Балалар язучысы Р.Бәшәр белән очрашу кичәсенә сценарий
классный час на тему
Якташ язучыбыз Рәшит Бәшәр белән очрашу кичәсенә багышланган сценарий
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
balalar_yazuchysy_r.bshr_beln_ochrashu_kichsen_stsenariy.docx | 41.68 КБ |
Предварительный просмотр:
Сценарий
1нче алып баручы:
- Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар. Бүген безнең мәктәбебездә зур бәйрәм- безнең Яр Чаллы шәhәрендә иҗат итүче, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, барыбызга да таныш булган Рәшит абый Бәшәрнең юбилей тантанасы.
2 нче алып баручы:
- Җилдәй җитез узып киткән гомер,
Күпме юллар сизми узылган.
Якты хатирәләр юл буена
Гүя маяклар күк сузылган.
Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,
Шаулап узган тормыш билгесе,
Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир,
Ирешелгәннәрнең көзгесе.
1нче алып баручы:
- Рәшит абый сезне чын күңелдән узган юбилеегыз белән тәбрик итәбез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
2нче алып баручы:
- Хәзер кадерле кунагыбызны котлау өчен 7 нче мәктәп директоры Шәйхетдинова Гүзәлия Заһит кызына сүз бирәбез.
- Гүзәлия Зәһитовна рәхим итегез!
- Алдагы тәбрикләү сүзен әйтү өчен милли эшләр буенча директор урынбасары Мәхмүтова Рәсимә Сәмигулла кызына бирәбез.
- Рәсимә Сәмигулловна рәхим итегез!.
( Котлау сүзләре).
1нче алып баручы:
Гомерләрегез булсын бәхетле,
Бәхетләрегез булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сезгә бу көнне!
- Рәшит абый, сезне шушы күркәм бәйрәмегез белән котлап 5 нче сыйныф кызлары кичәбезне башлап җибәрәләр.
(Бию башкарыла).
2нче алып баручы:
- Ә хәзер Рәшит абыйның биографиясенә тукталып китик. Ул 1949 нчы елның 7 октяберендә Кукмара районы Янил авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Лениногорск районы Куакбаш авылы мәктәбендә балалар укыта, шәһәр профтехучилищесында директор урынбасары, заводта мастер булып эшли.
1нче алып баручы:
1975 елда беренче китабы чыга. 1979 елда Чаллыга күченеп килә. КАМАЗда диспетчеры, оператор була. 1987-89 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый.”Таң йолдызы” газетасында әдәби хезмәткәр, “КАМАЗ” газета-китап нәшриятында редактор, “Аргамак” журналында җаваплы секретарь хезмәтләрен башкара.
Шул төзелеш рухына кереп киткән, шагыйрь җаны бу вакыйгаларга битараф кала алмый. Шунлыктан аның 1986 «Ак әкият» исемле җыентыгы дөнья күрә.
- Шушы җыентыгына кергән «Төзүчеләр» шигыре белән безне 2 нче сыйныф укучысы Әхмәдиева Айзилә таныштырыр. Рәхим ит, Айзилә.
(«Төзүчеләр» шигыре башкарыла. )
2нче алып баручы:
- 4 шигырь китап авторы буларак, аны 1985 елда Татарстан һәм СССР язучылары оешмасына кабул итәләр. Рәшит абый Бәшәр 1985 елдан СССР һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Эдуард Касыймов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнде(2005).
Рәшит Бәшәр- унике китап авторы. Соңгы елларда гына да бер-бер артлы ике китап чыгарды: “Җәй кызы” (2008), “Йолдызлы тай” (2008). Әлеге китаплар әдәби казанышлар буларак кабул ителде.
1нче алып баручы:
- Безгә хәзер 3 нче сыйныф укучысы Зинятов Альберт «Танышу» исемле шигырен сөйләп китәр.
( «Танышу» шигыре).
2нче алып баручы:
- Балачак! Серле, могҗизалы дөнья! Бу дөнья үзенә теләсә кемне кабул итми. Җанында игелек, шәфкать тулып торган, сабыйларның үзләредәй ихлас-саф күңелле кеше генә балачак илендә гомере буе үз кеше булып яши. Шундый сирәк бәхетлеләрнең берсе – сабыйлар күңеленә шигъри сүз булып үтеп керүче Рәшит абый Бәшәр. Аны тыңлыйлар,беләләр, яраталар.
- Безгә 1 нче сыйныф укучысы Нургалиева Наилә «Эш» шигырен сөйләп китер.
2нче алып баручы:
- Шул тылсымлы, могҗизалы шигърият дөньясына без сезнең белән юл тотабыз.
- Юлыбыз моңлы, күңелле булсын өчен 6 нчы сыйныф кызлары җыр бүләк итәләр. (Җыр башкарыла).
1нче алып баручы:
- Рәшит абый, милли җанлы кеше, чөнки ул үз телен, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен бик күп көч бирә. Ул үзенең максаты итеп: балаларның кечкенәдән ана телен, гореф-гадәтләрне белеп үсүен куя.
- Рәшит абый, безнең укучылар үз телләрен, диннәрен яратып, горурланып, хөрмәт итеп яшиләр.
- Моны сезгә хәзер, безнең батыр татар егетләребез сезнең шигырьләрегез аша күрсәтерләр. Бирегә егетләребезне чакырабыз.
( 3-4 укучы «Мин татар егете», «Намаз», «Без» шигырьләрен сөйлиләр).
