Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы
календарно-тематическое планирование (6 класс) по теме

Шаймарданова Лейля Азгаровна

Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф  (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләр бүленеше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6kl_dbiyat.docx40.88 КБ

Предварительный просмотр:

татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф  өчен (татар төркеме)

укытуның төп нигезе буенча

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

2016 -2017 нче уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  • “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы.
  • “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар әдәбиятыннан программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5-9 нчы сыйныфлар” / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2014.
  • ТР, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 елга укыту планы.
  • ТР, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.
  • ТР, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең эш программалар нигезләмәсе.
  • Дәресләр расписаниесе.
  • Уку планының календарь графигы.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
  2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрләрдән өзекне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.
  3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.
  4. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.
  5. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш уяту.
  6. Татар, рус һәм башка халыклар әдәбиятларын чагыштырып карау күнекмәләре булдыру.
  7. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле.

Программада барысы 70 сәгать каралган. Мәктәп укыту планында татар әдәбияты атнага 2 сәгать, барысы 35 атна, ел буена 70 сәгать бирелгән. Уку елы барышында, программаның эчтәлеген тулысынча саклап, укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен исәпкә алып, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелде.

Программаның эчтәлеге

Эчтәлек

Сәгать саны программа буенча

Сәгать саны эш программасы буенча

Татар халык авыз иҗаты.

4

4

Борынгы әдәбият  үрнәкләре

2

2

XVIII  йөз әдәбияты

2

2

XIX  йөз әдәбияты

3

3

XX йөз әдәбияты

17

17

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты

7

7

Тыныч ил сагында

19

19

Тәрҗемә әсәрләр

3

3

Язучылар елмая

6

6

Татар теле-энҗе-мәрҗән тулы тел

7

7

Барлыгы

70

70

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

- укучыда әдәбиятны мөстәкыйль укып, аңларлык күнекмәләр булдыру;

-  татар сүз сәнгатен рус һәм дөнья әдәбияты фонында кабул итәргә өйрәтү;

- татар әдәби теле нормаларын саклап язу һәм сөйләү күнекмәләре булдыру;

- кирәкле мәгълүмат һәм белемнәрне төрле чыганаклардан табу, алардан мөстәкыйль рәвештә кулланырга өйрәтү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

-шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

- төрле мәгълүмат чараларын танып-белү һәм аралашу мәсәләсен хәл иткәндә куллану;

- активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

- үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

- әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләре

- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, нәтиҗәләрне  формалаштыру;

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

- төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм куллана белүе;

- әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны  танырга өйрәтү;

- әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү;

- татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү  аша,дөнья кулҗтурасы белән таныштыру;

- әдәбиятны тарих,җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау фрормалаштыру.

Коммуникатив УУГ(КУУГ)

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлили белү;

- бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

- күмәк эш вакытында, бигрәк тә фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү;

- укылган, тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә алу;

- үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү;

- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

- үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белү;

- башкаларны тыңлый, кирәк булганда үз фикерләрен үзгәртә алу;

- иптәшләре каршында төрле темаларга чыгыш ясау;

- бергәләп эшләгәндә бердәм карар кабул итә белү;

- текст буенча сораулар куя белу.

Предмет нәтиҗәләре

Танып-белү өлкәсендә:

-        татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга, иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен һәм аңа салынган мәңгелек кыйммәтләрне күзалларга өйрәтү;

-        укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен беркадәр билгели, геройларын бәяли алуына ирешү;

-         классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белүенә ирешү;

-        татар әдәбияты текстларын рус әдәбияты әсәрләре белән гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәттә чагыштыру күнекмәләре формалаштыру;

Әхлакый кыйммәтләр бәяләү өлкәсендә:

-        татар әдәбиятына хас рухи-әхлакый кыйммәтләрне, әдәби-эстетик үзенчәлекләрне аңларга өйрәтү;

-        мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;

-        баланың үзаңын үстерү, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

-        татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

Коммуникатив яктан:

-        татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү;

-        әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку, өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;

-          аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият,  вакытлы матбугат, интернет чаралары аша эзләү күнекмәсе булдыру;

-        укучының  мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру;

-         әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга өйрәтү.  

Эстетик яктан:

-        әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен һәм милли үзенчәлекләрен тою хисе формалаштыру;

-        баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;

-        рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре:

-        Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

-        сәнгатьле уку;

-        кабатлап сөйләүнең төрле төрләре (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);

-        шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

-        әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;

-        план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә (отзыв) язу;

-        сочинение  элементлары белән изложение  язу;

-        әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу;

-        тема, проблема, жанр уртаклыклары нигезендә татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү;

-        рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

-        сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;

-        өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;

-        классик әдипләрнең (Г.Тукай, К.Насыйри, Г.Ибраһимов, М.Җәлил) биографик белешмәләре белән танышу;

-        өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;

-        әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

-        әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

-        әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

-        укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;

-        геройларга характеристика бирү;

-        сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

-        әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

-        укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

-        әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

-        кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

-        өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү;

-        укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;

-        татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага  телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

-        эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

-        аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият,  вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Укыту – методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

Укытучы өчен:

1.Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә.  /Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2014.

2. Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 6 нчы сыйныф./ Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2014.

3.Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма./ Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф, 2005.

4. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. /Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф, 2007.

5. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. /Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2000.

6. Татар әдәбияты һәр дәрескә тестлар. 6 нчы сыйныф./ Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2016.

Укучы өчен:

1. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә.  /Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2014.

6 нчы А сыйныфы өчен  татар әдәбиятыннан календарь-тематик план

Дәрес саны

Бүлек һәм тема исемнәре

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

План

Факт

Татар халык авыз иҗаты

1

Халык җырлары. Фәнис Ярулин. “Җыр” Җыр турында галимнәр фикере

1

2

Халык җырлары. Роберт Миңнулин “Җырны булмый үтереп”

1

3

Йола һәм уен җырлары. Тарихи җырлар. Татар Халык җырлары. Җыр турында татар җырчылары фикере. Иҗади эш.

1

4

БСҮ. Җыр турында фикерләр. Г.Ибушевтан Җыр турында мәкальләр. Табышмаклар.

1

Борынгы әдәбият  үрнәкләре

5

Йосыф Баласагунлы Һәм “Котадгу белек” поэмасы турында “Котадгу белек” (өзек), “Тел турында”

1

6

Йосыф Баласагунлы. “Белем турында” татар халык мәкальләре

1

XVIII  йөз әдәбияты

7

Габдерәхим Утыз Имәни “Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”

1

8

Габдерәхим Утыз Имәни “Сату итү турында” М.Габдрәшит улы. “Кәҗә бәете”. Бәет

1

XIX  йөз әдәбияты

9

XIX йөз әдәбияты. Габделҗаббар Кандалый “Мулла белән абыстай”. Юмор һәм сатира.

1

10

Габделҗаббар Кандалый “Кыйссаи Ибраһим Әдһәм”

1

11

БСҮ. Габделҗаббар Кандалыйның ике юллыклары.

1

XX йөз әдәбияты

12

Г.Тукай Габдулла Тукай “Туган авыл”

1

13

Г.Тукай “Шүрәле”. Поэма жанры.

1

14

Г.Тукай “Шүрәле” поэмасы.

1

15

Г.Тукай. “Исемдә калганнар”

1

16

Г.Тукай. “Исемдә калганнар”

1

17

Г.Тукай. “Исемдә калганнар”

1

18

СТУ. Г.Исхакый “Кәҗүл читек”

1

19

М.Гафуриның тормыш юлы һәм иҗаты.

1

20

М.Гафури. “Ана”, “Ана теле”

1

21

БСҮ Р.Вәлиев “Урман”, И.Шишкин “Кояшлы көндә нарат урманы”

1

22

Һ. Такташ. “Иптәшләр”

1

23

Һ.Такташ “Мокамай”. Лирик герой.

