рабочая прорграмма 10класса эдэбият
рабочая программа (10 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы
Программа ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен) Х.И.Миңнегулов, Н.С.Гыймадиева тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2012), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Эш программасы структурасы
Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары:
- матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;
- тиз үзгәрүчән заман шартларында файдалы җитештерүчән хезмәткә яраклы, үз-үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләштерергә әзер, рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү; гуманлылык карашлары, милли үзаң, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру;
- укучыларда әдәбиятның үзенчәлекләре турында карашларны, әдәби текстны кабул итү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, автор
позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү, эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү;
- балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, теарты, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;
- укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;
- әдәби әсәрне уку һәм анализлау;
- халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам,
мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.
-әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрне тарихи-әдәби җирлеген аңлап һәм сәнгати кыйммәте бөтен тулылыгында гына ачыкланучы буларак анализлау һәм шәрехләү; төрле типтагы сочинениеләр язу; кирәкле мәгълүматларны (Интернет челтәре аша да) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыру;
-туган әдәбиятта һәм башка халыклар әдәбиятында чагылыш тапкан әхлакый идеалны үзара бәйләнештә аңлау һәм әдәби-сәнгати фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне ачыклау;
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы
Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек. Татар әдәбиятының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, аларның әсәрләре турында мәгълүмат булдыру; төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку; сәнгатьле уку; шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү; әсәрләрне анализлау; план төзү һәм әсәрләр турында кыскача бәяләмә (отзыв) язу; татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү, үз фикерен әйтә белү.
Укучыларның әдәбияттан белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр
Гомуммахсус белем һәм күнекмәләр
- халык авыз иҗаты һәм әдәбият;
- халык авыз иҗаты җанрларыннан бәет, дастан, риваятьләр турында мисаллар китереп, аларга аңлатма бирә белү;
- аларның текстларыннан өзекләр китереп, мәгънәсег ачыклап бирә белү;
- әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирә белү;
- татар әдәбияты тарихын чорларга бүлә белү;
- 5-9 нчы сыйныфларда үзләштергәннән тыш, XIX – XX гасыр татар әдәбияты турында өстәмә мәгълүмат туплап, аңлатып бирә белү;
- әдәби әсәрләрнең сурәтләү чараларыннан метафора, эпитет, чагыштыру, җанландыру, гипербола, аллегория һ.б. ны белү һәм мисаллар белән дәлилли алу;
- әдәби төрләр һәм жанрлар;
- әдәби әсәрләрнең эчтәлеген һәм төзелешен (тема, идея, сюжет, композиция, образлар системасы һ.б.) анализлый белү;
- матур әдәбиятның башка сәнгать төрләре белән бәйләнеше.
- Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:
- текстның исеме, андагы таныш исемнәр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;
- укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу;
- өйрәнелгән язучылар турында сөйли белү;
- укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу;
- тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем буенча сөйли белү;
- уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;
- балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу;.
№ | Таләпләр | Билге |
1. 2. | Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:
Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә; | “5”ле билгесе куела. |
1. 2. | Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:
Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә; | “4”ле билгесе куела. |
1. 2. 3. | Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә; Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә; Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса; | “3”ле билгесе куела. |
1. 2. 3. 4. | Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса; Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса; Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа; Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда. | “2”ле билгесе куела. |
Программаның эчтәлеге
Бүлекләр | Сәгать саны-70 | |
1. | Татар әдәбияты тарихына кереш. Әдәбиятның чорларга бүленеше. Борынгы һәм урта гасыр әдәбиятына кыскача күзәтү. | 1 |
2. | Кол гали .“Кыйссаи Йосыф” поэмасы. Аның сюжеты, төп образлар, автор күтәргән төп мәсьәләләр, әсәрнең үзеннән соңгы әдәбиятыбыз үсешенә ясаган тәэсире. | 3 |
3. | Алтын Урда чоры һәм Казан ханлыгы тарихыа, мәдәниятенә кыскача күзәтү. Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр иҗатлары турында белешмә. | 1 |
4. | “Идегәй” дастаны(өзек). Аның иҗат ителү тарихы, төп образларның бирелеше. Әсәрдә ил идарәсе, халык язмышы мәсьәләсе. Дастан турында төшенчә. | 3 |
5. | Казан ханлыгы чоры. | 1 |
6. | Мөхәммәдьярның «Нуры Содур», «Төхфәи мәрдан”әсәрләре | 1 |
7. | XVII-XVIII йөз әдәбиятына кыскача күзәтү. Мәүла Колый, Габдерәхим Утыз Имәни иҗатлары. | 1 |
8. | Габдерәхим Утыз Имәни. Иҗаты турында белешмә. Тематикасының төрлелеге, фикер каршылыклары, әсәрләрендә үгет-нәсыйхәтнең чагылышы. Реаль күренешләрнең эзлекле сурәтләнүе. Мәрсия җанры турында төшенчә. | 3 |
9. | XIX йөз әдәбиятына һәм мәдәниятына күзәтү.Габделҗәббәр Кандалый. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Сәхибҗамалга” поэмасы. Шагыйрьнең әдәбиятка алып килгән яңалыгы. Әсәрдә мәхәббәтнең чагылышы. | 3 |
10. | Шиһабеддин Мәрҗани. Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге. Мәрҗәни турында татар әдипләре. Татар иҗтимагый фикер үсешендәге роле. | 2 |
11. | Мифтахетдин Акмулла. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Аның аерым әсәрләре, аларның идеясе. | 2 |
12. | Каюм Насыйри. Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге. “Әбүгалисина кыйссасы”(өзекләр).Фантастик сурәтләү алымының сюжетны оештырудагы әһәмияте, гуманистик идеяләрнең яклануы, хаксызлыкка каршы көрәш. Сатирик әсәрдә алымнар, иронияле сурәтләүләр. | 3 |
13. | Муса Акъегетзадә. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. “Хисамеддин менла” повесте (өзек). Әсәрдә искелек тарафдарларының тәнкыйтьләнүе, аларга алмашка килгән яңа кешеләрне күрсәтергә омтылыш, хатын-кыз язмышы мәсьәләсе. | 3 |
14. | Заһир Бигиев. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. “Меңнәр яки Гүзәл кыз Хәдичә” романы (өзек). Әсәрнең темасы, идеясе, образларның бирелеше, композицион төзелеше. Роман турында искә төшерү. | 3 |
15. | XX йөз башы әдәбиятына күзәтү.Гаяз Исхакый. Әдип иҗатының яңалыгы. Татарча яшәү рәвешен башка мохиткә куеп карауда авторның позициясе. “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәре (өзекләр), анда катнаш гаилә мәсьәләсенең чагылышы. Холык, әхлакый нигез һәм кеше язмышы мәсьәләләренең үзара нык көрәшүе. | 3 |
