Учимся писать творческие работы
статья (10 класс) на тему

Мухаметдинова Резеда Фаритовна

Опыт работы с учащимися по написанию творческих работ.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ИҖАДИ  ЭШЛӘР   ЯЗАРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ

(чыгыш)

Мөхәмәтдинова Резеда Фәрит кызы

Алабуга шәһәре 1 нче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алабуга, 2016 нчы ел

Һәр милләтнең аралашу чарасы буларак теле барлыкка килгән.Татар халкының да үз туган теле бар. Ул – татар тормышының иң әһәмиятле өлеше, милләтнең яшәү шарты. Һәр милләт үз телен сакларга, тагын да үстерергә, камилләштерергә тырыша. Телне үстерү һәм тормышта куллану алымнары галимнәр иҗатында урын ала, ә матур әдәбият әсәрләре татар телен дөрес куллану үрнәге булып торалар.Туган  тел балаларга укыту – тәрбия бирүдә, аларда әхлак нормалары формалаштыруда мөһәим чара булып тора. Бу фикерләр һәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы хезмәтенең нигез ташлары булып тора дисәм, минем белән барыгыз да килешерсез, дип уйлыйм.

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында, беренче чиратта, балаларны татар телендә аңлаешлы һәм камил сөйләшергә өйрәтү бурычы куела.Шуның белән беррәттән, татар телендә сөйләмгә ия булган балалар да шул ук сыйныфларда утыралар, беренче сыйныфтан ук укучыларның татар телен белүләрендә бик зур аерма күзәтелә.Укучылар, гомумән, беренче сыйныфта ук, үзләренең интеллектуаль, физик, коммуникатив һәм башка сәләтләре буенча аерылып торалар. Укытучылар алдында сыйныфта утырган 20-30 баланың һәрберсенең нинди дә булса  сәләткә ия булуын ачыклау һәм шул сәләтне алга таба үстерү кебек изге бурыч куела.Әлбәттә, кайсы бала бик яхшы укый, кемдер оста рәсем ясый, икенчесе матур бии һәм башкалар. Кайвакыт, тавышы – тыны ишетелми дә йөргән бала һәркайсын шаккаттырып куя. Галимнәр фикеренчә, сәләтсез балалар булмый. Алар тиешле вакытында күренә, табыла һәм бәя бирелми генә каладыр.

Укытучылар алдында, һәр баланың нинди дә булса юнәлештә мөмкинлеген, сәләтен, талантын күрү, ярдәи итү, үстерү бурычы тора. Бу өлкәдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләреннән зур өлеш кертәләр.Хәзерге чорда укытучылар һәм укучылар өчен төрле –төрле конкурслар, гамәли конференцияләргә катнашу бик мөһим. Татар теле һәм әдәбияты буенча да алар җитәрлек дәрәҗәдә, хәтта катнашырга да өлгереп булмый кайчакта.Алар арасында бик зур урынны иҗади эшләр бәйгеләре алып  тора.Укучылар бик яратып әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр язалар.

Иҗади эшләргә сәләтле балаларны ачыклау, барлау,аларны әкренләп иҗатка юнәлтү зур игътибарлылык, түземлелек, даимилек таләп итә.Башлангыч сыйныфларда ук һәр укытучы үз сыйныфында иҗади эшләр эшләтеп карый. Башлангыч сыйныфта укучылар бик актив, алар үзләрен күрсәтәсе килә, өйгә бирелгән иҗади биремне әти-әниләре белән менә дигән итеп эшләп киләләр.Менә шушы вакытта кечкенә шәхесне ничек тә булса кыерсытмый, кимсетми калып, аның алга таба теләген сүндерми калу да кирәк. Әлбәттә, бер – ике тапкыр эшләгәннән соң тырыш булмаган балалар бу бәйгеләрдән төшеп калалар, чөнки иҗат эше бик катлаулы һәм четерекле.Мәсәлән, хәзер бер әкият язып куйыйм әле дип кенә  әкият тә шигырь дә язып булмый.

Башлангыч сыйныфларда халык аваз иҗаты үрнәкләре белән  танышу, үз фикерләреңне әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру, кечкенәләр өчен якын булган темаларга:  әти –әни, яраткан песием, этем, туган көнем һ.б. әңгәмәләр , сөйләм төзү,кар өеме уенын башкару,өй эшенә берничә вариант бирем бирү( шуларның берсе – иҗади бирем) кулай булып тора.

Урта сыйныфларда иҗади сәләткә иябулган балалар, гадәттә, көчлерәк ачылалар һәм аларның күбесе башка өлкәләрдә сәләтле булуларын исбатлый.

