Рабочая программа по татарской литературе для 5 класса
рабочая программа (5 класс) на тему

Замалиева Римма Габбасовна
  1. Татар әдәбияты предметы буенча укучылардан көтелгән нәтиҗәләр

Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

  • укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү;
  • белемгә омтылыш тәрбияләү.
  • белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылу.
  • табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү;
  • ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү;
  • кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү;
  • хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү;
  • укучыларда бер-берләренә карата ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү, әдәплелек кагыйдәләрен төшендерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarskaya_literatura5_klass.docx58.31 КБ

Предварительный просмотр:

  1. Татар әдәбияты предметы буенча укучылардан көтелгән нәтиҗәләр

Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

  • укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү;
  • белемгә омтылыш тәрбияләү.
  • белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылу.
  • табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү;
  • ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү;
  • кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү;
  • хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү;
  • укучыларда бер-берләренә карата ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү, әдәплелек кагыйдәләрен төшендерү.

       Метапредмет нәтиҗәләре:

       Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

      Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

      Көтелгән предмет нәтиҗәләре:

  • әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;
  • авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
  • авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
  • 5 − 6 татар шагыйре һәм язучысының исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
  • 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;
  • Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;
  • 5 мәкаль һәм әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;
  • төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;
  • сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, кирәкле материалны таба белү;
  • төрле темаларга проект эше яклау.

2. Уку предметының эчтәлеге

  1. Борын- борын заманда

Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләренең төрләре, жанрлары. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр һ.б.). Фольклор. Халык авыз иҗаты.Татар халык әкиятләре. Халык прозасының бер төре буларак әкиятләр. Әкиятләрнең хайваннар турында, тылсымлы, тормыш-көнкүреш төрләре булуы. Әкиятләргә салынган мәгънә. Татар халык әкияте «Өч кыз». Рус халык әкияте «Төлке белән Алёнушка».

  1. Әкият яздым, укыгыз...

Халык әкиятләреннән үсеп чыккан автор әкиятләре турында мәгълүмат. Аларның уртак һәм аермалы яклары. Автор әкиятләрендә халык әкиятләренең мотивлары, образларының үстерелеше.

Каюм Насыйри. Тормыш юлы турында мәгълүмат. «Патша белән карт» әкияте. Халыкның бер вәкиле булган тапкыр карт образы, аның зирәклеге.

Габдулла Тукай. Әдип турында мәгълүмат. «Су анасы» әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре. Су анасы мифик образы. Әсәрдә малай образының бирелеше, аңа салынган мәгънә.

Т. Миңнуллинның «Гафият турында әкият» әкият-пьесасы. Гафият исемле малай, әкиятче, мифик образлар, урман җәнлекләре образлары. Әдәбият теориясе. Әкият-пьеса төшенчәсе.«Әкият» курчак театры турында мәгълүмат. Казандагы «Әкият» курчак театры.

3. Белем баскычлары.

Белемгә омтылу. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында мәгълүмат. Мәдрәсәнең 1882 нче елда Казанда ачылуы. Анда белем алучыларның шәкертләр дип аталуы. Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында мәгълүмат.

Казан университеты турында мәгълүмат. Аның 1804 нче елның 17 нче ноябрендә ачылуы. Анда Карл Фукс, Илья Березин, Николай Лобачевский эшләве. Анда белем алган атаклы кешеләр. Хәзер аның Казан (Идел буе) федераль университеты дип аталуы.

Гаяз Исхакыйның «Мөгаллим» пьесасы. Гаяз Исхакый турында мәгълүмат. «Мөгаллим» пьесасындагы Салих образы. Аңа салынган автор идеалы.

Дәрдемәнднең «Кил, өйрән...» шигыре. Дәрдемәнд турында мәгълүмат. «Кил, өйрән...» шигыренә бәйләп, телләр белүнең әһәмияте турында сөйләшү.

4. Балачак — хәтерләрдә мәңге калачак...

Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәреннән өзек. Әсәрдә кечкенә Тукай образының бирелүе. Автобиографик әсәр герое белән Тукай арасында уртак һәм аермалы яклар. Кечкенә Габдулланың Хаҗиморат Казаковның «Бәләкәй Апуш» картинасында сурәтләнеше. Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее. Музей урнашкан төбәк. Андагы истәлекле экспонатлар.Теоретик мәгълүмат. Мемориаль комплекс.

«Салават күпере» журналы. Аның тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат.

5. Ватаным өчен.