16. | Габдулла Тукай. Шагыйрьнең гасыр башындагы әдәбият үсешенә керткән өлеше. “Милли моңнар” һәм “Сәрләүхәсез” шигырьләре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе. Әсәрләрнең темасы һәм идеясе. Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьттә чагылышы. | 3 |
17. | Композитор Нәҗип Җиһанов. Музыка өлкәсендәге эшчәнлеге турында белешмә. “Кырлай” симфоник поэмасыннан өзекләр тыңлауга әзерләнүдә Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре белән таныш булуның мөһимлеге. | 1 |
18. | Рәссам Бакый Урманче. Иҗаты турында белешмә. Тукай образын гәүдәләндергән әсәрләре. | 1 |
19. | Сәгыйть Рәмиев. Тормышы һәи иҗади эшчәнлеге. “Таң вакыты” һәм “Мин” шигырьләре. Авторның аларда үткәргән карашлары. | 2 |
20. | Дәрдемәнд. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Кораб”, “Бәллү”, “Видагъ”, “Татарлыктан татар һич гарь Итәрме” шигырләре. Аларның темасы, идеясе. | 3 |
21. | Галиәсгар Камал. Иҗаты турында белешмә. “Бүләк өчен” комедиясе. Әсәрдә күтәрелгән проблема, андагы образларның бирелеше. | 3 |
22. | Артист һәм язучы Габдулла Шамуков иҗаты. Аның татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге. | 1 |
23. | Фатих Әмирхан. Иҗаты турында белешмә. “Хәят” повесте (өзекләр). Әсәрнең идеясе, кееше психологиясен тасвирлауда авторның осталыгы. | 3 |
24. | Мирхәйдәр Фәйзи. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Галиябану” драмасы (өзекләр). Әсәрдә мәхәббәт гүзәллеге, сафлыгы, образлар бирелеше. Драманың халык тормышыннан алынып язылган, җыр һәм музыка кергән әсәрләрдән берсе булуы. | 4 |
25. | Шәехзадә Бабич. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. “Кандала” балладасы. Әсәрдәге нечкә юмор, тәнкыйть фикеренең тирәнгә яшеренүе. | 1 |
26. | Кабатлаулар | 2 |
27. | Сочинение | 3 |
28 | Класстан тыш уку | 4 |
29 | Сөйләм үстерү | 5 |
30 | Шигырь төзелеше | 1 |
Ятлау өчен текстлар: Дәрестән тыш уку - 4 :
Г. Утыз. Имәни. Гыйлемнең өстенлеге турында. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф
Г.Тукай. Милли моңнар. Г.Исхакый. Кәләпүшче кыз.
С.Рәмиев. Таң вакыты. Ф.әмирхан.Хәят.
Дәрдемәнд. Кораб. Татарлыктан татар һич гарь итәрме. И.Нуруллин.Тукай
Ф.Әмирхан. Хәят(өзек)
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
1. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары. Казан. «Мәгариф» нәшрияты. 2010); 2.Дәреслек: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен) Х.И.Миңнегулов, Н.С.Гыймадиева тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2012), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән | 1. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев. -Казан: Мәгариф, 2004. 2.Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006 3.Ф.М.Хатипов. Әдәбият теориясе. К.:ТКН, 2000 4. А.Г.Яхин. Әдәбият дәресләре. К.”Мәгариф”, 2003 5.Л.К.Хөснетдинова. Әдәбият укыту мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2000 6.М.А.Мифтахова. Мәктәптә Хәсән Туфан иҗаты. Алабуга, 2002 7.С.Г.Исмәгыйлова. Мәктәптә Г.Исхакый драматургиясе. Алабуга, 2001 8.Я.Х.Абдрәхимова. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: Мәгариф 9. Я.Х.Абдрәхимова. Әдәбият дәресләрендә бәйлә- нешле сөйләм үстерү. К.: Мәгариф, 2007 10.Р.Н. Даутов, Н.Б. Нуруллина. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К: ТКН, 1986 11. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдә- бияты. К.: Раннур нәшрияты, 2001 12. Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әмине- ва. Әдәби әсәргә анализ ясау. К.:Мәгариф нәшрияты, 2005 13.Ф.Ә.Гайфуллина. Әдәбият дәресләрендә. К.: Яңалиф н-ты, 2006 14. Д.Ф.Заһидуллина. Яңа дулкында. К.: Мәгариф, 2006 15. Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әмине- ва. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.: Мәгариф нәшрияты, 2007 16.”Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Мәйдан” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары | 1.Әдәбият белеме сүзлеге. 2. Исламов. Татар әдәбиятын укыт- канда милләтара бәйләнеш, К.: Мәгариф,2000. 3.Р.Н.Даутов, Н.Б.Нуруллина Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К: ТКН, 1986 4. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: Раннур нәшрияты, 2001. 5. Т.Н.Галиуллин. Шигърият баскыч- лары. К.: “Мәгариф”, 2002. 6.М.Ш.Җәләлиева. Әдәбиятта тойгы катламнары. К.:”Мәгариф”, 2005. 7. Д.Ф.Заһидуллина. Яңа дулкында. К.: Мәгариф, 2006 8. Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре. 9. М.Ш.Җәләлиева. Әдәбиятыбызның Җырлы чишмәләре.К.:Мәгариф”, 2001. 10.Синонимнар сүзлеге. К.:”Мәгариф” 11.”Татарстан яшьләре” газеталары, .”Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Мәйдан”журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары. |
Дәресләрне календарь – тематик планлаштыру
№ | Дәреснең темасы | Укучыларның уку эшчәнлегенең төп төрләре | өй эше | Үткәрү вакыты | |
срок | факт | ||||
1. | Татар әдәбияты тарихына кереш. М. Кашгарый иҗаты “Диване-лөгатәт-төрк”әсәре. Й. Баласангулының «Котадгу белег» әсәре | Эзләнүчән әңгәмә, сүзлек өстендә эш, өстәмә әдәбият белән эшләү, Мәхмүд Кашгарыйның иҗаты турында мәгълүмат бирү“Диване-лөгатәт-төрк сүзлегенең ничек төзелүен,үзенчәлекләрен ачу, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау | 9бит, 12бит, 17бит Сорауларга җавап | ||
2. | Болгар чоры тарихы һәм мәдәнияте Кол Гали иҗаты | Болгар дәүләте турында мәгълүмат алу, Болгар ханлыгына характеристика әңгәмәдә катнаша алу, нәтиҗә ясый белү, үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу, Кол Галинеңи җаты турында мәгълүмат бирү, сәнгатьле уку фикер алышу | 22 бит сорауларга Җавап Кол Гали һәм аның әсәре хакында сөйләргә | ||
3. | К. Галинең «Кыйссаи Йосыф”поэмасы | Сәнгатьле уку, фикер алышу, әңгәмә кору, эчтәлек өстендә эш, образларга характристика, иҗади сөйләү. Әсәрнең идеясе һәм проблематикасы өст.эш | Поэманы тулысы белән укырга, эчтәлек сөйләргә. | ||
4. | К. Галинең «Кыйссаи Йосыф”,поэмасының сюжеты, күтәрелгән мәсьәләләр | Поэманың сюжетынтотып ала белү, идея –эстетик эчтәле- ген ачу,сүзлек өстендә эш, анализ,сәнгатьле уку күнекмә- ләре үстерү, эчтәлек сөйләү,сурәтләү чараларын табу, әсәр- нең теле, жанрына аңлатма бирү. | 37 бит сорауларга җавап | ||
5. | Сочинение “Кыйссаи Йосыф” поэмасында гаделлек темасының бирелеше | Сәнгатьле уку, фикер алышу, сорауларга җавап бирү, әңгәмә кору, эчтәлек өстендә эш, образларга характеристика, иҗади сөйләү. Әсәрнең идеясе һәм проблематикасы өстендә эш. | Сочинениене язып бетерергә | ||
6. | Алтын Урда : тарихы һәм мәдәнияте Котб ның «Хөсрәү вә Ширин» әсәре | Алтын Урда тарихы хакында мәгълүмат бирү, ул чорда иҗат иткән әдипләр турында белешмә,бу дәвер әдәбия- тына хас сыйфатларны ачыклау | 42 бит, сорауларга җавап | ||
7. | Габделмәҗиднең «Күңел» шигыре . Газәл жанры | Сәнгатьле уку, фикер алышу, сорауларга җавап бирү, әңгәмә кору, эчтәлек өстендә эш. | 50-51 бит, сорауларга җавап | ||
8. | Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен»,”Гөлстан” әсәрләре | Сәйф Сараиның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, әсәрләренең идея-эстетик эчтәлеген ачу, сәнгатьле уку, эзләнүчән әңгәмә. | 63 бит. Сораулар | ||
9. | «Идегәй» дастаны | Сәнгатьле уку,фикер алышу,сорауларга җавап бирү,әңгәмә кору, эчтәлек өстендә эш,образларга характеристика. | сөйләргә. Дастанга билгеләмә | ||
10 | “Идегәй дастаны” образларга характеристика | Сәнгатьле уку,фикер алышу,сорауларга җавап бирү,әңгәмә кору, эчтәлек өстендә эш, образларга характеристика, иҗади сөйләү | “Идел-йорт”өзеген ятларга. | ||
11 | “Идегәй дастаны” әсәренә анализ | Сәнгатьле уку, фикер алышу, сорауларга җавапбирү, әңгәмә кору, эчтәлек өстендә эш, образларга характеристика, иҗади сөйләү | 75 бит сорауга -җавап | ||
12 | Татар каһармннары | әңгәмә, фикер алышу,эзләнү, төркемләп эш | 1 татар Каһарманы тур. язма эш. | ||
13 | Казан ханлыгы чоры. Мөхәммәдьярның «Нуры Содур», «Төхфәи мәрдан” әсәрләре | Казан ханлыгы чоры турында мәгълүмат бирү,сәнгатьле уку, фикер алышу, сорауларга җавап бирү,әңгәмә кору. – Мөхәммәдьярның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, эзләнүчән әңгәмә. | 79 бит сорауларга җавап | ||
14 | 17 нче йөз әдәбияты. М. Колый, Габди хикмәтләре 18 нче йөз әдәбияты. Габдессәлам Әхмәдбик иҗатлары | 17 нче йөз әдәбияты турында мәгълүмат бирү, бу чорда туган язма истәлекләр турында фикер алышу. Мәүла Колыйның, Габдиның Габдессәлам Әхмәдбик , Ялчогыл иҗатлары турында мәгълүматбирү, шигырьләреннән өзекләрне сәнгатьле уку, эзләнүчән әңгәмә. | 105 бит сорауларга җавап. | ||
15 | Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты | Габдерәхим Утыз Имәни нең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру ,сәнгатьле уку, анализ, нәтиҗә | 110 бит сорауларга җавап | ||
16 | Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләре | Сәнгатьле уку, тематик һәм идея эчтәлеген ачу, сорауларга җавап, Шигырьләренең темаларын билгеләү, идеясен ачу, сәнгатьле уку, анализ. | “Гыйлемнең Өстенлеге турында” шигырен ятларга | ||
17 | Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләре | Сәнгатьле уку, тематик һәм идея эчтәлеген ачу, сорауларга җавап, Шигырьләренең темаларын билгеләү, идеясен ачу, сәнгатьле уку, анализ. | Мәрсия Жанры тур. сөйләргә | ||
18 | Урта гасыр әдәбиятына йомгак. 19 нчы гасыр әдәбияты | Укучыларның урта гасырәдәбияты турында алган белемнәрен гомумиләштерү, нәтиҗә19 нчы гасыр әдәбияты турында мәгълүмат бирү, сәнгатьле уку | 110 бит, 117бит Сорауларга җавап, | ||
19 | Габделҗаббар Кандалый иҗаты | Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, биографиясендәге тәһәмиятле моментларны шигырьләребелән өлешчә анализ | 118-130 битләрне укырга, сөйләргә | ||
20. | Габделҗаббар Кандалый “Сәхибҗамал” поэмасы | Габделҗаббар Кандалый иҗатын, темаларны аңлату, сәнгатьле уку, әсәрләренең фольклор һәм элеккеге язма әдәбият белән нинди мөнәсәбәттә булуын ачыклау. | 134бит сорауларга җавап | ||
21 | Габделҗаббар Кандалый иҗатын кабатлау | Габделҗаббар Кандалый иҗатын, темаларны аңлату, сәнгатьле уку, әсәрләренең фольклор һәм элеккеге язма әдәбият белән нинди мөнәсәбәттә булуын ачыклау. | Үзеңә ошаган шигырен сәнг. укырга | ||
22 | Шиһабетдин Мәрҗани | Мәрҗанинеңтормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, сәнгатьле уку, анализ, тел-сурәтләү чараларынт абу | 144-150 бит укырга, сөйләргә | ||
