Рабочая программа по татарскому языку в 1ом классе для русскоязычной группы
рабочая программа по теме

Павлова Клара Григорьевна

Рабочая программа разработана на основании ФГОС. Расчитана для русскоязычной группы. В программе содержится календарно-тематическое планирование.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ktp_tatar_tele_1kl.docx55.46 КБ
Файл 1kl._tat.ya_._p.z.docx37.78 КБ

Предварительный просмотр:

1 сыйныфта татар теле һәм уку дәресләрен планлаштыру

Дәреснең темасы

Дәрес тибы

Коммуникатив максат

Сөйләм материалы

Үткәрү вакыты

сүзләр

сөйләм үрнәге

план

факт

Әйдәгез,  танышабыз! (14 сәгать)

1

2

Әйдәгез танышабыз

Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы

ЛКФ

ГКФ

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү

исәнме(сез)

хәерле көн, сау бул,

мин,

син, сез, малай,

кыз,

кем,

исем,  ничек, укучы, укытучы

Исәнме(сез)! Хәерле көн! Сау булы

(гыз)! Мин-малай, мин-кыз. Синең исемең ни-чек? Мин-Азат. Ә си-нең исемең ничек?

3

4

Бу кем? соравы  һәм аңа җавап формасы

Бу нәрсә? соравы  һәм аңа җавап формасы

ЛКФ

ГКФ

Бу кем? Бу нәрсә? сораулары  аша кирәкле информа-цияне ала белү

Акбай, эт, песи,

нәрсә, күбәләк,

әйдә уйный-быз

Бу-укытучы. Ә бу укучы. Мин укучы. Бу нәрсә? Бу-күбәләк. Әй-дә уйныйбыз.

5

6

7

Раслау һәм кире кагу формалары

-мы/ -ме сорау кисәк-чәләре

Әйдәгез танышабыз

ЛКФ

ГКФ

Д/МС

Кире кага һәм рас-лый белү;  ачыклый белү (малаймы?); әңгәмәдәшеңнең хә-лен сорый белү

әйе,

аның түгел, юк,

хәлләр,

рәхмәт,

 яхшы

Бу Азатмы? Әйе, бу-Азат. Юк, бу Азат түгел. Хәлләр ничек?

 Рәхмәт, яхшы.

8

9

Бу кайсы шәһәр? со-равы

Татарстан шәһәрләре

ЛКФ

Д/МС

Бу кайсы шәһәр? соравын куя, аңа җавап бирә белү

Үзең яшәгән җир-лекнең исемен әйтә белү

Казан, Чал-лы, Түбән Кама, Бөгел-мә, Чистай, Әлмәт, Нур-лат, Алабуга, Зәй, яши, шә-һәр, кайда

Бу кайсы шә-һәр?  Бу Ка-занмы? Юк, бу Казан тү-гел, бу – Әл-мәт.

10

11

Син кайда яшисең? соравы  һәм аңа җа-вап формасы

Әйдә, бергә уйныйбыз

ГКК

Д/МС

Син кайда яшисең?

соравын куя, аңа җавап бирә белү

Бергә уйнарга чакы-ра белү

авыл,

урман,

әйдә,

уйныйбыз, бергә

Мин Казанда яшим. Кем шәһәрдә яши? Кем авылда яши? Мин шәһәрдә яшим. Мин авылда яшим. Әйдә, бергә уйныйбыз!

12

1 дән 10га кадәр сан-нар

ЛКФ

Бер-береңнең яшен сорый һәм җавап бирә белү; 1дән 10

Га кадәр саннарны үзләштерү

ничә яшь, бар, 1дән

10 га  кадәр саннар

Сиңа ничә яшь? Миңа җиде яшь. Азатка ничә яшь? Азатка сигез яшь.

13

14

Сиңа ничә яшь?  соравы  һәм аңа җавап формасы

-“Әйдәгез таныша-быз”  темасын йом-гаклау

Д/МС

Д/МС

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материал-лар, уеннар, ситуа-тив һәм ишетеп аң-лаукүнегүләре аша кабатлау. Ничәнче сыйныфта укуыңны әйтә белү

сыйныф, укый, ничәнче, беренче

Син ничән-че сыйныф-та укыйсың? Мин берен-че сыйныф-та укыйм.

Урман дусларыбыз! (6 сәгать)

15

16

Кыргый хайваннар

Кыргый хайван исемнәренең күплек сан формасы

ЛКФ

Кыргый хайваннар-ныж исемнәрен атый, санын әйтә белү

Исемнәрнең күплек сан формасы белән таныштыру

аю,

куян,

бүре,

төлке,

тиен,

керпе,

кош,

дус

Исәнме, Аю дус! Хәлләр ничек? Рәх-мәт, яхшы. Ничә аю бар? Шхршле бар-мы? Бу төл-кеме? Әйе, бу төлке. Юк, бу төлке түгел

17

Урман дусларыбыз

ЛКФ

ГКК

Кайда? Кайда яши? Сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү күнекмә-ләрен камилләште-рү. Иптәшеңне уй-нарга чакыра белү.

монда

әле

сәлам

 кил

 бар

Азат, кил әле монда. Азат, әйдә, бергә уйныйбыз.

18

Нинди? соравы  һәм аңа җавап формасы

ЛКФ

ГКК

Хайваннарның кай-да яшәгәнен әйтә, аларны сүрәтли белү

фил, бака, жираф,усал,  тычкан, зур, куркак, кеч-кенә, хәйлә-кәр,

Бу бүреме? Юк, бу бүре түгел, бу төл-ке. Нинди хайваннар Татарстанда яши? Фил Та-тарстанда яшәми. Куян нинди? Куян куркак.

19

20

Рус халык әкияте “Теремкәй”

“Теремкәй” якияте

ЛГКК

Д/МС

“Теремкәй әкияте-нең эчтәлеген искә төшерү

“Теремкәй” якиятен сәхнәләштерү

кер

бергә

яшибез

Теремкәйдә кем яши? Әйдә,  кер, бергә яшибез.

Спорт бәйрәме (10 сәгать)

21

22

Боерык фигыльнең 2нче затта берлек сан формасы

Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасы

ГКФ

ГКК

Иптәшеңә командалар бирә белү

Әле кисәкчәсен бо-ерык фигыльнең 2 зат берлек сан фор-масы белән куллану

бас әле,

утыр

 сикер әле,

җырла,

 кил әле,

 йөз,

уйна

Надя, утыр әле (бас әле).

23

24

Хикәя фигыльнең хә-зерге заман 3нче зат-та берлек сан форма-сы

Спорт бәйрәме

ГКФ

Д/МС

Нишли? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру;

Өйрәнелгән фи-гыльләрнең күплек формасы белән та-ныштыру

йөгерә

йөзә

сикерә

оча

Акбай нишли? Акбай йөгерә (сикерә)

25

26

Дустыңны урамга уйнарга чакыру

Ризалык белдерү формасы

ЛКФ

ГКК

Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү

алмагач сандугач ярый урамга чык Булат укый утыра кояш

Булат, урамга чык. Әйдә, бергә уйныйбыз.

27

28

29

Ничә? соравы, аңа җавап формасы;

уйный фигыленең 1,2 затларда төрләнеше

Кем белән уйный-сың? соравы, аңа җавап формасы

ГКФ

ГКК

Д/МС

Кем белән уйный-сың? соравын әйтә, аңа җавап бирә бе-лү күнекмәләрен формалаштыру; уйный фигыленең 1,2 затларда төрлә-неше белән таныштыру

Син нишлисең? Мин уйныйм. Кем белән уйныйсың? Мин акбай белән уйныйм.

30

Тәртип саннары

ГКФ

Тәртип саннарын сөйләмдә куллану белән таныштыру. Ничә?соравына җа-вап бирә белү; предметларның санын әйтә белә

беренче икенче

 өченче дүртенче унынчы

тиз

әкрен

Кем беренче килә? Саша беренче (икенче) килә. Марат тиз (әкрен) йөге-рә. Мин берен

Че партада утырам

Мәктәптә (7 сәгать)

31

32

Уку-язу әсбаплары

Уку-язу әсбаплары-ның саны, төсе, бар-лыгы, юклыгы

ЛКФ

Д/МС

Уку-язу әсбаплары-рының исемен, са-нын, төсен, барлы-гын, юклыгын әйтә белү

дәфтәр каләм

китап бетергеч карандаш акбур

ак, кара, кызыл,

сары,

 зәңгәр

Сумкада нәр-сә бар?Сум-када дәфтәр бар. Сумкада дәфтәр бар-мы? Сумкада дәфтәр юк. Ничә китап бар? Ике китап бар

33

Уку-язу әсбаплары-ның кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алү белү формасы

ЛКФ

Д/МС

Уку-язу әсбаплары-ның кирәклеген әй-тә,  иптәшеңә тәкъ-дим итә, үзеңә со-рап алү белү

бир әле

кирәк кирәкми

мә

Сиңа китап кирәкме? Ми-ңа китап бир әле. Миңа дәфтәр ки-рәк. Юк, ми-ңа дәфтәр түгел. Китап кирәк. Мә дәфтәр

34

35

Без дәрестә

Без ничек укыйбыз?

ЛКФ

Д/МС

Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү

Үзеңнең һәм иптә-шеңнең укыганын әйтә белү

укый, яза, рәсем ясый, җырлый, ала, саный, өчле, бишле, дүрт-ле, икеле, ях-шы, пычрак, дөрес

Укучы укый, яза, саный, җырлый, рәсем ясый. Мин чиста язам

36

37

Кайда? соравы, аңа җавап формасы

“Мәктәптә” те-масын йомгаклау

ГКФ

ГКК

Д/МС

Предметларның урынын, санын әйтә белү

өстәл

урындык

такта

Өстәлдә нәр-сә бар? Өс-тәлдә китап бар. Ничә ки-тап бар? Ике китап бар.

Йорт хайваннары һәм кошлары (12 сәгать)

38

39

Йорт хайваннары һәм кошлары

Яши фигыленең берлек сан, 1,2 зат формасы

ЛКФ

ГКК

Йорт хайваннары-ның һәм кошлары-ның исемнәрен әйтә белү, саный белү

Яши фигылен 1,2 затта куллану;

Кайда?соравына  җавап бирә белү күнекмәләрен ка-милләштерү.

ат, сыер, сарык, дуң-гыз, кәҗә, үрдәк, каз, эт, әтәч, тавык, чеби, песи (мәче)

Бу-сыер.

Биш чеби бар.

40

41

Кая? соравы, аңа җавап формасы

Хайваннарны сүрәтләү

ГКФ

Д/МС

Хайваннарны сү-рәтли белү. Кая? соравын  үзләштерү һәм, аңа җавап буларак, исемнәрнең юнәлеш килеше формасы белән та-ныштыру

йорт һәм кыргый хайваннар исемнәре, аларны сү-рәтләү өчен өйрәнелгән лексика

Ат зур, көчле. Мәче кечкенә, матур. Син кая барасың? Мин урманга барам

42

Кем? кемгә? сорау-лары һәм аларга җавап бирү

ГКК

Кая? кемгә? сорау-ларын үзләштерү һәм, аңа җавап буларак , исемнәр-нең юнәлеш килеше формасы белән таныштыру

Бу китап кемгә? бу китап Оляга

43

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә ярат-каныңны әйтү һәм сорау

Д/МС

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтә һәм сорый белү

Гали, син нәрсә ярата-сың? Мин пә-рәмәч яра-там

44

Кайдан? соравы һәм  аңа җавап формасы

ГКФ

Иптәшеңнең кай-дан кайтканын со-рый һәм үзеңнең кайдан кайтканың-ны әйтә белү. Кайта сүзе белән таныштыру

кайта

мин кайтам

Катя, син кайдан кай-тасың?

Урамнан кайтам.

45

46

Кая? кайда? кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы

ГКФ

Д/МС

Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканың-ны әйтә белү

чыга

өй

Мин мәктәп-тән кайтам; өйгә кайтам. Урамда уйныйм

47

Исемнәрнең 1 зат берлек сан тартым белән төрләнеше

ГКФ

Предметның үзең-неке булуын әй-тергә  өйрәтү. Исемнәрнең 1 зат берлек сан тартым кушымчалары ялгану тәртибе белән таныштыру

Минем куяным. Минем этем.

48

49

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү

“Без йоклыйбыз” тексты

ЛКФ

Д/МС

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү

Йоклау фигыленең 1,3 затта сөйләмдә куллану

әни, әти, бә-би, бала, йок-лый, тыныч йокы, хәерле иртә, без йоклыйбыз

Әни, тыныч йокы! Әти, хәерле иртә!

Бакчада (10 сәгать)

50

51

Яшелчәләр

Кирәк, кирәкми сүзләре

ЛКФ

ГКК

ДСҮ

Ж,ж хәрефе. Яшел-чә исемнәрен, са-нын, аларның тө-сен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү.

Кирәк, кирәкми сүзләрен сөйләмдә куллануны камил-ләштерү

кишер

кыяр

 кәбестә бәрәңге

Сиңа кыяр кирәкме? Юк, миңа кыяр кирәкми (кирәк түгел)

Миңа кишер кирәк. Монда ничә кыяр бар. Миңа биш кыяр бир әле

52

53

Җиләк-җимешләр

Нинди? соравы һәм  аңа җавап формасы

ЛКФ

ДСҮ

Җ,җ хәрефе. Нинди яшелчә, җиләк-җимеш яратканыңны әйтә белү.

Яшелчә исемнә-рен, санын, алар-ның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белә

җиләк, алма, чия, карлыган әфлисун, җи-ләк-җимеш, тәмле, чәчәк бар, матур, җыя

Син нәрсә яратасың? Мин җиләк яратам. Ә чия ярата-сыңмы? Юк, яратмыйм.

54

55

Рус халык әкияте “Шалкан”

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү

ЛКФ

Д/МС

“Шалкан” әкияте-нең  эчтәлеге белән таныштыру. Әкиятне сәхнәләштерү

әби, бабай, үсә,

 тарта, булыша

Әби, кил әле тизрәк, булыш!

56

57

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтү, сорау формалары

Безнең бакчада

ГКК

Д/МС

Нәрсә яратканың-ны, яратмаганың-ны әйтә, сорый белү. “Щи” текстын сөйли белү.

Бакчада нәрсә үс-кәнне әйтә белү

Син щи яра-тасыңмы? Мин щи яра-там (ярат-мыйм). Миңа кызыл чәчәк кирәк. Рәх-мәт. Чәчәк матур. Бак-чада помидор үсәме? Әйе, үсә.

58

59

Кем?нәрсә? нишли? нинди?  сораулары һәм  аларга җавап формалары

Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү

ЛКФ

Д/МС

Кем?нәрсә? нишли? нинди?  сорауларына җа-вап бирә белү кү-некмәләрен үстерү.

Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү

су сибә

үсә

 эшчән

Саша алмагачка су сибә.

Тоня, син-яхшы, эшчән кыз

Кыш (15 сәгать)

60

61

Кыш билгеләре

Кышкы уенга чакыру

ЛКФ

ГКФ

Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын сорый белү. Чыга фиге-ленең 1зат  юклык

формасы белән таныштыру

кыш, кыш көне, салкын, буран, кар ява, җил исә, ява, чыга

Әйдә, урамга чыгабыз! Көн нинди? Көн салкын (җил исә). Кар явамы?

 Юк, яумый.

62

63

Кыш бабай килә

Кыш бабайга хат язабыз

ЛКФ

ГКФ

Кыш бабай, Кар кызы исемнәрен әйтә, Кыш бабайга хат яза, Кыш бабайдан бүләк сорап ала белү

Кыш бабай, Кар кызы, Хат, бүләк, шар,

курчак, машина, килә

Кыш бабай, кил тизрәк, Миңа бүләк кирәк! Миңа бүләк бармы?

64

65

Минем чанам бар төзелмәсе

Кышкы уеннар

ЛКФ

Д/МС

Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен әйтә белү. Бу предметларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү

чаңгы

чана тимераяк шуа

Мин чана (чаңгы) шуам. Синең тимераягың бармы? Юк, минем ти-мераягым юк.

66

67

-мы/-ме сорау кисәк-чәләрен кулланып, сорау бирү; раслаү һәм инкарь итү

Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирү

ГКМ

Д/МС

-мы/-ме сорау ки-сәкчәләрен кулла-нып, сорау бирү күнекмәләрен камилләштерү;  раслаү  һәм инкарь итә белү күнекмә-ләрен үстерү.

Кая? кайда? кайдан? сорау-ларына җавап бирә белүне камилләш-терү

әйе

 юк

 түгел

Коля тауга бара. Коля таудан чаңгы шуа. Коля таудан кайта. Синең чаңгың бармы?

