ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ПУБЛИЦИСТИКАСЫНДА САТИРА ҺӘМ ЮМОР
план-конспект урока (11 класс) на тему

Нигъмәтуллова Рәмзия Нурмөхәмәтовна

Габдулла Тукай публицистикасында сатира һәм юмор. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_publitsist.docx26.58 КБ

Предварительный просмотр:

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ПУБЛИЦИСТИКАСЫНДА САТИРА ҺӘМ ЮМОР

ДӘРЕС-ЛЕКЦИЯ

Нигъмәтуллова Рәмзия Нурмөхәммәт кызы

Алабуга муниципаль районы, муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе «1 нче  гимназия» нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

I  блок. Үткәннәрне кабатлау

- Укучылар, бүгенге дәрес-лекциянең темасы –  Габдулла Тукай публицистикасында сатира һәм юмор.  Бу – безнең гимназиядә  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның багышлап үткәрелә торган чараларның берсе.

Дәрес-лекциягә керешкәнче, бүгенге тема белән бәйләнешле тест  эшләп алыйк.

Сез түбәнрәк сыйныфларда белем алганда, теге яки бу язучының иҗатын өйрәнү барышында әдәбият гыйлеменә кагылышлы терминнар белән дә таныша бардыгыз.  Сезгә тәкъдим ителә торган бу тест юмор һәм сатира өлкәсе белән бәйле әдәби терминнарга кагыла.

Тестны башкару тәртибе: һәр сорауга җавап вариантлары өчәү, шуларның берсе генә дөрес. Шуларның дөресен генә сайлап алып билгелисез ( тест сораулары компьютер аша экранга чыгарыла).

1. Публицистикадагы сатира методына кайсысы керми?

а) очерк; ә) памфлет; б) фельетон.

2. Кайсы термин сатира өлкәсенә карамый?

а) аллегория; ә) метафора; б) пародия.

3. Сатира белән бәйле, ләкин сынлы сәнгать өлкәсенә карамый торган жанр

а) карикатура; ә) фарс; б) шарж.

4. Проза яки поэзиядә шаян характердагы миниатюра

а) юмореска; ә) очерк; б) баллада

5. Күренешне, эш-гамәлне чамадан тыш күпертеп сурәтләү

а) сарказм; ә) литота; б) гипербола.

6. « Кәҗә рәхмәт укый»  (Г. Тукай). Монда нинди чара кулланылган:

а) аллегория; ә) сынландыру; б) ирония;

7. Уку – энә белән кое казу. Аерып бирелгән тезмә нинди чараның чагылышы?

а) гротеск; ә) литота; б) юмор.

8. Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;

Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй! [Тукай I  том, 92 б.]. Шагыйрь монда нинди күчерелмә мәгънә төрен кулланган?

а) аллегория; ә) сарказм; б) юмор.

9. Тирләп, эссе көндә койнырга теләп,

Бер кеше салкын су алды бер чиләк…

Суны җилкә аркылы читкә сибеп

Куйды да, - син нечкәләп бер баксана: –  

«Әл дә тәнгә тимәде», - дип шатлана [Тукай I  том, 229 б.].  Бу алым ничек атала?

  а) сатира; ә) юмор; б) ирония.

10. Г.  Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы нинди стильдә ижат ителгән?

а) ирония; ә) гротеск; б) юмор.

11. Көлеп, юри  әйткәнне чынга алуга корылган  алым

а) гротеск; ә) сарказм; б) ирония.

12. Үзе бер карыш, сакалы мең карыш. Бу табышмактагы гипербола һәм литотаның янәшә килүе ничек атала?

а) метафора; ә синекдоха; б) антитеза.

13. Кибән чалма кибәк башта: ишан булган имеш хайван! [Тукай  II  том, 19 б.]. Бу – күчерелмә мәгънәнең кайсы төре?

а) гиперболик эпитет; ә) гадәти эпитет; б) метафора.

14. Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар:

«Булыр безнең хатын булса йөзе айдай»,  диләр анлар [Тукай  II  том, 20 б.].  Туры сөйләм составында нинди предметлы сурәтләү чарасы кулланылган?

а) эпитет; ә) оксюморон; б) чагыштыру.