Алар информацияне туплый һәм аны үз тәҗрибәсенлә куллана ала белә.Дәресләрдә бу укучылар күп сүзләр белү, зур җөмләләр төзеп сөйләшү, сораулар бирә белү белән аерылып торалар.Әлбәттә, алар укытучылар тарафыннан ачыклана, аерым бер исемлек төзелә, алар белән дәрестән тыш эш алып барыла.Безнең мәктәптә урта һәм югары сыйныф укучылары өчен “Кайтаваз” әдәби – иҗади берләшмәсе ээшләп килә. Күп очракта, иҗади фикерләргә, образларга керергә сәләтле балалар сыйныфташлары алдында тулысынча ачылып бетә алмыйлар, алар бик нечкә күңелле, югары әхлакый сыйфатларга ия булган, кайбер очракта сәламәтлеккә туймаган балалар да очрый.Андыйлар белән индивидуаль эш тә алып барыла.

Эш барышында иң беренче очракта сүз байлыгын  һәм сөйләм үстерү бурычы куела, аның өчен күренекле язучы һәм шагыйрьләребезнең әсәрләрен кычкырып уку, сүзлекләр белән эшләү, татарча гәзит – журналлар уку, аларга мәкаләләр язып карау кебек эшләр башкарыла. Безнең мәктәптә чыгучы “Первое государство” гәзитендә без даими татарча материаллар бастырабыз, “Сабантуй” һәм “ Алабуга Нуры”гәзитләрендә басылып чыктык. Бу вакытта төрле язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар да  укучыларда иҗат итү , алар кебек әсәрләр язып карау теләген көчәйтеп җибәрә.

Укучылар иҗади эшләр бәйгеләрендә катнашканда, әлбәттә, җиңелрәк жанрларга: әкият, хикәя, очеркларга мөрәҗәгать итәләр, кайчак язылган әсәрләрнең жанрын үзләре дә белмиләр, бу вакытта алар белән әдәби жанрлар , сюжет композициясе турында кабат сөйләшергә кирәк була. Сурәтләү чараларына да игътибар итү зарур.Иҗади эшләр эшләүгә зур этәргеч булып, әлбәттә, иҗади бәйгеләр тора. Һәр елның апрель аенда Г.Тукайга багышланган бәйге, 2011 нче елдан Казан ( Идел буе) федераль университетының Алабуга институтының филология факультетында “Каурый каләм” конкурсы уздырыла башлады. Без бу конкурста теләп катнашабыз, чөнки бу бәйге укучылар арасында иҗҗади һөнәрләргә карата кызыксыну уяата,татар халкының телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләр эзләү, аларга Алабуга институтында белем алуга ярдәм итә, ә әсәрләре бик матур җыентык булып басылалар. Уңышлар бик тиз генә килми, үз өстеңдә эшләү, максатчанлык, үз-үзеңә таләпчәнлек тә кирәк. Моның шулай икәнен бөек мәърифәтче Каюм Насыйри да әйтеп үткән: “Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп зур ялкынга әйләнүкендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һә үз-үзеңә таләпчәпчәнлек булу тора”.

Бу бәйгеләрдә актив катнашкан, урыннар алган укучыларның күбесе танылган язучылар һәм шагыйрьләр булмаслар,бәлки, ләкин аларның әсәрләрендә туган телгә, туган илгә, әти-әнисенә, табигатькә, хезмәткә, кешеләргә карата чагылган хөрмәт һәм ярату хисе мәңгелеккә калыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Учимся писать сочинение - рассуждение на лингвистическую тему.

Конспект занятия в 9 классе "Зачем гужна пунктуация?"...

Учимся писать сочинение - рассуждение на лингвистическую тему.

Презентация к занятию "Зачем нужна пунктуация?"...

Работа с текстом. Учимся писать сжатое изложение.

Цель:Учебная: совершенствовать практические, коммуникативные навыки и умения.Развивающая: развивать умения самостоятельно работать с текстом, кругозор обучающихся.Воспитательная: воспитывать культуру ...

Учимся писать сочинение (Из опыта работы по подготовке к ОГЭ по русскому языку: написание сочинения-рассуждения к заданию 15.3.).

Хочу поделиться некоторыми трудностями и находками подготовки к выполнению части 3 задания 15.3. Надеюсь, что мой опыт будет вам интересен и полезен. ...

«Учиться писать – значит учиться думать, а учиться думать — значит учиться разговаривать»

Как научиться писать? Чтобы научиться хорошо говорить, надо, постоянно обращать внимание на речь свою и других, записывать иногда удачные выражения, точно выражающие мысль, существо дела. Чтобы научит...

Открытый урок-творческая мастерская по русскому языку в 6 классе "Учимся писать письма"

Целью урока является формирование интереса к изучению эпистолярного жанра, а задачами - создание условий для развития речи и закрепление алгоритма написания письма, обогащение словарного запаса детей,...