23 | Шиһабетдин Мәрҗани иҗатын кабатлау | Сәнгатьле уку, фикер алышу, сорауларга җавап бирү, әңгәмә кору, нәтиҗә | 151 бит сорауларга җавап | ||
24 | Шигырь төзелеше | Гарузга хас сыйфатларны ачыклау, рифманың шигъри сөйләмдәгедәге вазифасын ачыклау | 135-143 бит Сорауларга җавап | ||
25 | Мифтахетдин Акмулла тормышы, иҗаты | Акмулланың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, шигырьләрен сәнгатьле уку, анализ | 152-160 бит. укырга, сөйләргә | ||
26 | Мифтахетдин Акмулла иҗатыннан үрнәкләр | Сәнгатьле уку, фикер алышу, сорауларга җавап бирү, әңгәмә кору, нәтиҗә | 160-161бит Сорауларга җавап | ||
27 | «Каюм Насыйри – татар дөньясының мөхтәрәм заты» | Каюм Насыйриның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълү- мат бирү сәнгатьле уку,сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә | 162-174бит укырга, сөйләргә | ||
28 | Каюм Насыйриның “Әбүгалисина кыйссасы” | Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү, идея –эстетик эчтәлеген ачу, анализ, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү | укырга | ||
29 | Каюм Насыйри китапларыннан үрнәкләр | Каюм Насыйри китапларыннан үрнәкләрне сәнгатьле уку, фикер алышу, сорауларга җавап бирү, әңгәмә кору, нәтиҗә | 175-181бит укырга, Сорауларга җавап | ||
30 | Муса Акъегетзадә тормышы һәм иҗаты | Муса Акъегетзадәнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү сәнгатьле уку, эзләнүчән әңгәмә | 184 бит сорауларга җавап | ||
31 | Муса Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» повесте | Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү, идея –эстетик эчтәлеген ачу, анализ,сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү, эчтәлек сөйләү, эзләнүчән әңгәмә | 184-202 битләр укырга | ||
32 | Муса Акъегетзадә иҗатын гомумиләштереп кабатлау | Бүлекләргә исем кую, портретларны сыйфатлаган урыннарны табып уку, әсәрнең тормышчанлыгын сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү, эзләнүчән әңгәмә | 202 бит сорауларга җавап | ||
33 | Тарих һәм сәнгать | Әңгәмә, фикер алышу, төркемләп эш, дәлилләү, исбатлау | - | ||
34 | Заһир Бигиев тормышы һәм иҗаты. | Заһир Бигиевның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат Бирү сәнгатьле уку , эзләнүчән әңгәмә. | 203-212бит укырга, сөйләргә | ||
35 | Заһир Бигиевның ”Меңнәр,яки Гүзәл кыз Хәдичә” романы | Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү, идея –эстетик эчтәлеген ачу, проблемасын, сюжет сызыгын, композицион үзенчәлеген билгеләү, анализ, эчтәлек сөйләү | Романны тулысы белән укырга | ||
36 | Заһир Бигиев иҗатын гомумиләштереп кабатлау | Әңгәмә кору, эчтәлек өстендә эш, проблемасын ачыклау, образларга характеристика, иҗади сөйләү, нәтиҗә. | 232 бит сорауларга җавап | ||
37 | 20 нче йөз башы әдәбияты | 20 нче йөз әдәбиятында иҗтимагый вакыйгаларны Һәм мәдәни күренешләрне аңлату, иҗади сөйләү, нәтиҗә. | 233-237бит укырга. Сорауларга җавап | ||
38 | Гаяз Исхакый иҗатының яңалыгы | Г.Исхакыйның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, иҗатының яңалыгын ачу,сәнгатьле уку, әңгәмә | Әдипнең әдәби Эшчәнлеге турында | ||
39 | Г. Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәре | Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү, әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрне ачыклау, сюжет сызыгын билгеләү,анализ, эчтәлек сөйләү, әхлакый сыйфатларның бирелешен күзәтү | Повестьны тулысы белән укырга | ||
40 | Г. Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәре | Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү, әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрне ачыклау, сюжет сызыгын билгеләү,анализ, эчтәлек сөйләү, әхлакый сыйфатларның бирелешен күзәтү | Повестьны кабатларга | ||
41 | «Г. Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәренә минем мөнәсәбәтем» сочинение | Укучыларны әсәр белән эшләргә өйрәтү. Әңгәмә кору, эчтәлек өстендә эш, проблемасын ачыклау, образларга характеристика, иҗади сөйләү, нәтиҗә. | Сочинения не язып бетерергә | ||
42 | Гаяз Исхакыйның“ Кәләпүшче кыз”әсәре. | Укылган өлешне эчтәлеген сөйләү, нәтиҗә ясау, үз мөнәсә бәтеңне белдерү, план төзү, проблемасын, тарихны яктырту дагы яңалыкларны ачыклау | әсәрене укып бетерергә. | ||
43 | Г. Тукайның «Милли моңнар» | Г. Тукайның иҗаты турында мәгълүмат бирү, Сәнгатьле уку фикералышу,лирик геройның әйтергә теләгән фике- рен,тел-сурәтләү чараларын,темасын, идеясын ачыклау | «Милли моңнар» шигырен ятларга | ||
44 | Г. Тукайның«Сәрләүхәсез», “Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре “ | Сәнгатьле уку фикер алышу, лирик геройның әйтергә теләгән фикерен, тел-сурәтләү чараларын, темасын, проблемасын ачыклау | Сәнг. уку | ||
45 | Әдәбиятта һәм музыкада Тукай образы | Г. Тукай образының әдәбиятта,музыкада,сәнгатьтә чагылышын аңлату, әсәрләрен тыңлау, сәнгатьле уку. | Г. Тукай образына характеристика | ||
46 | Ибраһим Нуруллинның “Габдулла Тукай” әсәре | И.Нуруллинның тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеге турында сөйләү, сәнгатьле уку | Әсәрне тулысы белән укырга | ||
47 | Композитор Нәҗип Җиһанов | Н. Җиһановның музыка өлкәсендәге эшчәнлеге турында белешмә бирү,сәнгатьле уку, әсәрләрен тыңлау, нәтиҗә. | 271 бит сорауларга җавап. | ||
48 | Рәссам Бакый Урманче иҗаты турында белешмә | Рәссам Бакый Урманче иҗаты турында белеш бирү, аның Тукай иҗаты на мөнәсәбәтен сөйләү,әсәрләрен карау | 272-274 битләр укырга,сөйләргә | ||
49 | Дәрдемәнд тормыш юлы, иҗаты | Сәнгатьле уку фикер алышу, лирик геройның әйтергә теләгән фикерен, тел-сурәтләү чараларын, темасын, идеясын, образларның бирелешен ачыклау | 275-280 бит укырга, сөйләргә | ||
50 | Дәрдемәндт иҗатыннан үрнәкләр | Шигырьләрен укып, фикер алышу, тел-сурәтләүчараларын, темасын, идеясын, образларның бирелешен ачыклау | “Кораб”,шигырен яттан өйрәнергә | ||
51 | Дәрдемәндт иҗатын гомумиләштереп кабатлау | Әңгәмә кору, иҗади сөйләү, анализ, нәтиҗә, сәнгатьле уку | 283 бит сорауларга җавап. | ||
52 | С. Рәмиевның тормышы һәм иҗади эшчәнлеге | С. Рәмиевныңныңиҗаты турында мәгълүмат бирү, сәнгатьле уку фикер алышу, | 291-290 бит укырга, сөйләргә | ||
53 | С.Рәмиев “Таң вакыты”, ”Сызла, күңлем!”, ”Авыл”, ”Син” яшә! Һәм мин яшим!” | Сәнгатьле уку фикер алышу, лирик геройның әйтергә теләгән фикерен, темасын, идеясын ачыклау. | 291-294бит, сәнгатьле укырга | ||
54 | Галиәсгар Камал иҗаты | Г. Камал ның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, эзләнүчән әңгәмә. | 298бит, сорауларга җавап. | ||
55 | Г. Камалның «Бүләк өчен» комедиясе | Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү, әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрне ачыклау, сюжет сызыгын билгеләү анализ | Комедияне тулысы белән укырга | ||
56 | Г. Камалның «Бүләк өчен» комедиясе | Сәнгатьле уку, фикер алышу, сорауларга җавап бирү,әңгәмә кору,эчтәлек өстендә эш, образларга хар-ка, иҗади сөйләү. | 305 бит сорауларга җавап. | ||
57 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Мәгърифәт учаклары” | “Мөхәммәдия”, “Галия”, “Хөсәения” мәдрәсәләре турында әңгәмә кору,фикер алышу, иҗади сөйләү, нәтиҗә. | Мәдрәсә турында сөйләргә | ||
58 | Артист һәм язучы Габдулла Шамуков иҗаты | Артист һәм язучы Габдулла Шамуков иҗаты турында фикер алышу, сорауларга җавап бирү, әңгәмә кору | 308-309 бит укырга, сөйләргә | ||
59 | Фатих Әмирхан иҗаты | Ф. Әмирханның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, иҗатының яңалыгын ачу,сәнгатьле уку ,нәтиҗә | 313 бит сорауларга җавап | ||
60 | Ф. Әмирханның «Хәят» повесте | Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү, әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрне ачыклау, сюжет сызыгын билгеләү,анализ, | Әсәрне тулысы Белән укырга | ||
61 | Ф. Әмирханның «Хәят» повесте | Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү, әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрне ачыклау, сюжет сызыгын билгеләү,анализ | Әсәрдән өзек ятларга | ||
62 | Ф. Әмирханның «Хәят» | әңгәмә, дәлилләү, анализ, логик сызыклар төзү, | укырга | ||
63 | Сочинение Ф. Әмирханның «Хәят» повестенда хатын-кыз язмышының бирелеше | Ф. Әмирханның «Хәят» повестенда хатын-кыз язмышының бирелешен Аңлату, сочинение язырга юнәлеш бирү. | Сочинениене язып бетерергә | ||
64 | Мирхәйдәр Фәйзи тормыш юлы, иҗаты | М. Фәйзинең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, иҗатының яңалыгын ачу, сәнгатьле уку | 326-328бит укырга, Сорауларга җавап. | ||
65 | М. Фәйзинең “Галиябану” драмасы | Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү, әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрне ачыклау, нәтиҗә | Драманы тулысы Белән укырга | ||
66 | М. Фәйзинең «Галиябану» драмасында образлар бирелеше | Рольләргә бүлеп уку, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку күнекмәләре, нәтиҗә, диалог | 344 бит сорауларга җавап | ||
67 | М. Фәйзинең “Галиябану” драмасы. Гомумиләштерү | әңгәмә, төркемләп эш , исбатлау, дзлилләү, логик фикерләү, монолог | - | ||
68 | Ш. Бабич тормышы һәм иҗаты | Ш. Бабичның иҗаты турында мәгълүмат бирү, сәнгатьле уку фикер алышу | Үзеңә ошаган Шигырен ятларга | ||
69 | Ш. Бабич “Кандала” балладасы | лирик геройның әйтергә теләгән фикерен,тел-сурәтләү чараларын, темасын, идеясын ачыклау | 376 бит сорауларга Җавап | ||
70 | Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау | Диалог, монолог, исбатлау дәлилләү, образлы фикер йөртү. | - |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган тел коненэ эдэби музыкаль монтаж
Внеклассное мероприятие посвященное ко Дню родного языка, которое проводится 21 февраля....
Рабочая программа 10класс по теме "Агробизнес"
Целью курса является – Научить понимать важность экологических законов при сельскохозяйственном производстве и знать, как грамотно их использовать в различных сферах сельского хозяйства....
Рабочая программа 10класс (англ.яз)
В данной программе освещены основные моменты и система моей техники преподавания в 10х классах общеобразовательной школы...
Рабочие программы 10класс (база), 11класс(база)
Рабочие программы по алгебре и геометрии 10 -11 кл....
Рабочая программа 10класс 2017-2018г В.И.Лях;А.А.Зданевич
Рабочая программа 10класс 2017-2018г В.И.Лях;А.А.Зданевич...
Рабочая программа 10класс
Разработка рабочей программы Spotlight 10...
Рабочая программа 10класс 2019г
Рабочая программа по учебнику"Английский в фокусе 10"...