разработка урока в 5 классе по ФГОС
методическая разработка (5 класс) на тему

Исхакова Рамиля Минзакировна

УРОК ТАТАРСКОГО  ЯЗЫКА В 5 КЛАССЕ ПО ТЕМЕ: М, Н,ң тартыклары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.doc68 КБ

Предварительный просмотр:

Әлки муниципаль районы

Чуаш Кичүе гомуми урта белем бирү мәктәбе

5 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

                                 Үткәрде:

                                                                 I категорияле татар теле

                                                                    һәм әдәбияты укытучысы:

                                           Исхакова Р.М.

2015

Тема: [М],[Н],[ң] тартыклары

Максат:[м] [н] һәм [ӊ] тартыклары арасындагы охшашлык һәм аерманы ачыклау, аларның үзенчәлеген аңларга ярдәм итү.   Әдәпле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Дәреснең планы.

  1. Оештыру моменты. Исәнмесез, укучылар, кәефләрегез ничек? Утырыгыз.
  2. Актуальләштерү.

- Укучылар, бүгенге дәресне мин шигырь белән башламакчы булам. Сез аны игътибар белән тыңлагыз. Ә текстны аңлар өчен тактада сүзләр бирелгән, (карлыгач-ласточка, алабуга-окунь, бүдәнә-перепелка)

"Адашкан авазлар" С.Вәгыйзов

Ничек булса да булган: авазлар юлдан язган.

Чит сүзләргә кергәннәр һәм адашьп йөргәннәр. 

Карлыгач пешеп утырган су буенда куакта,

Ә карлыган очып йөргән зәңгәр күктә — еракта.

 Чиста күлмәген киеп, бака мәктәпкә килгән.

Балалы сазга төшкән озын ботлы бер челән.

Күктә базлар очканнар, җирдә каз казыганнар. 

Симергәннәр диңгезләр, дулкынланган дуңгызлар. 

Касмакка җим каптырып, алабута тотканнар.

 Балыкларын майга салып, кабада кыздырганнар.

Фермадагы тавыклар салганнар, ди, йомычка,

Кертеп мичкә якканнар кочак-кочак йомырка. 

Шундый кызык икән монда: бронзаны ашыйлар. 

Брынзаны утта эретеп, төрле әйбер ясыйлар. 

Игеннәр өлгергән чакта, шундый хәлләр була, ди:

Бүрәнәләр, очып килеп, бүдәнәгә куна, ди.

Мондый хәлләрне күргәч, авазлар "аһ!" иткәннәр

һәм бергә ант иткәннәр - читкә борын тыкмаска, үз сүзеңнән чыкмаска.

  • Укучылар, менә шундый хәлләр дә була икән. Ә ни өчен соң безнең карлыгачлар куакта пешеп утыра, ә карлыганнар күктә очып йөри?
  • Дөрес, укучылар, безнең шигыребездә авазлар бер урыннан икенче урынга адашып йөргәннәр икән.. Әйдәгез әле без аларны хәзер үз урыннарына куеп, шигырьне яңадан укып чыгыйк (шигырь укыла).
  • Димәк, укучылар, сүзләрдә дөрес хәрефләрне укымау, яки аларны дөрес куймау нәрсәгә китереп чыгарырга мөмкин? (сүзнең мәгънәсе үзгәрергә мөмкин)

Яңа теманы өйрәнү.

-    Хәзер тактага игътибар итегез. Тактада Э. Мөэминованың шигыреннән
өзек бирелгән. Кайбер сүзләрендә хәрефләр төшереп калдырылган.
Шуларга тиешлесен куеп укып чыгыйк әле.

А...а кү...еле балада шул,

Бала кү...еле далада. 

Го..еркәйләр үтеп киткән, 

Сизел...и кай арада..

  • Балалар, "Ана күңеле балада, бала күңеле далада" мәкальне ишеткәнегез бармы? Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? ... Балалар, әниләребезне әниләр көненә генә түгел, ә көн саен, ел буена гына да түгел, ә гомер буе аларны яратып, саклап торыйк.
  • Укучылар, шигыребездә нинди тартык авазлар төшереп калдырылган?

([м], [н], [ң])

-   Димәк, бүгенге дәрес темасы нинди?

  • Дөрес, бүгенге дәрес темасы [м], [н], [ң] тартыклары, һәм бүген дәрестә без сезнең белән [м], [н], [ң] тартык авазларын ясалу ягыннан тикшерергә өйрәнербез. Кайбер тартык авазларны ясалу урыны буенча тикшереп, төркемләп чыктык. Ә бүген инде [м][н] [ң] авазларына тукталып китәрбез. Дәфтәрләрегезне ачып число, теманы язып куегыз.
  • Тактада сүзләр бирелгән. 1) [м] тартыгы кергән сүзләрне дөрес итеп укып чыгыйк (малай, кием, күлмәк, имән), [м] авазы кайсы сөйләм органнары ярдәмендә ясала? Әйдәгез әле, көзгеләрегезне алып, [м] тартык авазын әйтеп карыйк, [м] -авазын әйткәндә, иреннәр бер-берсенә тия. Шуңа күрә без аны нинди тартыгы дип әйтә алабыз? (ирен-ирен тартыгы). Дөрес балалар. Дәвам итик.
  • 2) [н] тартык авазы кергән сүзләрне дөрес укып чыгыйк (куян, тиен, каен, нарат), [н] авазын, көзгеләрегезгә карап, әйтеп карагыз,[н] авазын әйткәндә, тел өске тешкә тия. Шуңа күрә [н] авазын кайсы төркемгә кертә алабыз?(тел-теш тартыгы). Дөрес балалар.Дәвам итик.
  • 3)[ң] тартыгы кергән сүзләрне дөрес итеп укып чыгыйк (яңгыр, таң, бәрәңге, чаңгы), [ң] авазын, көзгеләрегезгә карап, әйтеп карагыз, [ң] авазын әйткәндә, кече тел белән телнең арткы өлеше бер-берсенә якыная. Шуңа күрә ул кече тел тартыгы дип атала.
  •    Балалар, мин сезгә һәрберегезгә карточкалар таратам. Карточкаларда
    шундый бирем: төшереп калдырылган 
    н_ң м хәрефләренең тиешлесен
    куеп, күчереп язарга.

1 нче карточка

Боры..., ела...,     ...арат, ди..., кавы..., , саба..., та...ышу, яла...аяк, суга..., са...дык, уры...,   му...ча, уе...

2нче карточка

  кара...гылык, ди...гез, я...гыр. а...,       җи...елү, а...лату. кара...гы ,җи...ү , ты...лау, зә...гәр, ча...гы, мо....

 

 

3нче карточка

Ка...ыш, и...тихан, ма...ык, ...ыек, ура..., ка...ыр, толы..., ...уен, ...ендәр, ал...а, калә..., ...алай.

  • Дөрес, укучылар, [ң] авазы сүз башында тора алмый. Ул турыда Роберт Миңнуллин да шигырь язган.

Үсми калган хәреф.

Йөри, ди, ң каңгырып, Йөри, ди, ул кайгырып, Эшләре аның яман — Үсеп җитми, ди, һаман.  Сүз башында торырга һәм баш хәреф булырга.

  • Димәк, балалар, [м] [н] [ң] тартык авазлары нинди сөйләм органнары ярдәмендә ясала? (ирен, тел, теш, кече тел)
  • Укучылар, ә тагын [м] [н] [ң] тартыкларын ничек дип йөртәләр? (борын тартыклары) Ә ни өчен соң аларны борын тартыклары дип йөртәләр? Бәлки борын катнашадыр. Әйдәгез әле шушы сорауга җавап эзләп табыйк. Борыннарыгызны тотыгыз һәм [м] [н] [ң]тартык авазларын әйтеп карагыз. Башка авазлар белән чагыштырып карыйк.
  • Балалар, нинди нәтиҗә ясый алабыз? ([м] [н] [ң]тартык авазларын әйткәндә, һава борын аша үтә). Шуңа күрә аларны борын тартыклары дип йөртәбез.

Физминутка.

Белемнәрен ныгыту.

Ярый, балалар, ә хәзер дәреслекләрегезнең 46 нчы битен ачыгыз, 89 нчы күнегү (күп нокталар урынына борын тартыкларының тиешлесен куеп һәм җәя эчендә сүзләрдән файдаланып, сүзтезмәләрне төзегез).

8.Тактада язылган сүзләргә күплек кушымчалары ялгап дәфтәрләргә языгыз. Ике укучы такта алдында эшли.

        Иген                                    алма

        Таң                                      муенчак

        Тиен                                    дәфтәр

        Җилкән                               китап

        Моң                                     агач

        Тукран                                дару

 Нәтиҗә чыгару. М,н,ң, тартыкларына беткән сүзләргә -нар, -нәр кушымчасы ялгана.

