Равил Файзуллин поэзиясендә әдәби дөнья
статья (10 класс) по теме

Хамидуллина Резида Рахимзяновна

Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин-шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре , Татарстан Республикасы Фәннәр акдемиясенең  мактаулы академигы . Ул- 60 нчы елларда әдәбиятка шаулап килеп кергән яшьләрнең берсе. Кыю иҗаты, гражданлык активлы­гы, популярлыгы Равил Фәйзуллинны табигый рәвештә алтмышынчы ел­лар шагыйрьләренең лидеры дәрәҗәсенә күтәрә. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Хамидуллина Р.Р.

МБОУ «Аксубаевская средняя общеобразовательная школа № 2 »

пгт Аксубаево

Rezida.10@mail.ru

Равиль Фәйзуллин  поэзиясендә әдәби дөнья

Курыкма, биек оч, кошым-

Күк чикне беләмени?!

Көл, күңел! Дөньяның моңы

Бер безгә генәмени?!

Оч,оч, кошкай,кис җилләрне!

Шаш рухым-дуласын җан!

...Егылсак-белгән-күргәннәр

Яхшыга юрасыннар!

 Р. Фәйзуллин 

Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин-шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре (1999), Татарстан Республикасы Фәннәр акдемиясенең  мактаулы академигы (2007). Р.Фәйзуллин –әдәбиятка яшьли кергән шәхес. Аның беренче шигырьләре урта мәктәптә укыган чагында языла, һәм алар үткән гасырның илленче еллар ахырында республика матбугатында күренә башлый. Студент елларында ук Казанда ике шигьри китап чыгарырга  ирешә. 22 яшьтә Язучылар берлегенә кабул ителә һәм СССРда Язучылар берлегенең иң яшь әгъзасы була. Ул- 60 нчы елларда әдәбиятка шаулап килеп кергән яшьләрнең берсе. Кыю иҗаты, гражданлык активлыгы, популярлыгы Равил Фәйзуллинны табигый рәвештә алтмышынчы еллар шагыйрьләренең лидеры дәрәҗәсенә күтәрә.  1960 елда яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ Үзәк комитеты оештырган Бөтенсоюз фестивалендә җиңүче була.

Аның беренче шигырьләре новаторлыгы, безнең шигьрият өчен бик үк традицион булмаган ирекле, мәгънәви яктан тирән эчтәлекле булулары белән тиз арада укучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең игътибарын җәлеп итә.

         Р. Фәйзуллин — шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы шагыйрь . Минемчә ул нечкә тоемлый, тирән уйлый, фәлсәфи фикерли белә торган шагыйрьләрнең берсе. Бу юнәлештә ул Шәрык поэзиясендә, бигрәк тә төрки халыклар шигъриятендә борынгыдан килгән чичәнлек традицияләрен уңышлы дәвам иттерә һәм тупланган тәҗрибәне заманча эчтәлек, яңа форма сыйфатлары белән баета бара. Р.Фәйзуллин — хәзерге татар поэзиясендә кыска формаларга, әйтик, бер-ике-өчьюллыкларга, тулы гражданлык хокукы бирүчеләрнең берсе. Бүгенге яшь буын шагыйрьләре арасында аның тарафдарлары күп. Ул — бу өлкәдә үз мәктәбен булдырган шагыйрь.

Р. Фәйзуллин үзе дә татар шигъриятен үстерүгә күп көч куя. Икенче төрле әйтсәк,  татар шигъриятенә яңалык алып килә. Ул – үзенчәлекле шагыйрь. Иҗатының үзенчәлекләрен санап бетерерлек түгел.

        Шулай итеп шагыйрь “Кыскалыкта – осталык” дигән татар халык мәкаленә таянып эш итә. Аның 1 – 8 юллык шигырьләре авторның 1996 нчы елда Казан “Мәгариф” нәшриятында чыккан “Җил – Вакыт ул…” исемле китабында язылган . Мондый шигырьләрне “ак шигырь” дип атап йөртәләр. Аның шундый  шигырьләрен рус әдәбиятында Маяковскийга тартым дип әйтә алыр идек. Ә аның 3 юллык шигырьләре япон шигъриятенә якын. 

        Бу заманда.

       Хакыйкатьнең күзенә карап,

       Күңелдән чәчрәп яшь чыга.

                               (Р. Фәйзуллин)

      Хокку, Хайку – япон шигъриятендәге рифмалашмаган 17 иҗектән торган 3 юллык. Авторның 5 юллыклары япон шигъриятендәге “танка” га охшаш( Танка – япон шигъриятендә  рифмалашмаган 31 иҗектән торган 5 юллык.)

         Яшәдең, эшләп җан аттың…

         Йә, үзгәрттеңме бераз

         Дөньяны, Илне?

 

         … Сизәме тау, очып төшкән

        тәмәке көлен?

        Р. Фәйзуллинның шигырь формалары ирекле, ягъни анда рифмалар сакланмый. Шагыйрь буларак, Р. Фәйзуллин фәлсәфи эчтәлекле, кешеләрне уйланырга мәҗбүр итәрдәй шигырьләр тудыручы оста. “… Фәкать эзләнү генә кызыклы ачышларга китерергә мөмкин” – ди халык шагыйре. Фәлсәфи эчтәлекле шигырьләр язуы аның иҗатындагы  тагын бер үзенчәлек.

          Р. Фәйзуллин шәрыкъ традицияләренә таянып, Гомәр Хәям кулланган кайбер алымнарны куллана. Шулай ук борынгы мифологиянең күп детальләренә, персонажларына да мөрәҗәгать итә.

          Эчтәлеге ягыннан туган иле, туган халкы турында уйланып язганнары да, мәхәббәт турындагылары да, Аллаһка мөрәҗәгать итеп язган шигырьләре дә бик күп.  Иҗат үзенчәлекләре башка шагыйрьләр белән аваздаш булса да, аның шигырьләре беркемне дә кабатламый, һәм аны беркем белән дә чагыштырып булмый.

          Шагыйрьләр дә, язучылар да нинди эчтәлектә, нинди жанрда гына иҗат итмәсеннәр, алар татар шигъриятенең “энҗе – мәрҗәне, асыл ташы” булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга мөрәҗәгать итмичә калмыйлар. Р. Фәйзуллин да нәкъ шулай. Аның   Тукайга багышланган 1 – 8 юллыклары бихисап. Мәсәлән авторның “ Яздан аерып булмый Тукайны шигыре турында әйтеп үтәсем килә .Игътибар итегез: шагыйрь Г. Тукайны ничек олылый. Автор Тукайга булган соклану хисенең сәбәпләрен кара елларда да ышанычын югалтмауда, бөтен эш-гамәле Илгә игелек кылуда һәм үзе өчен бервакытта да дан, шөһрәт эзләмәүдә күрә.

         Әйе, бу юлларда сүз нәрсә турында бара?

          Шагыйрь Г. Тукайның һәм татар халкының үлемсезлегенә нык инанып, киләчәге якты буласына да ышана. Тукайлары булган халыкка гадел бәя бирелер һәм аның киләчәге дә өметле булыр дип юана.

         Әлбәттә инде, нинди үзенчәлекле икән бит Р. Фәйзуллин иҗаты. Аның һәрбер шигыреннән ниндидер серле – сихри изгелек рухы бөркелеп тора. Ә аның шигырьләренә язылган җырлар кемнәрнең генә бәгырьләрен өзгәләмәделәр икән. Шуңа күрә дә күп кенә композиторлар, аның иҗатына мөрәҗәгать итеп, шигырьләрен көйгә салалар. Халык яратып җырлый торган «Аккошлар», «Мин сине ничек яраттым», «Сагыш», «Тимим күңелемә», «Иясез шатлык»,«Ветеран җыры» һ.б. әнә шундыйлардан. Шулай итеп-ул шулай ук күп кенә популяр җырлар авторы да.

          Шуңадыр да, әдипләребез аның иҗатына битараф кала алмыйлар. Аның турында менә ниләр әйткәннәр.

          * “… шигырьләрендә милләтебез өчен горурлык хисләре дә,  сыкрану авазлары да, татар халкының якты   киләчәгенә ышаныч та бар.”      (Р.Миңнуллин)

 

         * “… Милләтен ул байрак итә -

Шуңа зурлыйм мин аны.”       ( Г. Ахунов)

 

         * “… Бистәнең син газиз бер улыдыр,

Татарымның даны һәм шаны.

Үз исемен алтын белән язган

Шигъриятнең олуг бер ханы.”

                                             (Вәзыйх Фатыйхов)

          Башка милләт вәкилләрен дә таң калдырган шагыйрь ул – Р. Фәйзуллин

“Он   лепит образ, и его мысль движется, обгоняя строку…”

                             (Флор Васильев, удмурт шагыйре) 

“   Широк и многообразен диапозон чувств и мыслей поэта…”

                             (Людмила Щипахина, рус шагыйрәсе) 

“Равиль Файзуллин – мастер высокого класса, смелый реформатор татарского стиха,   новатор,…”

                             (Александр Губарь, украин язучысы)

          Тагын шуны да әйтеп китәсем килә: Р. Фәйзуллин иҗат эшенә бик җитди каравын башлангыч әсәрләрендә үк ассызыклап китә.

          Язсам гына яшәвемне раслыйм.

          Юньле эшем – йөзем аклыгы.

          Язсам гына – Җирең улы булып

          сөелүгә – назга хаклымын.

          Язсам гына – бәхетем тулы, бөтен.

          Язу эше – намус, кан эше.

          Язсам гына – илгә, кешеләргә

          файда итсәм генә, мин – кеше! – ди шагыйрь.

          Бу шигырь юлларында әйтелгәннәргә ул гомере буе тугры кала, һәм үзенең иҗат мөмкинлекләре белән әдәбият сөючеләрне таң калдыра.

          Менә шундый итеп, Р.Фәйзуллин поэма жанрында да, балалар поэзиясе өлкәсендә дә, актив иҗат итә. «Көрәшчеләр», «Гадиләргә гимн», «Сәйдәш», «Ике зират арасы» поэмалары, балалар өчен язылган «Рәсем ясыйм» (1965), «Күмәч пешерүчеләр җыры» (1977), «Чәчәкләр үстердем» (1979), «Паласны кем кагар?» (1980), «Якты моң» (1983), «Сәгать белән Сәгыйт» (1989), «Газиз китабы» (2004) исемле шигъри җыентыклары әдип иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Шагыйрь әдәбият, сәнгать, иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә, сәясәткә багышланган әдәби-публицистик мәкаләләр, эссе-уйланулар, новелла-парчалар, каләмдәшләренең һәм сәнгатькярләрнең иҗат портретлары (алар җитмештән артык), чит илләргә иҗади командировкалары, сәяхәтләре турындагы юлъязмалары авторы буларак та җәмәгатьчелеккә яхшы билгеле («Җырларда ил гаме», 1984, «Сайланма әсәрләр»енең дүртенче, бишенче, алтынчы томнары һ.б.).

Шагыйрь үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага зур тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла да инде. Иҗатының башлангыч чорында, нигездә, сөйләм интонациясенә корылган ирекле шигъри форманың традицияләрен үстерә, яңа мөмкинлекләрен ача. Бу  юнәлештә кыю экспериментлар алып бара һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешә. Р.Фәйзуллин җитмешенче еллардан башлап халык иҗатына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сурәтләүдәге, образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа уңышларга ирешә.

          Р. Фәйзуллинның хезмәт һәм иҗат биографиясе алтмышынчы еллардан бирле «Казан утлары» журналы белән тыгыз бәйле. Ул егерме елга якын бу журналның баш мөхәррире. 2006 елда журналның меңенче саны чыгу уңаеннан аның җитәкчелегендә «Сүнмәс утлар балкышы» дигән энциклопедик характердагы зур күләмле уникаль китап дөнья күрә. Хәзерге көндә Р.Фәйзуллин «Казан утлары»журналының баш мөхәррире вазифасында.

          Аның әсәрләре күп мәртәбәләр төрле дәрәҗәдәге премияләр, аерым алганда: 1966 елда яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясе, 1970 елда «Мәрмәр» исемле китабы өчен Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясе, 1973 елда «Дружба народов» журналы һәм 1979 елда «Литературная Россия» газетасы премияләре, 1978 елда «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы (1976) өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1999 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән исем бирелә.

Р.Фәйзуллинның илледән артык китабы дөнья күрә. Шуларның унбиш-ләбе русча. Башка телләрдә басылганнары да шактый. Мәскәү нәшриятларында чыккан «Саз» (1974), «Суровая нежность» (1974), «Миг возвращения» (1976), «Песня веселых пекарей» (1977), «Мой звездный час» (1978), «Короткие стихи» (1980), «Полнолуние» (1983), «Лунные тополя» (1990) әнә шундыйлардан. Болардан тыш аерым әсәрләре алман, гарәп, инглиз, поляк, француз, төрек, эстон, үзбәк, грузин һ.б. телләргә дә тәрҗемә ителә. Аның шигырьләре ике йөз томлык «Бөтендөнья әдәбиятлары китапханәсе» сериясендә чыккан томлыкларның берсендә (180) урын ала. Әдипнең Татарстан китап нәшриятында ике тапкыр «Сайланма әсәрләр»е (биштомлык — 1992-2001 елларда; алтытомлык — 2005 елда) басылып чыга.

Бөтен иҗади гомере дәвамында Р.Фәйзуллин җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 1990-1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты буларак республиканың мөстәкыйльлеген, дәүләтчелеген яклауда актив эш алып бара. Үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында язучыларның илкүләм узган күп кенә съездларында делегат булып катнаша, берничә мәртәбә СССР һәм РСФСР Язучылары берлегенең идарәсенә сайлана. Ул шулай ук 1968 елдан хәзергә кадәр Татарстан Язучылар берлегенең даими идарә әгъзасы. 1999 елдан — Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясе рәисе. 1985 елда аңа «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә. Әдәбиятны үстерүдә һәм матбугаттагы казанышлары өчен Р.Фәйзуллин 2006 елда Дуслык ордены белән бүләкләнә. 2007 елда Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы итеп сайлана.

Р.Фәйзуллин — 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Равил Фәйзуллин кебек үзенчәлекле шагыйрь турында укып, күп кенә мәгълүматлар туплавым белән бик куандым мин. Аның характерында, табигатендә мине сокландырган сыйфатлар байтак булды. Ул бик кешелекле. Рухи һәм матди юмарт. Эшчән. Кешене бервакытта да кимсетмәс, хурламас.  Авыр чакларда кешегә ярдәм итә,  кирәк вакытта тыныч кына читтән карап тора белер. Кирәк чакта уртага-утка керер.”Минем  бәхетем – иҗатта!”- ди Р.Фәйзуллин. Ә иҗаттан тәм табып яшәү, янган саен яңача яна алу- бу иҗат әһеле өчен, чынлап та, бәхет ләбаса.

 

Әдәбият

1.”Идел”.”Иманга тугрылык”.Р.Галиуллин.2013, №08 (288)

2.”Казан утлары” журналы. ”Шаш ,рухым-дуласын җан!” Д.Заһидуллина. 2013, №8 (1090)

3. “Мәгариф” журналы. ”Шигъриятнең олуг бер ханы” Р.Әхмәтова.

2013, №8

4.Равил Файзуллин .Сайланма әсәрләр.Татарстан китан нәшрияты. 2005. Казань.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел.

Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел....

Матрицы Дж. Равена (черно-белый вариант). Стимульный материал, бланки для ответов испытуемых.

Матрицы Дж. Равена. Материалы подготовлены для двустороннего распечатывания и складывания в книжечку (стимульный материал). Также прилагаются бланки для ответов испытуемых....

Диагностика Равена

Очень рекомендую провести данную диагностику для детей. И неплохо бы самим её пройти!!!!...

Латыпова Фирая Равил кызының 2016-2020 нче елларга үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

“Укучыларның белем сыйфатын үстерү максатыннан, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү”...

Индивидуальный план развития в межаттестационный период учителя татарского языка и литературы Гафаровой Равили Рахимулловны

Индивидуальный план развитияв межаттестационный периодучителя татарского языка и литературыГафаровой Равили Рахимулловны...

Равил Шиһап улы Шәрәфиев һәм Дания Нургаяз кызы Нуруллина белән очрашу кичәсе.(әдәби музыкаль кичә өчен сценарий)

Равил Шиһап улы Шәрәфиев һәм Дания Нургаяз кызы Нуруллина белән очрашу кичәсе.(әдәбми музыкаль кичә өчен сценарий)...