БСТҮ "Сәламәтлек сагында"
план-конспект урока (7 класс) по теме

Шакирова Алсу Хамитовна

Максат: 1. укучыларны сәламәт яшәү нигезләре белән таныштыру;

              2. таза – сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия                   

                  икәнен төшендерү;

              3. мәктәптә һәм гаиләдә балалар арасында дуслыкны, татулыкны 

                 арттыру;

             4. спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon сәламәт яшәү кагыйдәләре54.5 КБ

Предварительный просмотр:

   Дәрес темасы: БСҮ дәресе

                  “Сәламәтлек сагында”.

Максат: 1. укучыларны сәламәт яшәү нигезләре белән таныштыру;

              2. таза – сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия                    

                  икәнен төшендерү;

              3. мәктәптә һәм гаиләдә балалар арасында дуслыкны, татулыкны  

                 арттыру;

             4. спортка мәхәббәт тәрбияләү.

                                       Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты:
  • исәнләшү;
  • дежур сүзен тыңлау;
  • дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.             1 слайд
  1. Өй эшен тикшерү:
  • сәламәтлек, сәламәт яшәү, спорт турында мәкальләр язып килергә, аларның мәгънәләрен аңлатырга.
  1. Тема өстендә эш.

***Кереш сүз.

  • 2009 нчы ел Республикабызда Спорт һәм сәламәт яшәү елы дип игълан ителде. Бүген без сезнең белән сәламәт тормыш рәвеше турында сөйләшеп китәрбез. Дәресебезнең девизы итеп түбәндәге мәкальне алырбыз: “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!”
  • Укучылар, әйтегез әле, кайсыгыз гаиләгез белән иртүк зарядка ясый?
  • Бик әйбәт.  Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Сезнеңчә, сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? Сәламәтлекне нәрсә ныгыта?

   Сәламәтлек саклау чаралары: эш һәм ялны дөрес оештыру, саф һавада еш булу, тиешле күләмдә йоклау, яхшы азык белән һәм вакытында туклану, организмны чыныктыру һ.б.

  • Сезнеңчә, сәламәтлеккә нәрсә зыян китерә?

  Сәламәтлеккә тискәре йогынты ясаучы факторлар: тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчү, кирәгеннән артык ашау, аз хәрәкәтләнү, төрле авырулар һ.б.                                                                            2 слайд

Сау-  сәламәт булыйм дисәң,                                                  3 слайд

Гел чиста йөрт үзеңне.

Чисталыкта – пөхтәлектә

Сәламәтлек нигезе.

Зарарлы гадәтләрне дә

Без тизрәк бетерик.

“Чир китә, гадәт кала”, дип

Әйткәннәр бик тә белеп.

Яман гадәт упкыныннан

Һәрчак ерак йөрегез.

Сәламәтлек – бәхет бит ул,

Аның кадерен белегез!

(Укучылар шигырь буенча үз фикерләрен әйтәләр)

- Балалар, ә хәзер сезнең сәламәтлегегезнең ни дәрәҗәдә икәнен белү өчен кечкенә генә тест эшләп алабыз.

     Тест                                                                             4 слайд

  1. Сез быел еш авырдыгызмы?

Юк – 0

Бер тапкыр авырдым – 1

Берничә тапкыр авырдым – 2

  1. Сез үзегезне начар хис иткән көннәр ( көч бетү, йокымсырау, баш авырту, хәлсезлек) буламы?

Бик сирәк – 0

Кайчак була – 1

Бик еш – 2

  1. Сездә сулыш органнарының хроник  авырулары ((хронические заболевания)   ангина, бронхит, гайморит ) бармы?

Юк – 0

Берсе бар – 1

Берничәсе бар – 2

Нәтиҗә:

  1. 0 -1 балл – сезнең сәламәтлегегез әйбәт
  2. 2-4 балл – сезгә авыру куркынычы яный
  3. 5-6 балл – сезнең организм көчсезләнгән, димәк, аңа ярдәм кирәк.

                                       Физкультминутка.