15. Яратмыйм бер дә остабикәләрне,

Сези алдарга оста бикәләрне [Тукай  I  том, 96 б.]. Аерып бирелгән сүзләр

а) тышкы охшалыкка нигезләнгән метафора; ә) өлеш аша бөтенне белдерүгә нигезләнгән синекдоха; б) сүз уйнатуга корылган каламбур.

II  блок. Лекция

Берничә гасырга бер тапкыр гына туа торган, үз милләтенең язмышын алдан күрә белгән, шуның өчен борчылган, янган-көйгән,  ә үзе исән чагында еш кына Аллаһы Тәгалә тарафыннан аерым бер олы язмыш иясе булуын үзе  төшенмичә дә якты дөнья белән хушлашкан шәхесләр  була. Татар халкы өчен, әлбәттә, шундый шәхесләрнең иң күренеклесе – Габдулла Тукай.

Аның яшен атылгандай кыска гомере дә киләчәк буыннарга ниндидер бер ишарә кебек. Ул апрель аенда дөньяга  килгән, шул ук апрель аенда якты дөнья белән хушлашкан да. Язны, җәйне, яктылыкны,  җылылыкны яраткан, газиз туган халкын яраткан, миһербанлылык, қүңел җылылыгы турында кайгырткан.

Вакыт хәзерге буынны Тукайдан ераклаштыра барган саен, аның кадере, хөрмәте арта гына бара.

Тукай турында беренче дигән сүзне  бик еш кабатласак та, ялгыш булмас. Татар поэзиясенең чишмә башында бөек Кол Гали торса, хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның беренчесе – Габдулла Тукай.

Г. Тукайга бик кыска гына яшәп алган гомерендә милли күтәрелеш  дәртен, милли төшенкелек авырлыгын татырга туры килә.  

1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр Россиянең дистәләгән шәһәрләрендә чыккан газеталарның саны – 62, журналларның саны – 37 гә [ТЭС, 131, 193 б] җитә. Ләкин патша самодержавиесенең михербансыз цензурасы аларның берсен да озын гомерле итми, һаман да кыра тора.

Тукайның тагын бер тарихи миссиясе татар вакытлы матбугатының алгы сафында булуы белән, аның  бу матбугатны барлыкка китерү, формалаштыру һәм үстерү өлкәсендә күрсәткән фидакяр хезмәте белән бәйле.

Тукайны борчыган иң авыр мәсьәлә – татар халкы үлгәнме, әллә йоклаган гынамы дигән авыр сорауга җавап эзләү булды. Халыкның аңын сафландырдырга, уятырга  вакытлы матбугат  ярдәм итә ала. Болганчык яки революцион рухлы чорда халыкны селкетү өчен иң беренче чиратта сатира, сарказм алымнарын эшкә җигәргә кирәк. Акыллы Тукай, инде тарих күрсәткәнчә, татарларга вакытлыча гына бирелгән матбугат ирегеннән файдаланып калырга тырыша.

Г.Тукайның бик актив катнашы белән, хәтта турыдан-туры аның җитәкчелегендә 3 сатирик-юмористик  журнал  дөнья күргән:

«Уклар» –  1906 нчы елда Уральскида 6 номеры чыгып кала [ТЭС, 595 б.]; «Яшен»  – 1908 елның августыннан алып 1909 елның июненә кадәр Казанда нәшер ителә [ТЭС,   690 б.]; «Ялт-йолт» - 1910 елның маеннан алып 1918 елның июненә кадәр шулай ук Казанда чыга [ТЭС,   684 б.].

Тукай вакытлы матбугатның бик оператив масса-күләм чарасы булуын, аның халыкка тиз арада турыдан-туры  мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә алуын яхшы аңлый. Шуның белән бергә ул үз чорында чыга торган татар матбугаты белән даими рәвештә якыннан танышып бара. Алай гына да түгел, ул теге яки бу газета-журналга яки анда хезмәт итүче аерым шәхесләргә карата үз мөнәсәбәтен белдерә, шулар турында еш кына сатирик яисә җиңелчә генә көлеп юмористик планда мәкаләлар бастыра. Мисал өчен Тукайның чагыштыру һәм сүз уйнатуга корылып язылган «Хәзерге заманча сөйләшүләр» исемле мәкаләсеннән [Тукай 4 том, 86-87 б.] аерым юлларны карап үтик:

«Ике мөгаллим:

- Мөгаллим булгач, балаларны күз ачып йомганчы кеше итәчәкмен.

