Встреча с Р. Шариповым.
материал (5, 6, 7, 8, 9 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Кичә барышы
Кереш сүз- укытучы
Кадерле укучылар, хөрмәтле коллегалар, бүген бездә кунакта Азино бистәсе батыры, язучы – шагыйрь Рәниф Шәриповның 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә бергә җыелдык. Сүзне мәктәп директоры Гүзәл Камил кызы Мифтаховага бирәбез.
Директор. Наши учителя Занира Сириневна и Ирина Александровна изучают жизнь и творчество знаменитостей нашего микрорайона. Одним из них является поэт – писатель – Раниф Шарипов. Он лауреат премии Союза писателей. Несмотря на трудности он всегда среди своих читателей, живет их жизнью, всегда весел, позитивно настроен. Сегодня он в нашей школе. Постоянно печатается на страницах газет и журналов, у него так же имеются изданные книги, пишет для разного возраста. Пишет он и на русском языке. Кроме стихов он так же пишет поэмы, драмы, рассказы и активно занимается переводом. Он в жизни выбрал такой путь, который требует духовного подвига.
Сегодня у нас еще один гость – Файруза Муслимова – поэтесса, которая работает в детском журнале «Ялкын».
Перед вами сестра, которая является опорой поэта Ранифа Шарипова, лауреат Всесоюзной, Всероссийской и Республиканских конкурсов – Люция Корнилова.
Укытучы. Татар шигърияте бакчасында Рәниф Шәрипов атлы шагыйрь егетебезнең йөрәк һәм кул җылысын тоеп үскән гөлчәчәкләр дә безнең күңелләрне иркәли. Әйе, асыл шигырьләрне генә чәчәкләргә тиңлиләр. Әмма тормыш, тоташ чәчәктән генә тормый… Рәнифне тикмәгә генә бүгенге көннең Корчагины дип әйтмиләрдер. Кичә барышында туган сорауларыгызны тыныч кына язма рәвештә сәхнәгә җибәрегез.
Сүзне укучыларга бирәбез.
Илнар. Шагыйрь Рәниф абый Шәрипов 1950нче елның 30нчы маенда Татарстан Республикасының Кукмара районы Аман-Оштарма авылында туа. Мәктәпкә барганчы ук хәреф танырга өйрәнеп, басма хәрефләр белн шигырь язып карый. 1961 елда, әнисе үлгәннән соң, Арча районындагы урнашкан Субаш –Аты авылындагы балалар йортына җибәрелә һәм шунда урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач башка иптәшләренә ияреп, 1968 нче елда Казан химия-технология институтына укыпга керә. Анан армия сафларына чакыру килә. Бу вакыйга Рәниф Шәриповның тормышында кискен борылышларның чираттагы һәм берәгәйлесе була.
Инзилә. Рәниф Шәрипов Төньяк Хәрби – Дингез флотында корабта сигналчы булып хезмәт итә. Һәр көн диярлек сәгатьләр буе бозлы-карлы яңгырлар астында сакта тора. Ярты ел хезмәт иткәннән соң аны отделение командиры итеп билгелиләр. Яхшы белгеч булганлыктан, бер корабта диңгездән кайтуга, аны шунда ук икенче корабта тагын диңгезгә җибәрәләр. Төньякның салкын, туктаусыз давыллы шартлары сәламәтлеген какшата, Ватан сакчысы Рәнифнең аяклары авырта, йөрмәс хәлгә килә. Аны Казанга бертуган апасы Люция янына кайтарып куялар. Әмма тормыш авырлыклары каршында ул сыгылып төшмәде. Йөрәгендә беркайчанда оптимистик ут сүнмәде. Әгәр дә ул: «Кайчагында без ук идек, ук очында ут идек» - дип яза икән, димәк бу юлларда аның үз язмышы чагыла.