 9.Күп нокталар урынына борын авазларның тиешлесен языгыз.(интерактив тактада)

Зә..гәр, ..атур,та..чы, шу..а, ка..ат, ..арат, и..тиха.., ..иһерба..лы, ки.., тә..ле, ки..лек, ..иләш,а..лы, озакла..ый, ту..а, беле..ле, кү..ел, бәрә..ге,бәйрә.. .

5.Интерактив тактада шигырь юллары .Сәнгатьле итеп укып чыгу.

Шигырьне хор белән уку.

      Яңгыр, яңгыр, ни өчен

      Җирнең битен юасың?

      Җирнең битен юа, юа

      Агартмакчы буласың?

     Яңгыр ,яу, яу, яу!

     Илдә уңыш мул булсын,

     Үләннәр дә күп булсын,

     Сыерлар да тук булсын,

     Безгә эчәргә сөт булсын.

 

-Без әле сезнең белән эндәшләр әйттек. Алар- яңгырга эндәшләр. Мәсәлән, җәй көне, яңгыр сибәли башладымы, авыл балалары яланбаш, яланаяк такмаклый-такмаклый яңгыр астында йөгерәләр.

 Эндәшләр үзләренең килеп чыгышы белән "Карга боткасы”, "Нәүрүз” йолаларына бәйле.Бу йола бәйрәмнәрендә кешеләр, мәрхәмәт, муллык сорап, кояшка, яңгырга, кыскасы, табигать көчләренә мөрәҗәгать иткәннәр. Аларның эчтәлегендә кояшка, яңгырга корбан, йола аша вәгъдә итү кебек борынгы мәҗүси ышануларга ишарә итүче мотивлар ачык төсмерләнә. Хәзер исә йолалык мәгънәләре бөтенләй онытылган һәм балаларның күңел ача торган такмаклары булып кына йөриләр.

Ә хәзер уйнап алыйк. Слайдта рәсем.. Сез [м] [н] [ң] тартык авазлары кергән сүзләрен табып дәфтәрләрегезгә язып аласыз. Тапкан сүзләрегез белән «Көзге урман »  темасына төркемдә хикәя төзисез.  Җаваплы кеше язганны укып чыгар.

Йомгаклау өлеше.

Рефлексия

Нәрсә эшләргә тиеш идек?

Ничек эшләдек?

Нинди нәтиҗә ясадык? Тартыкларның моделен төзү.

[м] -

[н] -

[ң] -

Өй эше

1. 91 нче күнегү.

2. [м] [н] [ң] тартыклары турында әкият язарга.

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока 5 класс математика "Смешанные числа" (ФГОС) Презентация

Технологическая карта урока по математике 5 классТема урока: Смешанные числаКласс: 5...

Методическая разработка урока и презентация по ФГОСам второго поколения в 5 классе, тема: Финикийские мореплаватели

Урок и презентация по теме "Финикийские мореплаватели", 5 класс, по ФГОСам второго поколения. Урок - путешествие, исследование, открытия новых знаний, проблемно-диалоговая, индивидуальная работа в пар...

Методическая разработка по теме "Разработка урока немецкого языка согласно ФГОС. Тип урока: комбинированный"

Переход на ФГОС позволил переориентировать усилия гигантского преподавательского состава страны с традиционного узкопредметного обучения (предметные результаты) одновременно и на развитие каждого обуч...

Разработка урока-практикума по биологии (ФГОС 2) в 8 классе «Измерение функциональных показателей дыхательной системы»

Урок предусматривает расчёт и анализ расширенного круга показателей функционирования дыхательной системы, предусмотренных школьной программой. Результаты работы предполагается использовать на внекласс...

Разработка урока 7 класс ФГОС. Практическая работа № по теме: Распознавание наиболее распространенных растений своей местности, определение их систематического положения.

Практическая работа по теме: Распознавание наиболее распространенных растений своей местности, определение их систематического положения. Данная работа проводится после изучения семейств Однодольных и...

разработка урока по русскому языку ФГОС "Определение" 5 класс

Тип урока:  урок комплексного применения УУД при выполнении  компетентностно ориентированных заданий с элементами групповой и проектно-исследовательской деятельности.Цель:  познакомить ...

Технологическая карта урока (методическая разработка) для 5 класса по ФГОС Освоение техники ведения мяча в футболе

Технологическая карта урока по физической культуре для 5 класса (ФГОС)Учитель ГБОУ СОШ №283 Кировского района СПб Евсеенко В.Н. Тема: Освоение техники ведения мяча в футболе. Развитие физич...