Рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных учащихся, 7 класс
рабочая программа (7 класс) на тему
Рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных учащихся, 7 класс, составлен по учебнику Р.Р. Нигъматуллиной.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных учащихся, 7 класс | 254.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
”Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта гомуми белем мәктәбе”
Расланды Мәктәп директоры ___________ И.В.Смирнова. Боерык № ___ ___ сентябрь 2014 ел. | Килешенде Милли эшләр буенча директор урынбасары ___________ Г.Ә.Гыйльфанова ____ август 2014 ел | МБ утырышында каралды Методик берләшмә җитәкчесе: __________ Асхабиева Л.Ф.. Беркетмә №___, ___август, 2014 ел |
7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әшрәфуллина Розалия Илдар кызы төзеде
I квалификацион категория
Алабуга шәһәре
2014-2015 нче уку елы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”.– Казан, 2013. (5-9 нчы сыйныфлар, төзүче-авторлар: Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова)
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1 — 11 нче сыйныфлар, төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. –Казан -2014)
- Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3нче урта гомуми белем мәктәбе “ гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2014-2015 нче елга укыту планы
Мәктәпнең гамәлдәге уку планы буенча татар әдәбиятына 2 сәгать бирелә, 35 атна, ел буена 70 сәгать. Үрнәк программага, авторлык программасына, мәктәпнең уку-укыту планына нигезләнеп эчтәлектә алынган темаларның саны үзгәртелде. 7 нче сыйныфта татар әдәбияты буенча эш программасына укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр алынды. Программаның эчтәлегенә укучыларның аралашу ихтыяҗларын, психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алып түбәндәге темалар кертелде: ”Белем һәм тормыш”, “Дүрт аяклы дусларыбыз”, “Өлкәннәр һәм кечкенәләр”, “Табигать һәм без”, “Без бергә ял итәбез”, “Туган җирем – Татарстан”. Шулай ук, белемнәрне ныгыту, тикшерү һәм нәтиҗә ясар өчен, һәр зур темадан соң бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре өстәлде.
Татар әдәбияты буенча эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы, эш программасының эчтәлеге, укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр, календар-тематик план, кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары.
Укучыларның иҗади эшләр системасы күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләрен үз эченә кертә. Эш программасы текстлар һәм әдәби әсәрләр укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерүне үз эченә ала.
Әдәбият укыту буенча эш программасы түбәндәге сөйләм эшчәнлеге төрләренә нигезләнә:
- диалогик сөйләм (парлап яки күмәк сөйләшү барышында, үз фикереңне аңлата, раслый, иллюстрацияләр кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү.)
- монологик сөйләм (сораулар ярдәмендә, план буенча яисә мөстәкыйль рәвештә өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләү, өйрәнгән шигырьләрне
- яттан сәнгатьле сөйләү, персонажларны тасвирлау
- тыңлап аңлау (тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау җөмләләр төзү, сорауларга җавап бирү,аралашу барышындачит сөйләмне ишетеп аңлау, зур булмаган текстларны аудиоязмада тыңлап аңлау,сүзләрне, җөмләләрне тыңлапаңлап тәрҗемә итү.)
- уку (программада тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне, әсәрләрдән өзекләрне, автор текстларын, орфоэпик нормаларны саклап, сәнгатьле уку,
- зур булмаган текстларны үзлектән аңлап уку,тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне сүзлек кулланып уку, таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен билгеләү, таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән табу, текстны микротекстларга бүлеп уку, исем кую.)
- язу (программага кертелгән сүзләрне дөрес язу, вакыйганы хикәяләп язу, картинаны сурәтләп язу, конкрет бер тема буенча хикәя төзеп язу.)
Татар әдәбияты буенча эш программасы укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен булдыруга юнәлтә, коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белүне алгы планга куя. Урта баскычта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Урта баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш – көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу; укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:
– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;
– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.
Программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алырга кирәк. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясен булдыру мөһимнәрдән санала.
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
Әдәбият укытуның төп бурычлары:
- рус һәм татар әдәбияты әсәрләрен чагыштыра белүне формалаштыру;
- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү ;
- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
- парларда һәм күмәк эшли белүне формалаштыру.
