Сәләтле балалар белән эшләү
статья (9 класс) на тему
Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Бүгенге мәктәп шартларында педагогларның шәхескә бик сак якын килә белү сәләтенә, тирә - юнь белән аралашканда балаларга фәнни - нигезле тәэсир итүне булдыруга юнәлтелгән педагогик технологияләргә ия булуы зарури. Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы , сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик нигезләре
Р.Р.Хамидуллина
ГБМБУ “Аксубай районы 2 нче номерлы урта мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Бүгенге мәктәп шартларында педагогларның шәхескә бик сак якын килә белү сәләтенә, тирә - юнь белән аралашканда балаларга фәнни - нигезле тәэсир итүне булдыруга юнәлтелгән педагогик технологияләргә ия булуы зарури. Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы , сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора.
Шушы үзенчәлекләр яңа мәктәп шартларында иҗади фикер йөртүче педагогларны укучыларга белем бирү генә түгел, ә аларның табигать тарафыннан бирелгән сәләтләрен дә үстерүне максат итеп куя. Укучы бала мәктәпкә белем артыннан гына түгел, төрле яклап сәләтен үстерер өчен дә килә. Укытучыдан сәләтле балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч-куәт бирерлек эшләр башкару, индивидуаль якын килү таләп ителә. Сәләтле бала нинди була соң ул?
Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Ул фактларны, исем, фамилияләрне, сан, кагыйдәләрне җиңелрәк исендә калдыра, яңа теманы тизрәк үзләштерә, мәсьәләләрне тизрәк чишә, хатасыз яза. Әмма сәләтлелек тормыш, көнкүрештә - бертөрле, ә фәндә икенче төрле мәгънә белдерә. Бер өлкәдә, әйтик, музыкага сәләтле бала математиканы бөтенләй белмәскә мөмкин. Сәләтлелекне психиканың хәтер, фикерләү, дикъкать кебек үзенчәлекләре белән бутарга ярамый. Бу сыйфатлар турында гына сүз барса, алар кешегә барлык хәлләрдә дә бертөрле ярдәм итәрләр иде. Кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк. Укучының сәләте турында aның өлгерешенә карап фикер йөртәләр. Балалар үзара үзләренең белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар: нәкъ менә шундый аерымлык аларның шәхси сыйфатларына караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә.
Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, социаль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин үземнең эш дәверемдә иҗатка сәләтле укучылар белән эшләү программасы төзедем. Үз эшемнең максат һәм бурычларын, принципларын билгеләдем. Хәзерге заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү - хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәк һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.
Сәләтле укучылар белән эш формалары:
• иҗади остаханәләр (мастерская)
• сәләтле укучылар белән группалап эш
• факультативлар, конкурслар
• кызыксынуларына карап түгәрәкләр
• интеллектуаль марафоннар; электив курслар
• олимпиадаларда катнашу , индивидуаль план буенча эш
Сәләтле балалар белән эшләгәндә түбәндәгеләр үтәлергә тиеш:
- программа материалын баету
- сәләтле укучыларның хезмәтләрен күрә белү һәм үстерү
- махсус программа белән эшләү
- дифферинциаль якын килү, аларга консультацияләр бирү
- үз һәм сыйныф эшчәнлеген анализлау
- иҗади эш өчен материал әзерләү
- укучыларның киеренкелеген киметү
- төрле типтагы һәм авырлыктагы күнегүләр эшләү
Татар теле һәм әдәбиятыннан өстәмә белем бирү максатыннан чыгып төзелгән “Иҗатка сәләтле балалар белән эшләү” программасы укучыларның төрле өлкәләрдә сәләтләрен ачуны һәм үстерүне күздә тота. Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Яңа мәктәп шартларында андый балаларны күрә һәм сәләтен үстерү өчен шартлар булдырырга , ярдәм кулын сузарга гына кирәк. Шул чакта гына бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоя, үзенең мөмкинлекләрен, эш – гамәлләрен аңлый һәм бәяләргә өйрәнә. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.
Тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, иҗатка сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны һичшиксез артачак, әлбәттә.
Кулланылган әдәбият исемлеге
- “Мәгариф” журналлары: №6,1999; №12, 1999; №12, 2000; №4, 2001; №8, 2001; №5, 2001; №2, 2005; №7, 2006; №11, 2007; №2, 2008.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы
Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...
Сәләтле балалар белән эшләү.Табигать фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү.
Әлеге тестны 8-9 нчы классларда географиядән олимпиадага әзерләгән вакытта кулланырга мөмкин. Сораулар фәннең төрле юнәлешләреннән алынды....
"Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе "16 нчы "Огниво"Балалар иҗат үзәге"
"Үз тарихын тирән төшеп эзләп тапкан халык,киләчәген дә шулкадәр ерак күрә ала"дигән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган өчен диплом....
Сәләтле балалар белән эшләү программасы
Сәләтле балар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе.Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты - һәр укучының сәләтен,иҗади башлангычын үстерү....
Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы (рус балалары өчен) эш программасы
Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы (рус балалары өчен)Эш программасы...