Балалар язучысы Резеда Вәлиева иҗатының тематикасы һәм тәрбияви әһәмияте.
материал (7 класс) на тему

Габдеева Фарида Рафаэловна

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидениены күпләр балалар өчен кулайрак та күрә. Әмма экраннардагы әзер мәгълүмат баланы фикер йөртергә өйрәтми, ә уйлау сәләтен киметә. Югыйсә бик авыр чорларда, кыен вакытларда да китапка мәхәббәт сүнмәгән. Барыбызга да мәгълүм ки, уй-фикер үсеше китаптан килә.Боларның барысын да исәпкә алып, күп кенә язучылар үзләренең әсәрләрен балалар өчен туплама итеп чыгаралар. Менә шулар балалар өчен «җанын  биреп», алар өчен иҗат каләмен тибрәткән язучыларыбыздан Резеда Вәлиеваны атап китәсе килә. Ул- балаларның нәрсә белән кызыксынуларын, хыял һәм теләкләрен белеп язган балалар язучысы.  Аның әкиятләре, шигырьләре  фантазиягә, тирән фикергә, матурлыкка бай. Шагыйрә мәхәббәт һәм нәфрәт,   батырлык-куркаклык, акыллылык һәм наданлык, уңганлык һәм ялкаулык кебек төшен­чәләрне капма-каршы куеп,  балаларга тәрбия бирү юлында куллана («Керпе белән Ташбака», «Мактанчык Бака», «Апа белән сеңел» һ.6.).

 Р. Вәлиева  әкиятләре бүгенге  көндә дә зур әһәмияткә ия. Чөнки әкиятләрдә тормышта  очрый торган гаделсезлекләр, аларны җиңү  очраклары күрсәтелә. Алар балаларга аңлаешлы, җиңел телдә язылган. Шулай ук әкиятләре татар телен өйрәнүчегә тел ачкычы да булып тора.

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r.vlieva.docx43.05 КБ

Предварительный просмотр:

Р.Вәлиева иҗатының тематикасы һәм  тәрбияви әһәмияте

Р. Вәлиева балаларның нәрсә белән кызыксынуларын, хыял һәм теләкләрен белеп эш итә. Аның әсәрләре фантазиягә, тирән фикергә, матурлыкка бай. Р. Вәлиева иҗаты балаларның дөньяны танып-белүе ягыннан да әһәмиятле. Әмма әдибә барлык сорауларга да җавап табып, әзерләп бирми, бәлки, баланың үзен уйланырга этәрә; теге яки бу вакыйгада кемнең хаклы яки хаксыз, ничек яхшы һәм киресе булуын белергә һәм дөрес җавапны ишетергә тели, моның өчен балаларга мөрәҗәгать итә, аларны сөйләшүгә чакыра. «Күбәләк белән Кырмыска», «Ташбака», «Җәй белән бала», «Ишегалды бозлавык», «Саран Сарбай», «Керпе белән бала» — моның матур үрнәкләре. «Күбәләк белән Кырмыска» әкиятендә, мәсәлән, бал кортларының бер дә юкка мактауларын, бал җыюның һич тә авырлыгы булмавын сөйләп торган Күбәләккә Кырмыска менә нәрсә ди: «Син дә чәчәктән чәчәккә кунып очасың бит, алай бик җиңел булгач, нигә соң син дә бал җыймыйсың?». Әлеге сүзләргә үпкәләп, Күбәләк Кырмыска яныннан китеп бара һәм автор балаларга «Нигә икән? Син ничек уйлыйсың?» дигән сораулар куя. Бала, әлбәттә, уйланырга, әлеге сорауларга җавап табарга һәм аңлатырга мәҗбүр.

Р. Вәлиева әсәрләре аша балаларны яхшыдан — яманны, актан — караны, чын гүзәллектән — ялганны аерырга өйрәтә, гомумән, киң мәгънәдә аларда матурлыкны аңлау зәвыгын тәрбияләргә омтыла. Бу нисбәттән, аның аерым әкиятләрендә һәм шигырьләрендә Г. Тукайдан килгән үзенчәлек, традицияләр күзгә ташлана. Аерым алганда, «Күбәләк белән кырмыска», «Керпе белән Ташбака», «Мактанчык бака», «Әтәч — Кызыл Кәпәч», «Яңгыр белән Кояш» һ.б. әкиятләре Тукайның мәсәлләре белән аваздаш. Охшашлык исемнәрдә үк төсмерләнә. Әкиятләр азагында нәтиҗә Г. Тукайдагыча аерым күрсәтелсә, охшашлык тагын да артыр иде. Әлбәттә, бу — бөек шагыйрьне кабатлау түгел, ә бәлки, аңа хас булганча, фикерне үткен, тәэсирле, камил, сәнгатьчә чаралар аша җиткерергә омтылу.

