Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без - кырык беренче ел балалары” повестенда фразеологизмнар
материал по теме

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

Иҗади эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon n.t.r.vi_festival.doc379 КБ

Предварительный просмотр:

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без - кырык беренче ел балалары” повестенда фразеологизмнар.

Тезислар

 Теманың актуальлеге:

Соңгы вакытта туган телдә язылган китапларны һәм оста татар язучыларының әсәрләрен уку күпкә күтәрелде. Шулар арасында Мөхәммәт Мәһдиев тә.  Аның

“ Без кырык беренче беренче ел балалары” повесте турында материал булдыру, андагы фразеологизмнарны табу.

Максат:

- М . Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, өйрәнү һәм башка балаларга җиткерү;

- фразеологизмнарны табу.

          Эш алымнары:

  1. М . Мәһдиевнең тормыш юлын, эшчәнлеге турында мәгълүмат туплау.
  2. Авторның әсәрләрен уку һәм анализлау.

Эшнең практик бәясе.

  1. кызыксынучыларга кулланма
  2. татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен материал.

Эчтәлек

I.Кереш

II.Төп өлеш

  1. М.Мәһдиевнең  “Без кырык беренче ел балалары” повесте.
  2. Фразеологизмнар – телебезнең җәүһәрләре.
  3. М.Мәһдиевнең “Без кырык беренче ел балалары” повестендә фразеологизмнар.

III. Йомгаклау.

IV.Кулланылган әдәбият исемлеге.

Кереш

Шул басу түре – бар дөньяң синең,

Бар дөньяң – шушы уҗым бит инде.

                                               Тургайлар никтер, оча эзләнеп,

                                                Кайда соң үзе, диләр шикелле.

  Мөхәммәт Мәһдиев!!! Бу әдипне белмәгән, аның әсәрләрен укып ләззәтләнмәгән берәр кеше бармы икән?! Мөгаен, юктыр.

  Яраткан язучысы хакында берәүдән: “Ни өчен яратасың аны?-дип сорасалар, мөгаен ул да бу сорауга өздереп кенә җавап бирә алмас иде. Әлеге фәнни эшемне язарга утыргач,мин дә үземә шул сорауны бирдем. Юк, мин дә ни өчен яратканлыгымны тулысынча әйтеп бетерә алмыйм шул: бәлки Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кабатланмас иҗади стиле өчендер, бәлки  үз чорын шундый тирәнлек белән күрсәтә алганы өчендер...

   Мин аның берничә повесте, роман, хикәясе белән яхшы гына таныш. Ләкин шулардан ике повесть минем йөрәгемә аеруча якын. Бу – “ Без кырык беренче ел балалары” һәм

 “ Кеше китә- җыры кала” повестьлары. Әлеге ике повестьта да бер үк чорга караган вакыйгалар, бер үк тема.

   Аларда бер үк чорда, бер үк төбәктә яшәгән геройлар , образлар тасвирлана һәм алар һәммәсе уртак максат, уртак авырлыклар, уртак сагыш белән яшиләр.

   Кешеләр үз язмышларына үзләре хуҗа булсалар да, сугыш аларның тормышларын бер “казанга салып” уртак сагышлар алып килә. Шуның өстенә һәрбер шәхеснең үз фаҗигасе, үз хәсрәте өстәлә.

   Мөхәммәт ага Мәһдиев – бу авырлыкларны үз җилкәсендә кичергән кеше. Сугыш елларында ул да шул Әлтәфи, Зарифуллиннар кебек белем алган. Хәкимулла, Нургалиләр кебек үк җир сөргән, иген урган. Бу урында Лев Толстойның сүзләрен искә төшерү кирәк дип саныйм. “Язучылар, әгәр инде алар булсалар, уйлап чыгарып язмаслар, бәлки тормышта үзләре күзәткән әһәмиятле яисә кызыклы нәрсәләр турында гына сөйләрләр”, - дип яза бөек рус әдибе. Әйе, Мөхәммәт ага Мәһдиев чын язучы, ул бары тик үзе күргәннәрен генә яза. Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин аны “зур һәм оригиналь талант иясе” дип атый.

   М.. Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар.

   Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымна-

рында гаять үзенчәлекле язучы. Автор бер вакыйгадан икенчесенә, бер урыннан икенче урынга, бер дәвердән икенче дәвергә, күперләр салып тормыйча җиңел күчеп йөри. Шуңа бәйле рәвештә аның язу стиленең характеры да үзгәрә: кырык реализм, драматизм, юмор, лиризм, сатира үзара бер – берсе белән гел аралашып, чиратлашып бара. Гомумән, нечкә юмор, ирония, киная, жорлык, халыкчан тапкырлык язучы стиленә хас төп сыйфатлардан саналалар.

   М..Мәһдиевне башка язучыларыбыздан аерып тора торган төп сыйфатларның берсе шул: аның геройларының күңеле моң белән, җыр белән тулы. Автор һәр әсәрендә дә җырны заманның, сурәтләнә торган вакыйганың, персонажларның символикасы буларак куллана. Язучының үз күңеле моң белән, җыр белән тулы булмаса, әсәрләрендә бу хәтле көйләр яңгырамас иде.

   Мөхәммәт Мәһдиев җырның нечкә күңел белән генә тоеп була торган “эчке серләрен” яхшы белде һәм шул серләрдән үзенең роман, повестьларын, хәтта публицистик, я тәнкыйть мәкаләләрен язганда бик оста файдаланды. Аның әсәрләрендәге җылылык,һәм бераз моңсу лиризм – җырлардан килә. Повесть, хикәяләрендәге кайбер абзацлар, хәтта бүлекләр дә , киңәйтелгән җыр куплетларын хәтерләтә. Аларның хәтта үз көйләре дә бар кебек. Ишетә, тоя белергә генә кирәк. Язучының әсәрләрен укый башлау белән әллә кайдан, ерактан төрле көйләр ишетелә сыман, моңлы сагыш агыла.

Уйлый күңелем, уйлый күңелем,

                                                  Уйлый куңелем барсын да,

                                                  Уйлама күңелем барсын да,

                                                  Бәлки син шашарсың да.

Вакыйгалар барышында бирелгән җырларның берсен дә сызып ташлап булмый. Уйлапмы, уйламыйчамы, язучының “каләшенә” җыр үзеннән – үзе килеп керә кебек.

   Алда язылган Вәсфикамалның моңлы, сагышлы җыры һәр кешенең күңелен уятырлык. Ул әсәрдә аның язмышын тулыландыра.

   Мөхәммәт ага Мәһдиевне шул җырлы әсәрләре, моңлы, сагышлы персонажлары өчен дә яратамдыр. Аңа карата мәхәббәтне шул җырлар да уятырга ярдәм иткәннәрдер, мөгаен.

   Үземнең кереш сүземне язучы – тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиев сүзләре белән дәвам итәсем килә: “ М . Мәһдиев иҗатының, башланып китүедәй, зур киләчәге булуына, аның һәр әсәре укучы тарафыннан көтеп алыначагына, язучының якындагы елларда тагы да олырак аудиторияләр яулаячагына ышанам...”

   Мөхәммәт ага Мәһдиев тәнкыйтьченең берничә дистә еллар элек әйтелгән бу фаразларын тулысы белән аклап якты дөньядан китеп барды.Ләкин ул миллионлаган төрки әдәбият сөючеләр хәтерендә мәңге үлемсез булып яши.

Төп өлеш.

М . Мәһдиевнең “Без кырык беренче ел балалары” повесте.

  Тәнкыйтьче, галим, Татарстан Республикасы халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әдәбиятка “Без кырык беренче ел балалары” (1968) повесте белән капылт килеп керде һәм инде үзен өлгергән язучы итеп танытты.

   Фәрваз Миңнуллин аны яшьлеген сагынучы, туган авылының үткәненә гашыйк язучы дип атый. Рафаэль Мостафинга аның иҗатына хас җылы лиризм, табигыйлек һәм тормышка якынлык ошый. Ринат Мөхәммәдиевне язучының күпчелек әсәрләренең үзәгендә яткан табигатькә дусларча, хуҗаларча мөгамәлә, аерым кеше белән олы дөнья күренешләре, шәхес белән чишмә, күбәләк, сандугачлар арасында тирән якынлык, эчке уртаклык таба белүе сокландыра “Күпчелек замандашлары кебек, ул да күбрәк сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы колхоз тормышы, авыл кешеләре турында яза. Ләкин

аларның берсенә дә охшамаган, берсенә дә иярми, берсен дә кабатламый, - дип яза әдәбият белгече Ф. Миңнуллин.

   М. Мәһдиевнең “ Без кырык беренче  ел балалары” повесте иң элек 1968 нче елда “Казан утлары” журналының бишенче санында басылып чыга. Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училищесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышын, аңы формалашуын, дөньяны танып белергә өйрәнүләрен кызыклы ситуацияләр, оста тотып алынган тормыш детальләре һәм үзенчәлекле кеше характерлары аша гаҗәеп җанлы итеп гәүдәләндергән, композицион яктан җыйнак эшләнгән һәм күп бизәкле, жор, үткен тел белән язылган әлеге повесть укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына.

   Бу повесть шунысы белән дә кызыклы: андагы күренешләр күктән алып язылмаган, ә безнең авторыбызның үз башыннан үткән, үз тормышы аша  кичерелгән. Шуңа ул тормышчан, чынбарлыклы повесть.

   Мөхәммәт ага Мәһдиев Арча районы Гөберчәк авылыннан. Ул җир баласы, хезмәт татыган кеше. “Без кырык беренче ел балалары”ндагы геройлар да шулай ук гади авыл малайлары. Алар әле балалар, әмма тормыш авырлыкларын, сугыш афәтен үз җилкәләрендә күтәрергә өлгергәннәр.

   Шулай да бу яшьтәгеләргә хас шаяру хисләрен, сабый күңелендә булган яңа белем дөньясына омтылуларын югалтмаган алар “ Кеше китә - җыры кала” әсәрендә тасвирланган Шәйхи карт, Шәяхмәт,  Тимерхан, Васфикамаллар инде күпне күрергә өлгергән, мөстәкыйль тормыш белән яшәүче кешеләр. Ә “Без кырык беренче ел балалары”нда исә Әлтәфи һәм Әркәшәләр, Зарифуллин һәм Гыйзатуллиннар әле үсмерләр генә.

   Әсәрне укып бетергәндә, без андагы образларны үз итеп бетерәбез. Алар белән бергә шатланабыз, кайгырабыз. Мондагы укучыларның укытучыларга булган мөнәсәбәте дә әсәрне яраттырды. Шундый ихтирамлык , хөрмәт.

   Бу повесть тел – сурәтләү чараларына, җырларга бик бай. Алар әсәрнең телен матурларга ярдәм итә, баета. Җырлар... Алар кеше күңеленең иң нечкә хисләрен ачып бирәләр. Менә Ерак Көнчыгыштан кайткан военрук Родионов җырлый. Колагына “аю баскан”, әмма күңеле моң белән тулган Гыйззәтуллин да көй суза. Әсәр гади, аңлаешлы телдә язылган.

   Ә менә мине кызыксындырганы – әсәрдә фразеологизмнарның бирелеше. Алар әсәрдә күп булмаса да, җитәрлек кулланылган. Автор аларны бер дә юктан гына түгел.Ә повестьның телен тагын да баетыр өчен кертеп җибәргән.Ә телдә фразеологизмнарның роле нинди икән соң?

Фразеологизмнар-телебезнең җәүһәрләре.

   Тел – кешелек җәмгыятендәге гаҗәеп  үзенчәлекле , катлаулы һәм гаять әһәмиятле күренеш. Аның  кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, анда кызыклы, мөһим фактларга тап буласың,  әллә никадәр яңалыклар ачасың. Дөньяны танып-белү кебек үк,телне өйрәтүнең дә ахыры-чиге юк,  күрәсең.                                                                                      

Фразеологизмнарның мәгънәләре  дә, формалары да  күп төрле.Иң башта алар билгеле бер төшенчә белдерә торган тотрыклы сүзтезмәләр (ачык йөзле, баш бәясе, ис китү, җилкәдән төшмәү һ.б.) һәм дидактик мәгънә белдерә торган, хөкем йөртүгә, фикерләүгә корылган тотрыклы җөмләләр(эшләмәгән ашамый, без капчыкта ятмый, тырышкан табар, ташка кадак кагар һ. б.ш)  дигән төрләргә бүленәләр. Аларның беренчеләрен фразеологик берәмлекләр дип,икенчеләрен киң пландагы фразеологик әйтелмәләргә керә торган мәкальләр дип атарга мөмкин. Монда шуны  да әйтик, мәкальләрне фразелогизмнар исәбенә кертү- кертмәү мәсьәләсендә тел галимнәре арасында бердәм фикер юк: берәүләр-кертү ягында, икенчеләре-каршы. Мондый фикер башкалыгына китерә торган  сәбәпләр дә бар. Шуның берсе-иң мөһим дип түбәндәге фактны күрсәтергә кирәк. Тотрыклы сүзтезмәләр сөйләмгә, сүзләр кебек үк, бербөтен һәм әзер тел материалы буларак керәләр.Аларның кайберләрендәге  күчерелмә мәгънә аерым сүз белән белдерә ала аның күңеле-эчкерсез саф; баш ию-буйсыну; күз яну-кызыгу һ.б.).Шуңа күрә дә  фразеологик тезмәләрне сүзләр рәтендә һәм  лексиканың бер тармагы итеп карыйлар. Мәкальләрне исә  мәгънә ягыннан да, формасы белән дә сүзләргә тиңләп һәм лексик берәмлек итеп карап булмый.

Фразеологик сүзтезмәләр, тотрыклы берәмлек буларак, сөйләмгә әзер,  бөтен килеш керәләр дидек. Әмма аларны сүзләр белән  бер ясаллыкта карарга ярамый, чөнки алар лексик-грамматик мәгънә һәм структура ягыннан сүзләрдән, шул исәптән  тезмә сүзләрдән дә аерылалар.

Тезмә сүзләр, нигездә, исемнәргә һәм  фикерләргә карый һәм  күбесенчә ике сүздән тора (җир җиләге, мәче борчагы, уйлап табу) өчәр һәм аннан да күбрәк сүздән торганнары сирәк очрый.  Фразеологик тезмәләрнең мәкаль әйтемнәр, канатлы сүзләр, афоризмнар белән дә уртак сыйфатлары бар. Мәсәлән, аларның барысына да тотрыклы, береккән булу, күчерелмә мәгънәдә кулланылу, образлылык-сурәтлелек хас.

Фразеологизмнарның бизәк сыйфатларын аерым мисалларда карап китик.

Берне биш итү (арттырып, күпертеп сөйләү) дигән фразеологизмда биш сүзе шулай ук аллитерация төзү, бер төрле авазларга башланган сүзләр булсын өчен кулланылган.

Халкыбыз тарафыннан күп йөз еллар буенча иҗат ителеп килгән тел җәүһәрләре булган фразеологик әйтелмәләрдә тирән мәгънә, фикер, коллектив акыл  һәм тәҗрибә сәнгатьле һәм сурәтле итеп матур бизәкләр ярдәмендә белдерелгән.

Фразеологизмнар барлык  телләрдә дә бар. Ике яки берничә  телдәге әнә шундый тотрыклы сүз тезмәләрен  чагыштырып  өйрәнү аларның табигатен тагын да тулырак ачарга, төрле телләрдәге фразеологизмнарның  үзара нисбәтен, гомуми һәм үзенчәлекле якларын ачыкларга мөмкинлек бирә.

Әйтергә кирәк, байтак телләр өчен уртак булган бер үк мәгънәдәге фразеологик әйтелмәләр дә очрый. Аларның күбесе кешеләрнең дуслыкка турылыклы булу, тату яшәү, гаделлек, тырышлык, кыюлык  һәм б.ш. кебек сыйфатларын белдерәләр.

Тагын шунысы да кызык: төрле телләрдә гомуми күчерелмә мәгънәләре генә түгел, аерым сүзләрнең туры мәгънәләре, афоризмлылыгы, образлылыны һәм эмоциональ –экспрессивлылыгы да туры килә торган фразеологик әйтелмәләр дә шактый күп. Мәсәлән, татар һәм рус телләрендәге баш вату - ломать голову, күзгә күз - с глазу на глаз, кебек әйтемнәр дә әнә шундыйлар.

Әйтемнәргә йомшак ясап, шуны өстәргә кирәк, сөйләмне эмоциональ,тәэсирле , бизәкле итә торган фразеологик сүзтезмәләрне, аерым сүзләргә тиңләп,лексиканың бер өлеше дип карау чынбарлыкка туры килеп бетми. Алар, гомуми күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмәләрбуларак, мәкаль-әйтемнәр, канатлы әйтелмәләр, афоризмнар белән бергә телнең үзенәбертөрле катламын тәшкил итәләр. Шуңа күрә аларның барысын бергә фразелогизмнар яки фразеологик әйтелмәләр дигән гомуми исем белән атау максатка ярашлы булыр иде.                                                            

                                                 Повестьтәге фразеологизмнар

Фразеологик әйтелмәләр-халык иҗаты. Аларда халыкның тапкырлыгы чагыла. Алар кыска һәм оста әйтеләләр,гадәттә уткен һәм образлы сүзләрдән торалар. Шунлыктан әдәби әсәрләрдә төп сурәтләү чараларыннан исәпләнәләр.

Ә хәзер карап үтик: М. Мәһдиев нинди фразеологизмнар кертте икән үз әсәренә:

   1.Миләр катып калган-бик озак уйлаудан баш ару.(Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга өч-дүрт ай). Ә монда киресенчә мәгънәдә бирелгән.

     2. Электр тогы узгандай-бик тиз кинәтмәстән.

     3. Күз төшерү-карау.( Мин класска күз төшердем).

     4. Йөгәнле ат үз-үзен кулда  тота, үзенә ирек бирми.

     5. Әллә кем булып кылану-үз-үзеңне зурга кую,мактану (Әле бик әллә кем булып  кылансаң, үзеңне сугышка алып куярлар).

      6. Йөрәк әрнү-хәсрәтләнү, сыкрану.(Поездларда йөргәндә сезнең як халкының рус сүзләрен сытып сөйләшүенә  минем йөрәгем әрни).

     7. Йөз чыту-нәрсәдәндер ризасызлык, канәгатьсезлек белдерү, күңелсезләнү. (Кайбер  дәфтәрне почмагыннан чеметеп җирәнеп кенә кулына ала,авызы кыймаеп  китә,йөзе чытыла).

      8. Бүрәнә артыннан бүре куу-юк нәрсәдән зур нәрсә күрү, арттырып сөйләү, юкны бар итеп күрсәтү.

      9. Майлагандай булды-җитешсезлекләрне бетерү, төзәтү. (Шуннан соң майлагандай булды).

      10. Май чүлмәгенең-тышыннан билгеле-кешене бер-ике сүзеннән дә, нинди икәнлеген ачыклап була.

      11. Җылы сүз –өметләндерә, рухландыра торган сүз.

     12. Тел шартлату-әйтеп кую(мактау, яманлау төшенчәләрендә).

      13. Чаманы югалту-арттырып җибәрү.

      14. Йомык күңелле-кеше арасына чыкмау, актив эшчәнлектән читләшү.

      15.Кабер тынлыгы-бик тыныч, бернинди тавыш та юк.

      16. Кармакка җим киертү-вакытында сүз әйтеп калу.

      17. Яктырып –йөзе ачылып китү.

      18. Җанга салкынлык өрү-куркыту, шиккә  салу.

      19. Өметсезлек белән карау-ышаныч бетү, өмет бетү.

      20. Күз аллары караңгылану-хәлсезлектән, дулкынланудан күз күрмәс булу, нишләргә белми тору.

     21. Тырнак астына энә тыгу-ачу китерү, теңкәсенә тию.

     22. Таш кисү-авыр эш эшләү.

     23. Ярага тоз салу-уткән авыр хәлләрне искә төшереп борчу.

     24. Җелегебезне суырдың –әрләу, орышу; чамасыз файдаланып,эшкә яраксыз хәлгә  китерү; бернәрсәсез калдыру.

    25. Су урынына эчү-күп уку, куп, яхшы белү. 40.Үзәккә үтү-уйдыру,теңкәгә тию.

    26.  Тораташ булып кату-тын калу, селкенмәү.

    27. Яшен суккандай-бик тиз, кинәтмәстән.

    28. Зәһәр тавыш-ачулану, котырыну.

    29. Ыгы-зыгы-ашыгып, абаланып, нинди дә булса эш эшләү; шаулау, шау –гөр килү.

   30. Канга тоз салу-ачу китерү, авыр сүз әйтү, рәнҗетү.

   31. Үзәккә-үтү-туйдыру, теңкәгә тию.

   32. Күңел өшетү-куркыту, кызгандыру, авыр тәэсир салу.

   33. Коелып төшү-курку, каушау.

34. Иртәгә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас.

35. Кешелектән чыкты-югалып калу.

36. Көлкегә калу-оятка калу.

37. Күңелгә шом салу-шикләнү, шомлану, шөбһәләнү.

38. Дөньяны оныту-берәр нәрсә белән бик нык мавыгу; тирән уйга бирелү.

39.Күз чыгу-игътибарсыз булу, игътибар белән карамау.

 

                                          Йомгаклау

                             

Бу әсәрне уку, аның өстендә эшләү дәверендә мин барысын да үз йөрәгем, үз уйларым аша кичердем. Әсәрнең теленең байлыгына сокландым мин. Фразеологизмнарны эзләү, аларның мәгънәләрен ачыклау – минем өчен кызыксындырырлык хезмәт булды. Фразеологизмнар турында мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:

  1. Татар теленең фразеологик фонды бай һәм күпкырлы. Ул сөйләмне баетуда, аны үтемлерәк, көчлерәк һәм үткенрәк итүдә, әдәби әсәр стиленә сәнгатьлелек бирүдә, фикерне тулырак ачуда зур роль уйный.
  2. Фразеологик  әйтелмәләр язучы телендә алтын фонд булып санала.Фразеологик әйтелмәләр язучыга геройның портретын тасвирлау, эчке  дөньясын ачу, вакыйга – күренешләрне чагылдыруга ярдәм итә, әсәр теленең халыкчанлыгын, гадилеген, аһәңле яңгырашын тәэмин итә.
  3. Телнең фразеологик байлыгын, аның төзелешен, мәгънәсен яхшы белү тәрҗемә эшендә дә бик кирәк. Мөхәммәт ага Мәһдиевнең повестенда фразеологизмнар кертүе – аның образларын ачарга, аларның характерларын күрергә ярдәм итә. Әсәрнең теленең гадилеге, халыкчанлыгы, кызыклы булуы һәрбер укучыга мәгълүмдер.

   Минем максатым –әсәрдәге фразеологизмнарны табу иде. Мин үзем табалган фразеологизмнарның мәгънәләрен ачыкладым. М. Мәһдиев иҗатының шундый гади, халыкчан телдә булуы, аны үлемсез итә. Аның әсәрләре буыннан –буынга күчеп укылыр һәм укучылар күңеленә якты эз салудан туктамас.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фразеологизмнар

Фразеологизмнар темасы буенча презентация...

5сыйныфта "фразеологизмнар" темасына дәрес эшкәртмәсе

5 сыйныф татар төркемнәрендә эшләү өчен дәрес эшкәртмәсе...

Мөхәммәт Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”

1.Язучының тәрҗемәи хәлен өйрәнүне дәвам итү. “Без- кырык беренче ел    балалары” әсәре   белән танышу;2)язучының бу әсәрдә әйтергә теләгән фикерен укучылардан тапты­ру...

Мөхәммәт Мәһдиевнең "Бәхилләшү" повестенда автор образы"

Язучы прозаик буларак Мөхәммәт Мәһдиевнең исеме матбугатта алтмышынчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 60 нчы елларда татар әдәбиятына бер төркем сәләтле язучылар килә. Алар илгә азмы-күпме демокр...

Нур Әхмәдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты

Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында сигезьеллык, Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач,  Казан дәүләт...

М.Мәһдиевнең ”Кеше китә - җыры кала” повестенда шәхес концепциясе

Мөхәммәт Мәһдиевнең тирәнтен  белеп, аеруча яратып сурәтли торган бер өлкәсе, дөресрәге, төп өлкәсе - сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы колхоз тормышы, авыл кешеләре. Шул темага караган әсәрләр...


 

Комментарии

Кутерова Галия Юнисовна

Гөлназ, бик бай эчтәлекле эш язгансың, мин дә файдаландым.Рәхмәт