Татар теленнән эш программасы
рабочая программа (6 класс) по теме

Агзамова Гульнара Канофеевна

6 нчы сыйныф өчен  татар теленнән эш программасы “Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа” ( 5-11нче сыйныфлар.”Мәгариф”нәшрияты, 2010нчы ел)  нигезендә төзелде. Дәреслек- Р.Г.Хәсәншина  Г.М Татар теле 6 сыйныф. Казан: “Мәгариф”, 2009. 

 6 нчы сыйныфларга татар теленнән программадан тыш мәктәп компонентыннан атнага бер сәгать исәбеннән (барлыгы 35 сәгать) өстәмә дәрес бирелде. Бу дәресләрдә укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү, җирле сөйләмне өйрәнү, тел гыйлеме турында өстәмә материаллар бирү, язма сөйләмне камилләштерү максат итеп куелды. Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М.Харисова, К.З.Зиннәтуллина, Б.М.Мифтахов.Татар теле дәреслеге. 6 нчы сыйныф.Казан “Мәгариф” нәшрияты.2006 нчы ел, Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2002 нче ел китапларыннан материаллар алынды. Эш программасында курсив язу белән күрсәтелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_6_klass.docx75.33 КБ

Предварительный просмотр:

“Килешенде”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________  Сираева Р.Х.

Беркетмә №,  “___” ______ 2015 ел.

“Килешенде”

Укыту  эшләре буенча директор

урынбасары: ___________ Сибгатуллина Р.К.

“___” ____ 2015ел.

“Раслыйм”

Директор: ______Сафиуллин Л.Г.

    “___” _____ 2015 ел.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Муниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениясе

“Ямаширмә гомуми урта белем  мәктәбе”

6 нчы сыйныф өчен  татар теленнән  

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

                                           Төзүче: беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әгъзәмова Гөлнара Кәнәфия  кызы.

                                                                                                                               

         

   

  Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №_____, _____________, 2015 ел.

2015 – 2016 нчы уку елы

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ БУЕНЧА УКЫТУ-ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

Класс-6

Укытучы-  Әгъзәмова Гөлнара Кәнәфия  кызы

Сәгатьләр саны: барлыгы- 140; атнага-4

Планлаштырылган контроль эшләр: 4 сәгать (администатив к.э.-2)

Тулы күләмле язма эшләр саны-16(8)

Диктант-8(4)

Изложение-4(2)

Сочинение-4(2)

Эш программасы- “Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа” ( 5-11нче сыйныфлар.”Мәгариф”нәшрияты, 2010нчы ел)  нигезендә төзелде.

Дәреслек- Р.Г.Хәсәншина  Г.М Татар теле 6 сыйныф. Казан: “Мәгариф”, 2009

Өстәмә әдәбият- Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев  “Хәзерге татар әдәби теле”, 2002; Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров  “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы” 2005; Я.Х.Абдрәхимова  “Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү” ,2005; ”Диктантлар җыентыгы 5-11”; Н.В.Максимов” Татар теленнән тестлар”, 2008;

Аңлатма язуы

:

Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.
  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.
  3. Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010 ел.
  4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  5. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь). 
  6. “2013-2018 нче елларда Биектау муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә ТР халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча район программасы”
  7. Белем бирү учреждениесенең базис укыту планы.  
  8. ”Татар телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән үрнәк  программа” 1-11нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан,  Татарстан  китап  нәшрияты, 2011нче ел.

      9. ”Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

      10. Дәреслек: Татар теле , 6 нчы  класс. Р.Г. Хәсәншина“Татар теле”, 2009 ел.

6 нчы сыйныфларга татар теленнән программадан тыш мәктәп компонентыннан атнага бер сәгать исәбеннән (барлыгы 35 сәгать) өстәмә дәрес бирелде. Бу дәресләрдә укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү, җирле сөйләмне өйрәнү, тел гыйлеме турында өстәмә материаллар бирү, язма сөйләмне камилләштерү максат итеп куелды. Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М.Харисова, К.З.Зиннәтуллина, Б.М.Митахов.Татар теле дәреслеге. 6 нчы сыйныф.Казан “Мәгариф” нәшрияты.2006 нчы ел, Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2002 нче ел китапларыннан материаллар алынды.

Эш программасында курсив язу белән күрсәтелде.

                          6  нчы  сыйныфта  татар  теленнән  урта (тулы) гомуми белем бирүнең

  Максатлары:

-укучыларның алдагы сыйныфларда алган фонетик,орфоэпик,орфографик,лексик,грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру,катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;

-укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү,үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;

-телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

-татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга,аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

-телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын,тел һәм тарих бердәмлеген аңлату,татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү,татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Бурычлар:

1.Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2.Сөйләм эшчәнлеге буенча ныклы күнекмәләр булдыру.Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы күнекмәләрен камилләштерү,татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4.Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләрен булдыру.

5.Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

6.Дәреслек,өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү,уку,язу күнекмәләрен камилләштерү.

