Рабочие материалы
рабочая программа (5 класс) по теме

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Рабочие материалы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass_izo.pptx462 КБ
Файл karl_bryullov.pptx1.56 МБ
Microsoft Office document icon tabigatnen_zhan_avazy.doc74 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Гүз әллеккә чикләр юк. Гаҗәпләнү – фикерләүгә беренче адым. Сократ

Слайд 2

Кагыйдәләрне исегездә тотыгыз ! 1 . Стенага, тәрәзәләргә рәсем ясаганда басып эшләмәгез. 2. Пыялага рәсем ясаганда ватык урыннарын сайламагыз. 3. Буяулы кулыгыз белән күзегезгә, авызыгызга кагылмагыз. 4. Эшне төгәлләгәннән соң, әйберләрегезне җыярга онытмагыз.

Слайд 3

Әйдәгез, танышыйк! Сез рәсем ясарга яратасызмы? Нинди өлкә сезгә күбрәк якын? Өйдә сезнең үз бүлмәгез бармы? Балалар бүлмәсе нинди булуын теләр идегез? Балалар бүлмәсенең стеналары, тәрәзәләре ничек итеп бизәлгән? Ә сез аның ничек булуын теләр идегез?

Слайд 4

Минем бүлмәм - үзе бер дөнья !

Слайд 5

Бүген миңа ни кирәк? Витражлы буяу; Төрле зурлыктагы рәсемнәр; Скотч; Акриллы буяу; Мамыклы таякчыклар.

Слайд 6

Эшне башлыйбыз. Пыяланың эчке ягына матур рәсемне скотч ярдәмендә ябыштырабыз; Ачык яки караңгы төстәге бер тюбик витражлы буяу алабыз; Рәсемнең контурын сызып чыгабыз; Берникадәр кипкәнен көтеп торабыз.

Слайд 9

Тулысынча кибеп беткәннән соң... Акриллы буяу белән рәсемебезнең эчке өлешләрен буярга тотынабыз; Буяган вакытта кырыйларга чыгып киткән өлешләрен мамыклы таякчыклар белән сөртә барабыз; Рәсемнең кечкенә урыннарын буяу өчен нечкә пумалалар кулланырга мөмкин; Акриллы буяу чатнамый һәм озак саклана.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Выполнила: Шимановская Л.М. Учитель МБОУ СОШ № 11 Г.Нижнекамск Художник Карл Павлович Брюллов

Слайд 2

Карл Павлович Брюллов родился в Санкт-Петербурге 12 декабря 1799 года. Его отец – Павел Иванович Брюллов был известным живописцем, и поэтому художественная судьба маленького Карла была определена сразу после его рождения. Все его братья занимались в Академии художеств, в которой преподавал их отец.

Слайд 3

В детстве Брюллов очень много болел. До 7–ми лет он почти не вставал с кровати. Но его отец был очень строг к нему, и заставлял рисовать его положенное число фигурок, лошадок , наравне с остальными братьями. Если Карл не мог или не успевал это сделать, то самым меньшим наказанием для него было остаться без еды. А однажды за подобную провинность отец так ударил ребенка, что Брюллов остался глухим на одно ухо на всю свою жизнь.

Слайд 4

В Академии художеств Карл учился хорошо, и превосходил всех своих товарищей. Учителя удивлялись, как хорошо рисует этот мальчик. Закончив Академию в 1821 с отличием, Брюллов вступил в Общество поощрения художников. Именно благодаря на средства этого общества он отправляется в Италию, настояв чтоб брат Александр, который закончил академию в один год с ним, ехал туда также. Именно к отъезду в Италию Карл Брюллов стал Карлом Брюлловым по настоянию пппппп апаипаиаиаппипаип Александра Итальянский полдень (Итальянка, снимающая виноград ) 1827

Слайд 5

Жизнь Брюллова в Европе Брюллов посетил множество городов Европы, но Италия ему нравилась больше всего, и он провел тут более 12 лет. Именно здесь Брюллов состоялся как художник, стал известным и популярным мастером. Жизнь в Италии протекала бурно и весело. К 1829 году Брюллов официально разорвал контракт с обществом поощрения художников, которое снабжала художника средствами на жизнь. Возможно, этому способствовал заказ у Брюллова картины « Последний день Помпеи » русским богачом Демидовым. Картину Брюллов рисовал 6 лет.

