I этап. Оештыру моменты. Укучыларны актив-лаштыру, төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару. | Дәрестә үзеңе тоту кагыйдәләрен әйтү һәм аларны дәлилләү. | Балаларны дәрестә актив эшләргә күнектерү. | I этап. Оештыру моменты. -Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү. Аяклар? Идәндә. Арка? Туры. Куллар? Партада. Терсәкләр?Парта читендә. -Дәрестә үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшерик: -Шауламаска! -Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! -Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир! -Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын! -Рәхмәт, әйдәгез бер-бере-безгә уңышлар теләп дәре-себезне башлап җибәрик.
| I этап. Оештыру моменты. - Ни өчен бу кагыйдәләрне белергә тиешбез? Коммуникатив универсаль уку гамәле 1.Башкаларны тыңларга һәм аңларга өйрәтү. . 2.Куелган максат буенча дөрес, төгәл сөйләм төзү күнекмәләре булдыру. 3.Төркемнәрдә, коллективта эшләү күнекмәләре булдыру. Шәхси УУГ .1.Мәктәпкә, укуга карата уңай тәсир булдыру. 2.Үзеңне тоту кагыйдәләре турында төшенчә булдыру. |
II этап. Белемнәрне актуальләш-терү. Тема буенча үтелгән материалны гомумиләштерү, искә төшерү. | Яңа материал өстендә эшләү, Табышмак һәм мәкальләр формасында бирелә. Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү. | Сорауларга җаваплар ярдәмендә кушма һәм парлы сүзләрне искә төшерү буенча фронталь эшне оештыру, аларның язылышларында, төзелешләрендә булган аерманы күрсәтү. | II этап. Белемнәрне актуальләштерү. Бергә берне кушкач ничә? Беләм ике диярсез. Сүзгә сүзне кушкач?.. Менә Анысы нәрсә дигән сүз? (кушма сүзләр) - Нинди сүзләр дип аталалар? Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган. Аннан-моннан эшләсәң, яңадан эшләрсең. Алтын-көмеш яуган җирдән, туган-үскән җир артык. -Калын хәрефләр белән сүзләр нинди сүзләр дип атала? -Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар? - Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебездә нинди катнашы бар икән? - Бүген дәрестә кушма һәм парлы сүзләр белән танышуны дәвам итербез. | II Белемнәрне актуальләштерү. -Татар телен белү сезнең тормышыгызда нинда урын ала? Ул белемнәр нәрсәгә кирәк? Шәхси УУГ . -Мәкальләрнең мәгънәләрен ничек аңладыгыз? Танып-белү УУ гамәле Танып-белү УУ гамәле |
III этап. Яңа материалны өйрәнү. Укучыларны кушма һәм парлы сүзләрнең төзелеше белән таныштыру. | Күнегүләрне эшләүдә катнашу. Бер-береңә ярдәм һәм контрольоештыру . (парлап эшләү) Эшләнгән биремнәр-нең дөреслеген бәяләү. Сорауларга җаваплар бирүдәкатнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү. | Кушма һәм парлы сүзләрне өйрәнүне оештыру. Парларда эшләүне, эшләнгән биремнәрне бәяләүне оештыру. Уку мәсьәләсен өлешләп чишүдә укучыларныкатнаштыру. | III этап. Яңа материалны өйрәнү. Уку мәсьәләсен кую. Яңалык ачу. -Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез табышмакларның җавапларын тактага язарсыз. Самолет, бозваткыч, тимераяк, карабүрек. -Слайдта бирелгән сүзләр ничек аталалар? Алар ничек ясалган? Кайгы-хәсрәр, көн-төн, тиз-тиз, аллы-гөлле, йорт-җир, бер-бер, ата-ана, әби-бабай. -Кушма һәм парлы сүзләр ничек ясалган? -Дәресебезнең максаты нинди? - Димәк, безнең дәрес темасы нинди тема була инде? Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. -Укучылар, әйдәгез әле презентациядә бирелгән рәсемнәрнең исемнәрен әйтеп нинди сүз булганын билгелик әле. - Тамырларын күрсәтеп күчереп языгыз. Көнбагыш (көн+багыш), көнчыгыш(көн+чыгыш), көнбатыш(көн+батыш), һәрвакыт(һәр+вакыт), карабодай(кара+бодай), көньяк(көнь+як), ашъяулык(ашъ+яулык), төньяк(төнь+як), гөлҗимеш(гөл+җимеш). Исән-сау, аклы-каралы,хатын-кыз, җем-җем, парлы-парлы. -Бу нинди сәзләр? -Алар ничек ясалганнар? (Ике тамыр кушылып, бер мәгънә белдерә; мәгънәдәш, капма-каршы, кабатлану сүзләр ярдәмендә) -Хәзер дәрестә өйрәнгәннәрне схема, таблица ярдәмендә ясап аңлатыгыз. (парлап эшләү) Сүзләр кушу юлы белән ясала |
