыру һәм аны логик дәлилләр белән яклау;
Критик фикерләү сәләтен үстерү технологиясендәге яңалык:
- яңа идеяләрне кабул итүгә әзерлек;
- үз фикерләвеңдә хаталарсыз эшләргә омтылу;
- мөмкин булган дөрес һәм ялгыш арасындагы аерманы таба белү (күрә белү );
- нигезләнгән һәм нигезләнмәгән хаталарны аеру.
Критик фикерләүне үстерү технологиясен куллану, шулай ук, һәр укучыга шәхси якын килеп эшләүне дә күз алдында тота.
Мин бу технологияне дәресләремдә еш кулланам, методик берләшмә утырышларында, семинарларда тәҗрибәм белән уртаклашам ( кушымта 3 )
Шулай ук, дәресләремдә компьютер технологиясен файдалануны кулай күрәм.
Шуны да әйтергә кирәк: рус мәктәпләрендә татар теле укытканда, дәрестә компьютер куллану белән артык мавыгырга ярамый, чөнки ул укытучы белән укучының үзара аралашуын, аңлавын алыштыра алмый. Дәресләремдә компьютерны, түбәндәге очракларда кулланам.
- тел күренешләренә өйрәткәндә.
- диалогны,аралашуны тәэмин иткәндә.
- сөйләм күнекмәләрен формалаштырганда .
- белем һәм күнекмәләрне тикшергәндә.
- укыту максатында кирәкле мәгълүмәтне эзләүдә.
- уку материалын аңлатканда.
- төрле ситуацияләрне модельләштергәндә ( кушымта 4 )
Мәктәп еллары - кешенең шәхес буларак формалашуында мөһим чор. Бүген мәктәптә балалрның сәламәтлеген саклау дигәндә, физик, психик, рухи иминлеген кайгыртуга зур игътибар бирелә.Укучыларымда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү максатыннан, дәресләрдә һәм сыйныф сәгатьләрендә сәламәтлек саклау технологиясен кулланам. Моның өчен мин укытуның ирекле формаларыннан файдаланам. Мәсәлән, язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең музейларында еш булып, бик күңелле дәресләр уздырабыз, балаларым мондый дәресләрдән күңел күтәренкелеге белән кайталар.
Соңгы берничә ел дәвамында мин уку-укыту һәм тәрбия процессында укучы шәхесен формалаштыруда халкыбызның уңай традицияләреннән файдалану юнәлешендә эшлим. Бу исә дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда балаларда халкыбызның рухи хәзинәсенә, гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү эшен нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкинлек бирә.
Шушы тема буенча фикерләремне үзем укыта торган сыйныфлардагы әсәрләр нигезендә дәвам итәм. V-VI сыйныфларда әдәбият курсы татар халык әкиятләрен өйрәнү белән башлана. “Зирәк карт” “Сертотмас үрдәк” , “Үги кыз” әкиятләре өйрәнелә. Әкиятләрнең һәрберсе үгет-нәсихәтле, нинди дә булса хакыйкатьне бәян итә. Аларда халык хезмәткә, тырышлыкка, күңел сафлыгына дан җырлый; гаделлек, зирәклек һәрвакыт җиңә; ялкау, комсыз кешеләр көлкеле хәлләрдә кала.
Әкиятләрне без укып һәм анализлап кына калмыйбыз, ә үзебез дә аларны сәхнәләштерәбез.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә телебезнең матурлыгы, төгәллеге гәүдәләнә, ул балаларның фикерләү сәләтен генә үстереп калмый, ә тапкырлыгын да тирәнәйтә,аларга тәрбия бирүдә ярдәм итә.
Беребезгә дә сер түгел: әти - әниләре авылда туып үсеп, саф татарча сөйләшсәләр дә, балалар, рус мохитендә яшәү сәбәпле, рус телендә аралашырга тырышалар. Балаларны кызыксындыру нисбәтеннән эшне гел төрләндереп торырга туры килә. Шуңа күрә эшне берничә юнәлештә алып барам.
Беренче юнәлеш – “Халык җәүһәрләре”. Әлеге юнәлеш газета-журналлардан милли йоларга багышланган рәсемнәр, материаллар җыю һәм аерым папкаларга туплау белән бергә күренекле шәхесләр белән очрашуларны үз эченә ала.