Муса Җәлилнең «Сагыну», «Соңгы җыр» шигырьләре. Аларга салынган хисне аңлау. «Алтынчәч»либреттосыннан өзек өйрәнү. Либреттоның әкияткә һәм дастанга нигезләнеп язылган булуы. Аның төп каһарманнары: Тугзак ана, Җик, Алтынчәч. Нәҗип Җиһановның либреттога музыка язуы. Композиторның иҗаты. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында мәгълүмат.

Фатих Кәримнең «Кыр казы», «Ватаным өчен», «Сөйләр сүзләр бик күп алар...» шигырьләре. Аларда Туган илне саклау, ярату хисләренең салынган булуы.

Лев Кассиль. «Мәңгелек хәтер». Мәскәү Кремле янындагы мәңгелек ут. 1965 нче елда Мәскәүгә герой-шәһәр исеме бирелүе.

Фаил Шәфигуллинның «Сугышчан бурыч» хикәясе. Әсәрдә Нәбир исемле малайның үз-үзен тотышы. Малай кылган гамәлләр.

6. Кояшлы ил – бәхет иле.

Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» шигырендә бәхет эзләү һәм табу кебек фәлсәфи мәсьәләнең чишелеше. Лирик герой өчен бәхетнең үзе яшәгән җирдә булуы. Теоретик төшенчә. Шигырь. Ритм. Рифма.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» хикәясе. Автор турында белешмә. Хикәядә малайның үз эшләре өчен җавап бирүе. Авторның бала психологиясен ачу үзенчәлеге. Теоретик төшенчә. Сюжет. Сюжет элементлары (экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш).

Әхмәт Рәшитовның « Кояшлы ил – бәхет иле» шигыре. Туган ил кадерен белергә өйрәтү. Лирик геройның кичерешләрен ачу.

Мәгъсүм Хуҗинның «Туган көн» хикәясе. Олыларга игътибарлы булырга өйрәтү. Кешеләрнең күңелен күтәрү - зур бәхет булуын ачыклау.

7. Кеше – табигать баласы.

Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигыре. Шигырьдә табигатьне саклау, аны ярату хисләре өстенлек итүен ачыклау.

Мөдәррис Әгъләмовның «Матурлык минем белән» шигыре. Матурлыкны табигатьтән эзләү мотивы. Табигатьнең кешеләргә мәрхәмәтле булуы, аны сакларга кирәклеген төшендерү.

Рәссам Иван Иванович Шишкин иҗаты. Аның Татарстан белән бәйле язмышы. Иҗаты. Елның дүрт фасылы. Аларның һәрберсе үзенчә матур булуы.

8. Эш беткәч көләргә ярый.

Теоретик төшенчә. Юмор. Шәүкәт Галиевның «Ул кем?» «Әлләкем», «Мәрзия мәсьәләсе» шигырьләре. Шагыйрьнең табышмак, юмористик шигырьләрендә бала хисләренең ачылышы.

3.Тематик планлаштыру

Тема

Сәгать саны

1

Борын-борын заманда.

8

2

Әкият яздым, укыгыз...

10

3

Белем баскычлары.

7

4

Балачак — хәтерләрдә мәнге калачак...

13

5

Ватаным өчен.

6

6

Кояшлы ил – бәхет иле.

14

7

Кеше – табигать баласы.

7

8

Эш беткәч көләргә ярый.

5

                     Барлыгы

                       70

Темаларның сәгатьләргә бүленеше 

Тема

Сәгать саны

Кереш. -1с.

1

                             I бүлек. Борын-борын заманда. 7 д

Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.

1

Татар халык әкиятләре

1

Татар халык әкияте «Өч кыз»

3

Рус халык әкияте «Төлке белән Алёнушка»

2

II бүлек. Әкият яздым, укыгыз...

9


Каюм Насыйри. Тормыш юлы турында мәгълүмат.

1

«Патша белән карт» әкияте

2

Габдулла Тукай. Әдип турында мәгълүмат

1

«Су анасы» әкият-поэмасы.

2

«Әкият» курчак театры турында мәгълүмат.

1

Проект-дәрес “Әкият яздым, укыгыз...”

2

III бүлек. Белем баскычлары.

Белемгә омтылу. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында мәгълүмат

1

Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында мәгълүмат

1

Казан университеты турында мәгълүмат

1

Гаяз Исхакый турында мәгълүмат

1

Гаяз Исхакыйның «Мөгаллим» пьесасы.

2

Дәрдемәнд турында мәгълүмат. Дәрдемәнднең «Кил, өйрән...» шигыре

1

БСҮ “Телләр белүнең әһәмияте”

1

           IV бүлек. Балачак — хәтерләрдә мәнге калачак...

6

Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәреннән өзек

4

Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее.

1

«Салават күпере» журналы

1

  1. Ватаным өчен.

10д

Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты

2

Нәҗип Җиһановның иҗаты.

1

«Алтынчәч»либреттосыннан өзек

2

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры

1

Фатих Кәримнең «Кыр казы», «Ватаным өчен», «Сөйләр сүзләр бик күп алар...» шигырьләре

2

Фаил Шәфигуллинның «Сугышчан бурыч» хикәясе.

3

  1. Кояшлы ил – бәхет иле.

11д

Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» шигыре

1

Шигырь. Ритм. Рифма.

1

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» хикәясе.

4

Сюжет. Сюжет элементлары (экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш)

1

Әхмәт Рәшитовның « Кояшлы ил – бәхет иле» шигыре

1

Мәгъсүм Хуҗинның «Туган көн» хикәясе.

2

БСҮ “Өлкәннәргә ихтирам”

1

  1. Кеше – табигать баласы.

6

Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигыре

1

Мөдәррис Әгъләмовның «Матурлык минем белән» шигыре

2

Рәссам Иван Иванович Шишкин иҗаты

2

БСҮ “Елның дүрт фасылы”

1

Проект эше (укучы теләге буенча)

2

  1. Эш беткәч көләргә ярый.

4

Теоретик төшенчә. Юмор.

1

Шәүкәт Галиевның «Ул кем?» «Әлләкем», «Мәрзия мәсьәләсе» шигырьләре

3

Сәгать саны: барлыгы 70 сәгать, атнага 2 сәгать

Кереш -1 сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 56 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 3 сәгать

Проект эше - 4

Контроль аудирование -2

Контроль уку -2

Еллык кабатлау – 1 сәгать

Арадаш аттестация эше -1

Әдәби әсәрләр минимумы

К. Насыйри. “Патша белән карт”әкияте

Г. Тукай. “Су анасы”әкият-поэмасы

М. Җәлил. “Алтынчәч” (либреттодан өзек)

Ф. Кәрим. “Кыр казы”шигыре

Ф. Хөсни. “Чыбыркы” (хикәясеннән өзек)

М. Әгъләм. “Матурлык минем белән” шигыре

Н. Дәүли. “Бәхет кайда була?” шигыре

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:

Дәрдемәнд. “Кил, өйрән...”

Ф.Кәрим. “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”

Әхмәт Рәшитов. “Кояшлы ил — бәхет иле”

Р.Фәйзуллин. “Табигать кочагында”

  Бүлек,  тема

Сәгать саны

План буенча

үткәрү вакыты

Факт буенча үткәрү вакыты

I бүлек. Борын-борын заманда.

8

1

 

Акыллы сүзгә ни

җитә! (Халык авыз

иҗаты)

1

2.09

2

Белмәгәнгә – әкият, белгәнгә – чын(Әкиятләр)

1

5.09

3-5

Яхшылыкка каршы яхшылык.

(“Ак бүре” әкияте)

1

1

1

09.09

12.09

16.09

6

Булма син төлке,булырсың көлке.

(«Абзар ясаучы

Төлке» татар халык

әкияте)

1

19.09

7

Ана дигән хәзинә.

(«Өч кыз» татар ха-

лык әкияте)

1

23.09

8

Борын – борын заманда...(кабатлау дәрес)

Тест

1

26.09

II бүлек. Әкият яздым, укыгыз...

10

9

Яшәгән ди, булган ди...

 (К.Насыйри.

«Патша белән карт»

әсәре)

1

30.09

10

Юк дип әйтмә, бардыр ул...

 (Г.Тукай «Су

анасы» әкияте)

1

3.10

11

Б.Әлменов. “Су анасы” картинасы.

1

07.10

12

Әкиятче бездә кунакта.

(Т.Миңнуллинның

«Гафият турында әки-

ят» әсәре)

1

10.10

13

Әкияттә кунакта.

(«Әкият» курчак те-

атры» тексты)

1

14.10

14-16

Әкият тә түгел, чын да түгел...

(А.Тимергалин «Сәер

планетада»)

1

1

1

17.10

21.10

24.10

17

Кабатлау дәресе. Хыял дөньясында. Тест

1

28.10

18

Дәрес – проект.

1

III бүлек. Белем баскычлары

7

19

Белем – бәхет ачкычы.

(«Белемгә омтылу»

тексты)

1

20

Белем укудан башлана.

(«Мөхәммәдия»

мәдрәсәсе» тексты)

1

21

Укытучылар мәктәбе.