    - Әйдәгез, арганлыкларны бетерү өчен әзрәк ял итеп алабыз.

Безнең  сәламәтлегебезне саф һава да ныгыта бит. Әйдәгез әле, җәйнең бер көнен күз алдына китерик. (укучылар бер – бер артлы тезелеп басалар).

      Җәйге кояшлы бер көн. Бөтен җиргә нурларын сибеп кояш яктырта (балалар кулларын күтәреп, кояшны күрсәтәләр). Ләкин, көтмәгәндә, каяндыр кара болыт килеп чыга. Ул кояшны каплый (күрсәтәләр). Көчле җил  агачларны селкетә ( балалар кулларын селкетәләр), җил көчәйгәннән- көчәя. Җиргә беренче яңгыр тамчалары тама башлый (балалар бармак шартлаталар). Яңгыр күәтләнә, яшен яшни, күк күкри. Кинщт яңгыр чиләкләп коярга тотына (укучылар көчле яңгыр тавышы чыгарырга теләп, бер – берсенең аркаларына суккалап алалар). Ләкин җәйге яңгыр тиз үтә бит, яңгыр әкренәя, әкренәя. Җил дә тына. Менә җиргә соңгы яңгыр тамчылары төшә. Бер, ике, өч. Бөтен дөньяны яктыртып кояш чыга.

  • Укучылар, бүген безгә кунакка Әйавырта исемле табиб килгән. Бу табибны кайсыгыз белә? Бәлки рус телендәге исеме сезгә танышрактыр? Тәрҗемә итеп карагыз әле.            5 слайд

  • Афәрин! Сезгә бу табиб дөрес туклану буенча бик күп киңәшләр алып килгән. Әйдәгез, карыйк әле.  

*** Һәр төр ризык үзенчә файдалы. Ләкин аларны тиешле пропорциядә куллану бик мөһим.                                                       6 слайд

***Ничек дөрес тукланырга? Көненә якынча 4 тапкыр тукланырга кирәк. Ризыгыбыз безнең күзәнәкләргә кирәк булган барлык матдәләргә бай булырга тиеш.                                      7 слайд

 *** 1. Аксымнар. Аксымнар – төп  күзәнәкләр төзү материалы.

 Күп тереклек функцияләре аксымнарга бәйле.        8 слайд

*** Аксымнар иттә, йомыркада, балыкта, сырда, сөттә бар.  9 слайд

*** 2. Углеводлар. Углеводлар ми күзәнәкләре, мускуллар өчен

энергия чыганагы булып хезмәт итәләр.                     10 слайд

*** Углеводлар шикәрдә, ипидә, бәрәңгедә, макроннарда бар.  11слайд

*** 3. Майлар.      Майлар, тоташтыргыч тукымалар тышчасында запас

булып туплана барып, органнарны кузгалудан һәм механик җәрәхәтләнүдән саклый.                                             12 слайд

         ***  Майлар сырда, сөттә, сыер һәм үсемлек маенда, шоколадта бар.

                                                                                                             13 слайд

          ***Витаминнар.     Витаминнар – тереклек эшчәнлеге өчен кирәкле

           биологик актив матдәләр.  Алар  ризык белән канга эләгәләр һәм            

           безнең    сөякләрне һәм тукымаларны ныгыталар.              14 слайд

         

           - Укучылар, без сезнең белән “Нәрсә файдалы?” уенын уйнап алабыз. Моның өчен сезгә киләсе слайдны яхшылап карарга кирәк. Аннан соң үзегез файдалы ризык дип санаганга “+” билгесе, файдасыз дип санаганга “- “ билгесе куярсыз. Соңыннан тикшерербез.                          15 слайд

             - Балалар, сезнеңчә, чипсалар файдалы ризыкмы? Билгеле юк. Аларда безнең организм өчен зарарлы бик күп матдәләр бар, шуның өчен аларны азрак ашарга тырышыгыз.

          Дәресебезне дәвам итеп, гигиена төшенчәсенә тукталасым килә.

Гигиена – сәламәтлекне саклау турындагы фән.                      16 слайд

Без сезнең белән дөрес туклану бүлекләрен карап киттек. Ләкин дөрес туклану гына җитми билгеле, азыкны эшкәртергә дә кирәк бит. Моның өчен тешләрнең сау – сәламәт булуы да кирәк. Тешләрегез әйбәт саклансын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк.                                      17 слайд.

**Тешләрне көненә ике тапкыр чистартырга кирәк.

**Тешләрне һәр яктан, барлыгы өч минут дәвамында чистартырга киңәш ителә.

**Фторлы теш пастасын файдалану нәтиҗәлерәк.

**Теш щеткасының кылларын өскә каратып, сабынланган хәлдә саклау яхшырак.

**Щетканы елга дүрт тапкыр алыштырырга кирәк.

**Тешләрне йокыдан торгач һәм ашагач җылы су белән чайкарга киңәш ителә.

**Ашаганнан соң, 3 -4 минут шикәрсез сагыз чәйнәргә мөмкин.

**Чи яшелчә һәм җиләк – җимешләрне ашау файдалы.

**Баллы ризыкларны азрак ашарга кирәк.

**Тырнак, карандаш ише әйберләр кимермәскә киңәш ителә.

**В һәм С витамины булган ризыклар, суган, кәбестә, кузаклылар, әфлисун ешрак ашарга кирәк.

**Елга ике тапкыр теш табибына күренү зарур.

Дәресебезгә йомгак ясыйбыз.

- “Сәламәтлек - алтыннан кыйммәт”, - ди  халкыбыз.                   18 слайд

Шушы мәкальгә өстәп, бүген өйрәнгән материалларны файдаланып, нәрсә әйтә аласыз?

-Сез нинди спорт түгәрәкләренә йөрисез? Нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәсез?                                                             19 слайд

- Дәресебезне “Зирәк карт” турындагы гыйбрәтле хикәя белән төгәллисем килә.

        Зирәк карт.

   Элек заманда бик зирәк бер карт яшәгән. Аның һәр сорауга җавабы әзер булган. Укучысы әлеге акыл иясенә ул җавап таба алмаслык бер бик авыр  сорау бирергә уйлаган. Болыннан күбәләк тотып кайткан да, аны учына салып, галим янына килгән. “Минем кулымдагы күбәләк тереме, үлеме?”- дип сораган укучысы карттан. Үзе уйлый икән: “Әгәр күбәләк “тере” дисә, учымны кысармын да, ул үләр; әгәр “үле” дисә, учымны ачып, күбәләкне очыртып җибәрермен”.

   Акыл иясе укучысының күзләренә карап: “Бар да үз кулыңда, шәкертем”,- дип җавап биргән.

  • Чыннан да, безнең сәламәтлегебез бары тик үзебездән генә тора, шулай булгач, сәламәтлегебезне ныгыту өчен барын да эшлик. 20 слайд.

Өй эше: теләгәнен, үзегезгә ошаган вариантны эшләргә.

1 вар. Үзегезнең көндәлек режимыгызны төзеп килергә.

2 вар. “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән темага кечкенә күләмле инша язарга.

                                                                                                        21 слайд

Билгеләр кую.

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек

"Сәламәтлек - зур байлык" тексты буенча үткәрелгән дәрес презентациясе...

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

"Ислам дине һәм сәламәтлек"

Өлкән сыйныфлар өчен класс сәгате, автор: Яхина Ләйсән...

Татар теле сагында

Татар теле сагында...

"Мин сине шундый сагындым" (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү), 5 сыйныф (рус төркеме), технологик карта

“Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. ...

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе: :“Сагындым, бик сагындым сине ,Туган ил !”

Разработка урока по татарской литературе для учащихся на тему: "Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил".  На данном уроке изучается произведение Аделя Кутуя "Сагыну".  Разработка составлена п...

Тукай теле сагында

Тукай теле сагындаҖирдә миңа ни кирәк? –Тукай, туган тел кирәк!                                    ...