Календарно- тематическое планирование по татарскому языку.
календарно-тематическое планирование (9 класс) по теме
Календарно-тематическое планирование по татарскому языку 9 класс. Хайдарова Р.З
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
9_klass_khaydarova_2013.docx | 92.94 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре
Башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Муниципаль белем бирү учреждениесе
“28 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
РАСЛАНДЫ
Педогогик совет беркетмәсе
№ __ август 2013ел
Мәктәп директоры Ахметянов И.Г.
__________________
________номерлы приказ белән
гамәлгә кертелде
_______________2013 ел
9 нчы сыйныф өчен татар теле буенча укыту программасы
(сәгатьләр күләме атнага 2сәгать, елга 68 сәгать)
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гөлназ Илфак кызы кызы.
КИЛЕШЕНДЕ КАРАЛДЫ
Директор урынбасары МБ утырышы беркетмәсе
Закирова Н.А. № __ август 2013 ел
МБ җитәкчесе________
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1. Программа: “ Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”
7-9 класслар өчен,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2013 ел. Төзүчеләр:Р.З.Хәйдарова, К.С.Фәтхуллова, Г.М.Әхмәтҗанова
2. Дәреслек:Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева,З.М. Шагалеева “Татар теле” 9 нчы сыйныф,Казан, “Мәгариф нәшрияты”, 2008 ел.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 маддәсендә һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Законда күрсәтелгәнчә, Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле Мәгариф министрлыгында расланган махсус программа буенча укытыла. Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп уку предметларының берсе булып тора.
Татар теленә өйрәтүнең
Танып белү максаты: Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушу төбәктә төп халык булыа саналган татар халкы мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият- сәгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу”булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешенә дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды
- Үстерү максаты: логик фикерләүне, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табуны, индуктив, дедуктив фикерләүне үстерү.
- Тәрбияви максат: балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.
- Белем бирү: сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә аралашуда куллану, грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү, аларны аралашу максатында мөстәкыйль куллану.
Бурычлар: иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.
Максатларга ирешү өчен,
- укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру;
- диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;
- төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру;
- татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.
- укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен булдыру;
- татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү;
- татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү.
Коммуникатив нигездә татар теленә өйрәтү
- гомумдидактик принципларга (фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, белемне ныклы үзләштерү);
- психологик принципларга ( мотивация булдыру, укучыларның шәхси-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу);
- лингвометодик принципларга ( коммуникативлык, комплекслылык, укытуны телдән алып бару, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтү, тел һәм сөйләм күренешләрен сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү, тел күренешләрен концентрик рәвештә урнаштыру һәм этапларын өйрәтү, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алуга таянып оештырыла
Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә. Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. 11 нче сыйныфта грамматик материал элек өйрәнелгәннәрне кабатлауга корылган, ләкин тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: геграфия, тарих, рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.
Программаның эчтәлеге
№ | Бүлекләр, темалар | Сәгать саны | Темага караган төп төшенчәләр |
1 | Мөстәкыйль сүз төркемнәре: сыйфат, исем | 6 | Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре. Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре. |
2 | Исем фигыль | 3 | Исем фигыль кушымчалары төрләнеше |
3 | Теләк белдерү формалары | 2 | Барасым килә,эшлисем килә төзелмәләре. |
4 | Сүз төркемнәре | 14 | Сан һәм сан төркемчәләре.Алмашлык, алмашлык төркемчәләре.Теркәгечләр.Бәйлекләр. |
5 | Кушма җөмләләр | 15 | Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр турында мәгълүмат бирү. |
6 | Җөмлә кисәкләре. | 2 | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. |
7 | Фигыльләр. | 14 | Затланышсыз фигыльләрне аера белү. Ясалышын, төрләнешен ныгыту. |
8 | Иярченле кушма җөмләләр. | 12 | Иярченле кушма җөмлә төрләрен дөрес куллануга ирешү. |
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр (лексик-грамматик минимум яки үзләштерүне тәэмин итү)
Фонетика.
Аңлый/ белә. Татар теленә генә хас авазларның әйтелешен үзләштерү, татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү, басымның урынын белү, орфоэпик һәм орфографик кагыйдәләрне белү, иҗек калыпларын, иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне белү.
Куллана белә. Авазларны сүзләрдә,сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү; басымны дөрес кую, гади һәм кушма, хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтү.
Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләренең язылышын истә калдыру, иҗек ахырындагы фонетик үзгәрешләрне истә тотып, сөйләү һәм язу. Кушма, парлы, тезмә һәм кыскартылма сүзләрне дөрес яза белү.
Лексика.
Аңлый / белә.Аралашу темаларына караган лексиканы, алынма сүзләрне, фразеологик берәмлекләр турында төшенчәне, антоним, синоним, омонимнарны аера белү. Татар телендә еш кулланыла торган фразеологизмнарның татарча эквивалентын белү.
Куллана белә. Аралашу темаларына караган сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү, сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясый белү, омоним, синоним, антонимнарны, фразеологик берәмлекләрне сөйләмдә урынлы куллану, русча-татарча, татарча-русча һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү. Фразеологизмнарны дөрес тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.
Морфология.
Исем.
Аңлый / белә. Исемнең сорауларын, тартым һәм килеш белән төрләнүен, исем ясалышының төп ысулларын белү. Тартымлы исемнәрне килешләрдә төрләндерә белү, 3 төр изафәне тану, аера белү.
Куллана белү. Текстта һәм сөйләмдә исемнәрне табып, килешен әйтә алу, кушымчаларның ялгану тәртибен белү, аңлап уку, кушымчаларын дөрес ялгап, сүзтезмәләр төзү. Тартымлы исемнәрне, изафәне сөйләмдә аңлап куллана белү, тәрҗемә итү.
Сан. Сан төркемчәләре.
Аңлый / белә. Микъдар, тәртип, җыю, бүлү саннарын таный һәм аера белү. Сан+ исем конструкциясе.
Куллана белә. Сан+ исем конструкциясен сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, сөйләмдә дөрес куллану
Сыйфат.Сыйфат төркемчәләре.
Аңлый / белә.Сыйфатның сорауларын, дәрәҗә кушымчаларын, иятүче сүз белән килгәндә төрләнмәвен, исемләшүен белү.
Куллана белә. Текстта һәм сөйләмдә сыйфатны дөрес тәрҗемә итү, сыйфат дәрәҗәләрен ясый белү, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү, сөйләмдә урынлы куллану
Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре.
Аңлый / белә. Алмашлык төркемчәләрен танып белү.
Куллана белә. Зат алмашлыкларын дөрес тәрҗемә итү, килешләрдә төрләнешен белү, фигыль формалары белән яраклаштыра белү, алмашлык төркемчәләрен сөйләмдә, язуда дөрес куллану.
Фигыль.
Аңлый / белә. Боерык фигыльне, хикәя фигыль формаларын, шарт фигыльне, инфинитив, сыйфат фигыльнең заман формаларын, хәл фигыль төрләрен тану, аеру, төрләндерү.
Куллана белә. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне тәрҗемә итү, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, барлык-юклыкка кую, сөйләмдә урынлы куллана белү.
Рәвеш.
Аңлый белү. Рәвеш мәгънәләрен аңлау.
Куллана белү. Рәвешләрне исемнәр, сыйфатлар, фигыльләр янында куллана белү.
Синтаксис.
Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.
Теркәгечле, теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен булдыру.
Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне танып белергә һәм кулланырга.
Иярченле кушма җөмләләрнең аналитик, синтетик төрләрен аера белү.
Иярченле кушма җөмләләрне мәгънә ягыннан аера белү.
Сөйләмнең иң зур берәмлеге – текст турында мәгълүмат бирү
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гөлназ Илфак кызының татар теленнән 2013-2014 нчы уку елына
Календарь-тематик планы
Р.З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г. М Әхмәтҗанова . Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Төп белем бирү мәктәбе. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы нигезендә төзелде. Казан, 2013 .
Предмет | Сыйныф | Барлык сәгатьләр саны | Атнага сәгатьләр саны | Контроль эшләр саны | Өйрәтү характерында мөстәкыйль эшләр саны | БСҮ дәресләре саны | Дәреслекнең авторы, елы |
Татар теле | 9 | 68 | 2 | 5 | 7 | 5 | Р.З.Хәйдәрова,Р.Л. Малафеева, З.М. Шагалиева, Казан-2008 ел |
2013-2014 уку елына методик тема
Шәһәр темасы | Мәктәп темасы | Укытучының темасы |
Федераль Дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертүне үзләштерү шартларында укытучыга методик ярдәм күрсәтү. | Яңа стандартлар кертү шартларында, электрон белем бирү ресурслары аша, коммуникатив компетентлы, гомуми белем стандартларын камилләштерелгән шәхес формалаштыру. | Диалогик һәм монологик сөйләм аша рус телле укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү. |
Каралды: Килешенде:
МБ утырышында Директор урынбасары
Беркетмә № август 2013 ел Закирова Н. А.__________
МБ җитәкчесе
Баянова Г. М._________
9 нчы сыйныфта рус телендә сөйләшүче балаларга татар теленнән календарь-тематик план
№ | Өйрәнелә торган бүлек, материалның темасы | Сәг. саны | Үткәрү вакыты | Көтелгән нәтиҗәләр | Контроль төре | ||||||
Прогр. | Факт. | Аңлый | Куллана | Гомум күнекмәләр | |||||||
9а | 9б | 9а | 9б | ||||||||
1. | “Без Татарстанда яшибез”(8) Ия белән хәбәр арасында сызык кую | 1 | Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен аера белү | Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен сөйләмдә куллана белү | Аралаша белү | ||||||
2. | Ия белән хәбәр арасында сызык кую | 1 | Ия һәм хәбәрне танып белү | Яңа лексика | Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү | ||||||
3. | Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре | 1 | Ия һәм хәбәрне аеру | Сорауларга тулы җавап бирә белү | Сүзлек белән эшли белү | ||||||
4. | 1 төр изафә бәйләнеше | 1 | Татар җөмләсендә сүз тәртибе | Яңа лексика | Кагыйдәләрне куллана белү | ||||||
5. | Кереш контроль эш №1 | 1 | Сыйфат фигыльнең заман формаларын истә калдыру | Сыйфат фигыльнең заман формаларын сөйләмдә куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | ||||||
6. | Хаталар өстендә эш. Исем фигыль | 1 | Исем фигыльне танып белү | Исем фигыльне сөйләмдә куллана белү | Дөрес һәм төгәл җавап бирә белүне камилләштерү | ||||||
7. | 2 төр изафә бәйләнеше | 1 | Татар җөмләсендә сүз тәртибе | Яңа лексика | Кагыйдәләрне куллана белү | ||||||
8. | 3 төр изафә бәйләнеше | 1 | Татар җөмләсендә сүз тәртибе | Яңа лексика | Кагыйдәләрне куллана белү | ||||||
9. | “Китап- киңәшчем, дустым минем”(9) Теләк белдерү формалары | 1 | Теләк белдерү формаларын истә калдыру | Теләк белдерү формаларын сөйләмдә куллана белү | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | ||||||
10 | Сыйфат фигыль | 1 | Сыйфат фигыль не аеру | Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүе, | Аралаша белү. Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү | ||||||
11 | Алмашлык төркемчәләре | 1 | Алмашлык төркемчәләрен аеру | Яңа лексиканы сөйләмдә куллана белү | Биремнәрне аңлап эшли белү | ||||||
12 | Сан һәм аның төркемчәләре | 1 | Сан һәм аның төркемчәләрен аеру | Яңа лексиканы сөйләмдә куллана белү | Биремнәрне аңлап эшли белү | ||||||
13 | Текст, башлам, бетем турында төшенчә | 1 | Текст төшенчәләрен белү | Текст өлешен табу. | Дөрес һәм төгәл җавап бирә белүне камилләштерү | ||||||
14 | Бәйлекләр | 1 | Нинди килеш таләп итүен истә калдыру. | Бәйлекләрне ситуатив күнегүләрдә куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | ||||||
15 | Чиреклек контроль эш №2 “Китап- киңәшчем, дустым минем” | 1 | Кагыйдәләрне куллана белү | контроль эш | |||||||
16 | Хаталар өстендә эш. Җөмлә кисәкләре. | 1 | Татар җөмләсендә сүз тәртибе | Яңа лексиканы сөйләмдә куллана белү | Аралаша белү. Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү | ||||||
17. | Гади җөмлә. Сүзлек диктанты №1 | 1 | Һөнәр темасына караган лексика | Антонимнар, синонимнарны сөйләмдә куллана белү | Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү | Сүзлек диктанты | |||||
18. | “Һөнәр сайлау”(11) Тезмә кушма җөмлә. Хаталар өстендә эш. | 1 | Теркәгечләрнең төрләре | Тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | ||||||
19. | Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр. | 1 | Бәйләүче чараларны (аналитик, синтетик) аера белү | Иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү | Таблица белән эшли белү | ||||||
20. | Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр | 1 | Кушма җөмләләрнең төрләрен аера белү | Кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү | Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү | ||||||
21 | Кушма җөмләләрнең бәйләү чаралары. | 1 | Шарт фигыль кушымчаларын аера белү | Шарт фигыльне сөйләмдә куллана белү | Биремнәрне аңлап эшли белү | ||||||
22 | Сочинение.: “Минем яраткан һөнәрем” | 1 | Кагыйдәләрне куллана белү. Таблица белән эшли белү | Сочинение | |||||||
23 | Хаталар өстендә эш. Иярченле кушма җөмлә төрләре | 1 | Баш һәм иярчен җөмләләрне таба белү | Бәйләүче чаралар | Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү | ||||||
24 | Хикәя фигыльнең заман формалары.
| 1 | Төрле фигыль формаларын аера белү | Җөмләдә дөрес куллану | Кагыйдәләр белән эшли белү | ||||||
25 | Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләләр | 1 | Иярчен вакыт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен аңлау | Иярчен вакыт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен урынлы куллануга ирешү | Сүзлек белән эшли белү | ||||||
26 | Саннар. Сүзлек диктанты № 2 | 1 | Сан төркемчәләрен аера белү | Саннарны сөйләмдә куллана белү | Биремнәрне аңлап эшли белү | Сүзлек диктанты | |||||
27 | Бәйлекләр, бәйлек сүзләр. Хаталар өстендә эш.
| 1 | Бәйлекләрне аера белү | Бәйлекләрне, яңа лексиканы сөйләмдә куллана белү | Тыңлап аңлау күнекмәләрен, диалогик, монологик сөйләмне камилләштерү | ||||||
28 | Чиреклек контроль эш №3: “Һөнәр сайлау” | 1 | Ымлыклар һәм аваз ияртемнәрен истә калдыру | Сөйләмдә куллана белү | контроль эш | ||||||
29 | “Аралашу әдәбе”(15) Аваз ияртемнәре. Хаталар өстендә эш. | 1 | Теркәгечләрнең мәгънәсен русчага тәрҗемә итү, үзенчәлекләрен һәм кулланышын гамәли үзләштерү | Теркәгечләрне телдән һәм язма сөйләмдә куллана белү, яңа лексика | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү | ||||||
30 | Теркәгечләр. | 1 | Кагыйдәләрне куллана белү | ||||||||
31 | Бәйлекләр, теркәгечләр. Кабатлау | 1 | Үтелгән грамматика | Үтелгән лексика | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү | ||||||
32 | Гади һәм кушма җөмләләр. Кабатлау | 1 | Үтелгән грамматика | Үтелгән лексика | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү | Ситуатив күнегүләр |
| ||||||||||
33 | Иярчен урын җөмләле кушма җөмләләр | 1 | Иярчен урын җөмләләләрнең аналитик һәм синтетик аера белү | Иярчен урын җөмләләләрне сөйләмдә куллана белү | Таблица белән эшли белү | |||||
34 | Иярчен максат җөмләле кушма җөмләләр. | 1 | Иярчен максат җөмләләләрнең аналитик һәм синтетик аера белү | Иярчен максат җөмләләләрне сөйләмдә куллана белү | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү | |||||
35 | Иярчен максат җөмләле кушма җөмләләр.Ныгыту | 1 | Иярчен максат җөмләләләрнең аналитик һәм синтетик аера белү | Иярчен сәбәп җөмләләләрне сөйләмдә куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | |||||
36 | Диктант №1 “Минем әнием” | 1 | Кагыйдәләрне куллана белү | диктант | ||||||
37 | Хаталар өстендә эш. Иярчен сәбәп җөмләләр | 1 | Иярчен сәбәп җөмләләләрнең аналитик һәм синтетик аера белү | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү | ||||||
38 | Фигыль юнәлешләре | 1 | Фигыль юнәлешләрен аера белү | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү | ||||||
39 | Фигыль юнәлешләре. Сүзлек диктанты № 3 | 1 | Фигыль юнәлешләрен аера белү | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү | Сүзлек диктанты | |||||
40 | Хаталар өстендә эш. Иярчен шарт җөмләле кушма җөмләләр | 1 | Иярчен шарт җөмләләләрнең аналитик һәм синтетик аера белү | Иярчен шарт җөмләләләрне сөйләмдә куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | |||||
41. | Иярчен шарт җөмләле кушма җөмләләр. Ныгыту. | 1 | Иярчен шарт җөмләләләрнең аналитик һәм синтетик аера белү | Иярчен шарт җөмләләләрне сөйләмдә куллана белү | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү | |||||
42 | Сүз ясалышы | 1 | Сүзләрнең ясалу ысулларын белү. | Төрле ысуллар белән сүзләр ясау. | Таблица белән эшли белү | |||||
43 | Фигыль төркемчәләре | 1 | Фигыль төркемчәләрен аеру | Фигыль төркемчәләрен сөйләмдә куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | |||||
44 | “Буш вакыт”(13) Сыйфат | 1 | Сыйфатларны танып белү | Сыйфатларны сөйләмдә куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | Ситуатив күнегүләр | ||||
45 | Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре | 1 | Сыйфатларны танып белү | Сыйфатларны сөйләмдә куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | |||||
46 | Омонимнар | 1 | Омонимнарны танып белү | Омонимнарны сөйләмдә куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | |||||
47 | Тезмә, кушма һәм парлы сүзләр | 1 | Тезмә, кушма һәм парлы сүзләрне танып белү | Тезмә, кушма һәм парлы сүзләрне сөйләмдә куллана белү | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү | |||||
48 | Чиреклек контроль эш № 4 “Буш вакыт” | 1 | Кагыйдәләрне куллана белү | контроль эш | ||||||
49 | Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре | 1 | Сүз төркемнәрен танып белү | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү | ||||||
50 | Сүз төркемнәре кабатлау | 1 | ||||||||
51 | Иярченле кушма җөмләләр. Кабатлау. | 1 | Кушма җөмләләрне аера белү | Кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү | Сүзлек белән эшли белү |
52. | Җөмләнең баш кисәкләре. Ныгыту. Сүзлек диктанты № 4 | 1 | Сүзләрнең язылуын, тәрҗемәсен белә. | Дөрес язу | Кагыйдәләрне куллана белү | Сүзлек диктанты | ||||
53 | Җөмләнең иярчен кисәкләре. Ныгыту. Хаталар өстендә эш | 1 | Фигыльләрне танып белү | Фигыльләрне сөйләмдә куллана белү | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү | |||||
54 | Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр | 1 | Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрен аера белү | Кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү | Таблица белән эшли белү | |||||
55 | Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр.Ныгыту | 1 | Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрен аера белү | Кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | |||||
56 | Иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләре | 1 | Иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләрен аңлата | Иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләрен куя белә | Кагыйдәләрне куллана белү | |||||
57 | “Табигать һәм кеше (7)” Изложение: “Яз хәбәрчесе” | 1 | Өйрәнгән лексиканы һәм грамматиканы куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | Изложение | |||||
58 | Хаталар өстендә эш. Иярчен рәвеш җөмләләр. | 1 | Иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрен аера белү | Кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | |||||
59 | Иярчен рәвеш җөмләләр. | Иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрен аера белү | Кушма җөмләләрне ситуатив күнегүләрдә куллану | Кагыйдәләрне куллана белү | ||||||
60 | Иярчен күләм җөмләләр | 1 | Иярчен күләм җөмләле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрен аера белү | Кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | |||||
61 | Иярчен күләм җөмләле кушма җөмлә. Ныгыту. | 1 | Иярчен күләм җөмләле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрен аера белү | Кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү | |||||
62 | Билетлар буенча тезмә кушма җөмлә темасына кагылышлы күнегүләр эшләү. | 1 | Бәйләүче чараларны аера белү | Кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү | |||||
63 | Билетлар буенча ситуатив күнегүләр эшләү. | Җөмләдә сүз тәртибен белү | Җөмләләр төзү тәртибен белү | Кагыйдәләрне куллана белү. | ||||||
64 | “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый”(5) Билетлар буенча иярченле кушма җөмлә темасына кагылышлы күнегүләр эшләү. | 1 | Кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрен аерва белү | Кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү. | |||||
65 | Контроль эшкә әзерлек. | 1 | Бәйләүче чараларны аера белү. | Кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү | |||||
66 | Чиреклек контроль эш №5 “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый”(5) | 1 | Иярчен күләм җөмләле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрен аера белү | Кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | контроль эш | ||||
67 | Хаталар өстендә эш. Аналитик иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кабатлау | 1 | Ике нокта, сызык, өтер кую очракларын истә калдыру | Кагыйдәләрне язуда куллана белү | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
68 | Синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кабатлау | 1 | Кагыйдәләрне куллана белү | |||||||
69 | Билетлар буенча сүз төркемнәрен кабатлау | 1 | Сүз төркемнәрен белү | Сүз төркемнәрен дөрес куллану. | Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү | |||||
70 | Кабатлау, йомгаклау дәресе | 1 | Үтелгән грамматика | Үтелгән лексика | Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү |
Татар теленнән практик эшләр
№ | Эш төре | Сәгать саны |
1 | Контроль эш | 5 |
2 | Контроль диктант Сүзлек диктанты | 2 3 |
3 | Бәйләнешле сөйләм үстерү: -сочинение -изложение | 4 3 1 |
Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
Программа: Төзүче авторлары:Р.З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г. М Әхмәтҗанова . Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Төп белем бирү мәктәбе. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Казан, 2013.
Дәреслек:Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева «Татар теле 9 сыйныф» Казан, 2008 1.Р.Р.Нигъматуллина «Лингва-1» Учебное пособие и фонохрестоматия для ускоренного изучения татарского языка. Набережные Челны, 1999 4.Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе «Төп һәм урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче бабаларны татар теленә өйрәтүдә көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны бәяләү» Яр Чаллы, 2004 | 1.А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты,1998 2.Д.Ф.Заһидуллина «Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы» 3. Р.З.Хайдарова «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны, 20 3. Ф.Ф.Харисов «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, “Мәгариф”, 2002. 4. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары | 1.Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк» Яр Чаллы, 2003 2.Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2007 3.Н.М..Хәсәнова «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар җыентыгы» Яр Чаллы, 2000 4.Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре 5. «Татарстан яшьләре» , «Шәһри Чаллы» газеталары, «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары |
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре
Башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Муниципаль белем бирү учреждениесе
“28 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
РАСЛАНДЫ
Педогогик совет беркетмәсе
№ __ август 2011ел
Мәктәп директоры
Ахметянов И.Г
__________________
________номерлы приказ белән
гамәлгә кертелде
_______________2011 ел
9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан буенча укыту программасы
(сәгатьләр күләме атнага 2сәгать, елга 68 сәгать)
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гөлназ Илфак кызы
КИЛЕШЕНДЕ КАРАЛДЫ
Директор урынбасары МБ утырышы беркетмәсе
Закирова Н.А. № __ август 2011 ел
_________________ МБ җитәкчесе________
Программаның эчтәлеге
№ | Бүлекләр, темалар | Сәгать саны | Темага караган төп төшенчәләр |
1 | Без Татарстанда яшибез. | 6 | Актив лексиканы кулланып, Татарстан турындагы хикәяләрнең эчтәлеген эзлекле сөйли белү. |
2 | Белем һәм китап | 7 | Алмашлыкларны дөрес кулланып, текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, әңгәмә төзи белү. |
3 | Һөнәр сайлау | 4 | Хикәядән төп фикерне аерып күрсәтү, диалогик-монологик сөйләм оештыру. |
4 | Ата-анага хөрмәт мәңгелек | 6 | Иярченле кушма җөмләләрне дөрес кулланып, текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү. |
5 | Тирәбездә яхшы кешеләр | 4 | Тексттан төп фикерне ачыклау, лексик-грамматик нормаларны саклап, диалогик-монологик сөйләм оештыру. |
6 | Кеше һәм мохит | 4 | Хикәядән төп фикерне аерып күрсәтү,әйтә белү,геройларга бәя бирергә өйрәнү. |
7 | Беренче хисләр | 5 | Сәнгатьле уку, текст белән мөстәкыйль эшләү, эзлекле сөйләм оештыру. |
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы татар әдәбиятыннан 2011-2012 нчы уку елына
Календарь - тематик планы
Программа: “ Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”
7-9 класслар өчен,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан,2013 ел. Төзүчеләр:Р.З.Хәйдарова, К.С.Фәтхуллова, Г.М.Әхмәтҗанова
Предмет | Сыйныф | Барлык сәгатьләр саны | Атнага сәгатьләр саны | БСҮ дәресләре | Дәреслекнең авторы, елы |
Татар әдәбияты | 9 | 68 | 2 | 7 | Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М. Шагалиева, Казан, 2008ел |
2013-2014 нче уку елына методик тема
Шәһәр темасы | Мәктәп темасы | Укытучының темасы |
Федераль Дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертүне үзләштерү шартларында укытучыга методик ярдәм күрсәтү. | Яңа стандартлар кертү шартларында, электрон белем бирү ресурслары аша, коммуникатив компетентлы, гомуми белем стандартларын камилләштерелгән шәхес формалаштыру. | Диалогик һәм монологик сөйләм аша рус телле укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү. |
Каралды: Килешенде:
МБ утырышында Директор урынбасары
Беркетмә № август 2013 ел Закирова Н. А.__________
МБ җитәкчесе
Баянова Г. М._________
9 нчы сыйныфта рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятыннан календарь-тематик план
№ | Өйрәнелә торган бүлек, материалның темасы | Сәг. саны | Үткәрү вакыты | Көтелгән нәтиҗәләр | контроль | |||||
Прогр. | Факт. | Аңлый | Куллана | Гомум күнекмәләр | ||||||
9а | 9б | 9а | 9б | |||||||
1. | Без Татарстанда яшибез (8). “Татарстан Республикасы” тексты | 1 | Яңа лексика | Яңа лексиканы куллану | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
2. | “Казан – тарихи башкала” тексты | 1 | Яңа лексика | Яңа лексиканы куллану | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
3. | “Татар музыка сәнгате” тексты | 1 | Сәнгать, моң, иҗат сүзләрен аңлап куллана белү | Сорауларга тулы җавап бирә белү | Аралаша белү | |||||
4. | “Александр Ключарёв” тексты | 1 | Бөек, зыялы, нигез салучы, сәүдә сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | Диалог төзи белү | |||||
5. | “София Гөбәйдуллина” тексты | 1 | Нәсел, остаз, ирешә сүзләрен аңлап куллана белү | Монологик сөйләм | Аралаша белү | |||||
6. | “Татар театры” тексты өстендә эш. | 1 | Мәдәни, үзәк, дәртле, тамашачы сүзләрен аңлап куллана белү | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | ||||||
7. | Р.Байтимиров “Татарстан гимны” | 1 | Гимнның сүзләрен аңлап куллана белү | Сорауларга тулы җавап бирә белү | Гимнны ятларга | |||||
8. | БСҮ: “Минем Республикам” | 1 | Яңа лексика | Эчтәлек сөйли белү | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | БСҮ | ||||
9. | “Китап- киңәшчем, дустым минем”(9) Р. Вәлиев “Саумы китап” тексты | 1 | Татар җөмләсендә сүз тәртибе | Хикәя төзи белү | Монологик сөйләм | |||||
10 | Дәрдемәнд. “Бер хәзинә” | 1 | Гыйлем, куыш, коточкыч сүзләрен аңлап куллана белү | Эчтәлек сөйли белү | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
11 | Беренче татар китабы. Танышу | 1 | Китапханә, кызыклы, чыганак сүзләрен аңлап куллана белү | Мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлата белү | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
12 | Беренче татар китабы. Текст өстендә эш. | 1 | Китапханә, кызыклы, чыганак сүзләрен аңлап куллана белү | Мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлата белү | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
13 | БСҮ: “Минем яраткан китабым”. | 1 | Татар җөмләсендә сүз тәртибе. | Хикәя төзи белү. | Эчтәлек сөйли белү | БСҮ | ||||
14 | М. Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты | 1 | Язучы, галим, милләт, фән, җәмгыять сүзләрен аңлап куллана белү | Төрле фигыль формаларын сөйләмдә куллана белү | Дөрес һәм төгәл җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү | |||||
15 | М. Мәһдиев “Колаямбу плантациядә эшли” (1нче өлеш) | 1 | Максатка омтылучан, иҗтимагый тормыш, вакыйга, маҗара сүзләрен аңлап куллана белү | Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә куллана белү | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
16 | М. Мәһдиев “Колаямбу плантациядә эшли” (2нче өлеш) | 1 | Газап, корбан, кып-кызыл, чүмеч, гомер, якынайтачакмын җәмгыять сүзләрен аңлап куллана белү | Төрле фигыль формаларын сөйләмдә куллана белү | Аралаша белү | |||||
17 | В.Нуриев “Өлгерәм әле” | 1 | Өйрәнелгән лексика | Диалогик сөйләм | Аралаша белү | |||||
2нче чирек | ||||||||||
18 | “Һөнәр сайлау”(11) Г. Әпсәләмов. “Ак чәчәкләр” | 1 | Белгеч, нәтиҗә, абруй, йөрәк сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
19 | Г. Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”. Диалогик сөйләмгә чыгу | 1 | Хәзинә, күренеш, тимер-томыр, бораулаучы, ышанычлы сүзләрен аңлап куллана белү | Диалогик сөйләм | Аралаша белү | |||||
20 | М.Галиев. “Җиңәсем килде” Текст өстендә эш. | 1 | Максатка омты лучан, иҗтимагый тормыш, вакыйга, маҗара. | Яңа лексиканы куллану | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
21 | Г.Ахуновның тормыш юлы һәм иҗаты. “Хәзинә” Танышу. | 1 | Хәзинә, күренеш, тимер- томыр, бораулаучы, ышанычлы | Яңа лексиканы куллану | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
22 | Г.Ахунов. “Хәзинә” Текст өстендә эш. | 1 | Эшче һөнәре, очучы һөнәре, шофер һөнәре, төзүче һөнәре сүзтезмәләрен аңлап куллана белү | Сәнгатьле уку күнекмәләре | ||||||
23 | БСҮ: Һөнәрләрнең барысы да яхшы | 1 | Һөнәр исемнәре | Мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлата белү | БСҮ | |||||
24 | Р. Вәлиева биографиясе. Р. Вәлиева “Гомәр һәм һөнәр” | 1 | Эшче һөнәре, очучы һөнәре, шофер һөнәре, төзүче һөнәре | Аңлап уку | Тәрҗемә итә белү | Ситуатив күнегү-р | ||||
25 | Татар халык әкияте “Зирәк карт” | 1 | Вәзир, гәүһәр, өянке, шәүлә сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | План төзи белү | |||||
26 | Татар халык әкияте “Алтын алмалар” | 1 | Бай, ярлы, күңелле, күңелсез, күршеләр сүзләрен аңлап куллана белү | Сәнгатьле уку күнекмәләре | ||||||
27 | Л.Лерон. “Пирамида”. | 1 | Буразналар, куаныч, чиксез, рәнҗемә сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | Тәрҗемә итә белү | |||||
28 | Р.Миңнуллин иҗаты. “Ә ни өчен? ”шигыре | 1 | Үпкәләшү, әләкләшү, шаулашу, алдашу, елашу сүзләрен аңлап куллана белү | Тәрҗемә итә белү | БСҮ | |||||
29 | “Аралашу әдәбе” (15) Ф.Шәфигуллин. “Әнфисә кемгә елмая?” Танышу. | 1 | Әшәке, битараф, сугышу, хат сүзләрен аңлап куллана белү | Төрле фигыль формаларын сөйләмдә куллана белү | Тәрҗемә итә белү | |||||
30 | Ф.Шәфигуллин. “Әнфисә кемгә елмая?” Текст өстендә эш. | 1 | Өйрәнелгән лексика | Мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлата белү | Аралаша белү | |||||
31 | Г.Бәшәр. “Без кайда яшибез?” Танышу | 1 | Күз йому, ялагайлык, читкә борылу сүзләрен аңлап куллана белү | Хикәя төзи белү | Монологик сөйләм | |||||
32 | Г.Бәшәр. “Без кайда яшибез?” Текст өстендә эш | 1 | Өйрәнелгән лексика | Төп фикерне табу. | Үз фикереңне дөрес аңлату. |
3нче чирек | ||||||||||
33 | Г. Газизов “Ничә рәхмәт ” | 1 | Чын күнелдән, сөйләшү, чыннан. | Яңа лексиканы куллану | Сәгатьле уку | |||||
34 | Н.Мадьяров. “Дөресен әйтмисең, дускаем”. Танышу | 1 | Күрмәмешкә салышу, тату яшәү, ялкаулана. | Мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлата белү | Сәгатьле уку күнекмәләре. | |||||
35 | Н.Мадьяров. “Дөресен әйтмисең, дускаем”. Текст өстендә эш. | 1 | Янәшә, көр күңелле, хуҗалык, изге күңелле сүзләрен аңлап куллана белү | Диалогик сөйләм | Аралаша белү. Сорауларга тулы җавап бирә белү | |||||
36 | Һ.Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Иптәшләр” Танышу. | 1 | Тартма, пыяла, тәртип сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | Хикәя төзи белү | |||||
37 | Һ.Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Иптәшләр” Текст өстендә эш. | 1 | Саклык белән, батырлык сүзләрен куллана белү | Хикәя төзи белү | Сорауларга тулы җавап бирү.Монологик сөйләм | |||||
38 | Һ.Такташ “Мокамай” Танышу. | 1 | Шаулау, камыш сабаклары, һәләкәт, чабата, баткаклык сүзләрен аңлап куллана белү | План төзи белү | Сүзлекләр белән эшли белү | |||||
39 | Һ.Такташ “Мокамай” Текст өстендә эш. | 1 | Шаулау, камыш сабаклары, һәләкәт, чабата, баткаклык сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | Сәнгатьле уку күнекмәләре | |||||
40 | Ш. Еникиев “Солтангәрәйнең язмышы” | 1 | Язмыш, юнәлеш, өмет, юлдаш сүзләрен аңлап куллана белү | План төзи белү | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
41 | Ш. Еникиев “Солтангәрәйнең язмышы” | 1 | Өйрәнелгән лексика | Диалогик сөйләм | Аралаша белү. Сорауларга тулы җавап бирә белү | |||||
42 | “Минем дустым” тексты | 1 | Таныш, кызыксына, уртаклашу сүзләре | Монологик сөйләм | Аралаша белү, үз фикереңне әйтеп бирә белү. | |||||
43 | “Мин әдәпле аралашам” БСҮ | 1 | Элек-электән, чүп үләне, изге сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | Тәрҗемә итә белү | |||||
44 | Буш вакыт (13) З.Гомәрова “Гап-гади кеше” | 1 | Шөгыльләнә, түгәрәк, бәлки, күргәзмә сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | Тәрҗемә итә белү | |||||
45 | Г.Шәрәфи “Күңелләрдә гөл үсә”. Танышу | 1 | Янәшә, көр, күңелле, хуҗалык, изге күңелле сүзләрен аңлап куллана белү | План төзи белү | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
46 | Г.Шәрәфи “Күңелләрдә гөл үсә”. Текст өстендә эш | 1 | Өйрәнелгән лексика | Диалогик сөйләм | Аралаша белү | |||||
47 | Р. Мөхәммәдиев “Беренче умырзая” әсәре | 1 | Кыр казы, күл, азаплана, тары, солы, талпыну сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | Тәрҗемә итә белү | |||||
48 | М. Гафури биографиясе. “Кыр казы” хикәясе | 1 | Өйрәнелгән лексика | Диалогик сөйләм | Аралаша белү | |||||
49 | М. Гафури “Кыр казы” хикәясе. Текст өстендә эш | 1 | Табигать баласы, изге бурыч кайгыртырга тиеш сүзтезмәләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | Тәрҗемә итә белү | |||||
50 | Р. Бәшәр “Авыру урман” | 1 | Үрмәкүч, пәрәвез, сукмак, моңаеп сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү |
4 нче чирек | ||||||||||
51 | И. Гази биографиясе. “Ак сирень” хикәясе. (1 нче өлеш) | 1 | Уйнаша, шаулаша, кылана, күчерә, үтүкли сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | Тәрҗемә итә белү | |||||
52 | И. Гази “Ак сирень” хикәясе (2 нче өлеш) | 1 | Уфылдап, болгый-болгый, ашык-пошык, моңаеп сүзләрен аңлап куллана белү | Сорауларга тулы җавап бирә белү | ||||||
53 | И. Гази “Ак сирень” хикәясе Диалогик сөйләм | 1 | Көзге, аударырга, уфылдап, болгый-болгый, моңаеп, ашык-пошык сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
54 | Ш.Галиев. “Урам ул нинди?” Танышу. | 1 | Тартма, пыяла, тәртип сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы ситуатив күнегүләрдә куллану. | Хикәя төзү белү | |||||
55 | Ш.Галиев. “Урам ул нинди?” Текст өстендә эш. | 1 | Өйрәнелгән лексика | Диалог төзи белү | Аралаша белү | |||||
56. | БСҮ “Минем буш вакытым” | 1 | Өйрәнелгән лексика | Аралаша белү. Сорауларга тулы җавап бирә белү | БСҮ | |||||
57. | Табигать һәм кеше(8) Г.Кутуй “Сагыну” | 1 | Үзгәреш, шелтә, язмыш, сизгер, киртә сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
58. | Ф. Яруллин биографиясе. “Ике кояшым бар, Илсөя”.Танышу. | 1 | Өйрәнелгән лексика | Диалогик сөйләм | Аралаша белү | |||||
59. | Ф. Яруллин “Ике кояшым бар, Илсөя”. Текст өстендә эш. | 1 | Гашыйк, хыяллана, кыяфәт,хис сүзләрен аңлап куллана белү | Яңа лексиканы куллану | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү | |||||
60 | Н. Гыйматдинова. “Күрше кызы” .Текст өстендә эш. | 1 | Хикмәт, нәсел тамыры, шифа, сырхау сүзләрен аңлап куллану | План төзи белү. | Аралаша белү. Сорауларга тулы җавап бирә белү | |||||
61 | Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Күренекле , ятим, танылган, мавыгу сүзләрен аңлап куллану | Яңа лексиканы куллану | Тәрҗемә итү. | |||||
62 | Г.Тукай “Шүрәле”. | 1 | ||||||||
63 | Г.Тукай. “Туган авыл” | 1 | Табигать баласы, изге бурыч, кайгыртырга тиеш сүзтезмәләрен аңлап куллана белү. | Тәрҗемә итә белү | ||||||
64 | БСҮ “Табигатьне саклау” | 1 | Казылма байлыклар, зарарлы матдәләр, агулана сүзләрен аңлап куллану | Яңа лексиканы куллану | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү. | БСҮ | ||||
65 | “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый”(4) М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Җырларым” шигыре | 1 | Каһарман, Бөек Ватан сугышы,көчле сугыш , шыта, йөрәгем, хак сүзләрен аңлап куллану | Яңа лексиканы куллану | Тәрҗемә итә белү | |||||
66 | Т. Миңнуллин “Моңлы бер җыр” | 1 | Очучы, чигенә, буын, элүче, байтак | Диалог төзи белү | Аралаша белү | |||||
67 | БСҮ “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” | 1 | Өйрәнелгән лексика | Өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә дөрес куллану. | Сорауларга тулы җавап бирә белү | БСҮ | ||||
68 | Сугыш елларында Татарстан | 1 | Гашыйк, хыяллана, кыяфәт, хис сүзләрен аңлап куллану | Яңа лексиканы куллану | Дәреслек һәм сүзлекләр белән эшли белү |
ҮЗЛӘШТЕРҮ ДӘРӘҖӘСЕНӘ КОНТРОЛЬ
Инша язу:
1. “Татар театры”. (октябрь)
2.”Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле” (ноябрь)
Ятлау өчен:
1. Ш.Галиев “Урам ул нинди ?” шигыре.
2. Р.Миңнуллин “Ә ни өчен? “шигыре.
Диологик сөйләм:
1.”Казан-тарихи башкала”.
2.Р.Вәлиева “Гомәр һәм һөнәр”әсәре буенча.
Монологик сөйләм:
1.Композитор А. Ключарев биографиясе буенча.
2.Ш.Еникеев”Солтангәрәйнең язмышы” әсәре буенча.
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
Программа: Төзүче авторлары:Р.З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г. М Әхмәтҗанова . Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Төп белем бирү мәктәбе. “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”. Казан, 2013.
Дәреслек:Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева «Татар әдәбияты 9 сыйныф» Казан, 2008 1.Р.Р.Нигъматуллина «Лингва-1» Учебное пособие и фонохрестоматия для ускоренного изучения татарского языка. Набережные Челны, 1999 4.Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе «Төп һәм урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтүдә көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны бәяләү» Яр Чаллы, 2004 | 1.А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты,1998 2.Д.Ф.Заһидуллина «Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы» 3. Р.З.Хайдарова «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны, 20 3. Ф.Ф.Харисов «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, “Мәгариф”, 2002. 4. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары | 1.Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк» Яр Чаллы, 2003 2.Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2007 3.Н.М..Хәсәнова «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар җыентыгы» Яр Чаллы, 2000 4.Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре 5. «Татарстан яшьләре» , «Шәһри Чаллы» газеталары, «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары |
Татар теле һәм татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары
- Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү:
а) сүзлек диктанты 25-28 сүздән тора.
Пөхтә, төгәл, орфографик хатасыз булган эшкә “5”ле куела.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
ә) диктант уку елы башында 80-90 сүздән, уку елы ахырында 90-100 сүздән тора.
Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5” ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 1орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка “5”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка “4”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка “3”ле куела.
Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка “2”ле куела.
б) изложение уку елы башында 130-140 сүздән, уку елы ахырында 140-150 сүздән тора.
Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле дөрес язылган, , 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган , эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
в) сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5” ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4” ле куела.
Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә “3” ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә “2” ле куела.
- Телдән җавап бирүне тикшерү :
а) тыңлап аңлау – 3минут
ә) диалогик сөйләм – 12 реплика
б) монологик сөйләм – 14 фраза
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.
Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл дөрес җавап бирелмәгән, 5 орфо график, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфо график, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегендә, “3” ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2” ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5” ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4” ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3” ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2” ле куела.
Уку тизлеге – минутына 75-80 сүз
Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү үрнәкләре
5нче-9нчы сыйныфлар
№ | Эш төрләре | 5 нче сыйныф | 6нчы сыйныф | 7нче сыйныф | 8нче сыйныф | 9нчы сыйныф |
1. | Тыңлап аңлау | 0,5-0,7 минут | 0,8-0,9 минут | 1 минут | 1,2 минут | 1,5 минут |
2. | Диалогик сөйләм | 5-6 реплика | 6-7 реплика | 7-8 реплика | 9-10 реплика | 11-12 реплика |
3. | Монологик сөйләм. | 7-8 фраза | 8-10 фраза | 8-10 фраза | 10-12 фраза | 10-12 фраза |
4. | Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. | 4 | 4 | 4 | 4 | 5 |
5. | Уку | 55-60 сүз | 60-70 сүз | 70-80 сүз | 80-90 сүз | 90-95 сүз |
6. | Язу: | |||||
Сүзлек диктанты | 8-10 сүз | 10-15 сүз | 15-18 сүз | 18-22 сүз | 22-25 сүз | |
Сочинение | 5-7 җөмлә | 7-8 җөмлә | 8-9 җөмлә | 9-10 җөмлә | 10-12 җөмлә |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Календарно-тематическое планирование по татарскому языку 2 класс
Развернутое календарно-тематическое планирование по татаскому языку 2 класс по Хайдаровой...
Календарно-тематическое планирование по татарской литературе 2 класс
Календарно-тематическое планирование по татарской литературе 2 класс по Хайдаровой...
Тематическое планирование по татарскому языку и литературе 5 класс татарская группа
Тематическое планирование для 5 класса...
Календарно- тематическое планирование по татарскому языку.
Календарно-тематическое планирование по татарскому языку 6 класс...
Календарно-тематическое планирование по татарскому языку 9 класс
Календарно-тематическое планирование по татарскому языку 9 класс...
Календарно-тематическое планирование по татарской литературе 9 класс
Календарно-тематическое планирование по татарской литературе 9 класс...
Календарно- тематическое планирование уроков татарского языка и литературы на 2016-2017 уч. год
В материале представлен КТП по татарскому языку и литературе на 2016-2017 уч.год для 1-11 классов....