Поэзиягә килгәндә, Г. Тукай һәм Р. Вәлиева шигырьләрендә шулай ук охшашлыклар байтак күзәтелә. Мисалга, Р. Вәлиеваның «Эшем күп» шигырен генә алыйк. Ул Г. Тукайның «Эш беткәч, уйнарга ярый» әсәре белән аваздаш.. Биредә үзәккә кечкенә кызчыкның курчагы өчен күлмәк тегү вакыйгасы куелган. Нәни героиня күпме генә чакырсалар да, «уйнарга да, мультик карарга да, шуарга да» чыкмый:

«Дөресен әйтәм курчагым, Ничек аңлатыйм тагын. «Чыга алмыйм»,— дидем бит, бәйрәм җитә, эшем күп,»[1]— ди ул.

Биредә тырышлык, хезмәт темасы Тукайдагыча иң югары ноктадан торып сурәтләнгән, ул балаларча гади дә, үтемле дә. Иҗатта мондый мисалларны күпләп табарга мөмкин.

Шагыйрә аерым шигырьләрендә балаларны акыллы  булырга һәм тәртипкә өйрәтә: «Акыллы малай икән», «Тәрбияләү бик кыен», «Оялдык...», «Сүз тыңлаучан булыгыз», «Урман һәм мин», «Бәбкәләр» һәм башка әсәрләрдә вакыйгалар «мин» — кечкенә бала исеменнән сөйләнелеп, аерым хәлләрнең, кыланмышларның тәртипсезлек яки киресе булуын аңлата. Нәни геройлар үз гаепләрен аңлау дәрәҗәсенә үстерелә. Биредә песи, әтәч, керпе, куян, аю, курчаклар һ.б. образлар белән бергә, әлбәттә, ярдәмгә әбиләр, әтиләр һәм әниләр килә. Алар — әлеге иҗатта иң киң таралган образлар. Шагыйрә әбиләр, әти һәм әниләрнең изгелеген, аларның матур күңелен һәм нарасыйны яратуларын балалар теле белән, аларның үзенчәлеген аңлап яктырта. «Дәү әнигә барабыз», «Кайтырсыңмы икән?», «Әбине жәлләп кенә», «Әниләр бәйрәме», «Туган көнең белән, әнием», «Минем әтием — гармун-чы» һ.б. — моның ачык мисалы. Шулар арасыннан бер төркем шигырьләр юмор һәм җиңелчә сатира белән дә сугарылган. Мәгълүм ки, аерым очрак-ларда балаларны җиңелчә чеметкәләп алу юлы белән тәрбияләү дә зарур: «Елак-мылак», «Ишегалды бозлавык», «Бишле», «Барый», «Саран малай — алама», «Оныттым», «Кире курчак» һ.б. нәкъ менә шундый максаттан чыгып язылганнар. Биредә дә шагыйрәнең оста психолог булуы ачыла, ул баланың иң авырткан җиренә җиңелчә кагылып, дәваларга омтыла.

Р. Вәлиеваның халык авыз иҗаты белән бәйләнгән әсәрләре дә бар.Аның «Иң матур җыр», «Минем сеңелем дәү үскән», «Кояш чык»һ.б. шигырьләре һәм балалар сәхнәсе өчен җырлы-биюле уеннары, сценарийлары, күп санлы әкиятләре фольклор белән бәйләнгән.

             Шулай итеп, төрле жанрларда көчен сынап караган һәм уңышка ирешкән Р. Вәлиева, инде беркадәр өлкән яшьтә булуына карамастан, булуына карамастан, һаман да балаларча уйлый, сөйли, яза ала.