- Ярар, ярар, «Фикер» шикелле, алдан мактанып куйма!» Бу – 1905-1907 елларда Уральскида чыккан кондәлек газетасының [ТЭС, 613 б.]  бакчасына таш ату.

 «Ике кеше арасындагы низагъ:

-  Һи, «Тәрҗеман» баш! Кешегә гакыл өйрәтеп яткан буласың». Тукай халык сөйләм теленә хас җүләр баш тезмәсенә охшатып, бу юллар белән Исмәгыйль Гаспарлы җитәкләгән 1885-1918 нчы еллар арасында Бахчисарайда (Кырымда) нәшер ителгән газетадан [ТЭС, 556 б.] көлеп яза, чөнки Тукай ул замандагы төрекләштерү сәясәтенә каршы чыккан.

Тарих бит ул кабатланып тора. Бөек Ватан сугышы еллары сәхифәләреннән күренгәнчә, бу вакытта иң актив, иң продуктив жанрлар булып агитплакатлар, фельетоннар, кыска күләмле проза һәм поэзия әсәрләре булган һәм алар халыкның рухын күтәрү өчен хәлиткеч роль уйнаган.

Тукайлар заманы – беренче бөтендөнья сугышы, гражданнар сугышы, икенче бөтендөнья сугышының башы булган икән.

Г. Тукай әле татар публицистикасының яралгы хәлендә генә булган барлык алымнардан, чаралардан файдаланып калырга ашыга.

Тукайның күп кенә публицистик әсәрләре, фельтоннары сүз уйнатуга корылган. Бер мисал. Үзе оештырып, башлап йөрүчеләрдән булган «Яшен» журналы ябылгач, Г. Тукай  1910 елда «Ялт-йолт» журналында «Яшен мәрхүм» дигән мәкалә бастырып чыгара. Анда мондый юллар бар:

«Әмма мин аның [«Яшен» журналының – Р.Н.] үләр алдыннан сөйләгәне «йә», «шин», «мим»нәрнең мәгънәсен һич тә аңламый калдым» [Тукай 4 том, 108  б.]. Татар сүзе яшенне,  гарәп хәрефләренең исемнәре белән алыштырып, Тукай сүз уйнату алымын кулланган.

Мәгълүм булганча, күчерелмә мәгънәгә корылган метафораларның бер төркеме хайваннарга бәйләнешле атамаларны  кешегә караган атамага әйләндерү юлы аркылы барлыкка килә. Тукай бу алымнан да бик оста файдалана. Үз чорының тискәре күренешләрен, аерым шәхесләрне сатира уты астына ала. Мисалга аның шул ук «Ялт-йолт» журналында басылган «Кеше-хайваннар» мәкаләсен алыйк:

«Ү р д ә к – чапан эчендә симергән бай хатыныдыр…

К а ч ы р – төрек белән татар арасында калган «Шура» әдипләредер» [Тукай 4 том, 112 б.]. Монда шагыйрь сүз уйнату алымын да өстәп, «ишәк белән биянең яки айгыр белән биянең кушылгагы»н  [ТТАС, II  том, 77 б.] аңлаткан качыр сүзен качып калган «Шура» журналы әдипләренә тиңли.

Тукай моннан 125 ел элек яшәгән һәм иҗат иткән. Ләкин аның иҗатындагы табышлар бүген дә актуальлеген югалтмаган.

Укучылар,  сез Мәскәүнең үзәк телевидение каналларыннан юмористик тапшыруларны яратып карыйсыздыр. Әйтик, «Измайловский парк», «Кривое зеркало», «Смеяться разрешается» һ.б. Шунда аерым чыгышларның бер төре сүзнең инде кабул ителгән мәгънәсен юмористик планда бөтенләй көтелмәгән яктан, икенче төрле аңлатуга корылган. Бигрәк тә бу алымны Санкт-Петербургтагы «Красная бурда» журналы авторлары яратып куллана. Аны русча рәсми булмаган рәвештә, бераз көлебрәк «Бестолковый словарь» дип тә йөртәләр. Бу – «Толковый словарь русского языка» дигән сүзлеккә ишарә итү дә булып чыга.

