Методическая разработка на тему:"Сөмбеләне кем белә?"
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
СӨМБЕЛӘНЕ КЕМ БЕЛӘ?
Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен сценарий
Әлмәт шәһәре МБББУ “20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Рәшитова Нәзифә Мөхлисулла кызы югары категорияле татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
1 нче алып баручы Җир,Һава, Су... Алар зарурлыгын
Белмәгәннәр инде бик сирәк.
Бу өч хакыйкатькә кушып тагын
“Кояш” дип әйтү дә кирәк
2 нче алып баручы Икмәк алып килгән
Игенчене табын түренә,
Әнә, кара, зәңгәр офыклардан
Алсу кояш үзе күренә.
(Әкрен генә “кояш” күтәрелә)
1 нче алып баручы Безнең әби-бабаларыбызның элек-электән килгән бәйрәмнәре, йола уеннары булган. Аларның кайсылары сакланган, ә кайберләре бөтенләй онытылган.
2 нче алып баручы Әйтик, нәрсә ул Нардуган? Сөвия сүзе ни аңлата? Ә Сөмбелә? Әйдәгез,үткән чорга сәяхәт ясыйк.
1 нче алып баручы Ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәмнәр – календар бәйрәм дип атала. Татар халкында андый бәйрәмнәр елның дүрт төп ноктасына – иң кыска көннәргә (22-25 декабрь), язгы Сөвия, ягъни төн белән көн тигезләшкән чакка (21-23 нче март), иң озын көннәргә (22-25 нче июнь), көзге Сөвия, ягъни көн белән төн тигезләшү (21-23 нче сентябрь) вакытына туры киләләр.
(Балалар курайда “Каз канаты” көен уйныйлар)
2 нче алып баручы Иң озын һәм иң кыска көннәр җәйге, кышкы Нардуган бәйрәмнәре белән билгеләп үтелгән. Язгы Сәвиягә Нәүрүз бәйрәме, көзге Сәвиягә Сөмбелә бәйрәме багышланган. (Ике укучы бәйрәм исемнәре язылган плакатны күтәрә) Бәйрәмнәр арасы өчәр ай булган. Кешеләр Сөмбелә бәйрәменә әзерләнгәннәр.
1 нче бала - Яңгыр, яңгыр, яңгыр яу!
Көмеш кадак, ука бау...
Яу син, яу көмеш булып,
Өлгергән җимеш булып.
2 нче бала - Яңгыр, яңгыр, яңгыр яу!
Көмеш кадак, ука бау...
Игеннәр гөрләп уңсын,
Муллык, гүзәллек иле-
Туган ил балкып торсын.
Яңгыр, яу! (Яңгыр “ява”)
Кызлар зонтиклар белән бию башкаралар
3 нче бала И сабыйлар! Эшләгез сез,
Иң мөкатдәс нәрсә- эш,
Эш агачы һәрвакытта бик
Юмарт китерер җимеш.
Яшьлегеңдә бик тырышсаң,
Эшкә бирсәң чын күңел,
Каршылырсың картлыгыңны
Бик тыныч һәм бик җиңел.
(Балалар “Чыпчык белән сыерчык турында җыр башкаралар Ф.Мортазин көе, А.Хәмзин сүзләре)
И атына, и талпына
Күңеле тулы моң гына
Шулай матур җырлый алай
Яз сандугачы гына.
Кушымта.
Сайрама болай , сыерчык,
Көнләшә синнән чыпчык.
Ә син чыпчык, бик боекма
Сыерчыкны җиңеп чык.
4 нче бала - Сыерчыгым нигә китәсең?
Сагынырмын сине киткәчтен.
5 нче бала (Сыерчык костюмыннан)
. -Көз җитте бит инде мин туңам,
Килгән идем җәйге костюмнан.