68

69

Яңа ел бәйрәме

Бәйрәмдә

ГКК

Д/МС

Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү

Яңа ел,

чыршы, котлыйм

Алсу, сине Яңа ел белән котлыйм!

70

Бәйрәмгә барабыз

Д/МС

Бәйрәмгә барга-ныңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Һава торышын тасвир-лый белү

Мин туп (клюшка) бе-лән уйныйм. Әйдә тауга барабыз. Көн нинди? Сал-кын түгел, җил юк.

71

72

Төсләр

Бер-береңне уенга чакыру

ГКК

Д/МС

Предметларның төсен әйтә белү. Бер-береңнең яшен сорый белү.

Бер-береңне уенга чакыра белү

Оля, сиңа ни-чә яшь? Си-гез яшь. Си-нең чанаң нинди? Ми-нем чанам зәңгәр

73

74

Татар алфави-тында хәрефләр тәртибе.

Татар теленә генә хас авазларны кабатлау

ГКК

Д/МС

Татар алфавитын-да хәрефләр тәрти-бе белән танышты-ру.

Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү кү-некмәләрен үстерү

Мин Казанга барам. Кем белән бара-сың? Әни белән. Кайчан? Иртәгә.

Сәламәт бул! (10 сәгать)

75

Тән әгъзаларының исемнәре

ЛКФ

ГКК

Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү

баш, бит, чәч, колак, борын, авыз, кул, бармак, аяк, теш

Бу баш. Бу кулмы? Әйе, бу кул. Юк, бу кул түгел

76

77

Кай җирең авыртка-нын сорау, әйтү.

Авырта фигыленең юклык формасы

ЛКК

ГКФ

Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү;

авырта фигыленең юклык формасы белән таныштыру

авыртмый авырта

Кай җирең авырта? Синең башың (күзең) авыр-тамы? Ми-нем башым (күзем) авыртмый. Минем кулым авырта.

78

79

80

Сәламәт бул

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү

Авыру кешенең хә-лен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү

ЛКФ

ЛКК

Д/МС

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү

Авыру кешенең хә-лен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү

зарядка яса чана шу тимераякта шу

 йөз  

йөгер

суган

Дәү әни, хәлең ничек? Кай җирең авырта? Миңа чәй бир әле. Бал белән чәй эч! Зарядка яса! Сарымсак аша! Лимон аша! Чиста өйр!

81

82

Шәхси гигиена предметлары

Шәхси гигиена предметларын сорап алу

ЛКФ

Д/МС

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлы-гын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү. Исемнәрнең 1,2 зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү

теш щеткасы сөлге

сабын

тарак

тарый чистарта

Бу синең сөлгеңме? Әйе, минем сөлгем. Нинди матур!

Әйе, миңа яшел сөлге ошый

83

84

Мин сабын белән кул юам төзелмәсе

“Сәламәт бул!” темасын йомгаклау

ГКФ

Д/МС

Мин сабын белән кул юам төзелмәсе белән таныштыру.

Минем кулым чиста; минем кулым чиста түгел төзелмәләрен өйрәнү

сөртә

юа

Дима нишли?

Дима бит юа. Нәрсә белән юа? Сабын белән юа. Олег, си-нең кулың чистамы? Әйе, минем кулым чиста. (Юк, минем кулым чиста түгел)

Безнең гаилә (11 сәгать)

85

86

Гаилә

Минем гаиләм

ЛКФ

МС

Гаилә әгзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптә-шеңнең гаиләсе ту-рында сорый белү

гаилә

әби

 бабай

 апа

абый

эне

сеңел

кеше

 тату

Хәерле иртә, әнием (әти-ем, укыту-чым, дус-тым)! Синең апаң (абыең, сеңлең) бармы?

87

88

Гаиләдә кемнәр бар-лыгын әйтү, сорау

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү

ЛКФ

Д/МС

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, со-рый белү;

 гаилә әгъзалары-ның нишләгәнен

 әйтә белү

Синең гаиләң зурмы? Гаиләдә ничә кеше? Гаилә-дә кемнәр бар? Әни аш пешерәме? Әйе, аш пе-шерә.

89

90

Яз фасылы

Язгы көн

ЛКФ

Д/МС

Яз фасылы турында

Язгы көнне сүрәт-ләп сөйли белү

яз җитә, көн җылы, кояш көлә, кар эри, кошлар килә, тамчы тама

Әминә, әйдә урамга чыга-быз. Әкөн нинди? Көн җылы

91

92

Һава торышы

Фатих Кәрим “Яз җитә”

ГКФ

Д/МС

Һава торышын со-рый, урамга чакыра белү. Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Аңлап, сәнъ-гатле укый белү

Көн җылы-мы?

Урамга чыгасыңмы? Сиңа яз ошыймы?

93

94

8нче Март – әниләр бәйрәме

Бәйрәм белән кот-лый белү.

ГКФ

Д/МС

Бәйрәм белән кот-лый белү. Син ал-машлыгын төшем килешендә кулла-нуны үзләштерү

кадерле, бәйрәм белән, уңышлар (сәламәтлек) телим

Сине бәйрәм белән котлыйм! Уңышлар телим.

95

96

Мин бүләк бирәм

Сөйләмдә “тәмле сүзләрне” куллану

ЛКФ

Д/МС

Кемгә бүләк бирүне әйтә белү.

Сөйләмдә “тәмле сүзләрне” куллана белү

тыныч йокы хәерле иртә (көн, кич), рәхим итегез сау булыгыз бүләк

Әнием, хәер-ле иртә! Әти, хәерле көн! Оля, тыныч йокы, си-ңа! Рамиль син бүләк би-рәсеңме? Әйе, бирәм. Кемгә? Әнигә.  

Татар халык ашлары (8 сәгать)

97

98

Татар халык ашлары

Ризыкларның тәмле булуын  әйтү

ЛКФ

Д/МС

Табынга чакыра белү, татар халык ашларының исем-нәрен әйтә, ризы-кларның тәмле булуын  әйтә белү

өчпочмак чәкчәк

бәлеш кыстыбый гөбәдия

Мин гөбәдия (өчпочмак) яратам. Бәлеш тәмлеме? Бик тәмле. Улым, утыр.

99

100

Кунакта

Табын янында

ГКК

Д/МС

Нинди ризыклар яратканыңны, нин-ди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнең-не әйтә белү

бал

 дус

Әнием (әтием, әбием, бабам, абыем, сеңлем), ашың тәмле булсын! Дус-тым, чәй эч! Бал белән эч!

101

102

Кунакны каршы алу

-мы/-ме сорау ки-сәкчәләрен кулла-нып мәглүмат алу

ЛКФ

Д/МС

Кунакларны кар-шы ала белү, алар-ны табынга чакыра белү;

-мы/-ме сорау ки-сәкчәләрен кулла-нып, мәглүмат ала белъ күнекмәләрен камилләштерү

Керергә ярыймы?

Илдар, әйдә, керкер!

Чәй эчәсеңме? Конфет белән эч!

103

104

Туган көн-зур бәйрәм

Туган көн белән котлау

ЛКФ

Д/МС

Туган көн турында сөйли,

Туган көн белән котлый белү

туган көн бәхет телим

Коля, син җырлыйсыңмы? Юк, мин йөге-рәм, сикерәм. Ә Гали нишли? Гали бии. Туган көн белән кот-лыйм.

Кибеттә (12 сәгать)

105

106

107

108

Ашамлыклар

Эч, аша  фигыльлә-ренең 1,2,3 затта берлек санда кулла-ну

Ашамлыклар кибетендә

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез

ЛКФ

ЛГКК

Д/МС

Д/МС

Эч, аша  фигыль-ләренең 1,2,3 затта берлек санда куллана белү.

Азык-төлек исем-нәрем , нәрсә аша-ганыңны, эчкәнең-не әйтә белү

ипи

сөт

май

сыр

шикәр кәнфет

аш

чәй

баллы

 ачы

Син өчпочмак ашыйсыңмы? Әйе, ашыйм. Сөт эчәсеңме? Әйе, эчәм.

 Апа, ипи бармы?

Ипи бар.

Ничә сум?

Ун сум.

109

110

Савыт-саба

Кибеттә савыт-саба сатып алу

ЛКФ

ГКФ

Савыт-саба исем-нәрен дөрес әйтә белү;

Мин пычак белән ипи кисәм; мин кашык белән аш ашыйм төзелмәлә-рен сөйләмдә кул-лана белүне фор-малаштыру

чынаяк чәйнек тәлинкә чәнечке кашык

пычак кисә

Мин пычак белән ипи кисәм. Мин кашык белән аш ашыйм.

 Миңа кашык бир әле!

 Ничә кашык кирәк?

111

112

Барый Рәхмәт “Аш выкыты”

Савыт-саба кибетендә

ЛГКК

ДС

Аңлап, сәнгатъ уку

Ничә? ничә сум?сорауларын сөйләмдү куллана һәм аларга җавп бирә белү;  -мы/-ме сорау кисәкчә-ләрен сөйләмдә куллана белү

ничә

ничә сум

Чәйнек ничә сум?

Зур чәйнек бармы?

 Кашык бирегез әле.

Чәнечке кирәкме?

113

114

115

116

Киемнәр

Исемнәрнең 1,2,3 зат берлек санда тартым белән төр-ләнеше

Киемнәр кибетендә

Мин нинди кием киям

ЛКФ

ГКФ

ЛКФ

Д/МС

Кием исемнәрен дөрес әйтә белү.

Исемнәрнең 1,2,3 зат берлек санда тартым белән төр-ләнешен сөйләмдә куллануны камил-ләштерү.

Киемнәрнең исе-мен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү

күлмәк чалбар

итәк

итек

бүрек

читек

бияләй башлык

 тун

киемнәр

Синең башлыгың бармы?  

Бар.

Ул нинди? Зәңгәр.

Шәһәрдә (8 сәгать)

117

118

Шәһәрдә

Безнең шәһәр

ЛГКК

Д/МС

Кая? кайдан? кай-да? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен ка-милләштерү; 

Чиста, матур, кечкенә, зур, пы-чрак сыйфатларын кулланып, сүрәтли белү күнемәләрен үстерү

чиста

матур кечкенә

зур пычрак

Син кая барасың? Шәһәргә. Шәһәр нинди? Шәһәрдә урамнар зур, чиста.

119

120

Кайда? соравы

Мин транспортта барам

ГКФ

Д/МС

Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен ка-милләштерү;

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү  күнекмәлә-рен ныгыту

Мин машинада барам.

Мин автобуста барам

121

122

123

124

“Татарстан шә-һәрләре” темасын кабатлау

Исемнәрнең юнә-леш , чыгыш киле-ше

Исемнәрнең урын-вакыт килеше

Шәһәрдә” тема-сын йомгаклау

ЛКК

ГКК

Д/МС

Д/МС

Татарстан шәһәр-ләре исемнәрен дөрес әйтә белү

Исемнәрнең юнә-леш , чыгыш, урын-вакыт киле-шендә куллану күнекмәләрен ка-милләштерү

Мин Казанда (Минзәләдә, шәһәрдә, авылда) яшим.Маша, кая барасың? Кибеткә барам. Алсу, кайдан кайтасың? Базардан.