1

24

Һ.Такташ “Ак чәчәкләр”

1

25

И.Гази. “Онытылмас еллар”

1

26

И.Гази. “Онытылмас еллар”

1

27

И.Гази. “Онытылмас еллар”

1

28

И.Гази. “Онытылмас еллар”, Л.Шагыйрьҗан “Рәхмәт игенчегә”

1

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты

29

Муса Җәлил. “Вәхшәт”

1

30

М.Җәлил “Имән”, “Чәчәкләр”

1

31

Н.Дәүли  “Дошманнан үч алыгыз”

1

32

БСҮ. Х.Мөҗәй турында. Х.Мөҗәй “Бүләк”. Иҗади эш.

1

33

Ә. Исхак. “Һөҗүмгә барганда”

1

34

Шәйхи Маннур. “Саубуллашу җыры”

1

35

СТУ. Ш.Маннур. “Татар кызы”, “Чәчәкләр һәм снарядлар”

1

Тыныч ил сагында

36

М.Мәһдиев. “ Фронтовиклар”

1

37

М. Мәһдиев. “ Фронтовиклар” Иҗади эш. Сочинение.

1

38

К.Латыйп “Җиңү парады”,  Р.Валиев “Мәхәббәт һәм нәфрәт”

1

39

БСҮ. Ш. Галиев.  “Аталы-уллы  солдатлар” балладасы.

Баллада жанры.

1

40

Ш.Маннапов.  “Тыңланмаган моңнар”

1

41

Ш.Маннапов. “Солдатта булган, диләр” Р.Акъегет “Мәңгелек ут ята мәйданнарда”, Җ.Дәрзаман  “Батырлык”

1

42

Э.Шәрифуллина “Туган җир”, Ф.Яруллин. “Туган ягы кирәк кешегә”. Туган як турында сөйләшү

1

43

Ә.Еники. “Матурлык” Хикәя жанры

1

44

Ә.Еники. “Матурлык” Хикәя жанры

1

45

Ә.Еники. “Матурлык” Хикәя жанры

1

46

СТУ.М.Мирза  “Балачак хатирәсе”

1

47

Г.Бәширов “Сабан туе” мәкаләсе

1

48

Г.Бәширов. “Язгы сабан туйлары”

1

49

Г.Бәширов. “Язгы сабан туйлары” БСҮ. Сабантуй. Картиналар буенча эш

1

50

Г.Бәширов. “Кунак кызлар килде утырмага”.

1

51

Г.Бәширов. “Кунак кызлар килде утырмага”.

1

52

Д.Гайнетдинова. “Ташлыяр Карлыгачы”

1

53

Д.Гайнетдинова. “Ташлыяр Карлыгачы”

1

Тәрҗемә әсәрләр

54

Тәрҗемә әсәрләр. А.Чехов. “Анюта”

1

55

СТУ. Һ. К.Андерсен. “Борчак өстендәге принцесса”

1

56

К. Паустовский. “Корыч балдак”

1

Язучылар елмая

57

Язучылар елмая. Р.Фәизов. “Батыр әйтте”

1

58

Г.Мөхәммәтшин. “Каз боткасы”

1

59

“Балыкчы” эстон халык җыры.

1

60

И.Гази. “Мәүлия нигә көлде?”

1

61

Арадаш  аттестация кысаларында еллык контроль эш

1

62

Гамил Афзал. “Мыек борам”

1

63

Гәрәй Рәхим. “А-ля-шэр туны”

1

Татар теле-энҗе-мәрҗән тулы тел

64

Х.Туфан. “И минем җандай кадерлем..”

1

65

БСҮ. Х.Туфан. “Туган тел”

1

66

Наҗар Нәҗми. “Татар теле”

1

67

Р.Фәйзуллин. “Минем телем”

1

68

Шәүкәт Галиев. “Туган телем”.

1

69

Р. Миңнуллин. “Туган телемә”

1

70

Үткәннәрне  кабатлау дәресе. Ринас Харис. “ Туган җирем” Н.Акмал. “Кешеләргә карап”

1

Барлыгы

70


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф татар төркеме

6нчы сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...

Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф татар төркеме

8нче сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...

Эш программасы татар теле 2 нче сыйныф татар төркеме

Эш программасы түбәндәге документларга һәм укыту-методик комплектларга нигезләнеп төзелде.I. Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, ф...

Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме)  өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләргә бүленеш....

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

5нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

6 нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

6нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...