6 нчы сыйныф укучыларының тел осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр

1-5 нче сыйныфларда алган белемнәргә өстәп, 6 нчы сыйныф укучылары түбәндәге осталык һәм күнекмәләрне алалар:

-  өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен аера белү,сүз төркемнәрен морфологик яктан тикшерү;

-  теоретик материалларга туры килгән орфограммаларны табу,сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә ярдәмче фигыльләрне һәм синонимнарны файдалана белү; төрле сүз төркемнәренә кергән сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү; тексттагы саннарны дөрес язу;

-  бирелгән темага катлаулы план төзеп,аның буенча сочинение язу өчен, материал туплау һәм тәртипкә китерү;

-  сыйфатлама,хикәяләү һәм хөкем йөртү кебек сөйләм төрләренә туры китереп, сочинениеләр язу, монологик һәм диалогик сөйләм формаларын үстерү;

-  укылган текстның(әсәрнең) эчтәлеген төгәл, кыскартып яки киңәйтеп сөйли белү;

-  тормыштан алынган берәр вакыйга турында мәкалә язу;

-  изложение һәм сочинениеләрне тулыландыру, төзәтү;

- эш кәгазьләреннән расписка һәм акт яза белү

     Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык, эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып , атнага 4 сәгать исәбеннән төзелде.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –20-25 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
  2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
  3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
  4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 110 сүз,  ел ахырында 120 сүз        

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 200-220 сүз (120-130 –язма күләме)

ел ахырында 220-250 сүз (130-140- язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела. Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

        Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.        Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә
үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

        Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

VI класста татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

  1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.
  2. Уку операцияләрен планлаштыру.
  3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.
  4. Үз-үзеңә контроль ясауның төрле формаларын үзләштерү.

Мөстәкыйль белем алу буенча эш башлау.

  1. Дәреслек белән эш итә белү.
  2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.
  3. Төрле текстлар белән эш иткәндә сәнгатьлелекне саклый белү.
  4. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

  • уку елы башында — 70-110 сүз;
  • уку елы ахырында — 75-115 сүз.

  1. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.
  2. Китапханәдә систематик каталог белән эш итә белү.
  3. Аудио-видео белән эш итә белү.

  1. Уку мәсьәләсен куя белү.
  2. Танып белү активлыгын үстерү.
  3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.
  4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.
  5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.
  6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:
  • мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ;
  • ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ.

7.        Тикшеренү ысуллары:

  • модельләштерү;
  • охшатып эшләү.

1.        Телдән сөйләм:

  • кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;
  • сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе.

2.        Язма сөйләм:

  • күчереп язу;
  • сүзлек диктанты — 20-25 сүз;
  • контроль диктант — 110-120 сүз,
  • катлаулы план буенча изложение язу:

  • уку елы башында — 200-220 сүзле текст (язманың күләме — 120-130 сүз);
  • уку елы ахырында — 220-250 сүзле текст (язманың күләме — 130-140 сүз);

  • фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язу;
  • эш кәгазьләре язу (акт һәм расписка).


Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәг. саны

Дәрес тибы

Укучы эшчәнлегенең характеристика

сы яки белем алу эшчәнлегенең төрләре

Контроль эш төрләре, үлчәмнәре

Материалны үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Өй эше

дата    

искәрмә

план        

факт

1

Татар әдәби теле турында әңгәмә

1

Кереш дәрес 

Туган телне ярату

Телнең кеше һәм җәмгыять белән бәйләнешен ачыклау

5-7нче күнегүләр

2.

Матур әдәбият теле.

1

Комплекслы

Сөйләм культурасын үстерү Сөйләм культурасын үстерү

Тест эшләү

Әдәби тел һәм матур әдәбият теле төшенчәләрен аеру

Тел турында 5 мәкаль язарга

Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау  ( 3 сәгать )

3.

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

Белемнәрне актуальләштерү

Күнегүләр эшләү, модель төзү

Җөмләләр тикшерү

Җөмләнең баш кисәкләре турындагы белемнәрне актуальләштерү

11- 13 нче күнегүләр

4.

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

1

Белемнәрне актуальләштерү

Модельләштерү

Җөмләләр тикшерү

Модельне уку күнекмәсен  камилләштерү

18-20нче күнегүләр

5.

Ясалышы ягыннан сүз төрләре.

1

Белемнәрне тигезләү

Күнегүләр эшләү,модель төзү

Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә аеру

Ясалышы ягыннан сүз төрләрен аеру буенча фикерләү ысулын камилләштерү

   24-26 нчы күнегүләр

6.

Грамматик биремле контроль диктант “Тукай турында истәлек.”

1

Белемнәрне тикшерү

Белемнәрне бәяләү

Грамоталы язу күнекмәләрен булдыру

Морфология ( 2 сәгать )

7.

Морфология турында төшенчә. Сүз төркемнәре.

1

Белемнәрне  актуальләштерү

Модельләштерү

Морфология төшенчәсен формалаштыру

Сүз төркемнәрен тану һәм аеру ысулларын билгеләү

 31-33 нче күнегүләр

8.

Сүз төркемнәре моделен төзү.

1

УМ кую һәм чишү

Модельләштерү

Сүз төркемнәрен төркемләү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

Сүз төркемнәренә багышланган рәсем ясарга.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Исем. ( 12 сәгать )

9.

Сүз төркеме буларак исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр,берлек һәм күплек төре

1

Белемнәрне актуальләштерү

Исемгә модель төзү

Исемнәргә анализ ясау

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне  дөрес язу

39-41 нче күнегүләр

10.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.Ономастика.