             Бигрәк тә, эчкерсез балалар күңеле сизгер Резеда Вәлиеваның алар өчен язган әсәрләренә. Телне белми үскән шәһәр татар балалары өчен дә аның гади, аңлаешлы, шул ук вакытта тирән мәгънәле шигырьләре туган тел ачкычы булып тора. Аның шигырьләрен ятлый-ятлый, шул шигырьләрдәге сюжетлар буенча уйный-уйный, тел өйрәнә балалар.  

             Резеда Валееваның халкыбызның күңел тибрәнешләрен тоеп, аның уй-хисләрен чагылдырып язган шигырьләре, поэмалары бер татар кешесенең дә күңелен дулкынландырмый калмый торгандыр. Иксез-чиксез киңлекләрне үтә алырлык ирекле кош кебек аның шигырьләре, еракларга барып ирешә.

                          Р. Вәлиева әсәрләрендә мәхәббәт темасы.

Мәхәббәт  - дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Һәрбер йөрәк аны яңарта. Ә нәрсә соң ул мәхәббәт? Минемчә, һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора.           “Мәхәббәтнең гомере чикләнмәгән. Монда бит егет белән кыз арасындагы мәхәббәт кенә түгел. Мәхәббәт ул бик киң мәгънәгә ия. Мин үземнең иҗатымда мәхәббәтне иң беренче ана белән бала арасында, ата белән бала арасында, аннары халыкка, туган телгә, тирә- як мохиткә карата сөю хисе дип беләм. Аннан ул хис үсә, катлаулана бара. Мәхәббәтне үзем шулай аңлыйм. Минем мәхәббәт турында шигырьләрем бар, ләкин аларны иҗатымның нигезе итеп куймыйм”, - диде үзенең бер чыгышында Резеда Вәлиева.

Һәр шагыйрь һәм язучы иҗаты, нигездә, Илен, Ватанын, халкын, туган Туфрагын, кешеләрне, сайлаган ярын, ата-анасын яраткан, алар бәхете өчен яшәгән кешене үзәккә куйды һәм бу сыйфатларны югары әхлаклылык билгесе итеп күрсәтте. Шул ук вакытта язучылар саф сөюне, гаиләгә тугрылыкны, аек яшәү рәвешен пропагандаладылар. Соңгы еллар әдәбиятында әхлаксыз яшәү күренешләренең арта баруына борчылу хисе көчәйде. Наркомания, фахишәлек кебек яман чирләр заманның әхлаксызлык күренешләре дип аталды һәм кискен тәнкыйть ителде. Татар язучыларыбыз безнең милләтебез әхлагына туры килмәгән ул гадәтләр турында чаң суга башлады. Шундый язучыларыбызның берсе Резеда Вәлиева.

Уйлап карасаң, бу заманда укучының игътибарын җәлеп итәрдәй сүз әйтү бик кыен кебек. Ә Резеда ханым безне хисләр дөньясына алып керә, бер моңландыра.. бер юата, күңелдә якты хисләр уята.

Нәрсә турында гына язмасын, Р.Вәлиеваның шигырьләре алар һәркемгә аңлаешлы һәм якын, чөнки шатлык-кайгыларыбыз белән безнең катлаулы тормышыбыз, күпкырлы дөнья чагыла аларда. Аның шигъриятендә хатын-кыз мәхәббәтенең сафлыгы, олы җанлы ана хисенең тирәнлеге, ата бөеклеге чагыла. Шуңа да аны барлык яшьтәге укучылар да яратып укыйлар, чөнки аның әсәрләре сабыйларныкы кебек саф һәм фантазиягә бай, яшьләрнеке кебек дәртле, өлкәннәрнеке кебек гыйбрәтле тормыш тәҗри-бәсенә, халкыбыз акылына бай күңеленнән ургылып чыгалар.

Туган иленә булган мәхәббәтен, аны сагыну хисен әсәрләрендә чагылдырмаган бер генә язучы да юктыр, ә менә Резеда Вәлиева кебек бу хиснең тирәнлеген ачып биргәннәре күп түгел.

Резедә Вәлиеваның барлык иҗатын мәхәббәт хисе яктыртып тора, мәхәббәт-сөю хисләре - анага, атага, сөйгән ярына, балаларына, табигатькә, туган якларга, Ил-анага,  дөнья балаларына,  гомумән кешегә... Шул мәхәббәт көче яшәтә аны, шул иҗаты өчен илһам чыганагы булып тора, шул олы хис кайгы-хәсрәт килгәндә дә сыгылып төшәргә ирек бирми аңа.