Икенче юнәлеш – “Халкым сулышын тоеп яшим”. Ул халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, бәйрәмнәрен үткәрүгә кайтып кала. Ел саен үзебезнең мәктәптә “Нәүрүз”, ”Сабантуй,” “Каз өмәсе” бәйрәмнәрен уздырдык.
Өченче юнәлеш – “Хәтирә” исемле милли музей оештыру.
Кеше бүгенге көн белән генә яшәргә тиеш түгел бит. Ул үзенең үткәнен дә яхшы белергә тиеш.Шул максаттан, бүгенге көндә шушы музейны булдыру өстендә эшлибез.
Халкыбыз педагогикасы нигезләрен балалар күңеленә сеңдерү, әти - әниләргә җиткерү – безнең изге бурычыбыз.
Кешелек һәрвакытта да киләчәк буынны дуслык, тынычлык һәм ярдәмләшү рухында тәрбияләде.
Әхлаклылык бит ул, тормыш законы буларак, кешене ярату һәм саклау.
Шуңа күрә чаралар оештырганда төрле халыкларның, башка гореф -гадәтләренә, традицияләренә зур игътибар бирәм. Бу чаралар милләтара дуслыкны ныгытуга, укучыларның бер - берсенә һәм олыларга хөрмәт тәрбияләүгә китерә.
Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала. Гаиләдә дөрес тәрбия алган бала мәктәп тәрбиясен дә кушкач, тормыштагы тискәре күренешләрне хупламый, ул гына түгел, аларга каршы тора ала. Менә шуңа күрә дә. Мин, әти-әниләр белән эшне оештыруга зур игътибар бирәм. Бергә төрле чаралар үткәрәбез, сәяхәтләр оештырабыз.
Мәгариф системасын модернизацияләү шартларында шәхес камиллегенә ирешүдә дәрестән тыш эшчәнлек мөһим чараларның берсе булып тора. Монда укучының иҗади эшчәнлеге, мөстәкыйльлеге үстерелә. Шундыйларның берсе – фәнни эзләнү эшләрен оештыру.
Мин укучыларым белән төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашам. Без үзебезнең иҗади эшләребез белән чыгышлар ясыйбыз, вакытлы матбугат белән тыгыз элемтәдә торабыз.
Мин төрле семинарларда,конференцияләрдә, конкурсларда, бәйгеләрдә үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашам. Эшемнең нәтиҗәләре дә бар.
Куйган максатларга, уңышларга ирешү, укытучыдан бик күп әзерлек, вакыт һәм көч сорый. Укытучы иҗади эшчәнлектә төрле технологияләр, дәрес формалары үзләштерә. Хезмәт юлында аларны кулланып, үз эш алымнарын тудыра. Ләкин алар барсы да гомуми бер идеягә - тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы зыялы шәхес тәрбияләүгә юнәлгән булырга тиеш дип уйлыйм. Үз эшемнең нәтиҗәсен белү максатыннан, мин укучыларымда әхлакый-этик сыйфатларның формалашу дәрәҗәсенең үсешен билгеләү өчен диагностика алып барам. Төрле эш алымнары кулланам: анкеталар тутыру,күзәтүләр, әти-әниләр белән әңгәмә,фән укытучылары белән әңгәмә һ.б.
Гореф гадәтләрен, үз тарихын, телен белгәннәрнең генә киләчәге бар. Ә бу өлкәдә төп юнәлешне, әлбәттә, укытучы бирә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Доклад по татарской литературе "Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү"
Материал можно использовать в преподавании Татарской литературе...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең роле.
Ризаэддин Фәхреддин....
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Презентация.
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү - укытучылар һәм әти - әниләрнең төп бурычы.Әхлак тәрбиясе бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора. 5 нче сыйныфларга әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсенн...
Укучыларга әдәп – әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин бине Фәхреддин мирасын куллану
Конференция материалы...
Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү
Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү....
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы
Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, һәръяктан камилләшкән шәхес тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...
Гаиләдә әхлак тәрбиясе
Максат: 1.Гаиләдә әхлак тәрбиясен алып бару алымнарына тукталу. 2Тәрбия өлкәсендә мәктәп һәм гаиләнеың тыгыз элемтәдә булырга кирәклег...
Комментарии
Әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер
Балаларга әхлак тәрбиясе бирү- һәр укытучының бурычы. Бу материалыгыз хәзерге көндә бигрәк тә актуаль
Кызыклы материалларыгыз очен
Кызыклы материалларыгыз очен рэхмэт!