Мин хәзер, үзебезнең чынбарлыкка кайтып, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ннән берничә сүз алып, шуларның аңлатмаларын укып күрсәтәм:

БҮРЕК -  1. Җылы баш киеме. 2. Кайбер кошларның баш түбәләрендә кабарып торган йон [ТТАС I  том, 222 б]. Күрәсез, бу сүз ике мәгънәгә ия.

КОРСАК – 1. Кеше һәм хайваннар тәненең ашказан, бавыр һ.б. органнар урнашкан өлеше; эч. 2. Кайбер предметларда (самовар, кибән, мичкә һ.б.) түгәрәкләнеп кабарып чыгып торган урта бер урын. 3. Күчерелмә мәгънәдә юан кешегә карата көлеп, мыскыл итеп әйтелә. 4. Күчерелмә мәгънәдә ашау, ашауга булган мохтаҗ. 5. Сөйләм телендә ана карынындагы бала [ТТАС II  том, 160 б.] Бу сүзнең 5 мәгънәсе бар.

МӘДРӘСӘ -  мөселманнарда: урта һәм югары сыйныфлары булган дини уку йорты [ТТАС II  том, 416 б.]. Бу сүз исә бер генә мәгънәгә ия.

Хәзер Тукайга мөрәҗәгать итик. Ул 1908 елда «Яшен» журналында «Лөгатьләр» [сүзләр, сүзлек] дигән шаян мәкалә бастырып чыгара. Алда китерелгән сүзләрнең аңлатмаларын шуннан укып карыйк:

БҮРЕК – карга оясы.

КОРСАК -  кеше хакыны җийәр [җийү – ашау дигән сүз – Р.Н.] өчен булган бер аппарат.

МӘДРӘСӘ -  хатынсыз яшьләрнең кыш уздыру өчен җыелып ята торган фатирларыдыр [Тукай 4 том, 70-71 б].

Күрәсезме, укучылар, хәзер дә юмор тудыруның бер юлы булган бу алымыннан 100 ел элек үк бөек Тукаебыз бик  оста файдаланган икән.

Сатирик рәвештә көлү максатыннан Г. Тукай үзенең публицистик язмаларында халкыбызның мәкальләрен бик урынлы итеп куллана.  Менә аның шул ук «Яшен» журналында 1908 нче елда басылып чыккан «Мәкальләр» дип исемләнгән кыска гына мәкаләсеннән берничә өзек:

«Биисе килмәгәннең көе килми. Татар бае гәзит сөйми». Тукай байлардан көлүен көлгән дә бит, укучылар, хәзер сез үзегез газета-журнал укырга яратасызмы? Күрәсезме, Тукай бер гасыр алдан ук бу турыда искәртеп киткән бит. Дәвам итик:

«Ат азгыны тайга иярер, татар мулласы байга иярер.

Өй биек, өйрәсе сыек. Кесәңдә акча булмаса, никадәр яхшы сөйләсәң дә, агызын [авызың] кыек.

Карама кешенең күзенә, кара сүзенә. Татар болай һич аңламас, төртеп күрсәтмәсәң күзенә» [Тукай 4 том, 81 б]. Татар тотып карамыйча ышанмый, дигән мәкальгә аваздаш булган яңа бер мәкаль иҗат иткән Тукай.

Татар милләтенең бик күркәм булмаган якларыннан көлү максатыннан чыгып, Тукай халкыбыз үзе ижат иткән мәкальләреннән ничек оста итеп файдаланган. Ә бит уйлап карасаң, Тукай дәвам итеп, ижат итеп бетергән бу  мәкальләрнең мәгънәләре  бүген дә зур әһәмияткә ия.

Тукайның үткен сатирик каләме бер сәясәт өлкәсе белән генә чикләнми. Мәсәлән,  аның «Ялт-йолт» журналында басылган «Адәмнең биш әгъзасы ни эшли?» дигән биш юллык язмасы белән танышыйк әле:

«К ү з – кеше бәхетенә кырын карый.

К о л а к – кеше серен тыңлый.

Б о р ы н   кайдан җил исә, шул якны исни.

Т е л  - ялганлый.

Кул – кеше хакын җомарлый» [Тукай, 4 том, 124 б.].

