3 класс план урока Тема: "Фигыль"
учебно-методический материал на тему
3 нче сыйныфның татар теле дәресенә "Фигыль" темасына дәрес планы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
figyl_dres_plany_3_syynyf.docx | 17.84 КБ |
Предварительный просмотр:
«Фигыль» темасын өйрәнүнең технологик картасы. | |||
Тема: | Фигыль | ||
Максат: | 1.Фигыль турында белемнәр булдыру. 2.Фигыльне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү. 3.Эшчән ,тырыш кешегә хөрмәт тәрбияләү. | ||
Көтелгән нәтиҗә: | шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре | Укытучы укыганны һәм сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белә; табигатькә сакчыл карый; | |
регулятив универсаль уку гамәлләре | күнегүләрне бирелгән үрнәк һәм кагыйдә буенча планлаштыра ала, тикшерә, башкара; | ||
танып-белү универсаль уку гамәлләре | нишли ? нишләде? нишләгән? нишләячәк? нишләр? соравына җавап булган сүзләрне аера һәм таный; фигыль сүз төркеме дип аңлый; фигыльне сөйләмдә куллана ала; | ||
коммуникатив универсаль уку гамәлләре | укучыларның сүзлек хәзинәсе арта, үз фикерләрен төгәл һәм ачык итеп белдерә алалар, кара-каршы әдәпле сөйләшә һәм кеше хезмәтенә хөрмәт уяна. | ||
Төп билгеләр: | Фигыль төшенчәсе ,нишли ? нишләде? нишләгән? нишләячәк? нишләр? сораулары. | ||
Предметара бәйләнеш: | Әдәби уку,рус теле. | ||
Чыганаклар: | Дәреслек:Ф.Ф.Харисов,Г.Р.Шакирова,Р.К.Сәгъдиева, Л.К.Хисмәтова. Татар теле. 3 класс. Мөстәкыйль эш өчен биремнәр. Тест 1 -В. | ||
Җиһазлау: | Компьютер, интернет-ресурслар, интерактив такта. | ||
Эшне оештыру: | Фронталь,индивидуаль. | ||
Дәрес тибы: | Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру | ||
Класс | 3 | ||
Дәрес этаплары: | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | |
Оештыру өлеше | -Исәнмесез,укучылар. -Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары Телимен һәммәгезгә -Рәхмәт, укучылар , утырыгыз. 1.Дәреснең темасы белән таныштыру. | -Исәнмесез! -Хәерле көн! | |
Актуальләштерү | 1.Исем турында белемнәрне искә төшерү. 1.-Нинди сүзләрне исем дип атыйлар? -Исемнәр нинди сорауларга җавап бирәләр? 2. Интерактив тактада эш. Кем? соравына җавап булган сүзләрне – кызыл шакмакка, нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне сары шакмак эченә җыябыз. 3.Өй эшен тикшерү. (Кеше исемнәре белән дүрт җөмлә төзергә) 4.Сүзлек эше. I слайд: Түтәл, китмән, китмәнни. | Уйлыйлар,искә төшерәләр. 1.-Исем кем? нәрсә? соравына җавап бирә; -предметны белдерә. 2. Малай, бабай, очучы, сатучы, укучы, кыз – кызыл шакмак эченә; песи, агач, урман, чеби, кыш сары шакмак эченә җыела. 3.Укучылар өй эшләрен укыйлар, хаталарын төзәтәләр. 4.Сүзлек эшендәге сүзләр белән җөмләләр төзиләр. | |
Физкультминутка | Укытучы фигыльләр әйтә. Сикерә, оча, атлыйлар, кагынды, чүгәләде, каплады,куялар утыралар. | Гәүдә белән билгеле күнегүләр ясыйлар. | |
Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру | 1.Фигыль турында белемнәр булдыру. II слайд: Картина белән эш. -Рәсемдә кемнәрне күрәсез? –Балалар нишлиләр? 2.III слайд: бирелгән сүзләр арасыннан 1 нче рәт-нишли?, 2 нче рәт нишләгән?, 3 нче рәт-нишләр?соравына җавап булган сүзләрне табабыз. 3. Нәтиҗә ясау. Дәреслектәге кагыйдәне уку. 4. IV слайд: Кыз нишли? Фигыльләр белән җөмләләр төзетү. | 1.-Балалар мәктәп бакчасына чыкканнар. -Алар бакчада эшлиләр. -Чөгендер алалар, җир китмәнниләр, агач кисәләр, сукмак себерәләр. 2.Тапканнан соң, һәр укучы үз почмагына бара. 3.-Нишли? нишләде? нишләгән? сорауларына җавап биргән сүзләр фигыль дип атала. 4.Фигыльләр белән җөмләләр төзиләр. Алсу су сибә, китап укый, бәрәңге әрчи. | |
Яңа белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | 1.Дәреслектән 22 нче биттәге 31 нче күнегүне табыйк әле. Биремне укып чыгабыз. Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп языгыз. 2. “Мәктәп китапханәсендә” дигән темага диалог төзетү. (телдән) 3. 1 нче тестның –В өлешен эшләү. Эшләп бетергәч, бер-берсенекен тикшерү. | 1.Дәреслекне ачалар,күнегүне табып биремне укыйлар Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп язалар. 2.Фигыльләрне кулланып, рәсем буенча диалог төзиләр. 3. 1 нче тестның –В өлешен эшлиләр. | |
Тәрҗемә итү күнегүләре. | 23 нче бит,32 нче күнегү. | Тәрҗемә итәләр. Җил-ветер | |
Йомгаклау | 1.-Бүген нинди сүз төркеме белән таныштык? -Фигыль дип нинди сүзләрне атыйлар? - Фигыль нәрсәне белдерә? 2. Билгеләр кую. | -Фигыль белән. -Нишли ?нишләде? нишләгән? нишләячәк? нишләр? соравына җавап булган сүзләрне . -Эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерә. | |
Өй эше | 24 нче бит,35 нче күнегү. | Көндәлеккә язалар. | |
Саубуллашу | -Сау булыгыз,укучылар. | - Рәхмәт,сау булыгыз. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Разнообразие растений. Урок биологии в 6 классе. (план урока)
Урок биологии в 6 классе по изучению многообразия растений....
3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.
3нче сыйныф ( татар төркемчәсе)Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.Максат:1. фигыль турында өйрәнгәннәрне кабатлау...
математика 6 класс, план урока, тема: Длина окружности и площадь круга
математикакласс: 6тема: Длина окружности и площадь кругатип урока: урок изучения нового материала через практическую деятельность детей с использованием ИКТавтор УМК: Н.Я. Виленкин, В.И. Жохов, А.С. Ч...
Химия 10 класс. План урока и презентация "Химические свойства спиртов"
Программа по химии О. С. Габриеляна. Тема №3 "Кислородосодержащие органические соединения и их природные источники"Тема урока: Химические свойства этанола. Рассматриваются вопросы: физические св...
Мастер-класс, планы уроков и спортивные праздники
Мастер- класс для молодых специалистов по методу круговой тренировки...
Тема: Фигыль.
Тема: Фигыль....
6 класс план урока: "Проектная работа"
План-конспект...