Татар әдәбиятыннан үзләштерү өчен мәҗбүри минимумга нигезләнеп Т. Миңнуллин. “Авыл эте Акбай”, Р. Миңнуллин. “Әни, мин көчек күрдем”, Ш. Галиев “Курыкма, тимим”, Ш. Галиев. “Тагын бер рәхмәт” әсәрләре кертелде.
Эш программасының эчтәлеге
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
Белем һәм тормыш ( 8сәг.)Классташларның укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Яхшы уку серләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. | Яңа уку елындагы яңалыклар, җәйге ялны ничек уздыру, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү. Начар билгегә үз карашын әйтә белү. Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту, яхшы уку серләре, яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү. |
Дүрт аяклы дусларыбыз.(20) Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. Минем яраткан песием. Дөньяда песиләрне иң яратучы кеше турында белү. Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтлелек. Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары. Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтлелек. | Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Дүрт аяклы дусларны карау, ашату, алар белән бергә уйнау турында сөйли белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белү. Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү. Дөньяда песиләрне иң яратучы кеше турында белү. Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтлелек. Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү. Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары. |
Өлкәннәр һәм кечкенәләр (9)Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү. | Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау турында сөйли белү. |
Табигать һәм без.(18) Татарстанның табигате. Табигать серләре, табигатьтәге кызыклы күренешләр, ел фасыллары. “Кошларга ярдәм” акцияләре. Табигатьне саклау. Экология проблемалары. Кыш айлары, кыш билгеләре. Кышлаучы кошлар,аларның кышкы тормышы турында сөйләшү. Кошларга җимлек кую.Урман хайваннарына булышу. Яз билгеләре. Язгы ташу, аның куркынычы. Карлыгачлар- эшчән, тырыш кошлар. Җәй айлары, безнең яшел дусларыбыз турында сөйләү. | Татарстанның табигате. Табигать серләре, табигатьтәге кызыклы күренешләр, ел фасыллары. “Кошларга ярдәм” акцияләре. Табигатьне саклау. Экология проблемалары Кыш билгеләрен әйтә белү. Кошларның кышкы тормышы турында сөйләшү, кошларны тану, кошларга җимлек кую турында сөйли белү.Урман хайваннарына булышабыз. Яз билгеләре, язгы ташу, аның куркынычы турында сөйли белү. Карлыгачлар турында сөйли белү.Җәй айлары, безнең яшел дусларыбыз турында сөйли белү. |
Без бергә ял итәбез (7)Буш вакыт: файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтен дә алдашу, ялганлашу. Яшьтәшләр белән бәйрәмнәрне оештыру, уздыру | Буш вакыт. Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү. Яраткан шөгылең турында сөйли белү. Спорт түгәрәкләренә йөрү, спорт уеннарында катнашу, спорт чараларын, тапшыруларын карау турында сөйләшү. |
Без Татарстанда яшибез (8) Татарстанның территориясе, аның географик урыны, климаты, файдалы казылмалары. Татарстан елгалары, үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясы. Шәһәрләр һәм авыллар.Татар композиторы Сара Садыйкова. | Татарстанның табигате, аның табигый байлыклары турында сөйли белү. Туган як табигатенә карата үз фикереңне белдерә белү.Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Татарстан елгалары, үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясы. Атаклы композитор Сара Садыйкова турында сөйли белү. |
Барлыгы 70сәг. |
Укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр
1. Тыңлап аңлау. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүматихарактердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.
Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 1,2 – 1,5 мин.
2.Диалогик сөйләм. Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә
6 – 8 реплика.
3 .Монологик сөйләм. Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8 – 10 фраза.
4.Уку. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.
Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.
Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.
Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.
Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.
5. Язу
Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.
Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.
№ | Эш төрләре | Сыйныф |
7 | ||
1. | Тыңлап аңлау | 1 минут |
2. | Диалогик сөйләм | 7-8 реп-лика |
3. | Монологик сөйләм | 8-10 фра-за |
4. | Уку | 70-80 сүз |
Диалогик сөйләмне бәяләү:
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес,эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә ,”5”ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп,эчтәлеге яяяяяягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә ,”4”ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда,репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формааааларында 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә,”3”ле куела.