Кристина. Ә бүгенге көндә Рәниф абый Шәрипов апасы Люция гаиләсе белән яши. Бик яшьли әти -әнисез калып, бер ук төптән чыккан пар каеннардай тормышның ачы җилләренә бирешмичә, бер – берләренә сыенып үскәннәр алар. Люция апа энесен һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Ире белән кызы Светлана, оныгы Даша Рәниф абыйны «өй профессоры» дип йөртәләр. Хәер, егет үзе дә алар өчен җан атып тора. Әлеге бертуганнарның һәр икесе дә - искиткеч талантлы шәхесләр. Люция апа бик матур тавышлы кабатланмас аһәңле җырлы да. Ул – Бөтенсоюз, Бөтенроссия һәм Татарстан күләмендә үткәрелгән җыр бәйгеләре лауреаты. Рәниф Шәрипов күпкырлы шәхес: шигырьләр, поэмалар, проза, пьесалар язу белән бергә ул бит әле баянда да уйный. Аның шигырьләренә көйләр дә язылган.
Алып баручы. Рәниф абый Шәриповның күп кырлы шәхес икәнен әйтеп үттеләр. Хәзер шуның дәлиле булып башлангыч сыйныф укучылары язучының “Кечкенә хуҗа” дигән шигырен сезгә тәкъдим итәләр.
Илфат. Чакырганнар кунакка
Әти белән әнине.
Өйдә бүген хуҗа итеп
Калдырмакчылар мине.
Әни әйтә: «Кечкенә
Түгел инде син,улым.
Күз-колак бул сеңлеңә,
Син бит минем уң кулым.
Мәрьям. Без югында, көнозын
Мал-туарны ач тотма.
Сеңлеңә ботка ашат,
Акбайны да онытма.»
Барысын да жентекләп
Әни аңлатып китте.
Ярый, эшкә тотыныйм,
Төш вакыты да җитте.
Марат. Сыер әни югында
Торып калган аш ашап.
Тавыкларга печән бар,
Акбайга салам башак.
Сарыкларга — җим. Ботка —
Бәтилэргэ, билгеле.
Ә аннан сон сеңлемә
Кала юкә миллеге.
Илфат...Ахмак малай бу, димәгез,
Эткә башак бирмәдем.
Кызык итим әле диеп,
Юри бутап сөйләдем.
Алып баручы. Рәхмәт хөрмәтле укучылар. Хәзер «Яңгыр» биюен карап үтик (Зонтиклар белән бию).
Алып баручы. 6нчы сыйныф укучысы Рәниф абый Шәриповның «Тел – нәсел» шигырен сөйли.
Камил. Тел – нәселнең ничек киселгәнен
Аңламыйсың әле үзең дә
Гомер үтә, алтын мизгел китә
Онытылган һәрбер сүзендә.
Еллар үткән саен чит көйләргә
Аз җырлана, сирәк биелә
Карт агач та, еллар үткән саен,
Тамырларга таба иелә.
Алып баручы. Син тыпырдап биегәндә
Сихри бер нур тарала,
Бие, әйдә Гөлназ
Сагышланган күңелләрне
Терелт әле, дәвала.
Үкчәләрең җырын тыңлап,
Тыпырдап биеп китә.
Әй, син, горур, татар кызы:
Кем бар соң синдәй бүтә!?
Татар кызлары биюе.
Алинә: Соңарган җыр.
Жыр башлаган идек.
Тик баштарак
Җырламадык карап нәрсәгә?
Жыр башлаган идек.
Соңга калдык.
Башка җырлар инде сәхнәдә.
Хак Тәгалә күктән карап торды,
Язмыш безне һаман сынады.
Каерылып күпме сыгылсаң да,
Моңлы куңел җиңел сынамы?
Ул да сизде беркен, «Жырла!»- диде,
Күктән сәер, сихри моң инде.
Бер юаныч бирде, ансына да
Гомер узган иде, соң иде.
Җыр башлаган идек. Өзелгән җыр
Тынгы бирми һаман күңелгә.
Буылган моң, ыңгырашып ята...
Соң түгелдер, бәлки, бүген дә?
Җырга бай без. Мөлдерәмә күңел.
Җан асрадык ипи-сөт өчен.
Залда башка халык. Яшьләр җырлый
Тормышның буш имеш-мимешен.
Үткән икән, үтте инде гомер
Үкенечле сагыш моңында.
Өзелгән җыр өчен, читтән карап,
Бер еларбыз тагын соңыннан.
Җыр башлаган, идек, Сәхнәләрдә
Аңлашылмый торган моң, инде.
Җир үзгәргән, дөнья да чит, бүтән,
Гомер узган инде, соң инде.
Кайсы чиктән, әллә күктән килә —
Читтән керә аваз колакка:
“Җырла, кызым, жырла!» — дигән кебек,
Ә без инде ерак... еракта.
Алып баручы: Җырлап, иген иккән халкым
Җырлап, икмәк пешергән.
Җырсыз- моңсыз дип көлгәннәр,
Җырламаган кешедән.
Люция ханым сүзне сезгә бирәбез, рәхим итегез.
Җыр «Хыялым аккошы»
Алып баручы Моңлылар да бик күп бездә
Кимен бер дә куймыйбыз.
Кирәк икән без сезне дә
Җырлап таң калдырабыз.
Сезнең каршыгызда “Азино” иҗат үзәге бүлек мөдире Фирдәвес Бари кызы “Бәхет кирәк миңа да” җыры белән.
Алып баручы. Хәзер сүзне Азино бистәсе батыры юбиляр Рәниф абый Шәриповка бирәбез.
Алып баручы. Кичәбезнең икенче кунагы, Рәниф Шәриповның дусты, шагыйрә, бик күп еллар “Ялкын” ңурналы редколлегия әгүзасы Фәйрүзә Мөслим кызы сүзне ала.
Алып баручы. Шуның белән очрашу кичәбез ахырына якынлашты. Кунакларга, Рәниф абый Шәриповка яңадан – яңа әсәрләр иҗат итеп, әдәбият яратучыларның сөендерүегезне, Фәйрүзә ханым Мөслим кызына укучылар өчен “Ялкын”журналын кеызыклы матур итеп чыгаруда һәм шигърият дөньясында уңышлар. Люция ханыма яңадан – яңа җырлары белән безне куандыруын, ә укучыларга әдәбият белән кызыксыну, укытучыларга армый – талмый эшләргә дәрт, исәнлек – саулык телибез.Исән – сау яшәгез, бәхетле булыгыз!.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Аналитическая справка «Описание педагогического опыта Шариповой Елены Петровны - учителя истории МБОУ «Кировская средняя общеобразовательная школа», Кваркенского района Оренбургской области, раскрывающего сущность методической системы»
Материал по обобщению опыта предоставлен на конкурс "Учитель года"...
Аналитическая справка результатов деятельности Шариповой Елены Петровны- учителя истории МБОУ «Кировская средняя общеобразовательная школа» Кваркенского района Оренбургской области, по созданию условий для приобретения обучающимися позитивного соц
Материалы к аттестации предоставленные на конкурс "Учитель года"...
Сценарий мероприятия "Вечер встречи. Встреча с юностью, встреча с детством"
Сценарий мероприятия "Вечер встречи. Встреча с юностью, встреча с детством" посвящен вечеру встречи с выпускниками в год олимпиады в Сочи....
Презентация учителя МБОУ "Тлянче Тамакская СОШ имени Героя Советского Союза Н.Х.Шарипова" Яхиной Рузили Анваровны
Презентация учителя истории и обществознания Яхиной Рузили Анваровны...
Сценарий вечера встречи выпускников " Встреча с юностью, встреча с детством"
Сценарий школьного вечера встречи с выпускниками....
"Поднебесная империя" План-конспект урока истории,6 класс. Шарипова Зиля Ринатовна,учитель истории и обществознания МБОУ"Лицей№4 г.Азнакаево" АМР РТ
Тема урока: Поднебесная империя....
Проектная работа "70-летие Нюрнбергского процесса". МБОУ "Лицей№4 г.Азнакаево" АМР РТ Шарипова Зиля Ринатовна
Приложение № 2 ТЕКСТОВОЕ СОПРОВОЖДЕНИЕ ПРОЕКТНОЙ РАБОТЫ1) Название работы.Проектная работа, посвящённая 70-летию Нюрнбергского трибунала.Тема: «Высшие государственные и военные деятел...