Сәләтле балалар белән эш
рабочая программа (10 класс) по теме
Сәләтле балаларны фәнни-гамәли конференцияләргә һәм олимпиадаларга хәзерләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sltle_balalar_beln_esh_programmasy.doc | 169.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Казан шәһәре Совет районының “124 нче рус-татар гомуми урта белем мәктәбе”
Каралган МБ утырышында беркетмә №1
А.И.Никитина ___________ 2013 нче ел | Килешенгән Милли эшләр буенча директор урынбасары
Л.А.Давыдова ___________ 2013 нче ел | Раслый мәктәп директоры
В.Р.Козловская _______________ 2013 нче ел |
2013/2014 нче уку елы өчен
2013/2014 нче уку елы өчен
5-11сыйныф укучылары өчен оештырылган “Сәләтле балалар белән эш” түгәрәгенең
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Төзүче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөслимова Кадрия Усман кызы
Казан -2013
Түгәрәккә йөрүче укучылар исемлеге
№ | Укучының фамилиясе, исеме | Классы |
1. | Гаделшина Айгөл | 9а |
2. | Степанова Инна | 9а |
3. | Абдулваһапов Камил | 8б |
4. | Мөхәммәтҗанова Эльвира | 11а |
5. | Миннахметова Айзилә | 11а |
6. | Хамидуллина Динара | 11а |
7. | Юлдашова Зарина | 11а |
8. | Гильмиева Дина | 11а |
9. | Хайруллина Динара | 10а |
10. | Зарипова Лейсан | 6б |
11. | Давыдова Лена | 5б |
12. | Тазеева Алия | 5б |
Укучылар белән эшләү расписаниесе
Көне | Вакыты | Классы |
Чәшәмбе | 14.00 - 16.00 | 9-11 |
Җомга | 14.00 -16.00 | 5-6 |
Сәләтле балалар белән эшләүнең максаты:
1. Укучыларның сәләтләрен һәрьяклап ачу һәм үстерү өчен реаль шартлар булдыру.
2. Милли –төбәк компоненты материаллары белән танышу һәм аларны үзләренең эшләрендә кулланулары.
3. Язучыларыбызның иҗатларын тирәнрәк өйрәнү.
4. Дәрестә алган грамматик, орфографик,пунктуацион, сөйләм теле һәм язу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү.
5. Иҗат эше белән шөгыльләнү һәм материалларны төрле басмаларга тәкъдим итү.
6. Фәнни эшләр белән шөгыльләнү өчен җирлек булдыру.
8. Фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашу.
7. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашу.
Сәләтле балалар белән эшләүнең бурычлары:
- Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплексын булдыру.
- Сәләтле балалар белән эшнең авторлык педагогик технологияләрен тудыру.
- Педагогларның сәләтле балалар белән эшләүдә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.
- Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив)тәрбияләнүнең яңа технологияләрен тудыру, эш системасы булдыру. Укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү.
- Сәләтле укучылар белән эшләү өчен махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен программалар төзү.
- Укучыларны мәктәп, район, республика күләмендәге конкурсларда һәм олипиадаларда катнашуларын тәэмин итү.
- Укучыларның район һәм республика күләмендә оештырылган чараларда катнашуларын оештыру, аеруча призлы урыннар алуларына ирешү. Дәрестә һәм дәрестән соң даими эш алып баруга кызыксынуларын үстерү.
- Олимпиадалар үткәрү турында положениеләрдә мәктәп, район, республика олимпиадаларының үткәрелү шартлары белән даими таныштыру.
- Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.
- Регионның, илнең реаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.