Бирелгән ситуацияия яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда,”2” ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү:
Өйрәнелнән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше ,грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5” ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән,әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә , грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4” ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә ,җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3” ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда “2” ле куела.
Укуны бәяләү:
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп ,басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда,”5” ле куела.
Тәкъдимителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп укыганда,”3”ле куела.
Тәкъдим ителгән тексның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча,орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда,”2” ле куела.
Йомгаклау билгесе: Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул , беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре,бәйләнешле сөйләм төзи белә осталыгы,татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.
Фән – татар әдәбияты
Сыйныф – 7
Укытучы – Әшрәфуллина Р.И.
Сәгатьләр саны
Барлыгы – 70 сәгать; атнага – 2 сәгать
Арадаш аттестация: елга – 1
Программа:
-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”.– Казан, 2013. (5-9 нчы сыйныфлар, төзүче-авторлар: Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова)
-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1 — 11 нче сыйныфлар, төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. –Казан -2014)
Дәреслек: Р.Р.Нигъмәтуллина,“Татарча да яхшы бел”, 7 нче кл., Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007
КАЛЕНДАР-ТЕМАТИК ПЛАН
№ | Өйрәнә торган материал, укыту материалының темасы | Сәг саны | Үткәрү вакыты | Ирешелергә тиешле нәтиҗәләр | |||
План | факт | Белергә тиеш | Гамәлдә куллана белергә тиеш | ||||
Белем һәм тормыш.– 8 | |||||||
1. | Белем көне. Белем бәйрәме турында сөйләшү. 1 чирек-18 | 1 | 03.09 | Мәктәп лексикасын белергә. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. | Белем бәйрәме, яңа уку елындагы яңалыклар турында сөйләшү. | ||
2. | Р.Миңуллин “Исәнме, мәктәп” | 2 | 06.09 | Сүз басымын һәм логик басымны дөрес куеп шигырьне уку. Сорауларга җавап бирү. Лексиканы сөйләм телендә куллану. | Классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү. | ||
3. | Г.Латыйп “Мәктәпкә соңга калам” | 3 | 09.09 | Г.Латыйп “Мәктәпкә соңга калам”әсәре белән танышу. Текст эчтәлеге буенча фикер алышу. | Ситуатив күнегүләр аша үз фикереңне әйтү. | ||
4. | Г.Газизов “Әйбәт укыйсым килә” | 4 | 12.09 | Г.Газизов “Әйбәт укыйсым килә” тексты белән танышу.Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, сәнгатьле итеп уку. | Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Яхшы уку серләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар турында сөйләшү. | ||
5. | Ф.Яруллин “Сентябрь» | 5 | 16.09 | Ф.Яруллин “Сентябрь” тексты белән танышу. Өйрәнелгән лексик - грамматик структураларны кулланып текстны укып аңлау. | Шигырьнең авторын таный белү. Гамәли үзләштергән белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту һәм сөйләмдә куллану. | ||
6. | Вакыт машинасында очабыз | 6 | 19.09 | Өйрәнелгән лексик - грамматик структураларны кулланып текстны укып аңлау. | Эчтәлеген аңлау. | ||
7 | Вакыт машинасында очабыз | 7 | 23.09 | Игътибарлылык, ихтыяри хәтер күнекмәләрен үстерү. | Текст эчтәлеге буенча фикер алышу. | ||
8 | Б.С.Ү “Яхшы уку өчен...” | 8 | 26.09 | “Яхшы уку өчен..” темасы буенча лексиканы белү, аңлау. Яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү. | “Яхшы уку өчен..” темасы буенча лексиканы сөйләмдә куллану. Үз фикереңне дәлилли белү. | ||
Дүрт аяклы дусларыбыз.-20 | |||||||
9 | Ә.Бикчәнтәева “Сөйкемсез песи” | 1 | 30.09 | Ә.Бикчәнтәева “Сөйкемсез песи” шигыре белән танышу | Шигырьдән автор сүзләрен таба белү, рольләргә бүлеп уку күнекмәләрен формалаштыру | ||
10 | Песиләр нинди була? | 2 | 03.10 | Песиләр нинди була | Сүзләрне сөйләмдә куллану. | ||
11 | Г.Сабитов “Балага– балык” | 3 | 07.10 | Г.Сабитов “Балага – балык” тексты белән танышу | Хикәянең эчтәлеген сөйләү | ||
12 | “Нинди әкәмәт песи син?” | 4 | 10.10 | БСҮ “Нинди әкәмәт песи син” сөйләшү | Диалогик сөйләм төзи белү. | ||
13 | Т.Миңнуллин “Авыл эте Акбай” | 5 | 14.10 | Т.Миңнуллин “Авыл эте Акбай” тексты белән танышу | Яңа сүзләрне сөйләмдә куллану | ||
14 | Т.Миңнуллин “Авыл эте Акбай” | 6 | 17.10 | Өйрәнелгән лексик - грамматик структураларны кулланып текстны укып аңлау. | Эчтәлеген тәрҗемә итү, аңлау | ||
15 | Т.Миңнуллин “Авыл эте Акбай” | 7 | 21.10 | Т.Миңнуллин “Авыл эте Акбай” тексты белән танышуны дәвам итү. | Хикәянең эчтәлеген сөйләү | ||
16 | Чарли турында сөйләшү. | 8 | 24.10 | Чарли турында сөйләшү. | Диалогик сөйләм төзи белү | ||
17 | Дөньяда песиләрне иң яратучы кеше | 9 | 28.10 | Дөньяда песиләрне иң яратучы кеше турында белү. | Әсәрнең авторын таный белү Тестны өлешләргә, кисәкләргә аеру, төп фикерне билгеләү | ||
18 | Б.С.Ү. “Миңа песи баласы кирәк” | 10 | 31.10 | Миңа песи баласы кирәк | Бәйләнешле сөйләмгә чыгу | ||
19 | Урам чатында көчек утыра | 11 | 11.11-2ч. | Урам чатында көчек утыра | Хикәянең эчтәлеген сөйләү | ||
20 | Югалган көчек турында сөйләшү | 12 | 14.11 | Югалган көчек турында сөйләү | Хикәягә нигезләнеп яңа хикәя төзи белү. | ||
21 | А.Алланазов “Дустым югалды” | 13 | 18.11 | А.Алланазов “Дустым югалды” тексты белән танышу | Аңлап уку. | ||
22 | Шәрипова “Этем югалды” | 14 | 21.11 | Шәрипова “этем югалды” тексты белән танышу | Эчтәлеген аңлау | ||
23 | ДСҮ.Телефоннан сөйләшү | 15 | 25.11 | Телефоннан сөйләшү | Эчтәлеген аңлау | ||
24 | Р.Миңнуллин “Әни мин көчек күрдем” | 16 | 28.11 | Әни мин көчек күрдем | Хикәянең эчтәлеген сөйләү | ||
25 | “Усал эт” тексты | 17 | 02.12 | “Усал эт” тексты белән танышу | Эчтәлеген аңлау | ||
26 | Этләр чик буенда да хезмәт итәләр | 18 | 5.12 | Этләр чик буенда да хезмәт итәләр | Сорауларга җавап бирү | ||
27 | Россиядәге иң популяр эт токымнары | 19 | 9.12 | Дүрт аяклы дусларның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре | Дүрт аяклы дусларның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләү. | ||
28 | БСҮ “Иң тәрбияле эт минеке” | 20 | 12.12 | Иң тәрбияле эт минеке | Бәйләнешле сөйләмгә чыгу | ||
Өлкәннәр һәм кечкенәләр - 9 | |||||||
29 | “Өлкәннәр һәм кечкенәләр” (“Сабантуй” газетасыннан) | 1 | 16.12 | Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. | Кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. | ||
30 | “Ничек кирәк?” Х.Гарданов | 2 | 19.12 | Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең үзара мөнәсәбәте. | Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең үзара мөнәсәбәте турында сөйли белү. | ||
31 | “Тагын бер рәхмәт”. Ш.Галиев шигыре. | 3 | 23.12 | “Нинди яхшылыклар эшәргә була?”дигән темага әңгәмә кору. | “Нинди яхшылыклар эшәргә була?”дигән темага сөйли белү. | ||
32 | Яңа елда хыялларың чынга ашсын. | 4 | 26.12 | Яңа елда хыялларның чынга ашуы турында әңгәмә кору. | Хыяллар турында сөйләү. | ||
33 | Раштуа – борынгыдан килгән бәйрәм. 3 чирек-20 | 5 | 13.01 | Раштуа – борынгыдан килгән бәйрәм дигән темага сөйләшү | Сорауларга җавап бирү. | ||
34 | Раштуа бәйрәме чит илләрдә | 6 | 16.01 | Раштуа бәйрәме чит илләрдә | Эчтәлеген аңлау | ||
35 | Э. Гофман “Щелкунчик” әкияте | 7 | 20.01 | Әкиятнең эчтәлеге буенча план төзү | Текстның планы буенча эчтәлеген дәвам итеп сөйли белү. | ||
36 | Бәйрәмебез патшабикәсе-чыршы турында сөйләшү | 8 | 23.01 | Чыршы турында сөйләшү | Чыршы турында сөйли белү. | ||
37 | Бәйрәмнәрегез котлы булсын (открытка язу) | 9 | 27.01 | Бер – береңне котлау открыткасы язу. | Бәйләнешле сөйләмгә чыгу Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү, әти- әниләрне бәйрәм белән котлау турында сөйли, яза белү. | ||
Табигать һәм без.-18 | |||||||
38 | Кышкы табигать | 1 | 30.01 | Кышкы табигать турында | Сөйли белү. | ||
39 | “Февраль”тексты | 2 | 03.02 | “Февраль”тексты белән таныштыру | Кыш айлары турында сөйли белү. | ||
40 | Г.Лотфи “Песнәк белән Миләүшә” | 3 | 06.02 | Г.Лотфи “Песнәк белән Миләүшә”текстын уку | Эчтәлеген аңлау | ||
41 | Бергә барыбер җиңелрәк | 4 | 10.02 | “Бергә барыбер җиңелрәк” темага сөйләшү | Эчтәлеген сөйләү | ||
42 | Кошларның кышкы тормышы | 5 | 13.02 | Кошларның кышкы тормышы турында сөйләшү | Кошларны таный белү, алар турында сөйләү | ||
43 | М.Шабаев “Песнәк белән Миләүшә” | 6 | 17.02 | М.Шабаев “Песнәк белән Миләүшә”шигырен уку | Өлешләргә, кисәкләргә аеру, төп фикерне билгеләү | ||
44 | Кышлаучы кошлар | 7 | 20.02 | Көннәр буе тик тормыйлар. Кошлар турында сөйләшү | Үз фикереңне әйтә белү | ||
45 | Ояр Вациетис “Бер дә көлке түгел” | 8 | 24.02 | “Бер дә көлке түгел” шигыре белән танышу | Шигырьнең авторын таный белү. Эчтәлеген аңлау | ||
46 | Ш.Галиев “Курыкма, тимим” | 9 | 27.02 | Ш.Галиев “Курыкма, тимим”шигыре белән танышу | Шигырьнең авторын таный белү. Эчтәлеген аңлау | ||
47 | БСҮ “Без табигать балалары” | 10 | 03.03 | Бәйләнешле сөйләмгә чыгу | |||
48 | “Апрель карны юк иткән” | 11 | 06.03 | Апрель карны юк иткән бүлеге белән танышу | Сүзләрне сөйләмдә куллану | ||
49 | Әминә Бикчәнтәева иҗаты | 12 | 10.03 | Язучының иҗаты | Язучының иҗатын сөйләү | ||
50 | “Карлыгач” шигыре | 13 | 13.03 | Минем сөйгән карлыгачым дигән темага сөйләшү | Сәнгатьле итеп уку. | ||
51 | Батырлык эшлисем килә | 14 | 17.03 | Батырлык эшлисем килә | Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формасын сөйләмдә куллана белү | ||
52 | “Бозда сәяхәт итәсесез киләме” | 15 | 20.03 | “Бозда сәяхәт итәсесез киләме”тексты телән танышу | Эчтәлеген аңлау | ||
53 | “Язгы ташу күңеллеме?” тексты. 4 чирек | 16 | 03.04 | Язгы ташу күңеллеме? дигән темага сөйләшү | Хикәянең эчтәлеген сөйләү | ||
54 | Серле үләннәр | 17 | 07.04 | Җәй...Кояш...Рәхәтлек! дигән темага әңгәмә үткәрү | Эчтәлеген аңлау | ||
55 | Җәй...Кояш... Рәхәтлек... | 18 | 10.04 | Гомумиләштереп кабатлау | Хикәянең эчтәлеген сөйләү | ||
Без бергә ял итәбез.-7 | |||||||
56 | “Буш вакыт...” (“Ялкын” журналыннан) | 1 | 14.04 | Тыңлап аңлау. Буш вакыт: файдалы, файдасыз үткәрү. | Буш вакытны үткәрү турында сөйләргә | ||
57 | “Күрше апа соравы” тексты. | 2 | 17.04 | Буш вакытны файдалы үткәрү, өлкәннәргә булышу. | Буш вакыт. Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү, өлкәннәргә булышу. | ||
58 | Ш. Галиев. “Ялгыш адым”. | 3 | 21.04 | Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтендә алдашу, ялганлашу. | Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү. | ||
59 | Р.Миңнуллин. “Подъезддагы язулар”. | 4 | 24.04 | Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтендә алдашу, ялганлашу. | Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү. | ||
60 | “Минем яраткан шөгылем...” | 5 | 28.04 | Яраткан шөгылең турында сөйләшү. | Яраткан шөгылең турында сөйли белү. | ||
61 | “Мин спорт яратам” | 6 | 01.05 | Спорт түгәрәкләренә йөрү, спорт уеннарында катнашу, спорт чараларын, тапшыруларын карау турында сөйләшү. | Спорт түгәрәкләренә йөрү, спорт уеннарында катнашу, спорт чараларын, тапшыруларын карау турында сөйләргә. | ||
62 | Б.С.Ү. “Файдалы ял итә беләм”. | 7 | 05.05 | Яшьтәшләр белән бәйрәмнәрне оештыру, уздыру турында әңгәмә | Яшьтәшләр белән бәйрәмнәрне оештыру, уздыру турында сөйләү. | ||
Без Татарстанда яшибез-8 | |||||||
63 | “Туган җирем – Татарстан”. Монолог. (Вакытлы матбугаттан) | 1 | 08.05 |
| Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга дөрес җавап бирү, текстның эчтәлеген сөйләү. Лексик берәмлекләр. Текстны аңлап уку, тәрҗемә итә белү. | Төп фикерне аера белү, план буенча эчтәлеген сөйләргә өйрәнү | |
64 | “Туган җирем – Татарстан”. Монолог. (Вакытлы матбугаттан) | 2 | 12.05 | Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга дөрес җавап бирү, текстның эчтәлеген сөйләү. Лексик берәмлекләр. Текстны аңлап уку, тәрҗем итә белү. | Төп фикерне аера белү, план буенча эчтәлеген сөйләргә өйрәнү | ||
65 | И. Юзеев. “Татарстаным” (ятлау). | 3 | 15.05 | Шигырьның эчтәлеген аңларга әзерләнү, укү күнекмәләрен ныгыту.Шигырьне сәнгатьле укуга игътибар итү. | Сүз басымын һәм логик басымны дөрес куеп шигырьне яттан сөйләү. | ||
66 | Казан- Татарстанның башкаласы | 4 | 19.05 | Текстның эчтәлеген тулаем аңлап уку, тәрҗемә итү. | Сорауларга таянып, эчтәлеген сөйли белү. | ||
67 | Арадаш аттестация. | 5 | 22.05 | Үткән материал буенча белемнәрне тикшерү.Өйрәнелгән кагыйдәләрне куллану. | Тест биремнәрен үтәү. | ||
68 | Сара Садыйкова- күренекле татар композиторы. | 6 | 26.05 | Өйрәнелгән лексиканы дөрес куллану. Күренекле шәхесләр турында сөйли белү. | Күренекле шәхесләр турында сөйли белү. | ||
69 | “Татар халкының милли уеннары”. | 7 | 29.05 | Татар халкының милли уеннары турында әңгәмә кору. Өстәмә чыганаклардан куллану, үз фикереңне дәлилләү. | Аңлап, эзлекле сөйли белү күнекмәсе. | ||
70 | Йомгаклау дәресе. “Татар халкының милли уеннары”. | 8 | 29.05 | Темага караган лексиканы кулланып, сабантуй турында хикәя төзү. | Сабантуй турында сөйли белү. |
Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
Программа:
Дәреслек: Р.Р.Нигъмәтуллина,“Татарча да яхшы бел”, 7 нче кл., Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007 |
| Дәреслек: Р.Р.Нигъмәтуллина,“Татарча да яхшы бел”, 7 нче кл., Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007
2. Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1, 2 кисәк» Яр Чаллы, 2009 3. Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2010. 4. Н.М..Хәсәнова «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар җыентыгы» Яр Чаллы, 2010. |
7 нче сыйныф өчен
татар әдәбиятыннан
эш программасына
кушымта
Агымдагы тикшерү өчен укучыларның белемнәрен
бәяләү чаралары.
(зачет сораулары)
7 сыйныф, рус төркеме
- “ Белем һәм тормыш” темасы буенча сөйлә;
- Уку елындагы яңалыкларны әйт;
- Яхшы уку өчен нәрсәләр эшләргә кирәк, киңәш бир;
- Уку- язу әсбапларын тәртиптә тоту турында сөйлә;
- “Ял итү” турында сөйлә.
- Буш вакыт – ул нинди вакыт, аны ничек файдаланырга, синең фикерең”
- Алабугада нинди күңел ачу урыннары бар, санап чык.
- Кемнәр белән ял итәргә яратуың турында әйт;
- “Өлкәннәр һәм кечкенәләр” темасы буенча сөйлә.
- Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте;
- Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне әйт;
- Дусларыңа үз-үзеңне әдәпле тоту буенча киңәш бир;
- “Дүрт аяклы дусларыбыз” турында сөйлә.
- Дүрт аяклы дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек турында сөйлә;
- Кыяфәтләре,гадәтләре турында әйт;
- Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклар;
- “Ел фасыллары” турында сөйлә.
- Яраткан ел фасылың турында сөйлә;
- Явым- төшемнәрне сана;
- Бүгенге һава торышын әйт;
- “Без Татарстанда яшибез” темасы буенча сөйлә.
- Татарстанның территориясе, климаты турында сөйлә;
- Татарстандагы файдалы казылмаларны санап чык;
- Казанның тарихи урыннарын әйт;
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
10 класс рабочая программа по татарскому языку (русскоязычная группа)
Коммуникативная технология...
Рабочая программа по физической культуре для учащихся 1-4 классов по 3-часовой программе В.И.Ляха "Физическая культура.1-4 классы."
В соответствии с Концепцией структуры и содержания в области физической культуры предметом обучения в начальной школе является двигательная деятельность с общеразв...
Рабочая программа по татарскому языку в 1ом классе для русскоязычной группы
Рабочая программа разработана на основании ФГОС. Расчитана для русскоязычной группы. В программе содержится календарно-тематическое планирование....
Пояснительная записка к рабочей программе по предмету "искусство" для учащихся 8,9 классов по программе Г. П. Сергеевой, И. Э. Кашековой, Е. Д. Критской «Музыка 1-7 классы. Искусство 8-9 классы"
Рабочая программа соответствует Федеральному компоненту государственных стандартов начального общего, основного общего и среднего (полного) общего образования (утверждённого приказом Министерств...
Рабочая программа по английскому языку для учащихся 2-4 классов.Рабочая программа ориентирована на использование учебно-методического комплекта «Spotlight» для 2,3,4 классов общеобразовательных учреждений издательства « Просвещение / Ваулина Ю.Е., Эванс
Программа направлена на формирование личностных, метапредметных и предметных результатов, реализацию системно-деятельностного подхода в организации образовательного процесса как отражение требований Ф...
Рабочая программа по английскому языку для учащихся 10-11 классов . Рабочая программа ориентирована на использование учебно-методического комплекта «Spotlight» для 10-11 классов общеобразовательных учреждений издательства « Просвещение/ Ваулина Ю.Е., Эв
Рабочая программа конкретизирует содержание тем (разделов, глав), дает примерное распределение учебных часов по темам (разделам, главам) и рекомендуемую последовательность изучения тем (разделов, глав...
Рабочая программа по татарскому языку (русскоязычным детям) 1 класс
Рабочая программа по татарскому языку (русскоязычным детям)...