урок родного языка в 5 классе
план-конспект урока на тему

Алеева Дания Раисовна

урок родного языка в 5 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_syynyf_tatar_tele.doc41 КБ
Microsoft Office document icon deresten_tysh_chara.doc57 КБ
Microsoft Office document icon edebiyat_6_syynyf.doc61.5 КБ
Файл edebiyat_7_syynyf.docx22.33 КБ

Предварительный просмотр:

 Татар теле, 5 сыйныф.

Тема: Фонетика һәм орфоэпияне кабатлау.

Максат:

  1. Фонетика, орфоэпия буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
  2. Укучыларның белемнәрен тикшерү,  мөстәкыйль эшләү күнекмәсен тикшерү.
  3. Туган телне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау: сәяхәт картасы, йолдызчыклар, индивидуаль биремле  карточкалар, сигнал карточкалары, фонетик зарядка өчен күрсәтмәлелек.

Дәреснең план-конспекты.

  1. Оештыру.

  1. Кабатлау.

Фонетика һәм орфоэпия иленә сәяхәт.

  1. Фонетика һәм орфоэпия сүзләренә аңлатма бирү.

Фонетика – сөйләм авазларын өйрәнүче бүлек.

Сүзләрне дөрес әйтергә орфоэпия (грекча орфо – дөрес, эпо – сүз, сөйләм) өйрәтә.

  1. Сәяхәтнең маршруты белән танышу:
  • Фонетика шәһәре
  • Авазлар тавы
  • Сингармонизм урманы
  • “Ял” кафесы
  • Тартыклар сазлыгы
  • Иҗек чишмәсе
  • Орфоэпия шәһәре

  1. Сәяхәткә чыгу.

Табышмакның җавабын табу.

Дүрт тәгәрмәчле әрҗә,

Үзе зур көчкә ия.

Олы юлдан йөгерә,

Максатка тиз җиткерә. (Автобус.)

  • Димәк, без автобуста сәяхәт итәчәкбез. Юлга кузгалыйк, дуслар!

ФОНЕТИКА ШӘҺӘРЕ

  • Фонетика сөйләм авазларын өйрәнә. Авазлар ничек күрсәтелә? ([ ])

Бирем 1. Түбәндәге сүзләрдәге авазларны күрсәтергә.

I в. – яшьлек, мәктәп, болыт.

II в. – юньле, китап, өлеш.

  • Барлык хәреф тә аваз белдерәме? Аваз һәм хәреф составлары туры килмәгән очраклар бармы? Мисаллар китерегез.

Бирем 2.

I в. – бер авазның ике хәреф белән белдерелүенә мисал китерергә (төзелеш, сүзсез, [ө] – ө, е;  [с] – с, з.)

II в. – бер хәрефнең  ике аваз  белдерүенә мисал китерергә (көз – кыш: [к] - [къ]; гүзәл, гади:  [г] - [гъ]; вагон, вакыйга: [в] - [w]).

АВАЗЛАР ТАВЫ

  • Авазлар ничек, нәрсә ярдәмендә ясала?
  • Нинди авазлар тавышлы дип аталалар? (сузык авазлар)
  • Нинди авазларны шаулы диләр? (саңгырау тартыкларны)
  • Нинди авазлар ясалганда, тавыш та, шау да катнаша? (яңгырау тартыклар)
  • Нинди авазлар борын авазлары дип йөртеләләр? Ни өчен? ([м], [н], [ң])

“Кайсы артык?” уены.

Бирелгән төркемнәрдән артык авазларны табарга, ни өчен артык булуын аңлатырга.

I в. – [б], [к], [м], [з], [ж], ], [ш]. (сузык)

II в. – [ф], [с], [л], [п], [х]. (яңгырау тартык)

СИНГАРМОНИЗМ УРМАНЫ

  • Сингармонизм нәрсә ул? (Сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сингармонизм яки сузыклар гармониясе дип атала.)
  • Аның нинди төрләре бар? (I төре – сузыкларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы, II төре – иренләшү күренеше.)

“Кайсы артык?” уены.

Сингармонизм законын истә тотып, бирелгән сүзләр арасыннан артык сүзне табарга.

I в. – шәһәр, ишек, йөзем, чана, чәчәк. (сингармонизмның 2 нче төренә карый)

II в. – томан, үгез, кылыч, рәсем, китап. (сингармонизм законына буйсынмаган)

“ЯЛ” КАФЕСЫ

Физкультминут.

ТАРТЫКЛАР САЗЛЫГЫ

- Тартыклар нинди төрләргә бүленәләр? (яңгырау, саңгырау)

1) [к]-[къ], [г]-[гъ] авазлары язылган сигнал карточкалары ярдәмендә эшләү.

Бирем: укытучы әйткән сүздә булган авазны сигнал карточкасы ярдәмендә күрсәтергә. Әгәр 2 аваз булса, икесен дә күрсәтергә.

Кыйммәт, кеше, көймә, карга, гомер, тәнкыйть, зәгыйфь, дикъкать, гөмбә, кәгазь, китап, җәмгыять, кагыйдә, гасыр, гөл,  гадәт.

Бу вакытта 2 укучы сүзләргә төшеп калган хәрефләрне куялар:

I в. –  ил_ам, бә_ет, _әйкәл, _ава, мә_әббәт, _әзер, падиша_, пө_тә, ша_ит, _өрмә.

II в. – иртә_ге, мә_ге, төше_ке, ча_гы, боры_гы, бәрә_ге, я_гын, Чы_гыз, җи_ел, туга_кай.

ИҖЕК ЧИШМӘСЕ

- Иҗек нәрсә ул? (иҗек - әйтелешнең иң кечкенә кисәге)

- Иҗекләрнең нинди төрләре бар? Мисаллар әйтегез. (ачык һәм ябык иҗекләр була)

- Татар телендә басым гадәттә кайсы иҗеккә төшә? (соңгы)

- Кайсы очракларда бу кагыйдә сакланмый? (Кайбер сүзләрдә басым башка иҗеккә төшә, кушымчалар ялганганда да, басым саклана, күчми. Мәсәлән, күренмә - күренмәде.)

- Нинди иҗек калыплары бар? (С, СТ, ТС, ТСТ, ТСТТ, ТТСТ)

ОРФОЭПИЯ ШӘҺӘРЕ

-Сүзләрне дөрес әйтергә орфоэпия өйрәтә.

Фонетик зарядка.

Зәңгәр, казан, кымыз, һава, шәһәр, гөнаһ, чиләк, мәчет, күмәч, дәү, адым, съезд, хәтер, ахыр, оҗмах, тәэмин, Коръән, җир, гаҗәп, таҗ.

  1. Дәрескә йомгак. Фонетик анализ тәртибен искә төшерү.
  2. Өй эше бирү. Гомер, юньле сүзләренә фонетик анализ ясарга.
  3. Укучыларның белемнәрен бәяләү.



Предварительный просмотр:

                           Дәрестән тыш чара. «Татар теле – дуслык теле»

Максат:    туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;  телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;  туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: плакатлар (“Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш.”)

Татар моңының сихри,тылсымлы,аһәңле кабатланмас яңгырашында без сезнең  белән бүгенге очрашуыбызны башлыйбыз.

Ерактан  килгәнме  сез?

Бик  якын  туганмы сез?

Дуслашырга бер сүз җитә

Сихри сүз, исәнмесез.

      Исәнмесез,хөрмәтле кунакларыбыз,укытучыларыбыз, укучылар. Без бүген   туган тел бәйрәменә җыелдык. Укучылар,сез әкиятләр тыңларга, шигырьләр укырга  яратасыз . Игътибар белән тыңлагыз , әкият- табышмак  сөйлим сезгә. Борын – борын заманда бик биек тауда гаиләсе белән 1 кеше яшәгән. Бер төнне аларның ишеген 3 кеше шакыган.Хуҗаның өе бик кечкенә икән.  Хуҗа алардан:

  • Сез кемнәр?- дип сораган.
  • Берегез генә керегез. Минем өем бик кечкенә ,дигән.
  • Без-Дуслык,Бәхет,Байлык.
  • Кайсыбызны чакырсаң.шул керер, - дигәннәр алар.
  • Хуҗа өенә кемне чакырган дип уйлыйсыз укучылар?
  • Дуслык аның өенә кергәч, гаиләсенә бәхет тә, байлык та, тынычлык та килгән.
  • Әңгәмә.

 Укучылар , гаиләдәге кешеләрне, туганнарны , дусларны,күршеләрне нәрсә дуслаштыра, берләштерә?

-Сөйләшү, аралашу.

-Ә без нәрсә ярдәмендә аралашабыз, дуслашабыз.?

-

Димәк, тел – аралашу, сөйләшү,дуслашу өчен ярдәм итә.

Тел кешене дус итә.

Бүгенге  сыйныфтан  тыш чарабызның темасы «Татар теле – дуслык теле» .

Дәресебезнең символы итеп ,Кояшны алдык. Кояш җирне җылытса, ә  татар телебездә аралашу күңелебезне   җылытсын,баетсын. Телебезнең гомере кояш гомередәй  озын булсын, җир йөзендә милләтебез  югалмасын, , киләчәге өметле һәм ышанычлы   булсын.

(Укучылар, дөрес,аңлаешлы,матур җавапларыгыз  да  безнең күңелләребезне җылытыр. Ә без сезгә дөрес, төгәл, эчтәлекле җавапларыгыз өчен  жетоннар биреп барырбыз.  Сез аларны  Кояш янәшәсенә куя барырсыз.)

  1. Шигырьләр сөйләү

 Укучылар,татар теле – шагыйрьләр теле  дип әйтә  халкыбыз.Туган телебез турында бик күп шигырьләр  иҗат ителгән. Бу күргәзмәдә татар шагыйрьләребезнең ,якташ шагыйрьләребезнең Р.Гарифуллина Г.Гәрәева,В.Фатыйхов,Р.Әхмәтҗанов,К.Сибгатуллинның  шигырь  китапларын  күрәсез.   Ә хәзер , бергәләп  ,телебез  турында шагыйрьләребез язган, шигырьләрне сөйләп үтик.

                  Тел кешене дус итә.                                                                                      

                        Бер –берсенә  беркетә.                                                                            

                        Бел ,балам син рус телен

                        Һәм онытма үз телең.

  Татарча да яхшы бел,

                      Русча да яхшы бел.

                      Икесе дә безнең өчен                                    

                      Иң кирәкле затлы тел.

   И туган телем ,туган тел

                     Сүзең алтын булган тел.

                    Син,татар баласы, диеп,

                     Сайрап торган изге тел!

    Без бит руслар-

                    Сезнең якын дуслар

                    Өйрәнәбез татар телен ,

                   Яратабыз татар халкын.

  Анам телем,анам булып,

                   Мөлаем эндәшәсең.

                  Әнием дә ,туган тел дә

                   Сау –сәламәт яшәсен!

   Иң изге хисләремне

             Туган телдә аңлатам.