(«Казанның Татар

укытучылар мәктәбе»

тексты)

1

22

Казан университеты.

(«Казан университе-

ты» тексты)

1

23

Галим кеше хөрмәткә лаек!

лаек! (Г.Исхакый.

«Мөгаллим)

1

24

Кил,өйрән...

(Дәрдемәнд.

«Кил, өйрән…» ши-

гыре)

1

25

Укысаң – белерсең...Мәгърифәтчелек чоры әдәбияты.Тест

1

IV бүлек. Балачак — хәтерләрдә мәнге калачак...

13

26-

29

Исемдә калганнар.

(Г.Тукай. «Исемдә

калганнар»)

1

1

1

1

30

Бөек Тукай һәм бәләкәй Апуш.Рәссам Х.Казаков иҗаты

1

31

Музейларда – хәтер.

(«Габдулла Тукайның

Кырлайдагы музее»тексты)

1

32

Кабатлау дәресе. Ямьле балачак.Тест

1

33

“Салават күпере” журналы.

1

34

Проект – дәрес “Салават күпере – дуслык күпере”.

1

35-

38

“Әгәр мин тылсымчы булсам...”

 (Г.Кутуй.«Рөстәм маҗаралары”)

1

1

1

1

V бүлек. Ватаным өчен.

6

39

Мин сине шундый сагындым.

(М.Җәлил. «Сагыну»

шигыре)

1

40

Гомере аның моңлы бер җыр иде...

(М.Җәлил.«Соңгы

җыр» шигыре)

1

41-42

“Алтынчәч”.

М.Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосы

1

1

43

Опера ничек туа?

Композитор Н.Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты

1

44

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.

1

VI бүлек.  Кояшлы ил – бәхет иле.

14

45

Кыр казы.

(Ф.Кәримнең «Кыр

казы» шигыре)

1

46

Сөйләр сүзләр бик күп алар...

(Ф.Кәримнең «Сөйләр

сүзләр бик күп алар»

шигыре

1

47

Аталы – уллы солдатлар.

(Ш.Галиев.«Аталы-

уллы солдатлар» бал-

ладасы)

1

48

Кабатлау дәресе.Сугыш кайтавазы.Тест

1

49

Дәрес – проект “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...”

1

50-51

“Бәхет кайда була?”

(Нәби Дәүлинең

«Бәхет кайда була?»

шигыре)

1

1

52

Туган җирдә минем бәхетем.

 (Нәби

Дәүлинең «Мин

җирдә калам» шигы-

ре)

1

53-57

Минем холкым – минем язмышым.

(Фатих Хөснинең «Чыбыркы»әсәре)

1

1

1

1

1

58

Кабатлау дәресе. Кояшлы ил – бәхет иле.Тест

1

VII бүлек. Кеше – табигать баласы.

7

59

Табигать кочагында.

(Р.Фәйзуллинның

«Табигать кочагында»

шигыре)

1

60-61

Матурлык минем белән.

 (М.Әгъләмнең

«Матурлык минем

белән» шигыре)

1

1

62

Җир – ана, кояш һәм башкалар.

(М.Әгъләмнең «Җир-

ана, кояш һәм башка-

лар» балладасы)

1

63

Җир - анабыз – рәсемнәрдә.Рәссам И.И.Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты

1

64

Кабатлау дәресе. Туган илем – иркә гөлем.Тест

1

65

Дәрес – проект  “Гүзәл табигатьле туган илем”.

1

VIII бүлек.Эш беткәч көләргә ярый.

5

66

Белем – нур, белмәү – хур.

(Л.Леронның

«Пирамида» әсәре)

1

67

Беренче хисләр.

(А.Гыймадиев

«Зөлфия +...мин»

әсәре)

1

68

Шәвәли шуклыгы.

(Ш.Галиевнең «Ул

кем?», «Әлләкем»

шигырьләре)

1

69

Кабатлау дәресе. Уйныйк та көлик! Тест

1

70

Йомгаклау дәресе.

1

                                 

Тематик планда үзгәрешләр кертү бите

Язылу номеры

Дата

Календарь-тематик планга кертелгән үзгәрешләр

Сәбәбе

УТЭ буенча директор урынбасары белән килешү

                                                 

                                                                                                                                                                                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарской литературе 9 класс

9 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ...

рабочая программа по татарской литературе. 5 класс.

Рус балаларына татар әдәбиятыннан эш программасының бер өлеше. 5 нче сыйныф....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 6 класс

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 7 класс

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 7 класс...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 8 класс

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 8 класс...