Бу  әлеге саналган нәрсәләр, әлбәттә, кешедәге анатомик органнарның төп физиологик функцияләре түгел. Ләкин Тукай шушы юллары белән кешенең кимчелекле сыйфатларын санау өчен шундый оста алым кулланган. Бу юлларда бит халкыбызның үткен мәкальләрендә генә күзәтелә торган фикерләр бирелгән. «Кырын карау» дигән мәкаль бар, аны Тукай күз әгъзасы белән бәйли. Ялагай, юмакай кешеләрнең чын сыйфатын ачканда борын әгъзасын мисал итеп ала ул.

«Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул»,  [Тукай 4 том, 175 б.] дип газиз халкы өчен горурланып та, аның гасырлар буе кыйналган жаны өчен ачыргаланып та, милләтнең кимчелекле якларыннан ачы, күз яше аша көлеп тә, үзеннән соң киләсе буыннарга васыять сыман сүзләр әйтеп калдырган Габдулла Тукайның бөеклеге, яңа гасырлар капка ишеген каккан саен, тагын да  аңлашыла, ачыла гына бара.

Әдәбият һәм шартлы кыскартылмалар

ТТАС – Татар телененең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977, 1979, 1981.

ТЭС – Татарский энциклопедический словарь. – Казань: Изд-во татарской энциклопедии, 1999.

Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 1 том. Шигырьләр. Поэмалар (1901-1908). – Казан: Татарстан китап нәшр-ты, 1985.

Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 2 том. Шигырьләр. Поэмалар (1901-1908). – Казан: Татарстан китап нәшр-ты, 1985.

Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 3 том. Проза. Публицистика (1904-1906). – Казан: Татарстан китап нәшр-ты, 1985.

Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 4 том. Проза. Публицистика (1907-1913). – Казан: Татарстан китап нәшр-ты, 1985.

Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 5 том. Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен язган хикәяләрШигырьләр. Поэмалар (1902-1913). – Казан: Татарстан китап нәшр-ты, 1985.

ТТАС – Татар телененең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977, 1979, 1981.

ТЭС – Татарский энциклопедический словарь. – Казань: Изд-во татарской энциклопедии, 1999.

Хатипов Ф.  Әдәбият теориясе. Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай

Габдулла Мухамедгари́фович  Тукаев -выдающийся татарский народный поэт, литературный критик, публицист и переводчик....

Внеклассное мероприятие по литературе в 11 классе по теме "Сатира и юмор 20-30-х годов XX века"

Внеклассное мероприятие по литературе в 11 классе представляет собой путешествие в город сатиры и юмора на чала 20 века...

СОЗДАНИЕ САТИРЫ И ЮМОРА СРЕДСТВАМИ ЛЕКСИКИ И ФРАЗЕОЛОГИИ (НА МАТЕРИАЛЕ ПРОИЗВЕДЕНИЙ М. ЗОЩЕНКО)

Данная статья была представлена на II Международной научно-исследовательской конференции для педагогов "Педагогический поиск", организованной Московским Центром Международного Образования и Центром п...

Программа элективного курса «Сатира и юмор в произведениях русских писателей»

Программа элективного курса «Сатира и юмор в произведениях русских писателей»...

«САТИРА И ЮМОР В РУССКОЙ ЛИТЕРАТУРЕ 20-30 ГОДОВ ХХ ВЕКА»

laquo;САТИРА И ЮМОР В РУССКОЙ ЛИТЕРАТУРЕ 20-30 ГОДОВ ХХВЕКА»(По произведениям М. Зощенко, И. Ильфа и Е. Петрова, А. Аверченко, Н. Тэффи )Изучение обзорных тем в старших классах всегда вызывает ...

Представление о сатире и юморе. И.А.Крылова "Свинья под Дубом"

Конспект урока по литературе для 6 класса по учебнику И.Н.Сухих. Тема: "Представление о сатире и юморе.И.А.Крылов "Свинья под Дубом". Конспект сопровождается презентацией, в которую вкл...

Представление о сатире и юморе. И.А.Крылов "Свинья под Дубом"

Конспект урока по литературе для 6 класса по учебнику И.Н.Сухих. Тема: "Представление о сатире и юморе.И.А.Крылов "Свинья под Дубом". Конспект сопровождается презентацией, в которую вкл...