             Шуңа күрә туган телне,

             Хөрмәтлим мин,яратам.

 Яттан сөйләп ,”Туган тел”не

                      Без дә үсеп җиткәнбез  Барлык балалар да сине, Ярата, татар теле!

 

2. ,,Туган тел,,(  Җырлана).

,,Туган тел,,(  Җырлана). 

 И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.  

  Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән

Аннары төннәр буе

Әбкәм хикәят сөйләгән

 И туган тел! Һәрвакытта

Ярдәмең берлән синең

Кечкенәдән аңлашылган

Шатлыгым, кайгым минем.

 И туган тел! Синдә булган

Иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

Әткәм-әнкәмне, ходам!

 3.Әңгәмә.Конкурс.Тукай иҗаты буенча.

 -Укучылар, искә төшереп үтик  .«Туган тел » шигырен кем язган?

-Г.Тукай.

-Быел Г.Тукай абыебызның  115 яшьлек юбилеен билгеләп үтәбез.

Сезгә аның бик күп шигырьләре, әкиятләре  таныш .

-Укучылар,  рәсемгә карап, Г.Тукай иҗатын,аның әкияти, лирик геройларын  әйтеп  үтик. Г.Тукай әсәрләрен кем күбрәк белә икән?  

4.Мәрҗәнгә тиң хәзинә.(Чагыштыру).

5. (Аудио язма тыңлана)

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып ,соңгы көнгә кадәр тел- кешенең аерылгысыз юлдашы, дусты. Һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Аларны урынлы кулланыйк. Сөйләбездәге сүзләрне шушы  мәрҗән бөртекләренә тиңлим мин.Укучылар,  мәрҗәннең бер төймәсе  генә урынында булмаса да, аның матурлыгы югала.  Сүзләрнең берсен генә дөрес кулланмасак та ,сөйләмебезнең дә яңгырашы, эчтәлеге   югала. Шуңа күрә уйлаган уебызга һәм әйткән сүзебезгә һәрвакыт игътибарлы булыйк.

-Укучылар, ә хәзер  аудиоязманы тыңлыйк .

( Аудио язма тыңлана)

-Укучылар, сезгә  малайның җавабы ошадымы?

 -Ни өчен ошамады?

-Чөнки ул еш кына бер сүзне кабатлый.

-Үзенең сөйләменә игътибар  итми.

6.(Бирем). Укучылар,текстны дөресләп укып ,  без бу малайга ярдәм итик. (Текст бирелә).

7.Әдәпле сөйләү кагыйдәләре.

Укучылар, һәр кешегә зәвыклы ,әдәпле, матур,аңлаешлы сөйләшергә өйрәнергә

кирәк. Әдәпле сөйләү кагыйдәләрен искә төшерик, әлеге малайга да хат аша язып

җибәрербез, аңа да ярдәме  тимичә калмас.

Әдәпле сөйләү кагыйдәләре.

1.Сүзне әйткәнче башта уйла.

2.Чын күңелдән ягымлы итеп сөйләш.

3.Үзеңнә яхшылык иткән кешегә чын күңелдән ягымлы итеп рәхмәт әйтә бел.

4.Зурлар сүзенә урынсыз катышу – әдәпсезлек.

5.Кычкырып сөйләмә,әмма кеше ишетерлек булсын.

          Чыннан да, әдәпле кешенең  уйлары да,  сүзе дә, йөреше дә ,киеме дә

 матур булырга тиеш. Халкыбызның  чишмә суыдай саф  яңгыравыклы теленә

 милли киемнәребезнең матурлыгы,    чулпы – беләзек  чыңнары   да кушыла.

Әдәпле кеше үз – үзен тотышы,тышкы кыяфәте,ягымлы сөйләшүе, күрешкәндә матур итеп кул бирүе, хәл – хәвәл сораша белүе белән аерылып тора.

8.Матур сүзләр.

Укучылар,кешене  яратуны ,нәниләрне назлауны ,өлкәннәрне зурлауны белдерә торган нинди сүзләр беләсез:…. (Тамчыларга  языла).Яңгыр тамчылары чәчәкләрне…үстерсә., ә кеше күңелен аңа әйткән бер матур сүз үстереп җибәрә,укучылар.Шуңа күрә бер – берегезгә , өлкәннәргә  матур сүзләрне ешрак  әйтегез..

8. Мәкальләр.

Укучылар ,  шушы урында, тел турында мәкальләр искә төшереп үтсәк , бик урынлы булыр. (Чәчәкләргә язылганнар).чәчәкләр болын –кырларның, бакчаларның яме булса, ә мәкальләр телебезнең- бизәге.

Әдәп башы – тел.

Инсафлының – теле саф.

Иле барның – теле бар.

Тәмле дә тел, тәмсез дә тел.

Татлы тел-җан азыгы.

Сөйләгән телем  балдай татлы,

Торган җирем –затлы.

Телләр белгән- илләр гизгән .

Әлеге мәкальләр безгә әби – бабаларыбыздан килгән.

 Кыска гына җөмләләргә күпме мәгънә салынган.

 Нинди генә ягымлы , кадерле , йөрәккә якын, сүзләр юк икән телебездә  !

Укучылар, борынгыдан килгән бишек җырларыбызда, уен- йолаларыбыз да шундый сүзләр еш очрый.

9.Йөзек салыш.Табышмаклар.

 Әйдәгез , «Йөзек салыш» уены белән танышабыз, бергәләп  уйныйбыз. Ә биремнәрдә – табышмаклар  булыр.

Бер чыгарып җибәрсәң, кире кайтмый.