| Кушма | Парлы | -ике сүз, кушылып, бер мәгънә белдерә | -антоним, синоним, аваздаш, сүзләрне кабатлап ясала | -кушылып языла | - сызыкча аша языла |
-Таблицаны тутырып языгыз: Физминутка | III этап. Яңа материалны өйрәнү. - Ни өчен кушма һәм парлы сүзләрнең ничек ясалышы турында әйтәлмибез? Кушма сүзләр ничек ясала? Парлы сүзләр ничек ясала? Парларда эшләү. Шәхси УУГ Регулятив УУГ Танып-белү УУГ Текстан, рәсемнәрдән яңа информацияне таба белү кунекмәләре булдыру. Коммуникатив УУГ -Нинди сүзләр антоним, синоним дип атала? |
IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту. Кушма һәм парлы сүзләрне дөрес язарга өйрәнү, ясалышларын истә калдыру. | Дәреслектә бирелгән күнегүләр өстендә эшләү. Парларда эшләгәндә бер-береңә ярдәм күрсәтү,тикшерү оештыру. Сорауларга җаваплар бирүдәкатнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү. | Парларда эшләүне оештыру, эшләнгән эшләргә контроль булдыру. Дәреслек буенча эш оештыру. Укучыларны проблемалы сораулар буенча фикер алышуда катнаштыру. | IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту. V. Дәфтәрләрдә эшләү. – Дәреслекнең 21нче битендә бирелгән 52нче күнегүне язып эшләү. Җөмләләрдән кушма сүзләрне табып, ясалышларын телдән аңлатырга. (кара+бодай, төн+боек, озын+борын, көн+батыш, көнь+як, көн+чыгыш, төнь+як) -54нче күнегүне парлап эшләү. Бирелгән кушма сүзләрнең кайсы сүз төркеменә керүен билгеләү. (Унбиш –сан, Илшат – исем, Гөлшат – исем, китапханә-исем, тизйөрешле-сыйфат, көнбатыш-исем, Актырнак-исем, уетугыз-сан, Караборын-исем, үзсүзле-сыйфат, Яңавыл-исем, башкала-исем, ассызыклау- фигыль, унҗиде-сан, озынборын-исем, карабодай-исем, ташбака- исем, гөлбакча- исем.) -Үзегез сайлаган биш сүз белән җөмләләр уйлап языгыз. Күзләргә зарядка:слайдларда бирелгән күнегүләрне кабатлау. – Ә хәзер дәреслектә бирелгән 56нчы күнегүне телдән эшлибез. Сүзләрнең ясалышын һәм язылышын аңлатыгыз. Мөстәкыйль эш. -Карточкаларда бирелгән таблицаны тутырып языгыз. Антонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр | Синонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр | Аваздаш сүз-ләрне парлап ясал-ган сүзләр | Сүзләрне ка-батлап ясалган сүзләр |
|
|
|
|
Ачлы-туклы, яну-көю,иге-чиге, кат-кат, яше-карты, уй-фикер, берән-сәрән, икәүдән-икәү,юк-бар, урын-җир, икеле-микеле, бөртек-бөртек, караңгылы-яктылы, уйнап-көлеп, имеш-мимеш, рәт-рәт. VI. Дәресне йомгаклау - Бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек? - Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды? -Дәрестә нинди төшенчәләр белән таныштык? - Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди сабак алдыгыз? | IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту. Дәфтәрләрдә эшләү. (мөстәкыйль эш) Регулятив УУГ 1.Укытучы ярдәмендә дәрестә эшләнәчәк эшләрне планлаштыру. Танып-белү УУГ Коммуникатив УУГ Регулятив УУГ 1.Дәреслек материалы өстендә эшләгәндә үз фикереңне әйтә белүне булдыру. 2.Уку эшчәнлеген, куелган максаттан чыгып, бәяли белү күнекмәләре булдыру. |