Шагыйрә әдәплелек, әхлак тәрбияләү мәсьәләләренә дә зур игътибар бирә. "Акыллы малай икән", "Тәрбияләү бик кыен", "Оялдык...", "Урман һәм мин", "Иркә чеби", "Тамгалы куян", "Калган эшкә кар ява" әкиятләре һәм шигырьләре нәкъ менә шул темага багышланган.

Бүгенге яшәешебездә иң актуаль тема — хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Мисал өчен «Яңгыр белән кояш» әкияте. Әсәр беренче җөмләсеннән үк Яңгырның көне буе эшләвен хәбәр итә:

«Бүген Яңгыр көне буе эшләде. Һич кенә дә тынып тормады. Әле җиргә көмеш кадаклар какты, әле күккә ука баулар тартты…»[2].

Без еш кына күп көннәр буена яңгыр яуса яки кояш нык кыздырса, гомумән табигать күренешләрен ялкау итеп күрәбез. Еш кына халык телендә «Яңгыр ява да ява инде ул, аның бер эше дә юк» яки «Кояш чыга да бата, чыга да бата аның ашыгасы юк» кебек фразаларны еш ишетәбез. Ә Резеда Вәлиева исә әсәрендә Кояш белән Яңгырны эшчән итеп, матурлык тудыручы образлар итеп бирә:

«…Дым тирәнгә үтте, җирдә тузан бетте. Бакчалар яшәреп, игеннәр калкынып китте. Урман-кырлар күксел томанга төренде. Бар табигать дымга туенып, йокымсырап киткәндәй күренде…»[3]

Бу очракта яңгырның тырышып эшләвеннән җир ял итә дип күрсәтелә.

Бу әсәрдә тырышлыктан тыш әдәплелеккә дә игътибар ителә.

Рәхмәт әйтә белү, матурлыкка соклану кебек балачактан формалаша торган изге хисләрне Резеда Вәлиева үсеп килүче буында әсәрләре аша тәрбияләүгә ирешә.

Резеда Вәлиеваның иҗаты танып белү ягыннан да әһәмиятле. Ул баланың үзен уйлануга этәрә, кемнең хаклы яки хаксыз, нәрсәнең яхшы яисә начар булуына җавапны кечкенә баланың үзеннән ишетергә тели, моның өчен балага мөрәҗәгать итә, аны сөйләшүгә чакыра.

Тәрбия мәсьәләсендә әби-бабайларның, әти-әниләрнең изгелеге, балаларга мәхәббәте,  матур күңеле балалар теле белән, аларның үзенчәлекләрен   аңлап   яктыртыла.

Мисал өчен «Дәү әни» хикәясендә автор укучыларга әбине никадәр матур, белемле һәм тырыш итеп күзалларга ярдәм итә.

«…Дәү әнисе бик тә әйбәт Гөлнурның. Чандыр гына, җиңел гәүдәле. Көмеш кебек ап-ак чәчләрен һәр иртән әйбәтләп тарый да яулык астына яшереп куя. Чәчләре ап-ак, ә кашлары чем-кара аның. Куллары, кечкенә генә булса да, бик нык. Шуңа күрә бөтен нәрсәне үзе эшләргә ярата да торгандыр әле ул.

Бер дә тавышын күтәрми Гөлнурның дәү әнисе. Һәрвакыт тыныч кына, җайлы гына итеп сөйләшә. Аннары бик күп әкиятләр белә, төрле-төрле мәзәкләр сөйли….»[4]

Бер генә Дәү әни дә оныгына начарлык теләми. Кайвакыт тормышта тәрбияләү максатыннан олылар балаларга дорфарак итеп эндәшергә, ямьсезрәк итеп карарга мөмкин. Менә шушы әсәрләр аша без үз дәү әниебезне авторныкы белән чагыштырып, үзебезнекенен дә никадәр матур, ягымлы, әйбәт күңелле икәнен тоябыз.

Дәү әниләрне ярату темасына килгәндә, үсә барган саен балалар әбиләрдән читләшә башлый, бу аларның еш кына балаларын төрле тормыш авырлыкларыннан саклап калу максатыннан өйрәтүләре аркасында , башка мәсьәләләр аркасында да булырга мөмкин. Әмма ничек итеп олыларга ихтирамны киметмичә, аларны хөрмәтләүне арттырырга соң? Әлбәттә кечкенә вакыттан ук тәрбияви әһәмияте зур булган әсәрләр уку.  Шундый әсәрләрдән Р.Вәлиеваның «Туган көн» хикәясен атарга була. Ул бу әсәрендә ана белән бала мәхәббәтен күрсәтә.

Әсәрнең сюжеты шундый: яшь кыз Фәридә туган көнгә әзерләнә, бу көнне бар да матур булсын өчен нык тырышлык куя:«..Әнисе иртүк торып, бик матур торт пешерде. Өстәлгә төрле-төрле тәмле-татлы сый-нигъмәт тезде.

Өстендәге күлмәге дә бик матур бүген Фәридәнең. Ап-ак ефәккә зәңгәр борчаклар төшкән! Анысын да әнисе тегеп кидерде аңа, чәчләренә күлмәге төсле үк зәңгәр тасмадан күбәләкләр такты.

Өйләре дә искиткеч матур бүген аларның. Бөтен нәрсә ялт иткән! Бар да чиста, бар да пөхтә, бар да матур, бар да елмаеп-көлеп кенә торгандай күренә.

Бар да шундый матур, шундый күңелле!...»[5]

Шулвакыт Фәридәнең күңеле бозыла, чөнки бүлмәгә карт, олыгайган әбисе килеп керә:

«…Шул вакыт әкрен генә ишек ачылды. Күрше бүлмәдән әбисе үрелеп карады да, Фәридәне күргәч, ничектер гаепле кеше кебек кенә итеп елмая-елмая аның янына үтте. Аннары арып китте, күрәсең, шунда тезелешеп торган урындыкларның берсенә килеп утырды.

Шул вакыт Фәридә кинәт ничектер сәерсенебрәк кенә бер зиннәтле өстәл өстенә, бер әбисенә карап алды: бүгенге бу тантаналы матурлык әбисенең йөзенә бер дә ятышмый, килешми төсле күренде аңа... Кинәт  бөтен   куанычы сүрелеп калгандай булды хәтта.

Фәридә күңелсезләнеп кенә әнисе янына, кухняга барып керде.

— Әни, әни, дим, әйдә, әби бүгенгә генә залга, минем кунакларым янына чыкмасын, ә? Югыйсә, бүген анда бөтен нәрсә шундый матур, шундый яңа, ә әби шундый иске, әйем лә, шундый карт... Әбине әйтәм, шундый матур бәйрәмемне ямьсезләп утырмасын иде, дим...»[6]

Ничек кенә авыр булмасын, әмма бу бүгенге тормышта актуаль тема. Картайгач әби –бабайларның гына түгел, хәтта әти-әниләрнең дә балалар өчен кирәге бетүе бүгенге көндә күзгә чалынган  мәсьәлә. Ата-анага, әби-бабайга ничек мәхәббәт уятырга соң? Әсәрдә әни кеше нишли дә, безнең тормышыбызда ничек соң? Тормышта еш кына бала күңелен сүрелдермәү өчен аналар бала кушканны эшләп, әби кешене ул бүлмәгә үткәрмәскә дә мөмкин, ә хикәядә исә, әни кеше үзен башкача тота:

«…— Менә нәрсә, Фәридә,      дусларыңа шылтыратып әйт: бүген туган көнеңне уздырмыйбыз. Менә шулай, уздырмыйбыз... — диде ул. Аны зал ишегенә таба борды да:

— Бар, бар, дусларыңа тапшыр. Без бүген синең туган көнеңне үз гаиләбез белән генә уздырабыз. Дус кызларыңның алсу йөзләре янында әбиеңнең җыерчыклы йөзе артык аерылып тормасын өчен, мин аларны бүген үзебезгә кабул итмәскә булдым, — дип өстәде ул аннары, катгый итеп.

