Сәләтле балалар белән эшләү.Табигать фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү.
олимпиадные задания по естествознанию (9 класс) по теме
Әлеге тестны 8-9 нчы классларда географиядән олимпиадага әзерләгән вакытта кулланырга мөмкин. Сораулар фәннең төрле юнәлешләреннән алынды.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
тест | 17.33 КБ |
Предварительный просмотр:
Тест биремнәре.
1.Океан төбенең 2500м дан алып 6000 м га кадәр тирәнлектәге зонасы.
- сайлык
- абиссаль зона*
- чоңгыл.
2.Астрономик Галәм билгеләмәсенең синонимы.
- Космос *
- Планета
- Яктылык елы
3.Тау токымнарының су тәэсиреннән эрүе нәтиҗәсендә җимерелүе һәм матдәләрнең су эремәсенә күчүе.
- Ишелү
- Эрозия
- Коррозия*
4.Кыяклардан торган даланың бер төре.
- Кыяклы дала
- Кылганлы дала*
- Үләнчел дала
5.Борчактан алып әстерхан чикләвеге кадәр зурлыктагы түгәрәк яки дөрес булмаган формадагы күзәнәкле лава кисәкләре.
- Капиллилар
- Лапиллилар *
- Лавиллилар
6.Океанның яр буе сайлыгы, ком-борын,мәрҗән рифы белән аерылып торган,ләкин аның белән тар бугаз аша тоташкан сай сулы өлеше.
- Шельф
- Сайлык
- Лагуна*
7. Уртача еллык температура +20С тан түбән булмаган һәм гумид климат шартларында,тропик зонада үсүче үсемлекләр.
- Мегатерм үсемлекләр
- Тропик үсемлекләр
- Җылы яратучы үсемлекләр
8.Туклыклы матдәләре уртача булган туфрак субстратларында үсә ала торган үсемлекләр.
- Автотроф
- Мезотроф*
- Гетеротроф
9.Туфрак өслегендәге үсемлекләрнең җир өсте өлешләренең горизонталь проекциясе.
- Өске катлам
- Түшәмә*
- Яткын
10.Елның берничә ай дәвамында астрономик,синоптик,климатик я фенологик сыйфатлары белән аерылып торган өлеше.
- Квартал
- Чор
- Сезон*
11.Космик биологиянең бер юнәлеше.
- Астрономия
- Экзобиология *
- Геология
12.Күк сферасының Кояшның күренә торган еллык хәрәкәте барган зур түгәрәге.
- Оптика
- Эклиптика *
- Бионика
13.Таулардагы бозлыкларның кыялы (каты)үзән төпләрен казып үтүе.
- Экзарация *
- Локация
- Флотация
14.Сейсмик дулкын.
- Криклар
- Цунами *
- Бәрмә дулкын
15.Органик дөньяның сезонлы үзгәрешләрен,хайваннар һәм үсемлекләрнең үсеш фазалары башлану вакытын күрсәтүче карталар.
- Фенологик *
- Зоокарталар
- Биокарталар
16.Кешелекнең яки аерым коллективның,гаиләнең яшәү тирәлеге.
- Табигать
- Әйләнә-тирәлек(мохит)*
- Берләшмә
17.Төрләр арасындагы үзара бәйләнешләр.
- Коллективизм
- Мутуализм *
- Популяция
18.Суда эрегән кальций һәм магний тозлары аз булуы белән характерлана.
- Йомшак су*
- Каты су
- Минераль су
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Герой шагырь Муса Җәлилнең балалар һәм табигать турындагы шигырьләре
Материал был представлен в Малых Ломоносовских чтениях (2015 г.), в Городских Джалиловских чтениях школьников и учителей (2016 г)...
Авторлык программа. ” Сәләтле балалар белән эшләү,татар теле фәненнән олимпиадаларга әзерләү.”
Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият...
Тема: Без – табигать балалары!
Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Сыйныф: 4 Б (рус төркеме)....
Без табигать балалары
Дәрес эшкәртмәсе...
Презентация "Без табигать балалары"
Презентация...
Проект эше: “Сәләтле балалар белән эшләү, татар теле фәне буенча олимпиадаларга әзерләү”
Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән...
Проект эше: “Сәләтле балалар белән эшләү, татар теле фәне буенча олимпиадаларга әзерләү”
Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән...