Сәләтле балалар белән эшләү программасы
материал по теме

Сәләтле балар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе.Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты - һәр укучының сәләтен,иҗади башлангычын үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yusupova_r.r.docx30.11 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

муниципаль бюджет белеем бирү учреждениесе

«2нче санлы Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе»

Сәләтле балалар белән эшләү программасы

      Эшне башкарды

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Йосыпова руфина Рим кызы

2012нче -2013нче уку еллары

I Кереш өлеш.  Яңа гасыр кешесен тәрбияләү

 Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр,

                                          Җанны җылытсын иман нурлары.

                                        Әй, нәни кешем - өмет йолдызы,

                                            Имин, уң булсын, барыр юлларың.

                                                      Кул сузам сиңа, елмаеп дәшәм:

                                   Якты дөньяга ямь биреп яшә,

                                           Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,

                                           Көнгә син – терәк, исәнме, Кеше!

(Факил Сафин)

Кешелек дөньясы яңа меңьеллыкка – XXI гасырга аяк басты. Без, татарлар, яңа гасырны кешелек үсешенә зур өлеш керткән халык буларак каршыладык һәм киләчәккә зур ышаныч белән карыйбыз. Шуның өчен дә хәзерге чорда дөнья күләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Төрле телдәге фәнни чыганаклардан мәгълүматлар туплап, үз карашын берничә телдә аңлатып бирә алырлык киләчәк кешесен тәрбияләү төп бурыч булып тора.

1. Мәктәп академиясендә сәләтле балалар белән эшләү

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы.

2. Сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик нигезләре

Сәләтле бала нинди була соң ул?

Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының         бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Ул фактларны, исем, фамилияләрне, сан, кагыйдәләрне җиңелрәк исендә калдыра, яңа теманы тизрәк үзләштерә, мәсьәләләрне тизрәк чишә, хатасыз яза. Әмма сәләтлелек тормыш, көнкүрештә - бертөр ле, ә фәндә икенче төрле мәгънә белдерә. Бер өлкәдә, әйтик, музыкага сәләтле бала ма тематиканы бөтенләй белмәскә мөмкин. Сәләтлелекне психиканың хәтер, фикерләү, дикъкать кебек үзенчәлекләре белән бутар га ярамый. Бу сыйфатлар турында гына сүз барса, алар кешегә барлык хәлләрдә дә бер төрле ярдәм итәрләр иде. Кеше эшчәнлеге нең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк. Укучының сәләте турында aның өлге решенә карап фикер йөртәләр. Балалар үзара үзләренең белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар: нәкъ менә шун дый аерымлык аларның шәхси сыйфатлары на караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә.

Әгәр баланы ул мәктәпкә кергәнче үк укыр га, язарга, гади күнегүләрне үтәргә, мәсьәлә чишәргә, рәсем ясарга өйрәткән булсалар, I класстан aның психик сыйфатлары шөгыльләнгәнмәгән балаларныкы белән ча гыштырганда, ныграк үскән була. Шул ук вакытта ярыйсы ук әзерлекле пассив бала мәктәптә укуда артта кала hәм әкренләп урта ча укучы була. Әгәр дә кеше актив булмаса, аның төп психик функцияләре (сөйләме, хәте ре, фикерләү сәләте) үсеше тоткарлана. Шулай итеп, хезмәттән, тырышлыктан башка та лант сүнәргә, үсештән туктарга мөмкин.  

Билгеле, шундый хәлләр дә була: укытучы үзенең уйламыйча әйтелгән сүзе белән ба лада үз-үзенә ышаныч хисен сүндерә, hәм ул кайчандыр яратып эшләгән эшен дә башка рырга теләми. Менә шундый хәлдә сәләтле бала да сәләтсезгә әверелә. Моның киресе дә булырга мөмкин: кайвакыт сәләтсез булып тоелган балаларның сәләтен үстерергә мөмкин. Мәсәлән, махсус күнегүләр ярдә мендә музыкага бөтенләй сәләте булмаган укучыны да музыканы аңларга, музыка кора лында уйнарга өйрәтергә мөмкин. Һәp бала да да кешегә кирәкле сыйфатлар, сәләт бар. Әмма алар төрле кешедә төрлечә үскән. Аларның кайсысы ни дәрәҗәдә үсүе баланың мәктәпкәчә яшьтәге вакытта сәләте, та ланты нинди юнәлештә үстерелүенә бәйле. Ә алга таба ата-аналар, педагоглар, тренерлар баланың шул юнәлештәге сәләтен, кызыксы нуын үстерергә тиеш.

Әмма сәләтлелекнең фәнни аңлатмасы башкачарак. Баланың hәвәслелеген, талантын төрлечә билгеләп була. Тиешле шартларда яшәгән балаларның 2 - 9 проценты бик сәләтле була. Интеллектлылыгы яшьләренә туры килгән балалар 50 процент тәшкил итә. Алар дөньяны танып белүдә hәм hөнәри ос талыкта гаять зур уңышларга ирешергә, мәктәптә белем алу елларында бик сәләтле балаларга тигезләнергә мөмкин.

Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәм үсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. (Мәсәлән, балачак та туган тел hәм чит ил телләре җиңелрәк үзләштерелә.) Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылма са, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй юга лырга мөмкин.

Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, соци аль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.

II Төп өлеш.

1. Олимпиадага әзерләнгәндә

 Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы  белем бирү зур әһәмияткә ия. Чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора.

Сәләтле балалар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең  иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Мәктәбебез, мәгариф системасын модернизацияләү шартларында индивидуаль һәм дифференциаль алымнар кулланып, укучы шәхесен үстерү юнәлешендә эшли. Сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Без аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә.

 Шактый еллар инде рус мәктәпләрендә татар балалары белән ана теле һәм әдәбиятыннан олимпиадалар үткәрелә. Аңа әзерлек укытучыдан һәм укучыдан күп көч, түземлелек сорый. Бертуктаусыз эзләнергә, укырга, тел һәм әдәбият яңалыклары белән танышып барырга кирәк була. Олимпиадаларга юл гадәти дәресләрдән башлана. Әлбәттә, җиңүләр җиңел генә бирелми. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, олимпиадаларга ничек әзерләнүем турында кайбер фикерләрем белән уртаклашасым  килә.

Мәгълүм ки, бала мәктәптә һәр фәнне дә бертигез үзләштерә алмый. Мәсәлән, төгәл фәннәргә сәләте булган бала гуманитар фәннәрне, бигрәк тә тел-әдәбиятны, йомшак үзләштерергә мөмкин. Олимпиадаларга әзерләгәндә, мин менә шуңа игътибар итәм. Бу фәнне өйрәнүгә теләге булган балаларны сайлау да отышлы.

1.1 Әзерлек эшләре

Әзерлек эшләрен V сыйныфтан ук башлыйм. 2-3 ай укыткач, көчле балаларны үзем өчен генә аерып алам. Төркем белән эшләгәндә, әлеге укучыларны төркем җитәкчесе итеп билгелим. Бу аларны башкаларга  күбрәк уйларга, җаваплылыкны үз өсләренә алырга, кыен ситуацияләрдән чыгарга өйрәтә. V сыйныфтан ук мондый балалар өчен аерым карточкалар туплана; нигездә катлауландырылган биремле күнегүләр эшләүгә игътибар ителә.

V сыйныфта сәләтлеләр төркемендә , әйтик, 10 бала булса, IX сыйныфта исә аларның 2-3есе генә олимпиада өчен аерып алына. Моннан тыш мәктәпнең үзендә дә ел саен  бәйгеләр үткәрелә. Бу да укучыларны сайлап алырга ярдәм итә.

5нче сыйныф укучылары:

Галявкин Ансель

Гареев Тимур

Кадикова Валерия

Алексеев Тимур

Софьин Владислав

Галицкова Юлия

6нчы сыйныф укучылары:

Лукин Владислав

Морозов Дмитрий

Полтев Иван

Ратников Леонид

Шавалеева Рената

7нче сыйныф укучылары:

Бородич Полина

Квашнин Никита

Крылова Ульяна

Макарова Анастация

9нчы сыйныф укучылары:

Багауова Регина

Бадыков Марлен

Батыргареева Диана

Гарифуллин Руслан

Дунаев Артём

Кутлиева Рената

Укучының белем дәрәҗәсен тикшерү укытучыга укучының үсешен күзәтеп барырга, алга таба эш юнәлешен, сәләтле һәм программаны авыр үзләштергән укучыларны билгеләргә мөмкинлек бирә.

Иҗади үсеш технологиясе нигезендә укыту – тәрбия эшен оештыру укучының өлгереш, сыйфат, белемлелек дәрәҗәсен генә түгел, ә иҗади үсеш дәрәҗәсен тикшерү җирлеге тудыра.

Һәр күрсәткечне тикшерү өчен укучыга икешәр бирем тәкъдим ителә. Мондый тикшерү методикасы укучының иҗади үсеш дәрәҗәсен билгеләргә, теләсә нинди уку материалында дәрестә үзләштерелгән ысулны куллану күнекмәсен, тотрыклы белем дәрәҗәсен ачыклау мөмкинлеген белергә ярдәм итә.

Татар теленнән контроль эшләр һәр чирек ахырында, ә иҗади үсеш дәрәҗәсен тикшерү уку елына ике тапкыр (I һәм II яртыеллыкта) үткәрелә.

Мәсәлән, 9нчы сыйныфлар өчен олимпиада сораулары:

1)Менә ничә сәгать инде алар карбыз бушата. 2)Карбызлары эре, авыр. 3)Андыйларны ике кеше күтәрә. 4)Акча бирәм дигәч, малайлар бу эшкә бергә тотынганнар иде. 5)Бер малай футбол тубы хәтле бер карбызны урлап качты. 6)Ә Надир түзде, түзәргә тырышты. 7)Хуҗалардан аласы акча тотты аны. 8)Әнисен сөендерәсе килде аның.

9)Әнисе эшсез калгач, аларның тормышлары авыр бара башлады. 10)Бүген иртән Надирның әнисе, авыр сулап, колак алкаларын салды да кулъяулыгына төрә башлады. 11)Малай әбисеннән калган алкаларны соңгы тапкыр күрүен аңлады. 12)Мәктәпкә бармаска, акча эшләп, әнисенә булышырга дигән уй килде башына.

13)Менә инде үзе эшләп тапкан акча кулга керергә тора. 14)Көн дә шулай алып кайтса, тормышлары җиңеләер, әнисе ешрак елмаер.15)Шул елмаюны күрү рәхәт бит Надирга.

16)Соңгы машинаны бушатканда, җеп өзәрлек тә хәле калмаган иде аның. 17)Хуҗадан алган акчаны күкрәк кесәсенә салып куйгач, аяк астындагы буш әрҗәгә килеп утырды. 18)Кесәдәге акчаның кыштырдап куюына елмаеп җибәрде.

19)Надир, сөенә-сөенә, өенә кайтып барганда, кинәт туктап калды. 20)Аның каршысына ике малай килеп басты. 21)Аның берсе карбыз урлап качкан малай иде.

                                                                                                                        Ләбибә Ихсановадан

А 1. 7 нче җөмләдәге астына сызылган сүз кайсы сүз төркеменә керә?

  1. исем;           2)  алмашлык;          3)   сыйфат;                       4)  рәвеш.

А 2. 12 нче җөмләдәге астына сызылган сүз нинди сүз төркеменә карый?

1) инфинитив;           2) хәл фигыль;    3) исем фигыль;                 4) исем.

А 3. 17 нче җөмләдәге астына сызылган сүзнең заманын билгеләгез.

1) хәзерге заман;                   3) билгеле үткән заман;

2) билгесез үткән заман;     4) киләчәк заман.

А 4. Аның каршысына ике малай килеп басты җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

           1) Перед ним встали два мальчика.

           2) За ним шли два мальчика.

           3) Он пошел с двумя мальчиками.

           4) С ним шли два мальчика.

           А 5. Кайсы очракта кушымчалар дөрес күрсәтелгән?

  1. кулъяулыг-ы-на;              3) кулъяулыг-ына;
  2. кулъяулы-гы-на;              4) кулъяулыг-ы-н-а.

А 6. 8 нче җөмләдәге зат алмашлыгының килешен күрсәтегез.

1) иялек килеше;                      3) төшем килеше;

2) баш килеш;                          4) юнәлеш килеше.

А 7.  Колак алкалары сүзенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1) серьги;       2) кольцо;     3) бусы;       4) браслет.

В 1. 1 нче абзацтан хәл фигыльләрне күчереп языгыз.

В 2. 1-7 нче җөмләләрдән чыгыш килешендәге исемне күчереп языгыз.

В 3. 2 нче абзацтан сыйфат  фигыльне күчереп языгыз.

В 4. 1-7 нче җөмләләрдән инфинитивны күчереп языгыз.

В 5. 1 нче җөмләдәге ия белән хәбәрне күчереп языгыз.

В 6. 13-15 нче җөмләләрдән тартымлы исемнәрне табыгыз.

В 7. 13-15 нче җөмләләрдән шарт фигыльне табыгыз.

В 8. 2 нче абзацтан кушма сүзне күчереп языгыз.

В 9. 1 нче абзацтан бәйлек булган җөмләнең номерын языгыз.

Бәяләү критерийлары:

15 балл                 – “5” ле;

10 - 14 балл          – “4” ле;

8 - 9 балл              – “3” ле;

8 баллдан түбән –  “2” ле;

Биремнәр программа материалыннан чыгып сайлана. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын, фикер йөртү һәм матур итеп сөйли белү осталыгын, иҗади сәләтен тикшерү максаты куела.

1.2 Укучылар алдына куелган максат

Ә инде район олимпиадасына әзерләнгәндә, мин укучылар алдына мондый бурычларны гамәлгә ашыруларын максат итеп куям:

а) программа материалын бик яхшы белү;

ә) өстәмә чыганаклардан мәгълүмат алу;

б) бөтен төр анализ үрнәкләрен белү;

в) халкыбызның үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү, вакытлы матбугат белән кызыксыну, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны карап бару;

г) фикерләү сәләтен үстерү;

д) мөстәкыйль эшләргә өйрәнү.

1.3 Тел гыйлеме бүлекләрен карау

Олимпиадага бер ай кала, укучы белән һәр көнне шөгыльләнәм, татар теленнән, мәсәлән, тел гыйлеме бүлекләрен карап чыкканнан соң, фонетиканы кабатлыйбыз. Алдыбызга бишенче сыйныф дәреслеген, Ф.Сафиуллинаның “Татарский язык(интенсивный курс)” китабын куябыз. Җиңелдән катлаулыга таба барып, һәр грамматик күренешне тикшерәбез.

Сүзлекләр белән эшләүгә аеруча игътибар итәм. Тел галимнәренең хезмәтләре белән танышу да уңай нәтиҗә бирә, балаларда кызыксыну уята. Җирле матбугат язмаларын күзәтү, андагы фикер төгәлсезлекләрен, стиль хаталарын төзәтү, бүгенге шигъриятне, бигрәк тә җыр текстларына тәнкыйди карау балаларның сөйләм байлыгын үстерә, аларны образлы фикер йөртүгә этәрә. Мин беркайчан да кагыйдәләрне аңлар-аңламас ятлату белән шөгыльләнмим. Төп максатым – укучының теге яки бу тел күренешен аңлап үзләштерүе һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, төрле авырлыктагы гамәли күнегүләрне үти алуы.

Телне белү төрле анализ ярдәмендә ачыла, күренә. Шуңа күрә олимпиада эшендә фонетик, лексик, морфологик, синтаксик һ.б. төр анализлар мәҗбүри булырга тиеш, дип саныйм.

1.4 Фонетик анализ

Фонетик анализ өйрәнелә торган фонетик күренешләрне хәтердә калдырырга, таный белергә, әдәби сөйләм күнекмәләре булдырырга, орфографик кагыйдәләрне аңлы рәвештә үзләштерергә ярдәм итә.

Фонетик анализ төрләре:

  1. Сүзгә тулы фонетик анализ.
  2. Сузыкларга  тулы фонетик анализ.
  3. Тартыкларга тулы фонетик анализ.
  4. Текстка фонетик анализ (текстны транскрипцияләү).

Мәсәлән, сүзгә тулы фонетик анализ ясау үрнәге:

                            Ничек үтәсе соң Кеше булып

Гомер дигән шушы сиратны?

(Р.Фәйзуллин)

       1. “Гомер” – сүз ике иҗектән тора: го-мер, басым соңгы иҗеккә төшә.

       2. Бу сүздә 5 аваз һәм 5 хәреф бар.

3. Авазлар: |гъ|, |ө|, |м|, |ө|,  |р|; хәрефләр: “гэ”, “о”, “эм”, “э”, “эр”.

4. Сузык авазлар: |ө|, |ө|, икесе дә нечкә, иренләшкән сузыклар. Сүз сингармонизм законына буйсына.

       5. Тартык авазлар: |гъ|, |м|, |р| - барысы да яңгыраулар.

       6. А) Сүзнең беренче иҗегендә “о” хәрефе языла, |ө| әйтелә, чөнки хәзерге татар алфавитында |гъ| авазын белдерү өчен хәреф юк, аның калын укылышын (әйтелешен) күрсәтү өчен, шундый язылыш кабул ителгән.

           Ә) Сүзнең икенче иҗегендә |ө| әйтелә, “е” языла, чөнки “о, ө” хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Бу сүз,  гарәп сүзе булса да, ирен гармониясенә буйсына.

2 Әдәбияттан олимпиадага әзерләнгәндә

2.1 Әдәби әсәрләрне хронологик тәртиптә кабатлау

Әдәбияттан олимпиадага әзерләнгәндә, әдәби әсәрләрне хронологик тәртиптә кабатлыйбыз. Теге яки бу язучы иҗатын кабатлаганда, аның программада каралган әсәрләренә анализ ясап, иҗаты турында гомуми фикергә киләбез һәм үзебезнең фикерне башкаларныкы белән чагыштырабыз.

2.2 Милли-төбәк компоненты

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Шушы хакыйкать безнең мәктәп укытучыларын да эзләнүгә, иҗат эшенә тартырга сәбәп итә, шушы төбәктә туып үскән язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, җырчы-артистларны һ.б. барларга, алар турында мәгълүмат тупларга этәргеч бирә. Укучыларны туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулы дип әйтеп булмый.

Буа ягы күренекле шәхесләргә бай як. Үсеп килүче яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү – безнең алда торган төп бурычларның берсе.

2.3 Әдәбият – тормыш дәреслеге ул

Бала күңелен ап-ак кәгазь белән чагыштыралар. Безгә әнә шул саф җирлеккә матурлык, шәфкатьлелек “энҗеләрен” ничек тезәргә? Әлбәттә, әдәбият аша. Әдәби китапларны яратып, чын күңелдән бирелеп укыган баланың белеме тирәнрәк, күңеле байрак була. Аның кешеләргә игътибары арта, күркәм эшләр башкарырга омтылышы көчәя.

Сер түгел, соңгы елларда укучыларыбыз көннән-көн азрак укый. Шуңа күрә сәләтле балалар белән эшләгәндә китапка мәхәббәт тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Әдәби китапларны күбрәк укыган саен, кеше үзе өчен өлге, үрнәк итеп алырлык образлар белән ешрак очраша, шуларга охшарга тырышып яши.

2.4 Туган телгә кызыксыну тәрбияләү

 Сөйләм телен, туган телне өйрәтү-камилләштерүнең төп һәм  иң киң кулланыла торган нәтиҗәле чарасы-сыйныфтан тыш эшләр. Бу чараларда укучы үзен иркенрәк тотарга, укытучы белән якыннан аралашырга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәнә.

Безнең мәктәптә,  халык педагогикасына нигезләнеп, туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, җырлы-биюле уеннар оештырыла.

Балаларда туган телгә, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур тырышлык сорый. Безгә, укытучыларга, моны онытмаска кирәк.

Укучыларның туган телләрен яратуларын, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүләрен белү-күрү – үзе бер куаныч. Ә бу эштә үзеңнең керткән өлешеңне күрү – икеләтә сөенеч. Укысыннар, күбрәк белсеннәр иде безнең укучыларыбыз. Җәйге иртәдә үләнгә төшкән чык тамчысына соклана белсеннәр. Талгын искән җилдә тибрәнгән агач яфракларының тавышын ишетергә сәләтле булсыннар. Әйе, һәр яклап сәләтле булсыннар. Кеше мәшәкатьтән курыкмаска тиеш. Ул кешене баета матур итә, зурайта, турайта. Ана телен өйрәнүне “мәшәкать өстенә мәшәкать өстәү” дип санаучылар менә шушы хакыйкатьне истән чыгара һәм үзләрен артка сөйри.

III Йомгаклау. Сәләтләр эшчәнлектә ачыла

Сәләт эштә, көч түккәндә ачыла. Шуңа күрә дә баланы күбрәк “баш ватарга” күнектерергә кирәк. Әйдә, тырышсын, сәләтле булыр! Баш ватсын – башлы булыр! Көч түксен – көчле булыр! Тик бер генә шарт бар: йөк бала күтәрмәслек булмасын!

Сәләтле балалар белән тиешле эш оештыру укытучыдан белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, яхшыртуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә.

Олимпиадада җиңү яулау ул бер яклы гына, бер укытучы яки укучы тырышлыгы белән генә ирешелә торган үр түгел. Бу укытучыдан да, укучыдан да байтак тырышлык таләп итә. Ел саен бәйгегә укучы әзерләү укытучы өчен дә зур файда. Ул һәрвакыт үз белемен күтәрә дигән сүз бу.

2 Безнең бурыч – туган телебезне саклау

Телебез – безнең тарихыбыз да, киләчәгебез дә. Безнең бурыч – туган телебезне күз карасыдай саклау, киләчәк буынга тапшыру. Һәм сакларбыз да аны, шагыйрь әйтмешли, Татарстанлы чакта югалмас ул!  

                                Күз табибы булган сыман,                    

                                Тел табиблары да бар.                          

                                Әмма аларның кадерен

                                Белеп бетерми татар.

                               Бар күңел сызлануларын                      

                               Һәм җаны җәрәхәтен,                            

                               Татый милләт теле аша                          

                               Бу тормышның михнәтен.

                               Аңлашадыр үз телендә,                        

                               Бар мәхлук, һәрбер бөҗәк.                              

                               Ни сәбәп соң, татарларга                        

                               Үз теле түгел хаҗәт?!                              

                                Җаннар исән, телебез сау

                                Вә сәламәт булсынчы.

                                Рәсүл Әкрәм хәдисләре                          

                                Күңелебездә торсынчы.

                               Саклагыз телегезне! – дип,

                               Ул бит күпме кисәтә...

                                Мәшһүр татар – Тукай теле

         .                      Булсын санда-исәптә!

                                Булган сыман күз табибы,

                                Бар тел табиблары да.

                                Савыгыр җан, булыр милләт,

                                Ил яшәр сез барында!

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

Сәләтле балалар белән эшләү программасы

Бу программа сәләтле балалар белән эшләү өчен төзелде.Укучылар белән төрле иҗади эшләр, төрле конкурсларда катнашу өчен сәләтле укучыларны барлау максаты белн эшләнелде...

Фән белән кызыксынучы сәләтле балалар белән эшләү программасы.

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, ...

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән сәләтле балалар белән эш программасы

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән сәләтле балалар белән эш программасы...

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы...

"Сәләтле балалар белән эшләү программасы"

Сәләтле балалар белән эшләү максаты  1.Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланылышка кертү;2.Сәләтле балалар белән эшләү өчен,махсус биремнәр, анкета сораулары...

Сәләтле балалар белән эш программасы

    Сәләтле балалар белән эшләү планы түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;һәр укучының сәләтен үстерер...