— Туган көн бәйрәме ул кешенең туганына куанычтан үткәрелә торган бәйрәм. Ә син минем куанычымны сүндердең. Сине табып, тәрбияләп үстерүемә куана алмыйм мин бүген”

Шушылай тотуы белән ул кызын  ата-ана кадерен белмәү афәтеннән йолып кала. Без Фәридәнең фикере үзгәрүен күрәбез:

«..Фәридә, тирән уйга талып, сүзсез калып торды. Тирәнрәк уйлаган саен аның башы түбәнрәк иелә барды. Йөзе кызарды, керфекләре дерелдәп-дерелдәп куйдылар.

Кинәт аңа әнисе алдында бик тә, бик тә оят булып китте...»[7]

Бу очракта әни кеше үзен бик оста һәм катгый тота. Аның кызы бер тапкыр күз яше түгеп ала, шуның белән дөньяда матур киемнән һәм дуслардан да кадерлерәк тагын бер нәрсә, ул – олыларны хөрмәтләү хисе бар икәнен аңлый..

Әти - әнигә, хезмәткә дан җырлаган тагын бер әкиятен ассызыклап үтәсе килә, ул «Апа белән сеңел» әкияте. Монда автор эчке матурлыкның, тырышлыкның, әти-әнигә, олылырга хөрмәтнең тышкы чибәрлектән күпкә матуррак икәнен ачык дәлилли.

Автор ир белән хатынның ике кыз бала табуларын берсе олырак һәм шунысын матуррак итеп, кечесен исә бик тә ямьсез итеп тасвирлый. Ямьсез булуына карамастан кече кыз бик тә тырыш итеп тасвирлана, апасы аннан котылу өчен берничә тапкыр аны күрәләтә авырлыкта калдыра. Әмма ике очракта да кызны табигать коткара. Олы кызның өлкәннәргә карата рәхимсезлеге үзенә начарлык булып кайта.

Бу әсәрдә бер кызны тырыш, икенчесен ялкау итеп тасвирлап киленсә дә, бары бер җөмлә белән, күңел матурлыгы һәм тырышлык, хезмәткә мәхәббәт кенә  кешене бизәгәнне әйтеп сала автор.

Уңганлык, тырышлык, хезмәткә мәхәббәт тәрбияли торган тагын бер әкияте ул – Күбәләк һәм Кырмыска әкияте. Күбәләк Кырмыска янына килеп аны күкләргә чөеп мактый башлый. Үзе Кырмысканы мактый, үзе бал кортын хурлый:

«..Чәчәктән чәчәккә кунып, әзер балны җыюның нәрсәсе бар! «Уңган», «булган», «тырыш», имеш! Тфү, адәм көлкесе!..»[8]

Бу очракта кырмыска үзен бик тыйнак тотып, гайбәт сөйләгән күбәләккә:

«…- Син дә чәчәктән, чәчәккә кунып очасың бит, алай җиңел булгач, нигә соң син дә бал җыймыйсың?»[9] - дип җавап кайтара.

Моннан соң Күбәләк очып китә дә, бүтән Кырмыска белән исән-ләшми. Матур гына, тыйнак кына масаючан Күбәләкне «урынына» утырткан Кырмыска белән Күбәләк оялудан исәнләшми башлый. Шуңа күрә кеше ту-рында сөйли башлаганчы, үзеңне уйларга,гаебеңне танырга кирәк һәм гайбәт сөйләү килешми дигән фикерне аңлата  Р.Вәлиева балаларга бу әкияте белән.

«Гадәттә, мондый шәхесләр табигатьтән, тирә-як биргән гүзәллекләрдән тирән ләззәт алып кына калмыйлар, үзләре дә матурлык тудыралар. Ул туган җиргә, табигатькә, халкыбызга, телебезгә, һәм ата-анага, өлкәннәргә — гомумән, кешеләргә ихтирам, миһербанлылык һәм мәхәббәт тәрбияли, — дип яза галим Фоат Галимуллин Резеда Вәлиева  турында . — Иң затлы хис булган мәхәббәтне шагыйрә шулкадәр киң мәгънәдә аңлый, бу төшенчәгә яшәешнең барлык якларын сыйдыра. Һәм дөрес эшли. Чөнки ярату — тормышның чыганагы».

 Сөюнең яшәүне азыкландыручы төп көч булуын Резеда Вәлиева аеруча тирән аңлый һәм шул олы хис аның иҗатын да бөтен җелегенә

үткәреп сугара:
Моң көзләрдән шат
язларга дәшә-дәшә,

Яшә, сөю, яшә яшьнәп,
мәңге яшә!..