Сүз

 Үзе сөяксез сөйли дә сөйли.

Тел.

Миндә бар, синдә юк.Ул нәрсә?

(м )

Ат башында нәрсә бар?

Юк аягы юк күзе өйрәтә үзе.(Китап).

Ул чибәр булса,

Үзең дә чибәр.

Йөзеңдә матур

Нәрсә булыр бу?

Я әйтеп җибәр.

Тел.

 9. Укучылар, тел турында күренекле шәхесләребез, талантлы кешеләребез.

галимнәребезнең  сүзләренә тукталыйк.

«Туган ил, туган тел сүзләре һәрвакыт бергә яшиләр,

                                                          аерылгысыз булып яшиләр»                                                                                        (С.Хәким).

 Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү          мөмкин түгел»,   - дип яза  Садри  Максуди .

  «Без - татарлар, телебез - татар теле,

                                                             мөстәкыйль һәм камил тел ул»

                                                                                                 (К.Насыйри)

 Укучылар, телебез, никадәр бай, матур, үзенчәлекле, серле икән.

.Аның сере нәрсәдә   икән ?  Аралашу барышында туган дуслыкта...    Җирне   кояш җылысы берләштерсә,җылытса,  ә кеше күңелен ягымлы сүзләр җылыта, дуслаштыра.  Яңгыр тамчылары чәчәкләргә шифа, дәва булса,аларны үстерсә; ә күңелләребезгә ягымлы сүзләр,шифа .Алар безне үстерә,канатландыра.

Дөньяның,җирнең матурлыгында  табигать хозурлыгы(матурлыгы) янәшәсендә,  тел ярдәмендә аралашудан, аңлашудан торган, дуслыктан туган матурлык та,җылылык та  бар.  Менә шушы ике матурлык яшәсә,телебез дә ,җиребез дә яшәр. Чыннан да  «хикмәтле дә , бизәкле дә икән телебез.

И, минем җандай кадерле,

И җылы, тере телем.

Кайгылар теле түгел син

Шатлыклар теле бүген.

Тик синең ярдәмең белән,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм, - дип кадерләп һәм горурланып әйтерлек шулай саф һәм матур булып калсын иде телебез.«Татар теле – гомерлек юлдашыбыз,дустыбыз »  булсын иде.



Предварительный просмотр:

     Тема:”Гомер эзләрең буйлап”

( 6 нчы сыйныфта Х.Туфан иҗатын кабатлау дәресе).

                                               

Максат: Шагыйрь иҗаты буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшерү, ныгыту; Х.Туфан иҗаты, тормышы турында өстәмә мәгълүматлар бирү; укучыларда мәрхәмәтлелек, матурлык хисләре, шагыйрь иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең тибы: кабатлау.

Методы: әңгәмә.

Җиһазлау: Шагыйрьнең портреты; китаплар күргәзмәсе; аудиоязма; шагыйрьнең 100 еллыгына чыгарылган фотоальбом; М.Кәрим, Г.Рәхим, К.Сибгатуллин сүзләре язылган плакатлар; компьюторга кертелгән тестлар, әдипнең һәм аның якыннарының фотосурәтләреннән төзелгән слайдлар.

Дәрес барышы:

  1. Дәресне оештыру.
  2. Төп өлеш.

   

           1. Кереш сүз.

Укучылар, без сезнең белән әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган әдип Х.Туфан иҗатын өйрәндек. Бүген “ Гомер эзләрең буйлап “дигән йомгаклау дәресендә без шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында тагын бик күп өстәмә мәгълүматлар алырбыз, аның шигырьләре турында сөйләшербез.

Дәресебезне ни өчен шулай атарбыз? Чөнки, Туфанның бу дөньяга аваз салганына    йөз елдан артык вакыт үтсә дә, шагыйрь иҗаты югалмады, ул һаман безнең күңелләрдә балкып тора. ( Игътибар плакаттагы М.Кәрим сүзләренә юнәлтелә).

Сандугачка нигә буй-сын,

Нәрсәгә аңа бизәк?

Таңда бер сайрап җибәрсә,

Биш кат өзелә үзәк.

Шагыйрьгә нигә чин кирәк,

Нәрсәгә аңа титул?

Патшалар ятлап алырлык

Шигырьләр яза бит ул. – дип язган Х.Туфан турында М.Кәрим.

Шагыйрьләр әллә нинди зур дәрәҗә-исемнәргә ия булмаска мөмкин, ләкин алар патшаларны да баш идерерлек, патшаларның да йөрәк хисләрен кузгатырлык шигырьләр иҗат итәләр.

           2. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты буенча сәяхәт.

Сәхифәбезнең беренче битен ачабыз: “Туфан елмаюы”.( Мониторда сәхифә исеме язылган һәм Х..Туфанның елмаеп төшкән фотосурәтләре урнаштырылган слайдлар ачыла,соңыннан игътибар плакаттагы Г.Рәхим сүзләренә юнәлтелә).

Гомерендә бер шигырь дә язмый

Гел елмаеп кына торса да,

Туфан Туфан булып калыр иде,

Мәңге калыр иде дөньяда. – ди Г.Рәхим.

Балалар, без сезнең белән беренче дәрестә шагыйрьнең портреты белән танышкан идек.Тагын бер игътибар белән карыйк әле. ( Укучылар монитордагы Х.Туфанның елмаеп торган сурәтенә карый). Х.Туфан безнең күңелебезне кайсы ягы белән биләп ала? ( Озынча, тынычлык бөркеп торган якты йөз, бераз моңлы, чак кына елмаюлы тылсымлы күзләр. Тузгырга әзер торган күперенке чал чәчләр, елмаеп торучы иреннәр ).

- Әйе, ул үзенең елмаюы белән күп кешене җәлеп иткән.( Игътибар плакаттагы К.Сибгатуллин сүзләренә юнәлтелә).Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин да соклануын яшерә алмый:

 Туфан елмаюы беркемдә дә юк. Аның бөтен йөзе балкый, иреннәре генә түгел, һәр җыерчыгы, һәр күзәнәге елмая иде.” – ди.

Укучылар, шагыйрьнең исемен без Х.Туфан дип сөйләшсәк тә, бу аның әдәби кушаматы гына икән. Чын исеме аның Хизбулла була. ( Сүз укучыга бирелә:

- Аксубай районы Иске Кармәт авылында 1900 нче елның 9 нчы декабрендә унынчы бала булып Хизбулла исемле бер малай дөньяга килә.( Мониторда Х.Туфанның туган авылындагы музей-йорты рәсеме). Аларның авыллары көчләп чукындыруга эләгә, ләкин кешеләр рус диненә күчүдән баш тарталар. Никахлар чиркәүдә теркәлмәгәнлектән, балалар ана исеме белән йөртелергә тиеш була. Әнисенең исеме Гөлзизә булганга, Хизбулланың фамилиясе дә Гөлзизин дип алына.

“Туфан” фамилиясенең барлыкка килү тарихы да бар. Бер шигыренә ул бабасының кушаматы булган “Дуфан”ны псевдоним итеп ала. Редактор аны “Туфан” дип төзәтә. Шулай итеп, татар поэзиясендә Туфан фамилияле шагыйрь барлыкка килә).

- Әйе, укучылар, Туфан фамилиясенә кадәр аның тагын бер фамилиясе булган әле. Аның әтисен, бик белекле булганы өчен, авыл халкы “Хәзрәт” кушаматы белән атап йөрткән. 1907 нче елларда мәдрәсәгә барыр вакыт җиткәч, аңа Хәзрәтов фамилиясен бирәләр.( Мониторда шагыйрьнең шәкерт вакытында төшкән фотосурәте). Шулай итеп, Туфан фамилиясенә ул урау юллар аша килә.

Сәхифәбезнең икенче бите: “Бәлки шагыйрь булмас та идем”дип атала.

( Мониторда сәхифә исеме язылган слайд ачыла).

- Укучылар, Туфан “Ничек шагыйрь булдым соң?” дигән сорауга үзе ничек җавап бирә? Ягез, искә төшерик әле. ( Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән буенча укучылар җавабы тыңлана).

- Әйе, укучылар, шигърияткә килүенең тәэсирләрен ул әнисе, табигать, дөнья биргән сабаклар белән бәйләп аңлата икән.

Әнисенең табигатькә карата булган мәхәббәте эзсез югалмый. Хәсән Туфан да чәчәкләрне, ак каенны бик яраткан. Ул Аккош күле буендагы дачасында чәчәкләр үстергән. Аларның төрле-төрле сортларын булдырган. Безнең бакчаларыбызда үсә торган флокс чәчәкләренең шәмәхә төслесен дә ул китереп чыгарган. Бакчада йөргәндә, үсемлекләр тапталып изелмәсен дигәндәй, бик саклык белән генә атлый торган булган. Аның өчен бөтен үсемлекләр дә тере, алар кешеләр кебек сулыйлардыр сыман тоелган. Менә шундый олы җанлы кеше булган Х.Туфан.

Физкультминут.

Өченче битебезне ачыйк. Ул “Ил язмышының кара җилләре” дип атала.(Мониторда сәхифә исеме ачыла). Бу сәхифәбездә нәрсә турында сүз барыр?

Х.Туфанга тормыш юлының авыр сукмакларын узарга, бик күп кимсетелүләр күрергә туры килә дип сөйләшкән идек. Сүз аның Сталин лагерьларында үткәргән еллары турында бара.

- Укучылар, шагыйрьне нәрсәдә гаеплиләр?

- Х.Туфан әсәрләрендә дошман идеологиясе үткәрелә, дип гаепләп, ул кулга алына.

 (Сүз укучыга билелә)

- Х.Туфанны 1940 нчы елда кулга алалар. Әсәрләре басылмый, китаплары чыкмый. Аның шигырь-поэмаларында иптәш Сталинга яла ягу кебек гаепләр күрәләр. Сорау алу вакытында аңа чит ил кешеләре белән элемтәгә кереп, Совет влвстен таркатырга маташкан дип гаеп тагалар.

Көне буе сорау алуда ач тоталар. Тикшерүчегә кайнар аш, икенчегә котлет яки гуляш китерәләр. Ул тоткынның ач күзләре каршысында тәмләп ашый, Хәсән абыйның исә эчендә ач бүреләр улый.

Аны кич белән генә камерага илтеп ябалар. Әмма йокларга ирек бирмиләр, ишек дөбер-шатыр ачыла, сакчылар аны тартып төшерәләр дә, типкәләп, яңадан допроска алып китәләр.

- Мин суд барышында барыбер дөресен сөйлим, сезне фаш итәчәкмен,- дип әйтеп карый Туфан.

Тикшерүче көлә генә:

-  Сакаллы сабый син. Суд та, барысы да үз кулыбызда,- ди.

