Роберт Миңнуллин -балалар язучысы
план-конспект урока (6 класс) на тему

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

6 класста үткәрү өчен әзерләнгән дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.minnullin.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Р.Миңнуллин-балалар шагыйре.

Максат:

  1. Р. Миңнуллин тормышы белән таныштыру. Балалар өчен язылган шигырьләрен уку.
  2. Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү.
  3. Хайваннарны якларга, табигатьне сакларга, әниләрне рәнҗетмәскә кирәклекне шигырь аша аңлату.  

Җиһазлау: Р.Миңнуллин портреты, Татарстан картасы, магнитофон, видео магнитофон.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.
  2. Яңа материал бирү.
  1. Р. Миңнуллинның тормышы белән таныштыру:

Р.МиңнуллинТатарстан һэм Башкортстан чигендэге Сөн елгасы буенда Нәҗәде авылында туа. Табигате бик матур. Әлеге табигать Р.Миңнуллинның илһам чыганагы булгандыр.(картадан күрсәту)

Ул үзенең тууы турында болай яза.

         Сугыш беткәннэн соң нәкъ өч елдан,

         Мин туганмын, шулай кирәк булган.

         Мин туганда асыл Ир-егетләр

         Туган илдә әле сирәк булган.

Әйе, ул сугыштан соң, 1948 нче елның 1 августында  туа. Аңа Миңнероберт дип исем кушалар. Үзе исем, фамилиясе турында шаярып, менә нәрсәләр яза.

«Күреп торасыз, исем бик үк уңышлы түгел. Авылда мине Рабирт, Рабирт улым дип йөртәләр. Рабит диючеләр дә җитәрлек. Сибгат Хәким Губирт ди торган иде. Тормыш иптәшем адым саен әйтә торгач, Раеткә калдырды. Роберт дигән исем ярый әле ул. Тик менә фамилиям генә шагыйрьләрнеке түгел шул. Җитмәсә, беркем дә дөрес итеп әйтә алмый. Шул койрыклы ң хәрефе аркасында инде. Кемдер Минеңуллин, Моңнуллин ди. Миңа килгән хатлар арасында Минкулину, Милкулину, Минимуллину, Мингулину, хәтта Никулину дигәннәре дә бар.

- Ә нәрсә соң ул кешегә бирелүче исем? (һәр кешегә тугач та әти-әни исем куша, бүгенге кондә кещегэ бирелгән татарча исемнәр, бозып, русча әйтелә. Кемнәрдер үз исемнәрен ошатмыйча йөрилэр, читенсенәләр. Ләкин эш исемдә, фамилиядә генә түгел, ә кешенең эшләгэн эшендә. Әгәр эшен матур булса, исемен дэ матур яңгырар.

Сүзне укучылар дәвам итә.

-Балачактан ул аз-маз шаян була. «Астыртын шаянлык, сиздермичә тырышып шаяру,» -ди ул. Башка малайлар кебек алма бурлыгына да, кыяр бурлыгына да йөргән. Әмма шаянлыгы аркасында 5 яшендә шырпы алып чыгып уйнап, ул абзарларын яндыра. Шуның очен ул бүгенге көндә дә бик үкенә. Мәктәптә «4» -«5» кә укыган, әмма «3» леләре дә булган.

-Әти-әнисенә килсәк, әтисе Мөгаллим исемле. Тирә-якта исеме билегеле гармунчы. Малай чагында ук, чаналы атларга утыртып, туйларга, мәҗлесләргә йөрткәннәр. Бик гадел, тыныч, тыйнак кеше булган. Олы улы Робертка 11 яшь тулгач, ул үлеп китә. Р.Миңнуллин аның турында ничек хәтерли, шуны шигырьгә салган. Ә ул шигырь «Әткәй моңы» дип атала һәм аңа көй язылган.

-Әйдәгез, әлеге шигырьне  тыңлап китик.