2нче алып баручы:
- Рәшит абый, сезнең турында, иҗатыгыз турында каләмдәшләрегез күп кенә җылы сүзләр яза. Безнең укучыларыбызда ишетсеннәр әле. Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, иҗат итүче язучы
Айгөл апа Әхмәтгалиева «Тугърылык» исемле мәкаләсендә болай ди:
Шигырьнең тәрбияви көче—гап-гади сүз белән тылсымлы рәсем ясый белүдә, шул рәсем аша сабый күңелендә матурлыкка, табигать могҗизасына соклану уятуда. Рәшит Бәшәр үзенең рәсем-шигырьләреңдә төрле «төстәге» сүзләр ярдәмендә шулкадәр камил картина тудырырга сәләтле».
2нче алып баручы:
Филология фәннәре докторы, Равия апа Абдуллина, «Үзенчәлекле язучы» мәкаләсендә мондый сүзләр язган:
Рәшит Бәшәрнең авыл агайлары телен тасвирлаган җөмләләре шундый табигый һәм җор-ипле булып ага, үзеңнән-үзе: "Каян табып бетерде микән Бәшәр халык сөйләмендәге мондый җәүһәрләрне?" — дип уйлап куясың.
1нче алып баручы:
Танылган балалар язучы Роберт абый Миңнуллин, рәсми сайтында алдагы сүзләрне язган:
- Рәшит Бәшәрнең шигырьләренә балаларның үзләре кебек үк хәрәкәтчәнлек хас. Аның җиләкләре дә йөгерешә, Акбае да бертуктаусыз чабып йөри. чиләкләре дә биеп тора, ай нуры да балык булып күлгә чума, чәчәкләр дә җитәкләшеп елга артыннан чаба.
2нче алып баручы:
- Менә нинди тылсымга ия икән Рәшит абый сезнең иҗат җимешләрегез. Әгәрдә мондый күренешне китаптан укып түгел, биредә күрсәң тагын да күңеллерәк булыр иде.
1нче алып баручы:
- Безнең бит 4 нче сыйныф укучылары Рәшит абыйның «Урман җыры» исемле әкиятеннән өзек әзерләгәннәр, әйдгез бирегә аларны чакырыйк. (Әкиятне сәхләштерү)
2 нче алып баручы:
- Юбилярыбыз гади шагыйрь генә түгел шул! Рәшит абый СССР һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Эдуард Касыймов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе.
1нче алып баручы:
- Нинди олы исемнәр! Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк.
Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр.
2 нче алып баручы:
Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте. Күренекле шагыйребезнең күпме китабына сыйган һәрбер шигыре, ул шигырьләрнең һәрбер юлы – киләчәк буыннарга васыять булып калырлык олы мирас.
- Ә хәзер бирегә без 5 нче сыйныф укучысы Идиятуллина Регинаны чакырабыз. (Бию)
1нче алып баручы:
- Рәшит абый, сез начар гадәтләргә дә игътибар итми калмыйсыз, тәнкыйтьлисез. Менә 10 нчы сыйныф укучыларын тыңлап карыйк әле.
( 10 нчы сыйныф укучылары чыгыш ясый).
2 нче алып баручы:
- Күргәнебезчә, Рәшит абый, тормышның гыйбрәтле һәм көлкеле якларын эләктереп кенә аласыз да, нечкә юморлы, фәлсәфи мәгънәле шигырьгә әйләндерәсез. Әлбәттә, мондый талант кешегә Аллаһы тарафыннан тумыштан бирелә торгандыр. Менә үзегезгә сүз бирик әле: гүзәл Кукмара якларыннан киләме шигъри куәтнең тулып – ташып агуы, нәсел-ыруыгызга, әти-әниегезгә барып тоташамы?
- Шул турыда үзегездән ишетәсе килә. Рәхим итегез! Балаларга нинди әйтер сүзләрегез бар?
2нче алып баручы:
- Рәшит абый , укучыларыбызның сезгә әзерләгән сораулары да бар?
1нче алып баручы:
- Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Рәшит абый. Очрашуны сезнең «Бәхет» шигыре белән тәмамлау өчен сүзне 3 нче сыйныф укучысына Нуртдинова Алинәгә бирәбез.
( «Бәхет» шигырен сөйләү).
- Рәшит абый! Бүген безнең мәктәпкә килгәнегез өчен рәхмәт. Сездән тагын да яңадан – яңа шигырьләр көтеп калабыз. Тагын бер тапкыр үткән юбилеегыз белән. Сезне үзебезнең мәктәбебездә кунакта тагын көтеп калабыз.
- Рәшит абый, сез үзегезнең һөнәрегезне башка һөнәргә алыштырыр идегезме?
- Сезнең гаиләдә тагын кем шигырьләр яза?
- Сезнең яраткан татар язучылары бармы?
- Беренче шигырегез ничек аталган иде?
- Сез мәктәптә ничек укыдыгыз?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема . Дәрҗия Аппакова – балалар язучысы.
Дәрҗия Аппакова – балалар язучысы. 6нчы сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе....
А. Алиш – балалар язучысы һәм “Сертотмас үрдәк” әкияте
5 нче сыйныф өчен дәрес планы...
Роберт Миңнуллин -балалар язучысы
6 класста үткәрү өчен әзерләнгән дәрес...
Абдулла Алиш - балалар язучысы
Балалар язучыларын һәм аларның әсәрләрен кабатлау. Әкиятләр мисалында тәрбияләү, уку һәм сөйләм күнекмәләрен ныгыту....
Әлмәт язучысы А.Хәсәнов белән очрашу 6-7 нче сыйныфлар
Әлмәт язучысы А.Хәсәнов белән очрашу 6-7 нче сыйныфлар...
Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"
Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...
Татар балалар язучысы Л.Гыймадиева
Краткая характеристика татарской детской литературы начала XXI века и творчества писательницы Л.Гимадиевой....