Аңлатма язуы
Укытуның төрле этабында укытучының психологик күзәтүләр алып баруы һәм укучылардагы үзгәрешне өйрәнеп торуы сорала; дәрестә кулланылган метод һәм алымнар укучыларның сәләтләре үсүенә ни дәрәҗәдә тәэсир итә, укучы күпме мөстәкыйль эшли ала, дәрестә катнашу дәрәҗәсе ничек, фән белән кызыксынуы үсәме, хәтер һәм дикъкать дәрәҗәсе, ихтыяры, фикерләү дәрәҗәсе ничек, аның актив яки пассив булуы, анализлый һәм йомгаклый белү сәләте, эш темпы ничек, ни өчен теге яки бу укучы материалны аңламый яки биремнәрне эшләргә өлгерми һәм башка шундый мәсьәләләр белән укытучы кызыксынып торырга тиеш.
Дәрес материалы, кулланылган метод һәм алымнар, күнегүләр укучыларның яшь һәм белем аермалыкларын, гомуми үсеш дәрәҗәсен, психологик үзенчәлекләрен истә тотып сайлана.
Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы, барлык укучыларның интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга туплавы, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен (психикасы, кызыксынуы, ихтыяҗы, омтылышы, сәләте, белем үзләштерү дәрәҗәсе, фикерләү дәрәҗәсе, хәтере, ихтыяр көче, сизгерлеге, эмоциональлеге), уңай һәм кимчелекле якларны, аларның белем дәрәҗәләрен даими өйрәнүе таләп ителә. Шул вакытта гына ул укучыларга дифференциаль һәм аерым (индивидуаль) якын килү һәм кимчелекләрен булдырмау чараларын күрелә.
Татар теле һәм әдәбиятыннан өстәмә белем бирү курсы буенча төзелгән “Сәләтле балалар белән эшләү программасы” укучыларның төрле өлкәләрдә сәләтләрен ачуны һәм үстерүне күздә тота. Программа нигезендә эшчәнлек дәресләрдән соң уздырыла. Анда балаларның татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү, аңа мәхәббәт тәрбияләү бурычы куела. Курска татар халкы тарихын, аның бай мирасын өйрәнергә теләгән балалар йөри.
Сәләтле бала тәрбияләгез.
(Дэвид Льюи)
- Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән җавап бирәм.
2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгалтмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.
3. Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.
4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.
5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.
6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.
7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы нәрсәләрне даими укыйм.
8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар – хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.
9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән – икәү калып сөйләшергә вакыт табам.
10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.
11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.
12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.
13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.
14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.
Календарь-тематик план
№ | Дәрес темасы | Сәг. саны | Үзләштерергә тиешле күнекмәләр | Үткәрү вакыты |
1. | Оештыру. Максат һәм бурычлар белән таныштыру. Фәнни берләшмәләргә бүленү. | 2 | Укучыларның үз бурычларын аңлаулары, максат һәм бурычларын билгели алулары. | 04.09. 2013 |
2. | Татар теле һәм әдәбиятына кереш курс. | 2 | Татар теленнән һәм әдәбияттан нинди бүлекләргә басым ясарга тиешлеген билгеләү. | 06.09. 2013 |
3. | “Кызыклы грамматика” дәресләре. | 2 | Фонетика бунча булган белем-күнекмәләрен системага салу, киңәйтү. | 11.09. 2013 |
4. | Транскрипция. | 2 | Сүзләргә транскрипция ясау. | 13.09. 2013 |
5. | Дифтонглар. | 2 | Сүзләрдә дифтонгларны таба алулары. | 18.09. 2013 |
6. | Сингармонизм төрләре. | 2 | Татар теленең сингармонизмга буйсынган сүзләрен башка тел сүзләре белән чагыштыру. | 20.09. 2013 |
7. | Тартыкларның охшашлануы һәм чиратлашуы. | 2 | Тартык вавзлардагы үзгәрешләрне таба алулары. | 24.09. 2013 |
8. | Язу тарихы турында. | 2 | Татарларның язу тарихы белән тирәнтен танышу. | 27.09. 2013 |
9. | Фонетикадан тестлар эшләү. | 2 | Белем-күнекмәләрен практикада кулллана алулары. | 02.10. 2013 |
10. | “Кызыклы гармматика” дәресләре. | 2 | Сүз төркемнәрен кабатлау, аларга морфологик анализ ясау күнекмәләре булдыру. | 04.10. 2013 |
11. | Мөстәкыйль сүз төркемнәре | 2 | Дәрестә үзләштергән материалларны ныгыту. | 09.10. 2013 |
12. | Ярдәмче сүз төркемнәре. | 2 | Дәрестә үзләштергән материалларны ныгыту. | 11.10. 2013 |
13. | Сүзләргә морфологик анализ. | 2 | Белем-күнекмәләрен практикада кулллана алулары. | 16.10. 2013 |
14. | “Кызыклы грамматика” дәресләре. | 2 | Татар теленең сүзлек составына күзәтү, сүзләрнең лексик мәгънәсен билгеләү. | 18.10. 2013 |
15. | Сүзләр уйнатыйк. | 2 | Сурәтләү чараларын текстан эзләү һәм табу күнекмәләрен булдыру. | 23.10. 2013 |
16. | Фразеологик әйтелмәләр. | 2 | Тел байлыкларын арттыру. | 23.10. 2013 |
17. | Сүзлекләр. Төрле сүзлекләр белән эш. | 2 | Сүзлекләр белән эшләү күнекмәләрен булдыру. | 25.10. 2013 |
18. | “Кызыклы грамматика” дәресләре. | 2 | Җөмлә төрләре, аларга синтаксик анализ ясау күнекмәләре. | 29.10. 2013 |
19. | “Кайда сорау, кайда нокта?..” | 2 | Гади җөмлә турында булган белем-күнекмәләрен киңәйтү, ныгыту. | 29.10. 2013 |
20. | Җөмләләр турында... | 2 | Кушма җөмләләр турында булган белем-күнекмәләрен киңәйтү, ныгыту. | 01.11. 2013 |
21. | Тезмә кушма җөмләләр. | 2 | Тезмә кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау күнекмәләрен ныгыту. | 08.11. 2013 |
22. | Иярченле кушма җөмләләр. | 2 | Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау күнекмәләрен ныгыту. | 13.11. 2013 |
23. | Татар теле галимнәре. | Татар теле галимнәре турында мәгълүмат бирү. | 15.11. 2013 | |
24. | Сайлап алган темаларга тестлар үтәү. | 2 | Тест үтәү күнекмәләрен ныгыту. | 20.11. 2013 |
25. | Татар язучылар һәм шагыйрьләренең юбилейлары. | 2 | Язучылар һәм шагыйрьләр турында төгәл даталарны истә калдыру. | 22.11. 2013 |
26. | Олимпиадаларга хәзерләнү. | 2 | Олимпиадага хәзерләнү, белем һәм күнекмәләрне ныгыту. | 27.11. 2013 |
27. | Мәктәп олимпиадасында катнашу. | 2 | Мәктәп олимпиадасында катнашу. | 29.11. 2013 |
28. | Бөтенроссия олимпиадасында катнашу. | 2 | Бөтенроссия олимпиадасында катнашу. | 04.12. 2013 |
29. | Халыкара олимпиадада катнашу. | 2 | Интернет буенча халыкара олимпиадасы биремнәрен үтәү. | 06.12. 2013 |
30. | Татар язучылары иҗатларына күзәтү. | 2 | Әдәби әсәрләр өстендә эшләү күнекмәләрен үстерү. | 11.12. 2013 |
31. | Татар шагыйрьләре иҗатына күзәтү. | 2 | Шигъри әсәрләр өстендә эшләү күнекмәләрен үстерү. | 13.12. 2013 |
33. | Әдәбият терминнары. | 2 | Әдәби терминнарны искә төшерү, яңа терминнар турында төшенчә алулары. | 18.12. 2013 |
34. | Милли бизәкләр. | 2 | Халкыбызның милли бизәкләре турында сөйләнгән әсәрләрне уку. | 20.12. 2013 |
35. | Татар халык авыз иҗаты. | 2 | Татар халык авыз иҗаты һәм аның төрләре белән танышуны дәвам итү. | 25.12. 2013 |
36. | Әкиятләр һәм аларның төрләре. | 2 | Әкиятләрне тематик яктан төрләргә бүлү күнекмәләрен үстерү. | 15.01. 2014 |
37. | Тылсымлы әкиятләр. | 2 | Тылсымлы әкиятләрнең үзләренә хас үзенчәлекләрен ачыклый алулары. | 17.01. 2014 |
38. | Хайваннар турында әкиятләр. | 2 | Хайваннар турында булган әкиятләрнең үзләренә хас үзенчәлекләрен ачыклый алулары. | 22.01. 2014 |
39. | Тормыш-көнкүреш әкиятләре. | 2 | Тормыш-көнкүреш әкиятләренең үзләренә хас үзенчәлекләрен ачыклый алулары. | 24.01. 2014 |
40. | Әкияттәге образларны туплау һәм аларга хас сыйфатларны билгеләү. | 2 | Әкияттәге образларны туплау һәм аларга хас сыйфатларны билгели алулары. | 29.01. 2014 |
41. | Татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләре белән чагыштырып өйрәнү. | 2 | Татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләренә хас булган образларны, детальләрне таба алулары. | 31.01. 2014 |
42. | Табышмаклар. | 2 | Акыл-зиһеннәрен үстерү. | 05.02. 2014 |
43. | Мәкальләр һәм аларның тематикасы. | 2 | Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлаулары һәм тематик яктан аера белүләре. | 07.02. 2014 |
44. | Сынамышлар. | 2 | Сынамышларны асылын аңлый алулары. | 12.02. 2014 |
45. | Интернет материалларыннан дөрес файдалану. | 2 | Интернет материалларыннан дөрес файдалану күнекмәләре булдыру. | 12.02. 2014 |
46. | Татарча викепидия. | 2 | Татарча викепидия белән кулланырга өйрәнү күнекмәләре булдыру. | 14.02. 2014 |
47. | Электорон китапханәдән ничек файдаланырга. | 2 | Электрон китапханәләр белән эшләү күнекмәләрен булдыру. | 18.02. 2014 |
48. | Газета-журналларга күзәтеп бару. | 2 | Вакытлы матбугат битләренә күзәтү ясау күнекмәләре булдыру. | 21.02. 2014 |
49. | Аудитория һәм оратор. | 2 | Аудитория алдында чыгыш ясау кагыйдәләрен өйрәнү, оратор нинди булырга тиешлеген ачыклау. | 26.02. 2014 |
50. | Фәнни-гамәли конференцияләргә тема сайлау. | 2 | Фәнни-гамәли конференцияләргә бирелгән тема буенча үзеңә подтема сайлау. | 28.02. 2014 |
51. | Фәнни-гамәли конференцияләргә план төзү. | 2 | Бирелгән темага катлаулы план төзергә өйрәнү. | 05.03. 2014 |
52. | Рефератларга план буенча материал хәзерләү. | 2 | План буенча интернет һәм китап материалларын, фәнни тикшеренү нәтиҗәләрен бергә тупларга өйрәнү. | 07.03. 2014 |
53. | Рефератларны тиешле калыпка салу. | 2 | Рефератларны дөрес калыпка салу, титул битләрен дөрес язу күнекмәләре булдыру. | 12.03. 2014 |
54. | Матбугат битләренә күзәтү. | 2 | Вакытлы матбугат битләренә күзәтү ясау күнекмәләре булдыру. | 14.03. 2014 |
55. | Кроссвордлар һәм ребуслар чишү. | 2 | Акыл-зиһеннәрен үстерү, сүзлек заапсларын арттыру. | 19.03. 2014 |
56. | Кроссвордлар һәм ребуслар төзү. | 2 | Акыл-зиһеннәрен үстерү, сүзлек заапсларын арттыру. | 21.03. 2014 |
57. | Нәрсә ул тезис? Аны ничек язарга? | 2 | Тезис турында төшенчә, аны язу күнекмәләре булдыру. | 02.04. 2014 |
58. | Нәрсә ул мәкалә? | 2 | Мәкалә язарга өйрәтү. | 09.04. 2014 |
59. | Мәкалә язу серләре. | 2 | Газета-журналлардагы мәкаләләрнең төзелешен өйрәнү. | 11.04. 2014 |
60. | Каләм тибрәтүчеләргә. | 2 | Мәкалә, шигырь, хикәя язуның серләренә төшендерү. | 16.04. 2014 |
61. | Шигырь конкурсларында катнашу өчен шигырь сайлау. | 2 | Шигырь конкурсларында катнашу өчен шигырь сайлау, аларны уку күнекмәләре булдыру. | 18.04. 2014 |
62. | “Казан – минем туган йортым” конкурсына хәзерләнү. | 2 | Туганяк, туган җир турында шигырьләрне дөрес уку күнекмәләре булдыру. | 23.04. 2014 |
63. | “Тукай йолдызчыклары” конкурсына әзерләнү. | 2 | “Тукай йолдызчыклары” конкурсына шигырьләр әзерләү. | 25.04. 2014 |
64. | “Кояшлы күпер” конкурсына әзерләнү. | 2 | “Кояшлы күпер” конкурсына шигырьләр әзерләү. | 30.04. 2014 |
65. | Сәнгатьле уку күнегүләре. | 2 | Сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эш. | 07.05. 2014 |
66. | Яшь тәрҗемәчеләр көне. | 2 | Рус теленнән татар теленә, татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү. | 14.05. 2014 |
67. | “Зирәк тиен” бәйгесендә катнашу | 2 | “Зирәк тиен” бәйгесендә катнашу. | 16.05. 2014 |
68. | Язгы табигатькә экскурсия. | 2 | Язгы табигатьтә үзләре иҗат иткән әсәрләрне уку. | 21.05. 2014 |
69. | Милли китапханәгә экскурсия. | 2 | Татарстанның милли китапханәсенә экскурсия ясау, аның эше белән танышу. | 23.05. 2014 |
70. | Еллык эшкә анализ ясау. | 2 | Еллык эшкә анализ, укучыларны тәбрикләү. | 28.05. 2014 |
Кулланылган әдәбият:
- Д.М.Абдуллина, Л.Г.Гыйләҗева. Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен тестлар һәм иҗади биремнәр. К., 2008.
- Л.Н.Ногманова. Ш.Ф.Садыйков. Н.В.Максимов. Бердәм республика экзаменына әзерләнәбез. Татар теле. К., 2007.
- Л.Н.Ногманова. Г.Д.Садыйкова. Г.Г.Минһаҗева. Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен кулланма, К.,2008.
- “Мәгариф” журналлары.
- Н.В.Максимов. Татар теленнән тестлар, К., 2002.
- Татар халык авыз иҗаты. Табышмаклар.
- Ф.С.Сафиуллина. Г.Б.Ибраһимов. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. К., 1998.
- Ф.С.Сафиуллина. Г.Ә.Нәбиуллина. Татар теленнән тестлар. Синтаксис. К., 2006.
- Ф.С.Сафиуллина. М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле. Казан, 2002.
- Интернет материаллары.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы
Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...
Сәләтле балалар белән эшләү.Табигать фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү.
Әлеге тестны 8-9 нчы классларда географиядән олимпиадага әзерләгән вакытта кулланырга мөмкин. Сораулар фәннең төрле юнәлешләреннән алынды....
"Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе "16 нчы "Огниво"Балалар иҗат үзәге"
"Үз тарихын тирән төшеп эзләп тапкан халык,киләчәген дә шулкадәр ерак күрә ала"дигән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган өчен диплом....
Сәләтле балалар белән эшләү программасы
Сәләтле балар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе.Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты - һәр укучының сәләтен,иҗади башлангычын үстерү....
Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы (рус балалары өчен) эш программасы
Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы (рус балалары өчен)Эш программасы...