Календарно-тематическое планирование по татарской литературе 9 класс
календарно-тематическое планирование (9 класс) на тему
Календарно-тематическое планирование по татарской литературе 9 класс
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
9klass_tatar_dbiyatynnan_programma.doc | 235 КБ |
Предварительный просмотр:
. |
“Боерган төп белем бирү мәктәбе”
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
____ августта 2014 нче ел №
педагогик совет протоколы белән
РАСЛАНГАН
Мәктәп директоры
_______________Маннанов Р.М.
_______ августта 2014 нче ел,
№______ приказы белән
кулланылышка кертелгән
9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
( атнага-2сәг.,елга-68 с.)
Төзеде: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мулланурова А.М.
КИЛЕШЕНГӘН
Укыту-тәрбия эшләре буенча
Директор урынбасары_______________ Хаматова Б.Т.
Методик берләшмә утырышында
КАРАЛГАН
Беркетмә №___, ______август 2014 нче ел.
Методик берләшмә җитәкчесе _______________Маннанова Р.Ф.
Раслыйм
Мәктәп директоры
________________Мәннәнов Р.М.
Мулланурова А.М. ның
татар әдәбиятыннан 2014-2015 нче уку елына
Календарь-тематик планы
Гомуми төп белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен татар әдәбияты предметыннан тәкъдим ителә торган авторлык (эш) программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм икенче буын федераль дәүләт белем стандартларына, татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программага нигезләнеп төзелде. 2014 нче ел.
Предмет | Класс | Барлык сәгатьләр саны | Атналык сәгатьләр саны | Саны | Исеме, дәреслекнең исеме, нәшрияты, елы. | ||
Әсәрләр өйрәнү | Сөйләм үстерү дәресе | Класстан тыш уку | |||||
Татар әдәбияты | 9 | 68 | 2 | 56 | 8 | 4 | Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005. Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005. |
2014-2015 нче уку елына методик тема
Район | Мәктәп | Укытучы |
Заманча технологияләр кулланып һәм яңа укыту структураларын практикага кертү аша укыту, тәрбия сыйфатын күтәрү. | Милли мәктәп шартларында укыту һәм тәрбия бирү процессын укучыларны сәламәтләндерүгә, кардәшлеккә сәләтле әхлаклы шәхес итеп тәрбияләүгә юнәлдерү. | Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен үстерү. |
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
- “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
- “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
- Россия Федерациясенең 273-Ф3 номерлы Законы (2013 ел, 1 сентябрь).
4. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.
Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.
Гомуми төп белем бирү мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбияты предметыннан тәкъдим ителә торган авторлык (эш) программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм икенче буын федераль дәүләт белем стандартларына,татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программага нигезләнеп төзелде. Авторлык (эш) программасы укучыларны, теоретик төшенчәләрне үзләштереп, әдәби әсәрне сүз сәнгате һәм иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе буларак кабул итәргә әзерли. Әдәби теоретик төшенчәләрне үзләштерү мәктәп балаларыныӊ телдән һәм язма сөйләмен, иҗади сәләтләрен үстерә, әсәрләрнеӊ эстетик кыйммәтен мөстәкыйль бәяли алырлык китап укучы тәрбияли. Әдәби әсәрләрне тулысынча уку күздә тотыла, зур күләмле әсәрләр кыскартып бирелсә дә, эчтәлек сөйләү аша, сюжетны укучыларга җиткерү максаты куела.
9 нчы сыйныф. Әдәбият тарихы. Әдәбиятның чорларга бүленеше. Әдәбиятның үсеш баскычлары. Шигырь төзелешен, әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма ягыннан өйрәнү катлаулана; әдәбият тарихы, әдәбиятның чорларга бүленеше, әдәбиятның үсеш баскычлары үзләштерелә.
Татар әдәбиятын укытуның максаты һәм бурычлары
Урта сыйныфларда әдәбиятны укытуның төп максаты булыпматур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү, балаларның рухи дөньяларын баету тора. Бу процесс өч – гамәли, гомуми белем бирү, тәрбияви - яссылыкларны берләштереп алып барылырга тиеш. Әлеге максат түбәндәге бурычларны алга куя:
• укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;
• укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
• укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;
• укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Программаның төп эчтәлеге
Әдәбиятны өйрәнү – 56 сәг.
Сөйләм үстерү – 8 сәг.
Дәрестән тыш уку – 4 сәг.
Әдәбият тарихы. Әдәбиятның чорларга бүленеше. (1 сәг.)
Әдәбиятныӊ барлыкка килүе һәм үсеше. Гомумтөрки мәдәният һәм әдәбият. Ислам мәдәнияте. Мәдәни һәм әдәби күренеш буларак суфичылык. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Торгынлык чоры мәдәнияте, әдәбияты. (3 сәгать)
XIX гасыр татар әдәбияты. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте. Аңлы-белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясе. (1 сәг)
З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы . (3 сәгать)
ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби-эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләре. Әдәбиятта яңа юнәлешләр һәм агымнар барлыкка килү. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу. (1 сәг)
Ф.Әмирханның «Хәят» повесте. (3 сәгать)
Г.Камалның «Банкрот» комедиясе. (3 сәг)
1917 – 1940 еллар әдәбияты. Әлеге дәвердә татар әдәбиятының берничә этап аша үтүе. Чорга кыскача күзәтү. Иҗтимагый-тарихи, социаль-мәдәни шартлар. Әдәбиятта сыйфат үзгәреше, аңа идеология тәэсире. Әдәбиятта тарихи-иҗтимагый вакыйгаларныӊ сурәтләнеше. (1 сәг)
М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы (өзекләр) (4 сәгать)
Бөек Ватан сугышы еллары әдәбияты. Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты. Лирика һәм публицистиканың алга чыгуы. Кече жанрларның активлашуы. Төп тема-мотивлар, проблемалар. Сугыш чынбарлыгы һәм аны сурәтләү үзенчәлекләре. (1 сәг)
Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере. (1 сәгать)
Муса Җәлилнеӊ «Моабит дәфтәрләре»ннән: «Җырларым», «Кошчык», «Тик булса иде ирек», «Ышанма», «Катыйльгә», «Бер үгет» шигырьләре.
(4 сәгать)
Ә.Еникинең «Кем җырлады?» хикәясендә сугыш фаҗигасе чагылышы. (4 сәгать)
Сугыштан соӊгы һәм 1960-80 нче еллар әдәбияты. ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Әлеге чорда яңа жанрлар, тема-мотивлар, әдәби формалар барлыкка килү. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы. (1 сәгать)
Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы», «Киек казлар» шигырьләре. Иҗатыныӊ чорларга бүленеше. (3 сәгать)
И.Юзеевнең “Сагышлы мирас”, “Гасыр кичкән чакта”, “Без”, “Калдыр, аккош, каурыеӊны” шигырьләре.(3 сәгать).
А.Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте. (4 сәгать)
Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романы (өзекләр). (4 сәгать)
Т.Миңнуллинның «Кулъяулык» музыкаль драмасы. (3 сәгать)
Хәзерге әдәбият. ХХ-ХХI гасырлар чигендә татар әдәбиятында сыйфат үзгәрешләре, эзләнүләрнең “яңа дулкын” булып күтәрелүе. Совет һәм постсовет заманына тәнкыйди бәя биргән, шәхес һәм җәмгыять каршылыгын чагылдырган, ил тарихындагы олы этапларның, аерым шәхесләрнең сурәтен тудырган әсәрләр язылу. Психологик башлангычның алга чыгуы аша шәхес тормышы, эчке дөньясының тарихи–иҗтимагый чынбарлыктан өстен булуын раслау.
Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус һәм чит ил әдәбиятлары арасында күптөрле бәйләнешләр. Мәңгелек темалар һәм образлар. (1 сәгать)
З.Хәкимнең “Телсез күке” драмасы. (3 сәгать)
Ф.Садриевның «Таң җиле» романы (өзекләр). (4 сәгать)
Зөлфәтнең «Тамыр көлләре», «Тойгыларда алтын яфрак шавы» шигырьләре. (2 сәгать)
Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр:
1. Ф.Латыйфи. “Хыянәт”.
2. Г.Әпсәләмов. “Алтын йолдыз”.
3. Г.Бәширов. “Сарут”.
4. “Ялкын” журналы – минем рухи юлдашым”
Ятлау өчен әсәрләр:
1. Ф.Әмирханның«Хәят» повестеннан бер өзек
2. Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере
3. Муса Җәлилнеӊ “Кошчык” шигыре
4. Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы» шигыре
5. И.Юзеевнең “Калдыр, аккош, каурыеӊны” шигыре.
Күнекмәләр булдыру эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрдә үстерелә һәм бәяләнә:
- рецептив эшчәнлек: әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү;әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау.
- репродуктив эшчәнлек: әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.
- иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьлеукый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; рольләргә кереп кабатлап бирү; план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә язу, сочинение элементлары белән изложение язу; әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу.
- эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; әдәби әсәргә, аның өлешләренә, язучы иҗатына карата аңлатмалар, бәя бирү.
- тикшеренү эшчәнлеге: әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлау; тулы текстны анализлау; төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү; әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү;язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.
УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМЕНӘ, ЭШ ОСТАЛЫГЫНА ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР
Татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы:
- сүз сәнгатенең образлы табигатен;
- милли әдәбиятның иң билгеле язучыларыннан Г.Тукайның, Г.Камалның, Г.Ибраһимовның, Ф.Әмирханның, Г.Исхакыйның, М.Җәлилнең, Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын;
- өйрәнелгән әсәрләрнең эчтәлеген;
- сүз сәнгатенең образлы асылын;
- төп әдәби-теоретик төшенчәләрне
белергә;
- әдәби әсәр эчтәлеген кабатлап, аерым өлешләрен яттан сөйләү;
- әдәби әсәрне әдәбият теориясеннән мәгълүматлар файдаланып анализлау;
- әдәби әсәрнең аерым якларын элементларын җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару;
- әдәби әсәрнең төр һәм жанрын билгеләү;
- әдәби әсәрләрне, аларның геройларын чагыштыру;
- геройларга характеристика бирү, автор позициясен ачыклау;
- сәнгатьле уку;
- әдәби әсәрләр хакында төрле характердагы иҗади эшләр башкару
күнекмәләрен үзләштергән булырга тиеш.
Кулланылган кыскартылма сүзләр: МК – методик кулланма (Хөснетдинова Л.К. 9 нчы сыйныфта әдәбият укыту: укытучылар өчен кулланма. – Яр Чаллы, 2006.), ТТ – методик ярдәмлек (Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.), ӘТ - әдәбият теориясе, КТ – контроль төре, ИР – Интернет ресурсы, МТК – милли-төбәк компоненты
№ | Чирекләп дәрес саны | Дата | Дәреснең темасы | Көтелгән нәтиҗәләр | Контроль төре | Искәрмә | |
план | фактик | ||||||
Белем һәм күнекмәләр | |||||||
1 | I чирек 1 | 1.09 | З.Бигиевнең тормышы, иҗаты. “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлау. | Татар прозасының реализм нигезләрендә җитлегү чорына керүе. Прозада жанрларның камилләшә баруы, яңа жанрлар һәм жанр төрләре барлыкка килү (роман, повесть, сатирик хикәя һ. б.). Төп темалар һәм проблемалар, аларның мәгърифәтчелек рухында хәл ителеше. Уңай һәм тәнкыйди юнәлешләрнең ачык төс алуы. Татар әдәбиятының «күп гасырлар Шәрык тәэсире белән килгәннән соң, акрын гына Гареб тәэсире астына» (Ф. Әмирхан) керә башлавы һәм моның прозада чагылышы. Язучыларның милләт язмышы турында уйлануларында яңалыклар. ӘД: Мәгърифәтчелек реализмы. «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романында саф мәхәббәт белән байлык арасындагы каршылык тудырган хәлләрнең тормышчан итеп тасвирлануы. Татар прозасында детективның реаль нигезләргә утыртылуы. | Хрестоматия: “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын укып бетерергә. | ||
2 | 2 | 5.09 | З.Бигиевнең “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлауны дәвам итү. | Кеше менәзен (характерын) тормышчан җирлектә ачуда уңышлы алымнар. Зөләйханы фаҗигагә алып килгән сәбәпләрнең берсен күрсәтеп, «бала ата-ана сүзеннән чыкмаса яхшы» дигән фикер уздырылу. Байлыкка омтылышның кеше холкын бозуын, һәлакәткә китерүен сурәтләү. Хикәяләүнең объективлаша төшүе. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. | Әсәрне анализлау | ||
3 | 3 | 8.09 | З.Бигиевнең “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлауны дәвам итү. | Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. | Әсәрне анализлау | ||
4 | 4 | 12.09 | З.Бигиевнең “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлауны дәвам итү. | Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. | Әсәрне анализлау | ||
5 | 5 | 15.09 | З.Бигиевнең “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлауны дәвам итү. | Әдәби әсәрнең текстына нигезләнеп, проблемаларын билгеләү. | |||
6 | 6 | 19.09 | Сөйләм үстерү дәресе.№1 Сочинение “Мин бәхетне ничек аңлыйм?” | Бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре формалаштыру. 1. Сочинение язарга өйрәтү китаплары. 2. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004. – 310-311 б. | Индивидуаль эш сочинение | ||
7 | 7 | 23.09 | Класстан тыш уку.№ 1 Каюм Насыйри «Кырык вәзир” кыйссасы. | ӘД: Әдәбиятның халыкчанлыгы төшенчәсен киңәйтеп кабатлау. КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 31-35 б.) | Мөстәкыйль анализ |
| |
8 | 8 | 26.09 | Ф.Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты. | 20 нче гасырда татар әдәбияты.Чорга бәя бирү. Татар әдәбиятына күзәтү. Ф.Әмирханның тормыш юлы. Язучы иҗаты, аның үзенчәлекләре турында гомумиләштереп сөйләү. | |||
9 | 9 | 29.09 | Ф.Әмирханның “Хәят” повесте. | Бай татар зыялыларының гаилә тормышы һәм гореф –гадәтләре. Шул шартларда үскән татар кызының холкы тәрбияләнү, омтылыш-теләкләре чагылу. | |||
10 | 10 | 3.10 | Ф.Әмирханның “Хәят” повесте. | Рус дөньясы белән аралашып үскән яшь кешенең дөньяга һәм яшәү тәртипләренә карашында каршылыклар туу, моның ул шартларда мәҗбүрият булуы. | Образларга бәя бирү. | ||
11 | 11 | 6.10 | Ф.Әмирханның “Хәят” повесте. | Дини йолаларны үтәүнең күңелне сафландыруы, шул ук вакытта дини йола гадәтләрне тарайтып аңлауның шәхес иреген киртәләүдәге роле. Язучының кешедәге күңел тирбәнешләрен бирүдәге табышлары. Психологик анализ турында төшенчә. | |||
12 | 12 | 10.10 | Ф.Әмирханның “Хәят” повестенда образлар. | Әсәрне анализлау. | |||
13 | 13 | 13.10 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. № 2 | Әдәби әсәрнең текстына нигезләнеп, проблемаларын билгеләү, үз фикер-мөнәсәбәтеңне дә әйтеп нәтиҗәләр ясау. | |||
14 | 14 | 17.10 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. № 3 | Әдәби әсәрнең текстына нигезләнеп, проблемаларын билгеләү, үз фикер-мөнәсәбәтеңне дә әйтеп нәтиҗәләр ясау. | |||
15 | 15 | 20.10 | Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. | 20 нче йөз башы драматургиясе(гомуми күзәтү) Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. Мәгърифәт өлкәсендә күпьяклы эшчәнлеге. Беренче пьесалары. | |||
16 | 16 | 24.10 | Г.Камал “Банкрот” комедиясе. | Әсәрнең сюжеты һәм композициясе, образлар системасын күзәтү. Акчага омтылышның кешене түбәнлеккә, оятсызлыкка төшерү ихтималы. Кешеләрнең бер-берсенә карата ерткычлыгы, хәрәмләшү,алдашуның җирлеге. Комедиянең татар драматургиясе һәм театры өчен әһәмияте,бүгенге көннәргә аваздашлыгы. | Тест | ||
17 | 17 | 27.10 | Г.Камал “Банкрот” комедиясе. | Сатира турында төшенчә бирү. Сатирик конфликт үзенчәлекләре. | |||
18 | 18 | 31.10 | Г.Камал “Банкрот” комедиясе. | Әсәрне анализлау. | |||
19 | II чирек 1 | 10.11 | Сөйләм үстерү дәресе № 4 “Сираҗетдин- комсызлык корбаны”. | Әдәби әсәрнең текстына нигезләнеп, проблемаларын билгеләү, үз фикер-мөнәсәбәтеңне дә әйтеп нәтиҗәләр ясау. | Анализ | ||
20 | 2 | 14.11 | Класстан тыш уку № 2 “Ялкын”журналы-минем рухи юлдашым. | Әдәби әсәрнең текстына нигезләнеп, проблемаларын билгеләү, үз фикер-мөнәсәбәтеңне дә әйтеп нәтиҗәләр ясау. | |||
21 | 3 | 17.11 | Мәхмүд Галәүнең тормыш һәм иҗат юлы. | Мәхмүд Галәүнең тормыш һәм иҗат юлы. “Мөһаҗирләр” романын дәрестә һәм мөстәкыйль уку. Әсәрнең язылу тарихы, тәмамланмаган булуы. Тарихи вакыйгалар барган чор, урыннары-мәйданы. Халык образын сурәтләү осталыгы. Ирек, гаделлек өчен, үз динен, милли рухын саклап калу өчен көрәшләрнең тарихта кабатланып торуы, фаҗигаләр һәм илаһи максатлар белән бәйле булуы. Геройлар язмышында халык тормышының тулы чагылышы. | |||
22 | 4 | 21.11 | М. Галәүнең “Мөһаҗирләр” романы | Хикәяләү стиле, сурәтлелек. Тарихи романнар. ” Тарихилык” төшенчәсен аңлау. | Тест | ||
23 | 5 | 24.11 | М. Галәүнең “Мөһаҗирләр” романы | Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. | |||
24 | 6 | 28.11 | М. Галәүнең “Мөһаҗирләр” романы | Әсәрне анализлау. | |||
25 | 7 | 1.12 | Сөйләм үстерү дәресе. №5 | Әдәби әсәрнең текстына нигезләнеп, проблемаларын билгеләү, үз фикер-мөнәсәбәтеңне дә әйтеп нәтиҗәләр ясау. | |||
26 | 8 | 5.12 | Сөйләм үстерү дәресе. №6 | Әсәрне тулысы белән анализлау. Әхмәт Уразаев-Кормашиның “Кыйссаи Таһир илә Зөһрә” әсәре белән таныш булу. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. | Анализ | ||
27 | 9 | 8.12 | Г.Кутуй “Сагыну” нәсере. | Язучының тормыш юлы. Лирик герой кичерешләренең табигыйлеге, гомумкешелек мәнфәгатьләреннән килеп чыгуы. Поэмаларда кеше тормышы һәм табигать күренешләренең чагылышы. Тел-сурәтләү чаралары. ӘД: Лирик герой турында төшенчәне киңәйтү. | |||
28 | 10 | 12.12 | Г.Кутуй “Сагыну” нәсере. | ӘД: Шигырь төзелеше турында урта сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү һәм тагын да тулырак мәгълүмат бирү. Поэзиядә стилистик фигураларның урыны һәм роле. Нәсерне сәнгатьле итеп яттан сөйләү. | яттан сөйләү. | ||
29 | 11 | 15.12 | Дәрестән тыш уку № 3 Г.Әпсәләмов “Алтын йолдыз”. | Әсәрне тулысы белән анализлау. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. | |||
30 | 12 | 19.12 | Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗатын искә төшерү. | Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗатын искә төшерү. | Тест | ||
31 | 13 | 22.12 | Муса Җәлилнең “Җырларым”шигыре. | Шагыйрьнең эчке ышанычы, өметләре,шигъриятне зурлавы. Лирик әсәрне анализлый белү; сүзләрнең күп мәгънәле була алуы, күчерелмә мәгънәләр ярдәмендә ачышлар ясау- сәнгатьчә осталыкны аңлата алу. | Ике дәресне берләштереп укыту, чөнки 30.12 каникул көненә туры килә. | ||
32 | 14 | 26.12 | Муса Җәлилнең “ Тик булса иде ирек” шигыре. | Көчле хис-кичерешләр, аларны тудырган сәбәп; “тоткынлык, әсирлек, кол” төшенчәләре һәм рухи омтылыш-теләк конфликты. Кабатлаулар,града ция метонимия, символлар. М. Җәлилне мәңгеләштергән чаралар, вакыйгалар турында сөйләшү. | Анализ. | ||
33 | III чирек 1 | 12.01 | Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты. | Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. Иҗатының үзенчәлекләре. Язучының индивидуаль стиле, төшенчәгә билгеләмә бирү. | |||
34 | 2 | 16.01 | “ Кем җырлады?” хикәясе. | Язучының стиль үзенчәлекләрен табарга өйрәнү. | |||
35 | 3 | 19.01 | “ Кем җырлады?” хикәясе. | Әсәрне тулысы белән анализлау. | |||
36 | 4 | 23.01 | Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. | Сугыштан соңгы чор әдәбияты. Язучыны яшәгән чоры, дөняга карашы.әдәбияттагы урыны белән күз алдына китерү, шәхес буларак бәяләү. | |||
37 | 5 | 26.01 | Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы” шигыре. | Лирик әсәрне анализлый белү; сүзләрнең күп мәгънәле була алуы, күчерелмә мәгънәләр ярдәмендә ачышлар ясау- сәнгатьчә осталыкны аңлата алу. | |||
38 | 6 | 30.01 | Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы” шигыре. | Образларның конкрет-деталь, җыелма –гомуми һәм символик, күчерелмә мәг ънәләренә иг ътибар итү, строфалар төзелеше,аларны бәйләп торучы чараларны табу, хис һәм фикер берлеген дәлилли белү. | Яттан сөйләү | ||
39 | 7 | 2.02 | Хәсән Туфанның “Киек казлар” шигыре. | Шигырьне тулысы белән анализлау. | |||
40 | 8 | 6.02 | Сөйләм үстерү дәресе №7 Х.Туфанның шигырен яттан сөйләү. | Лирик әсәрне анализлый белү; сүзләрнең күп мәгънәле була алуы, күчерелмә мәгънәләр ярдәмендә ачышлар ясау- сәнгатьчә осталыкны аңлата алу. | Мөстәкыйль анализ | ||
41 | 9 | 9.02 | Аяз Гыйләҗевның тормыш һәм иҗат юлы. | Аяз Гыйләҗевның тормыш һәм иҗат юлы белән танышү. | |||
42 | 10 | 13.02 | Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” повесте. | Сюжет-композиция үзенчәлеге, Бибинур образына салынган “изгелек” төшенчәсенең гәүдәләнеше | Характеристика | ||
43 | 11 | 16.02 | Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” повесте. | Бибинур образының типик һәм гадәттән тыш сыйфатлары,эш-гамәлләре. | |||
44 | 12 | 20.02 | Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” повесте. | Конфликтның гомумкешелек һәм конкрет чагылышы, чишелеше. | |||
45 | 13 | 23.02 | Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” повестенда образлар. | Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. | Тест | ||
46 | 14 | 27.02 | Сөйләм үстерү дәресе.№ 8 Контроль сочинение язу. | Бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру. | сочинение | ||
47 | 15 | 2.03 | Н. Фәттахның тормыш һәм иҗат юлы. | Н. Фәттахның тормыш һәм иҗат юлы өйрәнү. | |||
48 | 16 | 6.03 | “Итил суы ака торур” романы | Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. | |||
49 | 17 | 9.03 | “Итил суы ака торур” романы | Әсәрне тулысы белән анализлау. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. | Әсәргә бәя |
| |
50 | 18 | 13.03 | “Итил суы ака торур” романы | Хикәяләү стиле, әсәрнең теле,борынгылыкның вакыйгалар, яшәү тәртипләре,йолалар һәм көнкүреш картиналарында гәүдәләнеше. Геройларның яшәү максатлары, конфликтның катлаулы булуы. Ирек, бәйсезлек өчен һәм берләшү максатында барган көрәш. Әсәр үзәгендә торган тарихи шәхесләр, уйланмалылыкның роле. |
| ||
51 | 19 | 16.03 | Дәрестән тыш уку № 4 Г.Бәширов “Сарут” | Сочинение язу күнекмәләре булдыру. | |||
52 | 20 | 20.03 | Т.Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы. | Т.Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу. | Тест | ||
53 | IV чирек 1 | 3.04 | “Кулъяулык” музыкаль драмасы. | Әсәрне рольләргә бүлеп уку. Язучы иҗаты, аның үзенчәлекләре турында гомумиләштереп сөйләү. | |||
54 | 2 | 6.04 | “Кулъяулык” музыкаль драмасы. | Әсәрнең кыскача эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү, төп фикерне текст белән аңлата белү. | Сорау-җавап | ||
55 | 3 | 10.04 | “Кулъяулык” музыкаль драмасы. | Әдәби әсәрнең текстына нигезләнеп, проблемаларын билгеләү, үз фикер-мөнәсәбәтеңне дә әйтеп нәтиҗәләр ясау. | |||
56 | 4 | 13..04 | “Кулъяулык” музыкаль драмасы. | Әсәрнең кыскача эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү, төп фикерне текст белән аңлата белү. |
| ||
57 | 5 | 17.04 | Фуат Садриевның тормыш һәм иҗат юлы. | Фуат Садриевның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу. Үзенчәлекләрне билгеләү. | |||
58 | 6 | 20.04 | “Таң җиле” романы. | Әсәр белән танышу. Әсәрнең кыскача эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү, төп фикерне текст белән аңлата белү. | |||
59 | 7 | 24.04 | “Таң җиле” романы. | Әдәби әсәрнең текстына нигезләнеп, проблемаларын билгеләү, үз фикер-мөнәсәбәтеңне дә әйтеп нәтиҗәләр ясау. Әсәргә тулы анализ ясау. | Анализ | ||
60 | 8 | 27.04 | “Таң җиле” романы. | Әсәргә тулы анализ ясау. | |||
61 | 9 | 1.05 | “Таң җиле” романы. | Әсәргә тулы анализ ясау. | |||
62 | 10 | 4.05 | Зөлфәтнең тормыш һәм иҗат юлы. | Әдәби әсәрнең текстына нигезләнеп, проблемаларын билгеләү, үз фикер-мөнәсәбәтеңне дә әйтеп нәтиҗәләр ясау. Әсәргә тулы анализ ясау. Зөлфәтнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышу. | |||
63 | 11 | 8.05 | “Тамыр көлләре”шигыре. | Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. | |||
64 | 12 | 11.05 | “Тойгыларда алтын яфрак шавы” шигыре. | Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, анализлау. | Контроль сорауларга җаваплар әзерләргә. | ||
65 | 13 | 15.05 | “Тойгыларда алтын яфрак шавы” шигыре. | Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, анализлау. | |||
66 | 14 | 18.05 | Дәрестән тыш уку № 8 М. Әгъләмов шигырьләре. | Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, анализлау. | Ел буена үткәннәрне кабатларга, тестка әзерләнергә Тестлар. | ||
67 | 15 | 22.05 | Имтиханга әзерлек. | Имтиханга әзерлек. | |||
68 | 16 | 25.05 | Йомгаклау. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Календарно-тематическое планирование по татарской литературе 2 класс
Календарно-тематическое планирование по татарской литературе 2 класс по Хайдаровой...
Тематическое планирование по татарской литературе для 7 класса(татарская группа)
Предлагаю рабочую программу по татарской литературе для 7 класса,татарская группа....
Тематическое планирование по татарской литературе для 9 класса(русская группа)
Предлагаю рабочую программу по татарской литературе для 9 класса(русская группа),учебник Сафиуллиной Ф.С....
Календарно-тематическое поурочное планирование УМК «EnjoyEnglish – 5 класс» Авторы: М.З. Биболетова, Н.Н. Трубанева, О. А. Денисенко
Календарно-тематическое поурочное планирование к учебнику М.З. Биболетовой, Н.Н. Трубаневой, О. А. Денисенко "Английский с удовольствием" 5 класс с требованиями к уровню подготовки учащихся и язы...
Календарно-тематическое поурочное планирование по литературе 5 класс (ФГОС)
УУД, планируемые результаты обучения...
Календарно-тематическое поурочное планирование по литературе 5 класс 2015-2016 уч.г. (ФГОС)
Календарно-тематическое поурочное планирование по литературе 5 класс 2014-2015 уч.г. (ФГОС)...
Календарно-тематический поурочное планирование География 5 -6 класс
Календарно-тематический поурочный план ирование География 5 -6 класс УМК "Сферы".Характеристика основных видов деятельности ученика Количество часов текущего контроля...