Татар балалар язучысы Л.Гыймадиева
статья на тему

Мухаметдинова Резеда Фаритовна

Краткая характеристика татарской детской литературы начала XXI века и творчества писательницы Л.Гимадиевой.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mohmtdinova_r.f._1.docx20.69 КБ

Предварительный просмотр:

Татар балалар язучысы Ләлә Гыймадиева

Мөхәмәтдинова Резеда Фәрит кызы,

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Алабуга шәһәре 1 нче урта мәктәбе

       Балалар әдәбияты һәм балалар өчен китаплар  халыкның, җәмгыятьнең мәдәнияте үсешенең , гомумән алганда, рухи халәтенең үзенчәлекле күрсәткече булып торалар.Балалар әдәбияты ата-аналар һәм  педагоглар өчен тәрбия һәм белем бирү коралы булып хезмәт итәләр, ә балалар өчен дус һәм иптәшкә әвереләләр. Балалар әдәбиятына йөкләнгән тәрбияви, өйрәтү бурычлары бүгенге көндә илебездә барган үзгәрешләр дәверендә дә бик әһәмиятле булып калалар.

       Татар балалар әдәбиятының бай тарихы, аның үсеш юллары турында күп язучы һәм шагыйрьләребез, мәгърифәтчеләребез һәм әдәбият белегечләребез тикшеренү алып баралар. Шул ук вакытта, XX гасыр ахыры һәм XXI гасыр башы татар әдәбияты торышы турында тикшеренүләр әле бик аз дип әйтергә була.

       Нәкъ менә шушы елларда, XX гасыр ахыры һәм XXI гасыр башында татар  әдәбияты, үзенең гомум  үсеше һәм җәмгыятьнең рухи яңаруы кысаларында, гореф-гадәтләребезгә, тарихыбызга, халык педагогикасы мирасына кабат әйләнеп кайтуы белән аерылып тора.

       Татар балалар әдәбиятында заманчалык һәрвакыт көчле була. Җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә аваздаш булып, әдипләр кечкенә укучыларыбызны идеологик төсмерләрдән азат ителгән, зур, катлаулы һәм авыр тормышта яшәү сәнгатенә өйрәтә башлыйлар.

       Әсәрләрдә балаларның   һәм яшүсмерләрнең эчке дөньясына игътибар арта. Әдипләр дөньядагы, тирә-ягыбызда , яшәешебездә, шәхесләрдә барган үзгәрешләр турында бала күзаллавы аша бирергә тырышалар.Тормышыбыз балалар күзлеге аша бернинди бизәүләрсез, үзгәртелмичә, чын булганча сурәтләнә.

       XXI гасыр башында татар балалар  әдәбиятына Л.Лерон, З.Хөснияр,Ф.Яхин,Г.Гыйльманов, Л.Гыймадиева кебек яңа көчле дулкын килеп керде. Гомумән алганда, татар балалар әдәбиятының төрле жанрларында эшләүче язучылар, үз укучыларындда тормышка актив караш, кешеләргә һәм табигатькә игелекле караш тәрбияләүләрен дәвам итәләр.

       Шулар арасыннан мин татар балалар язучысы Ләлә Гыймадива иҗатына тукталып китәргә телим.

       Ләлә Нәгыйм кызы Гыймадиева  Дөбьяз районы Мәмдәл авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, әдәби хезмәткәр, укытучы, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир вазифаларында хезмәт куя.

       Аның нәниләр өчен язган кыска хикәяләр тупланмасы беренче тапкыр 1964 елда «Тылсымлы таяк» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла, 1986 һәм 1999 елларда исә «Кызарган алмалар» һәм «Мыеклы фәрештә» исемле, 2005 һәм 2007 нче елларда «Чуфут-кале малайлары»һәм «Мин аңа бәхет телим»  исемле китаплары дөнья күрә.

       Минем кулымда Ләлә Гыймадиеваның «Мин аңа бәхет телим» исемле җыентыгы. Бу җыентыкта 5 кыска хикәя һәм бер повесть  кергән. Җыентыктагы әсәрләр бер сулышта укып чыгыла.Авторның хикәяләре кыска,бер-ике битле күләм эчендә кызыклы вакыйгалар, игътибарны җәлеп итәрлек характерлар да бар. Бу бары тик чын осталарга гына бирелә.Әйе, авторның хикәяләрендә һәр сүз уйланылган, үз урынында кулланылган, тәэсирле, ачык һәм аңлаешлы. Хикәяләрдәге геройлар төрле – балалар бакчасы яшендәге балалар,  башлангыч сыйныф укучылары, яшүсмерләр – кызлар һәм малайлар . Ин гадәти, көн саен мәктәптә һәм өйдә була торган вакыйгалар аша геройларның эчке дөньясы ачыла, рухи үсеше күзәтелә. Ял һәм хезмәт, тәрбия һәм тәрбиясезлек, уңышлар һәм җиңелү, шатлык һәм кайгы, күз яшьләре һәм куаныч, нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар – хикәяләрдәге геройлар шушы сорауларга җавап бирергә телиләр. Автор бу сорауларга җавапны балаларның үзләреннән эзләтә, әсәрләрне укыганда һәркем дә шул геройлар кебек фикер йөртә, уйлана, сөенә,үзен борчыган сорауларга җавап эзли, нәтиҗә ясый.Автор тарафыннан үгет-нәсыйхәт тә,  дөрес җавапка төртеп күрсәтү дә, ялыктыргыч аңлатулар дә юк. Җыентыктагы хикәяләр шуның белән дә бик үзенчәлекле һәм югары дәрәҗәдәге тәрбияви әһәмияткә ия.

     Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә:

Беренчедән, Л.Гыймадиеваның хикәяләре безгә үсеп килүче яшь буынны яхшырак аңларга, аларча фикер йөртергә, аларны аңларга ярдәм итсәләр, икенчедән, балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйныйлар, аларны үзара  миһербанлы, дус, кешелекле, тирә-ягыбыздагы кешеләргә игътибарлы булырга өйрәтәләр.

       Балалар язучысы буларак, Л. Гыймадиева үткән гасырның алтмышынчы елларыннан башлап республикада чыга торган көндәлек матбугат битләрендә даими катнашып килә. Әдәби тәнкыйтьнең гомуми фикеренчә, Л.Гыймадиеваның  нәниләргә атап язган хикәяләре күләме яктан кыска-җыйнак, эчтәлек, тел-стиль һәм тәрбияви максаты ягыннан балалар күңеленә үтемле, сәнгатьчә тәэсирле булулары белән аерылып торалар.
       Матбугат һәм балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ләлә Гыймадиева 1997 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. ул - 1988 елдан Татарстан журналистлар берлеге һәм 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Кулланылган әдәбият:

1.Г а л и е в Ш. Мәмдәлләрдә янган уттан. // Ватаным Татарстан. – 1997. – 5 март.

2.И с л а м о в Ф. Алма агачыннан ерак төшми // Мәдәни җомга. – 2007. – 30 март

3.И х с а н о в а Л. Алмагачның алмасы // Мәдәни җомга. – 1997. – 7 март.

4.Л а т ы й ф и Ф. Без – бер төркемнән // Казан утлары. – 2002. – № 3. – 181–182 б.

5.Ш ә м с и С. Тормышның бер кисәге // Шәһри Казан. – 1997. – 28 февр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема . Дәрҗия Аппакова – балалар язучысы.

             Дәрҗия Аппакова – балалар язучысы. 6нчы сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе....

Балалар язучысы Р.Бәшәр белән очрашу кичәсенә сценарий

Якташ язучыбыз Рәшит Бәшәр белән очрашу кичәсенә багышланган сценарий...

Роберт Миңнуллин -балалар язучысы

6 класста үткәрү өчен әзерләнгән дәрес...

Абдулла Алиш - балалар язучысы

Балалар язучыларын һәм аларның әсәрләрен  кабатлау. Әкиятләр мисалында тәрбияләү, уку һәм сөйләм күнекмәләрен ныгыту....

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Балалар язучысы Резеда Вәлиева иҗатының тематикасы һәм тәрбияви әһәмияте.

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидениены күпләр балалар өчен кулайрак та күрә. Әмма экраннардагы әзер мәгълүмат баланы фикер йөртергә өйрәтми, ә уйлау сәләтен киметә. Югыйсә бик авыр чорларда, кыен в...