Рашитова Назифа Мухлисулловна

сайт учителя татарского языка и литературы Назифы Мухлисулловны

"Камиллекнең чиге юк"

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: конкурсы, научно-практические конференции ; Конкурсы РПАА по ФГОС для учителей

Увлечения: Поэзия Фитнес

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Альметьевск

Место работы: Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №20» г. Альметьевск Республики Татарстан

Звание, ученая степень: кандидат филологических наук

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/rashitova-nazifa-muhlisullovna
"АЗ СҮЗ БЕЛӘН КҮПНЕ ӘЙТ"
Татарская народная пословица

        Туган тел - туган җир кебек кадерле һәм газиз. Ул дөньяга күзең ачылырга, әйләнә-тирәне күреп белергә, чиксез матурлыкны аңларга, тоярга ярдәм итә торган тел. 

     "Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар" дип, халкыбыз телнең иксез-чиесезлеген һәм тирәнлеген әйтергә теләгәндер. Үз телеңне белмәү, аны сакламау  кимчелек булыр иде. Мин туган телнең сагында торучы миллионнарның - берсе. Тел булмаса халык бетә һәм ул кемнеңдер колына әверелә, аның җырын җырлый башлый.. Татар халкы  үзенең тарихта эзле  булуы, горур һәм батыр булуы белән билгеле."Без - тарихта эзлебез" дигән сөекле Тукаебыз.

         Кадерле кешебез Хәсән ага Туфанның сүзләре белән килешкәнлегемне белдерөсем килә. Ул минем тормыштагы позициямне билгели.

                                             Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

                                             Җитсен иде һәрбер күңелгә,

                                             Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

                                             Үзләренең асыл телендә.

                                                                             ... Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

                                                                                Кем аркылы ничек белдем мин?

                                                                                Бишектә үк минем өйрәтүчем,

                                                                                Туган телем - бәгърем, син ул, син!

 

 

 

 

.      

О себе

            Туган җире һәркемгә кадерле һәм иң матур җир. Миңа Әлмәт районының Тайсуган авылы бик  якын. Шул эшчән,белемле, үз сүзендә тора торган халкы булган авылда туганмын мин. Февральнең унөчендә;җомга көнне кич белән.Көн бик буранлы булганга күрә әткәй идарә атын ишек алдында тотып торган."Берәр нәрсә булмагае диптер инде. Мине кендек әбием - Таһирә абыстай беренче  булып кулына алган. Урыны оҗмахта булсын. Нәкыя әбием миңа ахирәтенең исемен биргән.

        Нәзифә - матур, таза дигән мәгънәдә. Аллага шөкер, мин авырмыйча үстем.  Шаян, чая кыз булганымны һәр урам малае беләдер, чөнки мин аларның муеннарына бака балаларын сала идем. Өстәвенә кыш көне аяк чалып, битләрен кар белән уарга да өлгерә идем. Балачагым Такташ әйтмешли, "әкият" иде. Кечкенә роман язарга була.

        Минем өчен укытучыларым  фәрештәләр кебек иде , чөнки безнең укытучылар белемле, тәртипле. йомшак күңелле иделәр.Безнең мәктәпнең борынгыдан килгән традицияләре бар иде. Чөнки Тайсуганда Батыршаның эзләре калган. Тайсуганда мәдрәсә шәкертләре беренчеләрдән булып спектакль куйганнар. Дәрдемендебезнең бабасы да безнең яклардан.

         Татар теле укытучым  Нәҗибә апа мине бик тә яратты, әдәбиятны белеүм өчен генә түгел, артистлык сәләтем булуы өчендәдер дип уйлыйм. Ул мине китап укырга өйрәтте, мин күп укыдым, чөнки китапханәче Якут апа безнең каршыдагы өйдә генә тора иде.

           Туган телгә мәхәббәт мине педагогия институтына алып килде. Мин егетләр белән :"Минем исемем Миләүшә "дип таныштым, татар кызларна хас шаянлык  белән.  Ул исемем миңа ябеште дә калды. Шулай итеп бүгенгәчә мин ике исемле булып йөрим,  дусларымның күбесе Миләүшә дип эндәшәләр.

         Мин бик бәхетле идем, студент еллары күз ачып йомганчы уздылар да киттеләр. Уку дәверендә мин бик билгеле шәхесләр белән студсоветта эшләдем. Миңа бик укымышлы, тәртипле гаиләләрдә үскән егетләр мәхәббәтләрен белдерделәр. Институтны бетергәч, Мөслим егете - Фаизның хәләл җефете булдым." Офицер хатыннары алар башкалардан бер башка өстенрәк булалар" диде ул, минем күзләремә карап. Мин аның сүзләренең дөреслегенә соңрак ышандым. Әйе, "Тревога!"- алар иң беренче булып ишекне хәбәр алып килгән солдатка(кемнеңдер сөекле баласына) ачалар. Ул  тәүлекнең төрле сәгатендә көтелмәгәндә була.Уңган-булганнары шунда секундлар эчендә ирен ашатып. кесәсенә азыгын да салып , догаларын укып озатып  җибәрә. Безнең гаилә полкта үрнәк гаилә иде. Мин хәзер үземнең шундый булганыма шатланып бетә алмыйм.  Минем иң кадерле кешем. бердәнбер баламның атасы, десант ротасының командиры Афган җирләрендә ятып калды. Ә мин аны һаман көтеп яшим. Дусларым әйтмешли. мин "чистая вдова". Көчле рухлы буып үсүемә, туган җиремнең йогынтысы да бардыр дим. Тайсуган авылының халкы бик көчле характерлы, азрак усалларк та. Усал булмасаң, намуслы булып яшәп булмый. Аңа көч. руслар әйтмешли" внутренний стержень" кирәк. Фаиз мине күп гүзәлләр арасыннан дөрес сайлаган дип шатланып бетә алмыйм.

           Минем гореф-гадәтләрне хәрмәт иткә торган киявем, ике оныгым бар. Кызымны мин  аталы-аналы гаиләләрдән ким итмичә үстереп, кеше итә алдым. Ул -  табибә.

        Илдәге үзгәрешләр мине чыныктырдылар гына. Мин медучилищеда, институтта, мәктәптә эшләдем.  Института эшләгәч, гыйльми дәрәҗә кирәк иде. Мин диссертация якладым. Мин балама  үрнәк булыр өчен бүген дә белем "Эстим".

          Аллаһы Тәгалә мине рәхмәтеннән ташламасын. Ислам динен өйрәнергә дә көч бирсен иде дим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

Татар халык әкиятләре

 

Һади Такташ  "Алсу"

Ибраһим Гази  "Онытылмас еллар" ,  "Саф күңел"

Габдрахман Әпсәләмов   "Алтын йолдыз"

Мөхәммәт Мәһдиев   "Фронтовиклар

Гомәр Бәширов  "Намус"

 

Кларисса Пинкола Эстес   "Бегущая с волками"

(всемирный известный преподаватель психологии в известных университетах мира) 

(дает мне силу, учит жить)

 

Марсель  Галиев   (  мой кумир)

Мой взгляд на мир

Мой взгляд на мир позитивный.

  Наконец- то у нас есть настоящее вооружение.  Мы долгое время не вооружались. Я очень рада, что у солдат есть все, они не будут считать патроны на стрельбищах.   Сильная Армия- сильная страна. Сильная страна - сильный народ. Есть возможность учиться воевать,  научиться защищать себя и других.  Великий Александр Суворов прав:"Трудно в ученье - легко в бою".. Когда  есть современное оружие - вдвойне легко!

 

Моё портфолио

        Бөек татар педагогы Каюм Насыйри тәрбиянең әһәмияте һәм максатын билгеләп,тәрбия бирүне бик яшьтән башларга киңәш итә. "Балалар яшь таллар кебек, әгәр аз-маз кимчелекләре бар икән,аларны 

яшь талны төрле якка бөгеп булган кебек, тиз рада төзәтеп була "- ди ул.

        Үз эшенә , фәненә гашыйк, бала күңелн аңлый белгән укытучы гына  яшь буынны тәрбияли ала. Мин һаман укыйм, һаман белем "эстим".

         Ни белән үлчәнә гомер?

         Калган эзләр белән,

         Кеше күңеленә орлык итеп

         Салган сүзләр белән...

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: