Урок родного языка по теме: "Тиңдәш кисәкләр"
план-конспект урока по теме

Шехмаметьева Гульнара Халимовна

Предварительный просмотр:

 

                                   

                               Төзеде:1 квалификацион

                        категорияле укытучы

 Шехмаметьева Гульнара Халимовна  

                                   2011-2012 уку елы

                Тема: Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

Максат: Тиңдәш кисәкләр турында өйрәнгәннәрнегомумиләштереп кабатлау.

Укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту, сөйләм һәм язма телләрен үстерү.

Укуга аңлы караш, туган якка карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. 7нче-сыйныф”Татар теле”дәреслеге, карточкалар, компьютердагы тест(презентация).

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру

  1. Укучыларның белемен актуальләштерү.

М.Садри шигыреннән өзек уку,тиңдәш кисәкләрне табу.

                Балалар,вакытында уйнагыз,

                Җырлагыз,биегез,көлегез;

                Ләкин сез укуның ләззәтен,

                Кыйммәтен һәм кадерен белегез.

(Укучыларның сөйләм телен үстерү максатыннан, укуның кыйммәте турында кыскача әңгәмә оештыру)

II. Сораулар ярдәмендә кагыйдәләрне искә төшерү.

(Эш группаларга бүлеп алып барыла)

1нче төркем

а)Тиңдәш кисәкләр дип нәрсәгә әйтәбез?Җөмләләрнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә?

б)Тиңдәш кисәкләр җөмләдә нәрсә өчен хезмәт итә?

2нче төркем

а)Теркәгечләрдән башка килгән тиңдәш кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

б)Тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килә һәм алар нинди төрләргә бүленә?

3нче төркем

а)Гомумиләштерүче сүзләр дип нәрсәгә әйтәбез?Алар ничек белдерелә?

б) Гомумиләштерүче сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

 

III. Бирелгән шигырь дәфтәргә күчереп язарга, тиңдәш кисәкләрнең астына сызарга, схемаларын төзергә.

1 нче төркем

Әй туган җир!Синең чибәрлегең,

Иркенлегең, көчең, сафлыгың.

Сиңа булган йөрәк тирәнлегем,

Шигъриятем, кайгы-шатлыгым.

2 нче төркем

Әй газиз җир!Синең чәчәкләрең,

Чыклы иртәң, тыныч кичләрең.

Сиңа булсын җырым, мәхәббәтем,

Батырлыгым, көчле хисләрем.(Ш.М.)

3 нче төркем

Зәңгәр күзле җитен, карабодай,

Сары мәрҗән төсле тары да,

Бодайлар да, куе киндерләр дә,

Яшьтән таныш миңа бары да. (Ә.Ер.)

IV. Нинди тыныш билгеләре куяр идегез? Тәртип санын куеп, җавап языгыз.(185 күнегү)

V. “Күңелле минутлар” - өй эшен тикшерү.

(Тиңдәш кисәкләр кергән табышмак һәм мәкальләр әйтешү)

VI. Тиешле тыныш билгеләрен куеп, тиңдәш кисәкләрнең һәм гомумиләштерүче сүзләрнең астына сызып күчереп язарга.

  1. Нигә соң шулай бик кадерле, сөйкемле һәм җанга якын икән бу туган як, туган җир?!(Н.Ф.)
  2. Болар барысы да тормыш бизәге: төлкесе дә, бурсыгы да, бүресе дә.(И.Г.)
  3. Күпереп яткан җир, куәт иясе машина, аннан чыккан ис, ялан тәпиле балачак – болар барысы да йөрәкне әрнетәләр.(Г.М.)
  4. Бөтен киселгән агачлар: карт имән, ак кәүсәле каеннар, баллы юкәләр – барысы да йөрәкне әрнетәләр.( Г.М.0

VII. Компьютерга кертелгән тестлар ярдәмендә укучыларның белемен тикшерү.

1.Нинди җөмлә кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала?

А) Үзара бәйләнештә торган һәм бер үк сүзгә караган кисәкләр җөмләнең тиңдәш кисәкләре дип атала.

Б) җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

В) җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

2. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?

А) җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

Б) җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

В) җөмләнең барлык кисәкләре дә - ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәлләр, аныклагыч тиңдәшләнеп килә ала.

3. Теркәгечләрдән башка бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

А) бары тик өтер генә куела.

Б) нокталы өтер һәм сызык куела.

В) өтер, нокталы өтер, сызык куела.

4.Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгесе куела?

А)гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.

Б) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң ике нокта куела.

В) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң сызык куела.

Г) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдыннан ике нокта куела.

Д) гомумләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдыннан ике нокта куела.

5. Шигырь юлларында кайсы җөмлә кисәкләре тиңдәшләнеп килгән?

Бу – гүзәл як.Монда һәрбер сукмак,

Һәрбер почмак изге, ягымлы.

Мин дөньяның һичбер урынына да

Алыштырмам туган ягымны.(С.Уральский)

А) тәмамлыклар һәм хәбәрләр

Б) ияләр һәм хәбәрләр

В) ияләр һәм хәлләр.

6. Күп нокталар урынына нинди тыныш билгеләрен куяр идегез?

Бар да якын миңа... урман... кырлар...

                                  Миләш куаклары... зелпеләр.

                                  Әллә инде артык сагынганга,

Һич китмиләр яннан черкиләр.(Ә.Ер.)

а) - ,,, б) : ,,, в): , ;,

VIII. Өйгә эш. “Нинди ямьле син, туган ягым” темасына кыска инша язарга.

IX. Дәресне йомгаклау.Билгеләр кую.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

1. Нинди җөмлә кис ә кл ә ре ти ң д ә ш кис ә кл ә р дип атала? А) Үзара бәйләнештә торган һәм бер үк сүзгә караган кисәкләр җөмләнең тиңдәш кисәкләре дип атала. Б) җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала. В) җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

Слайд 2

2 . Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала? А) җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала. Б) җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала. В) җөмләнең барлык кисәкләре дә - ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәлләр, аныклагыч тиңдәшләнеп килә ала.

Слайд 3

3. Терк ә гечл ә рд ә н башка б ә йл ә нг ә н ти ң д ә ш кис ә кл ә р арасына нинди тыныш билгел ә ре куела? А) бары тик өтер генә куела. Б) нокталы өтер һәм сызык куела. В) өтер, нокталы өтер, сызык куела.

Слайд 4

4.Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгесе куела? А)гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела. Б) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң ике нокта куел В) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң сызык куела. Г) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдыннан ике нокта куела.

Слайд 5

5 . Шигырь юлларында кайсы җөмлә кисәкләре тиңдәшләнеп килгән? Бу – гүзәл як.Монда һәрбер сукмак, Һәрбер почмак изге, ягымлы. Мин дөн ь яның һичбер урынына да Алыштырмам туган ягымны .(С.Урал ь ский) А) тәмамлыклар һәм хәбәрләр Б) ияләр һәм хәбәрләр В) ияләр һәм хәлләр.

Слайд 6

6 . Күп нокталар урынына нинди тыныш билгеләрен куяр идегез? Бар да якын миңа... урман... кырлар... Миләш куаклары... зелпеләр. Әллә инде артык сагынганга, Һич китмиләр яннан черкиләр.(Ә.Ер.) а) - ,,, б) : ,,, в): , ;,


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок родного языка на тему: "Кокымшо чырыкыште тунеммым иктешлымаш" (4 класс)

Урокын темыже: Кокымшо чырыкыште тунеммым иктешлымаш.Урокын цельже:- тун шотышто синтаксический тема-влакым иктешлаш,ойлымаш ужаш--влак нерген материалым ушештараш;- йоча-влакын возымо да кутырымо йыл...

конспект урока по родному языку (уйльта) Тема урока: "Зима"

Урок проводится в начальной школе для учащихся 2-4 классов....

Выступление в РГМО в педагогических чтениях для учителей родных языков, посвященных Международному Дню родных языков по теме: «Башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәрестәрендә яңы уҡыу-уҡытыу һәм информацион технологиялар»

Выступление в РГМО в педагогических чтениях для учителей родных языков, посвященных Международному Дню родных языков по теме: «Самообразование педагога как средство повышения его профессиональной комп...

разработка урока родного языка на тему "Фразеологизим"

Урок " Фразеологизмы" является первым уроком в разделе " Лексика". Целью урока является первоначальное знакомство с понятием " Фразеологизмы", умение находить в тексте фр...

Конспект урока родного языка (русского) в 9 классе по теме "Отражение в русском языке культуры и истории русского народа"

Урок №1 "Язык и культура. Отражение в русском языке культуры и истории русского народа"...

Технологическая карта урока родного языка по теме "Ворна хатл"

Развивать стремление к речевому самосовершенствованию;Расширять объём усвоенных лексических средств для свободного выражения мыслей и чувств в процессе речевого общения,развивать способность к самооце...

Технологическая карта урока родного языка на тему "В гостях"

Технологическая карта урока родного(татарского)  языка  на тему "В гостях" для русскоязычных учащихся....