11 класс программа
рабочая программа (11 класс) по теме
Гомуми белем мәктәбендә укучыларга татар теленең фонетик, интонацион-просодик, лексик, грамматик катламнары турында төп мәгълүмат бирелә.
Фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим:
- татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү;
- татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү;
- авазларны сүзләрдә, сүзтезмә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү;
- сөйләмне, синтагмаларга бүлеп, интонацион яктан дөрес оештырырга күнегү.
Лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләренең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да (пешерергә - варить, юарга – стирать, мыть һ. б.), рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала. Бу очракта укучыларның сөйләмендәге лексик-семантик хаталарны киметү мөмкинлекләре күбәя. Татар телендә күпмәгънәлелек (полисемия) күренешенең аеруча киң таралуын истә тотып, укытучы сүзнең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап алу күнекмәләрен камилләштерүгә аерым игътибар бирергә тиеш.
Грамматик күнекмәләрен үстерү – төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә. Димәк, бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик яки монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешлә текстның грамматик дөреслеген һәм төгүллеген тәэмин итәргә тиешләр.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
11_klass_pprogramma.doc | 308 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Аксубаевская средняя общеобразовательная школа №2»
Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан
Рассмотрено: Согласовано: Утверждаю:
на заседании ШМО заместитель директора по УВР Директор МБОУ «Аксубаевская СОШ №2»
протокол №1 от 29 августа 2013 г. ____________ (Ф.М.Фахрутдинова) Приказ № 137-осн. от 31 августа 2013г.
____________( Ф.В.Вафина) «29» августа 2013г. _____________ (А.М.Сударев)
Рабочая программа по татарскому языку
(11 класс русскоязычная группа)
Составил:
учитель первой кв. категории
Хамидуллина Резида Рахимзяновна Рассмотрено на заседании педагогического совета
МБОУ «Аксубаевская СОШ №2»
Аксубаевского муниципального района РТ
Протокол №1 от 29 августа 2013г.
2013 – 2014 уч. Год
Аңлатма язуы
11нчы сыйныфларның татар теленнәнн эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1.Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан республикасы Законы.
2. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации).
3. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
- 6 статья – белем алу теле (телләре)
- 7 статья – Мәгарифнең дәүләт стандартлары
- 10 статья – уку-укыту программалары
- 32 статья – Мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.
4. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 нче номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).
5. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы, 1 – 11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010, К.С. Фәтхуллова.
6.Дәреслек - Татар теле , 11нче класс. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан “Мәгариф” нәшрияты, (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), Казан, “Мәгариф”, 2010 ел
Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы”нда әйтелгәнчә, гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныфларда үзләштерелгән белемнәр һәм сөйләм күнекмәләре киңәйтелә, камилләштерелә һәм алга таба үстерелә. Шунлыктан рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү төп максат итеп билгеләнә.
Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:
- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
- карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
- тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
- фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;
- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, граматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.
Санап чыккан бурычларны хәл итү нәтиҗәсендә гомуми белем мәктәбендә укучы балалар тел (лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компетенөиясенә ия булырга, ягъни белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә кулланылырга тиешләр.
Гомуми белем мәктәбендә укучыларга татар теленең фонетик, интонацион-просодик, лексик, грамматик катламнары турында төп мәгълүмат бирелә.
Фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим:
- татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү;
- татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү;
- авазларны сүзләрдә, сүзтезмә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү;
- сөйләмне, синтагмаларга бүлеп, интонацион яктан дөрес оештырырга күнегү.
Лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләренең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да (пешерергә - варить, юарга – стирать, мыть һ. б.), рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала. Бу очракта укучыларның сөйләмендәге лексик-семантик хаталарны киметү мөмкинлекләре күбәя. Татар телендә күпмәгънәлелек (полисемия) күренешенең аеруча киң таралуын истә тотып, укытучы сүзнең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап алу күнекмәләрен камилләштерүгә аерым игътибар бирергә тиеш.
Грамматик күнекмәләрен үстерү – төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә. Димәк, бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик яки монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешлә текстның грамматик дөреслеген һәм төгүллеген тәэмин итәргә тиешләр.
Гомуми белем мәктәбендә грамматикага өйрәткәндә, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибы укытучы игътибарыннан читтә калмаска тиеш, чөнки татар һәм рус телләрендәге сөйләмдә сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләү закончалыклары күпкә аерылалар; шуңа күрә татар сөйләмендәге иң актив җөмлә калыплары рус телендәге калыплар белән чагыштырылырга, гамәли үзләштерелергә тиеш.
Гомуми белем мәкәбендә сөйләү эшчәнлегенең барлык төрләре (сөйләү, тыңлап аңлау, уку, язу) буенча укучыларның күнекмәләре киңәйтелә:
- аларны, җанлы сөйләмне тыңлап, кирәкле мәгълүматны сайлап алырга һәм тулысынча аңларга;
- диалогик аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешергә;
- үз фикерләрен белдереп, вакыйгаларны һәм күренешләрне яктыртырга;
- укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештырырга өйрәтү эшләре иң мөһимнәрдән берсе.
Гомуми урта (тулы) белем мәктәбендә (10-11 нче сыйныфлар) укучыларның лексик-грамматик белемнәре гомумиләштерелә һәм системалаштырыла; телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре һәм фикерләү сәләте үстерелә; татар теле дәресләрендә укучыларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирелә.
10-11 нче сыйныфларда өйрәнелә торган лексик темалар киңәя бара, ягъни концентрик рәвештә үсеш ала. Алар тел күренешләрен сөйләм ситуацияләре аша үзләштерү һәм практикада куллану, татар халкының тарихи үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген күзаллау, Татарстанда һәм Россиядә яшәүче башка халыклар турында күпкырлы мәгълүмат алу һәм укучыларның гомуми белем дәрәҗәсен арттыру өчен нигез булып тора. Бирелгән программада татар теле грамматикасы буенча укучыларның белем дәрәҗәсен күзаллау, нигездә уңай хәл ителә, шулай ук телгә әдәби текст, татар әдәбияты өлгеләре аша өйрәтү юнәлешенә зур игътибар бирелә
Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде. Татар теленнән эш прграммасы белем бирү учреждениесенең уку планы нигезендә гамәлдәге базис план буенча 11 нче сыйныфта атнага 1 сәгать татар теле исәбеннән төзелә.
Сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын үзләштерүгә таләпләр
- татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен гамәли белү (сингармонозм һәм аның төрләре – рәт һәм ирен гармониясе, тартыклар ассимиляциясенең типик очраклары, саңгырау тартыкларның ике сузык арасында яңгыраулашуы, редукция, элизия күренешләре);
- татар теленә генә хас фонемаларның дөрес әйтелешенә ирешү: [ә], [ө], [ү], [w], [къ], [гъ], [һ], [җ], [ң], [ы], [э], [,] (һәмзә);
- татар телендә сүз басымының үзенчәлекле кулланылыш очракларын белү һәм аерым грамматик формалардагы фигыльләргә, сыйфатларга, рәвешләргә, алмашлыкларга басымны дөрес кую;
- татар теленең иҗек калыпларын гамәли белү;
- иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйләү: күк – күге, кунак – кунагы, тап – таба, тек әле – [тегәле];
- татар сөйләмен синтагмаларга дөрес бүлә белү һәм логик басымның җөмләдәге урынын таба алу;
- гади һәм кушма, хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтә алу;
- актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрнең язылышын истә калдыру. Кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес яза белү;
- татар һәм рус телләрендәге фонетик аермаларны аңлата белү.
Сөйләмнең лексик ягын үзләштерүгә таләпләр
- аралашу темаларына караган лексик һәм фразеологик берәмлекләрнең кулланылышын гамәли үзләштереп бару;
- алынмма сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү;
- татар телендә сүз ясалышының төп ысулларын белү (исем, сыйфат һәм фигыль ясагыч продуктив кушымчалар, кушма сүзләр, тезмә сүзләр, парлы сүзләр, кыскартылма сүзләр);
- антоним, синоним, омонимнарны аера һәм сөйләмдә урынлы куллана алу;
- татарча-русча, русча-татарча һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;
- лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгьнәләрен, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен аңлата алу.
Сөйләмнең грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр
- һәр сүз төркеменең сөйләмдә кулланылышын, төрләнешен, ясалыш ягыннан төрләрен, төркемчәләрен һәм язылышын гамәли үзләштерү;
- сүз төркемнәренә хас аерым грамматик категорияләрнең татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү:
- татар телендә исемнең род категориясе булмавы һәм аның лексик берәмлекләр белән бирелеше;
- татар телендәге исемдә тартым категориясе булуы һәм аның рус телендә бирелеше;
- татар телендә хикәя фигыльнең заман формаларының мәгьнәви үзенчәлекләре;
- татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы, шунлыктан аның төрле формалар белән бирелеше;
- татар телендә сыйфатланмыш белән ярашмавы;
- бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе;
- татар сөйләмендә кисәкчәләрнең препозитив (иң, үтә, тома, шыр, әллә) һәм постпозитив (түгел, бит, инде, әле, гына/генә, кына/кенә, ук/үк) булуы;
- татар телендә саннарның һәм сыйфатларның исем янында төрләнмәве (өч малайда – у трех мальчиков, бишенче сыйныфта – в пятом классе, җиде баланың – у семи детей, маҗур бинада – в красивом здании);
- микьдар саны белән янәшә килгәндә, исемнәрнең сан белән төрләнмәве.
- татар телендәге ымлыкларны рус теленде эквивалентлары белән чагыштырып, сөйләмдә куллануга ирешү;
- татар һәм рус телләрендәге зат һәм күрсәтү алмашлыкларының килеш белән төрләнү үзенчәлекләрен истә тоту;
- җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм бәйләүче чараларны гамәли үзләштерү;
- татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыруга ирешү;
- татар җөмләсендә сөйләм яңалыгы – реманың хәбәр алдында урнашуын белеп эш итү (Бүген безгә кунаклар килә. Кунаклар безгә бүген килә. Кунаклар бүген безгә килә);
- татар телендә иярченле кушма җөмләләрнең, аналитик төре белән беррәттән, үзенчәлеклә синтетик төрен таба белү: аларның баш җөмләгә кушымчалар, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, янәшә килү чарасы белән бәйләнүләрен гамәли үзләштерү;
- татар телендәге синтетик иярчен җөмләләрнең һәрвакыт баш җөмлә алдыннан килү үзенчәлекләренә нигезләнеп, сөйләм оештыра алу;
- татар текстындагы мөстәкыйль җөмләләрнең актуаль кисәкләргә бүленү үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, аны структур яктан дөрес төзи белү;
- бер үк фикерне төрле синтаксик модельләр белән белдерергә өйрәтү;
- язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куюга ирешү: ия белән хәбәр арасында сызык, җөмләнең аерымланган кисәкләре, модаль сүзләр, тиңдәш кисәкләр янында өтер, кушма җөмләдә тыныш билгеләре (өтер, ике нокта, сызык)
Учебно-методический комплекс:
Учебник: 1.Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева “Татар теле” 11 сыйныф, Казан «Мәгариф» нәшрияты, 2010 ел.
2 . Р. З. Хайдарова «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру өчен тематик план», Яр Чаллы, 2009
3 . Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар.Төзүче –автор К.С.Фәтхуллова, Ф.К.Җәүһәрова.” Мәгариф”, 2010 3. Рус мәктәпләрендәге татар төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартлары.
4. Рус төркеме укучылары өчен белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Өстәмә әдәбият:
1.Ч.М.Харисова «Теория и практика обучения татарскому произношению в русскоязычных школах»
2. Ф.Ф.Харисов «Основы методики обучения татарскому языку как неродному.
3 . Р.Р.Нигьмәтуллина “Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр”
4. Р.З. Хәйдәрова “11 нчы сыйныф өчен методик ярдәмлек”, Казан “Мәгариф”, 2009 ел
5. “Р.С. Нурмухаметов «Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся», Казань, «Гыйлем», 2008 год.
6. Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гиниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле укыту», Яр Чаллы, 2006 ел
7. Р. Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел”, контроль текстлар һәм тестлар, Казан, “Мәгариф”, 2005 ел.
Укыту чаралары һәм әдәбият
Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият | Укыту чаралары |
1.“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 сыйныф,К.С.Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүһәрова, Казан, 2010ел, 2.Хисаметдинова Р.Ф.җитәкчелегендәге иҗади төркем, укыту-методик кулланма,Яр Чаллы, 2006 ел 3.Д.Т.Гыйльманова, Укыту-методик кулланма, Яр Чаллы, 2006 4.Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, К.Г.Сәлимҗанова, Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру, 11 сыйныф, Яр Чаллы, 2008ел | Хәсәнова Н.М.”Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы” 1-2 нче кисәк, Яр Чаллы, 2003 Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева “ Татар теле-11” Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел | кассеталар, таблицалар, индивидуаль карточкалар, татар язучыларының портретлары, магнитофон һ.б. Компьютер, проектор, интерактив такта |
Программаның эчтәлеге
№ | Бүлекләр | Сәгать | Темага кагылышлы лексик-грамматик материал |
1. | Алда юллар, кайсын сайларга.... | 17 | Сузык һәм саңгырау авазлар.Хикәя фигыль.Җөмлә кисәкләре.Сыйфат фигыль.Бәйлекләр.Зат алмашлыклары.Хәл фигыль формалары.Бәйлек сүзләр. |
2. | Татарстан – минем туган җирем | 5 | Сан төркемчәләре.Сүз ясагыч кушымчалар.Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль |
3. | Гаилә һәм балалар | 8 | Тартым кушымчалары.Рәвеш төркемчәләре.Фразеологизмнар.Кисәкчәләр. |
4. | Мәхәббәт – гаилә нигезе | 4 | Исем фигыль.Инфинитив. Боерык фигыльләрнең төрләнеше.Теркәгечләр. |
Барысы: | 34 |
Практик эшләр
№ | Эш төре | Сәгать саны |
1. | Сүзлек диктанты | 1 |
2. | Диктант | 2 |
3. | Контроль эш | 2 |
4. | Изложение | 1 |
5. | Сочинение | 1 |
Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү
сыйныф | Сүзләр |
11 | 33-35 сүз |
Диктантның күләме һәм аны бәяләү
сыйныф | Уку елы башында | Уку елы ахырында |
11 | 110-120 сүз | 115-125 сүз |
Изложенияләрне бәяләү
сыйныф | Уку елы башында | Уку елы ахырында |
11 | 175-180 сүз | 190-210 сүз |
№ | Дәрес темасы | Сәгать | Дәрес тибы | Көтелгән нәтиҗәләр | Үткәрү вакыты. План буенча. | Үткәрү вакыты. Фактик |
Алда юллар кайсын сайларга | 17 | |||||
1. | Хикәя фигыльнең заман формалары. | 1 | ГКК | Хикәя фигыльнең заман формаларын сөйләмдә куллана белү | ||
2. | Җөмлә кисәкләре. | 1 | ЛКФ | Җөмлә кисәкләрен таба белү | ||
3. | Килешләр. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. | 1 | ЛГКК | Килешләрне белү, җөмлә төзүдә килеш кушымчаларын дөрес куллана белү | ||
4. | Теләк белдерү формасының зат-сан белән төрләнеше. | 1 | ЛГКК | Теләк белдерү формаларын сөйләмдә куллана белү | ||
5. | Сыйфат фигыльнең заман формалары. | 1 | ГКК | Сыйфат фигыльнең заман формаларын җөмлә төзегәндә куллана белү | ||
6. | Шарт фигыль. | 1 | ЛГКК | Шарт фигыль формаларын тәрҗемә итә белү | ||
7. | Хикәя фигыльнең юклык формасы. | 1 | ГКК | Хикәя фигыльнең юклык формаларын сөйләмдә куллана белү | ||
8. | Хәл фигыль, сыйфат фигыль. | 1 | ЛКФ | Хәл фигыль, сыйфат фигыль формаларын ясый белү | ||
9. | Диктант | 1 | Белемнәрне тикшерү, бәяләү | Текстны ишетеп аңлау күнекмәләрен тикшерү | ||
10. | Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. | 1 | ГКК | Зат алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү | ||
11. | Сүз ясагыч кушымчалар. Сыйфат ясагыч кушымчалар. | 1 | ЛГКК | Исем ясагыч кушымчаланы куллана белү | ||
12. | Хәл фигыль формалары. | 1 | ГКК | Хәл фигыль формаларын сөйләмдә куллана белү | ||
13. | Бәйлек сүзләр. | 1 | ГКК | Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану | ||
14. | Сыйфат + исем конструкциясе. | 1 | ЛГКК | Сыйфат + исем конструкциясен сөйләмдә куллана белү | ||
15. | Контроль эш. | 1 | Белемнәрне тикшерү, бәяләү | Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү | ||
16. | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. | 1 | ГКК | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану | ||
17. | Ия белән хәбәр арасында сызык. | 1 | ЛКФ | Ия белән хәбәрне таба белү | ||
Татарстан Республикасы | 5 | |||||
18. | Изложение. | 1 | Белемнәрне тикшерү, бәяләү | Укучыларның ишетеп аңлау, язу күнекмәләрен тикшерү, бәяләү | ||
19. | Сан төркемчәләре, санның ясалышы һәм язылышы. | 1 | ЛГКК | Сан төркемчәләрен сөйләмдә куллану | ||
20. | Алмашлык төркемчәләре. | 1 | ЛКФ | Алмашлык төркемчәләрен сөйләмдә куллану | ||
21. | Сочинение. | 1 | Белемнәрне тикшерү, бәяләү | Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү | ||
22. | Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат, сан белән төрләнеше. | 1 | ЛГКК | Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль формаларын куллана белү | ||
Гаилә һәм балалар | 8 | |||||
23. | Бәйлек сүзләрнең төрле килешләрдә кулланылышы. | 1 | ЛКФ | Бәйлек сүзләрне җөмлә төзүдә куллана белү | ||
24. | Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат, сан белән төрләнеше. | 1 | ЛКФ | Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат, сан белән төрләнешен белү | ||
25. | Сүзлек диктанты. | 1 | Белемнәрне тикшерү, бәяләү | Укучыларның ишетеп аңлау күнекмәләрен тикшерү | ||
26. | Рәвеш төркемчәләре. | 1 | ГКК | Рәвеш төркемчәләре сөйләмдә куллана белү | ||
27. | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр, әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре. | 1 | ЛКФ | Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне, әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләрен сөйләмдә куллана белү | ||
28. | Контроль эш. | 1 | Белемнәрне тикшерү, бәяләү | Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү | ||
29. | Кисәкчәләр. | 1 | ГКК | Җөмләдә кисәкчәләрне Таба белү, аларны сөйләмдә куллана белү | ||
30. | Исем фигыль. | 1 | ГКК | Исем фигыльләрне сөйләмдә куллана белү | ||
Мәхәббәт-гаиләнең нигезе | 4 | |||||
31. | Инфинитив. Диктант. | 1 | ГКФ | Инфинитивны сөйләмдә куллана белү | ||
32. | Боерык фигыльнең зат һәм сан белән төрләнеше. | 1 | ГКК | Боерык фигыльнең зат һәм сан белән төрлән- дерә белү | ||
33. | Бәйлек сүзләр. | 1 | ГКК | Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллана белү | ||
34. | Теркәгечләр. | 1 | ГКФ | Теркәгечләрне сөйләмдә куллана белү |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Аксубаевская средняя общеобразовательная школа №2»
Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан
Рассмотрено: Согласовано: Утверждаю:
на заседании ШМО заместитель директора по УВР Директор МБОУ «Аксубаевская СОШ №2»
протокол №1 от 29 августа 2013 г. ____________ (Ф.М.Фахрутдинова) Приказ № 137-осн. от 31 августа 2013г.
____________( Ф.В.Вафина) «29» августа 2013г. _____________ (А.М.Сударев)
Рабочая программа по татарской литературе
( 11 класс русскоязычная группа)
Составил:
учитель первой кв. категории
Хамидуллина Резида Рахимзяновна Рассмотрено на заседании педагогического совета
МБОУ «Аксубаевская СОШ №2»
Аксубаевского муниципального района РТ
Протокол №1 от 29 августа 2013г.
2013 – 2014 уч. год
Аңлатма язуы
11нчы сыйныфларның татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1.Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан республикасы Законы.
2. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации).
3. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
- 6 статья – белем алу теле (телләре)
- 7 статья – Мәгарифнең дәүләт стандартлары
- 10 статья – уку-укыту программалары
- 32 статья – Мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.
4. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 нче номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).
5. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы, 1 – 11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010, К.С. Фәтхуллова.
6.Дәреслек - Татар теле , 11нче класс. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан “Мәгариф” нәшрияты, (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), Казан, “Мәгариф”, 2010 ел.
Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы”нда әйтелгәнчә, гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныфларда үзләштерелгән белемнәр һәм сөйләм күнекмәләре киңәйтелә, камилләштерелә һәм алга таба үстерелә. Шунлыктан рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү төп максат итеп билгеләнә.
Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:
1.татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
2.татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
3.программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
4.карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
5.тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
6.фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;
7.татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, граматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
8.татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
9.халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.
Санап чыккан бурычларны хәл итү нәтиҗәсендә гомуми белем мәктәбендә укучы балалар тел (лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компетенөиясенә ия булырга, ягъни белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә кулланылырга тиешләр.
Лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләренең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да (пешерергә - варить, юарга – стирать, мыть һ. б.), рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала. Бу очракта укучыларның сөйләмендәге лексик-семантик хаталарны киметү мөмкинлекләре күбәя. Татар телендә күпмәгънәлелек (полисемия) күренешенең аеруча киң таралуын истә тотып, укытучы сүзнең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап алу күнекмәләрен камилләштерүгә аерым игътибар бирергә тиеш.
Грамматик күнекмәләрен үстерү – төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә. Димәк, бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик яки монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешлә текстның грамматик дөреслеген һәм төгүллеген тәэмин итәргә тиешләр.
Гомуми белем мәктәбендә грамматикага өйрәткәндә, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибы укытучы игътибарыннан читтә калмаска тиеш, чөнки татар һәм рус телләрендәге сөйләмдә сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләү закончалыклары күпкә аерылалар; шуңа күрә татар сөйләмендәге иң актив җөмлә калыплары рус телендәге калыплар белән чагыштырылырга, гамәли үзләштерелергә тиеш.
Гомуми белем мәкәбендә сөйләү эшчәнлегенең барлык төрләре (сөйләү, тыңлап аңлау, уку, язу) буенча укучыларның күнекмәләре киңәйтелә:
аларны, җанлы сөйләмне тыңлап, кирәкле мәгълүматны сайлап алырга һәм тулысынча аңларга;
диалогик аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешергә;
үз фикерләрен белдереп, вакыйгаларны һәм күренешләрне яктыртырга;
укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештырырга өйрәтү эшләре иң мөһимнәрдән берсе.
Гомуми урта (тулы) белем мәктәбендә (10-11 нче сыйныфлар) укучыларның лексик-грамматик белемнәре гомумиләштерелә һәм системалаштырыла; телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре һәм фикерләү сәләте үстерелә; татар теле дәресләрендә укучыларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирелә.
10-11 нче сыйныфларда өйрәнелә торган лексик темалар киңәя бара, ягъни концентрик рәвештә үсеш ала. Алар тел күренешләрен сөйләм ситуацияләре аша үзләштерү һәм практикада куллану, татар халкының тарихи үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген күзаллау, Татарстанда һәм Россиядә яшәүче башка халыклар турында күпкырлы мәгълүмат алу һәм укучыларның гомуми белем дәрәҗәсен арттыру өчен нигез булып тора.
Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде. Татар әдәбиятыннан эш прграммасы белем бирү учреждениесенең уку планы нигезендә гамәлдәге базис план буенча 11 нче сыйныфта атнага 2 сәгать татар әдәбияты исәбеннән төзелә.
Сөйләмнең лексик ягын үзләштерүгә таләпләр
-аралашу темаларына караган лексик һәм фразеологик берәмлекләрнең кулланылышын гамәли үзләштереп бару;
-алынмма сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү;
-татар телендә сүз ясалышының төп ысулларын белү (исем, сыйфат һәм фигылҗ ясагыч продуктив кушымчалар, кушма сүзләр, тезмә сүзләр, парлы сүзләр, кыскартылма сүзләр);
-антоним, синоним, омонимнарны аера һәм сөйләмдә урынлы куллана алу;
-татарча-русча, русча-татарча һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;
-лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгьнәләрен, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен аңлата алу.
Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр
Тыңлап аңлау
Җанлы сөйләмнең төп фикерен билгели алу:
иң мөһим мәгълүматны сайлап ала белү;
элек үзләштерелгән мәгълүмат белән яңа тыңланганын чагыштыру һәм бәяләү;
тыңлап аңлаган мәгълүматка таянып, сөйләшү үткәрү һәм ирекле аралаша алу.
Диалогик сөйләм
Аралашканда, орфоэпик һәм лексик-грамматик нормаларны саклап, сораулар бирә һәм җавап кайтара алу:
әңгәмәдәшнең сүзенә игътибарлы булып, сөйләм яңалыгын дөрес җиткерүгә ирешү;
кирәкле урыннарда киңәйтелгән репликалар кулланып, бәхәсләшә, үз фикерләреңне дәлилли белү.
Монологик сөйләм
Төрле төзелешле җөмлә калыпларын урынлы кулланып һәм аларны интонацион яктан дөрес әйтеп, вакыйгалар, күренешләр, кызыклы фактлар турында хәбәр итү, аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне эзлекле итеп белдерүгә ирешү:
сөйләмне мөмкин кадәр тулы һәм аңлаешлы итеп оештыра белү.
Уку
Карап чыгу, танышу, эзләнү, өйрәнү максаты белән уку төрләреннән уңышлы файдаланып, тексттан кирәкле мәгьлүматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки – язмача логик эзлеклелектә яктырта белү:
текст белән мөстәкыйль эшләү һәм аны анализлау күнекмәләренә ия булу.
Язу
Тәкъдим ителгән ситуациягә карата фикерләрне язмача оештыра алу:
өйрәнелгән темага сочинение язу;
укылган яки тыңланган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген язмача сөйләп бирү;
тексттагы аннотация язу;
язма формада аралашу тәгъбирләрен гамәли үзләштерү.
Учебно-методический комплекс:
Учебник: 1.Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева “Татар теле” 11 сыйныф, Казан «Мәгариф» нәшрияты, 2010 ел.
2. Р. З. Хайдарова «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру өчен тематик план», Яр Чаллы, 2009
3. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар.Төзүче –автор К.С.Фәтхуллова, Ф.К.Җәүһәрова.” Мәгариф”, 2010 .
4. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар.Төзүче –автор К.С.Фәтхуллова, Ф.К.Җәүһәрова.” Мәгариф”, 2010 ел.
5. Рус төркеме укучылары өчен белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Өстәмә әдәбият:
1.Ч.М.Харисова «Теория и практика обучения татарскому произношению в русскоязычных школах»
2. Ф.Ф.Харисов «Основы методики обучения татарскому языку как неродному.
3 . Р.Р.Нигьмәтуллина “Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр”
4. Р.З. Хәйдәрова “11 нче сыйныф өчен методик ярдәмлек”, Казан “Мәгариф”, 2009 ел
5. “Р.С. Нурмухаметов «Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся», Казань, «Гыйлем», 2008 год.
6. Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гиниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле укыту», Яр Чаллы, 2006 ел
7. Р. Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел”, контроль текстлар һәм тестлар, Казан, “Мәгариф”, 2005 ел.
Укыту чаралары һәм әдәбият
Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият | Укыту чаралары |
1.“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 сыйныф,К.С.Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүһәрова, Казан, 2010ел, 2.Хисаметдинова Р.Ф.җитәкчелегендәге иҗади төркем, укыту-методик кулланма,Яр Чаллы, 2006 ел 3.Д.Т.Гыйльманова, Укыту-методик кулланма, Яр Чаллы, 2006 4.Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, К.Г.Сәлимҗанова, Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру, 11 сыйныф, Яр Чаллы, 2008ел | Хәсәнова Н.М.”Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы” 1-2 нче кисәк, Яр Чаллы, 2003 Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева “ Татар теле-11” Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел | кассеталар, таблицалар, индивидуаль карточкалар, татар язучыларының портретлары, магнитофон һ.б. Компьютер, проектор, интерактив такта |
Программаның эчтәлеге
№ | Бүлекләр | Сәгать | Темага кагылышлы лексик-грамматик материал |
1. | Алда юллар, кайсын сайларга.... | 19 | Киләчәк, уку йорты, заман, киләчәк мәктәбе, борчый, икътисади, шәфкатьле, җаваплы. Татарстандагы югары уку йортлары: ... . Мин киләчәктә югары уку йортында укырга телим, чөнки ... . Социологлар, логистлар, промоутерлар – алар кемнәр? Безнең заманга аттестатлы кешеләр түгел, белемле кешеләр кирәк. <...> Бүгенге мәктәптә мине күп мәсьәләләр борчый. <...> Киләчәк мәктәбен мин шулай күз алдына китерәм: ... . <...> Минемчә, табиб, иң беренче чиратта, шәфкатьле, җаваплы, булырга тиеш. |
2. | Татарстан – минем туган җирем | 14 | үсеш дәрәҗәсе, экономик куәте, дөньякүләм урыны, өлеш, бөтендөнья тарихы, ярышлар, спорт корылмалары. Татарстанның экономик куәте белән бүген бик күп чит илләр кызыксына. <...> 2013 ел бөтендөнья спорт тарихында Татарстанның яңа урынын билгеләде. <...> Су спорт сараенда синхрон йөзү буенча ярышлар була. <...> |
3. | Гаилә һәм балалар | 17 | Ятим, ятимлек, балалар йорты, меценатлык хәрәкәте, рәхмәтле, бүлешү, картлык, кайгырту, рәнҗү, үкенү, искә алу, оныту, беренчел Балалар йортында ятимнәр саны кимеми, чөнки... . Һ.Такташның «Ана-бөек исем, Нәрсә житә ана булуга!” дигән шигъри юллары белән мин килешәм, чөнки.... . Өлкәннәрне ихтирам итү, алар турында кайгырту, аларга булышу – яшьләрнең иң беренче бурычы. |
4. | Мәхәббәт – гаилә нигезе | 18 | Көнләшү, аптырау, ялкынланып яну, шелтәләү, чын ярату, ошата, кызыксындыра, коткара, яра, тормыш рәхәтлекләре, көнләшә, көнчел, җаваплылык, катнаш гаилә, үпкәләшү. Дуслык һәм мәхәббәтнең нигезе - ... . Бер-береңне ярату – ул ... . Минем яраткан кызым (егетем) – ул ... . Минем яраткан егетем (кызым) миңа игътибарлы, минем өчен борчыла ... Чын ир-ат булсаң, ... . Гаилә кору – зур жаваплылык, чөнки... . Гаилә кору өчен... . Үпкәләшүнең төп сәбәпләре... . Катнаш гаилә озын гомерле була алмый, чөнки... |
Барысы: | 68 |
Бүлек һәм темалар | Сәгать | Дәрес тибы | Көтелгән нәтиҗәләр | Үткәрү вакыты План буенча | Үткәрү вакыты Фактик | |
Алда юллар, кайсын сайларга | 19 | |||||
1. | Ф.Яруллин “Иң гүзәл кеше икәнсез”. | 1 | ЛГКК | Кеше характерына хас сыйфатларны ача белү,укытучы турында сөйли белү | ||
2. | Җ.Тәрҗеманов “Математика укытучыларына хат”. | 1 | Д/м сөйләм | Укытучы һөнәренә хас сыйфатлар турында сөйли белү | ||
3. | В.Хәйруллин “Килешләр” шигыре. | 1 | ЛКФ | Шигырьнең эчтәлеген сөйли белү | ||
4. | Т.Миңнуллин “Үзебез сайлаган язмыш” драмасы. | 1 | ЛКФ | Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү | ||
5. | Т.Миңнуллин “Үзебез сайлаган язмыш” драмасы. | 1 | ЛКФ | Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү | ||
6. | “Сез әзерме?” тексты. | 1 | Д/м сөйләм | “Мин кайда укырга телим?” дигән темага әңгәмә кору | ||
7. | М.Насыйбуллин “Имтихан” әсәре. I өлеш. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | I өлешнең эчтәлеген сөйли белү | ||
8 | М.Насыйбуллин “Имтихан” әсәре. II өлеш. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | II өлешнең эчтәлеген сөйли белү | ||
9 | М.Насыйбуллин “Имтихан” әсәре. III өлеш. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | III өлешнең эчтәлеген сөйли белү, юрист һөнәренә хас сыйфатлар турында сөйли белү | ||
10 | М.Насыйбуллин “Имтихан” әсәре. III өлеш.(дәвамы) | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | III өлешнең эчтәлеген сөйли белү, юрист һөнәренә хас сыйфатлар турында сөйли белү | ||
11 | М.Насыйбуллин “Имтихан” әсәре. (дәвамы) | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Сорауларга җавап бирү | ||
12 | “Данлыклы Акчуриннар” тексты. | 1 | Д/м сөйләм | Ринат Акчурин турында сөйли белү | ||
13 | Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр” I өлеш. | 1 | Д/м сөйләм | I өлешнең эчтәлеген сөйли белү | ||
14 | Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр” II өлеш. | 1 | ЛГКК | Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк икәнлеге турында сөйли белү | ||
15 | Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр” III өлеш. | 1 | Д/м сөйләм | III өлешнең эчтәлеген сөйли белү, табиб һөнәренә хас сыйфатлар турында сөйли белү | ||
16 | Социолог профессиясе турында. | 1 | ЛГКК | Социологларга хас сыйфатлар турында сөйли белү | ||
17 | “Реклама” тексты. | 1 | ЛГКК | Реклама өлкәсендәге һөнәр турында сөйли белү | ||
18 | Һөнәр сайлау җаваплы эш. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Һөнәр сайлау тәртибе турында сөйли белү | ||
19 | Һөнәр сайлау җаваплы эш. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Һөнәр сайлау тәртибе турында сөйли белү | ||
Татарстан – минем туган җирем | 14 | |||||
20 | “Татарстан Республикасы” тексты. | 1 | ЛКФ, д/м сөйләм | Татарстан Республикасы турында сөйли белү | ||
21 | “Татарстан Республикасы” тексты. | 1 | ЛКФ, д/м сөйләм | Татарстан Республикасы турында сөйли белү | ||
22 | “Татарстанның икъдисади”үсеше. . | 1 | ЛКФ, д/м сөйләм | Татарстанның экономик үсеше турында сөйли белү | ||
23 | “Татарстанның икъдисади”үсеше . | 1 | ЛКФ, д/м сөйләм | Татарстанның экономик үсеше турында сөйли белү | ||
24 | “Башкалабыз – Казан “ тексты. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Казанның истәлекле урыннары турында сөйли белү | ||
25 | “Башкалабыз – Казан “ тексты. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Казанның истәлекле урыннары турында сөйли белү | ||
26- 27 | Казанның меңъеллыгы Казан шәһәрендә метро | 1 1 | ЛКФ | Казан турында яңа мәгълүматларны белү | ||
28. | “Сәнгать дөньясында” тексты. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Г.Камал театры турында сөйли белү; Татар сәнгате турында сөйли белү. | ||
29 | “Сәнгать дөньясында” тексты. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Г.Камал театры турында сөйли белү; Татар сәнгате турында сөйли белү. | ||
30-31 | Казандагы югары уку йортлары. | 2 | Д/м сөйләм | Казандагы югары уку йортлары турында сөйли белү | ||
32-33 | “Җәйге универсиада” тексты. | 2 | Д/м сөйләм | Җәйге универсиада турында сөйли белү | ||
Гаилә һәм балалар | 17 | |||||
34 | Г.Кутуйның биографиясе | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | I өлешенең эчтәлеген сөйли белү; схема буенча диалог төзи белү | ||
35 | Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре I өлеш. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | I өлешенең эчтәлеген сөйли белү; схема буенча диалог төзи белү | ||
36 | Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре I өлеш(дәвамы) | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Әсәрнең II өлешнең эчтәлеген сөйли белү; “Хатын-кыз бәхете” темасы буенча сөйләшү | ||
37 | Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре II өлеш. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Әсәрнең II өлешнең эчтәлеген сөйли белү; “Хатын-кыз бәхете” темасы буенча сөйләшү | ||
38 | Т.Миңнуллинның “Илгизәр+Вера” әсәренең I өлеше. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | I өлешенең эчтәлеген сөйли белү; | ||
39 | Т.Миңнуллинның “Илгизәр+Вера” әсәренең I өлеше. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | I өлешенең эчтәлеген сөйли белү; | ||
40 | Т.Миңнуллинның “Илгизәр+ Вера” әсәренең II өлеше. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Әсәрнең II өлешнең эчтәлеген сөйли белү; катнаш гаиләләр турында үз фикереңне әйтә белү | ||
41 | Т.Миңнуллинның “Илгизәр+ Вера” әсәренең II өлеше. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Әсәрнең II өлешнең эчтәлеген сөйли белү; катнаш гаиләләр турында үз фикереңне әйтә белү | ||
42 | Г.Әхтәмованың “Берсе ак – берсе чуар” хикәясе. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү; Чын әни булу турында сөйли белү | ||
43-44 | Г.Әхтәмованың “ Берсе ак – берсе чуар” хикәясе. | 2 | ЛГКК, д/м сөйләм | Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү; Чын әни булу турында сөйли белү | ||
45 | Р.Хафизовның “Әни нинди була?” хикәясе. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү. Әниләргә ихтирам, мәрхәмәтлелек һәм әниләрнең балалар өчен җаваплы булуы турында сөйли белү | ||
46 | Р.Хафизовның “Әни нинди була?” хикәясе 1 өзек. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү. Әниләргә ихтирам, мәрхәмәтлелек һәм әниләрнең балалар өчен җаваплы булуы турында сөйли белү | ||
47 | Нурзиләнең “Сөембикә кыйссасы” хикәясенең дәвамы | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Хикәянең I өзегенең эчтәлеген сөйли белү; | ||
48 | Нурзиләнең “Сөембикә кыйссасы” хикәясе I1 өзек. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Хикәянең I өзегенең эчтәлеген сөйли белү; | ||
49. | Нурзиләнең “Сөембикә кыйссасы” хикәясенең дәвамы | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү. Сөембикә турында сөйли белү. | ||
50 | Нурзиләнең “Сөембикә кыйссасы” хикәясе буенча ситуатив күнегүләр | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү. Сөембикә турында сөйли белү. | ||
Мәхәббәт – гаилә нигезе | 18 | |||||
51 | Г.Мөхәммәтшинның “Йөрәктәге эзләр” әсәре I өзек. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Г.Мөхәммәтшинның биографиясен сөйли белү, “Йөрәктәге эзләр” әсәренең I өзегенең эчтәлеген сөйли белү | ||
52 | Г.Мөхәммәтшинның “Йөрәктәге эзләр” әсәре II өзек.137 б. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | II өлешнең эчтәлеген сөйли белү | ||
53 | Г.Мөхәммәтшинның “Йөрәктәге эзләр” әсәре II өзекнең дәвамы | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | II өлешнең эчтәлеген сөйли белү | ||
54 | Г.Мөхәммәтшинның “Йөрәктәге эзләр” әсәре III өзек. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | III өлешнең эчтәлеген сөйли белү; Кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. | ||
55 | “Йөрәктәге эзләр” әсәре буенча фикер алышу | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | III өлешнең эчтәлеген сөйли белү; Кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. | ||
56 | А.Гыймадиевның “Батыр егет” хикәясе. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү; | ||
57 | А.Гыймадиевның “Батыр егет” хикәясе. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү; | ||
58 | З.Хәким “Чын ярату” хикәясе. | 1 | ЛКФ, д/м сөйләм | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү; фразеологизмнарны сөйләмдә куллана белү | ||
59 | З.Хәким “Чын ярату” хикәясе. | 1 | ЛКФ, д/м сөйләм | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү; фразеологизмнарны сөйләмдә куллана белү | шигырьне | |
60 | З.Хәким хикәясе буенча фикер алышу | 1 | ||||
61 | Х.Туфанның биографиясе | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Биография сөйли белү, шигырьне яттан сөйләү | ||
62 | Х.Туфан “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Биография сөйли белү, шигырьне яттан сөйләү | ||
63 | Х.Туфан “Әйткән идең” шигыре. | 1 | ЛГКК, | Шигырьнең язылышы турында сөйли белү | ||
64 | Х.Туфан шигырьләре буенча фикер алышу. | 1 | ЛГКФ | |||
65 | Х.Туфан планетасы | 1 | ЛКФ | |||
66 | Р.Гайсин “Ирләр булыйк” шигыре. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Шигырьне яттан сөйләү, чын ир-атларга хас сыйфатлар турында сөйли белү | ||
67 | Р.Гайсин “Ирләр булыйк” шигыре. | 1 | ЛГКК, д/м сөйләм | Шигырьне яттан сөйләү, чын ир-атларга хас сыйфатлар турында сөйли белү | ||
68 | Йомгаклау дәресе. | 1 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по литературе для 8 класса (программа под ред. Г.И.Беленького)
Рабочая программа включает в себя пояснительную записку, календарно-тематическое планирование, перечень произведений для заучивания и др....
Рабочая программа по ИЗО 5 класс. Программа Т.Я.Шпикаловой
Рабочая программа по ИЗО 5 класс. Программа Т.Я.Шпикаловой. Программа имеет небольшие отличия от примерной программы....
Рабочая программа по математике 9 класс - программа для специальных (коррекционных) общеобразовательных учреждений VIII вида (сборник 1) В. В. Воронкова 5 – 9 классы Математика ГИЦ «Владос», 2000г.
Рабочая программа по математике 9 класс - программа для специальных (коррекционных) общеобразовательных учреждений VIII вида (сборник 1) В. В. Воронкова 5 – 9 классы Математика ГИЦ «Владос», 20...
Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.
Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...
Рабочая программа по географии России для 8 класса. Программа предназначена для работы по учебнику «География Россия Природа и население» учебник 8 класс для общеобразовательных учреждений под редакцией А. И. Алексеева
Поурочно - тематическое планирование по географии России для 8 класса....
Программа "Решение олимпиадных задач по физике. 7 класс".Программа "Решение олимпиадных задач по физике. 8 класс".
С 2013 года участвую в работе инновационной площадки «Центр дополнительного образования – интегрирующая образовательная среда по работе с одарёнными детьми».Решение задач способствует более глубокому ...
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по русскому языку.5 класс.Программа создана на основе ФГОС, программы основного общего образования « Русский язык: 5-9 класс» под. ред. А.Д. Шмелева.М.: Вентана-Граф
Программа создана на основе ФГОС ООО, Требований к результатам ООО и Примерной программы по русскому языку для основной школы. Программа имеет экспертное заключение кафедры филологии,журналистики и ме...