Татар теле сагында
статья

Галиахметова Ильфира Фаритовна

Татар теле сагында

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_sagynda.docx16.08 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле сагында...

Әгәр Ф.С.Сафиуллинаның “И туган тел...” шигырьләр җыентыгы кулыма килеп кермәгән булса, мөгаен, бу сорауны күтәрмәс идем. Туган телне бозып, мәгьнәсез сөйләмнәрне ишетүдән гарык булгач, бер язармын дип йөри идем, тик гел иртәгәгә калды бу эшем. Әлеге җыентык этәргеч бирде, күрәсең.

Яшьләрнең, мода артыннан куам дип, колак-битләренә чутсыз алкалар тагып, ярым-шәрә йөрүләренә күз ияләшсә дә, мәгънәсез сөйләмнәренә, “так модно и проще” дигән булып татар телен рус теле белән катыштырып сөйләшүләренә колак ияләнә алмый. Шәхсән минемчә, туган тел ул - баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган рухи хәзинәсе, рухи тамыры, йөрәк теле. Татарча саф, аһәңле итеп сөйләшү, аны киләчәк буынга шул рәвешчә тапшыру – безнең изге бурычыбыз.

Хәзерге заманда сөйләмнең ничек оештырылуы мөһим түгел, иң әһәмиятлесе тиз һәм аңлаешлы итеп үз фикереңне тыңлаучыларга җиткерү, һәм бу күренеш сөйләмдә бик еш күзәтелә:

“Не знаю, как это случилось. Авылга кайтып җиткәндә бер овраг бар. Аның кырыенда бик күп кустарниклар үсә. Вот мы врезались в эти кусты. Ах та итә алмадык.” Менә тагын берсе: “Выстояла такую очередь. Бөтен нервларым бетте. И думаешь купила? Как бы не так! Мне разве повезет когда...” – кебек сөйләмнәрне еш ишетергә туры килә.

Һ.Такташ юкка гына образлы итеп:

Кабыргасыз, йомшак урыс теле,

Ничек борсаң, шулай борыла, -

(Башка чарасы юк)

Безнең агай-эне

Эләккән һәр урыс сүзенең

Кабыргасын тотып сындыра! – дип язмаган.

Илдә барган үзгәрешләр туган телебезгә турыдан-туры зур йогынты ясый. Туган телдә чиста сөйләшү зур проблемага әйләнеп бара. Татар-рус икетеллелек шартларында яшьләрнең сөйләмнәре рус-европа алынмалары белән чуарлана. Татар телен тиешенчә белмәү, сөйләм күнекмәләренең, сүз запасының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы, сөйләүченең сөйләмгә игътибарсыз булуы, әлбәттә, бик кызганыч хәл. Ләкин бу проблеманы чишү юллары юк түгел. Сөйләм культурасын үстерү өчен әдәби китап, вакытлы матбугат укырга кирәк. Татар телен үстерүдә радио-телевизор да әһәмиятле рол уйный. “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы. Күп тапшыруларда сөйләмгә куелган таләпләр саклана. Сакланмаган очракта, яшьләр аны шулай тиеш дип кабул итәләр.  “Мәдәният дөньясында” тапшыруы татар халкының мәдәният көзгесе булып тора. Әлбәттә, “бу бит скучно” диючеләр табылыр. Моның белән генә бетми, башка чаралар да бар. Соңгы елларда татар телен пропагандалау буенча бик күп төрле проектлар эшли. Мәсәлән, яшьләрне татар телендә аралашырга чакыручы “Мин татарча сөйләшәм” проектының акция вакытында “Мин татарча сөйләшәм” дигән түштамгалар, футболка-кепкалар өләшүе яшьләрне бермә-бер кызыксындыра. Хәзерге вакытта үзенә бөтен яклап яшьләрне җәлеп иткән “В Контакте” интернет-челтәрендә дә татар телен пропагандалау эше алып барыла: “В Контакте татар телендә”, “Мин бит татар баласы”, “Саф татар телендә сөйләшик” һ.б. берләшмәләр бар.

Шулай ук, безнең университет базаларында оештырылган татар телен өйрәтү курслары да моның ачык мисалы. Өлкән яшьтәгеләр белән бергә яшьләр дә татар телен үз теләкләре белән кызыксынып өйрәнәләр. Рус милләтеннән булган яшьләр дә татар теленә битараф түгелләр.

Профессор Р.Юсупов әйткәнчә: “Туган телебез, ата-анабыз, туган җиребез кебек үк кадерле нәрсә: аны саклап үстерү, сафлыгы сагында тору – культуралы, зыялы һәрбер кешенең изге бурычы.”

Галиахметова И.Ф.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...

Тукай теле сагында

Тукай теле сагындаҖирдә миңа ни кирәк? –Тукай, туган тел кирәк!                                    ...