1

Белемнәрне актуальләштерү

Төркемнәрдә эш

Җирле материаллар тупларга

11-12

Исемнәрнең  килеш белән төрләнеше.

2

УМ кую һәм чишү

Модельләштерү

Исемнең үзенчәлекле грамматик билгеләрен тану

Исемне берлек һәм күплек санда куллана белү, килешләрдә төрләндерү

 47-49 нчы күнегүләр.

13.

Сочинение.”Кешене хезмәт бизи.”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Белемнәрне тикшерү

Фикер йөртү төренә караган сочинение язу тәртибен үзләштерү

Мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү

53нче күнегү

14.

Исемнәрнең  тартым белән төрләнеше.

1

Яңа материалны өйрәнү

УМ кую,төркемнәрдә эш

Тартым төшенчәсен өйрәнү

Тартымлы исемнәрне тану һәм аеру

 58 - 60 нчы күнегүләр.

15-16.

Тартымлы исемнәрнең  килеш белән төрләнеше.

2

Аңлату, күнегүләр эшләү

Модельләштерү

Тартымлы исемнәрне килешләр белән төрләндерү

Таблица белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү

64-66 нчы күнегүләр

17.

Сан, тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек.

1

Яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш, УМ кую, күнегүләр эшләү

Сан,тартым,килеш кушымчаларын дөрес язу

Сөйләм культурасын үстерү

 71-73 нче күнегүләр.

18

Изложение “Урманны сакларга кирәк.”

1

иҗади

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Изложение

Ишеткәнне текстка якын итеп, эзлекле рәвештә язу күнекмәсе формалаштыру

Изложение өйрәтү характерында

19.

Исемнәрнең ясалышы. Исемнәрнең сүз ясагыч кушымчалар ялгау юлы, кушу ысулы белән ясалышы.

1

Яңа материалны аңлату

УМ кую, төркемнәрдә эш.

Исемнәрнең ясалышына карата күнегүләр эшләү

Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә исемнәр ясау күнекмәсен үстерү

 77-79нчеы күнегүләр.

20.

Синоним һәм антоним  исемнәр.

1

Яңа материалны өйрәнү

Аңлату, күнегүләр эшләү

Синоним һәм  антоним исемнәренә анализ ясау

Синоним һәм антоним сүзләрне теркәп ясалган исемнәрне дөрес язу

 89-91 нче күнегүләр

21

Исемнәрнең җөмләдә кулланышы

1

Текстны тикшерегә исемнәрне табарга

22.

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Кабатлау

Төркемнәрдә эш, модельләштерү

Дәреслек белән эшләү күнекмәсен камилләштерү

95, 97 нче күнегү .

23.

Исемгә морфологик анализ.

1

Белемнәрне актуальләштерү

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү

Төркемдә мөстәкыйль эш

Исемгә морфологик анализ ясау тәртибен үзләштерергә ярдәм итү

 Әдәби әсәрләрдән  исемнәр кергән 4-5 җөмлә язарга, ике исемгә морфологик анализ ясарга.

24.

Контроль эш. Тестлы биремнәр үтәү.

1

Белемнәрне тикшерү

Белемнәрне бәяләү

Темаларның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү

Кагыйдәләрне кабатлау

25.

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Күнегүләр эшләү.Топонимика төшенчәсе.

1

Белемнәрне тигезләү

Хаталарны төзәтү өстендә эш үтәү

Дөрес язу күнекмәсе булдыру

Фигыль ( 31 сәгать )

26.

Фигыль турында төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы, барлык-юклык төре.

1

УМ кую һәм чишү

Модель төзү

Фигыльнең башлангыч формасын таба белү

Сүз төркеме буларак фигыльне тану

102-104 нче  күнегү

113-115 нче кнегү

27.

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Яңа материалны өйрәнү

Модель төзү

Фигыльләрне зат-сан белән дөрес төрләндерү

Таблица белән  эшләү күнекмәсен камлләштерү

120-122  нче күнегү.

28.

Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш

Карточкалар белән эш

Фигыльләрнең  ясалыш ягыннан төрләрен ачыклау

108-110  нче күнегү.

29.

Фигыль  юнәлешләре.

1

УМ кую, чишү

Төркемнәрдә эш,модельләштерү

Фигыль юнәлешләре турында белешмә бирү

Фигыль юнәлешләрен тану, аеру ысулларын формалаштыру

125-127 нче күнегү.

30.

Фигыль  юнәлешләре.

1

УМ кую, чишү

Модель төзү, төркемнәрдә эш

Фигыль юнәлешләре турында белешмә бирү

132-134 нче күнегү.

31.

Фигыль  юнәлешләре.

1

УМ кую, яңа материалны өйрәнү

Күнегүләр эшләү

Фигыль юнәлешләрен  сөйләмдә дөрес куллану

Модельләштерү күнекмәсен үстерү

Фигыльләрне тикшерергә

32.

Искәртмәле  диктант “Тамчылар.”

1

Контроль

Диктант язу

Грамоталы,пөхтә итеп диктант язу күнекмәсен үстерү

Кагыйдәләрне кабатлау

33.

Фигыльләрнең стилистик кулланылышы.