Җәй (8 сәгать)

125

126

127

128

129

Җәй җитә

Күңелле җәй

Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк”

Җәйге ял

ЛКФ

Д/МС

ЛГКК

Д/МС

Җәй турында сөй-ли белү күнекмәлә-рен формалаштыру

Аңлап, сәнгатъле укый белү күнек-мәләрен форма-лаштыру

Җәйге ял турында сөйли белү күнек-мәләрен форма-лаштыру

кояш балкый, күбәләкләр оча ,

чәчәкләр үсә, җиләк-җимеш пешә,

 урамда җылы

Азат, урманга барасыңмы? Кем белән барасың? Урманда матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр пешә.

130

131

132

Без Сабантуйга барабыз

ЛКФ

Д/МС

Дусларны Сабан-туй бәйрәменә ча-кыра белү; бәйрәмдә нишләгә-неңне әйтә белү

чүлмәк

вата,

 капчык

 белән сугыша

Дустым, әйдә Сабантуйга ба-рабыз! Син бәй-рәмдә нишли-сең? Мин йөге-рәм (сикерәм, җырлыйм, биим).



Предварительный просмотр:

 Аңлатма язуы

     1нче сыйныф өчен  этатар теленнән эш программасы түбәндәге нигезендә төзелде:

  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы;
  • “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Законы;
  • Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты 2009 ел;
  • “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” фәненнән дәүләт стандарты. 1-4 нче сыйныфлар. Төзүчеләр: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдарова.2008ел;
  • Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы” ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар, Казан, Татарстан китап  нәшрияты,2011, Төзүчеләр: Р.З.Хәйдарова. Р.Л.Малафеева;
  • Базисного учебного плана РТ от 10.07.2012, №4165/12;
  • Учебного плана МБОУ «Кичуйская СОШ» на 2012-2013 учебный год.

         Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора.   Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын  формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт.    Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм  хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

         Татар теле, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук  рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта,  башка халыкларга карата  хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.

 Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле укыту программасы  психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында  методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

Башлангыч этапта рус балаларына татар тале укытуның максатлары:

    Рус телле балаларга татар теле укыту максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максаты: Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур.

      Татар исемнәрен, Татарстан җирлеге топонимикасын дөрес әйтә белергә, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

       Үстерү максаты: Башлангыч этапта балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;
  • хәтерне үстерү, игътибарлылыкны үстерү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

      Тәрбия максаты

        Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, кечкенә күләмле әсәрләр аша тәрбия    бирү.

     Белем бирү максаты

Укучыларның башлангыч мәктәпне тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла:

  1. сөйләшү, сөйләү:
  • яшьтәшләре, өлкәннәр белән билгеле бер аралашу сфераларында, ситуацияләрдә диалогик-монологик сөйләм оештыру;
  • әйләнә-тирәгә,  үзенең мөнәсәбәтен белдереп, бәйләнешле сөйли белү.
  1. ишетеп аңлау:
  • укытучының сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
  • иптәшеңнең таныш материалга нигезләгән сөйләмен аңлау, аңа мөнәсәбәтеңне белдерү;
  • тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
  • адаптацияләнгән яки адаптацияләнмәгән текстларның эчтәлеген тыңлап аңлау;
  1. уку:
  • әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку;
  • аңлап, эчтән уку;
  • укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулы аңлап бару, укыганда сүзлекләр куллана белү;
  • таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгнәсен сиземләү;
  •  укыганда кирәкле мәгълүматны таба белү.
  1. язма сөйләм:
  • программада күрсәтелгән лексик-грамматик материалны дөрес яза белү;
  • дөрес күчереп яза белү;
  • үзе, гаиләсе, мәктәбе, дуслары, әйләнә-тирә мохит, ел фасыллары турында һәм программада күрсәтелгән темалар буенча 4-5 җөмләдән торган хикәя төзеп яза белү;
  • Белем бәйрәме, 8 нче Март, Яңа ел, 9 нчы Май бәйрәмнәре, Әниләр көне, туган көн белән котлау яза белү, бәйрәмгә чакыру язу;
  • укыган текст буенча план төзеп яза белү;
  • текстан кирәкле информацияне аерып алып яза белү.

      Рус телле балаларга татар телен укытуның  төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик,лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү,  бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
  3. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  5. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

           1нче класста укучы рус телле балаларга тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты федераль дәүләт стандартларының төп положениеләренә һәм психология, педагогика фәннәренең казанышларына таянып, шулай ук, тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

      Татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы буларак куллану, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру максатларын күзаллый. Татар телен аралаштыру чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү әзерлеге һәм осталыгы тәэмин ителү фаразлана.

      1 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның  грамматик минимумы:

  1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.
  2. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.
  3. Исемнәрнең 1, 2, 3 затта берлек санда тартым белән төрләнеше белән таныштыру.
  4. Исемнәрнең урын-вакыт,  юнәлеш, чыгыш килешләрендә төрләнеше белән танышу.
  5. Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану.
  6. -мы/-ме, түгел кисәкчәләрен, хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын (-мый/-ми)  сөйләмдә куллану.
  7. Кайда? Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгән сорау жөмләләр белән таныштыру.
  8. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-20 саннары).
  9. Ничә? Ничек? Нинди? Нишли? Кайчан? сорауларына җавап бирә белү.
  10.  Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллануны таныштыру.
  11.  Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат берлек сан формаларын сөйләмдә куллану.
  12.  Боерык фигыльнең II зат берлек һәм күплек сан формалары белән таныштыру.
  13.  Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.
  14.  Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  15.  Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.
  16. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  17.  Без зат алмашлыгын сөйләмдә куллану.

Орфографик и орфоэпик минимум.

1. Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм  саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.

2. Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.

3. Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.

4. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.

5. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.

6. Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.

7. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.

8. Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

9. Боеру максаты белән әйтелгән  җөмләләрне аңларга өйрәтү.

        Уку елы ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру. УУГ.

Шәхси нәтиҗәләр.

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

-  Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;

- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Предметара нәтиҗәләр:

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
  • Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.
  • Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

 -  Дәреслек белән эш итә белү.

-  Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

-  Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

-  Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

-  Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

- Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

- Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
  • Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
  • Парларда эшли белү.

      Программа елга 168сәгатькә исәпләнә. Мәктәпнең укыту планында 1нче сыйныфта  татар теленә 3 сәгать бирелә. Шуңа күрә сәгатьләр саны  киметелде. 33 уку атнасын истә тотып  татар теленә  99 сәгать бирелде.  

 

Программаның тематик эчтәлеге

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Әйдәгез, танышабыз! (14 сәг.)

гәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү.

Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү.

Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.

Бер-береңнең яшен сорый, җавап бирә белү. Уенга чакыра, риза була белү.

Исәнме(сез). Син кем? Мин – Оля. Мин малай(кыз). Синең исемең ничек? Мин - Оля. Бу кем? Бу - Оля.

Хәлләр  ничек? Рәхмәт, яхшы. Бу Азатмы? Син Азатмы? Әйе, мин Азат. Юк, ул Азат түгел. Сау бул(ыгыз)

Син кайда яшисең? Мин Казанда яшим.

Сиңа ничә яшь? Миңа 7 яшь. Алсуга 7 яшь. Сиңа 7  яшьме? Әйдә бергә уйныйбыз. Ярый.

Исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, ул, бу, кыз, малай, укучы, укытучы, хәлләр, ничек? кем? нәрсә? исем, сау бул, яхшы, әйе, юк, түгел, ул, кайда? шәһәр исемнәре, яши, авыл, шәһәр, ничә? яшь, Татарстан, Рәсәй, ә, уйныйбыз,әйдә, ярый, Шүрәле, бала, күбәләк, эт, песи, Акбай, урман.

1-10 кадәр саннар, ничәнче?

Урман дусларыбыз, Йорт хайваннары һәм кошлары (28сәг.)

 Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннарның, кошларның исемнәрен атый, саный, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү.

Бу нәрсә? Бу аю. Ул урманда яши (яшәми). Аю зур, усал. Ничә аю бар? 3 аю бар. Бу зур аю түгел, кечкенә аю. Аю Татарстанда яшиме? Балык йөзә, куян йөгерә, кош оча.

Куян дус, кил монда. Булат Акбай белән уйный. Ул беренче килә. Оля ничек йөгерә?

Сарык, сыер, ат, кәҗә, дуңгыз, кош, әтәч, тавык, чеби, каз, үрдәк,  куян, аю, бүре, төлке, тиен, керпе, кояш, оча, фил, жираф, арыслан, шүрәле, агач, алмагач, сандугач, укый, утыра, монда, җир, су, зур, кечкенә, усал, хәйләкәр, куркак, йөзә, сикерә, оча, йөгерә, бара, кайта, нишли? нишлиләр? кил, дус, әле .

Бакчада (10сәг.)

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү.

Нинди яшелчә яратканыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.

Син кая барасың? Мин базарга барам. Нәрсә аласың? Бу - кыяр. Кыяр яшел. Миңа кыяр бир(егез) әле. Бакчада нәрсә үсә? Шалкан, кишер, ... . Син нәрсә яратасың? Мин кыяр яратам. Тәмлеме?

Алма бармы? Алма ничә сум? Миңа алма бирегез әле. Мин кызыл чәчәк яратам. Оля, мә кызыл чәчәк.

Кишер, яшелчә, помидор, шалкан, алма, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк, кызыл, зәңгәр, яшел, ак, кара, сары, тәмле, тәмле түгел, яратам, бир әле, мә, ал ничә сум, бирегез әле, чия, карлыган, әфлисун, җыя, чәчәк.

Мәктәптә (7 сәг.)

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, санын әйтә, үзеңә  сорап ала белү.

Предметларның урынын әйтә белү.

Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү.

Бу нәрсә? Бу китап. Ничә китап бар? 2 китап бар. Миңа дәфтәр кирәк. Сиңа китап кирәкме? Миңа дәфтәр бир әле. Мә дәфтәр. Рәхмәт. Бу китапмы? Юк, бу китап түгел.

Китап кайда? Китап сумкада. Сумкада каләм бармы?

Бу нинди дәрес? Математика. Укучы нишли? дәресе. Укучы укый, яза, саный, җырлый, рәсем ясый. Ничек яза? Чиста яза, яхшы укый, каләм белән яза.

Дәфтәр, китап, бетергеч, каләм, акбур, дәрес, рәсем, татар теле, нишли? укый, яза, рәсем ясый, җырлый, мәктәп, бүген, бар, кирәкме? дөрес,

 такта, нинди? ничек? пычрак,чиста, яхшы, матур, кирәк(ми), рәхмәт, кайда? өстәлдә, укучы, укытучы, начар, бас, утыр, татар теле, җыр.

Кыш (15 сәг.)

Кыш билгеләрен әйтә белү.

Кышкы уен төрләрен әйтә белү, уенга чакыра белү.

Яңа ел, чыршы, кыш бабай һәм кар кызы исемнәрен атый белү.

Көн салкын, ... .

Мин чаңгы шуам. Әйдә, чана шуабыз. Син ничек шуасың? Мин яхшы шуам. Әйдә, шугалакка барабыз

Яңа елга кем килә? Кыш бабай, кар кызы килә. Кыш бабай бүләк алып килә.Кыш бабай, миңа бүләк бир әле. Мин бәйрәмгә барам.