1 нче алып баручы Сөмбелә үзе дә, сары чәчләре дә көзне, алтын башакларны хәтерләткән һәм аны шулай киендергәннәр дә. Сөмбелә Сөмбел чәчле кыз дигәнне аңлата. Сөмбел сүзе исә гарәпчә “гиацинт”, “башак”, “Сары чәч” һәм йолдызлык атамасы (Созвездие Девы) мәгънәләрендә. Бу борынгы шумер-аккад телендәге “шуббултум” (сары башкак) сүзенә барып тоташа .
(“Бал корты” җыры башкарыла Ф.Мортазин көе, А.Хәмзин сүзләре)
Чәчәктән-чәчәкккә күченеп,
Бернигә игътибар бирмичә
Бал җыя бал корты тырышып,
Туктамый караңгы төшмичә.
“Быз,быз,быз,быз,быз, киләләр,
Йөзләгән, меңләгән бал корты.
“Без,без,без, без,без дияләр
Җыябыз шифалы бал татлы”.
Карамый яңгырга, давылга,
Әче җил, җылыга,салкынга.
Бал җыя бал корты тырышып,
Кирәксә ул кадый дошманга.
Кушымта. (Яңгыр “ява”)
7 нче бала Ява яңгыр
Нигә шулай явадыр?
Җиргә аяк баскан саен
Таядыр.
Кара болыт
Әллә инде
Ишелгән?
Я булмаса
Күкнең төбе тишелгән?
Тукта, яңгыр
Җитәр сиңа
Кит әле.
Тәти кояш безгә рзхим ит әле.
(Бер укучы кыз бала “Яфрак бию”ен башкара. Кояш “күтәрелә”)
Игенче бабай. Мин ял күрмичә, төнне- көнгә ялгап,синең күкрәгеңдә талпындым. Җир –ана, сабан белән җир сөрдем, җыр тырмаладым, басуларыңны тутырып арыш-бодай чәчтем. Башаклар эре булсын дип, буразналарга чәчкән орлыкларга йомырка кушарга да онытмадым.
8 нче бала Җылылык һәм муллык
Һәркемнең өендә.
Үзгә бер тыйнаклык
Бакчада, ындырда.
Ак күмәч, сөтле чәй
Чикләвек - табында ...
Читләрдән кунаклар
Кайталар авылга.рә.
2 нче алып баручы Татарлар бик матур бер кызны Сөмбелә итеп киендереп, мәйданга алып чыкканнар. Кызга берсеннән – берсе четерекле, көтелмәгән сораулар биргәннәр. Җор телле Сөмбелә аптырап калмаган, барысына да җавап кайтарган.
9 нчы бала. Әй, Сөмбелә, әйт әле
Табышмакк җавап бир әле.
Ашлыклар үсте,
Башаклар өлгерде,
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,-
Бу кайчак була?
Сөмбелә. Җәй азагы, көз башы.
10 нчы бала Әй,Сөмбелә, әйт әле
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана
Бу кайчак була?
Сөмбелә . Көз фасылы
(Бер кыз бала “Яфрак бию”ен башкара)
11 нче бала. (тиен костюмыннан)
Күңеле көр авылның –
Уңышлар мул булды.
Кырларда игеннең
Чыгышы зур булды.
Җайга-җай : урманда
Чикләвек бик уңды.
Халык та тиенде,
Тиенде тиен дә.
Сөмбелә. Башак ул үрчемле уңыш белән бәйләнгән. Күп халыкларда бөртекле ашлыкның Анасы бар дип уйлау ( урыста –“мать хлеба”, бездә –“арыш анасы” ) бар.
Татар мифологиясенә һәм йола иҗатына билгеле булган Сөмбелә Евразиядәге борынгы традицияләргә барып тоташа.
(Игенче бабай зур Калачны Сөмбеләгә тапшыра. Сөмбелә куянга кишер әзерли)
Балалар “Куянкаем җырын башкаралар. (Ф.Мортазин көе, А.Хәмзин сүзләре)
( Бер бала “Куян бию”ен башкара, ул куян костюмыннан)
Урман читеннән чыкты да куян
Шаккатып карап тора
Шаккатып карап тора да
Кулларында атына.
Куянкаем, кил,кил бире
Тимим, тимим мин сиңа.
Мә ал күмәч, мә ал кишер
Саран түгел мин сыйга.
Карап утырды да куянкаем,
Кереп качты урманга.
Көндә килеп көтәм аны,
Ләкин чыкмый куян яныма.
Кушымта.
1 нче бала. – Әй ,Сөмбелә, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Сөмбелә. Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы, суык көннәр бар.
2 нче бала. - Әй, Сөмбелә, әйт әле
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Сөмбелә. – Кәрзенемдә сары, кызыл,
Алтын матур төсләр бар.
(Яфраклар бөтереләләр. Бер кыз бала “Яфрак биюе”н башкара)
1 нче алып баручы. Татар халкында календар йолаларның тагын бик күп төрләре булган. Безнең көннәргәчә сакланганнарыннан Сабантуй, Җыен бәйрәмнәрен без дәз яратып үткәрәбез.
2 нче алып баручы. Хөрмәтле дуслар! Уңыш бәйрәменә – Сөмбеләгә багышланган кичәбез тәмам. Сау булыгыз! Сезгә сәламәтлек телибез.
Игенче бабай. Хушыгыз! Еллар имин, илнең күге аяз булсын.
Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын., 2005
Бәйрәм мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын,хәерле юллар,хәерле еллар.
Кулланылган әдәбият :
- “Бәйрәмнәр, туйлар өчен”, “Рәннур” нәрияты, Казан, 1999
- “Раушан көзге” : Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия, Казан, 1993
- Аудио-диск “Балалар җырларын йолдызлар башкара”,Татар җыры, 2005
Кушымта.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Методическая разработка по теме: Разработка творческого конкурса «Буратиниада».
Предлагаемая методическая разработка представлена в виде конспекта и презентации практического занятия, проведенного в форме педагогической мастерской, которая позволяет ...
Методическая разработка по теме "Разработка урока немецкого языка согласно ФГОС. Тип урока: комбинированный"
Переход на ФГОС позволил переориентировать усилия гигантского преподавательского состава страны с традиционного узкопредметного обучения (предметные результаты) одновременно и на развитие каждого обуч...
Методическая разработка по теме «Разработка урока музыки по технологии АМО в условиях внедрения ФГОС»
В рамках современных подходов к образовательному процессу одна из основных задач преподавателя состоит в том, чтобы помочь обучающимся обнаружить, проявить и развить то, что в них самих заложено, спос...
Методическая разработка по тема: «Разработка системы заданий по развитию само и взаимооценки обучающихся на уроках математики»
В данной работе была исследована тема «Разработка системы заданий по развитию само и взаимооценки обучающихся на уроках математики». Были рассмотрены теоретические основы форм...
1. Методическая разработка по теме " Система времён глагола настоящего времени" на английском языке.2. Методическая разработка по теме " Система времён глагола прошедшего времени" на английском языке
1. Презентация по теме " Система времён глагола настоящего времени" предназначена для введения и тренировки грамматического материала на уроках английского языка в 5-11 кла...
Методическая разработка на тему: " Развитие музыкальных способностей детей дошкольного возраста средствами музыкального фольклора" Методическая разработка на тему "Методика работы с детским фольклорным коллективом"
Методическая разработка на тему: " Развитие музыкальных способностей детей дошкольного возраста средствами музыкального фольклора"Методическая разработка на тему: "Методика работы...
Методическая разработка по теме" Разработка урока английского языка с применением технологии критического мышления".
В связи с переходом образовательных учреждений на ФГОс нового поколения возникает острая необходимость изменения подходов к планированию современного урока. В отличии от традиционного урока, который я...