Слайд 7

Возвращение Брюллова в Россию В 1834 году Брюллов был вызван в Россию императором Николаем I. Его картина «Последний день Помпеи» была выставлена в Академии художеств. Уезжаю из Италии он оставил там свою любовь – графиню Самойлову, которая также очень сильно любила художника. Портрет графини Ю. П. Самойловой с воспитанницей Джованиной Пачини и арапчонком 1834

Слайд 8

В России Карл Павлович Брюллов стал героем. Его встречали с цветами и ликованием. Но личная жизнь в России оставляла желать лучшего. Он влюбился в Эмилию Тимм , которая была виртуозной пианисткой. Все было хорошо, но накануне свадьбы она призналась жениху, что давно живет со своим отцом. Все же они расписались, но после свадьбы ничего не поменялось. Отец Эмилии использовал эту женитьбу как прикрытие, и уже через 2 месяца Брюллову пришлось рррррррррппппррррр расторгнуть брак .

Слайд 9

После этого случая пошли различные сплетни, и Брюллова отвергали практически повсюду. Художник стал часто болеть, а особенно не давало покоя ему его больное сердце. В 1849 году он уехал на лечение за границу, и, в конце концов, оказался в Риме в 1850 году. Там же он и умер через два года 23 июня. Распятие 1837

Слайд 10

Всадница 1831

Слайд 11

Портрет графини Ю. П. Самойловой, удаляющейся с бала с воспитанницей Амацилией Пачини Не позднее 1842

Слайд 12

Девушка в лесу 1851—1852

Слайд 13

Спасибо За Внимание



Предварительный просмотр:

                                   Гүзәллекне күр әле!

         ( 22 апрель - ,,Җир көне”нә багышланган музыкаль монтаж)

                                                                             Гарипова Гузалия Хабибрахмановна

Максат: -  балаларда табигатькә, туган якка мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек хисе      

                       тәрбияләү;

-  матурлыкны тоя, күрә һәм саклый белергә өйрәтү;

-  эстетик зәвыкларын үстерү.

Җиһазлау:  ,,Җир көне”нә багышланган плакатлар, укучылар ясаган рәсемнәр,            

                    урман һәм күл күренеше.

     (Салмак кына музыка яңгырый)

  Җир ул – иң беренче терәк,                      Рәхмәт, җирем, эчкән суларымны,

  Кеше башлап аягына басканда.                Икмәгемне синнән аламын.

  Җир ул – шундый мәйдан,                        Заман җилләренә күкрәк куеп,

  Киерә анда кеше күкрәк.                           Имән кебек үскән балаң мин.

  Газаплар күрә, сөя, көлә,                           Һәрнәрсәне югалтмыйча саклый,

  Эшли, көрәшә, әйләнә иргә.                     Җир хәтерле, җир ул мәрхәмәтле.                    

  Бөтен тамырлары белән                            Үпкәләмәс, бөтенесен кичерер,

  Бәйләнгән кеше җиргә!                             Тойсын гына безнең мәхәббәтне.

1 а. б. 1969 нчы елда Американың Санта – Барбара шәһәре тирәсендә нефть промыселларында зур авария була. Бик күп нефть океанга ага, пляжларны пычрата. Ул авариядан бик күп диңгез хайваннары, бигрәк тә кошлар зур зыян күрәләр.

2 а. б.. Бу трагик хәл Америка кешеләренә бик нык тәэсир итә.Алар елга бер генә мәртәбә булса да кешеләргә, тирәлеккә, табигатькә йогынты турында исләренә төшереп торырга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, Җир көнен билгеләп үтү турында идея туа.

1 а. б.. 1970 нче елның 22 нче апрелендә меңәрләгән Америка халкы шәһәр урамнарына чыгалар.Алар табигатьне саклау турында митинглар, демонстрацияләр үткәрәләр, табигатьне саклау буенча яңа законнар чыгаруны таләп итәләр, агач утырталар, урамнардан чүп – чар җыялар, елга ярларын чистарталар, концертлар оештырып, анда табигать турында җырлар җырлыйлар.

2 а. б.. Ул вакытлардан соң кешеләр аңында һәм үз – үзләрен тотышында табигатькә караш та үзгәрде, сәясәтчеләр табигатьне саклауга кагылышлы законнар кабул иттеләр. Бик күп гади кешеләр дә шуны аңладылар: һәр кеше табигатьне саклау буенча үзеннән өлеш кертә ала. Һәр кеше җылылык һәм электр энергиясен саклый ала; укучыларның китап – дәфтәрләрен саклап тотуы да, табигать сагындагы зур эш булып тора.

1 а. б.. Беренче Җир көнен АКШта гына билгеләп үтәләр. Вакыт үтү белән бу бәйрәмгә дөньяның башка илләре дә кушыла башлый. Россия дә бу бәйрәмгә кушылып китә. Аннан башка безнең илдә хөкүмәт карары белән 15 нче апрельдән 5 нче июньгә кадәр әйләнә - тирәлекне саклау буенча махсус көннәр үткәрелә.

2 а. б. Әйдәгез, без дә сезнең белән шушы мәрхәмәтле акциягә кушылып китик. Елга бер генә мәртәбә булса да Җиребез, табигатебез өчен яхшы эшләр эшлик. Сез үзегез яшәгән өй һәм ишек алларын гына түгел, урамнарны, яр буйларын, чишмә буйларын чистарта аласыз.

1 а. б. Җир турында җыр, шигырь яза аласыз, агач һәм чәчәкләр утырта аласыз. Үзебезнең планетабызны котлый аласыз.

2 а. б. Табигатем – җан рәхәтем!

Син шатлыгым, Син – бәхетем!

Белсен иде бар кешеләр-

Ни кылалар, ни эшлиләр!

Болыннарың, су буйларың,

Урманнарың, чокырларың –

Бар да, бар да кабатланмас,

Бар да матур, бар да ихлас!

Һаваларда синең сафлык!

Суларыңда нинди пакълек!

Саклыймы соң шуны кеше,

Бармы аның монда эше?!

Шунысы менә сызландыра,

Шул, шул инде моңландыра!

Ниләр булыр саф һавасыз,

Пакъ суларсыз, урманнарсыз?

(,,Әбием әкиятләре” җыры. Э. Шәрифуллина сүз. В. Агапов көе.))

                                               

                                                 1 укучы. Борын заманда түгел,

                                                                 Бу әле булган бүген.

                                                                 Зәңгәр болыт каплаган

                                                                 Кара урманның күген.

                                                                 Үскән, ди , бу урманда,

                                                                 Каен да имән , нарат.

                                                                Түбәтәең төшәрлек, ди,

                                                                Агач башына карап.

(Агач башына күтәрелеп карый. Түбәтәе төшеп китә яза. Ике куллап түбәтәенә тотына. Халыкка карап күзләрен уйнатып ала. Алып баручылар икесе ике кырыйга барып баса. Тын гына музыка яңгырый. Катнашучы балалар сәхнәгә чыгалар.)

           2 укучы.

 Ә кояшлы аланнар,

 Мәмрәп пешкән җиләкләр!

 Су алгандай гына тула,

 Җиләк белән чиләкләр.

 Кыргый алмалары кызыл,

 Татып кара – бал гына.

 Син урманның дусты булсаң,

 Уйлап торма, кал гына.

  3. укучы.

 Карурманның эчләрендә

             Бар икән зәңгәр күлләр.

 Чит – читендә зифа камыш,

 Тагы әллә нинди гөлләр!

 Иртә таңда сөлге алып

 Күлгә төшә бар халык.

 Керпе, куян, тиен, поши

 Юыналар су алып.

(Иңнәренә сөлге салган җәнлекләр су буена җыелалар. Көзгегә карагандай, күлгә карап торалар. Зарядка, бер – берсенә массаж ясыйлар. Яр буйлап тәгәрәшәләр.)

  4 укучы. Әллә аю, әллә бүре,                                                                                                                                                      

                  Әллә төлке, әллә керпе.

                  Юынгыч ясап куйганнар,

                  Шундый матур – урман күрке.

                             

 Ур    

Ур       Урман халкы ярата, ди

            Юынырга юынгычтан.

            Күл буена чабалар, ди,

            Иртә белән уянгач та

    5 укучы. Күл буенда үсә икән                                        Кулларын ышкып юалар

                   Сабынлы матур үлән.                                       Әнә шул үлән белән

                       

                          Тут чыбыгыннан ясаган

              Алар теш чистарткычын.

              Энҗе кебек җем – җем итә,

              Тешләрне чистарткачтын.

        6 укучы. Көмеш суны челтер – челтер                        Көмеш күле көзге кебек

                        Биреп тора юынгыч.                                      Күрсәтә икән йөзне.

                        Урман җиле үзе сөлге,                                  Зәңгәр күлдә әллә кемнәр

                        Сөртә битне юынгач.                                     Көтә икән бит безне.

                 Алар шундый матур, ди                                

                 Чәч толымнары озын.

                 Исемнәрен әйтми торам,-

                 Башкага борам сүзем.

  (Балалар барысы бергә кулларын чәбәкли – чәбәкли: ,,Су анасы, Су анасы”, - дип кычкыра)

 

 1 а. б. Аккош күленнән чыккандыр,                Борчылмасын Су анасы,

            Су анасы чәч тарый.                               Борчылмасын кызлар да.

            Тарагын чәлмәсеннәр дип,                    Урманнар имин булырлар,

            Тирә - ягына карый                                 Җырлап торыр без барда.

2 а. б.  Анда төрле җанвар – киек,                     Маңгай уртасында бар, ди,

           Анда керпе, анда болан...                        Шундый кәкре бер мөгез.

           Анда тагын бар икән, ди,                        Кем турында әйтмәкче мин,

           Йөрүчеләр кети уйнап.                            Сез үзегез белегез.

Балалар. Шүрәле!

(,,Шүрәле” көе яңгырый. Бер төркем шүрәле чыгып бии. Басмага Су кызлары чыга. Алар озын

чәчләрен тарыйлар.)

1 укучы. Су кызлары басмаларга                           Су кызлары җырлый икән,

                Басып чәч тарый икән.                            Шүрәлеләр тыңлый, ди.

                Шүрәлеләр бу кызларга                           Иртә таңнан кичкә кадәр

                Сокланып карый икән.                            Монда җырлар тынмый, ди.

,,Су кызлары” җыры :Җил дә түгел, җен дә түгел,           Шүрәле, Шүрәле,

                                      Күренеп йөри торган.                     Безнең янга кил әле.

                                      Шүрәлене саклап тора                    Уртага чык та бие,

                                      Сер тулы кара урман.                     Килешеп тора көе.

( Шүрәлеләр сыгыла – бөгелә бии. Алар Су кызларының чәчләрен тотып – тотып карыйлар. Бер су

кызының тарагы төшеп китә. Аны Шүрәле егете тиз генә алып бирә. Бу Шүрәлене башкалар мактый,

аңа көнләшеп карыйлар.)

1 а. б. Су кызлары җыр җырлап,                        Су кызлары күлгә чумган,

           Шүрәлеләр тыпырдап,                              Шүрәлеләр уңга – сулга.

           Җырлап – биеп ятканда                            Дүрт көпчәкле машина

           Нидер килгән пытырдап.                          Килеп туктаган шунда.

 

( Шүрәлеләр кача, әмма алар ерак китми, агач артларына качып – посып караштыргалап тора.)

2 а. б. Төшкән аннан кешеләр, -                            Кисеп аударганнар, ди,

           Кызлар һәм малайлар, ди.                          Шундый да зур наратны.

           Яр буендагы гөлләрне                                Аңлаганнар җәнлекләр

           Өзеп алгалыйлар, ди.                                  Инде эшләр харапны.

       

                                                     Әле болар китмәгән,

                                                     Эшләре шул бетмәгән.

                                                     Җәйгәннәр ярга җәймә,

                                                     Әллә корганнар хәйлә.

(Кешеләр табын әзерлиләр, ыгы –зыгы килеп йөриләр, тавышланып шаярышалар.)

1 а. б. Якканнар, ди учак та,                                      Бушаган савытларын

           Кош – корт качкан шул чакта.                       Һәм калдык – постыкларын,

           Ярый әле ачуланмый                                      Атканнар зәңгәр күлгә.

           Урман алган кочакка.                                     Су кызлары, балыклар

           Ашаган болар, эчкән,                                      Белмәгәннәр нишләргә.

           Кәеф – сафа да кичкән.

( Су кызлары судан башларын чыгарып карап – карап алалар.)

2 а. б. Шүрәлеләр түзмәгән.

           Ә кешеләр сизмәгән.

           Шүрәлеләр шым гына

           Килгәннәр менә шунда.

(Шүрәлеләр әкрен генә килә, табындагылар аларны күрми. Шүрәлеләр ачулана, йодрык күрсәтеп

 яныйлар. Кешеләр аларны күргәч, котлары очып, бер почмаккарак посалар.)

1 Шүрәле. Күл болганган, урман чүпле,                     2 Шүрәле. Ник төкердең эчәр суга?

                  Сөйләп тормыйм сезгә күпне.                                      Сүндермәдең учакны да!

                  Кети – кети уйныймын,                                                Чәчең тузган, үзең шакшы.

                  Җәзаларга уйлыймын.                                                   Аермыйсың кара – акны.

                     

                         1 а. б.

                                     . Кешеләр әй бииләр,

                                       Ни кылырга белмиләр.

                                       Көләләр болар кет – кет,

                                       Үләбез, үләбез, дип.

                                       Ә берсе чак тын алган.

           

                                       Һәм шунда әйтеп салган:

                     Кеше.

.                                      Булмабыз башка шапшак,

                                       Белдек ни кара, ни ак.

                                       Җибәрегезче, зинһар.

                                       Моннан соң күлегезгә,

                                         Әлбәттә, үзегезгә.

                                         Урман – болыныгызга

                                         Килү түгел, күренмәбез

                                         Хәтта ки күзегезгә.

         

   

         

                          2 а. б. Ышанган шүрәлеләр.                        

                                                 Күр, дөньяда ниләр бар.                              

                                                 Шул кешеләр кебек булмыйк –                

                                                 Бар ул, бар Шүрәлеләр.                                

                                                 Куллар да булсын чиста.                        

                                                 Ак булсын йөзләребез.                            

                                                 Урман – күлләребез дә,                        

                                                 Әйткән сүзләребез дә.                              

     1 укучы. Табигатьтә кунакта вакытта, зинһар өчен, үзегезне тыйнак тотыгыз! Агач  һәм

                    куакларны сындырмагыз, кош ояларын туздырмагыз!

     2 укучы. Урманнарны, суларны, ял итү урыннарын, бер җирне дә чүпләргә ярамый.

                    Истә тотыгыз, сез ташлаган кәгазь - 2, калай банка – 90, полиэтилен капчык – 200,

                    пыяла – 1000 елдан соң гына таркала.

     3 укучы. Укыгыз, тыңлагыз, истә калдырыгыз! 3 млрд. ел эчендә безнең планетада 480 млн.

                    төрдәге үсемлек һхм хайван юкка чыккан.

                                1 а. б. Без – табигать, саклагыз сез безне,

                                           Табигать һәм кеше бербөтен.

                                           Пычранмасын сулар, һава һәм җир,

                                           Капламасын Җирне сөрем, төтен!

                                           Яшәсен бу җирдә хайваннар да,

                                           Үсемлекләр үссен шаулашып.

                                           Кояш көлсен күктә, ай елмайсын.

                                           Яшик Җирдә куәт, көч алып.

         

Балалар.  – Яшәсен Җир! Яшәсен Һава! Яшәсен су! Яшәсен үсемлекләр! Хайваннар да!      

                    Яшәсен бар да!

  ,,Гүзәллекне күр әле” дигән җыр :

                               1. Үткән чакта күрдеңме син

                                   Ал кояшлы, болынлы.

                                   Тирбәлешеп, искән җилдә

                                   Чәчәк үскән урынны.

                                        Куш.: Ныклап кара син дөньяга,

                                                   Гүзәллекне күр әле.

                                                   Аллы – гөлле чәчәкләрдә

                                                   Кояшлы болыт яме.

                                2. Карасаң ныклап дөньяга,

                                    Матурлыкны күрерсең.

                                    Аллы – гөлле чәчәкләрдән

                                    Тәкыялар үрерсең.

                                          Сценарийда шагыйрә Нәҗибә Сафинаның шигырьләре,

                                       ,,Ачык дәрес” 2009 ел, июль. – материаллары кулланылды.

                                       

           



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочие материалы

Коллекция работ и результатов, которая демонстрирует личные усилия, прогресс и достижения....

"Психология и выбор профессии"- рабочие материалы для учащихся

Для учащихся девятых классов выбор профессии - главный вопрос образовательного развития. Им важно сориентироваться в перспективности выбора даль­нейших путей получения образования, определ...

"Психология и выбор профессии"- рабочие материалы для учащихся

Для учащихся девятых классов выбор профессии - главный вопрос образовательного развития. Им важно сориентироваться в перспективности выбора даль­нейших путей получения образования, определ...

Рабочие материалы к урокам по курсу "Родное Прикамье"

Рабочие материалы к урокам по творчеству  пермских писателей В. Воробьёва, Г. Солодникова, М. Голубкова....

Рабочие материалы для 5 класса

Все что необходимо для преподавания курса информатики в 5 классе...

Рабочие материалы по подготовке к написанию сочинения-рассуждения (часть С ЕГЭ)

Материалы могут быть полезны при подготовке к выполнению задания повышенной сложности....