Кызыксындыру чарасы
методическая разработка на тему

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Әлеге материал укучыларны кызыксындыру чарасы буларак тәкъдим ителә. Аны индивидуаль эшләүнең бер эш тѳре буларак та кулланырга мөмкин. Тәкъдим ителгән эшкәртмә М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча  әзерләнде. Аны айлык кысаларында ярыш өчен дә тәкъдим итәргә була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhlil_turynda_ukuchyga.docx97.22 КБ

Предварительный просмотр:

              15 нче февраль – Муса Җәлил туган көн

                           http://kitaphane.tatar.ru/file/jal_1.jpg

Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авы-лында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата. Муса  Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып ка-рый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган  «Бәхет»  шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда  Казан педа-гогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле берен-че китабы чыга. Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый.  1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең  җитәкчесе итеп сайлыйлар.  Су-гышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэма-сын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Ләкин  1942 нче елныңҗәендә Волхов фронтында,  дошман чолганышында калып, авыр яралан-ган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылык-лы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдер-гән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.  Татарстанга  аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем бе-лән беләләр. Бу дәфтәрнең беренчесен 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән  Габбас Шарипов исемле әсир алып чыга. Аннан ул аны Нигъмәт Терегулов дигән кеше-гә тапшыра. 1946 елны Н. Терегулов дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә китереп бирә. Икенче дәфтәрне Муса Җәлил саклар өчен Бельгия партизаны Андре Тиммер-манска биргән. Әлеге намуслы кеше 1947 нче елда аларны безнең илебезгә җибәрә.

Җәлилнең өченче дәфтәре дә булган дигән фикер бар. Ләкин әле ул табылмады, аны эзләү дәвам итә. 1944 елның 25 августында фашистлар  М. Җәлилне һәм аның көрәш-тәшләрен җәзалыйлар. Җәлилчеләр соңгы сәгатьләрендә дөнья белән кулларына мө-селманнарның изге китабы – Коръән тотып хушлашалар.

Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар.  Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.

Аның исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәлкуел- ды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге бистә бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде. Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.

                                    Беләсеңме? Үзеңне сынап кара ...

 http://gdb.rferl.org/8C722761-65B1-4DB2-9C98-93B57758EC31_mw800_s.jpg

  • Муса Җәлил ничәнче елда һөкем ителә?
  • Муса  Җәлил ничә көн тоткынлыкта була?
  • Тоткынлыкка ничәнче елда эләгә?
  • Муса Җәлилнең кызының исеме ничек?
  • Беренче шигыре ничәнче елда һәм нинди псевдоним астында чыга?
  • М.Җәлил кайсы шагыйрьләрнең әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән?
  • М.Җәлил шигырьләренә көй язган кайсы композиторларны беләсез?
  • Сугышчан батырлыгы өчен М.Җәлилгә кайчан Советлар Союзы Герое исеме бирелә?

Кроссворд чишү.

1.М

2.

У

3.

С

4.А

5.Җ

6.

Ә

7.

Л

8.

И

9.

Л

  1. Муса  Җәлил  туган авыл.
  2. Муса  Җәлил  туган өлкә.
  3. Муса  Җәлил  кайсы айда хөкем ителә?
  4.  М . Җәлилнең  якын дусты, көрәштәше.
  5. Бу юллар нинди шигырьдән:

“Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,

  Яшәсәгез, мин дә яшәрмен”?

  1. М . Җәлилнең  тормыш иптәше.
  2. М . Җәлил  туган ай.
  3. Үзенең үлемсез шигырьләрен ул кайсы төрмәдә иҗат итә?
  4.  М . Җәлилнең  кызының исеме.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел.

Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел....

Күпмәдәниятлелек шартларында аралашу чарасы буларак музыка фәненең роле.

Хәзерге вакытта педагогларда, шул исәптән музыка укытучыларында да поликультур белем бирү барышында укучыларда ничек итеп толер...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак  тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында д...

Тема: Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез Түзем hәм сабыр булган өчен, Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез! ( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы. 5 нче сыйныф)

Әлеге  класстан тыш чараны  А. Гыйләҗевнеӊ «Язгы кәрваннар» әсәрен  өйрәнгәндә дә берләштереп җибәрергә була.Максат: Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешненыгыту; тормыш кыйммәтл...

Патриотик тәрбия чарасы буларак матур әдәбият

Фатих Кәрим иҗатында патриотик тәрбиянең бирелеше әдәби әсәрләргә мисаллар белән бирелә....