1

Яңа материалны өйрәнү

Модель төзү, төркемнәрдә эш

Карточкалар белән эш

Фәнни сөйләм культурасын үстерү

Уку турында дүртьюллык язып, фигыльләрнең кулланылышын аңлатырга.

34.

Фигыль төркемчәләре турында гомуми төшенчә. Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгьнәсе,зат-сан белән төрләнеше.

1

УМ кую һәм чишү

Модель төзү, төркемнәрдә эш

Фигыльнең  җиде төркемчәсенә анализ ясый белү

Боерык фигыльләрне тану, аеру.

144 -146 нчы күнегү

35.

Боерык фигыльдә  басым.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш

Таблица төзү

Басымны билгеләү  үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү

150-152 нче күнегү

36.

Хикәя фигыль,аның заманнары.  Хәзерге заман хикәя фигыльләр аларның зат-сан белән төрләнеше.

1

Аңлату, УМ кую

Модель төзү

Таблица төзү

Хикәя фигыльнең  өч заманын тану

163-165 нче күнегү.

37.

Изложение. “Карлыгач, карчык һәм мин.”

1

Иҗади. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Изложение язу

Изложение

Тыңланган текстны эзлекле, тулы итеп язу

Изложение язу

38.

Фигыльләрнең семантик, синтаксик функцияләре.

1

Аңлату, УМ кую

Модель төзү, төркемнәрдә эш

Карточкалар белән эш

Фигыльләрнең семантик, синтаксик функцияләре турында төшенчә бирү

Тыңланган текстны эзлекле, тулы итеп язу

39.

Үткән  заман хикәя фигыльләр, аларның мәгънәләре, формалары.

1

УМ кую һәм чишү

Модель төзү

Үткән  заман хикәя фигыль нең 2 төрен куллана белү

Үткән  заман хикәя фигыль нең мәгънәләрен аңлату.

170, 171 нче күнегү.

40.

Үткән  заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Күнегүләр эшләү

 Фикерне куелган сорау логикасында үстерү

172нче күнегү (иҗади).

41.

Аналитик үткән заман формасындагы хикәя фигыльләр

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш

Мөстәкыйль биремле күнегүләр эшләү

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен камилләштерү

Әдәби әсәрләрдән темага туры килгән 5-6 җөмлә язарга.

42.

Киләчәк   заман хикәя фигыльләр, аларның мәгънәләре, формалары.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Модельләштерү

 

Киләчәк заман хикәя фигыльләрне таба белү

Модельләштерү күнекмәсен үстерү

177 нче күнегү.

43.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат сан белән төрләнеше.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Модельләштерү

Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат сан белән төрләндерү

“Мәктәптә кызыклы очрашу.”-мәкалә язу.

179нчы күнегү.

44.

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү.

Шарт фигыль таба белү.

Шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы турында төшенчә формалаштыру

185, 186 нче күнегү.

45.

 Шарт  фигыльнең җөмләдә кулланылышы.

1

УМ кую, мөстәкыйль бирем үтәү

Төркемнәрдә эш

Шарт фигыль таба белү

Иҗади фикерләү, фикерне дәлилләү күнекмәсен камилләштерү

187нче күнегү (шигырь язарга)

46.

Затланышсыз  фигыль формалары.Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Затланышсыз  фигыльләр табу

Модельләштерү күнекмәсен үстерү

192 -194 нче күнегү.

47.

Сыйфат фигыльнең заман формалары.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Модельләштерү

Сыйфат фигыльнең заман формаларын куллана белү

198,199 нчы күнегү.

48.

Сыйфат фигыльнең хикәя фигыль белән аваздашлыгы.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Күнегүләр эшләү

Сыйфат фигыльгә хас үзенчәлекләрне билгеләү.

200 нчы күнегү.

49.

Сыйфат фигыльгә  морфологик анализ ясау.

1

УМ кую һәм чишү

Модельләштерү

Сыйфат фигыльгә  морфологик анализ ясау.

Морфологик анализ ясау

50.

Туган як табигате турында сочинение-хикәя язу.

1

Иҗади

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү

Сочинение язарга

51.

Синоним һәм антоним фигыльләр.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Модельләштерү

Күнегүләр эшләү

Җөмләләрдән синоним һәм антоним фигыльләрне таба белү

Синоним һәм антоним фигыльләргә карата тест эшләү

52.

Хәл фигыль. Хәл фигыльнең төрләре.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Хәл  фигыльләрне таба белү

Хәл  фигыльне куллана белү

Индивидуаль карточкаларда эш. 205-207 нче күнегү.

53.

Хәл фигыльнең кулланылышы һәм дөрес язылышы.

1

УМ кую һәм чишү

Модельләштерү

Хәл фигыльләрне җөмләдә куллана белү

211-213 нче күнегү.

54.

Исем фигыль турында төшенчә.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Исем фигыльне исемнән аеру

Чагыштыра, гомумиләштерә белү күнекмәсен үстерү

218-220 нче күнегү

Иҗат эше “Шугалакта.”

55.

Исем фигыльнең исемгә әйләнүе.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Модельләштерү

Исем фигыльне исемнән аеру ысулын билгеләү

223,224 нче күнегүләр.

56.

Контроль  диктант. “Авылым табигате.”

1

Контроль

Диктант язу

Диктант

Кагыйдәләрне кабатлау

57.

Инфинитив, аның җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Инфинитивны дөрес язу

Инфинитивны дөрес язу, сөйләмдә урынлы куллану күнекмәсе формалаштыру

230-232  нче күнегүләр.

58.

Ярдәмче фигыльләр.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Ярдәмче фигыльләр турында таблица тутыру

Ярдәмче фигыльләрнең мәгънә төсмерләрен аеру

236-237 нче күнегү.

59.

 Ярдәмче фигыльләрнең җөмләдә кулланылышы.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш

Күнегүләр эшләү

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен камилләштерү

238 нче күнегү(иҗади)

60.

Мөстәкыйль  фигыльләр.

1

УМ кую , яңа материалны аңлату.

Төркемнәрдә эш, модель  төзү .

Мөстәкыйль  фигыльләрне таблицага язу

Үз фикереңне дәлилләү күнемәсен камилләштерү

242нче күнегү

61.

Мөстәкыйль  фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә кулланылуы.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш

Мөстәкыйль  фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә килүен тану

243-244 нче күнегү

62.

Фигыльләрне морфемаларга бүлү.

1

Яңа материалны аңлату, УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү .

Күнегүләр эшләү

Фигыльләрне морфемаларга бүлергә өйрәтү

Индив. Карточкаларда язма эш.

63.

Фигыльләрнең  ясалыш ягыннан төрләре.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш, модель  төзү .

Фигыльләрнең  ясалышы ягыннан   төрләрен үзләштерү

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнемәсен камилләштерү

“Кунакта.”-хикәя.(ярдәмче фигылләр кулланырга).

64.

Фигыльләрнең  җөмләдә кулланылышы.

1

УМ кую һәм чишү

Модельләштерү

Синоним, антоним,омоним фигыльләрне таба белү

Җөмләдә фигыльләрнең вазифасын дөрес билгеләү күнекмәсе формалаштыру

248 -250 нче күнегү

65.

Фигыль формаларын тексттан табу.

1

Белемнщрне ныгыту

Төркемнәрдә эш

Фикерне дәлилләү күнекмәсен камилләштерү

Туган ил турында 5 мәкаль  язарга.

66.

Изложение язу. “Көчле нәфрәт.”

1

Иҗади. Б.С.Ү.

Белемнәрне бәяләү

Изложение

Эчтәлекне эзлекле,тулы,  бәйләнешле итеп язу күнекмәсен үстерү

Изложение язарга

67

68.

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау. Фигыльгә морфологик анализ ясау.

1

1

Белемнәрне актуальләштерү.

Төркемнәрдә эш.

Гомумиләштерү, алган белемнәрне күчерә белү күнекмәсен камилләштерү

254 нче күнегү.

69.

Фигыль сүз төркемен кабатлау буенча контроль эш (тестлар)

1

Белемнәрне тикшерү

Белемнәрне бәяләү

Фигыль  сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау

Темаларның үзләштерелү дәрәҗәсен билгеләү

256-258 нче күнегү

Сыйфат ( 5 сәгать )

70.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре. Лексик-грамматик мәгънәләре, морфологик һәм синтаксик билгеләре.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш, модель  төзү .

Сыйфатларны таба белү

Төшенчә бирү күнекмәсен камилләштерү

262-264 нче күнегү

71.

Сыйфатларның ясалышы.  Сыйфат ясагыч кушымчалар.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Модельләштерү

Ясалышы ягыннан төрле булган сыйфатларны дөрес язу

Төп фикерләрне аера белү

268-270 нче күнегүләр

72.

Синоним  һәм антоним сыйфатлар.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү .

Синоним һәм антоним сыйфатларга анализ ясау

Сөйләм культурасын камилләштерү

273-275нче күнегү(иҗади)

73.

Сыйфатларның мәгънә төсмерләре.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Модельләштерү

Карточкалар белән эш

Иҗади фикерләү, фикерне дәлилләү күнекмәсен камилләштерү

“Әтиемне котлыйм”-дигән иҗат эше башкарырга.

74.

Р. Максимовның “Натюрморт” картинасы буенча тасвирлама сочинение язу.

1

Б.С.Ү. Иҗади.

Тасвирлама сочинение язу

Өстәмә чыганаклардан файдалану күнекмәсен үстерү

Сочинение язарга

75.

Сыйфатларның исемләшүе һәм җөмләдә кулланылышы.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Сыйфатларның исемләшү шартларын билгеләү

Исемләшкән сыйфатларга хас билгеләрне аеру

282-284 нче күнегү.

76.

Сыйфатларның җөмләдә стилистик төре.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш

Фәнни сөйләм культурасын үстерү

Шәфкатьлелек турында мини хикәя язарга.

77.

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Сыйфатларны җөмләдә куллана белү

Сыйфатларга морфологик анализ ясау тәртибен үзләштерергә ярдәм итү

288 -290нчы күнегү(иҗади).

78.

Иҗади сүзлек диктанты.

1

Иҗади

Язма эш,мөстәкыйль биремнәрне үтәү

Сыйфатлар ясау күнекмәсен камилләштерү

Мөстәкыйль эшләү күнекмәсен үстерү

Кагыйдәләрне кабатларга

Сан ( 6 сәгать )

79.

Сан турында гомуми төшенчә. Гарәп һәм рим цифрлары.

1

УМ кую һәм чишү

Модельләштерү

Гарәп һәм рим цифрларына анализ ясау

Сан турында төшенчә формалаштыру, гарәп һәм рим цифрларын дөрес  куллану

Саннар кергән һәм тапкыр җаваплар сорый торган кызыклы сораулар уйлап язарга,295-297 нче күнегү.

80.

Рим цифрларына кушымча ялгау.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Күнегүләр эшләү

Рим цифрларын дөрес  куллану

Рим цифрлары кергән 6-7 мәкаль язарга.

81.

Ясалышы ягыннан сан төрләре, һәм аларның дөрес язылышы.

1

Яңа материалны аңлату, УМ кую.

Модель  төзү

Саннарны дөрес язу

Модельләштерү һәм модельне уку күнекмәсен үстерү

301-303 нче күнегүләр.

82.

Рим цифрлары белән күп санлы саннар өйрәнү.

1

Яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш

Мөстәкыйль биремле күнегүләр эшләү

Мөстәкыйль эшләү күнекмәсен үстерү

Саннар кергән һәм тапкыр җаваплар сорый торган кызыклы сораулар язарга.

83.

Сан төркемчәләре. Микъдар саны.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Микъдар санының куллана белү

Микъдар саны һәм исемнән торган сүзтезмәне дөрес куллану

307  - 309 нчы күнегү(иҗади).

84.

Тәртип һәм бүлем саны.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Тәртип һәм бүлем саннарын тану һәм аеру

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен камилләштерү

314 -316 нчы күнегү

85.

Саннарның борынгы атамалары.

1

Яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш

Мөстәкыйль биремле күнегүләр эшләү

Саннарның борынгы атамалары белән таныштыру

Әдәби әсәрләрдән 6-7 җөмлә язарга(саннарның астына сызарга).

86.

Чама һәм җыю саннары. Эш кәгазьләре: акт язу.

1

УМ кую һәм чишү,яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Чама һәм җыю саннарын тикшерү. Акт төзү үрнәге белән танышу

Модельләштерү һәм модельне уку күнекмәсен үстерү

321-323 нче күнегү.

87.

Саннарның җөмләдә синтаксик функцияләре.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш

Мөстәкыйль биремле күнегүләр эшләү

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен камилләштерү

“Безнең гаилә”-мәкалә язарга.

88.

Саннарны гомумиләштереп кабатлау.Саннарга морфологик анализ ясау.

1

Белемнәрне актуальләштерү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Саннарга морфологик анализ ясарга

Уку материалын системалаштыру күнекмәсен камилләштерү

331-333 нче күнегү

89.

Грамматик биремле диктант. “Сарымсак.”

1

Контроль

Диктант язу

Диктант

Грамоталы язу күнекмәләрен булдыру

Рәвеш ( 7 сәгать )

90.

Рәвеш турында төшенчә. Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы.

1

УМ кую һәм чишү

Модель  төзү

Рәвешнең  җөмләдәге ролен билгели белү

Сөйләмдә рәвешләрне аеру күнекмәсе формалаштыру

338 -340 нчы күнегү.

91.

Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре, дөрес язылышы.

1

Яңа материалны аңлату, УМ кую.

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Рәвешләрнең ясалышы ягыннан биш төрле булуын ачыклау

344 нче күнегү (рәвешләрне ияргән сүзе белән язарга).

92.

Рәвеш төркемчәләре. Саф рәвешләр.

1

УМ кую һәм чишү

Модель  төзү

Һәр төр рәвешнең төп билгеләрен ачыклау

Рәвеш төркемчәләрен тану һәм аеру

348-350 нче күнегүләр.

93.

Тексттан рәшвешнең мәгънәви төркемчәләрен табу.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш

Тексттан рәвеш төркемчәләрен табу

Рәвешнең мәгънәви  төркемчәләрен тану һәм аеру

Рәвеш төркемчәләрен рәсемдә чагылдырырга

94.

Охшату-чагыштыру һәм күләм-чама рәвешләре.

1

Яңа материалны аңлату, УМ кую.

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Мәгънә үзенчәлекләрен,язылышларын аңларга ярдәм итү

355-357 нче күнегү.

95.

Вакыт,урын һәм сәбәп-максат рәвешләре.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Вакыт,урын һәм сәбәп-максат рәвешләренә анализ ясау

Рәвешләрне  тану һәм аеру күнекмәсе булдыру

362-364 нче күнегү.

96.

Сүзтезмә эчендә рәвеш.

1

Яңа материалны аңлату, УМ кую.

Төркемнәрдә эш

Күнегүләр эшләү

Сүзтезмә эчендә рәвешләрне таба белү

Рәвешләрдән күбрәк файдаланып, ирекле темага шигырь язарга

97.

Рәвеш дәрәҗәләре. Рәвешкә морфологик анализ ясау.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Рәвеш дәрәҗәләрен тикшерү

Морфологик анализ ясау тәртибен үзләштерү

368 -370 нче күнегү.

98.

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш

Рәвешләрне кабатлау

Гомумиләштерү күнекмәсен камилләштерү

Рәвеш кергән бер татар халык мәкален укырлык итеп, ребус төзергә.

99.

Синоним һәм

антоним  рәвешләр

1

Контроль

Тестлы биремнәр үтәү

Тестлар

Белем дәрәҗәсен тикшерү

Иҗади эш (тестлар төзеп килергә)

1

Белем дәрәҗәсен тикшерү

Иҗади эш (тестлар төзү

100

Контроль диктант язу. “Төнбоек”

1

Контроль

Диктант язу

Диктант

Укучыларның темаларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Алмашлык (8 сәгать)

101

Алмашлык турында гомуми төшенчә. Алмашлык төркемчәләре

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Алмашлыкларны искә төшерү.

Алмашлыкларны тану,искә төшерү

374 -376 нчы күнегү.

102

Алмашлыкларның стилистик кулланылышы.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Модель  төзү

Карточкалар белән эш

Алмашлыкларның сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән алмашлыклар кергән 5-6 җөмлә язарга

103

 Зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш

Алмашлыкка анализ ясау.

Алмашлык төркемчәләрен тану, аеру һәм дөрес язу

379-381 нче күнегүләр.

104

Күрсәтү алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Төшечә бирү күнекмәсен камилләштерү

384-386 нчы күнегү.

105

Алмашлыкларның  кулланылыш максаты.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Мөст. язма эш.

Алмашлыкларны тану, рольләрен ачыклау

Тестлар эшләү.

106

Сорау алмашлыклары.

1

УМ кую һәм чишү

Модель  төзү

Күнегүләр эшләү

Сорау  алмашлыклары турында төшенчә бирү

Дуслык турында сорау алмашлыклары кергән мәкальләр язарга.

107

Синоним һәм антоним алмашлыклар.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш.

Төркемдә мөст. эш.

Алмашлыкларның җөмләдәге рольләре

Әсәрләрдән синоним һәм антоним сыйфатлар язарга.

108

Тартым алмашлыклары.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш.

Күнегүләр эшләү

Уку материалын системалаштыру күнекмәсен үстерү

390-392 нче күнегү

109

Диалог төзү “Чын дус нинди була?”.

1

Иҗади.

Төркемнәрдә эш

Сорау алмашлыклары кулланып,бирелгән тема буенча диалог төзү

Диалог төзү

110

Билгеләү һәм билгесезлек алмашлыклары

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Модель  төзү

Җөмләләрдән билгеләү һәм билгесезлек алмашлыкларын таба белү

Билгеләү һәм билгесезлек алмашлыклары турында төшенчә формалаштыру

396-398 нче күнегү.

111

Җөмләдә ялгызак һәм парлы мөнәсәбәтле алмашлыклар.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш

Таблица тутыру

Ялгызак һәм парлы мөнәсәбәтле алмашлыкларны дөрес язу

Мәкальләр язып килергә

112

Юклык алмашлыклары. Эш кәгазьләре: расписка язу.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Алмашлыкларны дөрес язу

Юклык алмашлыклары турында төшенчә бирү.  Расписка турында төшенчә формалаштыру

402 нче күнегү.

405 нче күнегү.

113

Алмашлыкка нигезләнгән сүз уйнатулар.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш.

Күнегүләр эшләү

Үз сөйләмеңә игътибар итә һәм дөресли белү күнекмәсен үстерү

“Өлкәннәргә әйтер сүзем бар”-хикәя язарга.

114

 Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

1

Белемнәрне актуальләштерү

Төркемнәрдә эш.

Күнегүләр эшләү

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау тәртибен үзләштерергә ярдәм итү

411, 416 нчы күнегү.

Аваз ияртемнәре  (2 сәгать)

115

Аваз ияртемнәре турында гомуми төшенчә:аларның ясалышы,җөмләдә кулланылышы, дөрес язылышы.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Аваз ияртемнәрен тану

Аваз ияртемнәрен  аерырга ярдәм итү

422 ,423нче күнегү

116

Ияртемнәр нигезендә ясалган сүзләр

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Яңа сүзләр төзү

Төшенчә бирү күнекмәсен камилләштерү

Әдәби әсәрләрдән ияртемнәр кергән  4-5 җөмлә табып язарга.

117

Аваз ияртемнәрен морфологик яктан тикшерү.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш.

Күнегүләр эшләү

Аваз ияртемнәрен  морфологик яктан тикшерү тәртибен формалаштыру

424 нче күнегү.

118

Әдәби әсәрләрдән ияртемнәр эзләү.

1

Үтелгән материалны ныгыту

Төркемнәрдә эш.

Мөст. биремле күнегүләр эшләү

Җөмләләрдән ияртемнәр таба белү

Кагыйдәләрне кабатларга

Хәбәрлек сүзләр (2 сәгать)

119

Хәбәрлек сүзләр турында гомуми төшенчә:мәгънәләре, төрләнеше,җөмләдә кулланылышы.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Күнегүләр эшләү

Хәбәрлек сүзләр турында гомуми төшенчә бирү

Әдәби әсәрләрдән 5 җөмлә язарга.

120

Хәбәрлек сүзләрнең мөстәкыйль сүз төркемнәре белән уртак билгеләре. Хәбәрлек сүзләрне морфологик яктан тикшерү.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш.

Үз сөйләмеңә игътибар итә һәм дөресли белү күнекмәсен үстерү.

428 -430 нчы күнегү.

                                                                             Бәйләгеч сүз төркемнәре

                                                                                  Бәйлек ( 3 сәгать)

121

Бәйлек турында гомуми төшенчә.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Җөмләләрдән бәйлекләрне таба белү

Бәйлек турында гомуми төшенчә фомалаштыру

434 нче күнегү.

122

Бәйлекләрнең төркемчәләре.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш.

Бәйлекләргә анализ ясау

Бәйлек төркемчәләрен тану һәм аера белү

436 нчы күнегү(шигырьне дәвам итәргә).

123

Синоним һәм антоним бәйлекләр.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Иҗади биремле күнегүләр эшләү

Мөстәкыйль эшләү күнекмәсен үстерү

Синоним һәм антоним бәйлекләр кергән җөмләләр язарга.

124

Бәйлек сүзләр, аларның кулланылу үзенчәлекләре.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш.

Бәйлекләрнең кулланылу үзенчәлекләрен  белү

440 нчы күнегү.

125

Сайланма диктант язу.

1

Белемнәрне тикшерү

Белемнәрне бәяләү

Мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү

Кагыйдәләрне кабатларга

Теркәгеч (3 сәгать)

126

Теркәгеч турында гомуми төшенчә.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Теркәгечләргә анализ ясау

Теркәгеч турында гомуми төшенчә бирү

446-448 нче күнегү.

127

Төркәгечләрнең төркемчәләре.

1

УМ кую, яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Күнегүләр эшләү

Теркәгечләрне ике төркемчәгә аера белү

Теркәгечләр кулланып, “Туган көнемдә” дигән шигырь  язарга.

128

Синоним теркәгечләр.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш

Кабатлау,күнегүләр эшләү

Мөстәкыйль эшләү күнекмәсен үтерү

Тест эшләү

129

Теркәгечләрнең  дөрес язылышы. Аларны җөмләдә кулланылышы.

1

УМ кую һәм чишү

Модель  төзү

Теркәгечләрне дөрес язу

450-452 нче күнегүләр.

130

Изложение  язу.”Чын дус”.

1

Иҗади. Б.С.Ү.

Белемнәрне бәяләү

Эзлекле, тулы һәм дөрес итеп изложение язу

Грамматик нормаларны саклап,грамоталы итеп язу күнекмәсен үстерү

Изложение язарга

Модаль сүз төркемнәре. Кисәкчә ( 3 сәгать)

131

Модаль сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә. Кисәкчә турында төшенчә.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Күнегүләр эшләү

Кисәкчәләр турында төшенчә бирү

456 нчы күнегү.

132

Кисәкчәләрнең җөмләдәге функцияләре.

1

Яңа материалны аңлату

Төркемнәрдә эш

Модель  төзү

Өстәмә чыганаклардан файдалану күнекмәсен үстерү

458 нче күнегү

133

Кисәкчәләрнең төркемчәләре.

1

Аңлату, УМ кую һәм чишү

Модель  төзү

Кисәкчәләрнең  төркемчәләрен тану һәм аеру

457 нче күнегү(төрле төркемчәгә караган кисәкчәләр кергән 6-7 мәкаль яки табышмак  язарга)

134

-да, -дә кисәкчәләренең функцияләре.

1

Кабатлау

Төркемнәрдә эш

Кисәкчәләренең  җөмләдәге функцияләрен билгели белү

7-8 биремнән торган тест әзерләргә

135

Кисәкчәләрнең  дөрес язылышы.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш

Таблица төзү

Кисәкчәләрне дөрес язу кагыйдәләрен истә калдырырга ярдәм итү

461- 463 нче күнегүләр.

136

Әдәби әсәрләрдән эмоциональ ымлыклар табу.

1

Ныгыту

Модель  төзү, төркемнәрдә эш

Иҗади биремле күнегүләр эшләү

Сөйләм культурасын камилләштерү

467 нче күнегү

Ымлыклар  ( 1 сәгать)

137

Ымлыклар турында төшенчә.Ымлыкларның мәгънә төркемчәләре.Ымлыкларның дөрес язылышы.

1

Аңлату, УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Күнегүләр эшләү

Ымлыкларны дөрес язу,сөйләмдә урынлы куллану күнекмәсе булдыру

468-469 нчы күнегү.

Модаль  сүзләр  (1 сәгать)

138

Модаль  сүзләр турында төшенчә,аларның мәгънәләре һәм җөмләдә кулланылу үзенчәлекләре.

1

УМ кую һәм чишү

Төркемнәрдә эш, модель  төзү

Күнегүләр эшләү

Модаль сүз һәм кереш сүз төшенчәләрен аеру

473-475 нче күнегү.

139

Контроль  диктант. “Аккош”.

1

Контроль

Белемнәрне  бәяләү

Диктант язу

Грамоталы язу күнекмәләре булдыру

485-487 нче күнегү

140

Морфология бүлеген гомумиләштереп кабатлау. Йомгаклау.

1

Морфология төшенчәсен актуальләштерү

Төркемнәрдә эш

Уку елында үткәннәрне кабатлау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...