- Ә әнисе, Гөлҗәүһәр исемле. Ятим үскән, балалар йортында тәрбияләнгән. Төрле эштә эшләгән. Әмма төп һәнәре-ана булу икән. Чөнки әтиләре үлгәч, биш бала аның кулына кала. Иң олысы Роберт, аннары энеләре Фән, Рим, Ким, һәм сеңлесе-Люция.

-без 5 бала үстек әнкәй белән

тик үсмэдек иркә кочакта.

Без әнкәйнең 5 шатлыгы идек

5 кайгысы булдык кай чакта. Дип яза үзенең «Әнкәй» шигырендә. Бу шигыренә дә көй язылган, әйдәгез тыңлап китик.

-Менә шушы Сөн буенда ук  Р.Миңнуллин шигырьләр яза башлаган. Ә шагыйрь булырмын дип хыялланмаган. Берара артист булам дип йөри. Театр училещесына әнисе жибәрми. Аннары умартачы булырга хыяллана. Сәүдә -кулинария училищесында 3 ай укый. «Анда һәрхәлдә, котлет пешерергә өйрәндем.»-ди ул. Сагынуга түзә алмыйча, кире авылына кайта.

Белгәнебезчэ Р.Миңнуллин ялгыз үсмэгән һэм узенең шигырьләрендэ дә кешеләр ялгыз булмаска, туганнар белән бергэ яшэргә кирәк дигән теманы да яктырткан.

Әйдәгез хәзер дэреслектәге «Энекәш кирәк миңа» шигырен укып китик. Укытучы, укучылар укый.

-Шигырь буенча әңгәмә:

-Ничек уйлыйсыз бу шигырь җитдиме, яисә шаянмы? (Житди, чөнки бала берүзе генә яшәргә тиеш түгел, туганнар белән булырга тиеш)

-Иптәшкә ни өчен энекәш яки абый, апа кирәк?

-Күршеләр яисә классташлар, дуслар гына җитмимени?

-Бердәнбер бала булсаң әйбәт түгелмени, сезне иркәлиләр, матур киемнәр дә сиңа гына була?

-Шагыйрь үзенең шигыре белән сезне олы кеше булырга әзерли, гаилә, туганнар турында уйландыра. Тормышта бер үзеңэ генә яшәве авыр икәненә төшендерергә тырыша.

Роберт Миңнуллинның тагын бер шигыре белән танышып китәрбез. «Әни, мин көчек күрдем!» Шигырьне сәнгатьле итеп укыйбыз. Укыган арада уйлый торыгыз, нинди тема яктыртылган, шагырь бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән. Шигырьне укыгач сездә нинди хисләр туды?

-Көчекнең хәлен тасвирлаган сүзләргә игътибар итегез, Бер үк мәгънәне төрле сүзләр белән кабатланган урыннарны табыгыз, ни өчен кирәк булган ул.

Әнисе балага нинди җавап бирер икән?

Физкультминутка.

-Сөн буе табигате никадәр генә матур булмасын, туган якта никадәр рәхәт булмасын Р.Миңнуллин Казанга килә. Ул университетта белем ала. Аннары тормышын «Сабантуй» газетасы белән бәйли. «Сабантуй» газетасын укучы балаларга, үзе дә бала йөрәкле Р.Миңнуллин, күп шигырьләр яза. Р.Миңнуллинның үзенең дә бала-чакка, малайлыкка кайтасы килэ.  Әйдәгез аның үзе башкаруында бер шигырен тыңлап китик. «Малайлыкка кайтыр идем».

Р. Миңнулин Казанда гаиләсе белән яши. Улы Алмаз, кызы Таңсылу, әниләре-Клара. Алар җыр-моң яраталар. Р.Миңнуллин гармунда уйный, җырлый. Велосипедта йөрергә ярата. Казанда туган ягын сагынып яши. Бүгенге көндә ул җәмәгать эшлеклесе-депутат.  Татар телен һәм милләтен үстерү өчен тырыша. Әмма нинди генә Кеше булмасын ул шагыйрь. Үзенең шагыйрь булуы белән чиксез шатлана. Аның бик күп китаплары басылып чыкты. Сез менә күргэзмәдэ аларнын берничәсен курэсез. 100 дән артык  шигырьләренә көйләр язылган һәм алар өчен зур бүләкләр бирелгән. 1982 нче елда Муса Җәлил, 1998 нче елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, Ганс Христиан Андерсен исемендәге халыкара Мактау дипломына лаек булды. 2005 нче елда «Татарстан Республикасының  халык шагыйре» дигән исем бирелде.

  1. Йомгаклау.

Укучылар , бугенге дәрестә Р Миңнулинның бала җанлы шагыйрь икәненә ышандык. Аның уңышларын, матур –матур шигырьләрен күрдек. Әлбәттә, бу зур тырышлык, ихтыяр көче сорый. Һэм балаларны ярату кирәк. мөгаен, әлеге уңышларда әнисе догаларының да файдасы зурдыр. Моны шагыйрь үзе дә кире какмый. «Әнкәмнең догалары» шигырендә без моны ачык күрәбез. Әйдәгез, әлеге җырны тыңлап дәресне тәмамлыйк.

Өй эше. 1) Шигырьләрен сәнгатьле укырга.

  1. «Әни, мин көчек күрдем!» шигыренә рәсем ясарга.

  1. Р.Миңнуллинның туган елы:
  • 1932
  • 1948
  • 1954
  1. Шагыйрьнең балаларының исемнәре:
  • Ильдар, Гөлназ
  • Рөстәм, Язилә
  • Алмаз, Таңсылу
  1. Кайсы китап Р.Миңнуллиныкы:
  • «Гөлбакча»
  • «Күчтәнәч»
  • «Кирлемән»
  1. Шагыйрьнең туган көне:
  • 1 август
  • 17 сентябрь
  • 29 октябрь
  1. Р.Миңнуллинның туган ягы:
  • Башкорстан
  • Үзбәкстан
  • Татарстан.

  1. Р.Миңнуллинның туган елы:
  • 1932
  • 1948
  • 1954
  1. Шагыйрьнең балаларының исемнәре:
  • Ильдар, Гөлназ
  • Рөстәм, Язилә
  • Алмаз, Таңсылу
  1. Кайсы китап Р.Миңнуллиныкы:
  • «Гөлбакча»
  • «Күчтәнәч»
  • «Кирлемән»
  1. Шагыйрьнең туган көне:
  • 1 август
  • 17 сентябрь
  • 29 октябрь
  1. Р.Миңнуллинның туган ягы:
  • Башкорстан
  • Үзбәкстан
  • Татарстан.

Балтач районы Сасна төп мәктәбе

Р.Миңнуллин-балалар шагыйре.

Үткәрде: югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Зәйнуллина Л.Г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема . Дәрҗия Аппакова – балалар язучысы.

             Дәрҗия Аппакова – балалар язучысы. 6нчы сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе....

Балалар язучысы Р.Бәшәр белән очрашу кичәсенә сценарий

Якташ язучыбыз Рәшит Бәшәр белән очрашу кичәсенә багышланган сценарий...

Абдулла Алиш - балалар язучысы

Балалар язучыларын һәм аларның әсәрләрен  кабатлау. Әкиятләр мисалында тәрбияләү, уку һәм сөйләм күнекмәләрен ныгыту....

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Татар балалар язучысы Л.Гыймадиева

Краткая характеристика татарской детской литературы начала XXI века и творчества писательницы Л.Гимадиевой....

Балалар язучысы Резеда Вәлиева иҗатының тематикасы һәм тәрбияви әһәмияте.

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидениены күпләр балалар өчен кулайрак та күрә. Әмма экраннардагы әзер мәгълүмат баланы фикер йөртергә өйрәтми, ә уйлау сәләтен киметә. Югыйсә бик авыр чорларда, кыен в...