Сорау алулар алга табан тагын да кискенләшә. Туфанга хәзер утырырга да ирек бирмиләр – аңын югалтып, гөрселдәп авып төшкәнче аягурә тоталар. Һич көтмәгәндә сорау алулар туктала. Сакчыларның пыш-пыш суйләүләреннән нәрсәдер булганын сизенә ул. Пычрак газета кисәген табып, авырлык белән булса да укып, Германия белән сугыш башланганын белә.

Укытучы сүзе: Сталин лагерьларында шагыйрьгә үлем белән күзгә-күз берничә тапкыр очрашырга туры килә. Аны үлем җәзасына хөкем итәләр, соңрак бу карар 10 елга каты режимлы колониядә утыру белән алыштырыла. Аны Кремль астындагы төрмәгә күчерәләр.( Хәзер монда онкология диспансеры). Бу бик борынгы төрмә була. Кайчандыр монда Пугачев та утырган. Ишекне ачсалар, таң кала: камера шыгрым тулы, ишек ачылгач, кешеләр тышкы якка егылалар. Туфанны шунда этеп кертәләр, ул аягүрә килеш гәүдәләр арасында асылынып диярлек кала. Пугачев заманында мондый камерада ике кеше утыра, хәзер сиксәнләп тоткын. Бу камерада көн саен берничә кеше тончыгып үлә. Мондый шартларда ул үзенең озак яши алмаячагын аңлый: температурасы күтәрелә, һава җитми.

Шушы җәһәннәм камерасында ул тоткынлык елларындагы зур шатлыгын да татый. Х.Туфан биредә шагыйрь Ф.Кәрим белән очраша. Алар кочаклашып күрешәләр, сөйләшәләр, бер-берсенә тоткынлык шартларында иҗат иткән шигырьләрен дә укыйлар.

Бу камерада утырганда аның хәле бик авырая, ул авырый башлый. Соңгы чиккә җиткәндә бер могъҗиза була – аны төрмә табибы янына чакыралар. Х.Туфан шикләнеп кенә бара. Аны яшь кенә бер татар егете каршы ала. Бу егет аның шигырьләрен яратып укуын, әгәр теләсә, уңайлырак камерага күчерә алуын әйтә. Туфан аңа ышанмый, уйларга вакыт бирүен сорый. Табиб риза була һәм аңа ипи белән баллы су бирә. Камерага әйләнеп кайткач, Х.Туфан Ф.Кәрим белән киңәшә. Ф.Кәрим аңа табиб тәкъдимен кабул итәргә киңәш бирә. Үзе сугышка җибәрүләрен сорап хат язган була. Ә Х.Туфанның статьясы бик авыр була. Сораса да сугышка җибәрмәсләр иде.

Ә хәзер  алдагы сәхифәбезгә күчик. “Кайсыгызның кулы җылы?” дип атала бу сәхифә.( Мониторда сәхифәнең исеме чыга).Бу сәхифәдә без шагыйрьнең шигырләре турында сөйләшербез. Һәр шагыйрьнең йөзен билгели торган шигырьләре була. “Кайсыгызның кулы җылы?” – Х.Туфанның шундый шигыре. (Бер укучы шигырьне яттан сөйли).

- Шигырь кемгә багышланган?

(Мониторда Х.Туфанның хатыны – Луиза Сәлиәсгарова фотосурәте).

  • Луиза Сәлиәсгарова кем ул?
  • Ни өчен шагыйрьгә җылы кул кирәк?
  • Шагыйрьнең тагын кайсы шигыре хатынына багышлап язылган?

Укучылар, мин сезгә Х.Туфанның хатынына багышлап язган тагын бер шигырен аудиоязмада тыңлатып үтәргә телим. Шигырьне Татарстанның халык артисты  А. Арсланов укый. (Аудиоязмада Х.Туфанның  “Тамчылар ни диләр?” шигыре тыңлана).

  • “Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син, каның белән ялгагансың ич!”- дигән

юлларны сез ничек аңлыйсыз? Бу турыда сез нәрсәләр беләсез?

  • Монда тагын Х.Туфан белән булган бер хәлне сөйләп китми булмый. Бер вакыт, төрмәдә, Х.Туфан ачлыктан авырый башлый. Аның бөтен тәне шешенә. Бармак белән баскач, тәнендә чокыр кала. Х.Туфанның ишеткәне дә, күргәне дә була – болай авырган кеше озак яшәми, үлә. Ул да тормыштан өметен өзә. Җитмәсә, аны сау тоткыннар белән бер күреп эшләтәләр. Туфанның хәле бик авырая, ризык булса да, ашый алмаслык хәлгә җитә. Шул вакытта аңа хатыныннан посылка килеп төшә. Луизасы азык-төлек җибәргән. Иң өстә итле сумсалар була. Х.Туфан сумсаны бер-ике кабып куя. Аның ашарга теләге туа. Акрынлап, хатыны җибәргән ризыкларны ашап, савыга башлый, аякка баса.Ә Луиза бу ризыкларны кан тапшырып тапкан акчаларга алган була.Шулай итеп, дөрестән дә, иренең гомерен “каны белән ялгаган” булып чыга.
  • Х.Туфанга дөньяның бик күп җирләрендә булырга, бик күп кешеләр белән очрашырга туры килә. Ләкин туган ягы күк якын, газиз җирне ул беркайчан да таба алмый. Без бу турыда аның нинди шигырен укыдык?
  • “Аралагыз мине.”
  • Әсәрнең эчтәлеге ни турында? ( Бөтен эчтәлеге диярлек сагыну, ярату, юксынудан гыйбәрәт).
  • Сәбәбе? (Туган яктан аерылу.)
  • Туган якны сагынуы чагыштыру ысулы белән бирелә. Нәрсәләр чагыштырыла? (Җаваплар тыңлана.)
  • Шигырь ничә строфадан тора?
  • Һәр строфа ничә тезмәдән тора?
  • Х.Туфанның әдәбиятка алып килгән яңалыгы нәрсәдә?
  • Өстәмә юл куллану алымын кайсы шигырьләрдә күрдек?

Ә хәзер аудиоязмада шагыйрьнең үз тавышын тыңлап китик. Шагыйрь “Ландыш” дигән шигырен укый.( Аудиоязмада шигырь тыңлана).

- Х.Туфанның шигырьләренә  көйләр дә язганнар. Җырчы Рөстәм Закиров башкаруында “Агыла да болыт агыла” җырын тыңлыйк.( Аудиоязмада җыр тыңлана).

              3. Белемнәрне тикшерү.

Ә хәзер дәрестә алган белемнәребезне ныгытып, тест сорауларына җавап бирербез.( Мониторда тест сораулары язылган слайд ачыла. Укуылар дәфтәрләрдә число, теманы язганнан соң ,тест сорауларына җавап яза. Соңыннан дәфтәрләр җыеп алына.)

1. Х.Туфан ничәнче елда туган?

а) 1900; б)1886; в)2000.

2. Х.Туфан туган як:

а) Яшел Үзән; б)Арча; в) Аксубай.

3. Х.Туфан-

а) драматург; б)шагыйрь; в) язучы.

4. Луиза Сәлиәсгарова кем ул?

а) әнисе; б)хатыны; в) кызы.

5. Төрмә камерасында Х.Туфан кем белән очраша?

а) Г.Тукай; б)Ф.Кәрим; в)Кол Гали.

6. Бирелгән шигырьләрнең кайсысы Х. Туфанныкы?

А) “Уку” ; б) “ Авыл” ; в) “ Кораб”.

7. “ Илдә ниләр бар икән?” шигырендә сүз кем турында?

а) дусты; б)хатыны; в) туган иле.

8. Х.Туфанның чын исеме ничек?

а) Хәсән; б) Хизбулла; в) Дуфан.

9. Х.Туфанның туган авылы:

а) Мостафа; б) Кушлавыч; в) Иске Кармәт.

10.Х.Туфан кайчан үлгән?

а) 1956 нчы елда;; б) 1940 нчы елда;; в) 1981 нче елда.

              4.Йомгаклау.

Шагыйрь дөньяны, җирдә яшәү бәхетен ак төстән башка кабул итә алмый. Шундый авырлыклар күреп тә, кешеләргә ышанычын югалтмый, дөньяның бүтәннәр күреп бетерә алмаган ямен дә күреп яши. Аның шигърияте яши икән, димәк ул бүген дә халык күңелендә исән.

  1. Дәрескә йомгак ясау.
  1. Дәрескә бәя бирү.
  • Укучылар, дәрес сезгә ошадымы?
  • Нәрсә ошады?
  • Ә кемнәрнең чыгышлары ошады? Кайсы ягы белән ошады?
  1. Укучыларга билгеләр кую.

  1. Өйгә эш бирү. Киләсе дәрестә без Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнүгә керешәчәкбез. Өйдә дәреслекнкң 91-93 нче битләрендәге материал белән танышып, Г.Ибраһимов турында белгәннәрне искә төшереп килергә кирәк.



Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты,  7 сыйныф

Тема: Табышмаклар кичәсе

Дәрес планы.

1.     Кереш өлеш.

-исәнләшү

-укучыларны барлау

-2 командага бүлеп утырту

    Укучылар, без сезнең белән әдәбият дәресләренең иң беренчеләрендә, сүзне халык авыз иҗаты белән танышудан башлаган идек. Ә узган дәрестә         Ш. Галиевның табышмаклары белән таныштык. Шулай да, әйдәгез, исегезгә төшерегез әле, халык авыз иҗатына нәрсәләр керде?

    (әкиятләр, җырлар, бәетләр, легендалар, мөнәҗәтләр,табышмаклар, такмак- такмазалар, эпослар, мәзәкләр...һ.б.)

    Әйе, укучылар , бик дөрес әйттегез.

    Ә без бүгенге дәрестә исә халык авыз иҗаты булган- табышмаклар турында сөйләшербез.

    Халык авыз иҗаты- халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагылышы. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә.

    Сез инде халык авыз иҗаты әсәрләренең борын- борын заманда, әле язу булганчы ук барлыкка килгәнен беләсез. Сәләтле кешеләр мәкаль- әйтемнәр, җыр- бәетләр, әкиятләр, табышмаклар уйлап тапканар.

    Менә бүген без сезнең белән халык авыз иҗатының бер төре- табышмаклар кичәсенә-КВН га җыелдык.

    КВН ның нәрсә икәнен сез беләсез инде. КВН да бары тик зирәкләр, тапкырлар, эшкә оста, сүзгә кыска укучылар гына катнаша. Сезнең алда шундый ике команда. Үзләрен таныштыру өчен сүзне командаларның үзләренә бирәм. Алар үзләренең исемнәре, девизлары, җырлары белән таныштырсыннар.

    (жюри составы билгеләнә, командалар үзләре белән таныштыра)

2.     Төп өлеш.

    Шулай итеп, бәйгене башлап җибәрәбез.

Беренче бәйге.

Һәр команда бер- берсенә 5әр табышмак әйтәләр.

Икенче бәйге.

“Бу-мин”уены. Уен болай башкарыла: бер командага табышмаклар язылган карточкалар, шул табышмакларның җаваплары икенче командага таратыла. Бер команда табышмакларны укый, ә икенче командада әлеге табышмакның җавабы язылган укучы торып басып, “бу- мин”дип әйтергә тиеш була. Барлык табышмакларга да шур рәвешле җавап бирелеп чыгыла. Аннары командалар рольләрне алмашалар.

1 команда

1. Озын идем-киселдем,

Юан идем-ярылдым,

Инде утка тарыдым.  

                               Утын

 2Башы тауда, аягы диңгездә.

                               Елга

3.Кечкенә сары карт,

Кигән туны тугыз кат.

                           Суган

2 команда

1. Мин кечкенә, миңа тимә,

Тисәң, авыртты димә.

                                Балкорты 

2.Аягы бар, кулы юк,

Аркасы бар, түше юк.

                              Урындык

3.Бәләкәй генә олан,

Биленә каеш буган.

                                Себерке

Музыкаль тәнәфес  (Татар халык җыры башкарыла)

Өченче бәйге.

Чираттагы көч сынашу- тапкыр җаваплы табышмаклар чишү.

Т  Каз судан чыккач нишли?

                     (коры җиргә баса)

А  Ат нигә улак янына бара?

                    (улак үзе килмәгәнгә)

Б  Кәҗә җидене тутыргач нишли?

                   (сигезгә чыга)

Ы  Урманга нәрсә белән баралар?

                  (юл белән)

Ш  Су кайда коры була?

                    (картада)

М  Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый?

                    (күләгәсен)

А  Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма, ничә алма була?

                   (имәндә алма булмый)

К  Мәче нинди ишектән керә?

                   (ачык)

Дүртенче бәйге.

    Рәсемнәр күрсәтелә һәм укучылар шушы рәсемнәргә карата табышмаклар әйтергә тиеш.

    (куян, барабан, чеби, әтәч, суган, үрдәк, самолет,өстәл)

Бишенче бәйге.

“Кем җитез” уены.

-кырык сүзен ике шакмакка сыйдыр.                                                                                                                   

4

0

 

 -алтын сүзен ике шакмакка сыйдыр.

6

н

 

Музыкаль тәнәфес (Татар халык җыры башкарыла)

Алтынчы бәйге.

    Иң оста рәссам. Һәр командадан бер укучы тактага чыга. Аларга табышмак әйтелә, ә алар күзләре бәйләнгән килеш , табышмакның җавабын рәсем итеп тактага ясарга тиеш булалар.

    Ул булса,  көн була,

    Ул булмаса, кем була?

                        (кояш)

Димәк, укучылар тактага кояш рәсеме ясарга тиеш.

    Җиденче бәйге.

    Кроссворд чишү.

1.

Т

е

л

е

ф

о

н

я

ф

р

А

к

 

3.

Б

у

р

а

н

 

я

ң

г

Ы

р

 

5.

к

и

Ш

е

р

 

г

а

р

М

у

н

 

7.

к

А

й

т

а

в

а

з

8.

К

у

р

а

й

 

 

    1.Үзе сөйли,

Ә кешесе күренми. (телефон)

    2.Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә. (яфрак)

    3.Үкерә дә котыра,

Бөтен җирне тутыра. (буран)

    4.Килмәсәм- чакыралар,

Килсәм- качалар. (яңгыр)

    5. Җир астында җиз бүкән. (кишер)

    6. Сырлы- сырлы ул,

Безнең кулда җырлый ул. (гармун)

    7. Тавышын ишетәм,

Үзен күрмим. (кайтаваз)

     8. Аягын- башын кистем.

Корсагын тиштем,

Эченә өрдем,

Моңайганын күрдем. (курай)

 

Сигезенче бәйге..

“ТАБЫШМАК” сүзеннән кайсы команда күп сүз ясый?

3. Йомгаклау.

-жюри нәтиҗә ясый, җиңүче команданы билгели.

-дәресне гомумиләштереп йомгаклау

-билгеләр кую

-саубуллашу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Коеспект урока русского языка 5 класс "Наш родной русский язык"

Данный конспект составлен по теме "Наш родной русский язык" для 5 класса, УМК под редакцией Е.А.Быстровой.Учебник для 5 класса в 2-х частях.Москва. «Русское слово»,2012....

Конспект урока родного языка (русского) в 9 классе по теме "Отражение в русском языке культуры и истории русского народа"

Урок №1 "Язык и культура. Отражение в русском языке культуры и истории русского народа"...

Технологическая карта урока родного языка (русского) в 9 классе "Отражение в русском языке культуры и истории русского народа"

Технологическая карта к уроку № 1 "Язык и культура. Отражение в русском языке культуры и истории русского народа"...

Урок родного языка 8 класс Примеры ключевых слов-концептов русской культуры

Интересная работа со словами - концептами русской культуры....

ТЕХНОЛОГИЧЕСКАЯ КАРТА УРОКА РОДНОГО ЯЗЫКА (РУССКОГО) В 9 КЛАССЕ Урок 1. ЯЗЫК И КУЛЬТУРА. ОТРАЖЕНИЕ В РУССКОМ ЯЗЫКЕ КУЛЬТУРЫ И ИСТОРИИ РУССКОГО НАРОДА

ТЕХНОЛОГИЧЕСКАЯ КАРТА УРОКА РОДНОГО ЯЗЫКА (РУССКОГО) В 9 КЛАССЕ Урок 1. ЯЗЫК И КУЛЬТУРА. ОТРАЖЕНИЕ В РУССКОМ ЯЗЫКЕ КУЛЬТУРЫ И ИСТОРИИ РУССКОГО НАРОДА...