Кыш, салкын, кар ява, җил, исә, буран, чаңгы, чана, әкрен, ярый, шуа, тау,  Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы,  чыршы, яшел, җитә, уенчык, шар,  килә, бәйрәм, котлый.

Безнең гаилә (20 сәг.)

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү.

Татар халык ашлары исемнәрен атый, нинди ашлар пешергәнне әйтә белү.

Бу безнең гаилә. Безнең гаилә зур түгел. Бу минем әтием. Аның исеме – Александр Львович.

Әни бәлеш пешерә. Гөбәдия бик тәмле. Мин гөбәдия ашыйм, чәй эчәм

Әни, әти, апа, абый,  сеңел, эне, әби, бабай, бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, пешерә, ит, савыт-саба, тәлинкә, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак, эчә, ашый, өй, тату, кунак, булыша,  ю, юа, тәмле, идән.

Ашарга, чәй эчәргә кыстый белү.

Нәрсә яратуыңны әйтә белү.

Керергә рөхсәт сорый белү.

Туган көн турында сөйли белү.

Туган көн вакытын әйтә белү.

Яз билгеләрен әйтә белү. Ни өчен ел фасылының ошаганын әйтә белү.

8 Март бәйрәме белән котлый белү.

Нинди бүләк бирүеңне әйтә белү.

Оля, чәй эч, аш аша.

Син нәрсә яратасың? Мин варенье яратам. Мин варенье белән чәй эчәм.

Керергә ярыймы? Әйдә, уз.

Бүген туган көнем. Без җырлыйбыз, уйныйбыз.

Синең туган көнең кайчан? Минем туган көн 5нче августа.

Яз җитә. Тамчы тама, көн җылы, кар эри, кошлар килә.

Әнием, сине 8нче Март белән котлыйм.Сиңа сәламәтлек, уңышлар телим.

Мин әнигә чәчәк бирәм.

Кунак, ярый, ярамый, уз, туган көн, кайчан?

Яз, тамчы тама, эри, рәхәт, ошый, кошлар килә,   көн җылы, яз җитә, ни өчен? Котлыйм, уңышлар, телим, бүләк, 8нче март.

Кибеттә (12 сәг.)                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    

Ашамлык исемнәрен әйтә, кибеттән сатып ала белү.

Савыт-саба исемнәрен әйтә, аларны кибеттән сатып ала белү.

Кием исемнәрен әйтә белү, аларның төсен әйтү, нинди кием яратканыңны әйтә белү.

Сөт бармы? Сөт ничә сум тора? Миңа сөт бирегез әле.

Бу кашык. Кашык бармы? Кашык ничә сум тора? Синең кашыгың бармы?    

       

       Күлмәк матур, зәңгәр. Мин зәңгәр күлмәк яратам. Синең кызыл күлмәгең бармы?

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                               

Сөт, май, чәй, ипи, сыр, шикәр, конфет, кефир, сок, чынаяк, чәйнек, тәлинкә, чәнечке, кашык, пычак.

Чалбар, итек, яулык, итәк, бүрек, бияләй, башлык, күлмәк, сум.

Шәһәрдә (8 сәг.)

Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында сөйли белү.

Нинди республикада яшәгәнеңне әйтә белү.

Нинди транспортта барга-ныңны әйтә белү.

Мин шәһәрдә (авылда) яшим. Безнең шәһәр (авыл) бик матур.  Шәһәрдә автобуслар йөри.

Мин Татарстанда яшим.

Мин мәктәпкә автобуста барам.

Безнең, бик, матур, зур, киң, урам, йөри, Татарстан шәһәрләре  исемнәре.

Сәламәт бул! (10 сәг.)

Тән әгъзаларының, шәхси гигиена предметларының исемнәрен атый, ул предметларны сорап ала белү.

Кай җире авыртуы турында әйтә белү.

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй,  тәкъдим итә белү.

Бу  баш, күз, ... . Миңа сабын бир әле. Синең сөлгең нинди?

Мин бит юам, теш чистартам. Кулың чистамы?

Башым авырта. Синең башың авыртамы? Әйе, авырта. Юк, авыртмый.

Әби, хәлең ничек? Температура бармы? Мә, дару (чәй) эч.

Баш, бит, чәч, борын, колак, авыз, кул, күз, аяк, бармак,  авырта, сабын, тарак, сөлге

теш щеткасы, чистарта, сикерә, сөртә,   тарый.

Җәй (8 сәг.)

Җәйге табигать, җәйге ял турында сөйли белү.

Җәй җитә. Көн җылы. Җиләкләр, чәчәкләр үсә. Мин урманда җиләк җыям. Мин авылга (бакчага) барам. Җәй көне сабантуй була.

Җәй, көн, елга. күл, җиләк,гөмбә,

Сабантуй.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

- Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен   татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.  
-Мультимедиа;

-Эш дәфтәре;

-Укытучы өчен методик ярдәмлек;

-Ата-аналар өчен кулланма;

-Эш программасы  үрнәге

 Өстәмә әдәбият: 

          1.  «Мәгариф», “Салават күпере”   журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

2.  Татар халык иҗаты: Әкиятләре, табышмаклары, санамышлары.

3. Сүзлекләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС

Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку для 7 класса (русская группа, УМК Хайдарова Р.З

7 нче сыйныфның рус  төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде.  - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2004 нче елны...

рабочая программа по татарскому языку в 6 классе (татарская гуппа)

Тәкъдим ителә торган программа гомуми төп һәм гомуми урта белем бирү өчен кирәкле һәм җитәрлек күләмдәге тел һәм сөйләм материалын үз эченә алган минимум белем эчтәлеген тәшкил итә. Татар теленнән бир...