           Р. Вәлиева  әкиятләре бүгенге  көндә дә зур әһәмияткә ия. Чөнки әкиятләрдә тормышта  очрый торган гаделсезлекләр, аларны җиңү  очраклары күрсәтелә. Алар балаларга аңлаешлы, җиңел телдә язылган. Шулай ук әкиятләре татар телен өйрәнүчегә тел ачкычы да булып тора. Р. Вәлиева иҗатын өйрәнгәч мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:

        1. Р. Вәлиеваның иҗатында кызыл җеп булып сузылган төп тема- мәхәббәт. Туган җиргә, табигатькә, туган халкыбызга, өлкәннәргә- гомумән, кешеләргә ихтирам, михербанлык, игелеклек хисләре.

        2. Ул балалар һәм зурлар өчен күп  җырлар авторы булып тора.

        3. Р. Валиева  балаларның нәрсә белән  кызыксынуларын, хыял һәм теләкләрен белеп эш итә. Әсәрләре фантазиягә, тирән фикер, образлы сурәт һәм матурлыкка бай.

        4. Аның аерым әкиятләрендә Тукайдан килгән үзенчәлек, традицияләрне күрергә мөмкин.

        5.Р. Вәлиева иҗаты танып белү ягыннан да әһәмиятле. Әмма ул барлык сорауларга да җавап табып, әзерләп бирми, баланың үзен уйланырга  өйрәтә.

        6. Аның әсәрләре балаларны яхшыдан- яманны. Актан- караны, чын гүзәллектән ялганны аерырга өйрәтә.

         Әкиятләре гади, аңлаешлы телдә язылган. Һәрберсе уңай сыйфатларны яклый, тискәре сыйфатларны  кире кага. Язучы балалар киләчәге өчен кайгыра. Тормышта үз юлын  тапмаучылар булмаска тиеш, дип уйлый ул. Р. Вәлиева әкиятләре  тел  белмәгән  балалар өчен тел ачкычы булып тора..


[1] Даутов Р. Балачак әдипләре. – Казан: «Мәгариф» нәшр., 2002-59б

[2] Вәлиева Р. Ак песи.- Казан: Раннур нәшр., 2000-28б.

[3] Вәлиева Р. Ак песи.- Казан: Раннур нәшр., 2000-28б.

[4] Вәлиева Р. Ак песи.- Казан: Раннур нәшр., 2000-11б.

[5] Вәлиева Р. Ак песи.- Казан: Раннур нәшр., 2000-11б.

[6] Вәлиева Р. Ак песи.- Казан: Раннур нәшр., 2000-12б.

[7] Вәлиева Р. Ак песи.- Казан: Раннур нәшр., 2000-12б.

[8] Вәлиева Р. Ак песи.- Казан: Раннур нәшр., 2000-22б.

[9] Вәлиева Р. Ак песи.- Казан: Раннур нәшр., 2000-22б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Вәлиева - балалар шагыйрәсе."Нәни чыршы" шигыре.

Рус группаларында әдәбият дәресе....

АЛИШ ӘКИЯТЛӘРЕНЕҢ ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ, ТЕЛ –СУРӘТ ЧАРАЛАРЫ, ТӘРБИЯВИ ӘҺӘМИЯТЕ

Әлеге хезмәттә А. Алиш әкиятләрендәге тел-сурәт чараларына игътибар ителә....

“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” фәнни-эзләнү эше

“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” исемле фәнни-эзләнү эше Баулы шәһәренең 1 нче санлы мәктәбендә язучы-эзләнүче, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист Р.Мостафинга әдә...

Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте

 Гамил Афзал шигырьләрен  гомуми белем бирү мәктәбендә өйрәнү үзенчәлеге     Хәзергә татар поэзиясенең үзенең нечкә юмор, үткен сатира ысулында язылган шигырьләре ...

Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте

Гамил Афзалның тормыш юлын һәм иҗатын мәктәптә өйрәнү зур тәрбияви әһәмияткә ия.  Аның шигырьләре укучыларны намуслы, гадел булырга, эш сөяргә, туган җирне яратырга, олыларга мәрхәмәтле, кечеләрг...

Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте.

Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте....